Шамил Хәнифов

  • 2 март 2020 - 16:00
    Кеше булып калырга (ахыры)
    Игеннәр өлгерде. Уңыш начар түгел. Бөтен кеше шатлана. Бер хатын бодай басуына кергән дә әле урып җыю эшләре башланмаган җирдә берникадәр бодай сабаклары урып ала башлаган. Кырларны күзәтеп йөрүче аны эләктереп алган да, социалистик милекне урлаучы дип, авыл советына алып килгән. Сугыштан соңгы авыр елларда бу хатынны 12 елга төрмәгә утырттылар. Өендә биш баласы утырып калган...
    719
    0
    4
  • 1 март 2020 - 12:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    «Шамил улым!» — дигән аваздан имәнеп киттем -- каршымда әнием басып тора иде. Ул чайкалып китте, мин аны егылмасын өчен тизрәк кочагыма алдым. Үземнең дә тез буыннарым калтырый, шулай да җебеп төшмәскә кирәк. Акрын гына: «Әни!» — дип эндәштем. Кешеләрнең яныбыздан гаҗәпләнеп карап үткәннәре күренә, кайберләре тукталып ук калган...
    1115
    0
    3
  • 29 февраль 2020 - 13:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Безнең ачыккан халык ни тапса, шуны ашый. Күпләр, ахыры ни белән бетәсен уйламыйча, артыгын да ашап ташлаган. Андыйлар, эчләре боруга түзә алмыйча, җирдә ауныйлар. Хәтта үлүчеләр дә бар. Ничә еллар лагерьда кеше түзә алмаслык шартларда яшәп һәм сугыш тәмамланып килгәндә генә — шундый мәгънәсез үлем!
    713
    0
    3
  • 28 февраль 2020 - 12:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Безгә йөк машинасына барырга куштылар. Аның әрҗәсенә аннан-моннан тупас такталардан сугып әмәлләгән алты әрҗә урнаштырылган, шуларны алып, казылган чокырлар янына илтергә боердылар. Әрҗәләрне күтәрә башлауга ук зур ярыклардан кан агып чыкты — аларда газаплап үтерелгән кешеләрнең гәүдәләре ята иде...
    785
    0
    3
  • 27 февраль 2020 - 09:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Камерада ике атна тотканнан соң, беркөнне урамга чыгардылар. Анда велосипедлы бер полицай көтеп тора иде. Кулында бау. Ул минем янга килеп, бавының элмәкле очын муеныма ыргытты. «Бетүем шушы икән, асып куялар», — дип уйладым...
    904
    0
    2
  • 26 февраль 2020 - 09:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Йокларга җыена идек. Сирәк кенә ату тавышлары ишетелде. Аннары ул көчәеп китте дә кинәт тынып калды. Нәрсә булыр икән? Шулчак кемнеңдер сак кына тәрәзә какканы ишетелде. Абыем «лампаны» сүндерергә кушты...
    1003
    0
    1
  • 23 февраль 2020 - 15:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Берсендә Красноармейск тимер юл станциясе аша үткәндә, коточкыч күренешкә тап булып, чәчләр үрә торды: дар агачына асылган алты кешенең яланаяклы, салкында бозланып каткан гәүдәләре җилдә чайкалып, бер-берсенә бәрелүдән ямьсез чыкылдау авазлары чыгара иде. Фашистларның андый җинаятьләрен байтак очратырга туры килде...
    1119
    0
    4
  • 22 февраль 2020 - 15:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Рәшидә әнием белән мине үзенә артык йөк дип санаган. Мин инде ярый, училищеда укып йөргәнлектән, өйгә сирәк кайтам. Ул хатын әнине ярым ач тоткан, абый өйдә булганда гына ашата икән. Әни, улы белән килене арасындагы мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, беркайчан зарланмады...
    1457
    0
    3
  • 21 февраль 2020 - 16:00
    Кеше булып калырга (дәвамы)
    Киң күнелле апалар миңа сөт салып бирделәр, кызганып, хәлемне сорашырга керештеләр. Арадан берсе минем чебиләп беткән яланаякларыма игътибар итте һәм ахылдап куйды. Чыннан да, аякларым пычрак һәм яргаланып беткән, урыны белән кан тамчылары күренә...
    1003
    0
    6
  • 20 февраль 2020 - 17:00
    Кеше булып калырга (әдәби-документаль бәян)
    Әнием сөйләве буенча, әти үлеп киткән. Мин аның вафатыннан соң туганмын. Шунлыктан гомерем буе «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәдем...
    1130
    0
    3
Реклама