Кеше булып калырга (бәян)

ӘДӘБИ-ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

 

Ошбу автобиографик повестьның авторы Хәнифов Шамил Хәниф улы (1926-

2012) — Бөек Ватан сугышы ветераны. Озак еллар Таҗикстанда яши. Аннан

Түбән Камага күченеп кайта. Шунда вафат була. Ул, озак еллар яшәп, тормышның

сикәлтәле һәм ифрат авыр сынауларын чын ирләргә хас түземлек белән кичергән,

сынмаган-сыгылмаган, ә иң мөһиме — күңелендә кешелек сыйфатларының йомшаклык

һәм олы җанлылык, тугрылык һәм дөреслек, чисталык һәм зыялылык кебек иң

күркәм үрнәкләрен саклап калган шәхес. Аның гомере, бик күп ватандашларыныкы

кебек үк, кемнәрнекенәдер охшаш һәм шул ук вакытта кабатланмас вакыйгалары,

борылмалары, тирән психологик кичерешләре һәм кылган гамәлләре белән бары

тик үзенә генә хас. Туган телен яхшы белсә дә, күп еллар читтә гомер итәргә туры

килгәнлектән, язма әдәби телне алай ук камил белми ул, шуңа күрә аның истәлекләре

рус телендә язылган. Мин аларны татарчага тәрҗемә итеп, укучылар хөкеменә

тәкъдим итәргә булдым.

 

Фирдәвес ХУҖИН

 

Тамырлар

Мин — Шамил Хәнифов — 1926 елда Шөгер (хәзер Лениногорск) районының

Кирлегәч авылында туганмын.

Безнең йорт авыл читендә, тауга каршы урнашкан, ә тау астында зур

булмаган инеш ага. Инешкә зур ташлар астыннан бәреп чыккан салкын сулы

чишмә коя. Аңа авылдашлардан хөрмәт белән карамаган кеше юктыр, мөгаен.

Чөнки монда су алалар, кер юалар, бер-берсе белән яңалык уртаклашалар,

монда гашыйкларның очрашу урыны да. Кечкенә чагымда яшьләрнең кеше

күз алдында очрашу мөмкинлеге булмау турында ишеткәнем бар иде. Әнә шуңа

да инде кызлар көянтә-чиләкләрен күтәреп суга бару сылтавы белән, ә егетләр

атларын эчерергә дип чишмә янына күрешергә килгәннәр.

Хәтерләвемчә, безнең өй шактый зур иде. Ул чагында миңа шулай тоелган.

Әмма сугыштан соң авылга әйләнеп кайткач, мин биредәге йортларның

кечкенәлеген күрдем. Дөрес, алар арасында безнеке инде юк иде.

Йорт янәшәсендә иркен ишегалды, артта — сирень, алмагачлар үсә;

түтәлләрдә — кыяр, кишер, суган; умарталар тирәсендә — терлекләр өчен

көйләнгән урын, ә арырак — бәрәңге бакчасы. Нәзек бүрәнәләрдән келәт

күтәрелгән һәм андагы аерым бүлекләрдә бодай, арыш, борчак, карабодай, солы

һәм шулай ук он саклана. Иртә язда кар белән тутырып куела торган зур баз

бар. Җәй көннәрендә анда сөт, каймак һәм май салынган чүлмәкләр саклана.

Баздагы кар акрынлап эресә дә, көзге салкыннарга кадәр җитә иде. Без сыер,

ике ат, ишле санда сарыклар, үгез яисә башмак тана, тавыклар, казлар һәм

күркә асрый идек. Куяннар тотучы Алёша кушаматлы зур ау этебез бар иде.

Әнием сөйләве буенча, безнең тагын бер йортыбыз булган, тик янгын вакытында,

ул юкка чыккан. Шуннан соң күп тә үтмичә әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан

соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем.

Мин дөньяны бераз танып белә башлагач, әни үзен ничек кияүгә бирүләре

турында сөйләде. Беренче тапкыр тормышка чыккач, ул ире белән алты ел яшәгән,

балалары тумагач, иренең теләге буенча алар аерылышканнар. Икенче мәртәбә

иргә чыгуын әнинең әти-әнисе, минем әби белән бабам (аларны мин, әтине күрә

алмаган кебек, үзләре исән чагында күрмәдем) хәл иткән. Ул Кирлегәчтән, минем

булачак әтием — Хәниф булган. Инде никах турында сөйләшкәннән соң, әнинең

абыйсы Ишмөхәммәт таныш чуваш кешесеннән булачак кияүнең җиде балалы әти

икәнлеген очраклы гына белгән. Хатыны күптән түгел үлгән икән. Өйгә кайткач,

бабайдан: «Әти, ничек була инде бу, сеңелкәшне җиде балалы иргә бирәсең икән

бит син?» — дип сорый. Бабай, әлбәттә, бу турыда белгән. Тик аның уе буенча,

«әни иреннән аерылган, аның үзенең балалары юк, ә гомер үтә ул, вакытында

тиешле урынга урнаштыру хәерле». Һәм Ишмөхәммәткә барсын сөйләшеп хәл

иткәнлекләрен белдерә. Әнигә шулай да Хәнифнең балалары өчәү дип әйтәләр.

Әнием кияү йортына төшкәч, өй тулы бала-чага күрә, араларында инде җитеп

килгәннәре дә бар. Иң кечкенәләре — Мәгъдәнүс — яшь ярымлык, Фәрхури

— чак кына өлкәнрәк, алардан соң Агиян, Гариф, Мәгъсүм, Харис һәм Хатиф.

Соңгысы инде егет булган. Кич җиткәч, әни балаларның һаман таралмавын

күреп: «Күрше-тирә балалары, өегезгә кайтыгыз, соң инде, ата-аналарыгыз

югалткандыр», — дип әйтә. Балалар ни дияргә белмичә аптырап калалар. Шул

чагында аның янына әти килә һәм, җилкәсенә кулын куеп: «Болар барсы да

безнең балалар», — дип белдерә. Әни еларга да, көләргә дә белми.

Уртак тормыш башлана, әти белән әнинең яңадан тугыз балалары дөньяга

килә. Әтинең беренче никахтан туган өч баласын беркайчан күргәнем булмады,

чөнки алар мин туганчы үлгәннәр иде, ә калган дүртесе белән иң якын туганлык

мөнәсәбәтләрендә яшәдек. Алдагы язмышларына кагылып китсәк, төгәллек өчен

шуны әйтү тиештер: Хатиф абый һәм кыз туганнардан берәү Үзбәкстан туфрагына

җирләнде, Харис абый — Украинада, ә кыз туганнардан Фәрхури апа — Татарстанның

Түбән Чыршылы авылында. Без — әнидән туган тугыз баладан — исәннәр Фатыйх

абый белән мин генә идек (әйтелгәнчә: автобиографик повестьның авторы 2012

елның көзендә вафат була — тәрҗемәче искәрмәсе). Мин — җәсәде Кирлегәч

туфрагында соңгы сыену урыны тапкан әтиебезнең уналты баласы арасында төпчеге.

Газиз әнием исә мәңгелеккә ерак Үзбәкстан якларында ятып калды.

 

Колхозлаштыру

Ул узган гасырның утызынчы елларында башланды. Мин мәктәпкә кердем.

Язар өчен дәфтәр дә, авторучка да юк, шахмат тактасы кебек җыела торган

кара төстәге такта гына бар. Анда акбур белән язабыз. Соңрак карандашлар

һәм тупас кәгазьле блокнотлар күренгәли башлады. Бу әйберләрне без, акча

булмаганлыктан, йомыркага алыштырып ала идек. Өлкәнрәк балалар бу вакытта

кайсы кая таралышып беттеләр. Хатиф абый белән Мәгъдәнүс апа Урта Азиягә

киттеләр, Харис абый Донбасска китеп шахтёр булды, Фәрхури апа Түбән

Чыршылы кешесенә тормышка чыкты. Кирлегәчтә әни, Фатыйх абый һәм бер

үсмер абыем белән миннән башка яшәр кеше дә калмады.

Күмәкләштерү башлангач, кемнәрдер колхозга, үгетләүләргә алданып, яңа һәм җиңел,

бай тормышка кызыгып керде. Кемнәрдер көтүне мәгъкуль

күрде, ә кемнәрдер кискен каршы чыкты. Шәхси хуҗалыгында аты да,

башка терлек-карасы да булмаганнар колхозга керүдә аеруча зур энтузиазм

күрсәттеләр. Андыйларга шәхси хуҗалыкларында уңышка ирешүдә ни-нәрсә

киртә булгандыр, анысын анык кына әйтә алмыйм, шулай да ялкаулык төп

сәбәпләрнең берседер кебек тоела.

Үгетләүләр көчле булды, куркыттылар да хәтта. Халык арасында: «Бар

да уртакка әйләнәчәк, хатыннарга кадәр», — дигән сүзләр йөрде. Салымнар

искиткеч югары. Йон, сөт, ит, бәрәңге һәм тагын әллә ниләр җыеп тапшырырга

кирәк, өстәвенә, дәүләт заемнарына яздырып тинтерәттеләр.

Район үзәгеннән уполномоченныйлар килеп, халыкны җыелышларга куалый.

Салымын түли алмаучыларны төнгелеккә каталажкага ябып куялар иде. Бигрәк

тә җирле активистлар котырынды: өй борынча йөреп икмәк эзлиләр; келәттә

тапмасалар, бакча артына чыгып, махсус җәпле эзләгечләрен туфракка батыра-

батыра, яшереп саклаучы урынны табарга тырышалар. Әгәр күмгән урын килеп

чыкса, анда сакланучы һәммә нәрсәне алып китәләр.

Колхоз оештырылганчы барлык крәстиәннәрнең шәхси җир кишәрлекләре

бар иде. Анда алар арышын-бодаен, солысын-арпасын, борчагын һәм башкасын

чәчтеләр. Һәркемгә авыл җыенында печәнлекләр, урман делянкалары бүлеп

бирелде. Җыеп кына әйткәндә, барлык эшләр кул белән эшләнсә дә, яшәргә

мөмкин иде. Ә монда җирне тракторлар белән эшкәртергә, игенне комбайннар

белән җыеп суктырырга вәгъдә итәләр. Шулай да кешеләр икеләнә иде әле.

Барлык атларны колхоз абзарына җыеп алдылар, анда аларны бары тик бер ат

караучы гына карый. Күпләр, башкалар күзенә чалынмаска тырышып кына,

үзләренең атларын ашатырга бара, крәстиән өчен атыннан аерудан да кыенрак

нәрсә бар димени?! Моңа кадәр һәркем үз кишәрлегендә урак белән игенен

урды, көлтәләрен ат белән әвен астына яисә ихатасына ташыды. Хәзер юлда

туктаталар да төялгән көлтәләрне зур ачык кырга бушаттыралар. Имештер,

күмәк көч белән суктырачаклар һәм соңыннан иген өләшәчәкләр. Алдадылар

шул, беркемгә берни бирмәделәр. Барысын дәүләткә озаттылар.

Бөтенесе кирегә китте. Терлекләрне, беренче чиратта, сыерларны, инде суярга

хакыбыз юк, баш саны кими, янәсе. Ул да түгел, ике сыер асрауны тыючы закон

чыкты, кәҗә-сарык ише хайваннар үрчетүне дә чикләделәр. Кайсы елда икәнен

төгәл хәтерләмим, коточкыч ачлык башланды. Үләнен дә, ат кузгалагын һәм

кычытканын да ашарга туры килде ачтан үлмәс өчен. Безнең атларны тартып

алдылар, умарталары белән умарта кортларын гына түгел, келәт бүрәнәләренә

кадәр төяп алып киттеләр. Хуҗалыгыбыз тәмам бушап калды. Инде мин үзебезнең

колхозга керү-кермәвебез турында хәтерләмим. Әни олы яшьтә, абыем әле үсмер

генә, ә мин үзем бөтенләй кечкенә идем. Эшләр кеше дә юк.

Чират кулакларга җитте. Азмы-күпме җитеш тормышта яшәүчеләргә кулак

ярлыгы тагып, төркем-төркем Себер якларына сөрү кампаниясе башланды.

Безнең авылдан башлыча Магнитогорскиның ул елларда төзелә башлаган

металлургия комбинатына озаттылар. Әйтүләренә караганда, андагылар

бернинди хокуксыз-нисез кол урынына эшләгәннәр. Күбесе ачлыктан,

салкыннан һәм иң гади яшәү шартлары да булмаганлыктан, чебен урынына

кырылганнар. Авылның байтак хәлле кешеләре, этап белән озатканнарын

көтмичә, Үзбәкстан, Казакъстан, Украина якларына качып китте. Авылда

тормыш көннән-көн авырлашты, түзеп булмастайга әйләнде. Адәм балаларының

хәленнән килгәннәре сәнәгать предприятиеләренә китеп урнашырга тырышты,

чөнки анда гаиләңне туйдырып яшәтергә мөмкинлек бар иде.

Берзаман аз-маз хәлле крәстиәннәрнең дә милекләрен тартып ала башладылар.

Бу хәл еш кына җирле активистларның әләкләре буенча эшләнде. Андыйлар

үзләрен ярлылар (чынлыкта — ата ялкаулар) исәбенә кертәләр иде. Ул чорда

крәстиәннәрне өч төргә бүлеп карадылар: ярлылар, урта хәллеләр һәм кулаклар.

Соңгыларын бернинди икеләнүсез, мал-мөлкәтен конфискацияләп, Себергә урман

егуларга һәм җир казу эшләренә сөрделәр. Кечкенә булсам да, мин шундый бер

эпизодны хәтерлим. Кайсы елны икәнен төгәл әйтә алмыйм, әмма булып узган

вакыйгалар зиһенемә шулкадәр тирән сеңеп калган ки, алар әле бүген генә булган

кебек күз алдымда. Безгә ике урам аша әтиемнең энесе Нурулла абый гаиләсе

белән яши иде, аларның алты балалары бар: Хәдичә апа, Ярулла абый, Һаҗәр апа,

Габдулла, Хәмзә һәм төпчекләре — Габбас. Кышкы көн иде, мин аларга хәл белергә

килдем. Тик ишегалдына керергә дә өлгермәдем, берничә җигүле чанага төялеп,

авыл советы активистлары килеп төште. Килгән шәпкә акырып-бакырып сарыклар

артыннан ташландылар һәм тоткан берсенең аякларын бәйләп, чаналарга ыргыта

тордылар. Аннары амбар ишеген ватып, эчтән ат сбруйлары ташырга керештеләр.

Моның белән генә чикләнмичә, арба, кошевка этеп чыгардылар, тагын нәрсәләрдер

күтәреп чыктылар. Шактый озакка сузылды бу мәрәкәләр, келәттән иң соңгы

итеп әллә ничә капчык бодай һәм он тутырылган капчыклар чыгардылар. Аннары

сарайны ачып, ат, сыер, тана бозау куып чыгарылды һәм алар колхоз утарына илтеп

тапшырылды. Талаучылар киткәнче тораташтай басып торган хуҗабикә Бибигайшә

җиңгине бер читкә этәреп, йорт эченә дә узарга онытмадылар. Аннан савыт-саба,

самавыр, урын-җир ише кирәк-яракларны да ташып төяделәр. Вакханалия моның

белән генә тәмамланмаган икән. Активистларның берсе, Бибигайшә җиңги янына

килеп: «Икенче сыерыңны кая яшердең?» — дип акырынырга кереште. Беркем

бернәрсә эндәшми. Активист инде балаларның иң өлкәне — Хәдичә апаның

кырына килеп басты, аңа да кычкырып, сыерны таптыра. Кечкенә балалар берни

аңламыйча, куркынып әле әниләренә, әле аларның әйберләрен чаналарга ташып

төягән усал чырайлы абыйларга карыйлар. Усал бәндәләрнең тешләрен ыржайтып:

«Буржуй калдыклары, кулаклар, менә сезгә дә чират җитте!» — дип сөйләнүләрен

каян аңласын ди сабыйлар. Теге адәм актыгы һаман Хәдичә апага бәйләнүендә

булды: «Без сезнең ике сыерыгыз бар икәнен беләбез. Кайда икенчесе?» — ди

өзми-куймый.

— Юк. Безнең берәү генә.

Күзләре акайган абзыйның апасын һаман тынычлыкта калдырмавын

күреп, кечкенә Һаҗәр: «Әнә теге урамдагы күршеләрдә», — дип куймасынмы.

Сабыйның апасын кызганып, үзенчә аңа ярдәмгә килүе иде. Хәдичә апа

йөрәгенә чыдаша алмыйча, ирексездән сеңлесенең йөзенә сукты, тегесенең

борыныннан кан китте. «Экспроприаторлар» шулай итеп Харис абыйлар сараена

яшерелгән сыерны да таптылар һәм Нурулла абыйның гаиләсен иң соңгы карап

торган яшәү чыганагыннан да мәхрүм иттеләр.

Нурулла абый бу вакытта өйдә түгел иде. Күрәсең, йомыш белән берәр

яры киткән булгандыр. Алар Гайшә җиңги белән икәүләп бик тәмле ак калач

пешерәләр иде. Көне-төне хезмәттә иделәр. Шулай да гади авыл мичендә

күпме генә пешереп булгандыр инде аны. Әнә шул чикләнгән күләмдәге

калачларын Нурулла абый Кирлегәчтән җиде чакрым ераклыктагы Куаклы

базарына илтеп сата иде. Аларның ипиләрен «ә» дигәнче алып бетерәләр,

чөнки ул яхшы сыйфатлы булу өстенә, чагыштырмача арзан да иде. Һәм менә

шул зур тырышлык куеп, берәмтекләп туплаган малларны килделәр дә алып

киттеләр, бернәрсә дә калдырмадылар. Гайшә җиңги чыдамады, оятсыз елмаеп

китеп баручы талаучыларга: «Сез бит безнең йокы йокламыйча, хәләл көч

белән булдырган малларыбызны алып китәсез. Сигез кешелек гаиләне ата-

ана моннан соң ничек туендырыр дип уйлыйсыз. Безгә ничек яшәргә соң?»

— дигән сорау бирде. Кайсыныңдыр, теге активистның булса кирәк, хихылдап:

«Ничек телисез, шулай яшәгез», — дигән җавабын башка ишләренең хахылдап

көлүе басып китте.

Нурулла абый киткән җиреннән әйләнеп кайтып, барысы турында белгәннән

соң, төнне бездә үткәрергә мәҗбүр булды. Шулай берничә көн дәвамында

кулга алынудан качып яшәгәннән соң, безне дә куркыныч астына куймас өчен,

Урта Азия якларына чыгып китте. Соңыннан безгә аның җитди авырып китүе

һәм барган җирендә вафат булуы ишетелде. Тик аның гаиләсенә ябырылган

авырлыклар моның белән генә тәмамланмады әле...

Атлар юк, ә ул — крәстиәннең төп терәге. Терлек-туар саны да аз. Урманны

шулай ук елатып кына (бик аз ягъни) бирәләр. Колхозда эшләгән өчен башта бик

күп вәгъдә иттеләр, ә чынлыкта дәүләткә бушка диярлек бил бөгәргә туры килде.

Гомумән, кыенлык, артык бөгүләрнең чик-чамасы юк иде. Шулай да объективлык

өчен социализм чорында күп санда мәктәпләр ачылуын да әйтергә кирәк. Аңа кадәр

укый-яза белү юк дәрәҗәсендә булды ич. Авылда укымышлы кешене табу кыен,

бер-ике һәм шуның белән вәссәлам. Мәҗбүри белем алу системасы керттеләр.

Хәтта өлкән яшьтәгеләрне дә ликбезларга җыеп укыттылар. Башлангыч мәктәпләр,

мәдәният учагы — клублар ачтылар, кино китерделәр, радио барлыкка килде.

Боларга параллель рәвештә мәчетләрне яптылар, манараларын җимерделәр.

Үсмер комсомолларның кызыл флаглар күтәреп, гармун тартып килгәннәрен

һәм мәчет коймасы аша чыгып, аның түбәсенә флаг кадаклап куйганнарын

хәтерлим. Картлар шунда баскан урыннарында елап торалар иде.

Шулай да тормыш кирәкле тарафка борылмаган иде әле. Кайберәүләр читкә

акча эшләргә чыгып китә башлады. Әмма китүе ансат түгел. Чөнки производствода

документ таләп итәләр: паспорт яисә справка. Колхозның җибәрүе турында инде

бу. Ә колхоз җибәрә ди, бар. Без ул вакытта моның чын коллык галәмәте булуын

аңлап кына бетермәгәнбез. Хәер, аңласаң да, ни хәл кыла аласың инде?! Калада,

саладагыга караганда чагыштырмача яхшырак яшәргә мөмкин иде. Эш таба

алсаң, әлбәттә. Ә эш дигәнең бар инде ул (бу уңайдан социализмны тәнкыйтьләү

урынсыз), эзләргә һәм табарга гына кирәк. Кайберәүләр: «Никадәр каршылык!»

— дияр, бәлки. Тик чынбарлык әнә шундый иде...

 

Газапланып йөрүләр

Фатыйх абыем Харис абый ярдәмендә (әтиемнең беренче хатыныннан туган

улы) Урта Азиягә китәргә карар кылды. Яшәгән йортыбызны, анда калган барлык

әйберләре белән, күрше Сафинка авылына сатарга мәҗбүр булдык. Шулай итеп

абый китте. Безгә әни белән туганнарның буш торган йортларында яшәүдән башка

чара калмады. Соңыннан абыйның Ташкенттан ерак түгел урнашуы турында

хәбәре килде. Кул белән такта яручы пилорамга эшкә урнашкан. Күрәсең, бу

үзенә күрә «шабашка» булгандыр, һәрхәлдә, производство предприятиесе түгел.

Абый күпме хезмәт хакы алгандыр, анысын әйтә алмыйм, тик ул безгә ара-тирә

ситсылар, конфет, чәй һәм җиләк-җимеш тутырылган посылкалар җибәреп

торды. Андый чакларда йортыбыздан әби-чәбиләр өзелмәде. Бөтенесе өрек һәм

йөзем җимеше белән тәмләп чәй эчәргә, дөге боткасыннан авыз итәргә атлыга,

чөнки авылда ошбу тәгамнәр ул чагында иң яхшы деликатеслардан санала иде.

Тик хуҗалыгыбызда инде берни дә калмаганлыктан, яшәү торган саен авырлашты.

Туганнар әнине ниндидер бер тол карт белән кушылдырырга тырышты. Әни,

бәлки, ризалык та биргән булыр иде. Тик карт танышу нияте белән безгә килгәч,

мин аңа өзгәләп атардай бүре карашы белән карадым. Көнләшүем шулкадәр

көчле булган, әнигә: «Әгәр аңа чыксаң, мин синең улың түгел, бүген үк качып

китәм», — дип янадым. Әнием картны кире какты, чөнки ул мине бик ярата

һәм минем өчен борчыла иде. Әлбәттә, бу адымым юләрлек булган. Тик тугыз

яшемдә моны аңларлык булмаганмын шул әле. Соңрак, үсә төшкәч, нинди зур

хата ясаганымны аңладым аңлавын, әнидән гафу итүен дә сорадым. Ул: «И-их,

син, аңгыракаем»,– дип көлде генә.

Язмыш кушуы буенча, әнием белән берничә тапкыр аерылып та торырга

туры килде. Беренчесендә — әни урман эшләренә читкә киткәч. Богырыслан

артындагы Колтубан урманында яллы эш бар икән дигән хәбәр таралды. Барлы-

юклы акчаларны ничек кирәк алай поезд билетына җыйнаштырып, әни берничә

иптәш хатыны белән акча эшләүгә китеп барды, ә мин яшәп торырга күрше

карчыгы Миңҗамал әбидә калдым. Минем кебек үк, әби үзе дә ачыга. Аптырагач,

мин күрше Чирмешән районының Кара Чишмә, Туймәт авылларына хәер

соранырга чыгып киттем. Берсендә, хәтерлим, Сарыбиккол авылына юнәлдем.

Кышкы юл. Авылны чыгып, бер чакрым үтәргә өлгермәдем, күз ачкысыз буран

купты, бернәрсә күренми. Шулчак: «Тррр, малкай», — дигән аваз ишетелде һәм

кемдер янәшәмдә атын туктатып, чанасыннан сикереп төште. Карасам, күршебез

Ибрай абзый икән. Ул авыл инеше аша күпер салуда башлап йөрүчеләрнең берсе

иде. Гаиләләре ач яшәми. Мин аның улы Исмәгыйль белән дус идем, мәктәпнең

икенче сыйныфында бергә укыдык. Күп еллар узгач, Таҗикстанның Табошар

шәһәрендә очраштык без аның белән. Ул сугышта катнашкан, безнең Табошарда

яшәгәнне ишетеп, хәл белергә Корыксадан килде. Ә буранда адашуга килсәк,

Ибрай абзый миннән: «Кая барасың, Шамил?» — дип сорый. Мин: «Әнә теге

авылга. Ашарыбызга берни калмады», — дим. «Күрәсеңме нинди буран, борылып

кайт, югыйсә катып үләсең», — дип күрше агай минем кулыма буханкасы белән

ипи һәм бер сум акча тоттыра. «Карап торам кайтып киткәнеңне, бар инде,

бар», — ди ул, җиңелчә генә иңемнән этәреп. Әйләнеп кайтуыма Миңҗамал

әби борчылып тора иде, ул мине күз ачкысыз буранда чыгарып җибәрүенә нык

үкенгән. Үземне күргәч, шатлыгыннан кочаклап ук алды. Ә инде буханкасы белән

ипи һәм акча да алып кайтканымны белгәч, сөенеченең чиге булмады. Шулай

итеп, зур кыенлыклар белән булса да, кышны чыктык, ачтан үлмәдек.

Яз җитте, җир өсләре кипшереп, көннәр җылытты. Мин инде унбиш-егерме

чакрым ераклыктагы авылларга да бара башладым. Кайда туры килсә, шунда кундым.

Кемнәрдер төн чыгарга мунчаларына кертте, кемнәрдер — өйләренә. Берсендә

Кара Чишмә авылында чиләкләрен күтәреп басып торган хатыннар төркеменә

якынлаштым. Янәшәдә генә сепаратор пункты бар икән. Киң күнелле апалар миңа

сөт салып бирделәр, кызганып, хәлемне сорашырга керештеләр. Арадан берсе

минем чебиләп беткән яланаякларыма игътибар итте һәм ахылдап куйды. Чыннан

да, аякларым пычрак һәм яргаланып беткән, урыны белән кан тамчылары күренә.

Мине аеруча кызганган апа башкалардан үзен чиратсыз гына үткәрүләрен сорап,

кулымнан җитәкләп өйләренә алып кайтты. Тазга кайнар су салып, кычулап беткән

тәпиләремне яхшылап җебетте һәм юды, аннары сөт өсте сөртте. Мин анда өч көн

яшәдем, инде аякларым да йомшарып, әчетми башладылар. Олы йөрәкле хатынның

исеме Бибизәкия иде. Мин аның игелеген гомерем буена онытмадым. Сөенечкә,

андый кешеләр тормыш юлымда байтак очрадылар.

Өч көннән соң Кирлегәчкә кайтып киттем. Авылга якынлашканда, башта

тигезлектән барып, калкулыкка күтәреләсе. Инде менеп җиттем диярлек,

аркамда киң күңелле кешеләр өлеш чыгарган әйберләр салынган кечкенә юл

капчыгы, кинәт, карыйм — каршыма әнием йөгерә. Сүзен дә әйтә алмый бичара.

Ул инде өч көн элек кайткан икән. Иптәш хатыннары белән атна буена җәяүләп

өч йөз чакрым ара үткәннәр, аз-маз җыйган акчаларын поезд билетына «әрәм»

итмәс өчен шулай эшләгәннәр. Миңҗамал әбидән минем киткәнне белгәннән

соң, ул шушы калкулыкка килеп утырган һәм көтә башлаган. Соңыннан

сөйләвенчә, үзе көтә, үзе: «Менә күренә, менә күренә», — дип сөйләнә икән.

Баштагы мәлдә эзләп чыкмакчы булган, тик аннан бу уеннан кире кайткан.

Тирә-юньдә авыллар күп бит, ничек эзләп табасың.

Берничә атнадан без кабат юлга кузгалдык. Әни белән мин, берничә

хатын-кыз һәм Самат атлы бер яшүсмер. Самат миннән биш яшькә олырак.

Без әниләрнең моннан алда эшләп кайткан урыннарына барабыз. Иртәдән

кичкә хәтле юлда. Кояш баегач, кунарга тукталабыз, кайда туры килсә, шунда

йоклыйбыз: кайчагында ачык басуда, кайчагында авыл янәшәсендә. Бер төнне

Богырыслан шәһәрендәге күпер астында уздырдык. Ерак түгел ял паркы яисә

клуб-фәлән урнашкандыр, күрәсең, чөнки бик озак тынлы оркестр уйнавы

ишетелеп торды, һәм аның мелодиясе минем хәтеремә сеңеп калды. Еллар

үткәч, инде Донбасста яшәгәндә, мин көйнең «Маньчжурия сопкаларында»

дип аталуын белдем.

Тиешле урынга барып җиткәч, без урман эшендә эшләүчеләрнең яши

торган баракларын күрдек, дөрес, аларны бараклар дип әйтеп тә булмый, яшәү

куышлары-землянкалар иде алар. Минем өчен дә эш табылды — коры-сары,

кечкенә ботакларны җыю. Ә өлкәннәр сумала җыярга җәлеп ителде. Ашау яклары

начар түгел иде, хәтта дуңгыз ите дә бирделәр. Әнием һәм аның иптәшләре

чучка ите ашамыйлар, ә без Самат белән алар өлешен дә сыптырабыз, нәтиҗәдә

шактый ук тазардык та. Землянканың җир идәнендә кем кая туры килсә, шунда

йокладык. Төн буена кемнәрдер ах-ух килә, ыңгыраша, кемнәрдер кашына,

бет һәм кандала ише канэчкечләр йокларга ирек бирми. Кешеләр иртә белән

йокылары туймыйча уяна. Эшкә бармыйча калып булмый шул. Көз җиткәнче

тамак хакына гына эшләттеләр, акча чырае күрсәтмәделәр. Берзаман, моннан

кырык чакрымнар ераклыкта шартлар яхшырак, дигән сүз таралды. Ул чакта,

«анда яхшырак икән», дигән хәбәр ишетелсә, кешеләр озак уйлап тормый, тиз

генә җыена да китеп бара иде. Безнең төркем төннәрнең берсендә нәкъ шулай

эшләде. Яңа урында да әллә ни үзгәреш юк, нәкъ шундый картина. Шунысы

бар: миңа эш табылмады. Җиләк җыеп, аны икмәккә алмашырга хирысланып

киттем. Күбесенчә җиләкләремне бер гаиләгә илтә идем. Алар моның өчен

каткан, ә кайчагында хәтта күгәрә башлаган ипи сыныклары бирә иде. Әни

печән чабуда эшләде. Аларны анда ашаттылар. Еш кына, үз авызыннан өзеп,

әнием миңа ризык алып кайта иде.

Берчакны мине үзенә ярдәмгә авыл көтүчесе чакырды, урыс кешесе.

Көтешкән өчен тамагымны туйдырырга вәгъдә итте. Ризалаштым. Сыерлар

саклыйбыз. Беркөнне иртән үлән өсте бәсәргән һәм бик салкын иде. Ә мин

яланаяк, аякларым туңа. Башлыгымны салып җиргә куям да, аякларымны

бераз җылыткач, башлыкны кабат башыма киям. Шулчак көтүче: «Малай,

син көтүне караштырып тор, мин бераз черем итеп алам», — дип, ышык урын

табып ятты. Басып торудан туеп, мин дә утырдым. Тагын да салкын булып

китте. Чикмәнемне бөркәнеп яттым. Шулай йоклап киткәнмен. Җилкәмдә

юешлек тоюдан уянып киттем. Яңгыр явып үткән икән, аны да сизмәгәнмен.

Сикереп тордым. Көн караңгыланып килә. Көтү дә, көтүче үзе дә күренми.

Шулкадәр йокларга кирәк бит, ә?! Хәер, гаҗәп түгел. Салкын һәм ачлык

үзенекен иткән. Кайту ягына йөгердем. Яшәү урыныбыз ниндидер ташландык

клубта иде. Кайтып керсәм, әни елап утыра. Көтүче, уянгач, минем юклыкны

һәм малларның ерак киткәнлеген күреп, шул тарафка йөгергән. Анда мине

тапмагач, кычкырып эзләп тә караган, җавап ишетмәгәч, кайтып киткән дип

уйлаган. Әни мине башкача көтү көтәргә җибәрмәде.

Эшләр төгәлләнгәч, барлык хатыннарга да кырыгар сум акча бирделәр һәм

без, ниһаять, өйгә, авылыбызга кайтып киттек. Инде төн кунарга авылларда гына

тукталабыз, талаулардан куркабыз. Султановка дигән чуваш авылына җиттек,

яңгыр коя, беркемнең дә кунарга кертәсе килми. Йөри торгач, татарча яхшы

сөйләшә торган бер карт кертте тагын. Тик өенә түгел — мунчага. Мунча көндез

генә ягылган булганлыктан, эсселеккә чыдар әмәл юк. Өскә кигән барлы-юклы

киемнәрне салып, йокларга яттык. Эчтән ишек келәсе дә эләктерелгән. Төнлә

хатын-кызлардан кайсыдыр, ишек ачылып, кемнеңдер кергәнен күрә һәм тавыш

куптара. Барысы да уянып шаулаша башладылар: талаучы кергәндер, башка кем

булырга мөмкин? Чынлыкта Самат кече йомыш белән чыккан икән. Соңыннан

моны мәзәк итеп, авылга кайтып җиткәнче көлеп искә алдылар. Шул хәлләрдән

соң биш көн узгач, авылга кайтып җиттек. Инде кыш якынлаша иде.

 

Сау бул, Кирлегәч!

Үзенең алты баласы булса да, безгә Фәрхури апа нык булышты. Аның ире,

минем җизни — Сәетгали, Фатыйх һәм Харис абыйлар белән Донбассның

Макеевка шәһәрендәге шахтада эшли иде. Ул безне алырга кайткан икән һәм юл

уңаеннан Фатыйх абый җибәргән кайбер әйберләрне дә алып кайтуы булган, тик

юлда әйберләрен урлаганнар. Сөйләвенчә, бер татар белән туры килеп, уңайлы

гына кайтканнар. Станцияләрдә чиратлашып кайнаган су алып кергәннәр, берсе

чыкканда, икенчесе әйберләрен саклап калган. Кайтып җитәргә берничә станция

арасы гына калгач, юлдашы Сәетгали абыйдан бу юлы аның чыгуын үтенгән,

никтер авырып торам, дигән. Җизни әйләнеп керүгә, юлдашыннан да, ике фанер

чемоданыннан да җилләр искән. Ул бик кәефе кырылып кайтып керде.

Җыелышып китәргә карар кылдык. Җизни җигүле ат табып килде һәм

без Келәү станциясенә юнәлдек. Станция астарак, аңа тау түбән төшәсе.

Анда электр утларыннан бөтен җир яп-якты, паровозлар ухылдый, чаңгылдау

тавышлары, гудоклар ишетелә. Әни барыбыздан да ныграк курыкты. «Җеннәр

шәһәре», — дип, догаларын укырга кереште.

Вокзалда утырган арада әнием белән апам кырыйларындагы хатын

белән сөйләшеп киткәннәр. Ул хатын аларга һәркайда җентекләп документ

тикшерүләре турында әйткән. Әни һәм апа нык курыкканнар, чөнки Сәетгали

абый белән минем тиешле кәгазьләр тәртиптә булса да, аларныкы юк иде.

Колхоз беркемне беркая җибәрми, документ та бирми. Ахырда әни дә, апа да

кире авылга борылып кайтырга булдылар. Җизни аларны утырып килгән атчы

белән кире кайтарып җибәрде. Без вокзалда калдык. Төнне уздырганнан соң,

җизни иртәдән кичкә кадәр, билет дип өтәләнде. Ниһаять, ансы да хәл ителде

һәм без поездга утырып киттек. Минем өчен бар да яңа, барысы гаҗәп. Чөнки

«тимер ат»ны һәм тимер юлны тәүге мәртәбә күрүем.

Төнлә барганда, вагон буенча ревизорлар билет тикшереп йөри дигән

хәбәр таралды. Җизни миңа: «Тикшерүче алдында үрә катып басып торма, чак

кына бөкрәя төш», — дип өйрәтә. Тикшерүче килде, билетларны алгач, миңа

карый. «Бас әле», — ди үзе. Торып бастым. Аннары ул җизни белән нидер

әйтеп кычкырыша башлады. Берни аңламыйм. Миңа ничек тә бәләкәйрәк

күренергә кирәк булган икән, чөнки билет чирек бәягә генә алынган, ә мин

олырак күренәм. Ревизор әйтүенчә, ярты бәя тиеш. Җизнигә ундүрт сум

штраф салдылар һәм киләсе станциядә яңадан чирек бәялек билет алырга

куштылар. Сәетгали утырып уйга чумды. Билгеле инде, штраф түләгән акчасы

өчен кайгыра, әле тагын чыгым чыгарасы бар. Ул мине: «Мин сиңа бөкрәя

төш дидем, ә син бүксәңне киереп басып торасың. Шуның аркасында штраф

түләдек, — дип ачулана. — Ярар инде, бернишләтеп тә булмый. Акчам аз калды,

барып җитәсе бар. Яңадан билет сатып алмыйм. Сиңа әйберләр куя торган

полкага менеп ятарга кирәк булыр», — дип өсти, бераз йомшап. Югары полка

түшәм астында ук. Җизни кырыйда ята, ә мин аның артында эчкәредә. Астан

караганда күренмим. Ревизор килүен ишетү белән, югары полкага үрмәлибез.

Җизни өстән генә билетын суза, минем барлыгым-юклыгым беленми. Монда

инде икенче ревизорлар һәм алар мине күрмичә дә калалар. Өстән җылыткыч

торбалар үткәрелгәнлектән, түзалмаслык эссе, шулай да барып җиткәнче

тешне кысып булса да түзәргә туры килде. И-их, шундый хәл килеп чыкмаса,

тәрәзәдән бөтен нәрсәне күзәтеп барган булыр идем дә, ярар инде, нишлисең.

Донецк өлкәсенең Дебальцево станциясендә Макеевкага барыр өчен икенче

поездга күчеп утырышлы икән. Бу кала тирәли София, Итальянка, Ивановка,

Бутовка һ.б. исемле шахталар тезелеп киткән. Ниһаять, килеп җиттек. София

шахтасы янындагы бистәдә без. Бу инде Октябрь инкыйлабына кадәр үк эшли

башлаган иске шахта. Шахтёрлар арасында татарлар күп.

Нахаловка бистәсенә килгәч тә башта Харис абыйларда (әтиемнең беренче

хатынының улы) кундым, икенче көнне бертуганым Фатыйх абый үз янына,

буйдак шахтёрлар яшәгән тулай торакка алып китте. Икәүләп бер кешелек

караватта йокладык. Минем чабатам тузып эштән чыккан иде, шуңа күрә тулай

торактан чыгып йөри алмадым. Шулай да юл аркылы урамның икенче ягына

урнашкан бәдрәфкә барып килмичә булмый. Көннәр язга авышса да, әле кар

эреп бетмәгән. Мин аякларым туңганчы бәдрәфкә йөгереп барып кайтырга

өлгерәм. Андыйга гына ияләнгән инде: авыллар буенча хәер сорашып йөрүләр,

үзебезнең малларны көтүгә куу, көтүче ярдәмчесе булып йөрү дисеңме — берсе

дә калмады, һәм барсы да ялантәпи килеш. Шулар чыныктыргандыр, мөгаен.

Тик мин әле бу вакытта киләчәктә үземне нинди кимлек-авырлыклар көтүен,

нинди сынауларга дучар ителәсемне күз алдына да китерми идем.

 

Донбасста

Яшибез шулай. Фатыйх абый шахтада эшли, тик хезмәт хакы күп түгел. Аның

да бер өлешен әнигә җибәрә. Мин күбесенчә тәрәзәдән карап утырам. Беркөнне

абыем шәһәрдән миңа драп пәлтә, чалбар, сатин күлмәк сатып алып кайтты.

Ботинкасы да бар, тик инде ансы кулдан алынган, шулай да яхшы күренә. Мине

баштанаяк киендерде дип әйтергә була. Мин, ниһаять, урамга чыктым. Анда

урыс. украин балалары уйнап йөри. Тулай торакта да ике малай — украин һәм

чуваш — яшиләр иде. Урамда яңа кеше пәйда булуын күреп, мине бала-чага

сарып алды. «Исемең ничек?» — дип сорыйлар. «Шамил», — дигән җавапны

ишеткәч, алар: «Шурик булырсың», — диләр. Шуннан соң урыстеллеләр өчен

Шурик (икенче төрле Саша дип тә әйтәләр) булып киттем. Ул вакытта әле

урысча сөйләшмим, шулай да берничә сүз беләм һәм укый ала идем. Боларга

мине урыс мәктәбендә укытучы туганнан туган абыем Ярулла өйрәтте.

Мине әйләндереп алган ишләремә Нахаловка бистәсендәге София шахтасына

барырга җыенуымны аңлаттым. Туганнарыма яңа киемнәрдән күренәсем килә

дигән булам. Анда барганда юлда очраучылар һәммәсе миңа карыйдыр кебек

тоелды. Нахаловкада яшәүче үсмер туганнарым — Барый белән Кәшиф — шахта

территориясенә алып барып таныштырырга алындылар. Минем өчен бар да

кызык. Шулай да үкенергә туры килде: ялгыш чокырга таеп егылдым. Тартып

чыгаргач, өстемдәге бөтен яңа киемнәремнең келәй шикелле массага батканы

күренде. Харис абыйларга киттек, аның хатыны киеп торырга башка киемнәр

бирде, ә минекеләрне юарга салды. Юып, киптереп, газета аша үтүкләп карасалар

да, бернинди файдасы тимәде. Киемнәр яраксызга әйләнде, аларны киеп ура

уйнарга чыксаң гына инде, ә миңа мәктәпкә барырга кирәк. Фатыйх абый кабат

яңа киемнәр сатып алырга мәҗбүр булды һәм мине укырга егерме алтынчы

номерлы татар мәктәбенә илтте, әмма моннан соң кысынкы режимда яшәргә

туры киләчәге турында кисәтеп куйды. Без ачы кәбестә һәм кара икмәккә күчтек.

Өстенә шикәр комы сипкәч, ярыйсы була икән болай һәм арзан да.

Урысчага мин тиз өйрәндем. Татар мәктәбе саналса да, анда урыс, украин,

немец телләреннән дә дәресләр укытыла иде.

Акча җитмәгәнлектән, папирос сату эшенә керештем. Күмер шахталарында

тарту тыела, шуңа күрә шахтёрлар сменадан чыгу белән папироска үреләләр.

Аларның кесәсендә һәрчак вак акча йөри. Чыгу белән безне — тәмәке сатып

йөрүче малайларны — чакырып алалар һәм данәләп папирос сорыйлар. Утырып

тартканнан соң гына юынырга кереп китәләр. Мин бер капны утыз биш тиенгә

сатып алам, аннан унбиш тиен файда ясыйм. Ике данәсен бишәр тиеннән

сатсаң, файда егерме биш тиен җыела. Көне- көне белән сигез-ун сумга кадәр

акча эшләгән вакытлар була. Бу тыела иде. Безне милиция куалый. Берсендә

мине участковый сиксән кап папирос белән эләктерде һәм барлык товарны

ваклап ыргытты. Шуннан зур зыян күрдем.

Укырга дүртенче сыйныфка йөри башлагач, абыем шахтада забойщиклыкка

күчте һәм аның хезмәт хакы да артты. Мин тәмәке сату шөгылен ташладым.

Укытучы Асия апа да минем сатып йөргәнемне күреп калган һәм абыемны

чакырып җитди сөйләшкән, анысы да бер сәбәп булды.

Абыйга «стахановчы» исеме бирделәр. Ул чагында шундый хәрәкәт бар

иде. Бөтен илдә атаклы Алексей Стаханов, тракторчы Мария Демченко, поезд

машинисты Максим Кривонос исемнәре киң яңгыраш алды. Алардан үрнәк

алдылар, алар ирешкән үрләргә тигезләшергә тырыштылар. Абый күмер

чыгаруда зур күрсәткечләргә ирешеп, мактаулылар рәтенә керде дә инде. Аның

хезмәт хакы бермә-бер артты. Акчаны кассир, стахановчылар өчен кертелгән

тәртип буенча, өйгә үк китереп бирә. Болардан тыш та абыйга төрле бүләкләр,

патефон һәм хәтта велосипед тапшырдылар. Ул елларда велосипед кешеләр

өчен хәзерге вакыттагы машинага тиң иде. Тиздән абый авылга кайтып әнине

алып килде. Без бергә яши башладык.

 

Репрессия еллары

Мин кинофильмнар карарга ярата идем. Берсен диярлек калдырмыйм.

Кайчагында бер кинотеатрдан чыгуга икенчесенә юнәләм. Үземә коньки белән

футбол тубы сатып алдым. Хәлдән тайганчы конькида чабам, хәтта мәктәпкә

дә шуларда барам. Өйгә арып-талып кайтып керәм һәм шундук йокларга авам.

Җәй көне футбол тибәм һәм матчларның берсен дә калдырмыйм. Коньки белән

футбол минем хобби иде (ул заманда әле бу сүзләрнең нәрсә икәнен дә белми

идек, әлбәттә). Җәй көне яраткан шөгыльләремнең тагын берсе — иртәдән

кичкә кадәр су коену. Кыскасы, тормыш үз җаена гына ага иде.

Бу — 1937-1938 еллар. Күп нәрсәне аңламаганбыз икән, чынлыкта бөтен

әйләнә-тирәбез «халык дошманнары» белән тулган икән. Күпләрне төнлә белән

кулга алып киттеләр. Көн саен кайсы да булса начальникны, депутатны яисә

гади эшчене алып китүләре турында ишетә идек. Шахта директорын алдылар,

Бандюга фамилияле депутатны да (сайлаулар вакытында аның портреты мәктәп

ишеге өстендә эленеп торган иде) бер төнне «кара» машина алмага килгән.

Безнең бистә янәшәсендәге юл буенча Макеевкадан Сталино (хәзерге Донецк)

шәһәренә таба куылучы күп кешелек колоннаны күрергә туры килде. Аларны

кораллы милиционерлар саклап бара иде.

Дүртенчеме, бишенче сыйныфтамы укыганда СССР тарихын өйрәнгән идек.

Дәреслек битләрендә маршаллар: Тухачевский, Егоров, Блюхер, Гамарник

портретлары төшерелгән иде. Кулга алулар башлангач, алар барсы халык

дошманнары исемлегенә кертелде. Һәм без, малайлар, укытучылар күрсәтмәсе

буенча, аларның портретларын язу ручкалары белән тишкәләдек, күзләрен

чокып чыгардык. Нәрсә аңлый идек соң без балалар?! Балалар гына түгел,

өлкәннәр дә ышана иде шул бу уйдырмаларга.

Безне дә кайгы сагалап торган икән: Фатыйх абыйны кулга алдылар. Ул: «Бу

власть ялкаулар һәм тел бетләре өчен», – дип уйламыйчарак әйтеп ташлаган,

озынколаклар сәгате-минуты белән тиешле урынга җиткергәннәр. Абыем бик

тә эшчән һәм тырыш кеше иде, шуның өчен аны хәтта җитәкчелек соравы

буенча, бронь биреп, армия хезмәтеннән дә калдырдылар. Тик системаның

канаты аны да аямады.

Абый — стахановчы – төрмәдә утыра, мин — унике яшьлек бала-чага, ә

әниебез урысча бер авыз сүз белми. Шулай да абыйның дусларына кайбер

нәрсәләрне ачыклау мөмкинлеге туа. Аны «өчлек» суды хөкем итәчәк икән, ә

бу бик куркыныч. Өч кеше үзләре теләгәнчә срок бирәләр. Ул елларда өчлекләр

аша миллионнар үтте. Шуннан башка безгә берни билгеле түгел. Билгесезлектә

өч ай узды. Беркөнне участок башлыгы Тюрин килде һәм абый өчен исәп-хисап

ясауны рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Ул моны абыйга тиешле акчаларны

алып, без ашыгыч рәвештә туган ягыбызга кайтып китә алсын өчен эшләде.

Әни инде олыгайган, бер күзе дә күрми, ә мин әле эшләр өчен бик кечкенә.

Юлга җыендык. Билетлар гына сатып аласы калды. Көтмәгәндә, төнге сәгать

өчтә, кемдер ишек кага. Мин йоклый идем, әни торып ишек төбенә килгән һәм:

«Кем бар анда?» — дип сораган. «Әни, мин бу, ач», — дигән җавап ишетелгән.

Әни башта ышанмаган, талаучылар килгән дип уйлаган. Абый аптырагач, тәрәзә

каршына килгән, һәм әни, аны күреп, аздан гына һуштан язмаган. Шулчак мин

уянып киттем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, коридорга йөгереп чыктым һәм тиз

генә ишекне ачып җибәрдем. Абый мине күргән шәйгә кочагына алды. Ул арада

әни йөгереп чыкты. «Улым!» — диде ул иңрәп һәм икебезне бергә кочаклады.

Шул халәттә күпме басып торганыбыздыр, хәзер әйтә алмыйм. Безнең чиксез

шатлануыбызны аңлатыр өчен гади сүзләр генә җитмәстер. Иртә хәл белергә

дуслар, танышлар җыелды. Тюрин да керде. Ул әле расчёт ясамаган икән. Анысы

яхшы булды. Абыйны җибәрүләре безнең бәхеткә иде, югыйсә бетәр идек.

 

Абыйның гыйшкы

Абый кабат элекке урынында эшли башлады. Хезмәт хакы бик югары.

Гаиләбез бернигә дә мохтаҗлык кичерми. Мин гел кинога, циркка йөрим.

Абый һәм аның дуслары шахтада эшләүче кызлар белән очрашалар, аларның

тулай тораклары ерак түгел. Абыйга Вера исемле матур гына украин кызы

ошый. Мин аның сайлаганын хуплаган идем. Әмма берникадәр вакыттан соң

ерак туганнарыбыз һәм якташлар аны татар кызы белән очрашырга кыстый

башладылар. «Әниең ничек украинка белән аңлашсын, ул бит татарча гына

сөйләшә», — диләр алар. Шулай итеп аны Рәшидә исемле зифа буйлы, сылу

татар кызы белән таныштырдылар. Аны беренче күрүдә үк ошатмадым, чөнки

ул миңа тәкәббер тоелды. Кызганычка, абыем, Вераны калдырып, Рәшидә

белән очраша башлады. Тора-бара ул аңа баштанаяк гашыйк булды. Әйтерсең,

тегесе сихерләде. Рәшидә мин укый торган татар мәктәбенең янәшәсендә генә

яши иде. Мәктәптән чыгуыма ул инде көтеп тора. «Шамил, син өеңә җәяүләп

кайтасыңмы, әллә трамвайдамы?» — дигән була. Биек үкчәле түфлиләре белән

җәяүләп йөрмәс әле дигән уйдан чыгып: «Җәяү», — дим. Ул ашыгып: «Мин

синең белән», — ди. Алай икән. «Кире уйладым, трамвайда кайтам», — дип

фикеремне үзгәртәм. Рәшидә: «Алайса мин дә трамвайда», — дип кабат әрсезләнә.

Инде ачуым килеп, аның белән барырга теләмәвемне аңлатам. Тик файдасыз,

ул барыбер арттан калмый. Кайтып җиткәч: «Федьканы чакыр әле» (татар кызы

булса да, абыйны Фатыйх дими), — ди. Үзе өйгә керми. Мин абыйга: «Әнә, бар,

килгән анда», — дип урамга ымлыйм. Абый киенә, ислемайлар сөртенә, галстугын

тага, егермелек яисә утызлык акчасын кесәсенә салып чыгып китә. Әни алар

артыннан: «Ай-һай, хәтта күренергә дә теләмәде», — дип баш чайкап кала.

Тиздән Рәшидә артыннан бер егет йөрүе ачыкланды. Вәли исемле. Рәшидә аның

белән очрашырга теләмәсә дә, тегесе үзсүзлеләнеп йөрүен дәвам иткән. Дуслары

белән Фатыйх абый янына килеп: «Әгәр минем кыз белән очрашуларыңны

туктатмасаң, ахыры синең өчен хәерле бетмәячәк», — дип кисәткән. Шулай да

абый белән Рәшидә арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрмәде.

Берчакны Фатыйх абый очрашуга барган җиреннән канга батып кайтып

керде. Кулындагы перчаткаларына кадәр канланып, сәер рәвештә тырпаеп

торалар. Вәли өч иптәше белән аңа һөҗүм оештырган икән: берсе арттан килеп

эләктергән, икесе ике кулыннан тотканнар һәм бармакларын чәйнәгәннәр,

Вәли алдан килеп дөмбәсләгән. Ярый әле күзләренә зыян килмәгән.

Абыйны хастаханәгә салдылар. Бер бармагы нык чәрдәкләнгәнлектән, анысын

хәтта кисеп ташладылар. Тюрин, ифрат изге җанлы кеше, бу матавыкларны

производство травмасы итеп рәсмиләштерде, нәтиҗәдә абыйга дәвалануга һәм

иминиятләштерүгә компенсация түләнде.

Безгә Билал абый еш керә иде. Тәбәнәк буйлы, төптән юан чыккан бу абыйдан

тулай торакта яшәүчеләр куркып торалар. Сугышканда, ул каршы торучыга

башы белән шундый итеп бирә ки, теге инде кабат торып баса алмый. Ул теге

дүртлектән абыйның үчен алды һәм «геройлар» һәркайсы хастаханәгә эләкте.

Шул хәлләрдән соң бистәдә чын мәгънәсендә үзара аңлашулар, сугыш

купты. Яшәү куркынычка әйләнде. Абый Донецкидан өч чакрым ераклыктагы

Пролетарка шахтасына эшкә урнашу турында сөйләшеп кайтты. Аны

беркаршылыксыз алдылар һәм, стахановчы буларак, участогы белән йорт

бирделәр, махсус кенәгәсенә ай саен премия акчасы яза башладылар.

Йорт җиһазларын җыя башладык. Минем бер дә күченәсем килми иде. Ни

әйтсәң дә, ияләнгән урын, күптәнге дуслар. Абый: «Кал алайса», — дип көлә.

Ничек калыйм? Кайда яшәрмен соң мин?

Бистәдә клуб бар, анда татар эшчеләрен укырга-язарга өйрәтәләр.

Үзешчәннәр көче белән спектакльләр, концертлар куела. Макеевка ерак түгел,

аннан да милләттәшләр килә. Яшәве күңелле иде.

Күченеп килгәч, шикләнүләрнең урынсыз икәнлеге беленде. Пролетаркада

бистәдәгедән ким түгел, чөнки шахта тирәсендә татарлар күп яши. Урамнарда

егетләр-кызлар гармун тартып, җырлар җырлап йөри. Алгарак китеп шуны әйтим:

сугыштан соңгы авыр һәм юклык елларында да шуннан ким булмады. «Татарлар

күңелләрен төшермиләр, бииләр, җырлыйлар», — дип әйтә торганнар иде.

 

Көнбатышка!

1939 ел. Совет гаскәрләре азат итү миссиясе һәм Көнбатыш Украина белән

Молдавия халыкларының «соравы буенча» аларның җирләрен басып керде.

Соңрак Балтыйк буе илләрен дә кушу булды. Ил кинотеатрларында, сеанслар

башланыр алдыннан, азатлык алып килүче Кызыл Армияне нинди тантаналы

һәм югары энтузиазм белән каршылауларын күрсәтәләр иде (күп еллар узгач,

бу хәрбиләрне оккупантлар дип атадылар, ә бит Бөек Ватан сугышында бу

илләрне һәм бөтен Европаны нәкъ менә совет гаскәрләре азат итте, дөньяны

фашист коллыгыннан коткарды).

СССР халыкларының тормышында шактый нык сизелгән Финляндия белән

сугыш башланды. Кешеләргә «заборный» дип аталган кенәгә тараттылар. Аны

күрсәтеп, нормада каралган, җан башына тигән азык-төлек аласың. Ипигә дә

хәтта норма каралган иде.

Бу сугышта байтак халык һәлак булды. Элегрәк кинотеатрларда фильм

алдыннан сугыш турында документаль кино күрсәтсәләр дә, бу эшне тыйдылар,

чөнки кешеләр еш кына экранда үзләренең туганнарын танып алалар һәм залда

елау башлана. Әмма иң куркыныч сугыш алда булган икән әле.

 

Училище

Хөкүмәтнең «Хезмәт резервлары» турында карары 1940 елда дөнья күргәндә,

мин алтынчы сыйныфта укый идем. Ул карарда Сталинның «Кадрлар бөтенесен

хәл итә» дигән гыйбарәсе ил буенча канатлыга әйләнде. Шуңа нигезләнеп,

һөнәри училищелар, ФЗУлар оештырырга күрсәтмә бирелде, анда укучылар

тулысынча дәүләт тәэминатына алынырга тиеш булып чыктылар.

Иптәшләрем: Фәрит Җамалетдинов, Мифтах Камалов һәм Иван

Беляевлар белән тимер юл училищесына укырга керергә гариза бирдек,

паровоз машинистлары буласыбыз килде. Тик Ветка шахтасының кабул итү

комиссиясендә (анда укучылар туплау буенча эш җәелдерелгән иде) безгә

биредә 12нче номерлы училище оештырылачагы һәм анда слесарь, токарь,

шахта электрослесаре һәм тимерчеләр әзерләнәчәге турында әйттеләр. Мин —

слесарьлыкка, Фәрит белән Мифтах электрослесарьга укырга ризалашты, ә Иван

яше буенча үтмәде. Иванның әнисе — татар хатыны — улыңны училищедан

соң юллама белән кая да булса дүрт елга эшкә җибәрәләр һәм син аны тиз

генә күрә алмаячаксың, дип әнине куркыткан. Куркуга калган әни шуннан

соң елап, мине укырга кертмәскә үгетләп маташты. Тик бу миңа көлке тоелды.

Без документларыбызны тапшырдык һәм 1940 елның декабрендә исемлеккә

кертелдек. Училищега ундүрттән алып унсигез яшькә кадәргеләрне алалар иде.

Ә миңа ундүрт яшь тулды. Училищеда егерме бишәр кешедән торган егерме

группа бар. Мин унсигезенче группага туры килдем. Укырга кызларны да алалар,

алар, егетләрдән аермалы буларак, токарьлыкка гына кабул ителә.

Безне Г формасындагы зур һәм ике катлы бинага урнаштырдылар. Икенче катта

инвентарьлар һәм кирәкле әсбаплары белән уку класслары урнашкан, янәшәдә

үк — яшәү бүлмәләре. Уку программасы сигез һәм хәтта югарырак сыйныфлар

программасы буенча алып барыла. Физика һәм геометриядән тыш металл

технологиясе, электротехника, слесарьлык эше һәм башка предметлар укытыла

иде. Беренче катта кызыл почмак, яхшылап җиһазландырылган спортзал, иркен

ашханә һәм башка кабинетлар урнашкан. Яши торган бүлмәдә тимер караватлар

(аларның һәркайсына матрац, мендәр, одеял һәм ике простыня тәгаенләнгән) һәм

алар янәшәсендә тумбочкалар тора. Бүлмә уртасында дәрес әзерләр өчен зур өстәл

урын алган. Группада — уналты һәм хәтта унсигез яшьлек укучылар да бар, яшь

аермалары булуга карамастан, алар барысы үзара дус-тату яшиләр.

Укулар ике елга исәпләнгән. Төшкә кадәр классларда теория укытыла, төштән

соң мастерскойларга практик күнекмәләргә барасы. Анда һәр профессиягә үз

профиле буенча җиһазлар бар. Бөтен җиргә строй белән йөрибез: ашханәгә,

дәресләргә, практикага. Мастерскойларга ара ераграк, анда барышлый җыр

сузабыз.

Барлык укучыларга форма бирелә. Рәешкә (парадный) кия торганнары:

караңгы-зәңгәр төстәге сукно чалбар, ак яки ачык-яшел төстәге гимнастёрка,

чүкеч һәм ачкыч эмблемалы тимер сәдәфләр. Гимнастёрка петлицаларына

алтынсу-сары РУ-12 билгеләре беркетелгән. Боларга өстәп күн ботинкалар,

караңгы зәңгәр шинель һәм солдатныкына охшаш, шулай ук РУ билгесе

төшерелгән, зур аеллы каеш тиеш.

Шулай да берчакны ашау яклары начарайды. Май бирми башладылар. Буш

вакытыбызда без, гадәттә, үз бүлмәбездә булабыз һәм безнең белән кече тәрбияче

(башкача — кече комендант) Клочков әңгәмәләр үткәрә. Ул фин сугышында

катнашкан. (Өлкән комендант та бар — Иван Иванович, шулай ук фин

кампаниясендә катнашучы. Ул бик таләпчән һәм без аннан курка идек. Группа

белән кая барсак та, стройда җырлап атлыйбыз. Әгәр дә җырларга теләмәсәк, ул

безне әле гадәти адым белән, әле йөгертеп, аптыратып бетерә иде — җырламас

җиреңнән җырларсың. Иртәләрен, кышын да, җәен дә, ул юынгычлар янында

басып тора һәм шул чагында бил тиңентен чишенеп чыкмыйча һәм юеш сөлге

белән сөртенмичә генә кара, тиз генә тынычлыкта калдырмый торган иде.

Соңыннан, күп вакытлар узгач, Иван Ивановичны рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт

белән искә төшердек. Без «җитлекмәгәннәрне» чыныктырган һәм характер

тәрбияләгән икән бит ул.) Шулай, Клочков безнең белән утыра һәм кинәт

замполит килеп керә! Клочков сикереп торып: «Группа, торып бас! Үрә кат!»

— дип әмер бирә. Аннары ул группаның тулы составта булуы, безнең белән

уку һәм дисциплинага кагылышлы әңгәмә алып баруы турында әйтә. Ә без:

«Сәламәтлек телибез, иптәш замполит!» — урынына: «Ашарга телибез!» — дип

кычкырабыз. Ул баскан урынында катып калды, бераздан сүзсез-нисез ишеккә

ташланды. Клочков, мескен, ап-ак булган. Бүлмәгә өермәдәй булып директор,

замполит һәм хәрби эш укытучысы килеп керделәр. «Эш нәрсәдә? Сез үзегезне

ничек тотасыз?» — дигән сораулар белән күмеп ташладылар, ачулы карашларын

әле Клочковка, әле группа старостасы Хотинга юнәлтәләр. Без, бер-беребезне

бүлдерә-бүлдерә, ашау начарлыгыннан зарланырга керештек. Ашханәдә үк инде:

«Тары да тары!» — дип тавыш куптарган идек. Ашханә мөдире — яһүд кешесе,

икмәк кисүче шулай ук яһүди, Лёва. Алар икәүләп ниндидер махинацияләргә

керешкәннәр һәм тукландыру начарайган. Комиссия төзелеп, тикшерү

уздырды һәм тиешле рационның киметелүе, еш кына сыйфатсыз ризыкларга

алыштырылуы ачыкланды. Ашханә мөдирен һәм тагын берничә хезмәткәрне

алыштырдылар. Мөдир итеп бер хатын-кыз билгеләнде, шуннан соң ашау

яклары нык яхшырды. Клочковка да эләкте, тик без төркемебез белән аның

бу эшләргә бернинди катнашы юклыгын яклап чыктык, шуннан соң аны

тынычлыкта калдырдылар. Клочков — сугышчан орден кавалеры — безгә: «Сез

нәрсә инде, егетләр, шулай эшләдегез? Миңа алданрак әйтергә кирәк иде»,

— дип бераз үпкә сүзләре дә белдерде.

Училище тормышы билгеле бер тәртибе белән дәвам итә: иртән йокыдан

тору, юынырга бару, урын-җирне җыештыру, аннары — иртәнге аш; иртәнге

аштан соң классларга таралышабыз, дүрт дәрес укыгач, төшке аш. Төштән соң

— өч сәгать практика, училищега әйләнеп кайткач, буш вакыт. Спортзалда,

мәҗбүри программадан тыш, кем нәрсә белән шөгыльләнәсе килә, шуның

белән шөгыльләнә. Миңа бигрәк тә бокс, волейбол һәм футбол ошый иде.

Төнлә килеп уятсалар да, уйнарга чыгып йөгерергә риза. Кыш көне конькидан

төшкәнем юк, хәлдән тайганчы шуам.

Училищеда миңа ошый. Ял көннәрендә, увольнительный бирсәләр,

парадный формаларны киеп өйгә кайтабыз. Әлбәттә, увольнительный алу

өчен тәртип бозмаска һәм яхшы укырга кирәк. Бәхеткә, минем фамилиям

өлгерүчеләр исемлегендә. Безнең йортыбыз училищедан ерак түгел, чокыр

аша гына чыгасы.

Безнең төркемдә читтән килеп укучылар күп. Минем кебек якында яшәүчеләрне

өйгә еш җибәрәләр. Ә инде Ветка шахтасы тирәсендә яшәүчеләр, училище шунда

урнашканлыктан, өйләреннән йөреп укыйлар. Алар белән безнең арада еш кына

сугыш-бәргәләшләр килеп чыга. Фәрит Җамалетдинов белән Мифтах Камаловны

еш кына үзләренең группаларында кыерсыталар. Алар миңа бу турыда зарландылар.

Алар икесе дә кечкенә буйлы. Бигрәк тә Фәрит, ул шуның өстенә коңгырт тәнле

һәм кысыграк күзле. Аны татар-монгол дип котырталар, кыйнап та аталар. Барлык

кыерсытучыларны мин аерым-аерым саклап торып дөмбәсләп ташладым. Начар

сугышмый идем, бигрәк тә баш белән. Миннән зарланып директорга җиткергәннәр.

Чакыртып алып төпченделәр: ни өчен дә фәлән-фәсмәтән. Сүземне өздереп:

«Әгәр кимсетәләр икән, җавап бирәм. Минем тәртибем турында группадан яки

старостадан сорап белә аласыз, бернидән оялырлыгым юк», — дип әйттем.

(Сугыштан соң Үзбәкстан якларында шахтёр булып эшләгәндә дә үзбәкләрне

«хайван», «ишәк» кебек ямьсез исемнәр илә мыскыллаган кешеләр белән

каршылыкка кердем һәм үземә дошманнар арттырдым).

Безнең группада музыкантлар күп иде. Араларында гитарада, мандолинада,

балалайкада уйнаучылар бар, ә берсе — барабанчы. Үзенә күрә тулы бер оркестр

инде менә. Инструментлар да табылды. Буш вакыт булды исә — уйныйбыз. Бик

күңелле килеп чыга. Тыңларга башка группалардан да җыелалар, араларында

кызлар да бар. Хәзер инде мин группабыздагы егетләрнең барысының исемнәрен

хәтерләмим дә, күп еллар узган шул. Истәлекләремне дә җитмеш өч яшь тулгач

кына яза башладым.

Группабыз футбол командасы белән дә данлыклы иде. Училище буенча

оештырылган ярышларда һәрчак беренче урыннарны яуладык. Соңрак, РУның

җыелма командасы оештырылгач, мин аның составына алындым. Һөнәри

училищеларның өлкә буенча үткәрелгән ярышларында командабыз икенче

урынга чыкты.

 

Беренче май парады

1941 елда училищебыз Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендә узган 1 Май

парадында катнашты. Училище урнашкан Ветка шахтасыннан шәһәргә кадәр

булган ара өч чакрым тирәсе. Иртәнге сәгать биштә үк торгызып, парад

формаларын кияргә һәм шәһәргә юнәлергә әмер бирелде. Тиешле урынга килеп

җиткәч, квадрат ясап тезелгән хәрби частьларны: пехотачы, артиллеристлар,

очучылар һәм шулай ук милиционерлар вә янгын сүндерүчеләрне күрдек.

Алар барысы да хәрби парад башланганын көтәләр. Атлы кавалерия, танклар,

тачанкалы пулемётлар да тезелеп баскан.

Ниһаять, озатып йөрүче бертөркем командирлар белән парадны кабул

итүче генерал пәйда булды. Ул һәрбер гаскәри төркем каршына килеп, кулын

козырёгы янына китерә һәм кычкырып: «Исәнмесез, иптәшләр!» — дип сәламли,

гаскәр төренә карап: «танкистлар», «кавалеристлар» һәм башкалар дип эндәшә.

Җавап итеп йөзләгән күкрәкләрдән: «Исәнлек телибез, иптәш генерал. Ура!

Ура! Уррр-а-аа!» — дигән авазлар ургыла. Төркемнән төркемгә күчә торгач,

генерал свитасы белән без басып торган урынга да якынлашты һәм училище

курсантларын хезмәт резервлары буларак сәламләде. Аннары хәрби марш

башланды. Башта танклар кузгалды, алар артыннан — пулемётлы тачанкалар,

кавалеристлар, пехотачылар һәм башкалар тынлы оркестр фанфараларына

күмелеп агылдылар.

Шулай итеп, унбиш яшьлек чагымда, гомеремдә беренче мәртәбә хәрби

парадта катнашырга насыйп булды. Мин һәрчак, хәрби хезмәт узмыйча, үземне

чын ир заты дип саный алмыйм дип уйлый идем. Хезмәт итәргә туры килмәде

— хәер, анысы турында алдарак язармын әле.

 

Абыйның уңышсыз гаилә тормышы һәм икенче өйләнүе

Тормыш үз җаена ага бирә, укулар да бара. Увольнительныйлар буенча өйгә

кайтканда, мин иңкүлек аша үтәм һәм табигать күренешләре белән хозурланырга

яратам. Бигрәк тә миңа күптән түгел генә утыртылган төрледән-төрле агач

үсентеләрен күрү ошый. Кайчагында әйләнгечтән, трамвай белән кайтуны

да хуп күрәм. Чөнки ул елларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, аралашу

культурасы иң югары кимәлдә иде. Җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең

үзара сөйләшкәндә бер-берсенә «рәхим итегез», «зинһар утырсагыз икән»

дип эндәшүләре колакны иркәли, йөрәккә сары май булып ята иде. Хәзерге

заманның рәхимсезлеген, еш кына кешеләрнең бер-берсенә дорфа һәм тупас

җавап бирүләрен, җәмгыятьтәге әдәп-әхлак нормаларының тапталуын күреп

җан әрни. Үткәндәгеләр белән бүгенгенең аермасы — җир белән күк арасы.

Темадан читкәрәк киттем бугай, ярый, монысы сүз уңаеннан гына.

Берсендә шулай чираттагы ялыма кайтып киттем. Өйгә якынлашуга, ниндидер

тавышлар ишетәм. Ишегалдында мендәр мамыклары очканы күренә. Җилкапканы

ачып керсәм, Фатыйх абыйның ярсып кычкырына-кычкырына түмәркә өстенә

одеялдыр, күлмәктер һәм башка ниндидер кием вә урын-җир әйберләре куеп

балта белән тураклаганы күзгә ташланды. Бу гайре табигый хәлне күрүдән мин

башта тораташ кебек катып калдым, аннары исемә килеп, абый кулындагы

балтага барып ябыштым — ычкындырды. Мин балтаны яшелчә бакчасы ягына

томырдым һәм... чак кына ниндидер узгынчыга туры китермәдем.

Бу әкәмәт — абыемның хатыны Рәшидә белән соңгы «өй сугышы» булган

икән. Рәшидә әнием белән мине үзенә артык йөк дип санаган. Мин инде ярый,

училищеда укып йөргәнлектән, өйгә сирәк кайтам. Ул хатын әнине ярым ач

тоткан, абый өйдә булганда гына ашата икән. Әни, улы белән килене арасындагы

мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, беркайчан зарланмады. Рәшидә болар өстенә чын

спекулянт та иде әле. Ул елларда кибетләрдә товар күләме нык чикләнгән иде,

әйберләр бөтен кешегә җитми дә. Тукымага һәрвакыт чират, кешеләр кичтән

үк басып, язылып куя. Ә иртән җан башына метрын биш сумнан унар метр

сатин сату башлана. Училищега кергәнче бу хатын мине үзе алган сатинны

базарда метрын ундүрт-унбиш сумнан сатарга мәҗбүр итте. Болардан башка ул

әле украин ирләре өчен тәгаенләнгән күлмәкләр дә тегә иде. Аларына утыз биш

сум сорарга куша, ә мин утыз җиде сум сорыйм, чөнки мин ач һәм һәрвакыт

ашыйсым килә. Ул миннән: «Шамил, ни өчен синнән алмыйлар?» — дип сорый.

Билгеле инде: «Белмим», — дию белән чикләнәм.

Ул чагында бездә фатирда торучылар да бар иде. Алар әнигә килен кешенең

пачкасы-пачкасы белән акча яшерүен күрүләрен сөйләгәннәр. Абый да зур

хезмәт хакы алып эшли иде бит әле. Шулай булса да, әни белән мин һәрвакыт

ач. Берсендә Рәшидә абыйга: «Ярар, Шамил укырга керде, хәзер әниеңне

авылга — Татарстанга кайтарып җибәрергә кирәк, ул бер авыз сүз дә урысча

белми, кибеткә чыгып ипи дә ала алмый хәтта. Әгәр шулай эшләмәсәң, мин

теге Макеевкада сугышкан егет янына китәчәкмен», — дип белдергән. Болай да

юкка-барга гауга чыгарулардан туйган абыйның сабырлыгы шартлап өзелгән.

«Әле шулаймыни? — дигән ул. — Алайса, бар, хәзер үк чыгып китә аласың.

Әнием укымаган, инде олыгайган, бер күзе дә рәтләп күрми. Ул минем берәү

генә, ә янәшә-тирәдә хатын-кызлар буа буарлык, барысы да синең кебек тә

түгел. Әнине мин беркемгә алышмыйм, үзе тыныч, юкка чебенне дә рәнҗетмәс.

Монда яшәгән дәвердә аннан берәр начар сүз ишеткәнең булдымы? Юк бит.

Бетте, шунда нокта куябыз».

Абый эшкә киткәч, Рәшидә, машина чакыртып, өйдә нәрсә туры килә,

барысын рәттән төйи башлаган. Яши торган йортыбыз шахтадан ерак түгел иде.

Шахтага төшәр өчен эстакадага күтәрелгәч, абый ишегалдындагы машинаны

һәм аңа йорт җиһазларын төяүче кешеләрне күреп ала. Һәм менә мин аның

балта белән тураклаган чагына туры килдем дә инде. Әни белән аны чак тыя

алдык. Рәшидә төянеп китеп барды. Күпмедер вакыт узгач, Фатыйх абый:

«Энекәш, Макеевкага барып, Вераны алып кайтам мин», — диде. Бу аның

Рәшидәгә кадәр ошатып йөргән кызы иде. Шулай итеп бишәүләп — Вера,

аның бер яшьлек кызы Валя (аны әни Алинә дип атады) һәм без өчәү — яши

башладык. Вера искиткеч хатын булып чыкты, әни белән уртак тел таптылар

дию генә аз, алар берсе өчен икенчесе җаннарын ярып бирергә дә әзерләр иде.

Мин хәл белергә өйгә кайтканда, Вера һәрчак кулыма акча тоттыра, Рәшидә

белән чагыштырганда, җир белән күк арасы инде — көне буе базарда сату итеп

тә, Рәшидәнең ашарыма бер сумса алып биргәне булмады.

Шулай итеп, йортыбызда тыныч кына бер көйгә агучы шатлыклы тормыш

урнашты. Валяны барыбыз да яратабыз. Ә сугыш башланыр алдыннан Гөлсинә

туды. Матур һәм тиктормас бу бөтерчекне иркәләп туя алмадык. Бигрәк тә

әнинең шатлыгы эченә сыймады.

 

Сугыш

Училищеда укулар дәвам итте. Еш кына карьерга — ату полигонына алып

баралар, «Ворошиловча төз атучы» значогын алыр өчен тырышабыз. Аннан

башка да төрле спорт нормативларын үтәү өчен ярыштыралар, ниндиләре генә

юк аларның: «БГТО», «ГТО», «ПВХО» һ.б. Без бу билгеләрне күкрәкләребезгә

тактык. Үсмер тормышыбыз училищеда шул рәвешчә акты. Тик алда безне

кара язмыш сынаулары көткән икән. Мин комсомолга алуларын сорап гариза

яздым. Ул чагында: «Соңрак карарбыз, әлегә яшең җитми», — дигән җавап

алдым. Барып чыкмады. Безнең территорияне фашистлар басып алды.

***

1941 елның 22 июнендә радиодан сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр.

Киевны да бомбага тотканнар. Кешеләр, кайда нинди радионокта бар, шул

тирәгә җыелып, Совинформбюро яңалыкларын тыңлый. Левитанның тантаналы

тавышы ишетелү белән, халык башта шөбһәләнеп, аннары җанланып китеп

колак сала. Дикторның: «Дошман җиңеләчәк, җиңү безнең якта булыр!» — дигән

сүзләрен ишеткәч, өмет уяна. Ул өметләрнең аклануын барыбыз да беләбез.

Сугыш бара. Кичләрен барлык тәрәзәләрне яктылык күренмәслек итеп

томалыйлар яисә утны бөтенләй сүндерәләр. Мәктәптән ерак түгел, үзебезнең

көч белән, бомбадан саклану урыны казыттылар. Һава тревогасы игълан итүләр

ешайды. Андый чакларда тәрбиячебез Иван Иванович йөгереп керә һәм безне

бомбоубежищега ашыктыра. Анда һава тревогасы тәмамланганчы утырабыз.

Химик һөҗүм булу мөмкинлеге турында сөйлиләр, шунлыктан противогазлар

төзелешен өйрәнәбез. Иприт, фосген һәм башка газлар турында укыталар.

Тормыш тамырдан үзгәрде, тынгысыз һәм моңсуга әйләнде. Хәбәрләрне

тыңлагач, бигрәк тә куркыныч булып китә. Дошман бер-бер артлы шәһәрләрне

кулга төшерә. Яралылар тулы эшелоннар көнчыгышка агыла. Инде ярты

Украина дошман кулына калдырылган. Көтүләре белән малларны тылга куалар.

«Каян сез?» — дигән сорау бирәбез. «Славянскидан, Константиновскидан»,

— дигән җавап ишетелә. Болар бит инде бездән ерак түгел! Якындагы мәктәп

яралылар белән тулган. Яшь кенә егетләр: кемнеңдер аягы юк, кемнеңдер

— кулы, ә кемдер күзсез калган. Кайберәүләр бинт белән уралып беткән, кешене

танышлы да түгел. Тәннәр чемерди! Яңадан бер партия яралыларны алып

килгәч, якындарак яшәүчеләрне җыеп: «Өйләрегездә яшәрсез һәм шахтаның

мастерскойларында эшләрсез», — дип белдерделәр. Болар яралылар өчен, без

яши һәм укый торган бүлмәләрне бушату өчен эшләнде.

Мастерскойда эшчеләргә насослар һәм башка шахта җиһазлары ремонтлауда

булыша башладык. Аннары безгә шомартыр өчен ниндидер кечкенә детальләр

алып килделәр. Нәрсә икәнлеге белән кызыксынгач: «Гранаталар өчен

боҗралар», — дип җавап бирделәр. Фронт хәбәрләре көннән-көн шомлырак

төс алды. Безнең гаскәрләр дошманга көчле каршылык күрсәтсә дә, бер-бер

артлы кала вә салаларны калдырырга мәҗбүр иделәр.

Фәрит белән Мифтах һәм мин, училищены тылга эвакуациялиләр икән дигән

хәбәр ишетеп, моның дөреслеген белү максатыннан, замполитка мөрәҗәгать

иттек. Ул безгә кырыс кына: «Вакыты җитәр, әйтербез», — дип җавап бирде.

Фашист инде гел якында дигән хәбәр таралып, кабат училищега йөгердек. Анда

янә: «Паника куптарып йөрмәгез, хәрби вазгыять вакытында бу куркыныч

нәрсә», — дип кисәттеләр. Өйгә кайтырга куштылар. Аннары училищены алып

киткәннәрен ишетәбез. Шул якка ташланабыз, ә анда ташлап калдырылган

кәгазь кисәкләрен куалап җил генә уйный. Шул тирәдә яшәүчеләрдән төнлә

киткәннәрен белдек. Ул чагында йортларда телефоннар юк иде шул әле.

Ашыгыч әмер килеп төшкән — бернәрсә эшләргә өлгермәгәннәр. Станциягә

йөгердек, дежурныйдан безнекеләрне кая озатуларын сорыйбыз. Ул: «Малайлар,

барыгыз, эшләргә комачауламагыз», — дип кулын селти. Бөтен җир төрле йөк

һәм җиһазлар төялгән эшелоннар белән тулган. Без янә дежурныйга тагылабыз.

Шул училищедан икәнебезне кабат исенә төшерәбез. Аның вакыты юк, үзе

бик каудар. «Нишләп калдыгыз соң, комачауламагыз дип әйттем ич инде. Сез

нәрсә, шпионнармы әллә?» — дип инде бу юлы ачулы эндәшә. Аптырашып

бераз басып торгач, вагоннар тирәсендәге сак өстенә сакны күреп, анда үтә

алмаячагыбызны аермачык төшенгәннән соң, кире өйгә кайтып китәбез.

***

Тиздән бистәдәге барлык шахтёрларны җыйдылар. Хезмәт хаклары

булгандырмы — акча өләштеләр һәм барсын да танкка каршы чокырлар

казырга җибәрделәр. Шахтаның шактый өлешен шартлатканнар иде инде,

котельныйны да шартлаттылар. Тимер юл рельсларын да шартлатулар дәвам

итте. Әмер шундый: ни-нәрсәне алып китәргә мөмкин, алып китәргә, мөмкин

булмастайны — шартлатырга! Берни дә дошманга калырга тиеш түгел. Күпләр

китә алмыйча калды. Тимер юллар артыгы белән тулган, ә автомобильләр ул

чагында әле бик аз. Булганы да фронтка кирәк. Коммунистларның күбесе

китмәде. Аларны немецлар, басып алгач, беренчеләрдән булып аттылар.

Бераз артка чигенеп, училищеда укыган вакытка әйләнеп кайтырга телим.

Сугыш башланган иде инде. Немецлар СССР территориясенә ыргыла. Мин

шахта янында калкып чыккан — террикон дип аталучы — буш породалардан

өелгән тауга менәргә ияләнеп киттем. Әлеге шахта 1928 елда ук ябылган.

Сөйләүләренә караганда, аны халык дошманнары — троцкистлар шартлаткан.

Ул заманнарда әгәр берәр төрле шартлау яисә авария килеп чыкса, аны «халык

дошманнары» эше дип әйтәләр иде. Шпиономаниягә багышлап бихисап

кинофильмнар да төшерелде. «Инженер Кочинның хатасы», «Чик йозакта», «Зур

тормыш» — шуларның кайберәүләре. Совет властеның җинүләре, гражданнар

сугышындагы кызыллар белән акларның сугышулары турындагы фильмнардан

«Чапаев», «Щорс», «Сергей Лазо», «Пархоменко» дигән киноленталар аеруча

популяр; «Ленин 1918 елда», «Ленин октябрьдә», «Без Кронштадтан» фильмнары

һ.б.лар яшьләрне эчке һәм тышкы дошманнарга каршы тору өчен берләштерүдә,

аларны патриотизм һәм Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә колоссаль

тәэсир итү көченә ия булды. Алардан башка әле без «Сазлык солдатлары» һәм

«Оппенгейм балалары» фильмнары карадык. Аларда фашистик Германиядә

барган вакыйгалар һәм ничек итеп яһүдиләрне газаплаулары вә юк итүләре

сурәтләнә. Соңрак язмыш минем үземне кинода күргән түбәнсетү-кимсетүләрне

кичерергә мәҗбүр итте. Шулай да мин исән калдым.

Ярый, хуш, тауга әйләнеп кайтыйк. Мин еш кына яраксыз күмер тавының иң

очына, кош оча торган биеклеккә үрмәли идем. Аннан искиткеч панорама ачыла!

Хәтта Сталино каласы һәм якын-тирәдәге бистәләре белән шахталар күренә.

Торып басам да әйләнә-тирәне озаклап күзәтергә керешәм. Һәм миңа бик тә,

бик тә моңсу булып китә. Ни өчен икәнен үзем дә аңламыйм. Утыргач та әле

күзәтүләремнән туктамыйм. Ни өчендер башка бу күренешне күрә алмамдыр кебек

тоела. Кайчагында, утыра торгач, мин вакыт исәбен дә югалтам. Безнең группадан

кайбер малайлар тулай торактан чыгып: «Ханифов, төш инде, тәрбияче килде»,

— дип кычкыралар. Тәрбияче үзе дә гаҗәпләнеп: «Нишлисең син анда? Еш кына

шунда күтәреләсең», — дип сорый. Ә мин: «Карап торам», — дип җавап бирәм.

«Ярый, бер карадың, ике. Гел анда югалып торып булмыйдыр бит инде?»

Мин моның сәбәбенә үземне Германиягә алып киткәч кенә төшендем: кешегә

алдагы тормышындагы үзгәрешләрне яисә үзен сагалап торган бәхетсезлекләрне

алдан сизенү хас икән. Минем белән дә шулай булды. Язмышыңнан кача

алмыйсың шул.

 

Дошман һаман якыная

Бистәдәге шахтёрлардан ополчение отрядлары төзи башладылар. Аларны көн

саен клуб янына җыеп стройда йөрергә һәм хәрби әзерлек эшләренә өйрәтәләр.

Без — 15-16 яшьлек малайлар — аларны карарга киләбез, аларның «пичәтле»

адым белән йөрергә тырышуларын, корал сүтеп-җыю белән шөгыльләнүләрен

читтән генә күзәтәбез. Алар еш кына күмәкләшеп «Катюша», «Өч танкист»,

«Зәңгәр яулык», «Үзәннәр, үрләр буйлап» һәм башка җырларны җырлыйлар.

Бистә тынып калды. Кибетләр ябылган, сәүдә дә гөрләми. Баштарак

милиционерларның саклап йөргәннәре күренә иде, соңрак алар да югалды. Беркөнне

кибетләрне талый башлаганнарын ишеттек. Ишекләрен ватып, ни туры килсә,

шуны ташыйлар, имеш. Боларга милициянең югары чиннарыннан берәүнең: «Без

китәбез, дошманга эләккәнче, үзебезнең халык файдалансын ичмасам», — дип әйтеп

калдырган икән дигәннәре дә килеп өстәлде. Без җитешеп килгәндә, витриналар

ватылган һәм инде бушап калган иде. Шулай да кәтүкле җепләр һәм кабы-кабы

белән энәләр күренә. Без — малайлар — аларны кирәксенмәдек, яраксыз нәрсәләр

итеп кенә карадык. Ялгышканбыз. Аларның да товар икәнен каян белик ди. Әйләнеп

килгәндә, аларны инде кемдер алган иде. Аны украин авылларында кукуруз, арпа,

бодай ише культураларга алмашып булу мөмкинлеген кем уйлаган.

Берничә көн тыныч торды. Безнекеләр дә, фашистлар да юк. Тимер юл

ягында да тынлык урнашты, моңа кадәр шартлаулардан колаклар тона иде.

Рельсларны һәм юллардагы күперләрне шартлаттылар.

Танк чокырлары казырга киткән җирләреннән шахтёрлар әйләнеп кайтты.

Алар эшләгән чакта, көтмәгәндә арттан немецлар килеп чыгып, автоматлардан

ут ачканнар. Кешеләр йөзтүбән җиргә капланып ятканнар. «Рус, кайтып

кит!» — дип кычкырганнар дошман солдатлары. Кайтып китүдән башка чара

калмаган.

Без — берничә малай — шәһәр белән тимер юл станциясен тоташтыручы

олы юл кырыена урнашып, ерактан гына туктаусыз агылучы хәрби техниканы,

гаскәрләрне күзәтәбез. Арада немец кына түгел, итальян, румын частьлары да

бар. Безнең тирәдә бәрелешләр булмады. Шәһәрдә дә җимереклекләр аз иде.

Безнекеләр зур каршылык күрсәтмичә генә чигенде.

Соңрак, немецлар барлык кешене шәһәрдәге хезмәт биржасында теркәлергә

мәҗбүр иткән вакытта, сугыш алдыннан гына җиткерелгән Тарас Шевченко

исемендәге кинотеатрның өлешчә зыян күрүен ишеттем. (Аннан башка тагын

берничә бина җимерелгән, диделәр.) Шул һәм шәһәрнең икенче башындагы

«Комсомолец» кинотеатрына, сугышка кадәр, кинофильмнар карарга еш йөри идек.

Сеанслар иртәнге сәгать уннан башланып, төн уртасына кадәр диярлек дәвам итә

иде. Һәр сеанс алдыннан балалар өчен оркестр уйный. Яхшы вакытлар иде ул. Мин

һәрчак җәнлекләр бүлегенә, көлке бүлмәсенә, төрле күңел ачуларга керергә тырыша

идем. Болар бөтенесе бар иде һәм менә кинәт кенә бөтенесе юкка чыкты.

 

Оккупация

Оккупантлар килде. Урам буйлап һәр йорт ишегалдына кереп йөриләр. Этләр

өрә, улый, чиный һәм тавыклар кыткылдаганы ишетелә. Немецлар этләрне

аталар, тавыкларны тоталар. Әгәр тота алмасалар, аларны да аталар. Этләрне

атып бетерделәр диярлек.

Бистәдә өлкән яшьтәге һәм авыру, Кудрявцев фамилияле кеше яши иде.

Аны һәм Войцеховский дигән тагын берәүне атып үтерделәр — коммунист

булганнары өчен.

Безнең өчен кара көннәр килде. Ашарга юк, ут һәм су да юк. Өйне ягып

җылытырга да берни калмады. Суны ерактагы буадан алып кайтышлы. Без

— абый, аның хатыны һәм ике кызы, әни белән мин — алтау, бернинди

запассыз. Әле немецлар килгәнче үк продуктлар норма буенча бирелә иде,

алар көннеке көнгә ашалып бетеп бардылар. Немецлар бистәгә 1941 елның 25

октябрендә килеп керделәр.

Азык эзләп колхоз (элекке) кырына чыктык. Сугылмыйча калган урыннар да бар.

Кукуруз басуына юлыктык. Каралып өши башлаган кукуруз чәкәннәрен ашыгып

капчыкларыбызга тутырабыз. Тик җилкәгә күтәреп күпме генә алып китәргә мөмкин

соң?.. Өйгә кайткач, орлыкларны кабыгыннан арындырып, кыздырып ашадык.

Ике утын агачы һәм чуен пластинканы яраклаштырып, кул тегермәне әмәлләдек

һәм анда кукуруз оны тарта башладык. Хәер, он дип әйтмәсәң хәтере калыр — эре

ярма кисәкләре иде. Хатын-кызлар аннан кабартмага охшаш ризык пешерделәр.

Ябышмасын өчен, табага юка гына итеп солидол сөрттеләр. Кечкенәләр өчен бездә

әле бераз ак он калган иде, аңардан пешерелгән коржиклар бары аларга гына.

Ашарга берни калмагач, өйдәге савыт-саба, урын-җир һәм кием-салымнан

кайбер әйберләрне алып, абый белән Украина авылларына чыгып киттек.

Аларны арпа, бодай, кукурузга алмаштырабыз. Кайчагында көнбагыш маена

да алышу бәхете елмая. Бер баруда кул чанасына салып ике-өч пот азык-төлек

алып кайтабыз һәм кабат юлга чыгабыз. Аңа кадәр, хатын-кызларга авырлык

китермәс өчен, җиде чиләк сыешлы кисмәккә су ташып калдырабыз. Сарайны

сүтеп утынга файдаланырга туры килде.

Шәһәрнекеләр, озын чылбыр хасил итеп, авылларга агылдылар, барсында

кул чаналары. Сугышны исән-имин чыкканнар кырык бердән кырык икенче

ел кышының кырыс икәнлеген хәтерлиләр булыр. Баштарак 30-40 чакрым

ераклыкка йөрсәк, соңрак — 40-50, аннары 100-150 чакрымга кадәр китә

башладык. Әйләнеп кайтулар бер атнадан ике атнага кадәр сузылды, чөнки

якын-тирәдәге авылларда инде алыр әйбер дә калмады.

Юллар халык белән тулы: кемнәрдер азык эзләп чыккан, кемнәрдер инде

шәһәргә кайтып килә. Бөтенесе авыл кешеләреннән кунарга кертүләрен сорый;

һәр авылда юлаучыларга төн куну өчен махсус йортлар бирү гадәткә керде. Кул

чаналарын ишегалдында калдыра, ә капчыкларын үзләре белән ала юлаучылар.

Өй эчендә борылырлык та урын калмый, кисмәккә балык шыплап тутырылган

кебек. Йоклау урыны — идән. Ягылмаса да, шундый кысанлыкта салкынлык

сизелми. Әмма иртә белән начар истән баш авырта.

Берсендә, төн уздырып чыккач, без чанабызны калдырган урынында

тапмадык. Инде нишләргә? Ике капчык орлыгыбыз бар. Хуҗалардан бау сорап

алып, рюкзакка охшаш әйберләр әзерләдек. Әле тагын илле чакрымлап ара

үтәсебез бар иде.

Барган чагында немецларның юлда батып яткан җиңел машиналарын күрдек.

Машина эченнән аюдай олы гәүдәле немец хәрбие чыкты, икесе кабинада

селкенмичә утыра. Алыптай фриц безгә, кул хәрәкәтләре белән, машинаны

этәргә куша. Этәбез, этәбез — селкенми дә, каһәр. Эчтән янә бер мәлгуне

чыкты. Күнитекләре өстеннән әллә ниткән сәер аяк киеме киеп куйган.

Җылырак булсын өчендер инде. Алар бездәге салкыннарга чыдый алмыйлар

һәм нәрсә туры килсә, шуны киеп, бакча карачкысына охшап калалар. Еш кына

гади кешеләрнең дә киемнәрен тартып алалар. Шуңа күрә күпләр иң начар

киемнәрен кияргә тырыша, салдырмасыннар гына. Немецлар өчен барыбер,

кеше салкында анадан тума шәрә калса да исләре китми, автомат белән янап,

үзенә кирәген ала да ары китә. Кешеләрнең сәләмә киенүләренең икенче сәбәбе

— юньле-рәтле өс-башының калмавында, чөнки алар инде күптән азык-төлеккә

алыштырылган. Авылларда да запаслар төкәнеп килә. Сугыш узган җирләрдә

колхозчылар иген-таруны җыеп алырга өлгермәделәр һәм бар нигъмәт кар

астында калды. Җыеп алганнарын исә немецлар тартып алды...

Шулай итеп, юлдагы фрицлар кычкыра-кычкыра үзара нидер сөйләшәләр.

Аннары берсе кулын селтәп куйды. Мин моны китәргә рөхсәт дип аңладым

һәм борылып, ике потлы капчык авырлыгыннан бөкрәйгән хәлдә, китү ягына

атладым. Ничә генә адым атлаганмындыр, шулчак артыма китереп тибүдән

берничә метр карны сөреп, чәчрәп барып төштем. Бусы гына җитмәгән,

капчыгым аерылып, бөтен орлыгым чәчелде. Түзмәдем, каты итеп сүгенеп

җибәрдем. Фриц миңа кабат китереп типте. Мине якларга абыем чабып килде.

Ул арада немец кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды да атып җибәрде. Кая

атканын да аңышмадым, тик абыем исән-сау һәм бернинди ярасы да күренми

иде. Икенче бер немец кулы белән селтәнеп нидер кычкырды. Якынлашып

килүче кешеләр төркеменә күрсәтә икән. Барыбызны бергә әйдәкләп, машинага

килеп ябышырга мәҗбүр иттеләр. Мотор үкерә, без җан-фәрман тырышабыз.

Ниһаять, этеп чыгардык. Фрицларның нәрсә уйлаганнарын кем белгән — арадан

берсе машина тәрәзәсеннән атып җибәрде, ярый әле беркемгә тимәде. Һәм алар

китеп бардылар. Минем иген орлыгым кар белән буталып беткән иде, аның

бик азын гына җыеп ала алдым. Капчыкта аз-маз калганы белән бергә ун кило

чамасы йөгем тупланды. Энә белән җепне үзебездән беркайчан калдырмый

идек, капчыкны тегәр өчен менә кайчан кирәге чыкты. Фашистлардан беренче

«сабак» алуым шулай тәмамланды.

 

Азык эзләп

Азык эзләп оештырылган походларыбыз Донецк өлкәсеннән Запорожскига

һәм аннан Днепропетровск өлкәсенә күчте, хәтта Гуляй-Полега да барып

чыктык. Аны кайчандыр батько Махноның «башкаласы» булган, диләр.

Берсендә Красноармейск тимер юл станциясе аша үткәндә, коточкыч күренешкә

тап булып, чәчләр үрә торды: дар агачына асылган алты кешенең яланаяклы,

салкында бозланып каткан гәүдәләре җилдә чайкалып, бер-берсенә бәрелүдән

ямьсез чыкылдау авазлары чыгара иде. Фашистларның андый җинаятьләрен

байтак очратырга туры килде. Кешеләр юлда да күп катып үлделәр. Еш кына

туңган һәм ачыккан адәм баласы азрак ял итеп алырга дип утыра һәм ничек

йоклап киткәнен дә сизми, шуннан инде, бичара, уянмый да.

Тагын бер эпизод. Маршрутыбызны үзгәрттек. Юлыбыз Селидовка

районына, анда кадәр кырык чакрым булыр. Көннәр инде нык кыскарган иде,

һәм без район үзәгенә барып җитә алмадык, чөнки оккупацион властьларның

күрсәтмәсе буенча караңгыда хәрәкәт итү тыела. Карповкага кадәр килеп җиттек.

Бу — немец авылы. Монда күптәннән Украинага күчеп килгән немецлар яшәгән.

Тик анда бер җан иясе дә калмаган. Сугыш башлану белән, аларның барсын

җыеп тирән тылга — Казахстан, Урта Азия якларына озатканнар. Соңыннан

гына кырым татарлары, чечен-ингушлар, карачайлар, калмык һәм башка бик

күп халыкларның да шундый ук ачы язмышка дучар ителүен белдек. Сталин

һәм аның режимы күп халыкларның язмышын «кайгыртты» шул, сугыштан

соң да бик күп еллар туган якларына кайтырга тилмереп яшәде алар.

Әйтүемчә, Карповкага җитүгә караңгы төшкәч, барырга куркыныч дип,

ошбу авылда төн кунарга ниятләдек. Беренче очраган йорт ишегалдына үттек

— беркем күренми. Өй эченә кердек — буп-буш. Ниятебез — төнне уздыруга,

кабат юлга чыгу. Күзәтү уздыргач, йорт эчендәге барлык нәрсәнең нәкъ

хуҗалары яшәгән вакыттагыча — кузгатылмаган да икәнлеген ачыкладык.

Хәтта сарайда тавыкларга кадәр йөри. Украина һәм Идел буенда немецларның

Екатерина II заманнарыннан ук күченеп яшәүләрен ишеткәнебез булса да,

аларның йорт вә хуҗалыкларын ни рәвешле алып баруларын белми идек — җай

чыкты. Өйдән чыкмыйча гына чардакка, сарайга, базга һәм башка җирләргә

эләгеп була икән. Чардакка менсәк — андагы бодай запасын күреп шаккаттык.

Ашыгып капчыкларыбызга бодай тутырдык. Ишекне яхшылап эчтән терәттек

тә йокларга яттык. Иртә белән иртүк торып кайтып китәргә исәбебез. Төнлә

ишегалдына бер көтү немец солдатлары килеп керде. Хәтта сулаудан туктадык.

Алар ишекне этеп-этеп карадылар да бераз читкә киттеләр, аннары җилкәләре

белән кабат бәреп ачарга омтылдылар. Алай да булмагач, нишләптер ватып

кермәделәр, чаналарына печән төяп китеп бардылар. Төннең калган өлешен

үзебезне энә өстендә утыргандай хис итеп чыктык. Әгәр безне орлык тулы

капчык белән күргән булсалар, һичшиксез, атачаклар иде.

Иртән, таң сызылыр-сызылмас, капчыкларны күтәреп урамга чыктык.

Барабыз, авылның һаман чиге күренми. Һәм менә инде чыгып җиттек

дигәндә, каршыбызга винтовка тоткан һәм беләгенә ак чүпрәк бәйләгән кеше

килгәнлеген күрдек. Абыем белән миннән башка безнең бистәдән тагын берәү

бар иде. Ул чак кына капчыгын ташлап йөгереп китмәде. Соңыннан әйтүенчә:

«Качып кая бара алам соң, дип уйладым», — ди. Абый шул чагында гаҗәеп

салкын канлылык күрсәтеп, ишетелер-ишетелмәс: «Тыныч, тыныч булыгыз,

курыкканыгызны күрсәтмәгез», — дип кабатлады. Мылтыклы кеше безнең

белән тигезләшкәч, капчыкларны капшап: «Бодаймы?» — дигән сорау бирде.

Абыем тыныч кына: «Әйе, бодай. Соңгы костюмымны алмаштым», — дип җавап бирде.

Мылтыклы: «Каян килешегез?» — дип төпченүен дәвам итте.

«Селидовкадан», — ди туганым. Каравылчы (ул кизүлек итүче иде бугай)

Селидовкадан Карповкага кадәр булган ун чакрым араны ничек шулай тиз

үтә алуыбызга гаҗәпләнә, караңгыда йөрергә рөхсәт ителмәвен ул яхшы белә.

Без, сәгатебез булмаганлыктан, вакытның күпме икәнлеген белмәвебезне һәм,

яктыра дип уйлап, иртә чыгуыбызны аңлатабыз. Ул беравык уйланып басып

торды һәм: «Йә, ярар, барыгыз», — дип әйтеп куйды. Бу — шушы авылда яшәүче

һәм украин телен яхшы белүче немец булган икән. Авыл халкын кыска гына

вакыт эчендә сөргенгә куалап киткән НКВДчылардан ничек котылып кала

алгандыр, анысын бер Алла белә.

Безгә, әйтерсең, канат куйдылар: йөгереп диярлек кайтабыз. Өйгә кайтып

җиткәч, йөгебезне үлчәп карасак, бодайның утыз кило икәнлеген белдек. Абый,

гаҗәпләнеп: «Нык, син, энекәш. Нык», — дип соклануын яшермәде. Чынлыкта,

ялга туктагач, урынымнан чак торып китә алган идем, аякларым сызлады. Әнә

шул курку дигән нәрсә безгә көч өстәп, һаман алга куалады. Арттан эзәрлекләп

чыгуларыннан да шикләндек. Нәтиҗәдә инде без кичкә өйдә идек. Әни белән

җиңгинең гаҗәпләнүенә чик-чама юк: «Әле болай тиз әйләнеп кайтканыгыз юк

иде», — диләр. Куанудан йөзләреннән елмаю китми. Мул итеп бодай боткасы

пешерделәр, бодайны кыздырып та ашадык. Зур запас барлыкка килде. Ә

салкыннар һаман саен көчәйде. 1942 ел якынлаша иде. Алмашырлык әйбер-

сәйберләр дә бетеп килә. Болай дәвам итсә, тиздән берни калмаячак.

Минем язмаларым хронологик эзлеклелек белән язылмаган. Әгәр моннан 25-

30 еллар элек кенә яза башлаган булсам да, конкретрак килеп чыгар иде. Бигрәк

күп вакыт үткән шул. Вакыйгалар хәтердән әле җуелалар, әле калкып чагалар.

Кайбер хатирәләр беркайчан да онытылмыйлар. Йокларга яткач, коточкыч

эпизодлар күз алдыннан уза, йокы кача. Оеп киткәч, төшкә әллә ниләр керә.

Сикереп торып кычкыра башлаганымны үзем сизмим дә. Иртә белән хатыным:

«Бүген төнлә тагын бастырылдың», — ди. Менә шундый хәлләр.

 

«Сез миңа туганнарым кебек...»

Бер эпизодны калдырганмын икән. Вакыйга 1941 елның октябрь-ноябрь

айларында булды, инде оккупация вакытында. Бездән ерак түгел Сталино

станциясе белән шәһәрне тоташтыручы шоссе юлы үтә иде. Өйдә утырабыз,

урамга яктылык төшмәсен өчен тәрәзәләр одеял белән томаланган. Әгәр

яктылыкны немецлар күреп алса, тәрәзәгә аталар. Яктылыкны сирәк

кулланабыз. Кулланганда да консерв банкасына трансформатор мае салып, аңа

фитиль урынына чүпрәк жгут батырабыз. Майны шахта ишегалдыннан тапкан

идек, аны бик экономияләп — балалар төнлә елап уянганда гына яндырабыз.

Йокларга җыена идек. Сирәк кенә ату тавышлары ишетелде. Аннары ул

көчәеп китте дә кинәт тынып калды. Нәрсә булыр икән? Шулчак кемнеңдер

сак кына тәрәзә какканы ишетелде. Абыем «лампаны» сүндерергә кушты.

Вера ул әйткәнне үтәде. Абый одеялның бер читен ачып урамга күз салды, ә

анда — кеше, кул хәрәкәтләре белән нидер аңлатмакчы була. Абый тәрәзәгә

капланды, урамдагы затның аңа татарча эндәшкәне ишетелде. Абый ишеккә таба

атлады. Әни белән Вера аны туктатмакчы булдылар, тик ул тыңламады, урамга

чыгып китте. Хафага төшеп көтәбез. Андый чакта минутлар сәгать булып тоела.

Ниһаять, керделәр. Юлаучы какча гәүдәле, нык талчыккан күренә, өс-башы да

пычракка баткан. Ул татарчалап исәнләшкәч, урындыкка утырды һәм тирән

итеп тын алды да идәнгә ауды. Абый хатыны белән икәүләп аны кухня ягындагы

ятакка кертеп салды. Икенче көнне иртән ул инде юынган-чистарынган,

гражданский киемгә киенгән. Һәм бездән гафу үтенә. Без аның кем икәнен

дә, каян килгәнен дә белмибез. Абый бөтенебезне җыеп кисәтеп куйды: «Сез

беркемне күрмәдегез, аңладыгызмы? Авызыгыздан бер сүз чыкмасын. Әгәр

ялгыш кына сыңар сүз ычкындырсагыз да, баш бетте дигән сүз. Бу бигрәк тә

сиңа кагыла, Шамил. Дусларыңа сер итеп тә ача күрмә». Абый үзе дә бу кешене

белмәвен әйтә: «Аңа кыен, вакытлыча яшәп торсын инде», — дигән була. Бераз

бөгештерә, аның турында нидер белә ул.

Чардак почмагында аның өчен чүпрәк-чапрак һәм саламнан ятак өлгерттек.

Хәер, мин моны соңыннан күрдем, ә әлегә абый анда барырга рөхсәт итмәде.

Ул кеше бездә шактый озак яшәде. Көннәр суыта башлаганда, ул инде ярыйсы

ук ныгыды, тазарып китте, кыскасы, гадәти кешегә әйләнде. Алар абый белән

еш кына сөйләшеп утыралар, тик нәрсә турында — анысын белмибез. Аның

кем булуын шулай да сизенә идек, чөнки ул безгә кергәндә, өстендә тузып-

таушалып беткән хәрби форма иде. Аны мичтә яндырдылар. Абый аның

кияренә фуфайка, бүрек һәм җылы чалбар бирде. Ул безнең белән саубуллашып

киткәндә, барыбызга да рәхмәтләр укыды. Күзләрендә яшь иде аның. «Белегез,

мин көчсезлектән түгел, шатлыгымнан, сезнең миңа күрсәткән игелегегездән

күңелем тулып елыйм. Әгәр мин фронт сызыгын узып, исән-сау калсам,

сугыштан соң сезне, һичшиксез, эзләп табармын! Сез миңа туганнарым кебек»,

— диде ул һәм караңгылыкка кереп югалды.

Соңыннан абый аның каян килеп чыгуын бәян итте. Кызылармияче

әсирләр колоннасын Сталино станциясеннән шәһәр ягына куалыйлар. Хәлсез

яисә яралы солдатлар егылса, фашист конвоирлары аларны юл буенча атып

барганнар. Икенче көнне яктыруга, якын-тирәдә яшәүче халыкның атып

үтерелгән әсирләрнең күплегеннән исләре киткән. Бичараларны җыеп,

якындагы ерганакка җирләгәннәр (сугыштан соң анда һәйкәл куелды). Шуннан

шул: фрицларның егылган сугышчыларны атуыннан файдаланып, безнең таныш

булмаган танышыбыз җаен туры китереп сузылып ята, колонна ары китә.

Караңгы төшә. Озак ята әле ул аяк тавышларының тәмам тынганын көтеп.

Аннары торып, безнең бистәгә китә, күршебездә яшәүчеләрнең тәрәзәсен кага.

Анда өлкән яшьтәге урыс кешеләре яши иде. Алардан татарларның кайда яшәве

белән кызыксына. Безнең йортны күрсәтәләр. Калганы инде билгеле. Әлбәттә,

күршеләр качкынның бездә яшеренеп ятканын белгәннәр, әмма бу турыда

беркемгә дә әйтмәгәннәр. Ышанычлы, олы җанлы карт белән карчык иде алар.

Ул чагында әгәр кемне дә булса яшереп яткырганыңны сизсәләр — аталар. Бу

хакта кая карама комендатураның белдерүләре эленеп тора: хезмәт биржасында

исәпкә басмасаң — аталар, төнлә урамда йөрсәң — аталар һ.б. Күпләр биржага

бармый, чөнки оккупантларга эшләргә теләмиләр иде. Шуңа күрә теләсә кайчан

килеп атып үтерергә мөмкиннәр. Әнә шулай яшәдек инде.

 

Әнием белән икәү генә...

Бодаебыз аз калды, әйберләр дә бетеп килә. Тиздән ризык юнәтер өчен

алышырлык нәрсәбез дә калмаячак. Кышның зәмһәрир салкыннары, аның

арасында күз ачкысыз бураннары — хет өеңнән чыкмыйча утыр. Абый белән Вера

хәлдән чыгуның төрле вариантларын эзлиләр. Ахырда абыйның хатыны, анык

фикергә килеп: «Әйдә, Федя, авылга, минем әти-әни йортына кайтыйк, югыйсә,

без монда бетәчәкбез», — ди. Аларның яши торган җире моннан өч йөз чакрымдагы

Днепропетровск өлкәсенең Шандровка авылында. Анда кадәр ничек кайтырга?

Уйлаша торгач, әни белән мине әлегә монда калдырырга, ә алар балалары белән

кайтырга булдылар. Язга чыккач, Фатыйх абый безне килеп алачак.

Шахта котельные тирәсендә мин ташкүмер өеме тапкан идем. Ул, котельный

торбасын шартлатканда чәчелгән кирпеч ватыклары астында калганлыктан, кеше

күзенә чалынмаган. Без өйгә берничә чиләк ташып җитештек, калганнарын

башкалар күреп ташып бетерделәр. Мин тагын металл угольниклар да табып

алдым һәм, мичкә ташкүмер ягып, угольниклардан кул чанасы ясау хәстәренә

керештем. РУда слесарьлыкка укуым бик тә ярап куйды. Инде мин ачкычлар,

табалар ясау, чиләк төпләү серләрен дә белә идем. Тимер чананы зур итеп

ясадым, чөнки анда яхшылап төрелгән сеңелләремне утырту өстенә кайбер

кирәк-яракны да төяргә кирәк иде. Абый белән хатыны, чанага тагылган

бауга икәүләп җигелеп, тартып киттеләр. Юлда нинди маҗараларга очрап,

күпме булганнардыр, анысын әйтә алмыйм, тик алар Шандровкага кайтып

җиткәннәр.

Әни белән икәү генә калдык. Миңа тагын ризык эзләп авылларга чыгып

йөрергә кирәк. Хәзер инде бик еракка барасы. Әни өчен кисмәкне су белән

тутырып куям, ташландык йортлардан ягар өчен тактадыр-утындыр ташыйм.

Әни ялгызы кала. Мин өйдәге иң соңгы әйберне — училищеда бирелгән

шинельне алып, юлга чыгам. Әйткәнемчә, якын-тирә авылларда сөйләшеп

тә тормыйлар — кире боралар. Ниһаять, йөри торгач, шинельне ике чиләк

үрә башлаган бодайга алыштыра алдым. Кайтканда ашарыма берәр нәрсә

бирүләрен соранам. Кайберәүләрнең ачуы килә, хәтта куып чыгаралар. Аларга

үпкәләп булмый, чөнки авыллар буйлап соранып йөрүче хәерчеләрнең чиге

юк. Кайбер авылларда, тәмам гарык булып, басу капкасына хәтта: «Карантин.

Тиф», — дигән язулар элгәннәр. Андыйларга кермичә кире борыласың. Әгәр

керсәң, җәза бирәләр.

Бистәгә кайткач, чәчтарашка барырга ниятләдем. Абый бераз совет

акчалары калдырган иде (инде гамәлдә немец маркалары). Сугышка кадәр

эшләгән зур булмаган чәчтарашның пыяла ишеге аша эчке якта елап басып

торган бер картны шәйләдем. Якын килгәч, картның янында берничә

немецның да барлыгын күрдем. Кире борылмакчы идем, кемдер якамнан

эләктереп, арттан этеп җибәрде. Әйләнеп карасам, әзмәвердәй фриц басып

тора. Әфисәрләре бугай, гади солдатка охшамаган, үзе миңа бармагы белән

төртеп күрсәтеп шаркылдый. Бичара карт сатарга галошлары белән итек алып

чыккан булган, фрицлар аны тартып алганнар. Бабай: «Карчыгым авырып

ята, ачка үлә ич инде», — дип такмаклап елый. Немецлар аңа бер маркалык

акча бирәләр, ул алмый, акчаны идәнгә төшереп җибәрә. Фашистлар аны,

«рушин швайн», дип сөйләнә-сөйләнә, шашынып кыйный башлыйлар,

акчаларын аяк астына ташлаганга ачулары килә. Аннары өстерәп урамга

чыгарып ташлыйлар.

Немецлар арасында бер гражданский да бар иде. Ул миннән: «Ә син

нишләп монда?» — дип сорады. Мин үземне этеп керткән әзмәвергә күрсәтеп,

аның «ярдәме» белән керүемне, үзебезнең совет власте вакытында биредә

чәчтараш булуын һәм хәзер чәч алдырырга килүемне аңлатам. Гражданский

киемле (мин аны таныдым, ул элекке тикшерүче — Кулешов иде) тәрҗемә

итә. Әзмәвер гәүдәле фриц көтмәгәндә минем борыныма, күз төбемә китереп

тондыра. Борынымнан кан ага. «Нәрсә өчен?» — дип сорыйм ирексездән

күземнән бәреп чыккан яшемне кул аркасы белән сыпырып. Кулешов: «Безнең

власть вакытында», — дигән сүзләрең өчен дип аңлата. Теге фриц: «Сезнең

власть юк. Без сезне азат итәргә килдек!» — дип җикеренә. «Менә сиңа азат

итү! Инде икенче тапкыр фашист — азат итүчеләрдән эләгә үземә», — дигән

уй бөтерелә башымда. Мине тиз генә җибәрмиләр. Нишләп килүем, пыяла

ишек аркылы күзәтүем, тыңлап торуымның сәбәбен кабат-кабат төпченәләр:

партизан түгелме янәсе. Үзем дә сизмәстән, янә «безнең власть вакытында»,

дигән сүз ычкындырам. Фриц кабат йөземә китереп суга, аннары төрткәләп

урамга чыгарып җибәрә.

Әни миннән өйгә кайткач: «Кем белән сугыштың?» — дип сорады. Ә мин:

«Фашист мәлгунь тукмады», — дип җавап бирдем.

Әнием белән ачлы-туклы яшибез. Ул чагында абый һәм аның гаиләсе турында

әле берни дә белмибез. Өйдә сатар әйбер калмады, ашарга да юк. Мин сугышка

кадәр үк алынган ике чиләкне сатып карарга ниятләдем. Алар яңа диярлек.

Авылларга барып тормыйча базарга киттем. Басып торам шулай, беркем яныма

килми. Халык бик аз күренә. Шулчак күрәм: дүрт немец солдаты һәм бер

офицер минем яшьләрдәге берничә үсмерне куалап киләләр. Чиләкләремне

эләктереп алдым да йөгерергә тотындым. Автомат чираты тырылдады, баш

очымнан ядрәләр сызгырып үтте. «Рус, хальт!» — дигән команда ишетелде.

Мин туктап, борылып карадым. Бер солдат туры миңа таба чаба, үзе автоматын

төбәгән. Килеп җиткәч, автоматының көпшәсе белән күкрәгемә төртеп, ияге

белән теге үсмерләр ягына ымлады. Шулар янына барырга әйдәве. Мине дә

төркемгә китереп куштылар. Бара торгач, безнең кебекләр дистәгә җыелды.

Кешеләр безгә карыйлар, баш чайкап үзара сөйләшкәннәреннән кызганулары

күренә. Бигрәк тә карчыкларның: «Нәрсә өчен, бигрәк яшь бит әле алар, балалар

диярлек», — дип сөйләнүләре күңелләрне кузгата. Безне кая һәм нәрсә өчен

алып баруларын беркем белми. Үзара сөйләшү тыела. Станция артына алып

чыктылар. Анда, тимер юлдан ерак түгел, озын һәм биек бина сузылып киткән.

Аның тирәсендә күп санда җигүле атлар һәм солдатлар күренә.

Немецлар бер читкә өстәл чыгарып куеп, бездән сораша, алынган

мәгълүматларны язып куя башладылар. Документларны да карыйлар. «Документ

юк», — диючеләрне тентиләр. Чиратым җиткәч, миннән дә хезмәт биржасында

теркәлү турында таныклык таләп иттеләр. Бернинди биржада теркәлү узмасам

да, документымны өйдә калдырдым дип ялганладым. Адресымны да дөрес

бирмәдем, башка шахтаны атадым.

Тимер юлдан озын бинага кадәр булган арага юл түшәр өчен, немецлар

безне таш ташу эшенә куштылар. Носилка белән таш китерәбез. Аларны өлкән

яшьтәге элекке ике кызылармияче солдат (әсирләр) түшәлгән комга тәртибе

белән салып тора. Мин кулдашым белән чираттагы носилканы бушатканда,

янәшәдәге солдатлардан берсе, читтәрәк тәмәке тартып, шаркылдаша-

шаркылдаша сөйләшкән сакчы фрицларга сиздермичә генә: «Егетләр, бераз

түзегез инде. Алар монда озак тоткарлана алмаслар, күп дигәндә — бер ел.

Куачаклар аларны, әйткән иде диярсез», — дип безнең күңелләрне күтәрергә

тырышты. Чыннан да, ул хаклы булып чыкты. Дөрес, мин бу турыда соңрак

белдем. Ошбу урыннарны Кызыл Армия азат иткәндә, мин бик еракта

идем.

Төшке аш вакыты җитте. Ерак та түгел кыр кухнясы килеп туктады.

Безнең янда ике сакчы калдырып, башка фрицлар шунда киттеләр. Аларның

котелоклары капкачлы. Пешекче котелокларына нәрсәдер бүлә, ә капкачларына

ниндидер куе әйбер сала. Тәмле ис борыннарны кытыклап, ашыйсы килүдән

авызга төкерекләр җыела. Фрицлар ашап туйгач, повар, безнең якка күрсәтеп,

офицерларына нидер әйтте. Казанда ашлары калган икән. Пешекче шул ашны

безгә ашатырга рөхсәт сорап офицерга сүз каткан: «Барыбер түгәм мин аны,

теге урысларга ашатсак, яхшырак булыр, тырышыбрак эшләрләр», — дип

аңлатты. Немец ризалашкан. Бу турыда урысчаны вата-җимерә пешекче (әллә

эстон, әллә латыш) безгә соңыннан җиткерде. Тик ашны салырга савыт юк.

Ничек ашарга? Минем чиләккә салдылар. Хәзер инде калак кирәк. Фрицлар

көлә-көлә: «Рушин швайн», — дип, безгә кул белән ничек итеп чиләктән

алып ашарга кирәклеген хәрәкәтләр ясап күрсәтәләр. Карт солдат: «Түксәләр

түгәрләр, алай эшләмәгез!» — дип кисәтә. Аннары каяндыр калаклар табып

китерделәр. Беребез дә селкенмичә басып тора бирәбез. Офицер ямьсез тавыш

белән акырып җибәрде, ашарга боерды. Ачулы карап торганнан соң, нәрсәдер

исенә төшепме, вокзал ягына атлады. Яныбызга мыеклы, өлкән яшьтәге немец

солдаты килде. Офицер ягына кулын селтәп («игътибар итмәгез сәнә үзенә»,

диюе булса кирәк) алгач, үзләренчә сөйләнә. «Ашамасагыз, хәлегез булмас»,

дип аңлатуын чайкала-чайкала йөреп күрсәтүеннән чамаларга мөмкин. Ашадык

без. Киреләнеп, үзебезгә зыян гына салуыбызны аңламаслык түгел идек. Кичкә

кадәр эшләткәч, офицер өйләребезгә кайтарып җибәрүләрен, иртәгә иртүк

килергә һәм үзебез белән калаклар алып килергә кирәклеген аңлатты. Алар

безгә аерым аш пешерәчәкләр, имеш.

Өйгә кайтуга, әнине елап утырган хәлдә күрдем. Ул мине кочаклап алып

нәрсә булуы турында сораштыра башлады. Мин бөтенесен сөйләп бирдем,

немецларның, әгәр килмәсәк, атып үтерү белән янаулары турында да әйттем.

Икенче көнне бармадым. Әнием бик курыкты һәм бертуктаусыз: «И-и,

Ходаем, нәрсә булыр инде?» — дип кабатлады. Мин аны юатырга тырыштым,

фрицларга ялган адрес бирүемне әйттем.

Ул чагында кемнәрдер бөтен урыннарга — коймаларга, йорт диварларына,

кеше күп җыела торган җирләргә — немецларның ныклы контроленә

карамастан, листовкалар ябыштыра иде. Ул листовкаларда оккупантларга

эшләмәскә, әгәр эшләргә туры килсә, аларга зыян салырга өндәүләр ярылып

ята, җиңүнең барыбер безнең якта буласына ышандыралар иде. Листовкаларны

укып торганыңны күрсәләр дә, допроска алып китәләр, аларны таратучыларны

эләктерсәләр — аталар. Бөтен җирдә немец комендатурасының кисәтүләре

эленеп тора: «Партизаннарга теләктәшлек белдергән өчен атарга», «Властьларга

буйсынмаган өчен атарга» ... һәм тагын әллә ниләр өчен атарга. Бөтенесен

санап бетерергә дә мөмкин түгел. Киләчәктә ничек яшәргә?

Сугышка кадәр бездә, фатир чираты җиткәнне көтеп, ике кызы һәм улы

Каюм белән Хәдичә апа яшәп торды. Беркөнне шул Каюм кереп чыкты һәм

үзләрендә дә нәкъ шундый ук хәл — гаиләләренең ачыгуы, өйләрендә ризыкка

алышырлык әйберләре дә калмавын сөйләде. «Әйдә, авылларга чыгыйк, — ди

бу. — Бәлки, берәр эш табылыр, ирләр хәзер фронтта, хатын-кызлар үзләре

генә башкара алмаган эшләр дә бар. Инструментларымны, резина келәен дә

алырмын. Аяк киемнәрен төзәттерергә теләүчеләр дә табылыр дип уйлыйм».

Ул чагында резин итекләргә калын табан ябыштыру гадәте бар иде. Һәм менә

без таушалган-купкан итекләргә табан ябыштырабыз, аны, тагын да ныграк

булсын өчен, чыдам тегәрҗеп белән дә тегәбез.

Яз якынлашып килә иде. Кар эреп, күп урыннарда аяк астында күлдәвекләр

барлыкка килгән, шуңа күрә заказ бирүчеләр аз түгел. Хезмәтебез белән беркадәр

арпа, кукуруз һәм азрак бодай тупладык. Барлык тапканыбызны берьюлы

алып китә алмадык — юллар пычракка әйләнгән, йөгебез авыр һәм кайтасы

да ерак. Игеннең бер өлешен Микула атлы бер агайда калдырып торырга, аяк

аслары кипшергәч, аны кабат килеп алырга сөйләштек. Авыл кешеләре бездән

энә белән җеп тә алып килүебезне үтенделәр. Әмма әйләнеп кайтулар насыйп

булмаган икән.

Әлегә алып кайткан ризык белән җан асрыйбыз. Май ае якынлашты,

йөрерлек булып юл төште. Тик, Каюм авырып киткәнлектән, юлга чыга

алмадык. Савыгып җиткәндә, ул миннән базарга барып кирәкле әйберләрне

алуымны үтенде. Бүген-иртәгә кузгалырбыз дип торабыз.

 

Облава

1942 елның 12 мае. Мин базарга киттем. Рәтләр арасыннан йөри генә

башлаган идем, шулчак: «Облава», — дип кемдер оран салды. Халык төрлесе

төрле якка пыр тузып кача башлады. Базар киртә белән әйләндереп алынмаган,

рәт-рәт булып ларёклар һәм кечкенә кибетләр генә тезелеп киткән. Теге

вакытта алыптай олы гәүдәле фашист борынымны җимереп кайтарган элекке

чәчтараш бинасы да шунда ук урнашкан. Мондый облавалар турында инде

мин белә идем. Бер тапкыр андый казадан чак качып котылдым. Авылларда

немецларның исемлекләр төзеп, эшкә ярардай егет һәм кызларны, үсмерләрне

туганнарыннан аерып, Алманиягә эшкә куалауларын еш ишетергә туры килде.

Азык эзләп йөрүчеләрне, туры килгәндә, юлдан да алып киткәннәр. Моңа

кадәр безгә бәхет елмайды.

Мин ике бина арасындагы тар гына аралыкка ташландым. Тик шул чагында

итальян солдаты юлыма аркылы төште, винтовка приклады белән кулбашыма

китереп орудан мәтәлеп киттем. Икенче мизгелдә ул мине базардан читтә торучы

машиналар ягына сөйри иде инде. Качып китү мөмкинлеге юк диярлек, чөнки

оккупантлар базар территориясенә берьюлы берничә юнәлештән басып кергәннәр.

Һаман саен кешеләрне китерә тордылар. Кемнедер машина әрҗәсенә эткәләп

менгерделәр, кемнәрнедер күтәреп ыргыттылар. Әрҗәдә сакчы автоматчылар

утыра. Облава төгәлләнгәннән соң, машиналар кузгалып китте.

Һәм менә без станциядә. Анда инде буш товар вагоннарыннан (аларны

халыкта мал вагоннары, диләр) торган эшелон әзер. Ул вагоннарның кеше

биеклегендә чәнечкеле тимерчыбык белән каймаланган тимер рәшәткәле

тәрәзә-тишекләре бар. Иртә белән малайларны аерым, кызларны аерым

вагоннарга бүлгәләп тараттылар. Ниһаять, паровоз авыр уфылдап урыныннан

купты, тагылган вагоннар ризасызлык белдергәндәй дыркылдашып алдылар да

теләр-теләмәс аңа иярделәр. Берәүләр тавышсыз гына елый, икенчеләр нидер

әйтеп кычкыра. Кая алып киткәннәрен беркем белми иде. Шул чыгып китүдән

мин әнием белән бары 1946 елда, фашист коллыгыннан әйләнеп кайткач кына

күрешә алдым.

 

Тоткынлыкта

Бик озак алып бардылар, состав станцияләрдә дә озаклап туктап торды,

күрәсең, башка ашыгыч йөкләрне чиратсыз үткәрәләр иде. Ашатулар сирәк,

анда да ниндидер сыек баланда яисә ипи кисәге белән су гына эләгә. Йомыш

үтәргә ачык урыннарда гына туктап чыгаралар: бер якка — малайларны, икенче

якка — кызларны. Ничек оят! Тик берни эшләр хәл юк. Сакчылар бармак белән

төртеп күрсәтеп шаркылдашалар. Аннары кабат вагоннарга куалап кертәләр.

Вагонда яктылык төшәрлек ике генә тәрәзә уемы бар. Без алар янына чиратлап

барабыз һәм тышка күз салабыз. Илебездән ераклашканнан ераклашканны

тоюдан күңелне сагыш баса, йөрәкләр кысыла, күзләргә яшь килә.

Баштарак поездны Украина далалары озатып артка чабышса, аннары

урманнар китте. Төнлә Днепр елгасы аша чыгу хәтергә нык сеңеп калган, чөнки

состав бик акрын барды. Днепрогэс нык зарарланган, шунлыктан, диделәр.

Белая Церковь шәһәрен үттек, аннары — Львовны. Перемышль станциясенә

җиткәч, вагоннардан төшереп, өчәр яруслы нарлар урнаштырылган зур бер

бинага куалап керттеләр. Монда распределительный пункт икән. СССРдагы

тимер юл колеясы белән көнбатышныкының киңлеге ягыннан, имештер,

аермасы бар һәм шуңа безне башка эшелонга күчереп утыртачаклар ди. Бинадан

кабат урамга куалап чыгардылар. Анда кыр кухнялары тезелгән. Һәр кешегә

берәр җамаяк баланда өләштеләр. Ул баланда кабыгы әрчелмәгән вак бәрәңгене

суга салып пешерелгән нәмәрсә булып чыкты. Сакчылар артында яхшы

киенгән эшләпәле ирләр, бизәнгән-ясанган ханымнар басып тора; тәрҗемәче

аларга: «Менә алар Советлар вакытында да, хәзер дә шундый ризыкны яратып

ашыйлар», — дип сөйли. Тегеләре баш селкеп кызыксынып тыңлыйлар һәм

безне, сирәк хайваннарны тамаша кылгандай, гаҗәпләнеп күзәтәләр иде.

Яңадан вагоннарга утыртып инде Польша территориясе буенча алып

киттеләр. Алда безне ләгънәт төшкән Алмания көтә иде.

 

Алмания

Ниһаять, эшелон ниндидер станциягә җитеп туктап калды. Ары таба җәяүләп

барасы икән. Бөтен җирдә яшеллек, яз тантана итә. Тик боларның берсе дә күзгә

күренми. Озак бардык. Кояш инде югары күтәрелеп, кыздырыпмы-кыздыра,

үтереп эчәсе килә — авыз эчләре кибеп, телләр аңкауга ябышкан. Төштән соң

ниндидер инешкә җиттек. Сакчыларга эчәсе килүебезне аңлатабыз. Тегеләр,

ачулы мыгырдансалар да, рөхсәт иттеләр. Ашыгып суга ташландык, хайваннардан

бер дә артык җиребез юк. Бер эчә башлагач, белешмичә, һич аерылып булмый.

Немецлар туктарга кушалар. «Рушин швайн!» — дип акырулары ишетелә. Ату

тавышлары яңгырагач кына, судан аерылып, аякларыбызга бастык. Һәм безне

кабат юл буенча куаладылар. Артык күп эчүдән кайберәүләрнең хәле начарайды.

Фрицларның аңарда эше юк, кычкыруларын беләләр, ара-тирә көч-хәл белән

сөйрәлүчеләргә автомат прикладлары белән бәргәләп тә алалар.

Кич җиткәндә, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган ниндидер

бина янында туктаттылар. Бөтенебезне шунда кертеп, ишекләрне бикләп

куйдылар. Тәмам хәлсезләнгәнлектән, кем кая туры килсә, шунда идәнгә ауды.

Караңгы төште. Йокы килә, аннан битәр үтереп ашыйсы килә. Ачлыктан хәтта

башлар әйләнә. Шулай да арыганлык үзенекен итә — онытылганыңны сизми

дә каласың.

Никтер иртә белән дә ишекләр ачылмады. Җаннарны изә торган авыр

тынлыкта өйләне җиткердек. Ниһаять, ишекләрне ачтылар һәм чыгарга

әмер яңгырады. Баланда өләшәләр икән. Яшел төстәге сыекча безнең яктагы

кычыткан суын хәтерләтә. Без аны башта ашарга шикләндек, тик ачлык

үзенекен итте: комсызланып баландага ташландык. Болай ярыйсы гына икән

үзе. Соңыннан белүебезчә, шпинат дип аталучы ошбу үсемлекне немецлар

махсус үстерәләр, имеш.

Безне әлеге бинада ике атна карантинда тоттылар. Немецлар һәртөрле

йогышлы чирләрдән, беттән куркалар иде. Көннәрнең берендә бинадан

ерак түгел ачык урынга куалап чыгарып, рәтләргә тезделәр. Бер-беребездән

басып торган ара ераклыгы өч-дүрт метрдан да ким түгел. Ул арада безгә таба

якынлашып килүче ирләр һәм хатын-кызлар төркеме күренде. Өлкән яшьтәге

немец ирләре каурыйлы эшләпәләрдән, ә хатыннары — зонтиклар тоткан, икенче

кулларыннан ирләре култыклап алган. Килеп җиткәч, безне товар сайлагандагы

кебек, үзара сөйләшә-сөйләшә һәм көлешеп, кулларындагы тростьлары белән

әле беребезгә, әле икенчебезгә төртеп күрсәтә-күрсәтә күзәтергә керештеләр.

Моннан берничә көн алданрак яныбызга урыс эмигрант хатын-кызлары

килеп, фамилияләребезне, кемнең кайда яшәгәнен һәм эшләгәнен язып алып

киткәннәр иде инде. Әгәр авылдан икәнсең, күкрәгеңә яшел бирка асалар; әгәр

шахтёрлар бистәсеннән булсаң — караны; төзүчеләр гаиләсенә караганнарга

— сарыны. Биркалар түгәрәк һәм картоннан эшләнгән. Соңыннан боларның

нәкъ менә бу карт немецлар өчен эшләнгәненә төшендек. Алар безне үзләренә

хезмәткә сайлап алалар иде. Фермада эшләр өчен хезмәткәр кирәк икән — яшел

биркалыны сайлый; шахта хуҗалары — кара биркалыны һ.б. Сайлап алулары

да үзенчәлекле: күкрәкне, кул мускулларын капшап карыйлар; искәрмәгәндә

генә, тешләрне күрсәтергә кушып, таяклары белән авызга китереп төртәләр.

Авызны ачтыргач, җирәнүдән йөзләрен җыерып, аңкауларны тикшерәләр.

Сайлаучылар күңелләренә хуш килгәнне алып китеп баралар.

Бу хурлыклы процедура берничә көн дәвам итте. Малайлар гына түгел,

кызлар да шундый түбәнсетүләр үтте. Урыс һәм украин гүзәлләрен терлекләрне

капшагандай тикшерүләрен күргәч, ачудан куллар йодрыклана. Тик берни

эшләр хәл юк, без дошман өнендә коллыкта идек.

Күпләрне алып киттеләр. Яңа хуҗаларны биредә бауэрлар дип йөртәләр

(бездә — фермерлар). Аларның бер өлеше өлкән яшьтә булса, араларында

урта яшьләрдәге ханымнар да бар. Аларның ирләре фронтта, ә кайберләренеке

инде һәлак булган. Андый ханымнарга эләгүчеләргә бик авырга туры килде.

Мескеннәрне хайван асрый торган абзарларга япканнар һәм аларга мөнәсәбәт

тә хайваннарныкыннан әлләни аерылмаган, ирләре үчен шул бичаралардан

алганнар. Азат ителгәннән соң, безгә кайбер немец хуҗалыкларында булырга

туры килде. Малайлар һәм кызлар тотылган сарайларда алар белән ничек

идарә итәргә өйрәткән инструкцияләрне дә укып тетрәндек. Бәхетсезләрнең

кайберләрен үтергәнче кыйнап, яшелчә бакчасына күмеп куйганнар. Үзем

колбиләүчеләрнең үтерелгән үсмерләрне мәҗбүри рәвештә казытып алдырган

ике очрагына туры килдем... Әлеге сортировка пунктында тотылуым ике айга

сузылды.

***

Калганнарны соңрак әллә ниткән биниһая зур корылмалар янына куып

китерделәр. Магнат Герингның заводлары, диделәр. Заводлар территориясе

искитмәле зур мәйданны били. Аның аша бик озын күпер салынган. Һәм шул

күпер астыннан, әче сызгыртып, ары-бире кечкенә паровозлар йөреп тора. Аларга

кызыл төстәге кайнап торган металл тутырылган дәү сыемнар тагылган (минем

моңа охшаш күренешне үзебезнең Макеевкада да күргәнем бар иде). Күпернең

һәр ике ягы буйлап икешәр рәт чәнечкеле тимерчыбыклар тарттырылган.

Тимерчыбыклар арасында торымнан торымга сак каланчалары калкып тора, ә

аларда, һәр мизгелдә атарга әзер булып, автоматлы сакчылар урын алган. Бирегә

меңнәрчә кешеләрне куып китергәннәр. Төн кунарга казематта өч яруслы нарлар

яраклаштырылган. Кем ничек булдыра, шулай урнашты. Барыбыз да ач һәм нык

алҗыган. Әле анда, әле монда борын тартып мышкылдаган авазлар ишетелә.

Казематлар өстендәге машиналарның туктаусыз дөбердәвеннән күзгә йокы керми

диярлек. Төнне чак уздырдык. Иртәнге биштә торгыздылар. Нарлардан куып

төшереп санарга керештеләр. Аннары, иртәнге физзарядка дигән булып, ятарга

— торырга, ятарга — торырга мәҗбүр иттеләр; тегендә-монда йөгерттеләр.

Һәркемгә чөгендер кушып пешерелгән берәр кисәк ипи өләштеләр һәм

эчәргә ниндидер болганчык төстәге сыеклык бирделәр. «Әле мондый кофены

сезнең эчкәнегез юк», — дип көлгән булалар фрицлар. Әйе, мондый бурданы

эчкән юк иде, һәм эчәргә дә язмасын. Аннары безне эшкә куаладылар, ком

ташырга. Кич белән кайткач, берәр савыт баланда өләштеләр. Ул баландада

сирәк-мирәк әчегән кәбестә кисәкләре күренә. Төнгә — кабат өстә дөбердәгән

авазлар бер минутка да тынып тормаган казематка. Акылдан язарлык. Кич белән

өстәге яруста ятучылардан кайсыдыр моңланып җыр сузды. Минем мондый

җырны әле ишеткәнем юк иде кебек. Ул болайрак:

Үләм инде, үләм инде,

Үләм инде, күмәрсез.

Туганнарым, каберемне

Беркайчан да белмәссез.

Җырлый да бу, елый. Җырлый да бу, елый. Болай да бәгырьләр таш кебек

каткан. Аның өстенә әлеге иптәшнең шыңшуы җаннарны изә. Аңа төрле яктан:

«Җитте сиңа, тукта!» — дип кычкыралар. Ә ул колагына да элми, сузыпмы суза.

Кич белән соң гына сакчылар тикшерергә керде. Бөтен каземат тынып калды,

бары тик теге адәмнең моңлануы гына ишетелә. Немецлар аның янына йөгереп

барып, үзләренчә нидер кычкыралар. Алар телен аңламасак та, туктарга кушып

икәнен чамалыйбыз. Тәрҗемәче сыйфатында бер полякны табып китерделәр.

«Офицер сиңа җырлавыңнан туктарга куша», — ди тәрҗемәче, урысчаны вата-

җимерә. Тик теге туктамый. Немец аның нәрсә дип җырлавы белән кызыксына.

Поляк аңлаткач — көлә. Җырчыга янә туктарга кушып җикеренәләр. Тик

файдасыз. Ахырда фашистлар аны нарыннан сөйрәп төшереп каядыр алып

чыгып китәләр. Шул көннән соң без аны башка беркайчан да күрмәдек.

Һәр иртәдә безне куалап эшкә алып китәләр, ә кич белән куалап кире казематка

алып кайталар. Ярымсаташулы төн башлана. Өстебездә коточкыч дөбердәү

авазлары. Аерма шунда: безне турыдан-туры таптап кына китмиләр. Арыганлык

үзенекен итә: томанлы онытылу үз кочагына ала. Юньләп ял итәргә дә өлгермисең,

торырга боерган әмер яңгырый. Аңгырайган башлар юньләп эшләми, сикерешеп

торган уңайга бер-беребезгә бәреләбез-сугылабыз. Сакчылар: «Рушин швайн,

шнель», — дип сөйләнә-сөйләнә, без — әсирләрнең сыртларына камчылары белән

сыдыралар. Көн дә бер үк төрле кабатланган коллар тормышы башлана.

 

Лагерь

Бу хәлләр көзгә кадәр дәвам итте. Өстәге киемнәр сәләмәгә әйләнде. Бик

нык ябыктык, йөзләр агарып калды. Көннәр суытты, инде ятып торырга да

мөмкин түгел. Хәрәкәтләнеп кенә аз-маз җылынып була. Тик ачлыктан, авыр

эштән хәлсезләнгән кеше бертуктаусыз хәрәкәтләнеп тора ала димени?

1943 ел якынлашты. Беркөнне безне казематлардан чыгардылар да, стройга

тезеп, башка юнәлештә алып киттеләр. Тимерчыбыклар белән әйләндереп

алынган караңгы төстәге агач бараклар янына җиткәч туктаттылар. Капкаларда

автоматчылар басып тора. Лагерь бик зур, әллә ничә рәт бараклар тезелеп

киткән. Арада баракларны икегә аерган киртә бар. Территориянең бер ягы —

ирләр, икенче як хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән. Ирләр ягында үсмерләрдән

тыш өлкәнрәк яшьтәгеләр булса да, хатыннар ягында бары 14-16 яшьлек

кызлар гына. Кыз балаларны эштән алып кайтканда, без бараклардан йөгереп

чыгып, алар колоннасына карыйбыз. Арыган кыяфәттәге бичаралар аякларын

чак сөйрәп атлыйлар. «Кызлар, сез кайдан?» — дип, сораулар яудырабыз.

«Ворошиловградтан», «Харьковтан», «Донецкидан», — дигән җаваплар ишетелә.

Соңгылары миңа, үзем дә Донецкидан булганлыктан, аеруча якын тоела.

Надзиратель безне сөйләштермәс өчен камчылар белән кыйнап куалый.

Безнең лагерь «№23» дип атала. Янәшәдә поляклар өчен «лагерь №22»

бараклары тезелеп киткән. Полякларның күкрәгенә латинча «R» хәрефле сары

төстәге билге тагылган. Безнең лагерьда урыслар, украиннар, берничә әрмән

һәм, мине дә исәпләп, ике татар бар. Безнең лагерьдагыларның киемнәрендәге

күкрәк турына «OST» дип язылган квадрат формасындагы чүпрәк кисәге тегелгән.

Бу — көнчыгыш эшчеләре — «Ostarbeiter» дигәнне аңлата. Андый билгесез йөрү

тыела. Әгәр билгесез тоткарласалар, камчы белән суктыралар. Ир затыннанмы син,

хатын-кызмы, кемнең-кем булуына карамастан, эскәмиягә сузып салып, чалбарны

төшертәләр һәм ялангач артны камчы белән каезлыйлар. Мондый «процедурадан»

соң адәм баласы озак вакытлар, алган яраларыннан, урындыкка утыра алмый.

Такта бараклар бик озын, һәркайсының эчендә өч яруслы нарлар тезелеп

киткән. Һәр баракка 450шәр кеше кертелгән. Аларда суларга һава җитми, начар

ис аңкый. Безнеке шикелле лагерьлар янәшәдә әллә ничә. Аларны кай арада төзеп

өлгерткәннәрдер. Тотыклары: итальяннар, чехлар, французлар, греклар, алжирлар,

тунислылар һәм тагын әллә күпме халыклар. Хәрби әсирләр өчен дә концлагерьлар

бар. Инглиз әсирләренең аркаларына буяу белән: — «England», французларныкына

— «France», ә совет әсирләренә «SU» дип язылган. Һәммәсе Беренче бөтендөнья

сугышыннан калган немец солдатлары киеменә киендерелгән. Алар ничек

шулкадәр күп һәм шулай озак сакланганнардыр — бусына гаҗәпләнергә генә кала.

Арада иң бәхетсезләре, газапланган, ачлыктан шешенгәннәре шулай да безнең

совет хәрби әсирләре иде. Аларның хәтта күзләре дә пыялаланып тора иде кебек

тоела. Мин үлгәндә дә бу тилмерүле карашларны оныта алмамдыр, мөгаен.

 

Антонио Миотто

Кайчагында безгә — хәрби әсирләргә якында гына эшләргә туры килә.

Бригадирыбыз — итальян Антонио Миотто, ул чыгышы белән Миланнан, эшкә

ирекле ялланып килгән. Алмания белән Италия союзниклар булганлыктан,

Алманиягә килеп эшләүчеләр күп иде. Миотто искиткеч киң күңелле кеше.

Берсендә ул миңа зур гына ап-ак шикәр чөгендере бирде. Ашыгып кимерергә

керештем һәм шулчак үземә кемнеңдер төбәлеп карап торуын сиздем.

Күтәрелеп карасам, йөзен сакал баскан ябык кына кеше. Күз карашын язып

кына аңлата торган түгел. Муенын суза төшеп, төкрекләрен йотып торганы

күренә. Карашымны читкә алып, мин аңа арка белән борылдым һәм чөгендерне

алагаем зур бетон кисәгенә ордым. Җирдән бер кисәкне алып теге кешегә

таба атладым, ул — миңа таба. Кулымдагы кисәкне аңа суздым, ул шундук

тешләрен чөгендергә батырды. Тик чәйнәргә өлгермәде, ату тавышы яңгырады.

Ул миңа карый, мин — аңа. Беребез дә егылмый. Тораташтай катып торганда,

кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Сакчы икән. Чабып килгән уңайга хәрби

әсирне мылтык түтәсе белән сугып та екты, аннары миңа ташланды. Шулай да

сугарга өлгермәде, безнең арада стена булып Антонио Миотто калыкты. Ул мине

тизрәк башка иптәшләрем эшли торган урынга алып китте. Сакчы солдат белән

Антонио үзара кычкырышалар, нәтиҗәдә, фриц барыбер үз урынына китте.

Миоттоны зур белгеч, хәтта аның белән завод җитәкчелеге дә санлаша, диделәр.

Ул немецлардан курыкмавы турында әйтә, вакыты белән «Интернационал»ны

да җырлап җибәрә иде. Итальянча белмәгәч, моның өчен асарга мөмкиннәр,

дип кул хәрәкәтләре белән бугаздан урап күрсәтәм. Ул бары көлә генә.

Инглиз әсирләре тышкы кыяфәтләренең чисталыгы белән аерылып тора.

Французлар да алардан калышмый диярлек. Ә безнең совет хәрби әсирләренә

карасаң, җан елый: сакал-мыек баскан, өсләре сәләмә, тере мәетләр инде менә.

Бичараларның бил турына котелок тагылган, ул котелокка тәүлеккә бер мәртәбә

сыек кына баланда салалар. Баланданы хәтта дуңгыз да ашамас иде. Соңрак

белүемчә, инглиз һәм француз әсирләренә Кызыл Хач җәмгыяте булышкан

һәм шунлыктан аларга мөнәсәбәт тә йомшаграк булган икән. Безнекеләрне

чебен урынына кырганнар, сугыш вакытында күп миллионлаганы фашистлар

территориясендә ятып калган. Минем кебек оккупацияләнгән җирләрдән куып

китерелгән яшь җилкенчәк тә шактый кырылды ул елларда. Безнең лагерьда гына

Украинадан китерелгән өч мең үсмер егет һәм ике мең кыз бала тотыла иде. Андый

лагерьларны санап кем очына чыккан. Безнең лагерь Брауншвейгтан 18 чакрым

ераклыкта гына. Әйткәнемчә, халык күп кырылды. Ачлыкка чыдый алмыйча,

калдыклар түгелүче чокырга барып актарынган өчен генә дә үтергәнче кыйныйлар

иде. Анда килгән мескенкәйне качып сагалап торалар һәм эләктереп алып: «Рушин

швайн», — дия-дия, резин тукмаклар белән дөмбәсләргә керешәләр.

Лагерь башлыгы — немец, ә аның ярдәмчесе һәм урынбасары — Николай

Лысенко атлы адәм актыгы. Ул Октябрь инкыйлабы вакытында ук Алманиягә

качкан. Һәрвакыт кыска күн курткадан һәм озын кунычлы күнитекләрдән

йөри. Башына тироль немецларыныкына охшатып, каурыйлы эшләпә киелгән,

кулына камчы тоткан булыр. Йөргәндә шул камчысы белән итегенә суккалап

алырга да онытмас. Бездән ул үзенә дядя Коля дип эндәшүебезне таләп итә.

Чын ерткыч инде менә. Мин аны башкача атый алмыйм. Аның хатыны һәм 16

яшьлек Николай исемле улы бар. Немец танышлары арасында аны Николь дип

кенә йөртәләр. Әтисе дә шулай дип дәшә. Тик малай Николай яки Коленька дип

дәшкәннәрен ярата, әнисе дә аңа шулай дәшә. Коля, әтисе каядыр киткәндә,

еш кына безнең баракка керә һәм әнисенең аңа Россия турында сөйләвен әйтә

иде. Ул безне бик кызгана һәм берни белән дә булыша алмавына үкенеч белдерә.

Әтисенең таш бәгырьле, ә әнисенең йомшак күңелле икәнлеген сөйли. Әнисе

туган илен бик сагына икән. Озакламый аны армиягә алырга тиешләр, имеш.

Тик аның Россиягә каршы сугышка барасы килми, әнисе дә шулай исәпли.

Әтиләренең бу турыда белүеннән куркалар. Күпмедер вакыт үткәч, Коля килми

башлады һәм без аны башка беркайчан да күрмәдек.

Лагерьда полицайлар да бар иде, икесе — Анатолий. Берсенең фамилиясе

Кравченко, икенчесенекен хәтерләмим. Алардан башка ике фин да бар. Чәчләре,

хәтта кашларына кадәр ак үзләренең. Шул полицайлар көнен дә, төнен дә

иснәнеп йөриләр, тоткыннарның нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлыйлар, тентүләр

уздыралар. Эштән кайтканда, капкада тентүчеләр дә шул ук полицайлар.

1943 ел бара. Немецларда ниндидер үзгәрешләр сизми мөмкин түгел. Безгә

карата мөнәсәбәт тагын да рәхимсезләнә төште. Немец балалары, строй белән эшкә

алып барганда, өстебезгә ташлар ыргыталар, төкерәләр. Боларның сәбәбен соңрак

төшендек, Сталинград астындагы зур җиңелүләрен кичерә алмаганнар икән.

Илдә вакытта ук Сталин репрессиясенә эләккәннәрнең:

Палачлар, сезгә ләгънәт юллыйм,

Гаепсез кешеләрне харап итмәгез…

– дигән эчтәлекле җырларын ишеткәнем бар иде. Мин аны бераз үзгәртеп,

иптәшләремә болай дип җырладым:

Фашист палачлары, сезгә ләгънәт укыйм,

Бер гаепсезләрне харап итмәгез.

Килер вакыт, халык барсын белер,

Шул чагында шәфкать көтмәгез!

Әле хәтта аны немецча җырлый алуым турында мактандым. Антонио Миотто

мине кыска гына:

Кайне буттер, брут, кайне шпик.

Русишь ком, а дойтеш вег,

– дип өйрәткән иде. Ул тәрҗемәдә болайрак килеп чыга:

Нет масла, хлеба, нет сала.

Русские идут, а немцы бегут.

Җыр белән мавыгып, саклык чаралары күрү онытылган, баракка Кравченко

белән бер фин полицае йөгереп кергәч кенә искә килдек. Тик инде соң иде,

мине эләктереп алып, барактан комендатура ягына сөйрәделәр. Анда бертөркем

немец полицайлары белән лагерь-фюрер ярдәмчесе — Лысенко («Коля дәдәй»

ягъни) инде көтеп торалар. Кулларымны каерып сөйрәп кергән фашист «этләре»

аңа минем ничек итеп өченче рейхка каршы пропаганда алып баруымны сөйләп

бирделәр. Лысенко ирония белән: «Әйдә, композитор, без дә тыңлап карыйк

инде», — дигән була. «Җырламыйм», — дип кырт кисәм. Лысенко инде йомшаграк

итеп: «Җырла, мин аларга башкачарак тәрҗемә итәрмен», — дип миңа күз кыса.

Бу бәндәгә ышанмасам да, нәрсә булса — шул дигән нәтиҗәгә килеп җырладым.

Лысенко тәрҗемәләгәннән соң, барысының күзләре акайганын күреп, алдануымны

аңладым. Мине эскәмиягә сузып салып, кулларымны тарттырып бәйләделәр

һәм, чалбарымны төшереп, егерме биш мәртәбә резин тәпәч белән суктырдылар.

Аннары җибәрделәр. Баракта иптәш малайлар кайтуымны түземсезлек белән көтеп

торганнар. Суктырудан чиләнеп торган урыннарны күргәч, «ах» иттеләр. Иртә

белән көчкә аягыма бастым, авыртуга түзәрлек түгел. Хәер, әле бу башы гына

булган, алда мине тагын да хәтәррәк вакыйгалар көтеп торган икән.

 

Павел Кайденко

Беренче мәлләрдә барак эче такта белән бүлемнәргә бүленгән иде, соңрак ул

бүлемнәр бетерелде. Һәм барак эче, гөжләп торган умарта күчедәй, шау-шулы

булып калды. Бөтен халык бер-берсеннән кемнең кайдан булуы белән кызыксына.

Монда Украинаның бөтен почмакларыннан да бар. Бер егет баракның аргы

башыннан килеп: «Егетләр, Сталино яисә Донецкидан кем дә булса бармы?» — дип

сорады. Мин аңа: «Пролетарка шахтасыннан булам», — дип җавап бирдем. Ул үзе

Славянскидан икән. Шулай итеп танышып киттек. Исеме Паша, Павел Кайденко

икән. Украинча гына сөйләшә. Макеевкадагы татар мәктәбендә урысча да, украинча

да укытканнар иде, шул ярап куйды: мин өч телдә дә җиңел аралашам.

Якташлар буларак дуслашып киттек. Башкалар белән сөйләшеп, хәтта нарлардагы

урыннарны да янәшә күчердек. Алгарак китеп булса да, адреслар бюросы аша,

сугыштан соң аны эзләп табуымны һәм очрашуыбызны әйтеп китәм. Ул бик яхшы

кеше һәм бер дигән дус булып чыкты. Авыр чакта нык ярдәме тиде. Ул булмаса,

ай-һай, исән калыр идем микән? Иптәшләрнең байтагы ачлыктан үлде.

Ашханәдә Марьян атлы чех эшли иде. Ул еш кына кемне дә булса үзенә

ярдәмче итеп ала. Ярдәмче булу бәхете күбесенчә Павелга елмая. Павел аннан

буш кайтмый, әлбәттә, артып калган баланда алып кайтып, мине һәм тагын

кайберәүләрне сыйлый. Бу лагерьда без аның белән сугыш ахырына кадәр

булдык. Бусы — егерме беренче номерлы штраф лагерен санамаганда. Павел

«егерме берледә» — ике, ә мин өч тапкыр булдым. Соңгысында америкалылар

коткарганга кадәр. Ошбу урын чын тәмуг иде.

 

Анатолий Гесс

1943 ел бара. Мин инде немец лагерьларында елдан артык газап чигәм.

Безнең янәшәдәге нарда Ставрополь краеның Тихорецк станицасыннан Гриша

Чумаченко дигән казак урын алган. Аны еш кына лагерь комендатурасына

чакыртып алалар. Нигә чакыртулары белән кызыксынганнан соң, ул кулын гына

селти. Өченче баруыннан аны яхшы гына тәпәләп кайтарганнар иде. Бу юлы ул

түзмәде, чишелеп китте. Советлар вакытында аларны кысулары турында исенә

төшергәннәр һәм хәзер үзләренә хезмәткә чакырганнар икән. Ризалашмагач,

дөмбәсләгәннәр. Шулай да әлегә җибәргәннәр. Кайчагында лагерьга ниндидер

кешеләр килеп чыга. Үзләре урысча яхшы сөйләшәләр. Алар килгәч, бар

халыкны плацка куып чыгаралар һәм агитпропаганда тотына: «Кемнәргә унсигез

тулды, хәрби хезмәткә чыгыгыз, яхшы ашарсыз һәм киенерсез», — диләр алар.

Тик беркем дә язылырга ашыкмый. Немецлар котырып, камчылар белән

селтәнә-селтәнә һәм: «Әрәмтамаклар, сезне ачка гына үтерәсе!» — дип безне

куып тараталар. Бу хәл әллә ничә мәртәбә кабатланды. Әмма моңа карап кына

фашистларга хезмәткә ялланучы табылмады.

Безнең баракта Анатолий Гесс атлы егет бар иде. Аны да даими рәвештә

комендатурага дәшә башладылар. Ни өчендер төннәрен. Берсендә ул: «Егетләр,

үпкәләмәгез, мин сездән башка лагерьга күчәм инде», — дип белдерде. Алтынчы

номерлы бу лагерьда «фольскдойчелар» тотыла икән. Алар ирекле диярлек

йөриләр, немецларга тиңләштерәләр үзләрен, тик барыбер дә тулы канлы

ариецларга кермиләр, имеш. Анатолийны шунда күчерделәр. Шулай да ул

берникадәр вакыттан соң безнең янга кайтты. Кыяфәте кызганыч, кыйналудан

йөзләре шешенгән иде.

 

«Гитлерюгенд» белән раунд

Безне төрле эшкә куалыйлар. Җир дә казыйбыз, вагоннардан ком, гравий

бушатабыз. Барыннан да бигрәк цемент бушатуы авыр. Көн саен иртә таңнан

караңгыга кадәр эш тә эш. Тышкы дөнья белән бәйләнеш юк диярлек, кайбер

нәрсәләрне Антонио Миоттодан гына ишетеп беләбез.

Иртән тору вакыты биштә. Чөгендер катнаштырып пешерелгән 150-200

грамм тирәсе ипиеңне алгач, колонна белән эшкә алып китәләр, кич белән

алып кайталар. Лагерьда шпинаттан әзерләнгән баланда көтә. Аны тизрәк алу

җаен карарга кирәк, югыйсә чүмеч белән баш түбәңә менеп төшәргә дә күп

сорап тормыйлар.

Безне карьерга алып баралар. Колоннаның һәр рәтендә бишәр кеше. Юл

кырыйлап алмагачлар тезелеп киткән һәм аларда кызарып пешкән алмалар

ымсындырып тора. Авыздан сулар килә, и-их, берсен генә булса да ашасаң икән!

Юл кырыйлары буйлап ундүрт-унбиш яшьләрдәге немец үсмерләре тезелеп

баскан. Барысы да коңгырт төстәге кыска ыштаннардан, шундый ук төстәге

кыска җиңле күлмәкләренең җиңнәрендә свастика төшерелгән. Муеннарындагы

кара галстуклары, билләренә тагылган кортиклары һәм башларындагы кокордалы

пилоткалары аларны моңа кадәр без күрмәгән башка яшьтәшләреннән аерып

тора. Болар махсус «гитлерюгенд» командаларында тәрбияләнүчеләр икән. Мин

әле күп еллар дәвамында бу күренешне төшләремдә дә күреп саташачакмын

һәм салкын тиргә батып куркып уяначакмын. Ул чагында түзмәдем, стройдан

чыгып, тиз генә бер алманы эләктердем. Тик кире урыныма басканчы, арттан

ныгып җитмәгән үсмерләр авазы ишетелде. Колонна алдындагы конвоирлар:

«Хальт», — дип, туктарга кушып оран салдылар. Гитлерюгендчылардан бер

үсмер, сакчылар янына чабып килеп, безнең якка күрсәтә-күрсәтә, нидер аңлата

башлады. Автоматлы конвоир мин басып торган тирәгә якынлашты һәм, чыгарга

кирәк икәнлеген ишарә белән аңлатып: «Рушин швайн», — дип акырды. Мин

һаман алманы кулымда тотып басып торам, чыгарга җыенмыйм. Фашист бөтен

колоннаны яткырып-торгызып азаплый башлады. Бу хәл берничә минут дәвам

итте. Аннары кабат чыгарга кушкан әмер яңгырады. Чыгучы күренмәгәч, немец

янә яткырды-торгызды. Бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Фриц түзмәде,

автоматыннан һавага чират бирде. Ул да түгел, инде котырынып, көпшәсен

безнең якка төбәде.

Мин уртадарак идем, уң һәм сул ягымдагы иптәшләрем: «Сиңа чыгарга

кирәк, югыйсә башкалар да зыян күрәчәк. Фашистларның берни алдында да

туктап калмаганнарын үзең дә беләсең», — дип пышылдадылар. Чыкмыйча чара

юк. Менә мин строй читендә, кулымда — алма. Немец, алмага төртеп күрсәтеп:

«Син өздеңме?» — дип сорый. Мин инде бераз алар телен аңлый башлаган идем.

Алманиядә урлашкан өчен каты җәза икәнен дә беләм. Ничек итеп алманы

ташлавымны сизмичә дә калдым. Немецлар мондыйны гафу итмиләр иде.

Конвоир, оран салган кечкенә фашистны чакырып китереп: «Бу урыс дуңгызын

тукма», — дип киңәшен бирде. Гитлерюгендчы мине боксёрларча бәргәләргә

кереште. Саклану чаралары күрәм, һөнәри училищеда укыган чактагы бокс

секциясенә йөрүләрем менә кайчан ярап куйды. Фашист баласына минем кебек

уналты яшьләр булыр, тик шунсы: ул — өреп кабарткан кебек, ә мин — ябык.

Ул селтәнүен белә, мин сакланырга тырышам, аңа сукмыйм. Бөтен конвоирлар

ошбу тамашаны карарга җыелды. Ат урынына кешниләр. Конвоирларның

күбесе элекке фронтовиклар, арада бераз урысча сукалый торганнары да бар.

Берсе шунда, вата-җимерә: «О, рус курка! Әйдә син дә сук, без карап торабыз»,

— димәсенме. Немчура, суга торгач, минем борынымны канаткан иде. Өстәвенә

бу сүзләр утка май сипкән кебек тәэсир итте. Фашист калдыгын ике куллап

якасыннан эләктердем дә баш белән танавына бирдем. Ул егылды, борыныннан

шарлап кан китте. Гитлерюгендчылар шуны гына көткәннәр диярсең, өерләре

белән миңа ташландылар. Аяк асларына салып типкәли дә башладылар.

Башымнан: «Бетүем шушы икән», — дигән уй чагылып узды. Гомерем бетмәгән

икән: өер янына кара төстәге җиңел машина килеп туктап, аннан югары чиндагы

ике офицер чыкканы күренде. Сакчылар һәм гитлерюгендлар аларны күреп үрә

каттылар һәм, уң кулларын алга ташлап: «Хайль Гитлер!» — дип сәламләделәр.

Чины буенча өлкәнрәк бер конвоир, офицерларга ни булганын аңлатып булса

кирәк, өзек-өзек нидер әйтте. Офицерларның берсе, кулы белән ишарәләп,

миңа аягыма басарга кушты. Аннары күзләрен кыса төшеп, бермәл минем

күзләремә төбәлеп торды. Язмышымның бу мизгелдә шушы фашист кулында

икәнлеген аермачык сиздем һәм, сер бирмәскә тырышып, карашымны читкә

алмадым. «Яволь», — диде офицер, ниндидер карарга килеп, нотык укыгандай,

үзенекеләргә тагын берничә сүз әйткәч, иптәше белән машинага утырып китеп

тә барды. Мин исән калуыма ышанырга да, ышанмаска да белмичә, баскан

урынымда катып калгандай, тик торам. Өлкән конвоир стройда урыныма басарга

кушып әмерен кабатлагач һәм җилкәмнән этеп җибәргәч кенә исемә килеп,

элекке урыныма бастым. Ниһаять, колонна кузгалып китте. Гитлерюгендчылар

бүре карашлары белән озатып, йодрыкларын селтәп калдылар.

Минем номерым — «19723...»

Көне буе һәм төнлә лагерьга кайткач, нәрсә булыр икән дип уйлап баш

ваттым. Колоннадагы урыныма басканчы, конвоир минем шнур белән бәйләп

муеныма асылган түгәрәк тимер жетондагы «19723»ле номерымны язып алып

калган иде. Шунда ук барак номеры да бар, ул — «5». Икенче көнне иртән

мине комендатурада басып кына торырга мөмкин булган кечкенә номерга

бикләп калдырдылар. Көн урталарында лагерь комендантына алып киттеләр.

Ул — кара формага киенгән карт кына немец — үзенең ярдәмчесе Лысенко

аркылы миңа сораулар бирә башлады. «Ничек син немец байлыгына кул сузарга

җөрьәт иттең? Җитмәсә, Көнчыгыш фронтта сезне большевизм коллыгыннан

коткару өчен кан коючы фронтовикның улына суккансың», — дип мине

гаепли. Хәер, озак сорап тормадылар, экзекуциягә алып китеп, егерме биш

таяк суктырдылар да камерага илтеп яптылар. Камерада ике атна тотканнан

соң, беркөнне урамга чыгардылар. Анда велосипедлы бер полицай көтеп тора

иде. Кулында бау. Ул минем янга килеп, бавының элмәкле очын муеныма

ыргытты. «Бетүем шушы икән, асып куялар», — дип уйладым. Полицай

бауның икенче очын велосипедның багажнигына эләктереп маташа. Боларның

уе башкада бугай. Ул миңа артыннан калмаска кушып кузгалып та китте.

Теләсәң-теләмәсәң йөгерергә туры килә. Исәпсез-сансыз тезелгән лагерьларны

да үттек. Юлда очраган кешеләр башларын чайкап карап калалар. Ниндидер

авыл аша үтәбез, немец үсмерләре бармак төртеп көлә, миңа таш ыргыталар.

Ничә чакрым чапканмындыр, төгәл генә әйтүе кыен, тик җеп өзәрлек тә

хәлем калмагач, гөрселдәп егылдым. Полицай аягы белән килеп төртте,

басарга кушуы. Шулай да ул миңа бераз ял итәргә мөмкинлек бирде. Аннары

кабат кузгалдык: велосипедчы аягы белән педален әйләндерә, ә мин егылып

буылмас өчен аның артыннан йөгерергә мәҗбүр. Урман полосасын чыккач,

бераз арырак, агач бараклар күренде. Бараклар артында тагын урман шәйләнә.

Бу — урманнар белән әйләндереп алынган, каты режимлы штраф-лагерь икән.

Егерме беренче номерлы ошбу лагерьда төрле гаепләре һәм җинаятьләре өчен

башка лагерьлардан тоткыннар китерелә. Шлагбаум каршына җитеп туктауга,

будка эченнән беләгенә свастика бәйләнгән сакчы чыкты.

Мине алып килгән полицай ниндидер кәгазьләрен күрсәткәннән соң,

безне үткәрделәр. Шлагбаумнан һәр ике якка чама белән ике ярым метр

биеклектәге чәнечкеле тимерчыбык киртә сузылып киткән һәм ул бөтен

лагерьны әйләндереп алган. Эчкәрәк үткәч, тимер капкалар тора. Капкаларның

ике ягында да прожекторлы сакчы вышкалары. Аларда тәүлек әйләнәсе

автоматчылар кизүлек итә. Андый вышкалар бөтен лагерь периметры буенча

әллә ничә һәм алар арасына шулай ук чәнечкеле тимерчыбык тарттырылган.

Боларына, беренчесеннән аермалы буларак, ток җибәрелгән. Бу капкада да,

мине китергән полицай кәгазьләрен күрсәткәч, тоткарлык булмады. Бараклар

янында янә бер капка бар икән, анда да документ тикшерделәр. Полицай мине

кечкенәрәк бер йортта утыручы хәрбиләр кулына тапшырып китеп барды.

Тегеләр озаклап нидер яздылар һәм соңыннан бер хәрби мине, бетон бункер

янына алып килеп, камера ишеген ачты да эчкә төртеп кертеп җибәрде. Артымда

шартлап ишек ябылганы ишетелде. Карасам, идәндә каратут чырайлы ниндидер

кеше утыра. Исәнләштем. Теге адәм җавап бирергә ашыкмый. Шулай да беравык

торгач: «Франце», — дип куйды. Француз, димәк. Мин: «Рашен», — дим. Кайда

ым, кайда хәрәкәт белән үземнең «Шамил — Саша» икәнлегемне аңлатам. Ә

ул «Жюльен» булуын белгертте. Нәрсә өчен утыруы белән кызыксынам. Ул

туган иленә качарга теләгәндә тотуларын әйтә. Мин аңа монда нигә китереп

тыгуларын аңлатам. Ул: «Гут, гут, камрад», — дип елмаеп җилкәмнән кага.

Үтереп ашыйсы, аннан битәр эчәсе килә. Жюльен ишекне аяк һәм куллары

белән төйсә дә, ачучы күренми. Төн тынычсыз үтә. Иртә белән Жюльенны

алып киттеләр. Саубуллашканда аның күзләре сагыш белән тулган иде. Бу

аерылышу сагышы гына түгел, ә тирәнгә яшерелгән, яшәүгә өмете өзелгән

кешенең сагышы иде.

***

«Эчәргә бирегез», — дип сорыйм зәгыйфь тавыш белән. Икмәк бирмәсәләр

дә, су китерәләр. Бетон капчыкта мине өч көн тоталар. Өч көннән соң һавага

чыгарып, кер юа торган урынга алып китәләр. Хәлсезлектән аякларым калтырый.

Кер юу бүлмәсендә минем кебек башка тоткыннар да бар. Чәчләрен алырга

чират җиткәнне көтәләр. Өч адәм машинка белән хәйран җитез хәрәкәтләр ясап

чәч ала. Чират миңа да җитте. Аннары соры төстәге, буй-буй полосалы күлмәк,

ыштан, куртка бирделәр, шуларга өстәп козырёксыз баш киеме тоттырдылар

— һәммәсе соры төстә. Шнур белән муенга сугылган түгәрәк тимер бирка тагып

куйдылар. Фамилия дә, исемең дә юк. Номерыңны кычкыргач, ишетмичә,

эндәшми калырга язмасын — сине рәхимсез җәза көтә. Резин тукмаклар яисә

такта белән шәрә артыңны каезлыйлар, алай гына аз тоелса, яңгыр яки кар

астында пластунча шуышырга мәҗбүр итәләр.

Кайчагында баракта утырганда, сирена улый башлый, барлык әсирләр

нарлардан сикереп төшеп чыгу ягына ташлана. Ниндидер сәбәп белән

тоткарланып калсаң, җиде кат тиреңне салдыралар. Ишектән чыкканны сагалап

торучы, як-якка баскан сакчылар тоткыннарның башларына, җилкәләренә,

кай төшләренә туры килә — шунда резин тукмаклары белән тондыралар. Ә

кешеләр, удардан качарга тырышып, башларын яшерәләр, иеләләр, этешәләр-

төртешәләр. Надзирательләр, кан күргән ерткычлардай ярсып, уңлы-суллы

тукмауларын белә. Ниһаять, түбәнсетелгән, кыйналган әсирләр ничек кирәк,

алай плац уртасына чыгып тезелә. Аларга барлык вышкалардан прожектор

утлары төбәлгән. Номерлап кычкырып тикшерү башлана. Һәркем үз номерын

ишеткәч, мондалыгын белдереп җавап бирергә тиеш. Берәрсе, искәрмичә яисә

кыйналудан аңгыраеп, ишетмичә калса, барлау өр-яңадан башлана. Плацта

меңнәрчә әсир, аларның барысын тикшереп чыкканчы төн уртасы уза. Озак

басып торудан аяклар ойый. Аннары «дрессировка» башлана: «Митце аб —

башлыкларны салырга», — дигән әмер яңгырый. «Салырга — кияргә, салырга

— кияргә». Шул рәвешчә бер сәгать һәм аннан да күбрәк вакыт үтә. Аның арты:

«Ятарга — торырга, ятарга — торырга», — дигән команда ишетелә. Бусы — күз

алдында кызыллы-яшелле боҗралар биешә башлаганчы. Инде беткәндер дисәң,

пластунча шуышырга кушалар. Лагерь башлыклары шуышуны кайчан тели, шул

вакытта гына туктата. Отбой. Төнге сәгать бер, кайчагында — ике. Ә иртәнге

биштә янә сирена уларга тотына. Сикереп торып, кабат ишеккә ташланабыз.

Һәм бар да яңадан башлана. Безнең аякларда агач башмаклар. Аларда йөрүе

искиткеч кыен, чөнки алар бөгелмиләр, шунлыктан аяклар чиләнеп чыга. Иртә

белән дә чыгу юлында резин таяклы сакчылар көтә — төнге экзекуция иртән

дә кабатлана. Плацтагы тезелүдән соң, иртәнге сәгать җиделәрдә, кухняга

чиратка басабыз. Иртәнге аш — чөгендер кушып пешерелгән йөз илле грамм

ипи белән бер кружка болганчык төстәге сыеклык. Паёкны алганда елгыррак

кыланмасаң, сакчыларның резин тукмаклары төшәсен көт тә тор. Шуңа күрә,

аш бүлүче паёгыңны ыргытканда эләктереп алып, тизрәк таю ягын карау хәерле.

Үзеңә тигән өлешне кабып йотуыңа (әгәр өлгерсәң), тотыкларны лагерьдан

чыгару башлана. Инде тышта машиналар көтеп тора. Аларга утыртып төрле

эшкә алып китәләр. Эшкә заявкалар, мөгаен, кичтән алына торгандыр, чөнки

«штрафниклар» менеп утыру белән, машиналар төрлесе төрле юнәлештә

кузгалып китә. Һәр машинага өч сакчы билгеләнгән. Аларның берсе шофёр

янәшәсендә — кабинада утыра. Ике автоматчының берсе — алда, ә икенчесе

кузовның артындагы махсус урыннарда урнаша. Эш сәгате унар-уникешәр

сәгатькә сузыла. Аннары лагерьга кайтаралар. Капкадан аз гына шикле тоелган

һәркемне тентеп үткәрәләр. Әгәр юк кына әйбер (мисалга — төпчек) тапсалар

да, ник туганыңа үкендерәләр.

Үземнең байтак вакыт тимер юл вагоннарыннан цемент бушатырга йөрүемне

сөйләп китү гаеп булмастыр. Моннан да авыр эш булса да, сирәктер. Кәгазь

каптагы цементны ансат кына күтәреп алам димә. Вагоннан биреп торучы

аны сыртыңа сала һәм син капчыкны штабельгә илтәсең. Ярый да анда алып

торучы булса. Ул юк икән, цементны тиешенчә урнаштыруы җиңел түгел,

кайчагында капчык кулдан ычкынып китеп, төшеп ярыла. Шуны гына карап

торган надзирательләр, өстеңә ташланып, резин тәпәчләре белән тукмарга

тотыналар. Сакчылар күрмәгәндә без капчыкларны махсус та ерта идек,

бигрәк тә кыш көне. Чөнки юка өс-баш киеме белән чыдашлы түгел. Вагонда

ертып, капчыкта баш һәм куллар өчен тишекләр тишәбез, кием эченнән өскә

киеп куйгач, җылырак булып китә. Берсендә капкадан тентеп керткәндә, бу

эш беленде һәм башкача инде безне һәрчак тикшереп кертә, әгәр тотылсак,

җәзалый башладылар.

Цемент бушатуда барлыгы егерме биш кеше. Эштән кайтканда, безнең өсләр

ап-ак, бары тешләр генә елтырап тора. Безне өеребез белән лагерь мунчасына

куалап кертәләр һәм югары басым астында брандспойттан салкын суны шәрә

тәннәребезгә сиптерәләр. Үзебезне белештермичә төрле якка сибеләбез, ә бу

кешелексез бәндәләр, моңардан тәм табып, ат урынына кешниләр. Бик күпләр

мондый экзекуциядән соң тән температуралары күтәрелеп саташып ята һәм

чебен урынына кырыла. Фашистлар өчен бу проблема түгел, үлгәннәрне яңа

тоткыннар алыштыра. Мин адәм чыдый алмаслык әлеге сынауларга ничек

түзгәнмендер, хәзер дә аптырыйм, тик ничектер исән калдым. Мөгаен, иректә

чагында яшьтән үк актив рәвештә спортның берничә төре белән шөгыльләнүем

ярдәм иткәндер.

Штраф-лагерьдагы газаплануларым ун айга сузылды. Ун айдан соң, көндәлек

барлау вакытында, үземнең «19723» номерын бу тәмугтан чыгарылучылар

исемлегенә кертелүен ишеттем. Һәм мине элек тотылган лагерь №23кә

күчерделәр. Штраф-лагерьга япканда нинди срокка икәнен әйтмиләр. Кагыйдә

буларак, ул артык озак түгел. Тик анда бер эләккән кеше кабат эләкмәскә

тырыша, чөнки сират күперен икенче кабат кичә алмаска да мөмкинсең ич.

 

Янәдән Кайденко белән...

Егерме өченче лагерьда мин янә Кайденко белән очраштым һәм без бер-

беребезгә булышып яшәвебезне дәвам иттек. Әсирлектә СССРның төрле

төбәкләреннән бик күп милләт кешеләре тотыла, әмма яшәүләре никадәр

авыр булмасын, алар беркайчан берсен-берсе җәберсетми иде. Ә хәзер кеше

дигәнең үзе шикелле үк адәми затларны төрмәләрдә, армиядә ничек кыерсыта!

Төрмәдә — паханнар була, армиядә — бабайлык. Мин, ничек кенә уйласам

да, җәмгыятьнең шулай түбән тәгәрәвенең очына чыга алмыйм. Андый

специфик урыннарда гына түгел, көндәлек тормышта да кешеләр еш кына

үзара мөнәсәбәттә бер-берсе белән тупас, хәтта рәхимсез кыланалар. «Ни өчен?»

— дигән сорау куясы килә андый чакта. Болар барсы да үзгәртеп корулар

фонында башланды бугай, күпләр демократияне, нәрсә кылансаң да ярый,

дип кабул итте кебек. Юк, элекке ягымлы, чиста мөгамәләләрне кайтарырга

кирәк! Хәзерге юл — тупикка илтә торган юл ул.

Штраф-лагерьга килгәндә исә, ябылу срогының кыскалыгы анда урын

җитмәү белән дә аңлатыла. Аның аша мөмкин кадәр күбрәк халык уздыру өчен,

кешене бер-ике ай эчендә чак йөри торган скелетка әйләндерәләр. Павел мине

күргәч танымады: «Саша, синме соң бу?» — дип кычкырды ул гаҗәпләнеп.

Кабат миңа кулыннан килгәнчә булышырга тырышты.

Егерме өченче номерлы лагерьдан төрле эшләргә йөртәләр. Конвоирлар

арасында Пауль атлысы бар иде. Әнә шул бәндә баракка йөгереп керә дә: «Рус,

ауфштейн! (вставать)», — дип оран сала һәм камчысы белән әле йокыдан да

уянып җитмәгән кешеләрне уңлы-суллы кыйнарга керешә. Һәм бу хәл көн саен

кабатлана. Кызларны да иртә белән колонналарга тезеп эшкә алып киткәннәре

күренә.

Берсендә бөтен халыкны лагерь плацына куалап чыгардылар. Карасак,

алдыбызда зур өем булып төрле төстәге һәм үлчәмдәге күлмәк, чалбар, костюм

ише киемнәр ята. Безгә: «Лагерь коменданты киң күңеллелек күрсәтеп,

сезгә киемнәр китерде, сайлап алыгыз», — диләр. Бу вакытта инде 1944 ел

бара, фашистларны Көнчыгыш фронттан — совет гаскәрләре, Көнбатыштан

американнар һәм англичаннар кысрыклый. Өченче рейхның соңгы көннәре

якынлашканы аермачык. Шуңа күрә тоткыннарга карата мөнәсәбәт тә бераз

йомшаграк иде. Канга буялганлыктан, ул чагында әйберләрне беркем дә алмады.

Соңыннан гына киемнәрнең фашистлар тарафыннан юк ителгән яһүдиләрнеке

икәнлеген белдек. Штраф-лагерьдагыдан аермалы буларак, башка лагерьларда

кем нинди киемнән булса, шул киемендә йөри ала иде. Тик өс-башларыбыз нык

таушалуга карамастан, мәетләрдән салдырылган киемнәрне кияргә теләмәдек

— төннәрен саташтырып интектерер иде.

Алдарак әйткәнемчә, Украинаның бөтен өлкәләреннән егетләр бар иде.

Россиянең Кировоград өлкәсеннән дә Петренко дигән берәү бар. Ул чын

куркуль булып чыкты. Янәшәсендәге иптәшләреннән ашыйсы килү-килмәве

белән кызыксына икән дә, «ашыйсым килә» (ач кешенең ничек инде ашыйсы

килмәсен), дигән җавап ишеткәч, үзенең паёгын тәкъдим итә икән бу. Тик

әҗәтне ике паёкны түләү шарты белән. Ахырын уйлап җиткермәгән кайберәүләр

чак кына ачтан үлмичә калдылар. Соңыннан аның махинацияләрен белеп алгач,

әздән генә буып үтермәделәр үзен.

Берсендә итальян һәм румын хәрби әсирләренең немец сагы астында

эшләүләрен күреп гаҗәпкә калдык, чөнки Италия белән Румыниянең Гитлер

союзниклары икәнен белә идек. Баксаң, итальян һәм румын солдат вә

офицерлары сугышырга теләмичә баш күтәргәннәр. Фетнәчеләрнең шактый

өлешен атканнар, ә бер өлешен рәхимсез бастырып, фашист концлагерьларына

ташлаганнар икән.

 

Кабат Антонио турында

Озак та үтмәстән безне Герман Геринг заводларыннан ерак түгел урында

төзелүче бомбоубежищеларга эшкә йөртә башладылар. Монда күп меңләгән

халык куып китерелгән. Француз, инглиз хәрби әсирләре һәм без — совет

үсмерләре дә бар. Шунда язмыш кабат Антонио Миотто белән очраштырды.

Ул минем кая югалуым турында сораштырырга кереште. Штраф-лагерьга

эләгүем турында сөйләгәч, миңа үз туганына караган кебек карый башлады.

Ул еш кына «Гитлер капут. Тиздән сугыш бетәчәк, шул чагында мин сиңа

адресымны бирермен һәм без хатлар алышырбыз», — дип кабатларга ярата

иде. Кызганычка каршы, сугыш тәмамлангач, без очраша алмадык. Аннары

шунсы: хәтта адреслар алышсак та, хатлар языша алмаган булыр идек, чөнки

ул заманда чит илгә хат салу түгел, ошбу хакта авыз ачып бер сүз әйтсәң дә,

автомат рәвештә дошманнар исемлегенә кертелә идең.

Бомбоубежищелар төзелешендә без гравий, цемент ташыйбыз, измә

болгатабыз. Ә бу чагында дустым Павел Кайденко, юк кына нәрсә өчен

гаепләнеп, штраф-лагерьга эләккән иде. Кайчагында Антонио, җаен табып,

миңа нинди дә булса ризык бирә, ә мин эш вакытында аны Павелга тапшырам

(эш фронты киң булганлыктан, штрафникларны да еш кына бирегә китерәләр).

Болар барсы да надзирательләр күзеннән качырып эшләнелә, әлбәттә. Соңрак

Павел миңа хатында: «Саша, беркайчан да синең үз паёкларыңны миңа

бирүеңне онытмаячакмын», — дип язды.

 

Авианалётлар

Монда миңа инглиз хәрби әсирләре белән танышу насыйп булды, бигрәк тә

берсе — Джон Сэвидж белән якыннан таныштым. Аның йөзе һәрвакыт елмаюлы,

еш кына үзләренчә: «Гут найт», «Гут монинг», «Гут автенун», — дип сәламләргә

ярата. Немецлар совет гражданнары белән хәрби әсирләр арасындагы дустанә

мөнәсәбәтләрне күреп, эшне безнең юллар кисешмәслек итеп сайлый башладылар.

Аннан соң без читтән генә бер-беребезне баш кагып сәламләүгә күчтек.

Бомбадан саклану бункерларыннан тыш бу тирәдә тагын нәрсәләрдер төзиләр

иде. Аларны нинди максатлар өчен төзүләрен анык кына белә алмадык, ә менә

эшче көчне бары тик совет хәрби әсирләреннән генә алып киләләр иде.

Элек сирәгрәк булган союзникларның авиаударлары ешайды. Самолётлар

бик биектән һәм берсе артыннан берсе зур төркемләп очалар. Биектән булса

да, ташлаган бомбалары тиешле ноктага төгәл эләгә, заводлар хәтта төнлә

дә янгыннардан кып-кызыл булып утыра. Без бомбаларның лагерьларга да,

эшкә куып китерелгән кешеләр өстенә дә төшмәүләренә гаҗәпләнә идек. Еш

кына кайбер бомбаларның безнең лагерь өстенә туры килүен тели идек, бу

газаплардан котылыр идек ичмасам, дип уйлаган чаклар аз булмады.

Бомбага тотулар көндез дә, төнлә дә дәвам итте. Әсирлектән коткарылганнан

соң, завод конструкцияләренең әллә нинди рәвешләргә кереп бөгәрләнеп

беткәнен барып күрдек. Лагерьда, тикшерү белән булса кирәк, ниндидер чит

кешеләр пәйда була башлады. Соңрак боларның халыкара оешма вәкилләре

икәнлеге һәм әсирләрнең нинди шартларда тотылуы белән кызыксынып,

тикшереп йөргәнлекләре беленде. Мин инде алдарак поляк, чех, данияле,

голландияле һ.б. кайбер милләт кешеләренең лагерьлары сакланмавын һәм

аларның эшкә бару-кайтулары да конвоирларсыз гына булуын әйткән идем.

Соңгы вакытта безнең лагерьны да сакламый башладылар. Капкадагы сак

калды анысы, электәге кебек эштән кайтканда еш кына тикшереп тә кертәләр.

Сак хезмәтен алуларының ике төрле сәбәбе булырга мөмкин иде: беренчесе

— фронтларда катастрофик рәвештә җанлы көчләр җитмәве һәм икенче сәбәп

— лагерьдан яисә эшкә барганда-кайтканда качсаң да, Алманиядә кая барасың,

биредә урманнар юк дәрәҗәсендә, өстәвенә, тире белән сөяккә калган һәм

начар киемле вә агач башмак кигән әсир әллә кайдан аерылып тора — аны

җирле халык шундук властьларга тотып бирәчәк.

Фронтның һаман саен якынлашканы сизелә. Бомбадан саклану урыннарын

да күпләп төзиләр. Союзниклар авиациясе бомбага тотканда, немецлар

гаиләләре белән шунда яшеренәләр, монда ук аларның әйберләре дә саклана.

 

Качарга омтылу

Тоткынлыкта инде өченче елым. Сугышка кадәр үткән тормышымны искә

төшерәм дә, үзәкләрем өзелә. Аны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Әни

ничек анда? Ул бит берьялгызы калды. Абыем гаиләсе белән хатынының

туганнарына кайтып җитә алды микән? Башка төрле уйлар керә һәм йокы

кача. Этнекеннән дә яман лагерь тормышы яшисе килү теләген юкка чыгарса

да, соңгы вакытта үзгәрешләр исән калуга беркадәр ышаныч тудырды. Ничек

тә түзәргә кирәк!

Безнең лагерьда Красюк фамилияле Тагонрог малае бар иде, ундүрт

яшьләрдә, бик тере һәм шаян үзе. Гәүдәгә кечкенә генә, чәнечкеле тимерчыбык

астыннан шуышып чыгу аның өчен берни тормый. Берсендә ул лагерьдан шул

ысул белән шуышып чыккан да, урман буенда сагалап торып, велосипедта

үтеп баручы гитлерюгендчы үсмерне үтергән. Аның формасына киенеп,

велосипедында йөри башлаган. Алманиядә ул чагында велосипедта йөрүчеләр

бихисап, күпләр эшкә дә шуның белән бара. Шуңа күрә Красюкның велосипедта

йөрүе шикләнү тудырмый. Ул төннәрен каяндыр чәлдереп, ашарга ризыклар

да табып кайта. Тик ул бер нәрсәне исәпкә алып бетерми: фриц баласының

юкка чыгуы эзсез калмый, аны эзли башлыйлар һәм киемнәре салдырылып,

аннан-моннан агач ботаклары астына яшерелгән гәүдәсен табып алалар.

Шуннан гитлерюгендчыларны тикшерә башлыйлар һәм ахырда Красюкка

килеп төртеләләр. Штрафлагерьга озатып асалар мескенкәйне. Төрле сәбәпләр

аркасында шулай күп үсмерләр үлемгә дучар булды.

Бомбадан саклану бункерына Гриша белән немец гаиләләренең

әйберләрен ташыганда, ишекнең эчтән бикләнсә дә, отвёртка белән тышкы

яктан шөрепләрен борып алып, эчкә үтү мөмкинлеген шәйләп калган идек.

Башыбызда — бункерның киемнәр сакланучы складына үтеп, үзебезгә

ярарлыкларына киенергә һәм Брауншвейг шәһәренең станциясенә барырга, ә

аннан печән төялгән вагонга утырып, көнчыгыш яисә көнбатышка юл тотарга

дигән тәвәккәл план туды. Анда эләгә алсак, фронт аша чыгуы әлләни катлаулы

булмас, дип уйладык яшьлек хыялыйлыгыбыз белән. Нарларның шөрепләре

какшаган дигән сылтау белән Антониодан отвёртка сорап алдык һәм аны таш

астына яшердек.

Түземсезләнеп төн җиткәнен көттек. Барысы да йоклагач, саклык белән

генә барактан чыктык. Беркадәр атлыйбыз да туктап тыңланабыз: кемнең дә

булса килгәне ишетелмиме? Тыныч бугай, димәк, полицайлар лагерь капкасы

янындагы комендатурада утыра. Капка төнгә бикләнә һәм анда кораллы

сакчылар куела. Полицайлар йөреп торганда, гадәттә, үзара сөйләшәләр һәм кул

фонарьлары белән тирә-юньне яктырталар. Тимерчыбык астыннан шуышып

чыга торган урынга җиттек. Мин чыбыкны күтәрә төштем, Гриша шуышып

чыгып, тимерчыбыкны аргы яктан күтәрде. Хәзер минем чират. Ниһаять, без

икебез дә лагерьның тышкы ягында. Бункерлар төзелә торган урын безнең

лагерьдан ерак түгел — кыр буенча барасы, тик бер җирдә юл аша чыкканда

«эләгү» ихтималы аз түгел.

Бункер янына җиткәч тә тиз генә «эшкә» ябышмадык, сизенеп куа

чыкмадылар микән дип тыңланып тордык. Ул-бу сизелмәгәч, яшерелгән

урыныннан Гриша отвёртканы алып килде. Ишекне салдыру һәм бункер эченә

керү күп вакытны алмады. Союзниклар авиациясе чираттагы налётын башламаса

гына ярар иде, дип ялвардык эчебездән. Чөнки алай була калса, сирена улый

башлау белән, немецлар бункерга йөгереп килә һәм ул чагында баш бетте дигән

сүз. Киемнәр саклана торган урынга килгәч, беравык нәрсә сайларга белмичә

икеләнеп тордык. Мондагы элгечләрдә костюмнар, ак һәм кара төстәге плащлар

һәм тагын әллә ниләр тезелеп киткән; бер кырыйда күлмәк, аяк киемнәре

тутырылган чемоданнар өелеп тора, махсус ясалган сәндерәләрдә эшләпәләр,

башлыклар һәм фуражкалар урын алган. Берәр плащ, эшләпә сайлап алдык,

костюм һәм аякка кияргә ботинканы да онытмадык. Артыгы безгә кирәк түгел.

Хәер, аны алып та кая куясың. Озаклап торырга вакыт юк, чөнки полицайлар

урамнарда төннәрен кизүлек итә, бункерларга күз салу ихтималы да бар. Бер

кулга төргәк, икенче кулыбызга кечкенә чемоданнар тоткан килеш йөгереп

чыктык та лагерь ягына ашыктык. Бөтен җирдә тынлык. Элек үткән олы юл

янына якынлаштык. Ерактан ниндидер аваз ишетелде, машина тавышына

охшаган. Менә ул һаман көчәя бара. Инде тәмам якын. Борылмадан пәйда

булган ут тасмасы инде юл өстен капшый. Гриша белән дәррәү якындагы

куаклык артына ташландык һәм җиргә сеңдек. Машина безнең турдан аз гына

үтеп шып туктады. Сулышны кысып ятабыз, йөрәкнең тукылдавы колакларда

ишетелә. Машина эченнән икәү чыктылар. Аларның берсе юл читенә басып

кече йомышын йомышларга кереште, икенчесе моторда актарына башлады.

Үзара мыдыр-мыдыр сөйләшәләр. Башны да күтәрергә куркып ятабыз. Ниһаять,

«шап» та «шоп» машина ишекләре ябылганы ишетелде. Двигатель гүелдәп

кабынды. Кузгалып киттеләр бугай. Инде бар да тынды кебек. Шулай булса да

без һаман селкенмичә ятабыз. Берничә минут үткәннән соң гына аякка бастык

һәм, өсләрне кагынып, юл аша чыгарга батырчылык иттек. Акрынлык белән

атлыйбыз. Куркудан, һәр калкып һәм каралып торган нәрсә кеше сымандыр

кебек тоела. Атлый торгач, лагерь киртәсенә җиттек. Җиргә ятып, озак кына

ул-бу ишетелмиме дип тыңланып тордык — тынлык, лагерь йоклый иде.

Бераздан, элек чыккан урыннан кабат лагерь территориясенә үттек. Берничә

адым атларга да өлгермәдек, каршыбызга дүрт полицайның йөгереп килгәне

күренде. Үзләре: «Стой», «Хальт», — дип кычкырыналар. Күзләрне чагылдырып,

кулларындагы фонарь утларын безгә юнәлткәннәр. Миңгерәйтелгәндәй басып

торганда, ике урыс һәм ике немец полицае безне як-яктан чолгап та алдылар

һәм лагерь комендатурасына алып киттеләр. Төргәк белән чемоданнарыбызны

почмакка куеп, үзебезне тар гына бүлмәгә яптылар. Анда утырып та, ятып та

торырлык түгел, басып кына сыешлы. Төн буена аяк өсте торып, таңны чак

аттырдык. Иртә белән «эт» оясыннан ачып чыгарып, лагерь-фюрер белән «дядя

Коля» янына алып киттеләр. Башта: «Экзекуция булачак икән», дигән уй. Безгә

бүре карашы белән карыйлар. «Әйберләрне каян алдыгыз?» — дип төпченәләр.

Җавап бер: «Таптык».

— Лагерьдан чыгып кая бардыгыз? — Бусы чираттагы сорау.

— Кырдан аз булса да бәрәңге казып аласы килгән иде, — дибез.

Чыннан да, лагерьдан ерак түгел генә бәрәңге басуы булып, анда чыгып

казынучыларны тоту очраклары булгалаган иде. Безгә ышанмаганнары күренеп

тора. Шулай да без әйткәнебездән кире чигенмибез.

— Менә хәзер икегезне дә эскәмиягә сузып салып суктырачакбыз, телегез

тиз язылыр, — диләр сорау алучылар. Миңа инде эскәмиягә ятып ике мәртәбә

гумми тәмен татып карарга туры килгәне бар, аның нәрсә икәнен яхшы

беләм. Лысенко полицайларга криминаль полициягә шалтыратырга куша.

Аларның конторасы лагерьдан ерак түгел. Берничә полицейский машинада

тиз арада килеп тә җитә. Күрше бүлмәгә үтеп, озаклап нидер турында

киңәшләшәләр. Аннан чыккач, безне төн кундырган тар бүлмәгә кабат кертеп

яптылар. Берничә сәгатьтән ачып чыгарып, кабат сорау алган бинага алып

киттеләр. Анда, гаҗәпләнүебезгә каршы, өлкән яшьтәге ниндидер биш немец

каршына кертеп бастырдылар. Бөтенесе нәфрәтләнеп безгә карый. Лысенко

хәлебезнең хөртилеген аңлата, юкка гына гаебегезне танымадыгыз, урланган

чемоданнарыгызда бу әфәнделәрнең документлары табылган, алар инде бу

турыда полициягә белдергәннәр, имеш. Полицейскийлар белән гражданский

киемдәгеләр үзара нәрсә турындадыр гәпләшеп алдылар. Аннары хәрбиләр

чыгып китте. Безне нишләп болар белән генә калдыруларын аңларга тырышып

баш ваттык. Кулларыбызны кушырып бәйләделәр дә әмер бирделәр. Лагерьга

алып кермәделәр, каядыр әлегә безгә билгесез тарафка алып киттеләр.

 

Эт изгелеге

Озак барырга туры килмәде. Безнең лагерьдан ерак түгел тугызынчы номерлы

гел немецлар гына яши торган лагерь бар иде. Аның ишегалдына алып керделәр.

Бөтен жирдә чисталык, чәчәкләр үсә, биналар матурлап буялган. Подвалга,

яшелчә складына алып төштеләр. Эт иярткән янә бер немец пәйда булды. Без

инде монда юкка гына алып килмәүләрен төшенгән идек. Башымнан: «Бетүебез

шушы икән, эттән талатып үтермәкчеләр», — дигән уй чагылып үтте. Андый

хәлләр еш була. Аларның кешеләрне таларга махсус өйрәткән этләре бар.

Бигрәк тә урыс хәрби әсирләре белән мондый хәлләр еш кабатлана. Дәү генә

бер эскәмия алып куйдылар. Инде кич якынлашып килә иде — ут яндырдылар.

Әүвәлге итеп мине сайладылар. Кулларымны чишеп эскәмиягә яткырдылар

да, аларны янә эскәмиянең аскы ягыннан чалыштырып бәйләп куйдылар.

Аякларымны да бау белән чорнап куйдылар. Берсе, өстендәге киемнәрен

салып, күлмәгенең җиңнәрен сызганды да, кулына резина шланг алып, шуның

белән минем аркамнан түбән өлешемне каезларга кереште. Минем бу «эштә»

инде бераз тәҗрибәм бар (ике тапкыр кыйналырга өлгергән идем), шуңа күрә

аз гына хәйләсен дә беләм: суккан чакта гәүдәне катырмаска кирәк, югыйсә

шланг катырак төшәчәк һәм авырту да көчлерәк булачак. Ә гәүдәне йомшак

калдырганда — авырту да кимрәк. Җәзалаучы кулындагы җисем белән орган

чакта үзеңә үк санап та барырга кушалар. Әгәр «таяклар» санын буташтырасың

икән, экзекуция яңабаштан башлана. Безне чиратлаштырып суктырдылар:

мине — торгызалар, Гришаны яткыралар һәм киресенчә. Гришаны эскәмиягә

бәйләп салган чакта этнең хуҗасы: «Фас, фас русише швайне», — дип миңа

өстерә. Гаҗәпләнүемә каршы, эт ырлап ташланса да, аскы өлешемне каплаган

кулларымны җиңелчә генә кабып ала һәм бөтенләй дә авырттырып тешләми.

Мин бу гаҗәп акыллы һәм юаш карашлы немец овчаркасының күзләрен

мәңге онытмадым. Мондый хәлнең башка берәү белән берәр кайчан булганы

булды микән? Уникаль очрак иде бу! Ул хәтта безне яткырып суктырганда да,

кызганган кебек, чинап-чинап алды. Күрәсең, аның хуҗалары яхшы кешеләр

булгандыр һәм этләренә дә яхшы тәрбия биргәннәрдер. Немецлар арасында

да кешелекле затлар аз түгел иде бит, тик аларга башка милләтләргә карата

уңай мөгамәләләрен күрсәтергә генә куркыныч иде. Хәер, болар нибары минем

фаразларым гына.

 

Тревога

Әйткәнемчә, эскәмиядә әле беребезне, әле икенчебезне салып суктыралар.

Авыртуга түзәр чама юк. Аларның сөйләшкәннәреннән ишетеп калдым: яңадан

илле гумми суктырмакчылар да туктамакчылар. Мине янә суктырдылар, чират

Гришага җитте. Шулчак сирена улап җибәрде — һава тревогасы, союзниклар

авиациясе һөҗүме. Алар үз тиреләре өчен шыр җибәрәләр иде. Тиз-тиз өсләренә

киенергә керештеләр. Ә безгә бомба кая төшсә дә барыбер. Ишекләрне бикләп

һәм безне подвалда калдырып, җәзалаучылар бомбоубежищега таба йөгерделәр.

Һәм иртәнгә кадәр яныбызга беркем дә килеп карамады. Мин инде утырып

тора алмый идем, төн буена тезләремә тезләнеп, күкрәгем белән эскәмиягә ятып

чыктым. Алай иткәндә, тезләр авырта, ярый әле Гриша буш капчыклар табып,

аларны минем аска җайлаштырып салды — тезләрне алмаш-тилмәш «эшкә»

җиктем һәм шул миңа төнне уздырырга ярдәм итте. Гришаның хәле беркадәр

җиңелрәк, чөнки ул миңа караганда илле таякка кимрәк суктырылган.

Эт иярткән немецтан башкалары иртә белән тагын подвалга әйләнеп

кайттылар. Безне өскә алып чыктылар. Кояштан күзләр чагыла. Икебезнең

дә муеннарга элмәкле бау ыргыттылар һәм бер-беребезгә якын китереп

тарттырдылар. Сугымга алып барган мал кебек алып та киттеләр. Үзләре алдан

да, арттан да атлыйлар. Мин бик сызлана идем, чак атлыйм. Шулчак арттан

берсе китереп типмәсенме. Башым әйләнеп, аздан гына капланып төшмәдем.

Ярый әле Гриша белән икебез бер бауга бәйләнгән — шул коткарып калды.

Криминаль полиция якында булмаса, ничек барып җиткән булыр идек,

әйтүе кыен. Полиция бүлегендә камерага кертеп яптылар. Анда нарлар бар

иде. Тик мин һаман ята алмыйм, подвалдагы тезләнеп тору халәтен сайларга

туры килде. Үтереп эчәсе килә. Гриша ишекнең «күзе»нә якын килеп: «Су

бирегез, су!» — дип кычкыра. Тукмап атмагайлары иде тагын дип шикләнеп

торганда, шылтырап ишек ачылды. Ничек әле су бирергә уйлаганнар. Менә без

кружкаларга чат ябыштык. Сусаган кешегә аның кадәр су нәрсә инде — мизгел

эчендә эчеп тә бетердек. Шулай да бераз җиңел булып китте. Инде ашыйсы килә!

Ни гомердән бирле авызга валчык та алган юк, эч аркага ябышкан шикелле.

Кич белән берәр савыт баланда бирделәр.

Иртәнге якта камерадан чыгарып, бәдрәфкә алып киттеләр. Коридорда

барган җирдән полицай туктатты да актарынырга кереште, бәдрәф ачкычы

эзләве икән. Тапмагач, безгә баскан урыныбызда көтәргә кушып, дежуркага

юнәлде. Коридорның аргы башындагы ачык ишектән кемнеңдер илереп

кычкырган авазы ишетелде. Шундый авазны төнлә дә ишеткән идек. Гриша

белән бер-беребезгә аптырап карашабыз. Кызыксынуыбыз көчлерәк булып

чыкты — берникадәр алгарак атлап, ярымачык ишектән кабинет эченә күз

һәм андагы кыргый күренешне күреп, тораташтай катып калдык: өстәл

янында безгә яны белән хәрби киемдәге немец утыра, янәшәсендәге шул ук дәү

өстәлгә берәү бәйләп куелган. Ул мескеннең куллары чылбыр белән уратылып,

ниндидер тимер җайланмага эләктерелгән, ә читтәрәк, газ белән эшлиме,

ниндидер ут яна. Бәхетсез җан әрнүгә түзә алмыйча бәргәләнә, чинап кычкыра

һәм башын як-якка чайкый. Фашист палачы җайланманың түгәрәген боргалап,

җәзаланучының кулларын беразга читкә алгандай итә дә кабат сорау алырга

керешә. Үзенә кирәкле җавапны ишетмәгәч, янә бичараның бармакларын ут

белән өтәли. Күңел болгаткыч көек исе, бүлмәгә генә сыешмыйча, коридорга

да таралган. Тетрәнүебез шулхәтле көчле булган ки, полицайның яныбызга

килеп басуын да сизмәгәнбез. Ул Гришаны сугып екканнан соң гына бераз

исебезгә килдек. Надзиратель, немецка да нидер кычкырынып, ишекне

япты да безне кабат камерага илтеп япты. Аннары безне допроска алып

бардылар. «Карышудан мәгънә юк, бөтенесен ачыкладык», — диделәр сорау

алучылар. Аларны инде әйберләрне кайдан алуыбыз кызыксындырмый һәм

ошбу гамәлебезне урлашу дип бәяләгәннәр (урлашу немецларда каты җәзага

тартыла) иде. Кием-салым һәм башка кирәк-яракны нинди максаттан чыгып

чәлдерүебезне сорап тинтерәтәләр. Башыбызга тай типмәгән: иностраннарга

сату өчен дип үзебезнекендә нык торабыз, чөнки планыбызны белгертсәк,

качарга омтылган өчен иң каты җәзаларның берсенә дучар ителәчәгебезне

чамалыйбыз. Шулай итеп безне караклык өчен хөкемгә тарттылар.

 

«Ак доктор»

Криминаль полициядән теге чакта байтак лаеш шулпасын чөмерергә туры

килгән егерме беренче номерлы штраф-лагерьга алып киттеләр. Анда китерү

белән — мунчага. Чәчне кыркып, лагерь киемнәре: буй-буй ак полосалы, соры

төстәге һәм аркасына «L — 21» дип язылган күлмәк, ыштан бирделәр; башка

— козырёксыз түгәрәк башлык, аякка кияргә агач башмак китерделәр. Чишенеп,

душ астына басарга дигән әмер яңгырады. Чәчләребезне алган һәм безнең белән

идарә итүче кеше шәрә тәннәребезне күргәч «аһ» итте, чөнки анда күгәрмәгән-

чиләнмәгән урын калмаган диярлек. Аз-маз коенгандай иткәч, авыртуга түзә

алмаганлыктан, киенергә рөхсәт бирделәр. Чалбарларны кигән генә идек,

ниндидер озын буйлы, аксыл чәчле кеше кереп, янә аларны салырга кушты

һәм безне әйләндергәләп тикшерергә кереште. Күргәннәре аңа нык тәэсир итте

булса кирәк, ул ике куллап башын тотты һәм: «Майн гот! Вас ист дас?» — дип

сөйләнде. Тәрҗемәдә: «Йә Аллам! Йә Аллам! Нәрсә инде бу, ә?» — була инде

ягъни. Аннары берәм-берәм яныбызга килеп, кыйналган урыннарга сак кына

бармаклары белән баскалап карады. Гришага киенергә кушты. Чөнки ул зыянны

миңа караганда кимрәк күргән, аның тәнендә чиләнеп торган урыннар юк. Ә

минем белән озак мәш килде ул. Авырттырмаска тырышып яралы урынга баса

да: «Авыртамы?» — дип сорый. Мин, сер бирмәскә тырышып: «Юк», — дигән

булам, тешләремне кысам. Йомшак урыннан чак кына астарак аяк балтырына

басуга, аннан шарлап канлы үлек агып чыкты (соңыннан анда гомерлек җөй

калды). Аннары доктор мине лагерь лазаретына алып китте. Аны монда барлык

ристаннар да үз итеп «Ак доктор» дип атыйлар икән. Лазаретта аңа капма-

каршы тип «Кара доктор» да эшли. Анысы чытык чырайлы, усал карашлы.

Лазарет башка бараклардан бер ягы белән дә аерылмый диярлек, шул читтә

торуы белән булса гына инде. Монда күбесенчә дәваламыйлар, ә ристаннар

өстендә төрле экспериментлар үткәрәләр, яңа төр даруларын сынап карыйлар.

Аларны соңгы нәтиҗә бары уңай яки тискәре булуы белән генә кызыксындыра:

дәва-метод уңай чыкса — яхшы, кеше үлсә дә берни түгел, андый материал

монда буа буарлык. Халыкара оешмалардан тикшерү комиссияләре килгәндә,

алар лазаретта барсы да ал да гөл итеп күрсәтергә тырыша, әлбәттә, чөнки

дөньякүләм зур гауга кубасын яхшы чамалыйлар.

Ак доктор, мунчадан алып чыккач, мине үзе артыннан ияртеп, лагерь

капкасына таба алып китте. Сакчыларга авыру икәнлегемне әйтеп, тимерчыбыклы

территориядән читтәге барак-лазаретка кертте. Ишектән якындагы ике яруслы

нарның аскы катына күрсәтеп, урынымның шунда булуын аңлатты. Мондагы

пациентлар милләтләре буенча аерылмый — төрле ил кешеләре. Икенче көнне

ул мине үзенең эш һәм яши торган кабинеты ролен үтәүче бүлмәсенә алып

китте. Биредәге инструмент вә дәвалау әсбапларының ярлы икәнлеген аңлата:

баксаң-күрсәң, хәтта бинтлар да кәгазьдән; ятак хезмәтен үтәүче матрацларның

тышлары шулай ук кәгазьдән булып, эчләренә пычкы чүбе тутырылган. Доктор

миңа аягымның канга оешып каткан урынын кисеп алырга туры киләчәген,

югыйсә анда гангрена башланачагын аңлата. Инструменты — кәкре кайчы.

Авыртуга түзә алырмынмы? Бернинди иснәтә-йоклата торган сыекчалары юк

ич. «Кирәк икән, нишләрсең, түзәргә туры килә инде», — дип ризалашуым аңа

шөгыленә керешергә җирлек бирә.

Ул мине яткырмады, аягымда калдырып, җайлап кына, таш кебек каткан

һәм сизү дәрәҗәсе дә нык кимегән «казалы» урынны түгәрәкләп кисә башлады.

Баштагы мәлдә авыртуны сизмәдем, тик инде кайчы тимере сөяккә килеп

төртелгәч, кыргый авыртудан кычкырып җибәреп, бер якка авып төштем.

Доктор мине кушеткага яткырган һәм, күпмедер вакытка аңымны җуюымнан

файдаланып, операцияне төгәлләгән: ачык урынга мамык тутырган. Күземне

ачуга: «Ятып кына тор», — дип киңәшен бирде. Тагын бераздан аягыма

бастырып, ярамны ниндидер мазь белән сөрткәннән соң, кәгазь бинт белән

бәйләп куйды. Мине хәлсезлек биләп алган иде, калтырата башлады. Доктор

халәтемне күреп тора: «Урыныңа барып җитә аласыңмы?» — дип сорый.

«Кайтып җитәм», — дим, нык булырга тырышып. Чак кайтып җиттем.

Икенче көнне яныма килеп бимазалаучы булмады. Янә бер көн узгач,

Ак доктор дугаланып торган ниндидер тартма белән керде, уртасында

электролампалар, һәм алар тегү машинасының капкачын хәтерләтәләр. Доктор

мине корсагыма яткырып, алып килгән җиһазын электр тогына кушты:

лампочкалар гөлт итеп кабындылар. Шул көннән башлап табиб ярамны озаклап

җылыта, каралып торган урын да акрынлап кечерәя башлады. Тәнемнең тиресе

дә инде үзенең табигый халәтенә кереп бара.

Ак доктор сәяси тоткын икән. Ул миңа яхшы мөгамәләдә. Һәрчак, утны

сүндергәч, ул безнең «палатага» кагылып китә. Бәдрәфкә барган булып, бер

уңайдан мине күрергә һәм газетага төрелгән ипи кисәген күкрәгемә куеп китәргә

дә җай таба. Башымнан сыйпап куярга да онытмый. Мин: «Данке — рәхмәт»,

— дим, ә ул бармагын авыз турына китереп: «Тс-сс», — ди дә ары юнәлә.

Икенче вакытта, бинтны алыштырырга баргач, доктор миңа сөйләшмәскә, бары

кулларны кысышырга гына кирәклеген аңлатты. Мин инде алдарак тормыш

юлымда күбесенчә яхшы кешеләр очрап торуы турында әйткән идем, бу чыннан

да шулай. Хәлем тернәкләнүгә китте. Инде 1944 елның ахыры якынлаша. Табиб

сугыш менә-менә бетәчәген әйтте. Мин илһамланудан һәм аңа тулысынча

ышанудан: «Гитлер капут!» — дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Ул

бармагын ирененә тидереп, башын чайкады: «Саграк кылан», — диюе. Безнең

дуслык көннән-көн ныгыды. Мине яшертен генә ашатуын дәвам итә, хәзер

инде сәламәтлегем күзгә күренеп яхшырды. Ә Кара доктор нидер сизенә иде

бугай: бүре карашы белән карый.

Ак доктор 1933 елда Берлин медицина институтының соңгы курсында укучы

студент булган. Ул, Гитлер властька килгәч, демонстрацияләрдә катнашып, аңа

каршы пропаганда алып барган. Шуның өчен кулга алып, төрмәгә япканнар үзен,

аннары — концлагерьга. Соңрак егерме беренче штраф-лагерьга күчергәннәр.

Кулга алынуына һәм ристан булуына инде унбер ел тулган. Ул мине озак

дәвалады. Гестапо һәм полиция әһелләре хәтта ни өчен минем лазаретта озак

тоткарлануым белән кызыксына башлаганнар. Доктор эксперимент алып баруы

белән акланган. Аның бүлегендә ятучыларның байтагының хәле яхшыра, ә Кара

докторныкында киресенчә — начарая, ул яктан еш кына авыру тоткыннарның

илереп кычкырган авазлары да ишетелә, күпләрне носилкаларга салып алып

чыгалар. Минем ярам инде төзәлеп бетә язды, бер тиен акча зурлыгында гына

калып, андагы тире кызарып тора. Анысы да нокта гына булып калгач, ул

урынга мазь сөртеп, пластырь ябыштырды коткаручым. «Мин сине, тикшерүче

комиссия килгәнче, бер ун көнләп үземнең янда тота алам, аннары безгә

аерылырга туры килер, Ханниполь», — ди изге җанлы кеше. Ул мине шулай

якын күреп «Ханниполь» дип йөртә иде. Бинтны алыштырырга кергәч, ул

яхшылап ишекне яба һәм без кайда ым, кайда сүз белән аңлашырга-сөйләшергә

тырышабыз. Ул нацистларның алып барган сәясәте ахыр чиктә Алманиянең тар-

мар ителүенә китерүен, сугышның кешелек өчен гаять начар нәрсә икәнлеген

аңлата, минем белән очрашуына шат икәнлеген әйтә. Әйе, ярый әле бәхетемә

язмыш мине Кара доктор белән түгел, аның белән очраштырды, киресенчә

булса, мин бу якты дөньяда исән калыр идемме-юкмы, анысы — караңгы.

Беркөнне Ак доктор тикшерүчеләр киләчәген, мине лагерьга чыгарырга туры

киләчәген әйтте. Икенче көнне иртән мине плацка үзе озата барды. Анда инде

бөтен лагерь ристаннары тезелеп баскан, номерлап барлау башланып киткән.

Доктор мине таза гына гәүдәле, тик шундый ук ристан булган бер немецка

илтеп тапшырды. Немец барлауны тикшерүче икән, аның хәле, әлбәттә инде,

башкаларныкыннан яхшырак. Киткәндә, коткаручы-фәрештәм миңа күз кысып

алырга да җай тапты.

Мине кабул итеп алучыга «доктор әфәнде» дип эндәшәләр. Тоткын кеше

дә әфәнде була микәнни соң? Ул миңа: «Шунда гына тор», — дип, баскан

урынымда калырга кушты. Аның төркемнәрне төрле җиргә эшкә җибәрүен

көтәм, ашыгыр сәбәбем юк. Шулчак карт кына чырайлы, башына каурыйлы

эшләпә кигән өлкән яшьтәге немец килгәне күренде. Ул эш бүлүче доктор

белән нидер сөйләшеп алды. Аннары алар миңа карап та әңгәмә корып

алдылар. Мин өлкән яшьтәгенең: «О, дикен, дикен», — дип сөйләнүен ишеттем.

Бу — аның канәгать булуын күрсәтүче билге. Әлбәттә инде, Ак докторның

тырышлыгы нәтиҗәсендә, гомуми режимда тотылучыларга караганда, минем

килеш-килбәтем күпкә отышлырак иде. Ошбу немец мине үзенә ияртеп, ерак

та түгел торган машинага таба алып китте. Аның әрҗәсендә берничә тоткын

урын алган, шунда ук автоматлы сакчы да бар. Эш бүлүче: «Найн!» — дип,

мине аралап калырга уйлады бугай, тик теге картлач тыңларга да теләмәде,

машина әрҗәсенә күтәрелергә әмер бирде. Һәм безне бункер төзелешенә алып

киттеләр. Минем бункерлар төзү буенча «бәхет» бар да соң!

Төзелеш мәйданчыгыннан дүрт-биш йөз адым чамасы ераклыкта бетон

болгаткыч урнашкан. Аннан измә бетон тутырылган вагонетканы рельслар

буенча этеп барышлы. Анысы бер нәрсә — йөкне эткәндә, чак кына калкулыкка

күтәреләсе. Ә немец арттан камчысы белән сыдыра-сыдыра безне атлардан

битәр каһәрләп куалый. Шуңа күрә без — ристаннар — аны үзара «канэчкеч»

дип атадык. Аның улы кайдадыр Көнчыгыш фронтта үтерелгән, диләр. Андый

немецлар байтак: кемнеңдер малае, кемнеңдер энесе яисә туганы һәлак булган,

ә кемдер исә сугыштан гарипләнеп кайткан. Әгәр андыйларга туры килсәң,

сине алда ифрат зур күңелсезлекләр көтә. Бу ерткыч өч атна эчендә безне коры

сөяккә калдырды, скелетка әйләнгән гәүдәләребезне чак сөйрәп йөртәбез. Ул

кешене шундый хәлгә җиткергәч, яңа команда җыя икән. Бәхетсезлегемә күрә,

мин шушы фашистка туры килгән идем. Доктор миннән, бөтен тырышлыгын

куеп, Кеше ясаган булса, әлеге адәм актыгы өч атна эчендә аяклы скелетка

калдырды.

Аннан соң миңа металлургия заводы территориясендә алюминий плитәләр

ташу белән шөгыльләнүче төркемдә эшләргә туры килде. Плитәләрне әле

кайнар килеш вагонеткаларда завод эченнән чыгарып җиргә аударалар, ә без

аларны берәмтекләп читкә ташыйбыз һәм штабельгә өябез. Еш кына, өеп

куюыбызга, надзиратель килә дә аягы белән плитәләрне тибеп аудара. Аңа

өемнең торышы ошамаган икән — яңадан тәртипкә китерергә куша. Кайнар

плитәләрне яланкул тотканлыктан, көн дәвамында уч төпләре пешеп кабара.

Ярый әле алар авыр түгел, кабыклы бәрәңге кебек бер кулдан икенчесенә

сикертү мөмкинлеге бар, алай итмәгәндә, мондый әҗәлгә тиң эшне башкарып

чыгып булмас иде. Эшләгәнне күзәтеп торучы надзиратель юк кына гаеп

өчен кыйнап ташларга да күп сорамый. Сакчылар аның резин тукмак белән

ристаннарны тәпәләвен күреп көләләр генә. Кайчагында завод эченнән яңа

өлгертелгән продукция чыгару тукталып тора. Фашистлар андый чакта да безне

тик тотмыйлар, мәсхәрәләп, кичә өелгән штабельләрне бер урыннан икенче

урынга ташырга мәҗбүр итәләр. Үзләре туктаусыз: «Рус швайне, шнель!»

— дип ашыктыралар. Кол хәлендә булганлыктан, барлык түбәнсетүләргә дә

тешне кысып түзәргә туры килә.

Мин башкаларга мондагы тәртипләрнең адәм баласы түзәлмаслыгы турында

әйткәч, кайберәүләрдән, ике венгр саклап эшләтүче янә бер төркем барлыгын,

андагы шартларның тагын да «кәттәрәк» икәнлеген ишетеп белдем. Алар

сөйләвенчә, бертуган венгрлар кул астындагы команда гравий карьерына эшкә

йөри ди һәм аларның ерткычлыгына чик-чама юк, имеш. Чак кына тыңламасаң

яки, телләрен аңламыйча, башкача эшләсәң, тегеләрдән берсе, кешене

читкәрәк җибәреп, качарга теләде дигән сылтау белән бичараны атып үтерә

ди. Менә шундый хәлләр. Штраф-лагерьда кая да булса чыгып йөрергә рөхсәт

ителми, эшкә бару-кайтуны һәм параша савытын барак буенча билгеләнгән

ике дежурныйның чыгарып түгүен санамаганда, әлбәттә. Параша савыты ике

тоткасыннан ике кеше күтәрергә исәпләнгән һәм аларны һәркөнне иртән барак

капосы билгеләгән кизү торучылар чыгарып түгә. Бүтән төрле чыгып йөрүләр

булса, манарада торучы сакчылар төбәп ут ача. Мин лазареттан чыгуга, ничек

кенә Гриша белән очрашып сөйләшергә икән дип баш вата башладым, чөнки

башка баракларга керү катгый тыелган бит. Шуның өчен үземнең чиратымда

гына түгел, еш кына башкаларныкында да алардан сорап кизүлек итәргә алына

идем. Капо: «Сиңа нәрсә, сасы исне иснәү ошыймыни? Менә исәр!» — дип

шаркылдап көлә.

Параша савытын алып барганда, еш кына абынам, чөнки таныш йөз

күренмәсме дип, күзләрем белән барак тәрәзәләрен капшыйм. Кулдашым

ризасызлык белдереп чәпчи, чөнки аңа минем «илтифатсызлыгым» уңайсызлык

тудыра. Шулай да мин аны күрә алмадым. Кайчагында, аңа охшатып, тәрәзәгә

якын урында туктап калам, агач башмагымны җайлап кигән атлы кыланам, ә

үзем: «Гриша, Гриша!» — дип кычкырам. Кем дә булса ишетеп, тәрәзәгә килә.

Тик юк, Гриша түгел. Мин ары китәм, тәрәзә катына килгән кеше гаҗәпләнеп

җилкәсен сикертә һәм шулай ук китәргә ашыга, чөнки мондагы тәртипләр

буенча тәрәзә каршында басып торырга ярамый.

Шулай итеп, мин Гришаны очрата алмадым. Бик гаярь егет иде, берәр төрле

бәхетсезлеккә генә очрамасын инде. Моңа карап өметемне өзмәдем, Аллаһ

насыйп итсә, очрашырбыз әле дип уйладым...

 

Күмү командасында...

Безне эшкә йөртә торган металлургия комбинатын союзниклар авиациясенең

бомбага тотулары ешайды. Бигрәк тә төннәрен. Немецларның кулына корал тота

алырдай ир-ат халкы сугышта булганлыктан, иртәнге тикшерү вакытында еш

кына кемнең нинди һөнәргә ия икәнлеге белән кызыксына башладылар. Кайбер

әсирләр, шул исәптән СССРдан да, эшкә барырга ризалаштылар. Тик нәрсә

генә эшләсәләр яисә төзәтсәләр дә, бар да артларыннан ук ишелә-җимерелә иде.

Шуннан соң урысларны эштән читләштерделәр, чөнки аларның махсус зыян

китергәнен аңлап алганнар иде. Шулай да ниндидер эшләр өчен яңа төркем

тупладылар. Безнең барактан ун кешене сайлап алып, читкәрәк барып басарга

куштылар. Бастык та көтәбез шулай. Төркем туплаучылар ары китте. Әүвәл

ун кеше һәм тагын бераздан янә бишне безнең төркемгә китереп куштылар

— егерме биш булдык. Немецлар номерларыбызны һәм фамилияләребезне

язып алдылар, аларны безнең исемнәр гомумән кызыксындырмый, алар өчен

ул юк. Ә без бер-беребезне күбрәк фамилияләп түгел, исемләп беләбез, чөнки

үзара исем белән дәшеп аралашабыз.

Безгә: «Сезнең команда фриедгоф дип аталачак», — дип белдерәләр. Әлеге

сүзнең нәрсә аңлатканын иртәнге якта «фриедгоф» дип кычкырып, барыбызны

бергә җыйганнан соң һәм янәшәсендә кечкенә калкулыклар өелеп торган

чокырлар янына куып китергәннән соң гына аңладык. Хәер, беренче мәлдә

әле куркуга калдык, шушы каберстаннан котылу юк икән дип уйладык. Ерак

та түгел янкорылмалар белән төзелгән йорт тора. Шунда алып киттеләр. Йорт

эченнән берәү (каравылчыдыр инде) чыкты һәм, үзенә ияртеп сарай сыман

җиргә алып китте. Бер почмакта өелеп торучы көрәкләргә күрсәтеп, шуннан

ошаганын сайлап алырга кушты. Көрәкләр кулда, инде кабер казырга кушалар.

Бернинди кабер ташлары да, чардуганнар да юк, шулай булса да «фриедгоф»

— зират дип атала. Төркемнең яртысын бирге башта калдырдылар, ә яртысын

арырак — кечкенә урман артына алып киттеләр. Җир йомшак икән, көрәк

туфракка җиңел бата, шуңа казуы да авыр түгел.

Өйлә турына берничә чокырны казып та өлгерттек. Алар, әлбәттә, гадәти

кабергә ни формасы, ни тирәнлеге белән якын да килмәгән. Шулчак машина

моторының гөрелтесе ишетелде һәм янәшәдә генә бер җиңел һәм бер йөк

машинасы килеп туктады. Җиңел машинадан офицер формасындагы фриц

чыгып, сакчылар белән нәрсә турындадыр сөйләшеп алды. Безгә йөк машинасына

барырга куштылар. Аның әрҗәсенә аннан-моннан тупас такталардан сугып

әмәлләгән алты әрҗә урнаштырылган, шуларны алып, казылган чокырлар

янына илтергә боердылар. Әрҗәләрне күтәрә башлауга ук зур ярыклардан

кан агып чыкты — аларда газаплап үтерелгән кешеләрнең гәүдәләре ята иде.

Әрҗәләр өстенә калай номерлар сугылган. Бичараларны күчерәбез, аякларыбыз

чак атлый. Мескенкәйләрне кызганудан тамак төбенә төер, күзгә яшь килеп

бөялә. «Кемнәр һәм кайлардан сез?» — дигән сорау җанга тынгылык бирми.

Бернәрсә аермачык — болар фашизм корбаннары, һәм фашизмның ерткычлары

Кешелек тарафыннан беркайчан гафу ителмәячәк!

Беренче әрҗәне чокыр янәшәсенә китереп куйдык. Аны чокырга өч-дүрт

кеше төшеп кешечә аска куярга рөхсәт юк — фашистлар ашыктыралар,

әрҗәләрне бер-бер артлы ыргытырга боералар. Шулай эшләргә туры килде.

Әрҗәләрне берсе өстенә икенчесен ыргытканда, алардан «гык» иткән аваз

ишетелә. Күрәсең, мәетләр бер-берсенә бәрелүдән шундый тавыш килә. Бу

коточкыч иде. Мин әле һаман ул көннәрне оныта алмыйм. Көн дәвамында

дүрт кабер-чокырны күмдек. Иртәгесе көн өчен янә берничәне казыттылар.

Аннары безнең төркемне җәяүләп кенә лагерьга алып киттеләр. Икенче төркем

инде күптән баракта икән, чөнки аларны машиналарда кайтарганнар. Сирена

улагач, плацка куып чыгарганнарын көтәләр. Безне баланда өләшә торган

җиргә китереп, тиешле порциябезне бирделәр. Тик карын ач булса да, ашап

булмый, күз алдында теге әрҗәләр тора. Башка иптәшләр: «Әллә сез тукмы,

нигә ашамыйсыз?» — дип гаҗәпләнү белдерәләр. Эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп

биргәч, барсы тынып кала, кайберәүләрнең күзендә яшь елтырый.

Сирена улый башлады, без чыгу ягына ташландык. Анда гадәттәгечә ике

әзмәвер резин тәпәчләр белән уңлы-суллы тукмап чыгаралар. Һәм бу хәл көн

саен кабатлана. Көн саен: «Митце ап — башлыкларны салырга, кияргә!»;

«Лиеген — ауфштейн — ятарга, торырга!»; «Айн, цвай, минкс — раз, два, левой!»

һ.б. әмерләр яңгырый. Агач башмаклар шакылдавыннан колак тондыргыч

тавыш хасил була. Плацтагы мондый «күнегүләр» төнге уникегә, ә кайчагында

сәгать бергә кадәр дәвам итә, иртәнге биштә кабат тревога белән күтәрәләр.

Тик ул төнне, зираттан соң, бөтенләй йоклап булмады: күз алдына билгесез

кешеләрнең имгәтелгән гәүдәләре килә дә баса.

Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Бусында инде тугыз әрҗә алып

килделәр. Ифрат нык арылса да, бу төнне керфек тә какмыйча чыктым. Нәрсә

эшләргә соң? Болай дәвам итсә, акылдан язарга да озак түгел ич. Калагымны

алдым да таңга кадәр шуның белән уң кулымның арткы өлешен төеп чыктым.

Ул урын күзгә ташланырлык булып кабарып чыкты. Иртән ярамны эшкә

билгеләүче докторга күрсәттем. Ул карады да кулын гына селтәде: әллә «көтеп

тор», әллә «әй сәнә» диюе. Мин төркемнең иң очында басып торам. Карасам,

минем коткаручым — Ак доктор килә. Мин инәлеп аңа текәлдем, кулымны

күрсәтмәкче булам, тик ул, әллә ара ерак булганлыктан, янымнан абайламыйча

узды һәм эшкә билгеләүче доктор янына килеп, нәрсә турындадыр сөйләшә

башлады. Тегесе әйтте булса кирәк, ниһаять, Ак доктор минем яныма килде.

Ул шулкадәр гади һәм ягымлы иде ки, әйтерсең, аннан нурлар чәчелеп тора,

әйтерсең, ул әле кичә генә минем белән аерылган. Кулымны карады да: «О-о-

о», — дип гаҗәпләнүен белдерде. Коллегасы янына барып нидер әйтте дә миңа

үзе артыннан иярергә кушты. Һәм шулай итеп ул мине лазаретка алып кайтты.

Миңа шул гына кирәк тә, үземне күкнең җиденче катындагы кебек хис иттем.

Кабинетына алып кергәч, доктор ярамны җентекләп тикшерергә кереште.

«Нәрсә булды соң?» — дип сораштыра үзе. Мин аңа: «Калак бирегез», — дим.

Ул елмаеп: «Аш юк», — ди. Шулай да калак бирә. Мин аңа төнозын ни рәвешле

кул артымны төеп чыгуымны күрсәтәм. Ул: «Ханниполь, ой, Ханниполь», — дип

сөйләнә-сөйләнә, бик озаклап көлде. Ниндидер мазь сөртеп, кәгазь бинт белән

урап куйгач, ак чүпрәк чыгарды да кулымны шул чүпрәк белән муеныма асып

та куйды. Бусы травма алганымны күрсәтү өчен инде ягъни. Шулай итеп мин

коточкыч кабер казучы вазифасыннан котылдым. Теге егетләр белән нәрсә икән

инде анда? Алар исәннәрдерме? Мин аларны башкача очратмадым.

Кулымдагы шеш кайтканнан соң, мине лазареттан чыгардылар. Ак доктор

мине лагерьга алып китте. Лагерь халкы плацка иртәнге тезелүгә чыгып

баскан иде. Эшкә билгеләүче янында калдырганнан соң, Коткаручым китеп

барды. Эш бүлүче нигәдер минем штраф-лагерьга ничәнче мәртәбә эләгүем

белән кызыксынды. «Өч», — дип җавап бирдем. Ул миңа бер читтә торган

зур булмаган төркемгә барып басарга кушты, аңа кадәр муеныма тагылган

калайдагы номерымны дәфтәр битенә язып алырга да онытмады. Төркемдә

егерме биш кеше туплагач, безне лагерь капкасына таба алып киттеләр.

Брауншвейг каласына алып барасылар икән. Капканың теге ягында сакчылар

белән машина көтеп тора. Кузгалдык. Инде көннәр сизелерлек суыткан.

Урта урынга эләккәннәргә җылырак, кырыйдагылар җылынырга тырышып,

уртадагыларга елыша. Сакчыларның урыны шофёр янәшәсендә. Алар үзара

сөйләшеп, шаркылдап көлешәләр. Арадан берсе кесәсеннән авыз гармуны

чыгарып, ниндидер күңелле марш уйнарга кереште, башкалары карлыккан

тавыш белән җыр суздылар. Аларга күңелле. Ә безгә салкын, һәм, ач булсак

та, үтереп йокыга тарта. Озак барырга туры килмәде: штраф-лагерьдан

Брауншвейгка кадәр ара унсигез километрдан ары түгел икән.

 

Юллар чистартуда...

Шәһәргә кердек. Союзниклар авиациясенең бомбага тотуларыннан күп

йортлар җимерелгән. Безне зур һәм күпкатлы бина янына китереп туктаттылар.

Аның тәрәзә пыялалары коелып беткән, димәк, ул янган.

Йортның түбәсендә очып китәргә әзерләнгән шикелле, аякларын өскә

күтәреп, аягүрә баскан берничә ат скульптурасы урын алган. Йортка кертеп,

безне подвалга алып төштеләр. Бөтен стеналары бетоннан коелган бүлеккә

керттеләр. Монда ике катлы нарлар тезелеп киткән, уртада — тимер мич, ә

мичтән торба бер як стенага тоташкан, бусы төтен юлы була торгандыр инде.

Икенче стенада кечкенә тимер рәшәткәле тәрәзә шәйләнә, ул тышкы якта

җир белән бер биеклектә. Әгәр анда кем дә булса үтсә, аның аяклары гына

күренә.

Безне шушы подвалда тоттылар. Анда юеш һәм салкын. Юллар чистартырга,

бомба җимергән биналарны җимерекләрдән арчырга йөрттеләр. Кайчагында

брикет ташкүмер бушатырга алып баралар. Төнгә өстебездән бикләп калдыралар.

Иртән Юни атлы латыш егете ачып чыгара. Күзлек кигән, интеллигент

кыяфәтле, болай кешелекле дә күренә үзе, урысчасы да ярыйсы гына. Аны

өлкән яшьтәге бер немец саклап һәм озатып йөри. Юнидан ни өчен немецларга

хезмәткә килүе белән кызыксынабыз. Латвияне фашистлар оккупацияләгәч,

ирексезләп мобилизацияләгәннәр икән. Күз күрүе начар булгач, строевойга

яраксыз дип тапканнар һәм менә безнең кебекләрне саклап-күзәтеп йөрергә

куйганнар.

Ошбу йортта сугышка кадәр булачак фашист-гитлерюгендчыларны

тәрбияләүче мәктәп урнашкан, диләр. Берникадәр вакыттан соң безне ни

сәбәпледер шушы ук бинаның башка, тагын да тирәндәрәк урнашкан подвалына

күчерделәр. Монда инде көн яктысы да үтеп керми, урамга да беренче кат аша

чыгышлы, һәм ул беренче катка күп итеп прессланган тюклы печән кертеп

тутырганнар. Ансын бомба ударын күпмедер йомшарту өчен дип әйткән булалар,

тик, ай-һай, алай микән.

Бина янына өзлексез дип әйтерлек «СС» формасы кигән танкистлар,

очучылар килеп тора. Юл чистартканда, кайчагында машинадан кулларына

богау салынган хәрбиләрне төшереп, эчкә алып кереп киткәннәрен күрәбез.

Юнидан аларның кем булуы турында кызыксынабыз. Ул як-ягына каранып

алганнан соң, «белмим» дигән мәгънәдә җилкәләрен сикертеп куйды. Ул,

әлбәттә, белә иде, тик әйтергә генә курка. Безнең белән Сенька Бакиров атлы

егет бар. Аны һәрчак балта остасы бер немецка булышырга җибәрәләр. Алар

икәү пыялалау, ишек төзәтү һәм башка ремонт эшләренә йөриләр. Әлеге немец,

Сенька әйтүенчә, аңа яхшы мөгамәләдә икән. «Икенче кат коридоры буенча

барабыз шулай, — дип сөйләде Сенька, — ә каршыбызга ике офицерны алып

киләләр, куллары богаулы. Күрәбез: ачып куелган ишектән башта хәрбиләрнең

берсен, аннары икенчесен кертәләр. Коридор буйлап үткәндә, ишектән эчкә

күз салсак, андагы бүлмә стенасын иңләп кара материя эленгән һәм анда зур

булмаган Гитлер портреты тора. Портрет астында карадан киенгән берничә

кеше утыра. Ул тирәдән ары киткәч, мин немецтан моның нәрсә булуы турында

кызыксындым. Ул кыскача гына итеп моның хәрби трибунал икәнлеген һәм

Гитлерга һөҗүм оештыруга бәйле кешеләрне хөкем итүләрен аңлатты».

 

Немец Раштуасы

Без еш кына бөкрәя төшкән озын гәүдәле, күкрәгенә тәре таккан бер

офицерның бинага кереп йөргәнен күрә идек. 1944 елның декабрендә

шундый бер эпизод булып алды. Декабрьдә немецлар Раштуаларын билгеләп

үтәләр. Әлбәттә, бу турыда белмибез, чөнки безне атеизм рухында тәрбияләп

үстерделәр. Инде йоклый идек (штраф-лагерьдан аермалы буларак, биредә

азмы-күпме ял итәргә мөмкинлек бар). Шулчак йозак шалтыраганы һәм

ишекнең шыгырдап ачылуы ишетелде. Юни, аның артыннан безнең телдә

«Кащей» дип аталучы (Юнины озатып йөрүче һәм саклаучы) немец һәм теге

тәреле офицер килеп керде. Без инде офицерның хәрби трибуналда җанкыяр

булып хезмәт иткәнен белә идек. Керүчеләрнең бераз төшереп алганлыклары

да сизелә, үзләре елмайгандай итенәләр, «курыкмагыз», дигән булалар. Ике

батон, ике кап маргарин тартып чыгардылар. «Бүген безнең бәйрәм, сезнең

өчен сюрприз ясыйбыз», — дип, ашамлыкларны өстәл хезмәтен үтәүче лавка

өстенә куйдылар. «Ә хәзер, әйдәгез, җырлагыз, — ди офицер. — Поляклар,

урыслар, французлар, голландлар ничек җырлыйлар икән, шуны ишетәсебез

килә. Әйдәгез, кем беренче?»

Беркем берни дәшми. Төкрекләрне йотып, икмәккә карап утырабыз. Бүлә

башласаң, йөзәр граммнан артмаса да, штраф-лагерьның чөгендер кушып

пешерелгән ярым чи ипие түгел шул инде бу. Офицер көтә. Юни белән Кащей

да дәшми. Көтеп-көтеп тә җавап ала алмагачтыр инде, офицер акырып җибәрде.

Сискәнеп киттек, тик һаман тынычлык саклыйбыз. Безнең хәл монда җырлап

утырырлык димени соң?! Шулчак арадан берәү, кыяфәте белән чегәнгә охшаган

(шуның өчендер инде аны үзара чегән дип кенә атыйлар), алгарак чыгып җыр

сузмасынмы:

Өзелеп сөйгәнем минем

Әкияти йортта яши.

Чит-ятларга ул беркайчан

Ишеген киереп ачмый...

Аның җырлавын офицер ошатып: «Гут, гут», — дип сөйләнде. Аннары поляк

җырлады. «Польша әле бетмәде», — иде аның җырларының төп мәгънәсе.

Французның ни турында җырлавын беркем дә аңламады кебек. Озын, какча

гәүдәле голландияле үз телендә җыр сузганнан соң, урысча җырларга теләге

барлыгын белгертте. Аның каян килеп урысча белүенә гаҗәпләндек. Һәм ул

арада голландияле:

Курва дисәләр диярләр,

Бу паровозны барыбер онытмыйм.

Чечебрике, брикечеге,

Чөнки ул минем борынны канатты.

Бөтенебез көлештек. Ә офицер: «Вас ист дас? Нәрсә ди ул?» — дип

кызыксынды. Юни тәрҗемә иткәч, немец шулай ук елмайгандай итте. Ниһаять,

алар китеп бардылар. Без икмәкне бүлешә башладык. Әкияттәге кебек килеп

чыкты — бал эчтек, ирен чыланды, авызга гына эләкмәде.

 

Чишелеш

1945 елга кердек. Алманиянең соңгы көннәре якынлашты. Без тиздән ирек

якынлашканын сизәбез, шуңа да күңелләр күтәренке. Март аеның бер иртәсендә

безгә янә бер батон алып керделәр. Гадәттә, бүлү эше белән шөгыльләнүче

Семён Бакиров: «Мин егерме кешегә моны ничек бүлергә икәнен белмим»,

— дип, бүлүдән баш тартты. Беркем дә алынмый. Утырабыз шулай. Юни белән

Кащей килделәр: «Чыгыгыз», — диләр. Селкенүче юк. Юни: «Егетләр, әйдәгез,

анда эш бар. Бөкренең әмере шундый, югыйсә, начар булачак бит», — дип тә

карый. Һаман да утыра бирәбез. Алар чыгып, өстебездән бикләп китеп баралар.

Күпме утырганбыздыр, коридорда аяк тавышлары һәм кеше авазлары ишетелде.

Ишек ачылып, резин таяклар белән коралланган биш солдат килеп керде һәм

безне тукмап, урамга куалый башладылар. Урамда инде Бөкре көтеп тора иде.

Аннары бөтенебезне яңа җәелгән асфальтны трамбовкалаучы, барабанга охшаш

каток янына алып киттеләр. Арадан биш кешене аерып алып, катоктан сузган

бауга җиктеләр һәм бөкре аларны кулындагы камчысы белән кыйный-кыйный,

катокны ары-бире тартырга мәҗбүр итте. Кырыйга чыгып та, качып та булмый,

чөнки алар үзара бәйләнгән. Киреләнеп торсаң, атарга да мөмкиннәр. Шул

рәвешле, егерме кешене икешәр сәгать дәвамында партияләп җигеп эшләттеләр.

Бу хәл кичкә кадәр дәвам итте. Кабахәт Бөкре кешеләрне җәфалаудан ямь

тапты. Ул шулай итеп безнең тыңламауның үчен ала иде.

Асфальт тигезләүдә бер ай чамасы эшләдек. Һәм менә апрель башларында

безне алырга полициядән килделәр. Барыбызны йөк машинасына утыртып,

шәһәргә алып киттеләр. Анда зур гына төрмә, лагерь түгел, нәкъ менә төрмә.

Төрмә камераларына бүлгәләп тараттылар. Камералар озын коридор буенча

ике яклап тезелеп киткән һәм алар төрле зурлыкта. Арада ялгыз камералар

да бар. Безне урнаштырган камера ун кешегә исәпләнгән. Егерме кешелек

төркемебезне шундый ике камерага бүлеп керттеләр. Монда бөтен стеналар

төрле телдәге язулар белән чуарланган. Кешеләр исемнәрен сырлап, кайсы

вакытта булуларын язып калдырырга тырышканнар. Латин шрифтындагылар

күп. Һәм кинәт урыс телендә: «Кем монда булмады — булыр, ә булган кеше

— мәңге онытмас», — дигән язуны күрәм. Астында Чумаченко фамилиясе

тора. Дулкынланудан йөрәгем ярсып тибәргә кереште. Ә, бәлки, бу минем

дустым Гриша Чумаченкодыр? Фамилиясен куйган, ә исемен — юк. Нигә

исемен язмады икән? Шундый фамилиядәге башка берәү түгелме? Минем

дулкынлануымны Сенька Бакиров күреп калган һәм сорау бирә: «Нәрсә булды

сиңа? Чыраең качкан», — ди. Мин аңа Гришаның кем булуын, аның белән план

коруыбыз, качмакчы булуыбыз һәм эләгүебезне, безне кыйнауларын, аннан соң

үземнең лазаретка эләгүемне сөйләп бирәм. Лазареттан чыккач, Гриша белән

башка очраша алмавыбыз турында әйтәм.

Безне камераларда ике көн тотканнан соң, кабат егерме беренче номерлы

штраф-лагерьга җибәрделәр. Килеп җиткән хәбәрләргә караганда, совет

гаскәрләре Алманиянең көнчыгыш өлешенә басып кергән инде, ә англо-

американнар көнбатыштан кереп киләләр.

Штраф-лагерьда инде бер айлап булуга карамастан, Ак докторны күргән

юк әле. Апрельнең унбишләре тирәсе булды микән, төнлә сирена уларга

кереште. Бөтен кеше плацка йөгереп чыкты. Плац кораллы солдатлар белән

тулган. Әсирләрне баракларга куалап кертә башладылар. Сайлап тору-нитү

юк, әүвәл беренче баракны шыплап тутырдылар, кулны да селкетерлек түгел.

Пулемётлардан атып, гранаталар ташлап яки, гомумән, тереләй яндырып

үтерәчәкләр икән дигән хәбәр таралды. Кемнәрнеңдер борын тартып

мышкылдаганы ишетелә. Аларны да аңларга була — кемнең үләсе килсен,

менә-менә сугыш тәмамланырга тора, ә монда шундый хәл. Шулчак урысчалап

кайсыныңдыр: «Иптәшләр, паникага бирелмәгез, минем киңәшкә колак

салыгыз. Мәгълүм булганча, безнең барыбызны да урман буйлап тимер юлга

алып барачаклар. Урман ягына качарга уйламагыз, анда солдатлар куелган.

Юлдан читкә чыгучыларга атачаклар. Сугыш тәмамланырга күп калмады инде,

үләргә кирәкми, иреккә чыгу вакыты да кул сузымында гына», — дип әйткәне

ишетелде. Караңгы булганлыктан, кемнең сөйләвен аерырлык түгел. Хәер, ул

үзе дә күренергә теләми иде бугай. Чыннан да, безне чыгарып колонналарга

тезделәр һәм алып та киттеләр. Ләкин кайберәүләр, әллә әйткәнгә ышанмыйча,

әллә аңламыйча, юлдан чыгып урманга керделәр. Аннан автомат чиратлары,

әрнеп кычкырган авазлар ишетелде.

Тимер юлга алып килделәр. Анда өсте ачык вагоннардан состав тора.

Шыгрым тулганчы безне аларга тутырдылар. Почмакларда — махсус урыннарда

— автоматчылар урнашкан. Яңгыр ява башлады. Башлар чыланып, су

җилкәләрдән агып төшә, ә яңгыр туктарга уйламый да. Без бер-беребезгә терәлеп

басып торабыз. Һаман саен ныграк чыланабыз. Ниһаять, состав кузгалды. Тик

ул бераз бара да туктый. Шулай итеп, туктала-туктала, төн буе бардык. Баруга

караганда туктаулар күбрәк булды. Сөякләргә кадәр суык үтте. Ярый әле анда

климат йомшак, хәтта кыш көне дә чагыштырмача җылырак.

Таң атып килгәндә, без ниндидер шәһәргә якынлаштык, әмма состав

станциягә җитмичә туктап калды. Безнең өстән пар күтәрелә. Ниһаять, состав

кузгалып, станциягә кадәр араны үтте. Автоматчылар вагоннардан сикерешеп

төштеләр. Без ач, өсләр юеш, өстәвенә, төн буе йокламаган. Күпләр аягүрә

баскан килеш башларын күршесенең җилкәсенә салып йокыга чумган.

Сакчы солдатларның дәшми-тынмый гына состав тирәли ары-бире

йөргәннәре күренә. Тик нигәдер алар һаман саен азая баралар. Һәм бервакыт

состав янында аларның берсе дә калмады. Вагонның борт кырында басып

торганнар берәм-берәм җиргә сикерешеп төшә башлады. Аларга кычкыручы да,

атучы да күренми. Моны күреп, барыбыз дәррәү вагоннардан тышка атылдык.

Басып торабыз шулай, бер-беребезгә гаҗәпләнеп карашып, җилкәләрне

сикертәбез, беркем бернәрсә аңламый. Акрынлап составтан читкә китә

башладык — тавыш-тын юк. Югыйсә, кагыйдә буларак, читкә чыксаң, шунда

ук кычкырып туктаталар яки һавага аталар, атып та үтерергә мөмкиннәр.

Без, ниһаять, сакчыларның безне ташлап качканнарын аңладык. Без

азат! Тик нишләргә, кая барырга? Кешеләр төркемнәргә оеша башлады.

Французлар — үзаеры, поляклар һәм советныкылар — үзаеры. Без барыбыз да

егерме өченче номерлы лагерьдан, аннан штраф-лагерьга күчерелгән кешеләр.

Хәзерге вакытта Хельмштадт шәһәренең станциясендә торабыз, бу шәһәр 23нче

номерлы лагерьдан нибары илле чакрымда урнашкан. Ә шулкадәр араны төн

буенча үтүебезнең сәбәбе — гел тукталып баруда. Киңәшләшеп алгач, киредән

егерме өченче лагерьга кайтырга дигән карарга килдек. Чөнки анда үзебезнең

совет кешеләре, егетләр һәм кызлар. Берничә чакрым үткәч, баракларда урыс

кызлары тотыла торган авылга җиттек. Ач икәнебезне белеп, кызлар безгә

бәрәңге пешереп ашаттылар. Бераз тамак ялгап алганнан соң, без кызлардан

Ватенштадтка ничек барырга икәнлеген сораштык.

Өстәге киемнәребез арестант формасы һәм немецлар бездән куркалар.

Аларның ир затлары күренми диярлек. Кая китеп беткәннәр диген? Күбрәк

хатын-кызлар һәм балалар гына очрый.

Көн ахырында бер лагерьга килеп җиттек, анда да безнең кебек кешеләр,

саклары да юк. Димәк, сугыш ахырына якынлаша. Монда төн кунганнан соң,

иртә белән кабат юлга кузгалдык. Төш турларында ниндидер кечкенә шәһәргә

җиттек. Вольфенбиттен дип атала икән. Кинәт каршыбызга кораллы немецлар

килеп чыкты. Автоматларын безгә төбәп, каян качуыбыз турында сорашалар.

Ничек булганны сөйләп бирдек. Безнең аркаларда «L — 21» дип язылган.

Немецлар безне шәһәрчек читендәге бер сарайга ябып куйдылар. Караңгыланып

килә. Ишек бикле, сак та юк ахры, чөнки бернинди чит аваз ишетелми. Сарай

эчендә көрәкләр һәм ниндидер инструментлар саклана икән. Һәм без ишек

астыннан чыгар юл казыдык. Озакка сузмыйча, аннан берәм-берәм тышкы якка

чыгып, юл буенча китәргә ашыктык. Өч-дүрт чакрымнар үткәч, юлдан читтә

узган елдан калган салам эскерте күрдек. Озак уйлап тормыйча анда барып,

саламны йолыккалап, үзебезгә куыш җайлаштырдык һәм иртәнгә кадәр шунда

кереп ятарга булдык. Чөнки төнлә бару куркыныч, әгәр кораллы немецларга

юлыксаң, атып үтерергә дә мөмкиннәр иде. Яктыра башлагач, кабат юлга

кузгалдык. Безнең арттан кемнең дә булса куа килгәне күренми. Лагерьга кайтып

җиттек. Капкада автоматчылар тора иде әле, шулай да безне үткәрделәр. Штраф-

лагерьның таратылуын монда беләләр икән. Әмма бу лагерьны саклауларын

дәвам итәләр, чөнки тоткыннарның моннан бер чакрымдагы Иммендорф авылы

кешеләренә һөҗүм итүләреннән куркалар булып чыкты. Лагерьда мин дустым

Павел Кайденко белән очраштым, ә Гриша Чумаченконы күрә алмадым. Соңрак

аны штраф-лагерьда атып үтергәнлекләрен ишеттем.

Төн җитте. Иртәнгә кадәр безнең лагерь янәшәсеннән чигенеп баручы немец

солдатларының аяк тавышлары тынып тормады. Безнең өстән снарядларның

сызгырып үтүе ишетелә, менә-менә өскә төшәр кебек. Куркудан тыннар

кысыла. Арабызда яше белән бездән күпкә өлкәнрәк кеше дә бар, ул безне:

«Курыкмагыз. Снаряд сызгырып очса, ераккарак китеп шартлый. Әгәр синең

өскә төшсә, сызгыру ишетелми», — дип юата.

 

Азат ителү

Яктыра башлады. Чигенүчеләрнең аяк тавышлары да, туплар авазы да

тынды. Полицайлар белән Лысенко да каядыр китеп югалды. Бераздан көчле

дөбердәү ишетелде һәм ул торган саен көчәя генә барды. Без йөгерешеп юлга

чыктык. Танклар килгәне күренә, үзләре барган шәпкә аталар. Люкларыннан

каскалы башлар сузылган. Танклар инде лагерь капкасына җитеп туктадылар.

Сөенечтән кемнең нәрсә кыланганын әйтеп аңлатып бетерешле генә түгел:

кемнәрдер баш киемен һавага чөя, кемнәрдер җиргә ятып ауный, ә кемнәрдер

яшь бәреп чыккан күзләрен куллары белән каплаган. Берәүләр кычкыра;

икенчеләр кочаклашалар, бииләр; җырлаучылар да бар. Экстазга бирелеп,

ниләр генә кыланмыйлар, әйтерсең лә акылдан язганнар. Танклар мәҗбүри

туктап калган, чөнки кешеләр юлны япкан. Танкистлар кулларын селтәп,

таралырга кирәклеген аңлата, ә тегеләре бар дип тә белми. Кайберәүләр танк

өстенә үк үрмәләгән, люктан башын тыкканнарны кысып кочаклыйлар, үбәләр.

Танкистлар үзләренә комачаулаганнарын аңлатып, кулларын селтәп китәргә

кушалар. Югыйсә, хәрәкәтләнеп булмый диюләре. Танклар урман ягына төбәп

кабат атарга керештеләр. Халык таралды. Тик танклар кузгалу белән, халык янә

алар артыннан иярде. Кабат тукталу, кабат кешеләргә болай ярамаганлыгын

аңлату. Башта аңлагандай итсәләр дә, танклар урман ягына китү белән, элекке

тоткыннар көтүе белән шунда ташланды. Баштарак мин лагерьдан бер чакрым

ераклыкта Иммендорф дигән немец авылы булуы турында әйткән идем инде.

Бара торгач, шул авылга җиттек. Инде халык танкларга ияреп барудан туктап,

авыл йортларына, сарай һәм базларына ташланды, анда актарынырга кереште.

Немецлар бик нык куркынган, чөнки алар лагерьдагы тоткыннарның нинди

шартларда тотылуын һәм аларны ничек җәфалауларын белеп торалар, шуңа күрә

мародёрлыкка керешкән масса күзенә бик үк чалынмаска тырышалар иде. Ә

бер кузгалган гавамны инде туктатырмын димә, алар ачлыктан тәмам интеккән.

Шуңа да кулларына ашарга яраклы ни туры килә, шуны ташыйлар. Сугыш озак

барса да, немецларда бөтен әйбер бар: казылык, сыр, төрле кайнатмалар һәм

тагын әллә ниләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки оккупацияләнгән илләрдән

фашистлар бөтен таланган байлыкны Алманиягә алып кайтып тутырганнар.

Кызганыч, әлбәттә.

Мондый хәлләр берничә көн дәвам итте. Тулы ирек. Беркем комачауламый,

әмер дә бирми. Кем нәрсә тели, шуны эшли. Аппарат ясап самогон куарга

өйрәнделәр. Самогонны бәрәңгедән, бодайдан, немецларның базларыннан

табылган төрле кайнатмалардан куалар иде. Ул арада халыкның тамагы туя

төште, исерешеп сугышучылар да күренгәли башлады. Кайберәүләр әллә каян

гына пистолет һәм хәтта гранаталар да табып алдылар. Ир затлары калган

авылларда немецлар берләшеп һәм сәнәкләр, тырмалар, көрәкләр белән

коралланып, мародёрлык итүчеләргә каршылык күрсәттеләр. Кайбер очракта

андый бәрелешләр трагедик рәвештә тәмамланды. Аннары немецлар хәрби

комендатураларга мөрәҗәгать итә башладылар шикелле, чөнки моңа кадәр

төрле инцидентларга бармак аша караучы властьлар сугыш чукмарларын

үзләренең виллисына утыртып алып китәләр дә: «Рус?» — дигән сорау бирәләр.

«Әйе», — дигән җавап ишетелгәч, шундук җибәрәләр. Кайберәүләрнең инде

мотоцикллары бар, анда йөрергә каяндыр хокукнамә дә тапканнар. Хәрби

полиция туктата калса да, шул кәгазьләрен күрсәткәч җибәрәләр.

Берсендә Ростовтан Вася Скрыпник һәм аның дүрт иптәше бишәүләп

мотоциклга төялгәннәр һәм зур тизлектә америкалыларның авыр йөк күтәрешле

«Студебеккер»ларына килеп бәрелгәннәр. Бөтенесе һәлак булды.

Лагерьда хаос. Кешеләр тузгытылган умарта күче шикелле. Өч ел чамасы

тоткынлыкта ятып, кинәт кенә иреккә чыкканлыктан, аларны да аңларга була.

Туганнарны, Ватанны, андагы тормышны ничек сагынганлыкны белсәгез икән!

Чөнки беркем дә үзенең якыннары белән тегендә нәрсә булганын белмәгән

кебек, андагы туганнар да безнең белән нәрсә булганын белми.

Үзенең иреккә чыгуын төрле кеше төрлечә кабул итте. Кемнәрдер аяусыз

үч алырга теләде. Аның өчен барыбер: ир-атмы, хатын-кыз, бала-чага, карт-

корымы. Күп булмаса да, андый очраклар да булгалады.

Шулай да йөгәнсезләнеп йөрүләр озакка сузылмады. Безнең лагерьга

иңнәренә йолдызлы погон таккан хәрбиләр килде. Алар чиста рус телендә

сөйләшә. Безнең барыбызны бергә җыеп: «Иптәшләр, сез барыгыз да СССР

ватандашлары саналасыз. Сугыш Советлар Союзы, Англия һәм АКШның бер

союзда торып, Гитлер Германиясенең җиңелүе белән тәмамланды һәм тиздән

сез өйләрегезгә кайтачаксыз», — дип белдерде. Шуннан соң башланган хәлләрне

күрсәгез икән: «ур-ра» кычкыралар, кайберәүләр офицерларны кочакларга

кереште... Барсы да тынычлангач, башта беренче булып сүз башлаган офицер

(арада чины буенча өлкәнрәк) кырыс чырай белән дәвам итте: «Сезне иң әүвәл

тимерчыбык киртәләрсез генә лагерьга күчерәчәкләр, ә монда немец хәрби

әсирләре китереләчәк. Аннары шунсы: үзегезне совет кешеләренә хас тәртипле

итеп тотыгыз, җирле халыкны талау, аңа зыян салу ише күренешләр булырга

тиеш түгел — социализм законнары шуны таләп итә. Совет Армиясенең азат итү

миссиясенә тап төшмәсен». Боларга өстәп безгә җитәрлек күләмдә тукландыру

да оештырылачагын әйттеләр.

 

Америкалыларда

Безне икенче лагерьга күчерделәр. Исемлек төзеп, взводларга билгеләделәр.

Элекке хәрби әсир-сержантлар һәм лейтенантлардан взвод командирлары

билгеләделәр. Безнең взводка Стрига фамилияле өлкән сержант туры килде.

Һәркөнне марш белән атлаталар. Чөнки без — Кораллы көчләрдә хезмәт

итмәгән яшьләр. Командирларга ничек мөрәҗәгать итәргә, кайчан һәм ни

рәвешле честь бирергә өйрәтәләр. Көненә берничә сәгать строевой әзерлек

уздыралар. Күпләр әзерлек эшләренә бик теләп йөри, шулай да, сирәк булса

да, арада сачоклар да бар. Яхшы ашаталар. Дустым Павел маршировкаларга

йөрмәде, ул кухняда эшли һәм кайчагында миңа берәр тәмле ризык алып

кайта иде. Аңарда пешекче осталыгы бар. Безнең ише ачыккан, ябыккан халык

акрынлап кеше кыяфәтенә керә башлады, күпләр тазара төште, шулай да арада

берничек тә рәткә керә алмаучылар күренә иде әле.

Янәшәдә генә кызлар лагере урнашкан. Кайберәүләр шунда йөри башлады.

Мөнәсәбәтләр, мин әйтер идем, тыйнак һәм ихласлыкка нигезләнгән. Әсирлеккә

куылганчы аларның барысына да 14-16 яшьләр чамасы гына иде шул әле. Ә

монда беренче танышулар, кызлар белән очрашулар. Күпләр танец биюләрен

дә белми. Ул чагында вальс, фокстрот, танго, полька кебек биюләр бик модада

иде.

Әсирлектә булганнарга караш бик начар иде. Шуңа күрә дә үзебезнең

«Пролетарка» шахтасына мин бары тик 1946 елда, егерме яшь тулгач кына

кайта алдым. Элекке әсирләрне хәтта дошманга санап, өйләренә кайтармыйлар,

теләсә кая эшкә җибәрәләр һәм алар атнасына бер мәртәбә комендатурага

барып билгеләнергә тиеш иделәр. Аларны икенче төрле ТФЛниклар гына дип

тә атыйлар. Мин соңыннан гына башкалардан моның тикшерү-фильтрацион

лагере дип аталуын белдем. Шулай итеп әсирләр немец концлагереннан

советларныкына килеп эләктеләр. Алар арасында озак вакытлар канкойгыч

сугышларда катнашып, әсирлеккә төшкән һәм Франциядә, Италиядә,

Норвегиядә урнашкан лагерьлардан качып, каршылык күрсәтүчеләр рәтенә

басучылар һәм хәтта орден-медаль белән бүләкләнүчеләр дә бар, тик барысы

да юкка, бөтен элекке әсирләр — Ватанын сатучылар санала иде.

Без — эшкә куып алып кителгән үсмерләрне репатриантлар дип атыйлар.

Кайчагында аларны, совет территориясенә аяк басуга, өйләренә җибәрәләр,

шулай да күпчелекне зур-зур төркемнәр белән сәнәгатьнең төрле тармагына

озаталар. Бу аңлашыла да кебек, чөнки сугыш җимереклекләрен торгызырга

кирәк. Без дә шундый төркемнәрнең берсенә туры килдек. 1945 елның

декабрендә бөтен бер эшелон элекке лагерь тотыкларын Мәскәүдән алтмыш

чакрым ераклыктагы Электросталь шәһәренә алып килделәр. Хәер, мин тагын

алгарак киттем бугай.

Лагерьда чагында, кызлар лагеренда татар милләтеннән булганнар юк микән

дип кызыксындым. Миңа баштарак бер татар кызының булганлыгын, тик

хәзер аның күренми башлавын әйттеләр. Ул инглиз телен яхшы белгән икән

һәм аны инглиз хәрбиләре алып киткәннәр, имеш. Беренче мәлләрдә көн саен

китереп йөргәннәр, ә хәзер инде күптәннән күренми ди. Ул аларда тәрҗемәче

сыйфатында йөргән. Аннан соң мин Донецкидан яисә Донецк өлкәсеннән

берәрсен очратып булмасмы дип сораша башладым. Кызганычка, андыйлар

да юк булып чыкты. Киев, Харьков, Кировоград һәм башка өлкәләрдән бар,

миңа кирәклесе юк. Аннары сүзгә бик катнашмыйча гына читтәрәк басып

торган түгәрәк йөзле, сөйкемле бер кызны күреп алдым. «Кайдан син?» — дип

сорау бирәм. Ул: «Ворошилов өлкәсеннән», — дип җаваплый. Шулай танышып

киттек. Әмма безгә озак очрашырга язмаган икән. Эльбаның аргы ягыннан

кабат совет хәрбиләре килеп, әзер торырга, якын көннәрдә безне Эльбага алып

китәчәкләрен белдерделәр. Эльбаның бер ягында — совет гаскәрләре, икенче

ягында американнар тора иде. Без әлегә американнар зонасында. Кызлар

лагерена кайчагында америка солдатлары да килә, күбесенчә ак тешле, калын

иренле негрлар.

Беренче итеп кызларны алып киттеләр. Мин искә алган кызның исеме

Мария иде. Ул миңа сугышка кадәр булган адресын бирде һәм илгә кайткач хат

язарга кушты. Мин яздым, әлбәттә, әмма Мария Гаркушина әти-әнисе белән бу

адрес буенча яшәми дигән җавап кына килде. Баксаң-күрсәң, сугыш барганда,

аларның йорт өстенә фашист самолёты төшеп шартлаган икән.

Китәр алдыннан без лагеребыздагы полицайлар турында да искә төшердек

һәм аларны хәзерге вакытта кайда тотуларын сорашып белдек. Унбишләп кеше

җыелып, алар ябылган лагерьга киттек. Таптык бит тәки. Алар бик курыктылар.

«Чыгыгыз лагерьдан, сөйләшергә кирәк», — дип чакырабыз үзләрен. Тик берсе

дә чыгарга уйлап та карамый. Баракка кереп берни эшләп тә булмый, билгеле,

чөнки аларны кораллы америка солдатлары саклый һәм алар һәр тәрәзә янында

диярлек баскан. Үзләренчә безнең тарафтан полицайларга самосуд ясалмасын

диюләре. Андый очраклар булгалады. Әгәр союзниклар баштарак моңа бармак

аша гына караса, хәзер таләпләр катгыйланды, кулга алырга да күп сорамыйлар.

Кемнең инде, үзебезнең якка чыгарабыз дигәндә, ут белән шаярасы килсен.

Берничә көннән соң безне «Студебеккер»ларга утыртып, Эльба елгасының

биек ярына урнашкан Тангюрменде каласына китерделәр һәм качып киткән

немецлардан калган берничә буш йортка урнаштырдылар. Бигрәк тә безнең

гаскәрләр торган Көнчыгыш Алмания җирләрендә тыныч халык аз, хәтта

кайбер шәһәр һәм авыллар тулысынча бушап калган, диделәр. Елганың

аргы ягында безнең солдатларның йөреп торганы күренә. Безне әле анда

чыгарырга ашыкмыйлар. Йөрәк урынында түгел, тизрәк чыгасы килә! Ул

яктан кул селтәп урысчалап кычкырганнары ишетелә. Зур төркемгә тупланып,

хәрби комендатурага юнәлдек. Берничә америка хәрбие чыгып, тәрҗемәче

аркылы безгә нәрсә кирәклеге белән кызыксына. Без: «Тизрәк үзебезнең якка

чыгарыгыз», — дип кычкырабыз. Офицерлардан берәү: «Тиздән чыгарырбыз,

менә кайбер формаль эшләрне генә башкарыйк та. Нәрсә, сезгә начармыни?

Яхшы ашатабыз. Ял итегез, фашист лагерьларыннан соң көч җыегыз», — дип

җавап бирә. Янә берничә көн үтте. Безгә сигаретлар, ә кайчагында берничә ел

буе күрмәгән кәнфитләргә кадәр бирә башладылар. Ул да түгел, урысча яхшы

сөйләшә торган кешеләр пәйда булды. «Сез кая ашкынасыз? Монда шартлар

яхшы икәнен күреп торасыз, соңрак тагын да яхшырак булачак. Калыгыз

биредә», — дип сөйләнәләр үзләре. Эш менә нәрсәдә икән. Без янә җыелышып

теге як ярга чыгаруларын таләп итәргә киттек. Әгәр дә чыгармасагыз, безнекеләр

ишетелерлек итеп хор белән кычкырачагыбызны әйттек. Шуннан соң бөтенесен

җайларга вәгъдә иттеләр. Соңыннан беленүенчә, алар безнең вәкилләргә күбесе

өйләренә кайтудан баш тарта дип белдергәннәр икән.

Ниһаять, безне понтон күпер буенча үзебезнекеләр ягына чыгардылар.

Ерак та түгел капиталь күпер дә бар, тик ул берничә урыннан җимерек

— шартлатылган иде. Эльбаны чыкканда ни америкалылар, ни үзебезнең якта

бернинди тикшерү-фәлән булмады. Әле бик иртә. Без өелешеп Көнчыгыш

тарафка атлыйбыз. Көнозын бардык. Кич белән бер авылга җитеп туктадык. Төн

кунарга ашлык көлтәләре суктыра торган бер әвенгә күрсәттеләр. Безгә кадәр

дә монда төн кунучылар булган, күрәсең, чөнки бөтен урында изелгән салам

ята. Бик арыган идек, яту белән йокыга талдык һәм таң аткач кына уяндык.

 

Безнекеләрдә

Америкалылар безне Эльбага кадәр машиналарда китергәннәр иде. Кичүдән

соң да шулай булыр, диделәр. Тик кая ул, бу турыда искә төшергәч көлделәр

генә. Төн кунган авылда безнең гаскәрләр тора иде, һәм менә анда безне берәм-

берәм бер торакка кертеп тентү үткәрделәр, корал-фәлән юкмы, янәсе. Кемнән

нәрсә тапсалар, сәгатьме, сигаретмы яисә башка әйберме — барсын алдылар.

Мин үземнең Татарстанның Шөгер районыннан икәнлегемне әйттем. Язып

баручы шундук, мин Кирлегәч авылын атагач: «Син минем якташ икән бит,

мин үзем Варваровкадан», — диде. Әлеге урыс авылы бездән ерак түгел. Үзем

белән ташландык немец йортыннан табып алынган алтын балдак һәм ике кап

сигаретым бар иде, сорашучы аларны үземдә калдырды. Күпләр үзләре белән

әллә ничәшәр сәгать һәм башкасын союзниклар зонасында торган чагында,

немец авылларын «чистартып» йөргәндә алганнар иде. Безнең якта мондый

нәрсәгә юл куелмый икән.

Бер очрак турында сөйләп китәргә телим. Ике атнадан артык шулай тәпилибез.

Нык кына арылды да. Бер авылны узып, өч-дүрт чакрымнар чамасы үткәч,

арбасына ике ат җигелгән немец килгәнен күрдек. Арбасының тәгәрмәчләре дә

резиннан. Без аны туктаттык та, үзен төшереп, «транспорт» чарасын үзебезгә

алдык. Унлап кеше менеп төялдек тә юлыбызны дәвам иттек, җыр да сузган

булабыз. Тик сәгать ярымлап вакыт үттеме икән, мотоцикл тавышы ишетелә.

Бу мотоцикл безне узып юлга аркылы басты. Мотоцикл люлькасыннан бер

офицер сикереп төште, аның артыннан ук — без атларын тартып алган немец.

Мотоциклчы солдат руль артында утыра. Туктадык та аптырашып карап

торабыз. Офицер яныбызга килде дә: «Ну-ка хәзер үк коелыгыз, күрсәтермен

мин сезгә ничек итеп илне оятка калдырырга икәнен! Без бит басып алучылар

түгел, коткаручылар. Кире борылып, кайсы авылдан чыккан булсагыз, шунда

кайтыгыз», — дип кычкырына башлады. Немецка кабат арбасына утырырга

кушты. Мотоциклда китеп барганда безне: «Качарга уйламагыз, ерак китә

алмассыз, барыбер табармын», — дип кисәтте. Офицер әйткәнчә эшләргә туры

килде. Немец безгә карап мыскыллы елмая. Безнекеләрдән берәү: «Көлгән була,

әйдәгез аны арбадан төртеп төшерәбез», — дип тәкъдим кертә. «Шаштыңмы

әллә? Ул бит яңадан әләкләячәк, аннары тагын да начаррак булачак», — диләр

башкалар, аның тәкъдимен кире кагып. Авылга кайтып җиткәндә, офицер безне

инде көтеп тора иде. Немец атларны туктатуга ул безгә җиргә коелырга әмер

бирде. «Бер рәткә тезелеп басыгыз! Үрә катыгыз! Сулга борылыгыз, атлагыз!»

— дигән боерыклар яңгырый. Атлап китәбез, янә әмер көтәбез. Аннары:

«Йөгерергә!» — дигәнне ишетүгә йөгерә башлыйбыз. Офицер кычкыруын белә:

«Борылып карамаска! — ди ул өзми-куймый. — Сез миңа башкача кирәк түгел,

күземнән югалыгыз», — ди аннары. Һәм без китеп барабыз. Бу хәл безнең өчен

сабак булды, бүтән беркемгә дә кагылмадык. Озак бардык әле. Бер шәһәрдә

ниндидер капкалар аша үттек. Әлеге шәһәрнең Бранденбург булып, капкалары

да Бранденбург дип аталуын белдек. Бу — сугыштан соң зур башкисәрләрне

халыкара суд хөкем иткән җир икән.

Тукталышлар белән без инде бик күп көннәр юлда. Бер шәһәргә җиттек.

Йортларның тәрәзәләре юк, күбесе җимерек, юлларда чүп өемнәре. Исәпсез-

сансыз кәгазь кисәкләрен җил ары-бире очыра. Шәһәр Кенигсберг дип

атала икән. Монда безнең армиягә дошман искиткеч каршылык күрсәткән,

эсэсовчылар подвалларга урнашып, соңгы патроннарына кадәр атышканнар.

Аннары без Польша чигенә таба киттек. Берлекхен дигән шәһәрчектә

туктадык. Биредә утыз өченче дивизиянең батальоны тора. Безнең кебек

бик күпләрне җыеп роталарга бүлгәләгәннәр һәм немец авылларына

урнаштырганнар. Безнең кебекләрдән башка, монда кадәр фашистларны тар-

мар итеп, сугыша-сугыша килгән роталар да бар. Батальон штабы шәһәрдә

урнашкан. Ул күл буендагы җимеш бакчасы эчендәге ике катлы зур һәм матур

йортта урын алган. Әйтүләренә караганда, бу йортның хуҗасы көнбатышка

качкан. Гомумән, безнең армия тарафыннан азат ителгән территориядә җирле

халык аз калган, алар англо-америкалылар зонасына күчеп китүне кулайрак

күргәннәр. Югыйсә, союзниклар күп нәрсәгә бармак аша карыйлар, җирле

халыкны бик үк якламыйлар да иде. Ә менә безнекеләр зонасында немецларга

карата берәр начар гамәл кылып кара — җәза үзен озак көттерми.

 

Элемтәче

Без монда ияләшеп җиттек. Мин, Анатолий Яков, Фёдор Магда һәм Павел

Кайденко бер тирәдәрәк булырга тырышабыз. Хәрбиләрдән торган роталарны

һәм без — лагерьныкыларны, шулай ук роталап, урып-җыю эшләренә

җибәрделәр. Минем янга комбат килеп: «Элемтәче булырсың», — дип белдерде.

Кызыл төстәге велосипед биреп, йөрергә өйрәнә торырга, авылларда урнашкан

роталар һәм штаб белән үзара бәйләнеш тотарга кушты. Кайбер роталарга

кадәр ара ераклыгы бер чакрым, ә кайберләренә — өч-дүрт. Юллар бер дигән,

велосипедта җилдерүе үзе бер рәхәтлек. Комбат: «Гражданскийлар өчен аерым

бер штаб булдырырга янә кешеләр табасы иде», — ди. Мин аңа бу эш өчен

кулай иптәшләрем булуын әйтәм. Ул алып килергә куша. Кушканны үтим.

Толиктан ничә класс белеме барлыгы белән кызыксыналар.

Ун класс дигән җавап ишеткәч, штабка билгелиләр. Комендант взводының

ашханәсенә дә кеше кирәк икән. Минем тәкъдим белән кухняга Яков белән

Павел Кайденконы куялар, ә Фёдор старшина Гошко кул астына складка

тәгаенләнә.

Шулай да миңа элемтәче булып озак йөрергә туры килмәде. Штабта

берсендә комбат минем янга килде дә, рота командиры Куликовтан китергән

язуны күрсәтеп: «Бу аның почеркы түгел бит. Син үзең ничә класс бетердең?»

— дип сорый. Мин: «Алты» , — дип җавап бирәм. «Яхшы, иртәгәдән писарь

булып барырсың, рота старшиналарына продуктлар язып бирерсең, алайса бу

старшина Гошко таракан язуы белән яза. Начпрод кече лейтенант Красновка

әйтеп куярмын мин», — ди ул.

Миңа аерым бүлмә бирделәр, анда диван да бар. Мин анда эшлим һәм шул ук

вакытта яшим дә. Накладной кәгазьләрен ике экземплярда язам, аларга батальон

штабында кул куялар. Фёдор Магда кирәк нәрсәләрне җибәреп тора.

Комендант взводына ерак та түгел поляк хәрби часте урнашкан. Алар

көндез дә, төнлә дә урамнарда патрульлек итәләр, совет гаскәрләре киткәч,

бу территорияләр Польшага калачак дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

Поляк хәрбиләре велосипедларда йөри, аркаларында совет власте биргән иске

типтагы винтовкалар. Безнең хәрбиләр автоматлар белән коралланган.

Берсендә шундый очрак булды. Комендант взводы командиры — өлкән

сержант — чабып кергән һәм: «Взвод, коралга!» — дип кычкыра. Бөтенесе дә

автоматларын эләктереп, сержант артыннан күл буена йөгерде. Нәрсә булды икән?

Без дә шул якка ашыктык. Ә анда, күл буенда, безнекеләр белән поляк солдатлары

бер-берсенә коралларын төбәп, кара-каршы басканнар. Полякларның командиры

майор чинында, безнеке — өлкән сержант. Әгәр кайсы да булса ут ачарга әмер

бирсә, кырылыш булачак. Штраф-лагерьда чагында берничә поляк сүзенә

өйрәнгән идем. Мин: «Панове, почекайте. Это не добже», — дип кычкырдым

да штабка йөгердем. Сулышым кабып, анда комбатка хәлне аңлаттым, һәм алар

замполит белән күл буена ашыктылар. Килеп җиткән уңайга сораштырырга

керештеләр. Тегесе комендант взводының ятьмәләр куюын, ә полякларның

сорамый-нитми көймәләрдә йөреп, эләккән балыкларны җыюын кыскача гына

аңлатып бирде. Поляк офицеры моңа каршы үзләренең солдатларын ашатырга

ризыклары калмавын әйтә. Безнең комбат: «Әгәр сорасагыз, без сезнең белән

һәрчак бүлешергә әзер бит», — дип җавап бирә. Тегесе акланып: «Ярар, минем

солдатларны гафу итегез инде», — ди һәм үзенекеләргә коралларын төшерергә

боера. Шулай итеп мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителә.

Җәй дә үтеп китте. Авылларда безнең репатриантлар солдатлар белән

бергәләп урып-җыюда эшләде, ә мин берничә иптәшем белән шәһәрдә

урнашкан штаб тирәсендә хезмәт куйдым.

Шәһәрчек яртылаш буш. Авыллар да буш диярлек. Кайберләрендә җан иясе

дә калмаган. Тәрәзәләргә ашык-пошык кына такта кагылган. Өй эчендә хәтта

карават, урындык, савыт-саба ише әйберләр дә шул килеш калдырылган. Немецлар

көнбатышка качып киткәннәр. Нинди дә булса сәбәп белән торып калучылар гына

бар. Шәһәрдә халык шулай ук аз. Эшлеклерәк кешеләр икмәк пешерү, кибетләрдә

сату-алу эшләрен җайлап җибәрде. Штабтан берничә йорт аркылы гына әбисе

белән бер кызчык яши. Әбинең улы фронтта үлгән, һәм алар бик ачыгалар, кая

да булса китәргә мөмкинлекләре дә юк. Мин аларга еш кына ипи бирәм. Немец

булсалар да, барыбер кызганыч, чөнки алар ярдәмгә мохтаҗ. Бер сержант моның

өчен миңа кырын карый: «Нишләп аларга ипи бирәсең, үзеңне күптән түгел генә

ачтан интектергәннәрен оныттыңмыни? Комбатка әйтеп кирәгеңне бирермен»,

— ди. Чыннан да әйткән — комбат мине чакыртып алды. Мин аңа карчык белән

кызның нинди хәлдә икәнлекләрен сөйләп бирдем. Ул: «Ярый, Хәнифов, син үзең

дә күпне күргәнсең, мөмкинлек кушканча чамала инде алайса», — ди. Очрашкач,

сержант: «Нәрсә, эләктеме?» — дип кызыксына. «Бар, комбаттан сорашып бел»,

— дип җавап бирдем. Кызыксынуы шулкадәр көчле, ул һаман төпченүен белә:

«Шулай да, әйт инде», — дип аптырата. «Бар, белеш, бәлки, шатланырсың», — дим

дә китеп барам. Беравык карап торгач, ул да китә.

Безне төннәрен шәһәр буенча ялгыз гына йөрмәгез дип кисәттеләр. Кайбер

качып калган фанатик немецларның кайчагында безнекеләргә һөҗүм итү

очраклары була. Шуңа урамда кизүлек итүче поляк патрульләре очрашкан

чагында: «Сак булыгыз, панове», — дип кисәтәләр иде.

 

Көз

Урып-җыю эшләре ахырына якынлашты. Көннәр суытып җибәрде. Безне,

урып-җыю төгәлләнгәч, өйләрегезгә җибәрәчәкбез, дип ышандырдылар. Монда

климат йомшак булса да, йортларда барыбер салкын. Шуңа күрә мин ташландык

йортларга кагылып, кияргә берәр җылырак кием табып булмасмы дип уйладым.

Шәһәр читендәге урман янәшәсендә озын гына дүрт катлы йорт урнашкан.

Ул буш тора. Мин аның чарлагына менәргә уйладым. Мендем дә кайсы якка

барырга микән дип каранам шулай. Кинәт, мич торбасы янында, автоматын

миңа төбәгән кеше басып торганын күрдем. Баштагы мәлдә әллә күземә

күренәме дип торам. Юк, чыннан да шулай. Мин тораташтай катып калдым.

Ул да тик карап тора. Аннары ул кинәт борылып, икенче люк ачыклыгына

ташланды. «Әллә мираж гына булдымы?» — дип уйлыйм. Исемә килеп, чарлак

тәрәзәсе янына йөгереп килдем һәм аска күз салдым. Анда автомат тоткан

кешенең урманга таба йөгергәне күренә иде. Аска төшеп, штабка ашыктым.

Күргәннәремне комбатка сөйләп бирдем. Ул элемтәчене комендант взводына

җибәрде. Комендант взводы тиз арада машинага төялеп, урман ягына юнәлде.

Күп тә үтмәстән качкынны эләктерделәр һәм дивизия штабына җибәрделәр.

Аннары комбат мине үз янына чакыртып: «Ну, егетләр, тиешсез урында

йөрмәгез дип сезгә күпме әйтергә була. Ярый әле ул синең коралсыз икәнеңне

күргән һәм ут ачмаган, тавыш күтәрергә теләмәгән. Әгәр син формадан һәм

коралың да булса, ул сине, һичшиксез, атып үтерер иде. Андый очраклар күп

булды инде, дошман калдыклары һаман да бар ич әле. Сугыш тәмамлангач кына

мәгънәсез үлем нәрсәгә кирәк. Менә әйт әле, ниемә дип шунда үрмәләдең син?»

— дип төпченде. Мин: «Тиздән кыш җитә, нинди дә булса җылырак кием табып

булмасмы дигән идем», — дим. «Эшләр төгәлләнгәч, дивизиягә барырбыз, сезне

хәрби хезмәткә чакырырбыз һәм үзебезнең батальонга билгеләрбез. Ә хәзергә,

мә, менә бу плащны алып тор. Ул әле яхшы хәлдә, киеп йөрерсең. Киләчәккә

сабак булсын: башкача болай йөрмәгез, югыйсә, кошларны аткан кебек атып

бетерерләр үзегезне», — дип сабак бирә комбат.

Беренче һәм икенче роталарның командирлары батальон штабына килеп,

үзләренә бирелгән участокта эшләрнең төгәлләнүен белдерделәр. Аларның

солдатлары һәм егетләр ял итәләр. Өченче — Куликов ротасында гына берникадәр

төгәллисе җир калып бара ди. Ике рота егетләре ЗИС-5 йөк машинасына төялеп

килделәр. Үзләре белән әллә никадәр алма да алып килгәннәр. Мин инде алдарак

юл буенча алма агачлары утыртылган дип искә алып киткән идем. Безнекеләр

ансат юлын тапканнар: машина белән алмагач кырына чигенәләр дә икән, агачны

селкетәләр ди, алмалар кузовка коела. Җаның күпме тели — аша. Ашханәдә

эшләүче немкалар да өйләренә чиләге-чиләге белән алып кайтып киттеләр.

Үзләре: «Данке, данке», — дип рәхмәт әйтеп сөйләнәләр.

Ниһаять, өченче рота да эшләп бетерде. Китәргә әзерлек башланды. Комбат

миңа батальон складыннан җибәрелгән продуктлар буенча хисап төзергә боерды.

Тәгаенрәге, боерык начпрод Красновка бирелгән иде, тик ул хисап эшләрендә

йомшаграк, шунлыктан булышуымны үтенеп сорады. Үземчә бөтенесен җиренә

җиткереп, хисапны комбатка алып киттем. Анда өстәмә «самозаготовка» дигән

графа да бар иде, ә бу җирле халыктан алынган азык-төлеккә кагыла. Комбатның

ачуы килде, ул ирексезләп алынганны аңлата, кайсыдыр ки закон буенча тыела

икән. Кабаттан төзәтеп китердем. Комбатның күңеле булды һәм ул: «Әгәр

теләсәгез, дивизия штабына барабыз һәм сезне солдат итеп довольствиегә

куябыз. Демобилизациягә кадәр хезмәт итәрсез», — дип тәкъдим итте.

 

Хата

Минем башка иптәшләр, Павел Кайденко, Анатолий, Фёдор Магда дивизиягә

барырга ризалаштылар, ә мин — юк. Мин комбатка өйгә ашкынуымны, анда

әниемнең ялгызы гына калуын аңлаттым. Абыемның да гаиләсе белән ни

хәлдә икәнен белмим. Комбат: «Үзеңә кара, без ирексезләмибез», — дию

белән чикләнде. Беренче хатам шунда булды. Мин, әгәр үземне хәрби хезмәткә

язсалар, әниемә, япа-ялгызы буларак, хәрби комиссариатның булышачагын

ул чагында каян белим ди. Икенче хатам — азат ителгәннән соң, штабта

писарь булып эшләвем турында бернинди дә белешмә алмауда иде. Ул

чагында киләчәктә боларның кирәге чыгачагы турында уйлап та карамадык

шул. Кайберәүләрнең остарбайтерлар лагеренда булуы турында «аусвайслары»

сакланган, ә мин азат ителгәндә штраф-лагерьда идем һәм минем бау белән

муеныма тагылган тимер номер кисәгеннән башка бернәрсәм дә юк иде. Күпләр

үзләренең «аусвайс»ларын коллык билгесе урынына күреп, аяк астына салып

таптауларын да әйтергә кирәк.

Без җыена башладык. Шулчак ашханә кухнясында эшләп йөргән ике

немка йөгереп керде һәм, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә: «Сездә эшләгәнлеккә

белешмә язып бирегез әле. Юкса монда поляклар баш булып калыр. Безгә

карата сезнең мөнәсәбәтегез әйбәт иде, ә поляклардан куркабыз без», — дип

ялынырга керештеләр. Мин инде алдарак үзебезнең Польша белән Алманиянең

элекке чигендә торганлыгыбызны искә алып үткән идем. Һәм менә хәзер шул

территория дә Польшага күчәргә тиеш икән. Немкалар минем янга кешеләрнең

кәгазь тотып кереп-чыгып йөргәнен күргәннәр һәм мине ниндидер түрә дип

уйлаганнар, күрәсең. Аларга үземнең бернинди дә түрә түгеллегемне аңлатып

маташсам да, күз яшьләре белән ялыныпмы-ялыналар. Ахырда түзмәдем, кызыл

карандаш белән: «Шундый-шундый фрау шундый урында эшләде», — дип язып,

кулымны куеп белешмә бирдем. «Мөһере юк», — мәйтәм. Алар бик канәгать

булып: «Данке, данке шон», — диештеләр. Исәр булганмын, үземә дә шундый

белешмә язмаганмын, комбат мөһерен баскан булыр иде.

Без иптәшләр белән саубуллаштык. Аерылулары һай авыр ла, тик ул көн

кайчан булса да барыбер киләчәк иде. Китүчеләр утыз өченче Кызыл Байраклы

Берлин гвардия дивизиясенә юнәлде, ә минем кебек язмышны сайлаучыларны

Франкфурт-Майне шәһәренә озаттылар. Павел белән аерылышканда, мин аның

белән кабат егерме бер елдан соң гына очрашачагыбызны әле берничек тә күз

алдына китерә алмадым.

 

«Комбат Хәнифов»

Франкфуртта безнең барыбызны зур бер кварталдагы дүрт катлы йортларга

урнаштырдылар. Монда, күрәсең, күп лагерьлардан азат ителгәннәрне СССРга

җибәрер өчен җыялар иде, чөнки инде без берничә мең.

Төнне үткәрүгә, иртә белән: «Торырга!» — дигән әмер яңгырады. Йортлар

буенча офицер белән солдатлар кереп йөри. Бер офицер минем янга килеп:

«Мәктәпкә йөрдеңме?» — дигән сорау бирә. Минем «әйе» дигәнемне ишеткәч:

«Ничә класс белемең бар?» — дигән чираттагы соравы яңгырый. «Алты»,

— дим. «Менә сиңа кәгазь белән карандаш. Бу каттагы бөтен егетләрнең

исем-фамилияләрен язып чык, монда бер батальонга җыеладыр әле». Ә мин

батальонда ничә кеше икәнен белмим. «Иртә белән, берникадәр вакыттан

соң, стройга тезелү булачагын әйтерсең. Син монда комбат булырсың», — ди

офицер. Минем көлеп куйганымны күреп, ул: «Нәрсә көләсең? Сез монда

барыгыз да военнообязанныйлар, шуңа күрә бернинди көлке юк», — дип кырт

кисә. Мин: «Алай дип әйтсәм, бөтенесе көләчәкләр генә, нинди комбат чыксын

миннән», — дип аңлатып карыйм, тик файдасыз. «Кушканны үтәргә!» — дигән

әмер яңгырый. Ризалашудан башка чара калмый һәм мин кәгазь, каләмемне

күтәреп китеп барам. Берникадәр вакыттан тезелергә әмер яңгырый. Һәрбер

кат аерым төркемнәргә тезелеп баса. Мин санау үткәргәннән соң, хисап тотарга

юнәләм. Хәрби булмаган кешенең ничек атлап килүен, честь бирүен күреп,

офицер елмаеп куя. Каушый төшәм. Ничек кенә комбат Хәнифов хисап тота

дип әйтергә соң әле? Шулай да бөтен батырлыгымны җыеп әйтәм бу сүзләрне.

Рәтләрдән көлгән тавышлар ишетелә. «Көлүләрне калдырырга!» — дип кычкыра

офицер. Бөтенесе тынып кала һәм миңа җиңелрәк булып китә.

«Тиздән өйләрегезгә кайтачаксыз», — дип чыгыш ясый бер подполковник.

Шуның өчен безне җирле халыкка карата хәерһахлы булырга, торган җиребездән

ерак китеп йөрмәскә чакыра.

— Сез, азат ителгәннәр, бик күп. Барыгызны берьюлы җибәреп бетерә

алмыйбыз, шуңа күрә бер-бер артлы эшелонлап җибәрәчәкбез. Хәзергә ял

итегез, күңел ачыгыз. Зур клуб бар, шунда танцыларга йөрегез. Ерак та түгел

кызлар да урнаштырылган, алар да танцыга килерләр. Карагыз аны, китәр

алдыннан гына берәр төрле «мөгез» чыгарып куя күрмәгез. Алайса өегезгә

кайту да, туганнарыгызны күрү дә тәтемәс! Ашау-эчү тиешле нормада булачак.

Кайчагында бәрәңге басуында бәрәңгегә барып кайтсагыз да ярый. Аның сугыш

аркасында алынмыйча калганы күпме ята! Ә хәзер таралыгыз!

Клуб чыннан да зур, тынлы оркестр уйный. Уйнаучылары — безнең кебек

үк азат ителгәннәрдән. Кем бии белә, рәхәтләнеп бииләр. Тик мин белмим,

ялгышып партнёрымның аягына басам, аннары инде оялып чыкмыйм да. Безнең

алда офицерлар еш кына нотык тота, армиябез полководецлары — Жуков,

Рокоссовский, Говоров, Василевский һәм башкаларның портретлары урын

алган.

Үзебезне җибәрү вакытын түземсезләнеп көтәбез, шатланабыз, хыялланабыз,

киләчәккә план корабыз. Туганнар һәм дуслар белән очрашу мизгелләрен

күз алдына китерәбез, без әле күпләребезгә аларны исән килеш күрү насыйп

түгеллеген белмибез, чөнки сугыш үзенең кара эшен эшләп өлгергән.

Күпләрне инде җибәрделәр, ә без әле һаман тәмам туйдырган чит җирдә кала

бирәбез. Киткәннәр турында нинди бәхетлеләр дип уйлыйбыз һәм бераз алардан

көнләшәбез дә. Җитәкчеләр шулай ук тизрәк барыгызны да җибәрер идек,

диләр. Илдә шәһәр һәм авыллар, завод-фабрикалар, шахталар һәм башкалар

җимерек хәлдә, аларны торгызу өчен бик күп эшче кул таләп ителә.

 

Ватанга! (1945, декабрь)

Ниһаять, безгә дә чират җитте. Теплушка дип аталган вагоннардан бөтен

бер эшелон тупланды. Инде кыш булганлыктан, вагоннарны «буржуйка» дип

аталган мич ягып җылыталар. Ашатулары начар түгел, тик поезд станцияләрдә

озак тукталып тора. Бу аңлашыла да, хәрәкәт зур, һәм беренче чиратта, кирәкле

поездларны тоткарлыксыз уздыралар.

Өч еллык фашист коллыгыннан соң без үзебезне оҗмахтагыдай хис иттек.

Сугышка кадәр чыгарылган җырлар җырлыйбыз. Вакытны күңелсез уздырмаска

тырышабыз.

1945 елның декабрендә безне Мәскәүдән алтмыш чакрым ераклыктагы

Электросталь шәһәренә китереп җиткерделәр. Без бер яктан Ватанга

кайтуыбызга шат булсак та, икенче яктан, туган-үскән җирләргә кайта

алмавыбыз кәефләребезне бераз төшерә иде. Ни әйтсәң дә, тизрәк әти-әниләрне,

туганнарны күрәсе һәм үзебез уйнап үскән, укыган урыннардан үтәсе килә.

Вагоннардан төшергәч, шәһәр читендә, үзебез яшәячәк кварталларга

урнаштыруларын көтеп басып торабыз. Безне ундүрт-унбиш яшьлек чагында

куып алып киткән булсалар, хәзер инде без унсигез-унтугыз яшьлек егетләр.

Аннары, азат ителгәннән соң, шактый гына түл дә җыеп өлгердек. Тамак туйгач,

җырлыйсы да килә бит ул. Җыелабыз да урыс, украин җырларын җырлыйбыз.

Арада украиннар күбрәк. Минем үземә дә украин җырлары ошыйрак төшә,

чөнки мин шушы халык арасында үстем. Яныбызга кеше байтак җыелды, күбесе

хатыннар һәм кызлар. Бу аңлашыла да, чөнки сугыш ир-атны чебен урынына

кырды. Танцылар башланып ките. Ул арада безне озатып йөрүчеләр килеп, төн

кунарга урын әзер булуы турында белдерделәр. Җыелган халык тагын бераз

тоткарлануыбызны сорап ялынырга кереште. Рөхсәт алынгач, җыр-бию һәм

уен-көлке янә күпмедер вакыт дәвам итте.

Безгә берничә буш торган йортны күрсәтеп: «Үзегез теләгәнчә урнашыгыз»,

— диделәр. Бүлмәләрнең зурлыгына карап дүрт яисә алтышарлап урнаштык.

Мин кичекмәстән әниемә, «Пролетарка» шахтасына хат язып салдым. Икенче

көнне безне эш урыннарына бүлү башланды. Мин балта осталары бригадасына

эләктем. Кечкенә генә мастерскойга алып керделәр, анда өлкән яшьләрдәге

бер абзый мастер икән. Без станоклар һәм урындыклар ясарга тиеш булып

чыктык. Келәй булмаганлыктан, агач кадаклар белән эш итәбез. Җитештерелгән

товарны начар алалар, чөнки алар бик тиз какшый, өстәвенә, тәҗрибәбез

дә җитенкерәми. Хезмәт хакын аз алабыз. Хәлне күпмедер җиңеләйтү

өчен, столярка калдыкларын җыеп, кибетләр кырында сатабыз. Сугыш яңа

төгәлләнгән, ягулык белән хәл катлаулы. Хәер, кием-салым, азык-төлек белән

дә нәкъ шул ук хәл. Күпләр начар киенгән, ә салкыннар утыз градуска җитә.

Минем өстә плащ кына. Шулай да, яшьлегем беләндер инде, түзәм. Ашханәдә

көненә бер мәртәбә туклану өчен талон бирәләр. Бу турыда без очраклы гына

белдек. Мастер белән табельщица моны бездән яшергәннәр. Соңыннан аларны

кысып гаепләрен таныткач, мастер, куркып, элеккеләре өчен дә компенсация

бирергә вәгъдә итте. Һәм кайчагында көненә икешәр талон бирә башлады.

Андый чакта мин берсен сата идем, акчасы сигарет сатып алырга, кинога

тотыла. Кемнәрдер талоннарын акчага алыша. Ызгыш-талашлар, сугышулар да

булгалый. Ач халык — ачулы. Берсен-берсе алдау очраклары да аз түгел, акча

яки талоныңны тартып алырга да күп сорамыйлар.

 

Раиса

Берсендә безне завод территориясенә плотник эшләренә җибәрделәр.

Шунда ничектер безнең янәшәдә үлчәү-билгеләү эшләре белән шөгыльләнүче

кызга игътибар иттем. Җылы итеп киенгән, аягында киез итекләр үзенең. Бер-

беребезгә карап-карап алгалыйбыз. Мин күз кысып куйгач, кызыкай көлеп

җибәрде. Мастерга бу хәл ошап җитмәде булса кирәк, аның: «Нәрсә акайдың?

Эшләвеңне бел!» — дип кычкырганы ишетелде. Кыска ялга туктагач, мин бу

кыз янына үзем килдем һәм исәнләшкәннән соң: «Шундый сөйкемле җан иясен

кайсы ана тудырды икән?» — дип сүз каттым. Исеме Раиса икән. Әтисе инде

исән түгел, әнисе һәм сеңлесе белән кинотеатрдан ерак та түгел яшиләр. Мин

аны кинога чакырдым. Ул: «Танышлар күрер бит», — ди. «Шуннан ни булган,

бу бит гадәти хәл», — дим. Ул «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмәде, бары

җилкәләрен генә җыерды. Кесәмдә бер тиен акчам юк. Икенче көнне мастердан

талон алып, ашханәгә йөгердем, исәбем — тиз генә сатып, акчасына кинога

билет юнәтү. Кешеләр ары-бире йөреп тора, кемнәрдер кассадан төшке ашка

чек чыгарта. Мин кесәмнән талонны чыгаруга, яныма бер егет килеп басты,

каш астыннан сөзеп карап: «Сатасыңмы? — дигән сорау бирә. «Сатам», — дим.

Ул кулымнан зәңгәрсу төстәге талон кисәген тартып диярлек алды, тик нигәдер

акча бирү турында уйлап та карамый. «Акчаңны бир!» — дип кычкырам тегеңә.

Егет кесәсенә тыгылды, әмма аннан акча түгел, перчатка тартып чыгарды.

«Перчаткадан соң акчасын чыгарыр инде», — дип уйлап бетерергә өлгермәдем,

йөземә китереп тә орды бу. Бер читтәрәк аның иптәшләре тора, алар аңа

ышанычлы терәк тоелгандыр инде — оятсыз итеп мәсхәрәле елмаеп, миңа аркан

борылды һәм китәргә атлады. Булмый гына торсын әле! Кесәмдә калак бар

иде, яшен тизлегендә аны алдым да, артыннан килеп, каракның авыз читенә

кундырдым. Кечкенә яра барлыкка килде. Ул нидер кычкырып чүгә башлады.

Иптәшләре өерләре белән миңа ташланды. Мин калагым белән тагын берсенә

селтәндем. «Аның кулында пычак!« — дип кычкырды кайсыдыр. Бөтенесе

миннән читкә сибелделәр. Тик кулымдагы «корал»ның нибары калак кына

икәнен күреп, кабат өстемә килә башладылар. «Репатриантлар, безнекеләрне

кыйныйлар!» — дип кычкырдым, хәлемнең мөшкеллеген күреп. Безнекеләр

тиз арада җыелып тегеләрне тәпәләп ташладылар. Мин яралаган тип аларның

башлыклары булып чыкты. Аны эләктереп алып: «Безнең белән сөйләшүләргә

барсаң, зыян салмабыз. Без — ерткычлар түгел. Фашист лагеренда күпне күрдек.

Әгәр бармасаң, һәр җирдә һәм һәрвакыт кыйналачаксың. Баш тарту синең

файдага түгел, чөнки без күп, һәм без гаделлек ягында», — дип белдердек. Ул

барды, бер өстәл артына утырып сөйләште. Аңа бу ашханәдә яисә башка җирдә

командасы белән кемне дә булса рәнҗетсә, рәт булмаячагы турында белдердек.

Кешеләр соңыннан безгә рәхмәт әйттеләр, чөнки моңа кадәр аларны хәтта

милиция дә тыңлата алмаган ди.

Талонны миңа кайтарды ул. Раиса белән кинога барып кайттык. Яңадан,

башка сеанска дип, кызга тагын акча биреп калдырдым. Килүемә Раиса елап

тора, билетларын югалткан икән. Минем дә кесәмдә җилләр исә. Нишләргә

инде? Карасам, ерак та түгел Женя Бриль басып тора. Бер вагонда кайткан

идек, яхшы егет. Ул Электростальдәге металлургия комбинатында эшли,

хезмәт хаклары безнекеннән күпкә югары. Билгеле инде, кайнар цехта һәм

авыр эштә паёгы да, яхшы акчасы да тиеш. Мин аннан бурычка алып, кабат

кинога билетлар юнәттем.

Бериш иптәшләр шәһәрнең тегү мастерскоенда түбән бәядән пальтолар

тегеп бирүләре турында белдерүдән укып белгәннәр икән. Бардык без анда, тик

трофейга эләккән яисә үле немец солдатларыннан салдырган шинельләрдән

тегелгән пальтолар икәнен белгәч, кире борылдык. Тәмам күрәлмаслыкка

әверелгән киемне киеп йөргәнче, туңып йөрүең хәерлерәк дигән карарга

килдек.

 

Әни янына

Һәркөнне әниемнән һәм абыйдан хат көтәм. Ә вакыт бара. Төннәрен йоклап

булмый. Нишләп киң күңелле күршебез Куприяновнага язып карамаска ди әле,

дигән уй килде башыма. Һәм мин хат язып җибәрдем дә көтәм шулай. 1946

елның март башларында җавап хаты килде. Куприяновна болай дип язган:

«Кадерле Саша, кайт. Әниең берьялгызы, базар буенча калдык-постык җыеп

йөри. Абыең һәм апаң гаиләсе турында кайткач белерсең». Мин нык тетрәндем.

Кулдан эш китте, йоклап та булмый. Җибәрүләрен сорыйм, җибәрмиләр. Безнең

белән тәрбия эшләре алып баручы өлкән лейтенант бар иде, аңа мөрәҗәгать

иттем. Ул: «Мин берни дә эшли алмыйм, сезгә карата бернинди документ-

фәлән бирмәделәр, югарыдан күрсәтмә килергә тиеш», — ди. Мин аңа хатны

күрсәтәм, әнинең нинди авыр хәлдә икәнен аңлатырга тырышам.

Моннан тыш Кәрим абый да хат язган иде. Аңа адресымны Куприяновна

биргән. Ул, чит кеше булса да, әнине үз почмагына сыендырган. Һәм менә

ниләр яза: «Үзең аңла инде, карточка системасы бит, кешеләр ярым ач. Хәрби

комиссариатка барган идем, анда берничек тә ярдәм итә алмаячакларын әйтеп

кулларын гына җәяләр. Әгәр армия хезмәтендә исәпләнсә, башкача булыр иде,

ә куып алып кителгәннәргә карата күрсәтмә юк, диләр».

Шуннан соң мин өлкән лейтенант белән мастерга китәчәгемне әйттем. Алар:

«Без сине тоткарламыйбыз, тик хәзер шундый вакыт, ошбу адымың белән үзеңә

зыян китерә күрмә», — диләр. Төн буена йокламыйча, мине Алманиягә куып

алып киткәннән соң, ниләр булды икән дип уйланып чыктым. Иптәшләрдән

киңәш сорап карыйм, тик алар да берни әйтә алмыйлар, бары хәлемә генә

керәләр.

Ни генә булмасын, ахыр чиктә әнием янына «Пролетарка» шахтасына

кайтырга кирәк дигән карарга килдем. Мин инде кискен адымнарга барырга

ияләнгән идем. Мастердан чираттагы авансны бирүен сорадым. Хезмәт хакы

алырга да ерак түгел, шуңа күрә берничек тә бурычлы булып калмаячакмын.

Мастер беркадәр уйланып торганнан соң кул куйды тагын.

Ял көнне Мәскәүгә баручы электричкага утырдым. Мәскәүнең Павелецки

вокзалыннан Харьковка йөрүче поездга эләгергә кирәк. Билет яклары катлаулы.

«Куян» булып йөрү минем өчен яңалык түгел. Шулай да, язмыш мине еш сынаса

да, юлымда яхшы кешеләр күп очрады. Сиздермичә генә берәр вагонга үтәргә

дип состав буенча киттем, аннары күз күрер тагын. Бәхетемә, гастрольдән

кайтып килүче артистлар һәм киңәшмәләрдә булган предприятие җитәкчеләре

утырган махсус вагонга туры килдем. Язмыш мине Донецк заводында зур пост

биләүче кеше белән очраштырды. Купеда берничә кеше кәеф-сафа корып

утыралар. Үзегез дә беләсездер, кайберәүләр спиртлы эчемлектән агрессивлаша,

ә кемнәрдер киң күңеллегә әверелә. Арадан берсе миңа эчәргә тәкъдим итте.

Каршы килмәдем. Ул минем кем һәм кайдан булуым турында сораштырырга

кереште.

— Бөтенегез алдында сөйләмим, ә менә сезгә мин ачылырга әзер, —

дидем.

— Кызык. Дөрес әйтәсең, бөтен кеше алдында сөйләргә ярамаучы нәрсәләр

дә була. Ә менә сине мин, туганкаем, бик рәхәтләнеп тыңлыйм.

Мин аңа хатны күрсәттем. «Чит хатларны укымыйм», — диде ул. Мин

кыскача гына хатның эчтәлеген, кайдан һәм кая, ни өчен баруымны сөйләп

бирдем. Ул тыңлап бетергәч, адресын бирде һәм хезмәткә урнашу буенча

катлаулыклар булса, үзенә мөрәҗәгать итәргә кушты.

Чагыштырмача комфорт белән, ревизорлардан курыкмыйча, артистлар һәм

элита арасында мин үземә кирәкле станциягә кадәр кайтып җиттем. Ә аннан

«Пролетарка» шахтасына бер чакрым гына. Беркадәр акчам калган иде әле,

базарда йөреп кайбер нәрсәләр алдым. Дулкынланудан йөрәгем тукылдый,

«тизрәк өйгә, өйгә», дип тибә бугай ул.

 

Очрашу

Станция артыннан ук шәхси йортлар башлана. Кешеләрнең ары-бире

йөргәннәре күренә. Мин тирә-якка күз ташлыйм. Монда бөтенесе якын,

бөтенесе таныш. Борылмада кечкенә генә бер хатын-кыз пәйда булды. Мин

аның иелә төшеп нидер эзләгәндәй атлавына игътибар иттем. Карашым аңарда

озакка тукталмады, кабат тирә-юньдәге сагындырган манзарага күчте. Шулай

атлый торгач, чак кына теге апага килеп бәрелмәдем. Икебез берьюлы күтәрелеп

карадык һәм мин: «Әби, гафу итегез», — дип авызымны ачарга өлгергәнче:

«Шамил улым!» — дигән аваздан имәнеп киттем — каршымда әнием басып

тора иде. Ул чайкалып китте, мин аны егылмасын өчен тизрәк кочагыма алдым.

Үземнең дә тез буыннарым калтырый, шулай да җебеп төшмәскә кирәк. Акрын

гына: «Әни!» — дип эндәштем. Кешеләрнең яныбыздан гаҗәпләнеп карап

үткәннәре күренә, кайберләре тукталып ук калган. Хәер, безгә барыбер. Әни

яшь тулы күзләрен миңа төбәгән, яшь тамчылары аның яңаклары буенча да

тәгәри. Ул башын минем күкрәгемә төртте дә кинәт кычкырып елап җибәрде.

Мин аны юатырга тырышам, башыннан, иңнәреннән сыйпыйм. «Тынычлан,

барысы да артта ич, менә мин синең каршыңда», — дип сөйләнәм. Тик ул

әле һаман тынычлана алмый. Бары тик үзенең ниндидер бер таныш хатыны

килеп юату сүзләре әйткәч кенә елавыннан туктады. Һәм без атлап киттек.