Логотип Казан Утлары
Бәян

Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)

Мөхлис чарлакта ялгызы гына утырып калды. Аны әллә нинди авыр уйлар биләп алды. Нишләргә? Шайтанга сатылу аны менә нишләтте! Иблис белән мондый килешү төзеп, сүз куешканчы үлеп котылуың артыграк булган икән.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

5. Ата һәм бала

Мөхлис төнге бердә генә кайтып керде.

Бүлмәдә тыныч, салмак блюз уйнап тора. Җылы юрганга төренеп, карават кырыена авышкан, ерак юллар үтеп, бик нык арыган Фәния шундук йокыга киткән иде. Гаянны йокы алмады, ул ике кулын аркасына чалыштырып, бертуктаусыз бүлмә буенча йөренде һәм кайчан да булса улы кайтып керер дип көтте.

Мөхлис (күрәсең, күңелле мәҗлестә булган!) кызмача кыяфәттә иде. Малай шактый суырылган, яңаклары эчкә баткан, хәлсезләнгән, йончыган иде. Ул улын танымыйча торды. Ләкин бала да атасының килүенә бик исе китмәде, хисләнмичә, салкын гына күреште. Әйе, бу бала чын-чынлап юлдан яза башлаган иде...

– Килдеңме?

– Килдем, улым, сине күрергә дип килдем...

– Иртәрәк килергә иде...

– Нишләп?

– Соңга калмадың микән...

Атасы баласының соңгы сүзләрен аңлап бетермәде, җылы урында рәхәтләнеп черем итеп яткан хатынын уятмас өчен, ул улын читкәрәк алып китте һәм алар, этелә-төртелә, балконга чыктылар. Монда һава да җиңелрәк, дөньясы да киңрәк булып тоелды.

– Атаңны оныттың, улым, акча кирәк чакта гына искә төшерәсең, – дип шелтә белдерде ул улына.

– Акча бар ла, кесә тулы! – Гаян мондый туры җавапка бик нык гаҗәпсенде. Чөнки улы, килүгә үк, аңардан акча сорап интектерер дип көткән иде. Шуңа күрә дә ул аңа дигән тиешле сумманы әзерләп, аерып куйган иде. Ә малай әнә ничек сөйләнә! Миллионермыни?!

– Каян килеп?

– Сэкономил...

– Ничек? 

– Супермаркетта йөкче булып йөрдем...

Җиңел эштә генә сикереп йөрергә яраткан улының ниндидер супермаркетта йөк ташып йөрүенә ышанырлык түгел иде, әлбәттә. Нәрсәдер яшерә иде улы аңардан. Йә ул начар компаниягә ияргән, йә бик күп акча оттырган, йә тагын башка нәрсәдер шунда... Йә инде (бусы иң аянычы!)... җанын шайтанга саткан...

Гаян күңел түрендә кайнаган уйларын улына да җиткерде.

– Каян чыгып әйтәсең? – дип сорады улы аңардан.

– Төсеңә чыккан!

– Чыгып нишләгән?

– Чыраеңда иблис чалымнарын күрәм, күз карашың кеше куркытырлык...

– Каян? Ничек күрәсең син аны?

– Теләсәң, санап китә алам...

– Нәрсәне?

– Ислам динен үз итә башлагач, улым, – дип дәвам итте атасы, – мин демонология, ягъни мәсәлән, иблисиада фәне белән кызыксына башладым. Аны фән дип тә әйтеп булмый, кәнишне, фәннең бер тармагы дияргә була. Анда шайтан коткысына бирелгән адәмнең яшәү рәвеше унбер төрле пункт аша билгеләнә. Аның барысын да истә калдырып булмый, шуңа күрә дә мин аны иблисиада китабыннан, студентлар сымак, конспект рәвешендә күчереп алдым. Кызыкмы сиңа, укыйсыңмы? – Мөхлис, белмим дигәндәй, җилкәсен генә җыерды.

Гаян кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды һәм шуны Мөхлискә сузды. Төн, караңгы... Тик ни хикмәт, кәгазьдә язылган җөмләләр җен күзе кебек ялтырап тора һәм аларны, бер дә төртелмичә, рәхәтләнеп укырга була. Иблис коткысына бирелгән адәми зат әлеге кәгазьдә болай дип шәрехләнгән иде:

1. Иблискә (шайтан) сатылганын кеше үзе үк дәлилләсә, ягъни инкарь итмәсә.

2. Бозык тормыш алып барса.

3. Ялгыз яшәсә һәм кешеләрдән качса.

4. Йокысызлыктан интексә, зыяндаш авыруы (припадок) белән авырса яки ашамыйча косса.

5. Һәр сүзендә иблисне искә алса һәм Ходайга тел тидерсә.

6. Иблис белән килешү төзесә.

7. Явыз рухлар газапласа.

8. Чыраенда кешеләрне куркытырлык билгеләр пәйда булса.

9. Өметсезлеккә бирелгәндә, күңелсезлектән, җан бушлыгыннан зарланса.

10. Сугышса, талашса һәм дә ки чыгырыннан чыкса.

11. Кыргый җәнлек, кош яки ерткыч булып тавыш бирсә, акырса һәм бакырса...

Мөхлис бу конспектны бик теләмичә, үз-үзен көчләп кенә укыды. Атасы аңа бу опусны махсус китереп тыкканын һәм укытканын сизенде ул...

– Әти, мин сине танымыйм, чамасыз динле кеше булып киткәнсең димме...

– Әйе, улым, синең атаң кайчандыр атеист иде, ә хәзер мин Ходайның барлыгын таныйм, мәчеткә йөрим...

– Модамы?

– Юк, мода түгел, бу – күңел таләбе. Коръәни Кәримне өйрәнеп, мин бу дөньяның, яшәешнең серенә төшенә башладым. Ә менә синең өчен мин бик каты борчылам, улым...

– Нигә?

– Сине юлдан яздырганнар...

– Каян чыгып шундый нәтиҗә ясадың?

– Менә син миңа карап торасың име, ә күзләрең туры карамый. Бер мәртәбә булса да син үзеңә көзгедән күз салганың бармы? Синең йөзеңә карарга да куркыныч бит, улым, шайтан чырае бит үзеңдә...

Мөхлис аңар каршы бер сүз дә дәшмәде. Атасы хаклы иде. Ләкин аның хаклыгыннан Мөхлискә бер дә рәхәт түгел, әле аның иблис белән килешү төзегәнлеге дә ачылса, сөйләшү бик каты булачак монда, әйтте диярсез!

– Евгений Ваганович кем ул?

– Нинди Евгений Ва...

– Без килгәндә, ул синең бүлмәңдә утыра иде.

– Кая соң ул?

– Каян белим. Тузга язмаган сүзләр сөйләде дә чыгып качты. Качты дип кенә әйтеп булмый, очты! Аңламадым, кеше булды микән ул?

– Белмим...

– Кем иде ул? Дустыңмы?

– Шайтан белсен...

– Әниеңне үлмәгән, ул әле дә исән, ди. Безне үлем белән куркыта, туктаусыз сине яманлый. Котырта безне. Дус, имеш! Кем ул?

– Шайтан белсен дим бит!

– Син нидер яшерәсең миннән, улым, әйт, сөйлә барсын да, аңларга тырышырмын...

– Синнән берни дә яшергәнем юк! – дип котырынды Мөхлис. – Бәйләнмә миңа! Тимә дустыма! Минем коткаручым ул!

– Коткаручың?!

– Әйе, ул – маг, ул – күрәзәче! Мин аңа гына табынам! Бары тик аңа гына! Ишеттеңме!?

Гаян улын кабат танымый торды. Табигате белән йомшак холыклы, яхшы күңелле булган улының шулай бер сәбәпсезгә котырынуы, кисәк кенә алышынуы, ярсып җикеренүе атасының күңеленә кереп оялаган шикләрен тагын да көчәйтте генә кебек...

– Сүзләреңдә шайтан каһәре яңгырый, күзләреңдә иблис уты ялтырый! Ни булды сиңа, улым? Әйт, сөйлә! Бәлкем, аңлашырбыз...

– Җитте! Тимә миңа! Калдыр безне, калдыр!

Җен урынына котырган Мөхлис кинәт кенә балкон кырына менеп басты һәм кулларын җәеп, парашютчы сыман, аска сикерде...

– Улым!!!

Өч катлы йортның чарлагыннан сикерү шактый хәтәр нәрсә, билгеле, ләкин җен көченә ия булган егеткә, үзе әйтмешли, «чуртым» да булмады. Җиргә очып төшүгә үк, ул, ут капкан кеше сымак, урам аша йөгереп чыкты. Гаян улын багана башыннан төшеп торган фонарь яктысында гына күреп калды...

Коточкыч төн иде бу. Балкон астында кемдер бик каты шаркылдап көлде, шомлы һәм шактый ямьсез итеп көлде...

6. Шайтан коткысы дәвам итә

Бу күңелсез инциденттан онытылып, әзрәк ял итеп алу өчен, Гаян һәм аның яшь хатыны бер көнгә Царское Селога, Әби патшаның аппартаментларын карарга киттеләр. Бандитлар белән арасын өзгән, картада откан бурычларын кайтарып бетергән, кесә тулы акчасы белән масаеп йөргән Мөхлис кабат күңел ачарга карар кылды: ул чарлагына кунак кызлар алып кайтты. Студент кызларның берсе – Ольга, ә икенчесе Зина исемле иде. Өстәл өсте затлы шампан шәрабы, элитный кибетләрдә генә сатыла торган тәм-томнар белән тулды. Мөхлис, кызларның икесен берьюлы кочаклаган хәлдә, алар алдында мактанып, иләсләнеп утырды. Эчү-шаяруның очы-кырые булмады һәм, билгеле, магнитофонда бертуктаусыз рок-н-ролл уйнап торды. Бер җырны өч-дүрт мәртәбә кабатлап куйдылар, рэп һәм попса белән җенләнгән, рокн-роллны бигүк яратып бетермәгән яшь, кыланчык кызларга бигрәк тә Elvis Precley, The Beatles һәм Carl Perkins композицияләре ошады. Дисктагы 66 һәм 99 нчы номерлы композицияләрне, ягъни «Blue Suede Shoes» (C.Perkins) һәм «Honey Bee» (Stevie Ray Vaughan)ны, кат-кат куеп, тыңлап туйганчы уйнаттылар...

– Ә син чынлап та Казан ягыннанмы? – дип сорады Мөхлистән назланып утырган Зина.

– Әйе, шуннан, Казан ягыннан. Шуннан, кыскасы...

– Үзең студент, ә акчаң бер букча, – дип кызыксынды Ольга.

– Атаң бай мәллә?

– Мин үзем бик бай, шул тиклем бай, байлыгымны кая куярга белмим... Ха-ха!

– Син бәхетле...

– Юк, бәхетсез.

– Әкият сөйләмә инде, – дигән булды Ольга.

– Чын, истинный чын, – дип тәкрарлады Мөхлис. – Бу дөнья минем өчен буш. Минем бу дөньяны җимерәсем, ватасым, барысын бергә кырып себерәсем килә!

– Ярар, – дип килеште Зина, – тик безгә генә тимә!

– Минемчә, – диде дус кызы, – аңардан теләсә нәрсә көтәргә була. – Юк... Булмас...

– Зина дөрес сөйли! – дип куәтләде егет.

– Сез бит мине бөтенләй белмисез. Без сезнең белән очраклы гына очраштык. Мин, беләсегез килсә, минут саен иблис белән үлемне искә алып, аны туктаусыз чакыручы бер адәм...Телисезме, каршыгызга хәзер шайтанны китереп бастырам?!

– Кемне???

– Люциферны!

– Җитәр! Псих! – дип акырыштылар кызлар.

– Беләсезме, мин ни өчен бай? – дигән сөаль куйды Мөхлис һәм озак кына сүзсез торды. – Мин җанымны иблискә саттым. Әгәр дә минем кебек баерга теләсәгез, сез дә миннән үрнәк ала аласыз... Ягъни...

– Алла диген! – Ә мин андый нәрсәгә бер дә ышанмыйм! – дип чәрелдәде Зинасы. – Шайтаннарга, җеннәргә! Чушь собачья!

– Сез?! Миңа ышанмыйсызмы? – дип шаккаткан булды егет. – Сез беләсезме соң, шайтан коткысына бирелгән адәми затка нинди асыл сыйфатлар хас булганын? Ә?! Беләсезме сез, юкмы? – Юк, белмибез! Белергә дә теләмибез! – диештеләр кызлар.

– Телисезме, мин хәзер ерткыч җанвар булып аваз бирәм?!

– Бәлкем, теманы алыштырыргадыр безгә?! – диде Ольга, ләкин шулчак Мөхлис, үч иткәндәй, бүре булып уларга тотынды:

– У-у-у-у-у!!! Ни хикмәт, каяндыр балкон ягыннан нәкъ шуңар охшашлы яман каты тавыш кабатланды.

Мескен кызлар, куркышып, чәүмәлгән урыннарыннан сикереп тордылар.

– Концерт тәмам, туташлар һәм әфәнделәр! – дип шаркылдады Мөхлис һәм Зинага:

– Син минем белән каласың! – дип әмер бирде.

Ләкин аның, әллә кем булып, монда әмер биреп утыруы театр училищесында белем алган кыю кызларга һич кенә дә ошамады.

– Мин Зинаны синең белән калдырмыйм! – дип каршы төште Ольга.

– Нигә?

– Бергә килдек, бергә китәбез дә...

– Ничек инде? – дип кабарынды егет. – Ике атна хатын-кыз тәнен күргәнем юк! Сезне ни өчен монда алып кайтты дип уйлыйсыз?

– Ялгышасың, – диде Ольга, – без син уйлаган кызлар түгел, без тәртипле кызлар...

– Ха-ха! Әбиегезгә сүләгез әкиятегезне... яме... Кызлар, мин бит саран егет түгел, күпме кирәк, шулхәтле сезгә бирәм! Мә, менә алыгыз, ал! Ха-ха!

Мөхлис аларның алдына бер төргәк акча ыргытты, акчалар – мендәр башында гына яталар иде. Шулхәтле күп акча күреп, тәмам ушсыз калган студент кызлар, нишләргә дә белмичә, бер мәлгә дәшми тордылар. Монда хәзер курку гына түгел, ә кызыксыну, хәтта ки ымсыну, алгысыну хисләре дә өстенлек итте кебек. Акча бит инде ул – байлык, ә аңар кем генә кызыкмас та һәм аны кем генә теләмәс. Шулай да бу эшнең чиста түгеллеген сизенгән кызлар күктән төшкән акчага орынырга базмадылар...

– Үтенеп сорыйм, – дип ялынды егет, – мине ялгыз калдырмагыз! Ялгызлык – минем өчен газап, бик зур газап... Зина... Ольга... мин аңардан куркам... Куркам... ишетәсезме...

– Гафу ит, без синең янда кала алмыйбыз! – дип, ниһаять, телгә килде Ольгасы. – Бу шаяруларың безгә бер дә ошамый, ты какой-то псих!

– Без сине аңламыйбыз! – диде күзен һаман да акчадан ала алмаган Зина.

– Безгә үпкәләмә, әгәр кешечә сөйләшсәң, бәлкем, яныңда калган да булыр идек... Киттек, Ольга!

– Туктагыз!

– Туктадык?! – дип икесе дә берьюлы кычкырды кызлар.

– Нишләп сез миңа ышанмыйсыз?! – дип ялварды Мөхлис. – Мин бит, чынлап та, иблискә җанымны саткан мәхлук. Ул хәзер минем анам да, атам да, бабам да... Әнә, мин сезнең белән сөйләшәм, ә ул артта: янымда гына утыра...

– Кайда? – дип куркышты кызлар.

– Әнә тегендә... караңгыда... Әйтеп кенә бетерде! Шап! Караңгыдан иблис заты атылды да чыкты. Мескен кызлар шундук, котлары алынып, чырылдап, баскычтан аска ташландылар. Иблис, елмаеп кына, аларга бармак янап калды. Аның бу: «Юкка чабасыз, кызлар, миннән качып котыла алмассыз!» – диюен аңлата иде...

– Ничек?! – дип сәлам бирде аңа шайтан.

– Ярыйсы...

– Дустыңны онытмадыңмы?

– Кемне?

– Мине?!

– Юк...

– Маладис!

 – Сине гел сагынып, искә алып торам...

– Син миңа ошыйсың, – дип мактады аны шайтан. Озак мактады. Күңелле иде аны тыңлап утыруы. Кеше, гомумән, мактау сүзенә мохтаҗ. Мактау сүзен ишетүгә үк эреп китә, шуның ялган һәм буш сүз икәнен аңласа да, мактау сүзен көтеп кенә тора. Ләкин мактаган кешедән кач, сүккән кешегә ишек ач, диләр бит! Яшәгәндә макталып килгән мактаулы шәхесләр вакыт узу белән юкка чыкты, аларның хәтта исемнәре дә калмады, ә сүгелеп, изелеп яшәгәннәре, үлгәч тә, кояш сымак калкып чыктылар, халык хәтерендә калдылар. Әнә шул ялган мактау да бер шайтан гамәле түгел микән әле? Мөхлис шуны күңеле белән сизенсә дә, шайтанның мактавын кире какмады. Аны тыңлау рәхәт иде аңа...

– Күңел ачасың, димәк?

– Үләр алдыннан, ичмасам, бер күңел ачып калыйм. Тиздән синең кул астына керәсе, җанымны синең карамакка тапшырам... хе... хе...

– Мин шат. Атаң-анаң кайда?

– Царское Селога киттеләр... Әби патшаның кышкы сараен карарга. Бер очтан иптәш Пушкин укыган лицейга да керәләр. Культурный поход, кыскасы. Ә мин менә күңел ачып утырам! – диде Мөхлис һәм әле яңа гына ачылган, авыз ителмәгән шампан шәрабына сузылды.

– Күңел ачуларны тәмамларга вакыт, дускай! – дип, якасыннан тотты аны Иблис.

– Шартнамәнең шарты буенча, инде алган бурычыңны кайтарыр вакыт җитеп килә...

– Әйе, бушлай берни дә юк шул...

– Анысы дөрес.

– Нәрсә көтә инде безне?

– Яман каты эшләр, яман каты...

– Бар булган уең яманлыкта һәм дә явызлыкта гына бит синең!

– Яманлык, явызлык ул, беләсең килсә, дөньяны хәрәкәткә китерүче көч. Көч, яман вә явыз көч! Шуңа күрә дөньяда сугышның тынганы да юк. Һәм ул бервакытта да тынмаячак. Өстән шулай куелган. «Сугышсыз бер генә көн дә юк». Бу – өстән төшкән әмер, өстәгеләрнең дерективасы. Сугыштан туксан тугыз проценты интегә, бер проценты гына байый. Әнә шул бер процент өчен кирәк ул сугыш. Фетнәне дошманнар үзләре чыгаралар дип уйлый ахмак халкың, юк, ялгышасыз, аны без чыгарабыз, без...

– Кемнәр сез?

– Җеннәр...

– Сугыштан әле беркемнең дә файда күргәне юк.

– Сугыш кирәк, сугышсыз алга китеш юк. Ансыз булмый. Сугыш ул үтерүче генә түгел, ул әле чистартучы да, тазартучы да. Җирдәге халык санын тигезләп, тәртипкә китереп торучы да. Берәү терелә, ягъни мәсәлән, берәү үлә, берәү туа, берәү китә. Газраилга эш җитәрлек монда...

– Сузма, әйт сүзеңне!

– Тупас сөйләшергә өйрәндең син, дускай. Хәер, бу халәтең белән син миңа күбрәк ошыйсың, яралы һөҗүмче сымак, бернигә карамыйча, һаман алга ыргыласың, үләсеңне сизмисең, тискәре гамәл кылырга ашкынып торасың...

– Әйт!

– Тыңла, – диде ул серле тавыш белән.

– Тиздән атаң кайтып җитәр. Үги анаң да. Алар кайткач, табын әзерләнер, чәе, мәе куелыр. Табынны үзең әзерләргә тырыш, ишеттеңме? Атаң эчкән савытка шушы сыекчаны салырсың. Менә ул...

Иблис ниндидер иероглифлар төшерелгән карасу төстәге бер тимер савытны Мөхлискә тоттырды. Мөхлис аны кулына алырга теләмәсә дә, шайтанның теләгенә каршы килә алмады. Ул хәзер сәгать саен, минут саен аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүр иде. Иблис, кеше өстеннән өстенлек итү белән бергә, егетнең хәтта акылын вә уйлау фигылен үзгәртергә һәм чуалтырга да өлгергән иде.

– Нәрсә бу? – дип сорады аңардан егет.

– Зәмзәм суы! Ха-ха! – дип көлде шайтан.

– Агу түгелдер ич?

– Агу.

– Агу?! Син нәрсә, минем атамны, бердәнбер якын кешемне агулап үтерергә җыендыңмы?

– Мин түгел, ә с-с-син, – дип, елан сыманрак ысылдады шайтан. – Агуны с-с-син бирәсең, дус-с-скай...

– Юк, юк! – дип каршы төште аңа егет.

– Без бит болай сөйләшмәгән идек, мин берничек тә бу агуны атамның чәенә сала алмыйм! Юк!!! – Мөхлис савытны кире өстәл өстенә илтеп куйды.

– Договор дороже денег, – дип елмайды тегесе. – Ничек сөйләштек без? Ничек килештек? Ярдәмемнән яхшы файдаландың, котылгысыз үлемнән котылдың, хәзер синең чират – ярдәм ит миңа.

– Да-а-а! Бер бәладән котылып, икенчесенә барып кердем. Юк, булмый... Нишләп соң әле мин әтине үтерергә тиеш? Ул бит минем әтием, ышанычым, таянычым...

– Ялгышасың, дускай, хәзерге вакытта синең таянычың да, ышанычың да фәкать мин генә. Мин – иблис.

– Юк, теләсәң нишләт, мин әтине үтерә алмыйм.

– Яратасыңмы атаңны?

– Әйе.

– Шул хәтлеме?

– Мөгаен...

– Акча биргән өчен, ярдәм иткән өченме?

– Юк, әти булганы өчен.

– Әйбәтмени соң атаң?

– Миңа аның, яхшылыктан башка, начарлык кылганы булмады. Нишләп син шулхәтле яратмыйсың атамны, аңламыйм?

– Аны ни өчен сөймәгәнемне киләчәктә аңлатырмын. Атаңны мактарга тырышуың ачуымны чыгара. Атаң синең, между прочим, кабахәт кеше! Ул...

– Әйтеп бетер, иблис токымы!

– ...ул синең анаңны үтерде.

– Анамны?

– Гадиләне...

– Юкны сөйләмә, ничек итеп минем әтием әнине үтерә алсын ди?! Алар бик тату яшәделәр, әти гомере буе әни сүзеннән чыкмады. Ни өчен үтерсен ул аны?

– Җавабы гади: ул аңар комачау итте. Атаңа Фәниягә өйләнергә кирәк иде. Яшь, чибәр хатынга...

– Ялган! Әни үлгәчтен дә әле әтием ел ярымнар өйләнмичә йөрде. – Конспирация. Белмәгән нәрсәм юк: атаң синең анаңны үтерде.

– Тагын ялган! Минем әни бала тапканда үлде...

– Энеңне тапканда, шулаймы?

– Ул аны соңарып табарга булды. Әнинең яше бар иде инде. Табиблар тапмаска кушсалар да, әни барыбер тапты... 

– Ялгышасың, синең анаң бала тапканда үлмәде. Анаң баланы табып, берничә көн үткәннән соң, атаң, явыз атаң табибларны сатып алып, анаңны да, энекәшеңне дә үтерттерде...

– Ничек?

– Шприцка агу салдырып...

– Юк, бу дөрес хәл түгел, мин моңа берничек тә ышанып бетә алмыйм. Син боларны каян беләсең? Син Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәмисеңдер бит?!

– Иблис, дускай, бер Татарстанда гына түгел, ул Америкада, айда, хәтта космоста да яши. Әгәр син минем сүземә ышанмыйсың икән, без синең белән хәзер кечкенә генә бер эксперимент ясап карыйбыз. Син миңа әйт, ошбу минутта бу чарлакта нәрсә булачак?

– Каян белим, башны катырма...

– Уйла!

– Кайтса шул... әти кайтып керергә мөмкин...

– Юк, атаң кайтканчы бу бүлмәгә зур гына бер бөҗәк очып керер... Әйтик... шөпшә...

– Чынмы?

– Көтик...

Алар кара-каршы утырыштылар. Дивардагы сәгать телләре вакытны санап торды. Бераздан, нәкъ ул әйткәнчә, бүлмәдә шул шөпшә тәресе безелдәп оча башлады...

– Җиңдең, – дип, җиңелүен танырга мәҗбүр булды егет.

– Син – күрәзәче... димәк...

– Миңа ышанырга кирәк, шулай бит?

– Бәлкем...

– Ал савытны һәм эшеңне ахырына җиткер!

– Мөхлис калтыранган куллары белән тимер савытка ябышты.

– Тик кара аны, алдыйсы булма! Мин барсын да күреп, белеп торам, мине алдый алмыйсың. Хуш, уңышлар телим!

Мөхлис чарлакта ялгызы гына утырып калды. Аны әллә нинди авыр уйлар биләп алды. Нишләргә? Шайтанга сатылу аны менә нишләтте! Иблис белән мондый килешү төзеп, сүз куешканчы үлеп котылуың артыграк булган икән. Егет әле яши генә башлады, ә күпме хата ясады. Төзәтә алмаслык. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк: «Так мало пройдено дорог, так много сделано ошибок!» – кебегрәк була инде бу...

Ә бәлкем, иблис хаклыдыр, ә? Ул бит атасының ниләр кылып йөргәнен белми, әгәр дә ул анасына карата шундый явызлык кылган икән, нигә артык уйлап торырга, тотарга да чәенә агу салырга!

Аның хәле чынлап та авыр иде. Сихерләделәр бугай үзен, бик каты сихерләделәр, ни кылганын да аңламый башлады, саташа бугай ул... Атасына кул күтәрергә ярамаганын күңеле белән аңласа да, иблис әйткәнне эшләүдән баш тартырлык көч бар микән соң әле аңарда?

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев