Кендек каным тамган йорт (бәян)

Гафур урта мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда калды, институтка керергә документларын биреп, имтиханга бармады. Укытучы әнисе Суфия ханым бу хакта улы белән сөйләшеп карады, тик, Гафур әле үзенең кайда укыйсы килүен, кем булырга теләвен ачык кына белмәвен, шуңа күрә теләсә кая кереп укырга теләмәвен әйткәч, башка бу хакта сүз кузгатмады. Әнисе аны аңлады.

Гафур белән мәктәп тәмамлаучыларның берничәсе генә укырга керә алды. Күбесе кире авылга әйләнеп кайтты. Ә кайберләре, ничектер җаен табып, авылга кайтасылары килмичә, Казанда эшкә урнашты. Гафур исә, армиягә киткәнче  колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Аннан аны армиягә алдылар. Ерак Байкал күле буена, Бурятиянең башкаласы Улан-Удэ шәhәренә, каладан ерак тормаган бер частькә китереп урнаштырдылар.

Авылда эш белән чыныгып үскән Гафурга армия тәртипләренә күнегү кыен булмады. Ул физик яктан көчле, киң җилкәле, көдрә чәчле, уртачадан бераз калкурак буйлы чибәр генә егет иде. Дөрес, беренче айда аларны хәрби частькә чыгармыйча, ябык карантинда тоттылар. Казарма да, уку бүлмәләре дә шул бер катлы, түбәсе шифер белән ябылган аерым бинада иде. Илнең төрле ягыннан җыелган, төрле милләттән булган, бик тә чуар егетләрне, армия тәртипләренә өйрәттеләр, хәрби уставны ятлаттылар. Көннең беренче яртысы уку белән үтсә, төштән соң – табаннары тәмам кызганчы казарма янындагы плацта строй белән йөрү иде. Кыскасы, бер ай эчендә чын солдат булып өлгереп, төрле роталарга таратылырга, хезмәт итә башларга тиешләр иде.

Хезмәт итәсе җирләренә бер капитан озата барды. Шулай килеп чыкты ки, юлда Гафурның урыны шул капитан белән бергә туры килде. Поездда, бөтен илне кичеп дигәндәй, дүрт тәүлек буе күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Сәер хәл, әллә инде капитан Гафурны ошатып өлгергән hәм, килеп җиткәч, аның турында уңай фикер әйткән. Әмма карантиннан соң егетне хезмәт итәргә частьнең штабына билгеләделәр. Алай гынамы соң, штабның да секретный бүлегендә хезмәт итәчәк иде ул. Хезмәт итәчәк дип әйтүнең дә бер сере бар – башта махсус органнардан рөхсәт килергә тиеш икән, шуннан соң гына әлеге бүлеккә кертәчәкләр. Өч ай буе бөтен нәсел-нәсәбен энә күзеннән үткәреп, бернинди шикле нәрсә табылмаса гына... Гафур әлеге бүлектә хезмәтен башлап җибәрде. 

Кызыклы урын иде бу секретный бүлек дигәннәре. Гафур өчен өр-яңа дөнья. Моңарчы анда ике егет хезмәт иткән. Берсе – сыек гәүдәле Мәскәү егете, икенчесе – Украинаның Харьков каласыннан. Ул өлкән сержант дәрәҗәсендә булып, бүлектә өлкән санала, инде берничә айдан өенә кайтып китәргә җыена икән. Бер сүз белән әйткәндә – дембель. Ул каяндыр гантельләр, ике потлы гер юнәтеп, гел бүлектә тота, буш вакытларында шөгыльләнеп, мускулларын ныгыта, армиядән көчле спортсмен булып кайтып китәргә җыена. Мәскәү егете гергә якын килми, сирәк-мирәк гантельләр белән берничә күнекмә ясый да кире урынына куя. Аның фортепианода уйнап үскән нечкә аристократ бармаклары бу шөгыльгә яраклашмаган, ул бары тик хохол егете алдында бераз абруен саклау өчен генә гантельләргә тотынгалый иде. Ә менә Гафурга килгәндә, ул беренче көннән үк ике потлы герне баш өстенә чөеп, хохол егетенең хөрмәтен яулады. Авылда даими печән чабулар, утын ярулар, гомумән, авыл тормышының санап бетергесез эше Гафурны ныгыткан, чыныктырган иде. Алар монда бик ярап куйды.

Гафур хезмәт иткән хәрби часть СССРның ЦУКОС (Центральное Управление Космических Средств) системасына карый. Алар эшләгән бүлектә шушы өлкәгә нисбәтле техник документлар, «сов. секретно» грифы сугылган китаплар, төрле таблицалар белән тулган кулланмалар, Хәрби округтан көн аралаш килеп торган яшерен приказлар, шуның ише башка документлар тупланган иде. Яңа килгән документларны секретчик егетләр махсус журналга теркәп бара, аларга керү номеры сугып, реестер дип аталган махсус кәгазьгә исемнәрен күчереп яза, аннан часть командирына тапшыра. 

Монда кызыклы документлар күп. Хәтта космонавтларның шушы часть өстеннән очып үткәндә нинди сөйләшү алып барганнарына тиклем бар иде. Әлбәттә, ул документларның төп нөсхәсе Мәскәүгә озатыла, биредә исә аларның күчермәсе генә кала. Ә бу сөйләшүләрне Гафур хезмәт иткән частьтәге махсус станцияләр язып ала.

Менә шундый кызыклы урында хезмәт итәргә туры килде Гафурга. Биредә күп нәрсәгә күзе ачылды, күңел офыклары гаять киңәйде. Авылда үскән егет өчен бу бик файдалы hәм гыйбрәтле тормыш иде. Ул армиядә хезмәт итүенә бер дә үкенми, биредә гомер әрәм үтә дип борчылмый иде.

Билгеле инде, армиянең язылмаган кануны буенча, иң авыр, интектергеч эшләре беренче ел хезмәт итүче яшь солдатлар – «салагалар» өстенә төшә. Өченче ел хезмәт итүчеләр, (ә Гафур солдатка өч елга алынган иде), үзләрен «дембель» саныйлар hәм иң авыр вазифаларны яшь солдатлар өстенә салыналар. Монда карышып маташудан файда юк, моны бернинди боерык белән дә үзгәртеп булмый. Шушы канун нигезендә яшь солдат Гафур Нигъмәтуллинга бүлектә төннәрен дә дежур торырга туры килә иде.

Частьта антенналары махсус ярымшар эченә яшерелгән күзәтү алып бару станцияләре көнен-төнен бертуктаусыз эшли. Станцияләрдә сменалап хезмәт итүче офицерлар эшкә барганда махсус әдәбият, таблицалар белән тулган китаплар алу өчен штабка киләләр, кул куеп кирәкле әсбапларны алалар, кечкенә чемоданнарына салып, эшкә китәләр. Көндезләрен, секретчик егетләрнең барысы да үз урынында булганда, бу бернинди кыенлык тудырмый, гадәти эш санала. Ләкин станцияләр бит эшне төнлә дә дәвам итә. Төннең теләсә нинди сәгатендә эшкә барырга чыккан офицер штабка сугыла, үз чемоданын алу өчен шушы бүлеккә керә. Төннең теләсә нинди сәгатендә секретчик аңа хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу шулай куелган, офицер эшкә соңга кала алмый.

Әмма шунысы бар: секретчик төнлә бүлектә берүзе калырга тиеш түгел. Бу  – катгый таләп. Секретчик үз ротасында йокларга тиеш. Эшкә баручы офицер штабка килүгә ротага шалтыратып, секретчикны чакырып ала, чемоданын алгач, станциясенә юнәлә. 

Беренче елны, яшь солдат буларак, төнге дежур тору вазифасы гел Гафурга йөкләнде. Бүлектәге егетләр төнне рәхәтләнеп йоклап үткәрәләр иде. Гафурның хәленә керергә теләмәделәр. Йоклап киттем дигәндә генә, берәрсе шалтырата да, Гафурга, күзләрен тырнап ачып дигәндәй, штабка йөгерергә туры килә. Бу хәл төнгә берничә тапкыр кабатлана. Ярый ла көндез бераз йоклап алырга ирек бирсәләр, анысы да гел тәтеми иде шул Гафурга.

Гафур, йокы күрмичә, беренче елны бик нык ябыкты, нервлары да нык какшады. Көннәрдән бер көнне, штаб начальнигы подполковник Горохов, аның арган, суырылган йөзенә игътибар итеп: «Нигматуллин, син авырыйсыңмы әллә? Чыраең бик начарайган», – дип кызыксынды.

Әмма Гафур серне ачып салмады: «Юк, авырмыйм, иптәш подполковник», – дип җавап бирде дә йөзенә елмаю галәмәте чыгарган булды. 

Тик hаман болай дәвам итә алмый иде. Гафур, үз хәлен җиңеләйтү өчен, нинди дә булса чара күрергә, көтелмәгән адым ясарга тиеш иде. Әмма нинди? Мәсьәлә менә шуңа килеп төртелде. Бу хакта Гафур күп уйланды һәм ике генә юлны күрде ул. Беренчесе – тавыш күтәрү, үз хәлен аңлатып, бүлек мөдире өлкән лейтенант бурят Цыденжапов белән ачыктан-ачык сөйләшү. Ул да мәсьәләне хәл итмәсә, штаб начальнигы подполковник Гороховка мөрәҗәгать итү, барысын да аңлатып бирү иде. Әмма, тавыш чыгарып, мәсьәләне уңай хәл иткән очракта да, аңа штабта калырга, шул ук егетләр белән эшне дәвам итәргә туры киләчәк. Мөнәсәбәтләр тәмам бозылачак. Секретный бүлек кебек җаваплы җирдә хезмәтне бер-береңә тулысынча ышанып алып бару кирәк. Мондый җирдә дошманлык бик хәтәр нәрсә. «Очраклы» рәвештә генә берәр документ югалып куйса, Алла сакласын, хезмәтеңне тәмамлап өлгергәнче төрмәгә дә кереп утыруың бар. Димәк, ниндидер икенче – йомшаграк юлны эзләргә кирәк hәм ул юл аның штабта калуына чик куярга тиеш.

Күп уйлана торгач, Гафур, шактый хәтәр булса да, әмәлен тапты шикелле. Ул бит көн саен иртә белән, яңа килгән документларны часть командирына тапшыра, аңардан реестрга кул куйдырып ала. Бу эш өлкәннәр тарафыннан Гафурга йөкләнгән иде. Әгәр дә ул – секретчик Гафур Нигъмәтуллин, беркөнне часть командиры танышкан документларны алырга кергәч, реестр буенча кабул итеп, «ялгыш» кына берсен командир өстәлендә онытып калдырса? Әлбәттә, бик хәтәр эш. Командирның онытып калдырылган ул документка игътибар итмәве дә бар. Аннан соң документның, өстәлдә яткан башка кәгазьләргә ияреп, бүтән папка эченә кереп яшеренүе дә бик ихтимал. Әйе, бик хәтәр эш. Ләкин Гафур тәвәккәлләргә булды. Часть командиры җирән чәчле, зур итләч борынлы, олы башлы, кызыл йөзле немец – бик игьтибарлы, үтә пунктуаль, пөхтә адәм иде. Гафур ышана, ул «онытылып» калган документка тиз игътибар итәчәк hәм шул сәбәпле эшнең зурга китүе дә мөмкин әле...

Гафур, беркөнне, документларны алырга кергәндә, ни булса шул булыр дип, берсен «ялгыш кына» өстәлдә онытып калдырды. Аннан командирның реакциясен көтә башлады. Бер көн үтте, ике көн үтте, бүлек мөдире Цыденжапов та, авызына су капкандай, бер сүз әйтми.

Өченче көнне аны часть командиры кабинетына чакырып алдылар. Анда зәп-зәңгәр күзле, киң маңгайлы, ак чырайлы штаб начальнигы Горохов та утыра иде. Күрәсең, ике көн буе алар арасында сүзләр булган hәм менә бүген Гафурны каршыга бастырып сөйләшү өчен чакыруларыдыр.

Сүзне часть командиры башлады:

– Нигматуллин, син секретный частьта күпме эшлисең?

– Ун ай, иптәш полковник!

– Димәк, син анда эшләү тәртипләрен яхшы беләсең?

– Әйе, иптәш полковник!

– Секретный документны югалткан өчен сине нәрсә көткәнен беләсең, димәк.

– Иптәш полковник, мин бернинди дә документ югалтмадым...

– Югалттың шул, Нигматуллин. Югалттың!

– Ничек? Бу мөмкин түгел...

– Мөмкин икән шул, Нигматуллин.

– Мин аңламыйм, иптәш полковник... Кайчан югалттым, нинди документны? – дигән булды егет.

– Минем өстәлдә онытып калдыру югалту түгелмени? Син бит аны реестр буенча кабул иттең... – Часть командиры Хәрби округтан килгән документны күтәреп күрсәтте. – Син аңлыйсыңмы, бу бит җинаять эше. Әгәр дә мин аны күреп алмасам, ул башка кәгазьләр арасына кереп китсә, сине бит судка бирәләр иде.

Кабинетта тынлык урнашты. Часть командирының сүзләренә каршы Гафур бер сүз дә кайтарып әйтә алмады. Бары тик башында: «Югалмаган, Аллага шөкер!» – дигән фикер генә елтырап узды.

Тынлыкны подполковник Горохов бозды:

– Нигматуллин, аңлатып бир әле безгә, ничек шулай килеп чыкты? Син ничек, секретчик буларак, шундый документны онытып калдыруга кадәр барып җиттең?

Часть командиры дәшми генә Гафурга төбәлеп утыра, ул да аннан җавап көтә иде.

– Иптәш подполковник, соңгы вакытта минем нигәдер зиhенем таркаулана башлады. Әйберне кая куйганымны онытам.

– Бу күптән шулаймы?

– Өч айлап бар инде...

– Моннан соң секретный бүлектә эшли алырсыңмы?

– Әйтә алмыйм, иптәш подполковник. Тагын берәр нәрсәне онытып калдырудан куркам.

Часть командиры белән штаб начальнигы бер-берсенә мәгънәле караш ташлап алдылар. Бу күп нәрсә турында сөйли иде. Аларның карашында Гафурга карата шик чагылып узды. Ә Гафурга нәкъ менә шушы нәрсә кирәк иде.

Часть командиры Гафурның күзләренә карап:

– Димәк, онытып калдырмам дип гарантия бирә алмыйсың?

Бу – сөйләшү барышындагы төп сорау иде hәм Гафур хәзер үзен корган планы барып чыгарлык итеп тотарга тиеш иде. Ул икеләнмичә җавап бирергә үзендә көч тапты:

– Юк, иптәш полковник, гарантия бирә алмыйм. Нигәдер зиhенем таркауланды...

– Ярый, башка без сине тоткарламыйбыз.

Шушы сүзләрдән соң Гафур, кырт борылып, кабинеттан чыгып китте. Ул сөенеп куйды, төп сүзне курыкмыйча әйтә алды бит. Бу аның штаб коллыгыннан котылуы иде. Күп тә үтмәс, аны башка эшкә күчерерләр. Секретный документ югалта язган солдатны бүлектә озак тотмаячаклар. Кемнең үз өстенә андый җаваплылыкны аласы килсен. Ул бит кистереп әйтте: «Гарантия бирә алмыйм...» – диде.

Октябрь бәйрәме якынлашып килә иде. Кичен частьның зур клубында тантаналы җыелыш булды. Кичәнең рәсми өлешендә докладлар сөйләнде, аннан соң бәйрәм уңаеннан частьта хезмәт итүчеләргә төрле дәрәҗәләр (званиеләр) бирү мәрәсиме, соңыннан үзешчәннәр концерты булды. Шул исәптән, моңарчы рядовой булып йөргән Гафурга да ефрейтор дәрәҗәсе бирделәр. Моннан соң аның яшел погонында бер кызыл тасма булачак.

Бәйрәмнән соң Гафурны комендант взводына күчерделәр. Гафур моңа бик сөенде, чөнки комендант взводында хезмәт итүчеләр частька керә торган КППда (контрольно-пропускной пункт) график буенча дежур торалар. Аларның шуннан башка вазифалары юк. Иң кадерлесе: анда буш вакыт күп, сине төне буе йоклатмыйча штабка чакырып изаламаячаклар. Гафур өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Ә буш вакытны ул әрәм-шәрәм итмәячәк, аның әле тагын ике ел хезмәт итәсе бар. Шушы вакыт эчендә ул частьның бай китапханәсенә йөриячәк. Аның бик тә, китаплар дөньясына чумып, белемен арттырасы килә. Ул үзендә шундый ихтыяҗ тоя, рухы шуны таләп итә. Бу китапханәне мәктәп, авыл китапханәләре белән чагыштырырлык та түгел. Гафур хезмәт иткән җирдә, космос белән бәйле мәсьәләләр хәл ителгәнгә, монда хезмәт итүчеләр дә нигездә интеллигент хәрбиләрдән тора иде. Шул сәбәпле булса кирәк, китапханә дә гаҗәеп бай. Ерак Бурятиядәге бу частька ул кадәр китапны каян туплап бетергәннәрдер, шаккатмалы. Күрәсең, үзәктән, Мәскәүдән китерткәннәрдер, башкача булмас. Китапханәгә рус телендәге әдәби журналларның күбесе ай саен килеп тора. Почта бүлегендә хезмәт итүче бер таныш егетнең әйтүенчә, офицерларның күбесе журналларны өйләренә дә яздырып ала икән. Чыннан да, частьта зыялы, тәртипле, рухи ихтыяҗлары гаять зәвыклы офицерлар хезмәт итә. Бу нәрсә аларның солдатларга карата мөнәсәбәтләрендә дә бик ачык чагыла иде.

Шулай итеп, Гафур комендант взводында хезмәт итә башлады. Алар график буенча көнен-төнен дежур торалар, икенче пост станциянең капка төбендә урнашкан. Көндезләрен КПП аша халык күп йөри, часть тышындагы өч катлы берничә йортта офицерларның гаиләләре яши. Офицерларның хатыннары да төрле җирләрдә эшли. Ә менә төнлә дежур торулары бик тыныч. Берәр китап аласың да төне буе укып утырасың. Гафур мондый җиргә эләгүенә бик шат иде.

Взвод командиры озын торыклы, какча гәүдәле Рязань егете сержант Карпов, хезмәт вакытын тутырып, тиздән өенә кайтып китәргә җыена иде. Егетләр арасында аның урынына кемне куярлар икән дигән сүзләр йөри. Ике ай да үтмәде, кайтып китәр вакыты килеп җитте. Сержантны өенә зурлап озаттылар. Ул китәсе көнне комендант взводын штаб каршына тезделәр, командир үзе чыгып, кыска гына нотык сөйләде, күкрәгенә барлык значокларын таккан Карповка яхшы хезмәт иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Аны башкаларга үрнәк итеп куйды.

Карповны озатканның икенче көнендә Гафур өчен көтелмәгән вакыйга булып алды. Часть командиры приказы белән аны комендант взводы командиры итеп билгеләделәр, бер үк вакытта кече сержант дәрәҗәсе бирделәр. Ни өчен сайлаганнарын Гафур үзе дә аңламады. Бәлки штабта эшләүнең файдасы тигәндер, бәлки тырыш, тәртипле булуын исәпкә алганнардыр. Кыскасы, бу хәл Гафур өчен сер булып калды. Бер сүз белән әйткәндә, ул хәзер взвод белән идарә итә, үзенә буйсынган солдатларның тәртибе өчен җавап бирә. Ә төрле мәсьәләләрне штабтагы майор Косенко белән киңәшеп хәл итә.

Взвод командиры итеп куелу Гафурга яңа мөмкинлекләр ачты. Иң мөhиме – хәзер буш вакыты барлыкка килде. Ул бу хакта күптән хыяллана иде. Аның күптән рәхәтләнеп китапханәдә утырасы килә иде. Менә инде хәзер китапханә залында «Новый мир», «Знамя», «Юность», «Наука и жизнь», «Иностранная литература» журналларын караштырып, «Литературная газета»ны укып утырырга вакыты бар. Бу газета ил күләмендәге бик кискен мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны укыган Гафурның карашлары тирәнәя, киңәя бара иде. Газетаның чын мәгънәсендә интеллигенция ябырылып укый торган басмага әверелүен Гафур бик ачык күрде. Чит ил язучыларыннан Джек Лондон, Эрнест Хемингуэй, француз язучысы Экзюпери әсәрләрен ул бик яратып укыды. Китапханәдә рус hәм совет әдәбияты, чит ил әдәбияты классиклары томнары белән шүрлекләр тулган иде. Өстәвенә, китапханәче ханым, теләгән китапны сайлап алырга рөхсәт итә, андый солдатларга аеруча ягымлы була иде. Гомумән, китапханә шулкадәр бай, ул бер дә зур шәhәр китапханәләреннән ким түгел иде. Бурятиянең ачык даласында урнашкан бер хәрби частьта шулкадәр байлык туплансын әле, искитмәле хәл!

Берзаман Гафурның рус телендәге китапларны гына түгел, ана теле, татар телендәге китапларны да укыйсы килә башлады. Армиягә хәтле авылда яшәгәндә ул телне табигый нәрсә дип кабул итә, аның кадере hәм кыйммәте турындагы фикерләрдән ерак тора иде. Армиядә хезмәт итә башлап, даими рус мохитендә яшәү, аңарда туган телең турында төрле уйлар кузгатты. Дөресрәге, бу туган якны сагына башлау галәмәте иде. Әлеге җирсү Гафурда акрынлап уянды hәм торган саен көчәя барды. Аның берәр кеше белән татарча сөйләшеп утырасы, хыялланасы, ахыр чиктә берәр татар китабын укыйсы килә иде. Ул матур телле Фатих Хөсни, Әмирхан Еники кебек язучыларның әсәрләрен исенә төшерде. Казакъчадан татар теленә тәрҗемә ителгән «Абай» романының гүзәл теле дә үз вакытында нык тәэсир иткән иде (аны Кави Нәҗминең җәмәгате Сәрвәр Әдhәмова тәрҗемә иткән иде шикелле). Гафур шуны аңлады – чит җирдә, үзгә тел мохитендә яши башлагач үзеңнең бөтенләй башка халык вәкиле, татар кешесе булуың исеңә төшә, шул вакытта үз телеңне сагыну, күңелеңдә аның кадерен белү тойгысы уяна икән. Гафур күңелендә уяна башлаган бу тойгы туган җирне сагыну белән бәйле «җирсү» сүзенә бик якын тора иде, русларда ул «ностальгия» дип атала иде сыман. Бу сүзне Гафур әле мәктәптә укыганда бер шигырь җыентыгында очраткан иде. Шул чакта ук ул аның күңеленә кереп калды. Менә хәзер бу сүз тагын исенә төште hәм рәхәт булып китте. Нинди матур бит безнең ана теле!.. Ул авыл мәктәбендә рус теле белән рус әдәбияты укыткан әнисенә посылка белән берничә татар китабы җибәрүен сорап хат язарга булды.

Шулай да ул хезмәт иткән частьта бүтән татарча белүче берәр кеше юк микәнни? Аның белән армиягә алынган егетләр арасында өч-дүрт татар егете бар иде. Тик алар татарча белмәүче кала егетләре булып чыктылар. Өченче ротада татарга охшаган бер солдатны күргәләгәне бар. Белешә торгач, Сиразиев фамилияле егет икәнен дә ачыклады. Өченче рота – элемтәчеләр ротасы иде. Аларның бер өлеше ЗАС (засекреченная аппаратура связи) урнашкан бинада хезмәт итә. Гафур, ниһаять, Сиразиев белән танышырга булды. Бәлки, дуслашып ук китәрләр. Бер көнне очраклы рәвештә ул аны часть клубы янында очратты, җайны ычкындырмас өчен, татарлыгы йөзенә чыккан бу егетне фамилиясен әйтеп туктатты. Үз фамилиясен ишеткәч, егет бераз аптыраган хәлдә аңа төбәлде. Гафур сөйләшүне русча башлап җибәрде:

– Ты, кажется, из третьей роты?

– Да, из третьей…

– Давно служишь?

– Два года.

Ниhаять, Гафур сүзне нигә башлавын ачып салырга булды:

– Моя фамилия – Нигматуллин, зовут Гафур, из комендантского взвода...

– Что дальше?.. – дип дорфа гына сорап куйды егет.

– Ты откуда призывался?

– Из Кемерово.

– Татарча беләсеңме? – дип татарчага күчеп карады Гафур.

– Что?.. Не понял... – дип җавап бирде егет. Аның инде ачуы килә башлаган иде.

Гафурга кабат русчага күчеп сорарга туры килде:

– Ты ведь татарин. Знаешь по-татарски?

Сорауны ишеткәч, Сиразиев як-ягына каранып алды. Берәрсе ишетмәдеме дип шикләнде, ахрысы.

– Нет, не знаю…

– Значит, родного языка не знаешь, – дип төрттерде Гафур.

– Он мне не родной… И вообще, отстань от меня…– Сиразиев, кырт борылып, кызулап китеп барды. Бераз киткәч, нигәдер ялт итеп артына борылып карады. Йөзе кызарган, ачулы иде.

Гафур моңа гаҗәпләнмәде, күмер чыгара торган татар төбәге Кемероводан солдатка алынган егетнең артыннан бераз карап торды да үз юлы белән китеп барды. Кайбер татарларның төрле сәбәпләр аркасында үз теленнән аерылуы Гафур өчен яңалык түгел иде. Шулай да бу сөйләшү аңарда күңелсез уйлар кузгатты. Татар исемен йөрткән кайбер кешеләрнең шундый хәлгә төшүен күрү гаять авыр иде.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән борынгылар. Гафур егетләре дежур торган КПП аша, татарга охшаган, бер – кырык биш яшьләрдәге старшина үтеп йөри иде. Уртача буйлы, почык борынлы, яңак сөякләре бераз чыгып торган ак чырайлы бу старшинага Гафур күптән игътибар иткән иде инде. Аның татар икәнлегенә Гафурның шиге юк иде. Үз татарыңны бит әллә кайдан таныйсың. Татар кешесенең йөзендә ниндидер сүз белән аңлатып булмый торган чалымнар бар. Монда интуиция ярдәм итә. Бәлки, җан тартуыдыр. Аңламассың.

Беркөнне шушы абзыйның КПП аша үтеп баруын күреп алгач, Гафур ирексездән ияреп китте, бераздан куып җитте дә русчалатып:

– Товарищ старшина, можно вас на минутку, – диде.

Старшина, туктап, Гафурга таба борылды.

– Вы меня извините, я давно за вами наблюдаю, – дип башлады сүзен Гафур, бераз уңайсызлана төшеп. – Мне кажется, вы по национальности татарин.

– Да, я татарин, – диде старшина, бераз гаҗәпләнә төшеп.

– Я тоже татарин, зовут Гафур, из комендантского взвода…

Старшина елмаеп ук җибәрде, шатлыгы сөякчел йөзенә таралды.

– Сез татарча беләсезме? – дип турыдан-туры сорады Гафур.

Старшина шундук саф татарчага күчеп:

– Белмәскә, мин бит татар авылыннан...

– Татарстаннан түгелме? – Гафур да татарчага күчте.

– Әйе, Саба районыннан. – Инде старшина үзе сорау бирде: – Ә үзең кайсы яклардан соң? Татарстан егетеме?

– Әйе, Арча районыннан...

– И-и, якташлар икәнбез бит... Казан артыннан. – Старшина тәмам үз итеп җавап бирде.

Шулай алар сөйләшеп киттеләр. Старшинаның исеме Закирҗан икән, фамилиясе Гобәев. Бу частьта күптәннән хезмәт итә, ике баласы – малае белән кызы бар. Алар сөйләшә-сөйләшә Закирҗан абыйның эшләгән җиренә – материаллар складына кадәр барып җиттеләр. Шушы кыска юлдагы сөйләшү аларны тәмам дуслар итте дә куйды. Аерылышканда Закирҗан абый Гафурга үз адресын әйтеп, кунакка чакырды:

– Хатынга әйткәч, и-и ничекләр куаныр инде. Ату монда үзеңчә сөйләшеп утырырга бер кеше юк, – дип зарланып алды ул. – Әбәзәтелни кил, килми калма, яме. – Ул чакыруын тагын бер кат ныгытып куйды. – Бу ялда сәгать өчкә көтәбез.

– Ярар, килермен, – диде Гафур, шушы дөнья чигендәге Байкал артында якташын очратуга сөенеп. Аның күңелендә яңа хисләр уянып, әле урнашып бетә алмыйча тирбәләләр иде.

Ял көнне, чакырылган вакытка, Гафур старшина Закирҗан абый фатирының ишек төбендә иде инде. Ул звонок төймәсенә баскач, ишекне хуҗа кеше үзе ачты, Гафурны күреп алгач, йөзе шатлыктан балкып китте, елмаюы бөтен битенә таралды.

– Әйдүк, Гафур, без сине атна буе көтәбез инде. Бигрәк тә Кадрия апаң түземсезләнде. Килер микән, килсә генә ярар иде, ди. Әллә барып тагын бер исенә төшерәсеңме дип теңкәмә тиде...

– Әйткән сүз – аткан ук, дигән бабаларыбыз, – дип, Гафур күрешергә ике кулын сузды. – Исән-сау гына торасызмы?

Ул арада кухня ягыннан Закирҗан абыйның җәмәгате Кадрия апа да килеп чыкты. Күз ташлау белән Гафур аның авылда үскән чын татар хатыны икәнен күреп алды. Кунак каршылау хөрмәтенә булса кирәк, башында артка бәйләнгән маңгае чигүле ак яулык, колакларында түгәрәк алтын алкалар, чәчәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләп куйган. Түгәрәк йөзле, матур гына борынлы, күпереп торган кара чәчле, коңгырт яшькелт күзле бик мөлаем хатын иде ул.

– Әйдәгез, түрдән узыгыз, Гафур. Без монда татар кешесен күрергә, үзебезчә сөйләшергә горъян булып яшибез... – Ул да исәнләшергә кулын сузды.

Хатын-кыз белән кул биреп исәнләшмәсәләр дә, үз итеп кулларын сузгач, Гафур да җиңелчә генә аның йомшак кулларын кысты. Аннан хуҗабикә, ирләрне ялгыз калдырып, кухня ягына чыгып китте.

Бу гаилә ике бүлмәле фатирда яши икән. Зал ягындагы озынчарак өстәлгә төрле ризыклар куелып, кунак килгәнче дип ул җиңел ак тукыма белән каплап куелган иде.

Ул арада, икенче бүлмәнең ишеге бераз ачылып китеп, анда башлангыч классларда укучы кыз белән малай күренде. Алар, кызыксынып, кунакка килгән солдат абыйны күзәтәләр иде. Гафур, елмаеп, күз кыскач ишек шундук ябылды, теге якта балаларның чыркылдап көлешүе ишетелде.

– Матур балалар үстерәсез икән, – диде Гафур, ишеккә ымлап.

– Аллага шөкер, – дип куйды Закирҗан абый.

Ул Гафурга өстәлнең бер ягыннан урын күрсәтте, кунак урнашкан арада өстәлгә япкан ак тукыманы күтәреп алды да җыеп куйды. Табын бик матур итеп бизәлгән иде. Монда нинди генә ризык юк. Уртада бер шешә акбаш та күренә.

– Балаларыгыз татарча беләме соң, Закирҗан абый?

– Өйдә гел үзебезчә сөйләшәбез. Шулай да урысча уку үзенекен итә. Татарча авыррак сөйләшәләр, кайвакыт урысча да җавап бирәләр. Мин инде тыеп та карыйм, өйдә үзебезчә сөйләшегез дип... Нишләмәк кирәк, иптәшләре бит урысча сөйләшә...

Алар сөйләшеп утырган арада Кадрия ханым балаларны кухняга чакырып алды да ашарга утыртты. Балаларны олылар белән утыртмаулары Гафурның игътибарын җәлеп итте. Юкса бит балаларны олылар табынына утыртсалар, сүз гел алар тирәсендә бара, андый чакта җитди сүзгә чират та җитми.

Кухня ягыннан алъяпкычын салгач тагын да чибәрләнеп калган Кадрия апа килеп чыкты. Кулына пары бөркелеп торган бәрәңге белән ит салынган табак тоткан. Ул аны өстәл уртасына урнаштырды да:

– Әйдәгез утырышыйк, кунакны сүз белән сыйламыйлар... – Ул табындагы сый савытларын төзәткәләде. – Син, Гафур, бик төгәл егет икәнсең. Бәрәңгем суынмаса ярар иде дип бераз борчылган идем. Бик вакытында килдең... – Аннан иренә борылып: – Закирҗан, әйдә башлыйк, – диде.

Ниhаять, табын янына утырыштылар. Ризыкларга тотынганчы Закирҗан абый кулына аракы шешәсен алды, Гафурның: «Кирәкмәс иде, мин эчмим бит», – диюенә карамастан, рюмкаларны тутырды:

– Күп эчмәбез, шулай да танышлык хөрмәтенә аз гына чиертеп куйыйк, – дип, ул Гафурга карап сөйли башлады: – Гафур энем, синең турыдан туры «Сез татар кешесе бугай...» дип сүз башлавың миңа бик ошады. Димәк, син шушы җир читендәге Бурятиядә дә милләттәшеңне, татар кешесен эзлисең, үз телеңдә аралашасың килә. Халкыңа, туган телеңә битараф түгелсең... Моның өчен мин сине бик хөрмәт итәм... Безнең очрашу ике татар кешесенең танышып китүе генә түгел. Мин моңа зур мәгънә салам. Без синең белән Татарстаннан ерак шушы җирдә туган җиребезнең асыл вәкилләре булып яшәүче кешеләр. Еракта булсак та, хәл кадәре татарлыкны саклап яшик. Әйдә, шуның өчен... – Ул рюмкасын Гафурга сузды. Мондый сүзләрдән соң Гафур да эчмичә булдыра алмады, рюмканың яртысын йотып куйды. Авызын яндырган эчемлекне чөгендер салаты белән бастыргач:

– Бик акыллы, мәгънәле сүзләр әйттең, Закирҗан абый, шундый саф татар гаиләсе белән танышуыма бик шатмын, – диде Гафур.

Татарның токмачлы ашыннан соң ит белән бәрәңгегә керештеләр, чәй янына табынга гөбәдия, өчпочмак, суган турап йомырка белән пешерелгән сумса чыкты. Ризыклар барысы да тәмле иде. Инде ел ярым өй ашы күрмәгән Гафурга бу сыйлар җәннәт нигъмәтләре булып тоелды. Оста да соң безнең халык аш-суга дип, ул табынның муллыгына сокланып утырды. Ә Кадрия апасы аны кыстады да кыстады, ул кыстаган саен Гафур ризыкларны мактый, рәхмәтләр әйтә иде. Табында Байкал күленең якынлыгын искә төшереп торган кызыл балыкка хәтле бар иде. Бер-берсе турында күбрәк беләселәре килеп, алар төрле сораулар биргәләп утырдылар. Кадрия ханым шулай ук Татарстан кызы икән, Минзәлә районыннан. Әти-әнисе белән илленче елларда Бурятиягә күчеп килгән. Закирҗан абый белән биредә, Улан-Удэда танышканнар. Шул вакыт Гафурның исенә килеп төште – ул малай чакта да авылларыннан Бурятиягә күчеп китүчеләр булган иде. Дөрес, ул вакыйгаларны Гафур бик томанлы хәтерли, беренче-икенче класста укыган чагы булгандыр. Ерак Бурятиягә китәргә үгетләп йөрүчеләр дә ничектер аның хәтеренә кереп калган. Олылар гел шул хакта сөйләшәләр иде. Гафур хәзерге ачык акылы белән уйлап куйды: бу хәрәкәт сугыштан соң болай да шактый кимегән татар халкының санын сыекландыру өчен махсус оештырылган акция булмады микән. Бик мөмкин. 1944 елда Кырым татарларын көчләп төрле якка таратканнар ич. Дөрестерме - юктырмы, Сталинның Казан татарларын күчерү планы да булган дип сөйлиләр. Аның бу планына атаклы хәрбиләр каршы төшкән, имеш. Алар татарларның фронтта бик яхшы сугышулары, Ватан өчен җаннарын бирергә әзер булулары турында сөйләгән. Әгәр дә бу эшкә барсак, батыр татар сугышчыларына ни дип әйтербез, ничек аңлатырбыз. Сугыш барганда, бу сәяси яктан дөрес булмас, дигәннәр, имеш. Бу хакта сугыштан исән кайткан, бәйрәм көннәрендә күкрәгенә орден-медальләрен тагып чыгучы бер авылдашының сөйләгәнен ишетеп калган иде Гафур.

Чәйдән соң сөйләшеп, күңел ачып утырдылар. Сүз җырчылар, артистлар, язучылар, аларның әсәрләре, татарча гәзит-журналларга күчте.

– Закирҗан абый, сез Казаннан берәр гәзит-журнал алдырасызмы? – дип кызыксынды Гафур.

– «Чаян» журналын гына алдырабыз. Анысы да кайбер айны килми кала. Әллә юлда югала, белмәссең... – диде ул.

– «Азат хатын», «Казан утлары» дигән журналлар да бар бит. Аларны алдырганыгыз булмадымы? «Казан утлары»нда, мәсәлән, татар язучыларының өр-яңа әсәрләре басылып тора.

– Беләсеңме, Гафур энем, туган җирдән еракта яшәгәч, үзең дә сизмичә татар культурасыннан ерагаясың икән ул. Тормыш баса...

– Әнә «Чаян»ны алдырасыз икән ич. 

Закирҗан абый кеткелдәп көлеп куйды:

– Журнал килгәч, бер атна көлеп йөрим. Сурәтләрен бик яратам. Кайдан уйлап табып бетерә торганнардыр...

Бу сүзләрне ишеткәч, Гафур да елмаеп куйды. Мондый ерак җирдә, Байкал артында урыс хәрбиләре арасында яшәп тә татарлыгын саклап килгән Закирҗан абый аңа бик ошый иде. Аның «Чаян»ны алдыруы да күп нәрсә турында сөйли.

– Безнең Кадрия җырлар ярата бит, Гафур энем. Тавышы да ярыйсы гына... – дип, җәмәгатенә ымлады Закирҗан абый. – Яле, әнисе, берәр җыр сузып күрсәт әле безгә.

– Юк, юк... Нинди җыр, каян килсен миңа тавыш. – Кадрия ханым кулларын селкеп алды. – Әйдәгез, лутшы пластинка уйнатыйк. Чын җырчыларны тыңлыйк.

Ул, урыныннан кубып, почмактагы тумбочка өстендә торган уйнаткычка килде, капкачын ачты, чыбыгын утка тоташтырды. Аннан, сервантның аскы бүлегеннән, берничә пластинка алды да:

– Кайсын куйыйм соң? – дип сорады.

– Үзең беләсең инде, әнисе. Син бит ешрак тыңлыйсың, – диде Закирҗан абый.

Ниhаять, пластинка куелды, көй яңгырый башлады. Бу татар халык җыры «Рамай» иде.

Төнгә каршы берәү моңлы итеп,

Рамай, Аерылышу көен җырлады;

Салмак озын көйне яратып тын да алмыйча тыңлаганда кемнеңдер күз алдына үз язмышы, җанга якын туган-үскән яклары, балалык, үсмер еллары, үсеп җиткәч, туган яктан аерылу вакыйгалары килеп баскандыр. Күңелләр нечкәрде, кемдер язмышның адәм баласын дөнья буйлап бәхет эзләп йөртүен уйлый иде булса кирәк. Аннан соң пластинкадан борынгы җырлардан «Гөлҗамал», «Иске кара урман», Тукай сүзләренә язылган «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» кебек җырлар яңгырады. Гомумән, бу пластинкага борынгы сузынкы җырлар тупланган иде. Шушы җырлар тәэсирендә табын бераз сүрелеп киткәндәй, бүлмәне моңсулык баскандай булды.

Закирҗан абыйны бу хәл борчуга салды булса кирәк, ул:

– Карале, әнисе... Син бит Минзәлә кызы, әйдә безгә дәртле «Минзәлә»не җырлап күрсәт әле. Син аны ярата идең, – диде Закирҗан абый.

Минзәлә сүзен ишеткәч, Кадрия ханым баягы шикелле җырлаудан кырт кисеп баш тартмады, бары тик:

– Әй, тавышым да бетте инде. Кунак алдында җырларга тартынам да... –дип, аклангандай әйтеп куйды.

– Бер дә уңайсызланмагыз, Кадрия апа. Минем дә сезне тыңлыйсым килә. Монда гаеп итүче юк, – дип, Гафур да хуҗаның сүзен куәтләде.

Кадрия ханым урындыгына җайлабрак утырды, кулын күкрәгенә куеп, тамагын кыргалап алды да, бераз тын торгач, җырлый башлады:

Барасызмы Минзәләгә,

Мин барам Минзәләгә;

Минзәләне күрер өчен

Йөрәгем өзгәләнә.

Беренче куплеттан соң ул кабат тамак кырып алды:

– Күптән җырлаганым юк шул, тавышым ачылып җитми, – дип, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды, аннан дәвам итте:

Минем иркәм Минзәләдә

Туып үскән бер матур;

Минзәләгә бара алмасам,

Аны кемнәр юатыр?..

Җырның соңгы куплетын Кадрия ханым инде ачылган тавыш белән тәмамлады, күңеле күтәрелеп, йөзенә алсулык йөгергән хәлдә тыңлаучыларга:

– Әй, күптән җырлаганым юк шул, тавышым бөтенләй беткән икән, – дип, аклангандай әйтеп куйды.

– Бер дә бетмәгән, Кадрия апа, бик матур җырладыгыз. Рәхмәт сезгә. Сез чыннан да әйбәт җырчы икәнсез, – диде Гафур, аның күнелен күтәрергә теләп.

– Бик матур җырладың, әнисе, бер дә борчылма.

Шулвакыт Гафурның үсмер чагында, беренче гашыйклык сырхавы белән газапланып йөргән вакытта, бик яратып җырлаган бер җыр исенә килеп төште. Бу «Вәгъдә» дигән җыр иде. Ул өлкән классларда укыганда бу җыр бик популярлашып китте, аны еш кына радиодан да тапшыралар иде. Аh, аның ул вакыттагы хисләре, кичерешләре! Гафур үзе белән бер класста укыган Әминә исемле кызга үлеп гашыйк иде ул чакта. Мәктәптә аны көн саен күрә, карашлары еш очраша, Гафур аркасына канатлар үсеп чыккан фәрештә сыман хис итә иде үзен. Әминәне уйлап, бөтен дөньясын онытып, әйләнә-тирәсендә бернәрсәне күрмичә, сәгатьләр буе бер ноктага төбәлеп утыруларын әле дә булса хәтерли Гафур. Нинди татлы, илаhи халәт ул беренче гашыйклык, аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Ул йөрәгеңә мәңгегә кереп урнаша, пакълек мисалы, изге хис булып гомер буе күңелеңдә яши.

Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә,

Нигә инде мине моңсу итәргә?

Яшьтән өзелеп сөйгән ярың

Үз вәгъдәсен үзе бозгач,

Газапланып тибә яшь йөрәк.

Әмма аның бит Әминәгә әле бер сүз дә әйткәне, аның белән вәгъдәләр бирешкәне юк иде. Бәлки, шул сәбәпледер, Әминә белән аралары суынды. Бәлки, ул Гафурдан сүз көтеп аргандыр, шуңа күрә алардан бер класс өстә укыган Дамир белән очраша башлагандыр...

Кадрия ханымның тавышы Гафурны тәмам әллә нишләтте, сихерләде, бүгенге халәтеннән аерып, әллә кайларга, хыялында гына яшәгән, анда гына җанланган, фәкать үзенә генә билгеле дөньяга алып кереп китте. Җырның соңгы сүзләре, Гафур нинди авыр хисләр генә кичермәсен, чынбарлыкны ничек бар шулай кабул итәргә, тынычланырга, тормышны дәвам итәргә өнди иде:

Ярсыма син, яшь йөрәгем,

Давылдан соң диңгез тына,

Сагышларым бетәр бер заман.

Әйе, сагышлар акрынлап басылды, ләкин беренче гыйшыкның илаhи хисе гомергә йөрәктә, хәтердә калды.

– Кадрия апа, сез бу татар җырларын кайдан юнәттегез?

– Ял вакытында Казанга кайткач, апамнан сорап алган идем. Бик кадерле нәрсәләр алар минем өчен.

– Аңлашыла. Мәскәүдәге «Мелодия» фирмасы татар пластинкаларын бик аз чыгара икән. Казанда сатуда алар бик сирәк була, ди.

– Әйе шул, үзебезнең Казаныбызда чыгару мөмкинлеге юк икән бит. – Кадрия ханым бу хакта апасыннан ишеткән иде.

– Барысы да Мәскәү кулында шул... – дип куйды Закирҗан абый, артык эчкә кермичә.

Гафурга инде китәргә вакыт җиткән иде. Болай да өч сәгатькә якын утырдылар. Ул урыныннан торды да:

– Рәхмәт сый-хөрмәтегез өчен. Матур гаиләгез белән танышу минем өчен бер бәйрәм булды... Кадрия апа, сезнең җырлавыгызны тыңлаганда үземне туган ягыма кайткандай хис иттем. Зур рәхмәт сезгә. 

– Юк, юк... китмисең. Тагын утырыйк әле... Мин хәзер чәй яңартып алам, – дип каршы килде Кадрия ханым.

– Юк, китим инде... Эзләүләре бар. Бик матур утырдык, рәхмәт сезгә.

Гафур коридорга юнәлде, хуҗалар аны озата чыктылар.

– Очрашуыбызның соңгысы булмас. Киләчәктә дә утыргаларбыз әле шулай. Бик ошадың син безгә, Гафур энем. Чын татар җанлы егет икәнсең. Бик тансык без үзебезчә гәпләшеп утыруга, – диде Закирҗан абый.

Гафур пилоткасын башына киде дә, тагын бер рәхмәт әйтеп, чыгып китте. Аның күз алдында ерак Бурятиядә саф татарча яшәп яткан шушы матур гаилә, Кадрия ханымның илhамланып җырлавы, Казанга укырга китеп, аралары өзелгән Әминә тора иде. Әминә кабат исенә төшкәч, йөрәге сыкранып куйды. Җырның соңгы юллары хәтерендә яңарды:

Ярсыма син яшь йөрәгем,

Давылдан соң диңгез тына,

Сагышларым бетәр берзаман.

Әйе, аның сагышлары инде күптән басылды, ул хәзер бөтенләй башка дөньяда яши. Ул уйлары белән чынбарлыкка, үзенең бүгенге солдат хезмәтенә әйләнеп кайтты. Күпмедер вакыттан соң бу хезмәт тә төгәлләнер. Аның алдында әле башланмаган тормыш юллары сузылып ята. Ул кайсыннан китәр, әлегә үзе дә белми. Әмма Гафур шуны белә: кайда яшәсә, кайда эшләсә дә, ул hәрвакыт үз милләтенең бер вәкиле булып калачак. Бүгенге очрашу бу фикерне тагын да ныгытты.

Гафур моннан соң да Закирҗан абый гаиләсенә килгәләп йөрде. Бу күрешүләр ике як өчен дә бәйрәмгә әверелә иде. Алар шундый очрашулар вакытында татар дөньясында яшәп алалар иде.

Армиядән китәргә ярты еллап вакыт калганда, бер җомга көнне, аны Закирҗан абыйсы эзләп тапты. Ул бу вакытта политзанятие уздыру планын төзеп утыра иде. Закирҗан абыйсы аны тышкы якка чакырып алды да:

– Гафур, син иртәгә төштән соң бушмы?

– Буш кебек...

– Алайса, иртәгә безгә килеп чык әле. Кадрия апаң да сагынды үзеңне... Закирҗан абый серле итеп елмаеп куйды.

– Нәрсә, берәр бәйрәм түгелдер бит?.. – дип кызыксынды Гафур, чөнки Закирҗан абый нәрсәнедер әйтеп бетерми шикелле иде.

– Юк, юк, просто үзебезчә сөйләшеп, чәйләп утырасы килә. Син бит инде безнең туганыбыз шикелле. Килми калма, яме...

– Ярар, берәр ашыгыч эш чыкмаса, килермен.

Сөйләшү шуның белән төгәлләнде. Гафур, нәрсәдер сизенеп, Закирҗан абыйсының артыннан карап калды. «Әллә берәрсенең туган көне микән? – дип уйлап куйды ул. – Бүләксез килү ярамас».

Иртәгесен, Закирҗан абыйларга барыр алдыннан, Гафур часть эчендәге кибеткә кереп чыкты. Бу азык-төлек кибете булып, акчалы солдатлар анда, ризык төрләндерү өчен, конфет, печенье, шоколад, прәннек кебек тәм-томнар сатып алып сыйланалар иде. Гафур да, кунакка буш кул белән бармас өчен, тартмалы конфет алып газетага төрде. КППдагы егетләр барысын да белеп тормасыннар әле.

Бу юлы ишекне Кадрия ханым ачты. Матур итеп киенгән, чәчләрен күпертеп тараган, муенына энҗе-мәрҗән таккан, иреннәренә чамасын белеп кенә иннек тә сөрткән. Гафурны күрүгә аның йөзе балкып китте, коңгырт күзләре аеруча үз итеп, хәтта бераз серле ялтырыйлар иде.

Хуҗабикә, сөйләнә-сөйләнә, Гафурны залга алып керде. Егетне бер сюрприз көтә иде. Ул өстәл янында урта буйлы бер кызны күреп алды. Аның алдында кара чәчләре иңнәренә төшкән, ак йөзле, кечерәк кенә матур борынлы, коңгырт-яшькелт күзле, өлгергән чияне хәтерләткән сусыл иренле, битенә матурлык өстәп торган җыйнак кына иякле бер сылу басып тора иде. Беренче караш ташлау белән Гафурның йөрәге, нидер сизенеп, талпынып куйды. Бу аңлатып булмаслык бер тойгы – ниндидер бәхет вәгъдә итүче тойгы иде.

Гафур әле аның нәрсә икәнен дә аңламый, тик бу сылуның бераз оялып каршында басып торуы, бөтен килеш-килбәте ниндидер рәхәтлек бирә иде. Гафур бераз каушаган хәлдә, тик каушавын сиздермәскә тырышып, сораулы карашын Кадрия ханымга күчерде. Кадрия ханым исә:

– Таныш булыгыз, бу – Гафур, биредә хезмәт итә. – Кадрия ханым үз итеп егетнең иңенә кагылып алды. – Ә бусы минем племянницам Дилбәр була, – дип кызга күрсәтте.

Гафур кызга таба атлады, кулын сузып:

– Гафур, – диде.

Кыз да кулын бирде:

– Дилбәр. – Кызның йомшак кулы кайнар иде.

– Исемегез бигрәк матур икән. Сирәк очрый торган исем. – Гафур баягы каушавыннан арынып, инициативаны үз кулына алырга булды. – Кадрия ханымның мондый чибәр племянницасы барын белми идем. Бу минем өчен зур сюрприз әле, – диде ул, кызның күзләренә туры карап.

Бу караштан Дилбәр бераз уңайсызланды, йөзе алсуланды, Гафурга ул тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды.

Ул арада Закирҗан абый да кайтып керде. Кулындагы ашамлыклар тутырылган сумканы Кадрия ханымга тапшыргач, зал уртасында басып торган яшьләргә елмаеп:

– Әнисе, карале, бездә бүген нинди асыл кунаклар. Бәйрәм итик әле бер. – Аннан соң нишләргә белмичә кара-каршы басып торган Гафур белән Дилбәргә якын ук килеп: – Таныштыгызмы? Алайса, әйдәгез бергәләп табын корыйк.

Закирҗан абый белән Гафур икәүләшеп бүлмә уртасындагы өстәлне зурайттылар, өстенә эскәтер җәелгәннән соң, Дилбәр кухнядан апасы әзерләгән ризыкларны китерергә тотынды. Күп тә үтмәде, өстәл тәмледәнтәмле нигъмәтләр, салатлар белән бизәлеп бетте. Гафур белән Дилбәрне янәшә утырттылар. Кадрия ханым:

– Дилбәрнең җәйге каникул вакыты... Күптән чакыра идем, менә кунакка килеп чыгып бик яхшы эшләгән, – дип, Гафурга кызның нигә биредә икәнлеген аңлатып бирде.

Гафур, янәшәсендә утырган кызга борыла төшеп:

– Дилбәр, син ерактанмы? – дип сорады.

– Челябинскиның үзеннән...

– О-о... Ерактан икән, – дип куйды Гафур. – Алайса кунакка сирәк йөрисең инде син.

– Сирәк шул. Соңгы тапкыр унны бетергәч килгән иде, – диде Кадрия ханым.

– Челябинскида Дилбәрнең кемнәре бар соң?

Сорау Кадрия ханымга бирелсә дә, кыз аңа үзе җавап бирде:

– Әтием-әнием белән торам.

– Әллә син бердәнбер кызмы?

Сорауга Кадрия ханым җавап бирде:

– Бердәнбер шул... Шуңа ул безгә бик кадерле. Сагынып көтеп алабыз.

Әңгәмә шулай дәвам итте. Табигый, табында Дилбәр гел игътибар үзәгендә булды. Гафур да чибәрлеге, мөлаемлеге белән үзенә тартып торган кызга битараф кала алмады. Кыз аның күңелендәге ниндидер тирән катламнарны хәрәкәткә китерде. Ул әле үзе дә моның нәрсә икәнен аңлап җиткерми, тик аңа бу гүзәл зат белән аралашу рәхәт hәм җиңел иде. Сөйләшү вакытында Гафур аның турында күп нәрсә белде. Дилбәр мәктәпне тәмамлагач, Чиләбе педагогия институтына кергән, хәзер өченче курсны тәмамлаган. Әтисе Чиләбе трактор заводындагы бер цехта технолог булып эшли, әнисе педагог, мәктәптә география фәнен укыта. Ә Дилбәр үзе профессиясе итеп тарихны сайлаган. Киләчәктә тарих укытучысы булырга җыена икән. Бу Гафурны бераз гаҗәпләндерде. Тарих бик катлаулы, авыр фән бит. Мондый чибәр, сөйкемле кызга тел, әдәбиятны сайласа җиңелрәк булмас иде микән. Язучылар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнү күңеленә илhам биреп торыр, әдәбият, шигърият дөньясында яшәү аңа килешәрәк төшкән булыр иде шикелле, дип уйлап куйды ул.

Гафур үзе матур әдәбиятны ярата. Өйләрендә шактый бай китапханә бар. Ул шул китапларны укып үсте. Әнисе аңа беренче чиратта нинди китапны укырга кирәклеген әйткәләп тора иде. Педагог буларак, ул аны үзенә генә билгеле система буенча тәрбияләде. Гафурга бигрәк тә психологик тирәнлек белән язылган романнар ошый иде. Роман тормышны масштаблы итеп күрсәтә, күзләрне ача, күп фикерләр уята, уйланырга мәҗбүр итә.

Мәҗлес тәмамланып, алар табын яныннан купкач, Гафур җаен туры китереп, кыздан:

– Дилбәр, син монда тагын күпме торырга уйлыйсың? – дип сорады.

Кыз аңа күтәрелеп карады, карашында сорау бар кебек тоелды:

– Берәр атна торырмын, ахрысы, – диде.

Гафур, аның кулын учына алып, күзләренә карады:

– Бу соңгы күрешүебез булмас бит...

Дилбәр шаяру белән җавап бирде:

– Килсәң, күрешербез...

Кызның сүзләре Гафурга кыюлык өстәде:

– Алайса, мин иртәгә килермен. Ярыймы?..

– Кил...

Бу кыска сүз Гафурны дәртләндереп җибәрде, ул үзенә канатлар үсеп чыккандай хис итте. Аларның сөйләшүен Кадрия ханым да ишетеп алды, үзалдына елмаеп куйды. Гафурның Дилбәрне ошатуына ул бик шат иде. Дилбәр белән аерылышасы килмәсә дә, Гафурга инде китәргә, частька кайтырга вакыт. Ул, хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, урамга чыкты. КППга таба атлаганда бүгенге очрашуның очраклы хәл булмавын, Кадрия ханымның аны махсус оештыруы турында уйлап алды. Димәк, бу гаиләдә Гафурны хөрмәт итәләр, аның Дилбәр белән күрешүе киләчәктә күңелле вакыйгаларга китерү ихтималын да уйлап эш иткәннәр булса кирәк.

Гафур үзалдына елмаеп куйды. Киләчәктә нәрсә буласын кем белгән. Ә шулай да кыз аңа бик ошады, тирән хисләр уятты. Әнә, hаман аның күз алдында басып тора... 

Шушы танышудан соң алар көн дә очраша башладылар. Офицерлар шәhәрчегендә барып утырырга кафе кебек урын булмаганга, гел өйдә күрешәләр иде. Кайвакытта Дилбәр өйдә ялгызы гына кала, шуңа күрә алар арасында ихлас сөйләшүләр күп булды. Бу аларны тиз якынайтты. Гел өйдә утырмас өчен, кайбер көнне Гафур кызны частьның клубына кинога да алып баргалады. Күп тә үтмәде, егет белән кыз арасында тартыну дигән нәрсә бетте, алар инде күптәнге танышлар кебек аралашалар, төрле темаларга ачыктан-ачык сөйләшәләр иде. Ә бер көнне Гафур үзенең комендант взводындагы көндәлек вазифаларын башкарып, иртәнге якта егетләр белән атнага бер үткәрелә торган политзанятиене уздырып, төштән соң Дилбәр янына килде. Бу юлы Кадрия ханым да өйдә булып чыкты. Хуҗабикә Гафурны hәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды, Дилбәрнең дә күңеле күтәренке кебек иде. Гафур исәнләшеп, җәйге көннең бигрәк матур, гадәттәгечә эссе түгеллеге турында бер-ике сүз әйткәч, Кадрия ханымга мөрәҗәгать итте: – Кадрия апа, сез каршы килмәсәгез, мин Дилбәрне бераз йөреп кайтырга алып чыкмакчы идем. Елга буйларын күрсәтеп кайтырга исәп, – диде. Дилбәр, апасын бу хакта алдан кисәтеп куйганга, бу сүз Кадрия ханым өчен яңалык түгел, киресенчә, ул хуп күргән эш иде: – Барыгыз, бар... Йөреп кайтыгыз, көн дә матур тора. Аның монда килгәннән бирле беркая чыкканы юк бит әле, – диде ул, канәгать калып. – Монда кая барасың, бер якта дала, икенче якта тайга. Бердәнбер барырлык урын – елга буе. – Мин инде аны Улан-Удэга алып барыйм микән, дип тора идем. – Әле Дилбәрнең Улан-Удэны яхшылап күргәне юкмыни? – Юк шул, вокзалдан туры монда кайтты. Теге юлы килгәндә дә алып бара алмадым, – диде Кадрия ханым. – Анда тарих музее бармы? – дип кызыксынды Дилбәр. – Әйе, Бурятия тарихы музее дип атала. Кыз эндәшмәде, башын гына селкеп куйды. Ә Гафур дәвам итте: – Бер барганда кинога кергәч, бурят кызы белән сөйләшеп киткән идем. Син кайсы милләттән, дип сорый. Татар, мәйтәм. «Татар?!» дип, кызый күзләрен шарландырып миңа төбәлде. Аннан шаркылдап көләргә тотынды. Нигә көләсең, мәйтәм. Син монгол икәнсең, ди. Юк, мин монгол түгел – татар, дим. Ә ул шундый мыскыллы итеп елмая. Татар шул монгол инде ул, ди. Мин аптырашта калдым. Беренче тапкыр: «Әллә башка халыклар татарны монгол дип саный микән?» – дип уйлап куйдым. – Әлбәттә, саный, – дип сүзгә кушылды Дилбәр. – Дәреслекләрдә hәрвакыт «татаро-монгольское иго» дип язалар ич. Монголлар еракта, Монголиядә, ә татарлар синең күршеңдә яши. Шуңа күрә тарихи нәфрәт тә татар өстенә төшә. Кызның мондый нәрсәләрдә ачык фикере булу Гафурны гаҗәпләндереп кенә калмады, аңа карата хөрмәтне дә бермә-бер арттырды. Ул, сөенеп: – Син, Дилбәр, тарихчы профессиясен юкка гына сайламагансың икән, – дип куйды. Кадрия ханым бу әңгәмәне кызыксынып тыңлап торса да, яшьләрнең кая барырга җыенуын исләренә төшерде: – Ярар, балалар... Барыгыз, йөреп кайтыгыз. Бик озакка калмагыз. Гафур белән Дилбәр өйдән чыктылар да часть торган калкулык өстеннән машина юлы белән аска, ике чакрымлап ераклыкта яшел юрган сыман җәелеп яткан киң үзәнгә таба төшеп киттеләр. Анда талларга төренгән боргаланып аккан елга күренә, ә аңа җитәрәк туры сызыкны хәтерләткән тимер юл тасмасы сузылып ята. Гафур да, Дилбәр дә иреккә чыгуларына бик шат иделәр. Тирә-якта тынлык эчендә йокымсырап яткан табигать манзарасы, еракта-еракта, киң үзәннең каршы ягында, күгелҗемләнеп, ылыслы урман белән капланган сопкалар күтәрелә. Гафурның ишетүенчә, ул сопкаларда тәмле чикләвек бирүче эрбет агачлары да үсә икән. Тик аның елганың аргы ягына чыкканы юк, бары тик кискен континенталь климатлы Бурятиянең җәйге эссесендә сирәк-мирәк елгага коенырга төшәргә генә кайвакыт җай чыга. Анысы да качып-посып кына. Менә хәзер Гафур кызны үзән уртасыннан аккан йөгерек сулы Уда елгасына алып төшеп бара. Башта кыз белән егет, әллә инде шушы бушлыкта ялгыз калуларыннан тартынып, әллә үзләрен чолгап алган тынлыкка хозурланып, сөйләшми диярлек атладылар. Үзгә шартларда сүз нигәдер ялганып китмәде. Гафур ара-тирә янәшәсендә барган Дилбәргә күз салгалап ала, аның мәрмәрдәй ак йөзенә, күтәренке сөйкемле борынына, ягымлы күзләренә, сызылып киткән кара кашларына, маңгай өстендә күпереп торган чем-кара чәчләренә карап, кызның чибәрлегенә сокланып бара. Дилбәр дә, аның кичерешләрен сизеп булса кирәк, ара-тирә елмаеп куйгалый. Гафур кыз турында күбрәк белергә тели иде. Шуңа күрә ул аңа сораулар бирә башлады: – Дилбәр, син яшәгән Чиләбе нинди шәhәр ул? Шул турыда сөйлә әле, – диде. Кыз аңа күз ташлап алды да: – Синең Челябинскины татарча Чиләбе дип атавың бик ошый әле миңа... Чыннан да, Челябинскиның исеме «чәләби» дигән татар сүзеннән чыккан дигән гипотеза бар. «Чәләби» – укымышлы, интеллигентный дигәнне аңлата икән. Чиләбе – иңкү җирдә урнашкан кала. Кайберәүләр шәhәрне Чәләби исемле татар авылы урынында барлыкка килгән, дип исәпли. Чәләби татар исеме булырга тиеш. Хәтерләсәң, тарихта билгеле Куликово сугышы алдыннан әүвәл бер-берсенә каршы торган ике гаскәрдән берәр батыр алга чыгып сугыша. Руслар ягыннан сугыш алымнарын яхшы белгән монах Пересвет булса, татарлар ягыннан Чәләби исемле батыр сугыша. Нәтиҗәдә, икесе дә hәлак була. Гафур бу кадәресен белми иде. Ләкин белмәвен белдермәскә булды. Ул тарихчы түгел лә... – Каланың исеме күңелгә ятышлы яңгырый, ул, чыннан да, татар сүзеннән чыккан булса кирәк, – диде. – Кайбер тарихчылар Чиләбе шәhәре урынындагы җирләр борынгырак заманда ниндидер төрки батыр Сәләби-Чәләбинеке булган, дигән фикер дә әйтәләр. – Бу җирләрдә элек төркиләр яшәгән, монда бернинди дә шик була алмый, – диде Гафур. – Дөрес, руслар бу җирләргә XVII гасыр азагында – XVIII гасыр башында гына килеп урнаша башлаганнар. Чиләбе крепостена 1736 елда руслар хезмәтендә йөргән полковник Тевкелев дигән татар мирзасы нигез салган. – Син Чиләбе тарихын яхшы беләсең икән, Дилбәр. – Мин сиңа аның турында тагын бер сәгать сөйли алган булыр идем. – Махсус кызыксындыңмы, каян барысын да белеп бетердең? – Шәhәр тарихы турында курс эше язган идем. Күп казынырга туры килде, – дип аңлатты кыз. Алар инде елгага кадәр ярты юлны уздылар. Сөйләшә торгач, юлның кыскара баруын сизми дә калдылар. Менә аста, үзән кырыйлап, товар төягән поезд үтеп китте. Тәгәрмәчләрнең тык-тык бәреп барган тавышы зәгыйфь кенә аларга да ишетелә иде. Гафур кызның кулын үз кулына алды. Дилбәр карышмады. Бер-береңә орыну аларны тагын да якынайта төште. Кызның бу хәрәкәтне кабул итүе күп нәрсә турында сөйли иде. Димәк, Дилбәр дә Гафурны якын итә, аңа битараф түгел. Гафур күңелендә кузгалган хисләрен кызга әйтергә теләсә дә, бу хакта сүз башларга батырчылык итмәде. Аларга катнашы булмаган сораулар биреп, әңгәмәне дәвам итте: – Дилбәр, хәзерге көндә Чиләбе нинди шәhәр? Шул турыда сөйлә әле. – Дөресен генә әйткәндә, Чиләбене илнең эш аты дисәң бер дә ялгышу булмас. Аны заводлар басып киткән. Бөтен тормыш шуларны тәэмин итүгә көйләнгән. Бөек Ватан сугышы вакытында Чиләбе трактор заводы, берничә эвакуацияләнгән завод белән кушылып, фронт өчен танклар җитештерүгә күчә. Аны хәтта халыкта Танкоград дип атап йөртә башлыйлар. Фашистларның котын алган «Катюша»лар Чиләбедә эшләп чыгарыла. Кыскасы, сугыш вакытында андагы заводларда патроннар, миналар, бомбалар, фугаслар, реактив снарядлар кебек кораллар җитештерелә. Сугыш ахырында hәрбер өченче танк, самолёт Чиләбедә эретелгән корычтан эшләнә... Кыз кинәт, сөйләүдән туктап, Гафурга карады: – Гафу ит, бәлки, болар сиңа кызык та түгелдер? – Сөйлә, сөйлә... Бик кызык. Мин бит моңарчы Чиләбе турында берни белми идем. Менә син нинди калада яшисең икән. – Промышленность үзәген тәшкил иткән калада яшим, – дип, киная белән әйтеп куйды кыз. – Игътибар үзәгендә заводлар булгач, халыкның тормыш-көнкүрешен кайгырту читтә кала бирә. Шәhәр нигездә беренче бишьеллыкларда ашык-пошык төзелгән беркатлы йортлардан тора. Бары тик соңрак чорда гына шәhәр үзәгендә, заводлар тирәсендә күпкатлы йортлар төзелә. Шул сәбәпле хәзерге көндә Чиләбенең элекке панорамасы акрынлап үзгәрә башлады. – Алайса, син инде йөзе яхшы якка үзгәрә башлаган калада яшисең, – дип, шаяртып алды Гафур. Дилбәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Алар инде тимер юл тасмасына җитеп, аны аркылы чыгалар иде. Яшеллек дөньясына аяк бастылар. Үлән арасында салынган сукмактан су буена юнәлделәр. Тиздән елгага да килеп җиттеләр. Биредә яшел үлән белән капланган бик матур тигез урын бар иде. Гафур кызны шунда алып килде. – Менә шушы инде ул безнең коена торган урын. – Ул куллары белән елгага, әйләнә-тирәдәге агачларга күрсәтте. Бу матур, аулак урын иде. Алардан башка монда беркем юк. Дилбәр беравык тиз агымлы, чоңгыллар ясап аккан елгага, аның ярларында куе булып үскән агачларга сокланып карап торды. Әмма кызда ниндидер уңайсызлану да бар иде шикелле. Күптән түгел танышкан егет белән мондый аулак җиргә килеп чыгу кызны бераз каушаткан иде шикелле. Дәшми тормас өчен Дилбәр: – Чыннан да, матур җир икән... Елганың агымы бик көчле, коенырга курыкмыйсызмы? – дип сорады. – Курыккач солдат буламыни ул, – дип, Гафур шаярып җавап бирде. Алар чирәм өстенә утырдылар да бөтерелеп аккан суга карап тынып калдылар. Бераз дәшми утыргач, Дилбәр: – Гафур, менә синең тиздән хезмәт срогың тула. Армиядән соң нишләргә уйлыйсың? Гафур өчен бу әлегә төп сорау иде. – Катлаулы сорау бирдең син, Дилбәр. – Нигә Казанга укырга китмәдең? Син бит укытучылар семьясыннан. Гафур сорауга ничек бар шулай, ихлас җавап бирергә булды. – Беләсеңме, Дилбәр, мәктәпне тәмамлаганда мин үземнең киләчәктә кем булырга теләвемне ачык кына белми идем. Ә теләсә кайсы вузга керәсем килмәде. Профессияне дөрес сайламасаң, гомер буе газапланып яшәргә туры киләчәк. Шулай түгелмени? – Шулай, Гафур. Тамак туйдыру өчен генә эшләп йөрү гомер буе рухсыз яшәүгә тиң. – Менә шул-шул... – Ә хәзер бу мәсьәләне ачыкладыңмы соң? – Нәрсә дип әйтергә дә белмим... Мин мәктәптә укыган елларда да, армиягә алынгач та, бик күп матур әдәбият укыдым. Бигрәк тә романнар укырга яратам. Кыскасы, мине әдәбият бик кызыксындыра. – Шулай булгач, армиядән соң тот та университетка кер. – Филология хатын-кыз профессиясе бит ул. Әнә, әнием мәктәптә гомер буе рус теле белән әдәбият укытты. Ул аңа, хатын-кызга килешеп тора. – Фәнни эш белән шөгыльләнерсең. – Армиядән кайткач, башта эш табарга кирәк булыр. Әти-әни картаеп баралар, алар өстендә яшәп булмас. Минем энекәш тә бар бит әле. – Ничә яшьтә? – Бер елдан мәктәпне бетерә. – Хәзер бит эшли-эшли уку мөмкинлеге дә бар. Шәhәрдә берәр эшкә урнашырсың, укырга да керерсең. – Армиядән кайтыйм әле, анда күз күрер... Бу көтелмәгән сөйләшү аларны тагын да якынайта төште. Дилбәрнең аны кайгыртып сөйләгән сүзләре аны гаҗәпкә салды. Бер уйлаганда, кем инде ул аңа, очраклы танышу, очраклы танышлык. Очраклымы соң? Гафур сизә, Дилбәр белән ике арада аларны бер-берсенә бәйләп торган ниндидер күзгә күренмәс җепләр барлыкка килде. Гафур кызга якынрак утырды, сак кына аны биленнән тотты. Кыз, кирәкми, дип читкә тайпылмады. Егетнең җылы кулы кызның нечкә билендә калды. Аларның иңнәре бер-берсенә тоташты. Бу якынлыктан Гафурның йөрәге ашкынып тибәргә тотынды, күңелендә Дилбәрне сөю, үз итәсе килү хисе уянды. Ул кызны сак кына үзенә тартты, башлары якынайды, Гафур яратуга сусаган иреннәрен аның яңагына тидерде. Шунда Дилбәр көтмәгәндә аңа таба борылды, кайнар иреннәр бергә кушылды. Бу татлы халәт күпме дәвам иткәндер, кыз белән егет аны уйлау хәлендә түгелләр иде. Әмма ул Гафурның: – Дилбәр, мин сине сөям, – дигән пышылдавы белән төгәлләнде. Кыз аңа җавап бирмәде, бите уттай яна, карашы аяк очына төбәлгән. Гафурның күзләренә борылып карарга аның кыюлыгы җитмәде. Гафур исә аның колагына йөрәгеннән чыккан сүзләрне пышылдавын дәвам итте: – Дилбәр, син шундый гүзәл, күңелемә шундый якын, сине очратуыма мин бик шатмын. Кыз, хисси халәттән чыгу өчен, юри шаяруга күчеп: – Кай арада мин сиңа якын булып киттем соң әле, Гафур? – диде. Кызның «Гафур» диюе мин дә сине сөям, дигәндәй яңгырады. – Дилбәр, син мине әллә нишләттең... Оныта алмаслык иттең... – Өйгә кайтып китсәм, шундук онытырсың әле... – Юк, Дилбәр, мин сине инде оныта алмам... Дилбәр кинәт аягына торып басты. Җыерылган итәген төзәткәләде. Гафур да урыныннан торды. – Безгә кайтырга вакыт, апам озак йөрмәгез, дип калды, – диде кыз hәм килгән сукмактан кире китте. Гафур аңа иярде. Аның йөрәге әле тынычланып җитә алмыйча тибә иде.

Дилбәр апаларында бер атна торам дип әйтсә дә, кунак булуы ун көнгә сузылды. Бәлки, аның Гафур белән аерылышасы килмәгәндер. Алар хәзер көн дә очрашалар иде. Гафур частьтагы эшләрен көйләп, көненә бер Дилбәр янына килми калмый. Дилбәр биредә башка барыр җир булмаганга, егетне гел өйдә көтеп утыра, ул килгәч, балалар кебек шатлана. Хуҗалар эштә чакта ялгыз да очрашалар иде. Бу хәл аларны бик якынайтты. Дилбәр инде Гафурны үз итеп каршылый, аның килүенә сөенүен яшерми, егетнең кочагына керүгә дә күнегеп китте. Бу көннәрдә алар бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Шушы сөйләшүләр аларның тормышка карашлары да бик якын икәнне күрсәтте. Берәр нәрсә турында сүз чыкса, алар тиз аңлашалар, бик тиз бер фикергә киләләр иде. Яшьләрнең шулай якынаеп китүенә Закирҗан абый белән Кадрия ханым бик сөенәләр иде. Гафур белән Дилбәрнең шулай якынаеп китүенә бигрәк тә Кадрия ханым өмет белән карый, ул аларны бер-берсенә тиң парлар дип саный. Дилбәр бик ачылып сөйләмәсә дә, Чиләбедәге Хафиз абыйсына бу хакта хат та язып җибәрергә уйлап куйды.

Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Дилбәрнең кайтып китү көне дә килеп җитте. Яшьләр соңгы тапкыр күрешкәндә адресларын алыштылар, бер-берсенә хат язышып торырга сүз куештылар. Дилбәр Гафурның ярты елдан армиядән кайтасын белә, шуны истә тотып, ул:

– Гафур, армиядән кайтышлый бездә, Чиләбедә тукталсаң, тагын бер күрешер идек. Әтием-әнием белән дә танышыр идең, – дигән тәкъдим ясады.

Кыз ягыннан бу шактый тәвәккәл адым иде. Гафур беренче минутта хәтта ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ул шуны аңлады – әтисе-әнисе белән таныштырырга әзер булгач, Дилбәр аны чыннан да үз итә, югалтасы килми икән.

– Белмим шул, Дилбәр. Алар мине бөтенләй белми, уңайсыз булмасмы?

– Нигә уңайсыз булсын инде... Ул турыда уйлама. Мин аларны әзерләп куярмын. Үз уллары кебек кабул итәрләр.

– Барыбер уңайсыз... Аннан соң самолёт Улан-Удэдан Чиләбегә оча микән? Анысы да билгеле түгел.

– Анысын ачыклау кыен түгел. Самолёт булмаса, минем шикелле, поезд белән кайтырсың. Солдатка билет бушлай ич!

– Ярар, аңа хәтле әле ярты ел бар. Уйлашырбыз, – диде Гафур, кызның йомшак кулын учына алып. – Ә чакыруың өчен рәхмәт. Кыю кыз син, сөеклем.

Сөйләшү шуның белән төгәлләнде. Иртәгесен Закирҗан абый, каяндыр машина юнәтеп, Дилбәрне Улан-Удэдан Мәскәүгә китүче поездга алып китте. Озатырга Гафур да килде. Кеше янында әллә ни сөйләшеп булмады. Дилбәрнең күңеле күтәренке түгел иде. Гафурга хәтта кызның күңеле тулгандай тоелды. Аның соңгы сүзе: «Хат язып тор!» – булды. Гафур үзе дә, аерылышу моңсулыгын яшерергә теләп, Дилбәрне елмаеп озатырга тырышты. Дилбәр китте, ул китү белән Гафур үзе өчен бик кадерле бер асыл заттан аерылганын, аның белән кичергән бәхеттән мәхрүм булып калуын сизде. Кыз аның күңеленә бик тирән кереп урнашырга өлгерде шул. Шушы санаулы көннәрдә Дилбәр аның бик кадерле кешесенә әверелде. Киләчәктә ул аңардан башка ничек яшәр? Язмышы нинди юллардан китәр? Ул әле боларның берсен дә күз алдына китерми иде.

Дилбәр китеп, ике атна үтүгә, Гафур өйдән җан өшеткеч телеграмма алды. Телеграмманы әтисе салган. Анда: «Улым, бездә зур кайгы. Әниең вафат булды. Сине көтәбез», – диелгән иде. Телеграмманы укыгач, Гафур егылып китә язды. Аның җаны бу хәбәрне кабул итмәде. Башында мизгел эчендә уннарча сорау туды. Аның моңа ышанасы килмәде. Телеграмманы кат-кат укыды. Күз алдына сары чәчләрен матур итеп тараган, ак якалы тыйнак укытучылар күлмәге кигән әнисе килеп басты... Ничек инде аның әнисе үлеп китә алсын... Йөрәге кысылып-кысылып, авыртып типте. Бу мөмкин түгел... Әмма кулындагы телеграмма хәлнең башка икәнен тәкърарлый иде. Гафур телеграмманың салынган көненә игътибар итте. Ул кичә салынган булып чыкты. Ара ерак, Гафур кулына килеп кергәнче бер тәүлек узган. Татарда мәетне тиз күмәләр. Бәлки, инде әнисе җир куенына кереп, гүр иясе дә булгандыр, дип ачынып уйлап куйды ул. Эссе җәй уртасы, аның кайтканын көтеп тормаслар...

Гафур штабка йөгерде. Андагы Строевой отдел дип аталган бүлеккә керде. Бәхеткә, капитан Беляев урынында булып чыкты. Гафур килеп керүгә, капитан, өстәлендәге кәгазьләрдән башын күтәреп, аңа текәлде. Гафур дулкынланган тавыш белән:

– Иптәш капитан, мин өйдән телеграмма алдым, – диде hәм аны капитан Беляевка сузды.

Такыр башлы капитан телеграмманы укып чыкты, Гафурга күтәрелеп карады да текстка тагын бер күз салды:

– Кайгыңны уртаклашам, Нигматуллин. Әнисез калгансың икән... Әниләр бер генә була шул...

Гафур эндәшмәде. Аның йөзе агарынган, йөрәге ярсып тибә иде. Капитан тагын аңа карады:

– Нишләмәкче буласың?

– Миңа срочно өйгә кайтырга кирәк, иптәш капитан.

– Аңлыйм, тик ара бик ерак бит, Нигматуллин. Күмәргә барыбер кайтып җитә алмассың.

– Анысы шулай. Барыбер кайтырга кирәк. Юл документларын әзерләп бирсәгезче.

– Син Татариядән бит әле.

– Әйе.

– Казанга туры рейс юк бит, Нигматуллин. Мәскәү аша кайтырга туры киләчәк. – Барыбер кайтам.

– Үтенечеңне кире кага алмыйм. Очрагы шундый. Бер сәгатьтән керерсең, барысы да әзер булыр.

– Рәхмәт, иптәш капитан.
– Әниеңә ничә яшь иде?

– Быел җәен алтмыш тула иде.

– Иртә киткән. Тагын бер кат кайгыңны уртаклашам, штаб начальнигына әйтеп кит. Капитан Никифоровтан белеш, берәр машина Улан-Удэга бармый микән.

– Яхшы. Рәхмәт сезгә, иптәш капитан.

Гафур, чыгып киткәнче, штаб начальнигы подполковник Горохов кабинетына сугылды. Тик ул урынында юк иде. «Әй, капитан Беляев үзе әйтер әле», – дип, КППдагы егетләре янына ашыкты. Аларга хәлне кыска гына сөйләп бирде, графикны бозмыйча дежур торырга боерып, үзе урынына кече сержант Морозовны калдырды. Морозов әле яңа гына кече сержант дәрәҗәсен алган иде. Ул, ризалыгын белдереп, баш кагып куйды. Аннан Гафур ротага ашыкты, тик анда барып җитмәде, автохуҗалык белән идарә итүче капитан Никифоровны эзләп китте. Бәхеткә, аны гаражлар янында очратты. Аңа да үз хәлен сөйләп бирде.

– Улан-Удэга баручы берәр машина юкмы? – дип сорады.

Капитан Никифоров:

– Менә төштән соң ипи алырга машина җибәрәбез. Бүген чәршәмбе бит, – диде.

– Ах, башка, – дип, Гафур маңгаена сугып алды. – Бөтенләй хәтердән чыккан. Чәршәмбе шул, рәхмәт, иптәш капитан.

– Кайгыңны уртаклашам. Хәерле юл сиңа, – дип капитан аның артыннан карап калды.

Гафур, ротага кереп, тиз-тиз җыенды да штабка йөгерде. Анда документлар әзер булганны бераз көтәргә туры килде. Ниhаять, ул, тиешле документларны алып, КППга ашыкты. Ипи машинасы КПП капкасы аша уза, аны шунда тотарга иде исәбе. Төштән соң шул машинага утырып Улан-Удэга чыгып китте. Аның йөрәге ашкына, тизрәк калага барып җитеп, аэродромда билет алып, самолётка кереп утырасы, туган ягына очасы килә иде аның. Кызганычка, әнисен инде җирләгәннәр, Гафурны анда яңа кабер генә көтәдер. Тик Гафур әле моны күз алдына да китерә алмый, алтын чәчле әнисе тере килеш гел аңа карап елмаеп тора кебек иде.

Улан-Удэдан Мәскәүгә очкан самолёт, ярты юлны үткәч, Омскида туктап, өстәмә ягулык, яңа пассажирлар алды да юлын дәвам итте. Мәскәүгә ул, тугыз мең чакрым араны узып, кичен генә килеп җитте. Самолёт башкала аэропортына төшкәч, Гафур шуннан туры Казанга очмакчы иде, тик аннан Казанга очучы рейслар ачыкланды. Аңа икенче аэропортка барырга киңәш иттеләр. Күпме вакыт сарыф итеп, башкаланы аркылы кичеп дигәндәй, икенче аэропортка ул төн җиткәндә генә барып иреште. Төнне аэропортның зур залында йокламыйча урындыкта бөгәрләнеп утырып чыкты. Иртәгесен Казанга очты. Казанда тимер юл вокзалында Арча поездына утырды. Арчадан алар ягына автобуслар йөрми иде. Юл читендә шул якка кайтучы берәр транспорт ауларга туры килде. Көтә торгач, ниhаять, бер машинага эләкте, анысы да алар авылына барып җитми иде. Гафурга кыздырган кояш астында бәйрәмнәрдә генә кия торган калын кительдән, күн итектән тагын җиде чакрым җәяү кайтырга туры килде. Шулай итеп, төн йокламыйча, арып-талып, шабыр тиргә батып, аңа икенче көнне төштән соң гына авылына кайтып җитәргә насыйп булды.

Авылга якынлашып килгәндә, Гафурга әнисе үлмәгән, аны өйдә көтеп торадыр сыман тоелды. Аның вафат булуына hаман ышанасы килми иде. Менә  Гафур капканы ачып керер дә ишегалдында бауга керләр элеп йөргән әнисен күреп алыр. Әнисе көтелмәгән очрашудан кычкырып куяр, йөгереп килеп аны кочагына алыр, шатлыктан зәңгәр күзләре яшьләнер... 

Гафур үзенең авылга солдат киемендә кайтып килүен искәреп алды. Гади рядовой да түгел, сержант бит. Авылга керер алдыннан күперне чыккач, ул инеш ярына төште, салкын су белән битен, муенын юды. Кайтуының сәбәбе зур кайгы булса да, туган авылы урамына юлда өшәнгән килеш, арыган кыяфәт белән килеп керәсе килмәде. Клубка җитәрәк аңа колхозда егерме ел буе бухгалтер булып эшләгән, хәзер инде пенсиягә чыккан Госман абый очрады. Гафур белән беренче булып үзе исәнләште дә: 

– Кайтып киләсеңме, улым... Өлгермәдең шул, әниеңне инде илтеп тапшырдык. Нишләмәк кирәк... – диде.

Ул кайтып кергәндә, әтисе белән Зөлхәбирә апасы (әтисенең сеңлесе) өйдә иделәр. Аны күргәч, нык сөенештеләр. Ничек кайтуын сораштыра башладылар. Гафур сорауларга теләр-теләмәс кенә җавап бирде, бу минутта мондый сораулар аңа урынсыз тоелды. Зөлхәбирә апасы чәй куеп җибәрде. Әтисе үз уйларына кереп чумган, бик боек күренә иде. 

– Менә, улым, ятим калдык, – диде ул. Гафурга ул бөтенләй югалып калгандай тоелды.

– Ничек болай булды соң? Авырып та йөрми иде? – дип сорады Гафур, гаҗиз булып.

Әтисе җавап бирмәде, күзен челт-мелт йомгалап, бер ноктага төбәлде. Аның урынына Зөлхәбирә апасы сөйләп китте. Ул мәктәптә башлангыч классларны укыта. Ул көнне мәктәптә нәрсә булганны яхшы белә иде. 

 Асылда исә хәл болай була. Мәктәпкә районнан роно мөдире килеп төшкәч, директор укытучыларны ашыгыч рәвештә педсоветка җыя. Август башы булганга, укытучыларның күпчелеге авылда була. Директор роно мөдире Зөhрә Камиловнаның җитди мәсьәлә белән килүен искәртеп, беренче итеп сүзне аңа бирә. Роно мөдире укытучыларга шактый кырыс холыклы, үз сүзен бирми торган ханым буларак билгеле иде. Ул, аягына торып басып, җыелган укытучыларга күз йөртеп чыкканнан соң, мәсьәләне кабыргасы белән куя:

– Быелгы уку елыннан сезнең мәктәптә кайбер класслар русча укуга күчәргә тиешләр, – дип башлый ул сүзен. – Бу – безнең алга министрлык куйган таләп, без моны үтәми кала алмыйбыз. Укулар башланырга вакыт аз калды, шуңа күрә әзерлек чараларын күреп өлгерергә кирәк. – Ул, озын өстәл артына тезелешеп утырган укытучыларга күз йөртеп чыкканнан соң: – Бәлки, параллель рус hәм татар класслары булдыру турында да уйлап карарга кирәктер... 

Сүзгә, әле өч ел гына директор вазифаларын башкаручы, яшь директор Рөстәм Хәмитович та кушыла:

– Кем чыгыш ясарга тели, иптәшләр? Бәлки, эшлекле тәкъдимнәр бардыр?

– Дәреслекләр вакытында кайтып җитәчәкме? – дип кызыксына физика укытучысы. – Юкса бит балаларга татарчадан русчага күчү, яңа төшенчәләрне, терминнарны үзләштерү авырга туры киләчәк.

– Дәреслекләр вакытында кайтып җитәр. Монысын мин үз өстемә алам, – дип җавап бирә роно мөдире.

Педсоветны алып баручы Рөстәм Хәмитович:

– Тагын кемдә нинди сораулар бар? – дип кызыксына, укытучыларга күз йөртеп чыга.

Шулвакыт Суфия ханым урыныннан күтәрелә:

– Миңа укыту барышындагы бу үзгәрешләр кыенлык тудырмаячак. Мин болай да балаларга рус теле белән әдәбиятын укытам. Әмма ләкин миңа бер нәрсә аңлашылып җитми... Гомер-гомергә саф татар мәктәбе булып килгән мәктәптә ни сәбәпле укытуны рус теленә күчерергә кирәк булды? Моңа нинди ихтыяҗ бар? Минем шуны аңлыйсым килә... 

Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораулар роно мөдиренә ошамый, тик ул тыныч калырга тырыша:

– Беренчедән, югары уку йортларына керүче балаларга рус телендә имтихан бирү җиңел булачак. Икенчедән, совет кешесе, нинди милләттән булуына карамастан, беренче чиратта, рус телен әйбәт белергә тиеш. Министрлык безнең алга шундый таләп куя. Бу – хәзер гомуми тенденция. 

– Белүемчә, моңа хәтле милли мәктәп тәмамлаган укучыларга имтиханнарны үз телендә тапшыру рөхсәт ителә иде. Бу закон хәзер гамәлдән чыгарылмый торгандыр бит? – дип сорый Суфия ханым.

– Юк, әлегә ул гамәлдә. Әмма сынауларны рус телендә бирү уңайлырак, хәтта ул престижныйрак дип саныйм. Милли мәктәптә рус телен үзләштерүгә хәзер игътибар арта бара. Гомумән, хәзерге вакытта рус теле совет халкының төп теленә әверелә барганны үзегез дә сизәсездер. Бу – заман таләбе. 

– Сезнең сүзләрегездән чыгып фикер йөртсәк, киләчәктә милли телләрнең акрынлап кысылуы, яшәү сферасыннан төшеп калып, юкка чыга баруы күздә тотыла икән. Шулай түгелме?

Сөйләшүнең хәтәр юнәлешкә кереп баруын сизеп алган роно мөдире аны тизрәк йомып куярга тырыша:

– Юк, мин алай димәдем, – дип баш тарта ул.

Мәктәп директоры роно мөдиренә ярдәмгә килергә ашыга:

– Суфия Әнвәровна, сез юкка борчыласыз. Мәсьәлә сезнең предметка бөтенләй кагылмый бит.

– Мин үз предметым турында сөйләмим. Сүз монда, Зөhрә Камиловна әйткәнчә, безнең күз алдында барган гомуми тенденция хакында бара. Әгәр дә шушы тенденция шулай дәвам итсә, ә ул дәвам итәчәк hәм көчәя барачак, безнең туган телебез ни хәлдә калачак соң? Классларны рус телендә укытуга күчерү балаларны туган телдән аермасмы? Русча укып чыккан бала төрле фәннәр турында үз телендә сөйли дә, яза да алмаячак. Бу киләчәктә татар техник интеллигенциясенең фәкать рус телендә генә фикер йөртүенә китерәчәк. Бик хәтәр тенденция дип әйтер идем мин моны. Кыскасы, мин мәктәптә рус класслары булдыруга каршы. 

Суфия ханымның кискен сүзләре педсоветта бомба шартлагандай яңгырый. Роно мөдире белән директор, куркынышып, бер-берсенә карашып алалар. Барлыкка килгән киеренке вазгыятькә ашыгыч бәя бирергә кирәк була. Мәктәп директоры, педсоветны алып баручы буларак, үзе дә сизмәстән урыныннан күтәрелә дә:

– Суфия Әнвәровна, сезнең бу чыгышыгызны мин милләтче чыгышы дип саныйм. Сез бу чыгышыгыз белән бөек рус телендә укытуга каршы чыктыгыз. Милләтчелеккә бирелгән кеше буларак, үз йөзегезне тулысынча ачып салдыгыз. Утырыгыз. Алда әле сезнең белән сүз булачак,– дип, Суфия ханымга төртеп күрсәтә. Аннан хуплау өмет итеп, роно мөдиренә карый. Тегесе, дөрес эшләдең дигәндәй, баш кагып куя.

Әмма Суфия ханым куркып та, югалып та калмый. Ул элеккечә басып тора, тик йөзенә кызыл тимгелләр генә бәреп чыга.

– Мине беркем дә милләтчелектә гаепли алмый. Юкка тырышасыз, Рөстәм Хәмитович. Мин гомерем буе татар балаларына бөек рус теле белән бөек рус әдәбияты укыттым. Мин укыткан балалар рус теле, рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда җиңеп чыгалар, дипломнар алалар. Гомумән, безнең илдә рус телен белми калу мөмкин түгел. Ул – СССР халыкларының үзара аралашу теле. Ул безнең мәктәптә дә дәрәҗәле урында. Без, татарлар, рус телен яхшы белгән хәлдә, үз телебезне дә сакларга, үстерергә тиешбез. СССР – күпмилләтле бөек дәүләт, hәм hәр милләт вәкиле шушы дус халыклар гаиләсендә яшәве белән горурлана. – Суфия ханым тирән итеп сулыш ала, тик сүзен тәмамларга җыенмый. Ул, директорның куркынган йөзенә туры карап: – Менә сез, Рөстәм Хәмитович, миңа милләтче мөhере суктыгыз. Әйтегез әле, зинhар, сез саф татар мәктәбендә укытуны рус теленә күчерүне уңай күренеш, дип саныйсызмы? Болай без үз телебезне саклый алырбызмы? 

Директор бөтенләй каушап кала, ярдәм сорап роно мөдиренә карый. Ә тегесе, кара коелып, дәшмичә утыруын белә. Ул педсовет, башка мәктәпләрдәге кебек, шома гына үтәр дип уйлаган иде. Тик алай булып чыкмады. Күп еллар шушы мәктәптә укыткан, мәктәпнең горурлыгы саналган, дистәләгән мактау грамоталары алган бу абруйлы укытучының авызын томалау алай җиңел эш түгел иде. Әйдә, сөйләсен, барысы да беркетмәгә язылып бара, соңыннан чарасын күрербез, дип уйлап утыра ул. Ә директор ык-мык итә, тик кайтарып Суфия Әнвәровнага дәлилле сүз әйтә алмый. 

Суфия ханым исә үз соравына үзе җавап бирергә керешә:

– Беләсегез килсә, Рөстәм Хәмитович, үз халкыңны ярату, аны милләт буларак саклап калырга тырышу, үсешенә бөтен көчеңне биреп ярдәм итүне патриотизм дип атыйлар. Ә безнең халкыбыз – татар халкы. Димәк, без, үз халкыбызга хезмәт итүчеләр, барыбыз да патриотлар булып чыгабыз. Менә мин, рус теле, рус әдәбиятын укытучы педагог буларак, хәлемнән килгәнчә үз халкымны рус халкы белән якынайтырга тырыштым. Сезнеңчә ничек, милләтчеме мин, әллә патриотмы? 

Шушы сүзләрдән соң Суфия ханым урынына утыра. Аның йөзе кызарган, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан.

Суфия ханым сүзен тәмамлауга, Зөhрә Камиловна вазгыятьне үз кулына алырга ашыга. Урыныннан торып, көчәнеп елмая да:

– Тагын сөйләүчеләр бармы? – дип сорый. Педсовет барган бүлмәдә тирән тынлык хөкем сөрә. Мондый ялкынлы чыгыштан соң ни әйтергә мөмкин. – Димәк, башка сүз алучы юк. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә тиешмен: Суфия Әнвәровнаның чыгышы ул – бер педагогның гына фикере. Ә мәктәп коллективының фикере уңай булуда шигем юк. Шулай итеп, быелгы уку елыннан кайбер класслар русча укуга күчәчәк. Кабатлап әйтәм, бу – без уйлап чыгарган нәрсә түгел, ә министрлык таләбе. Без аны, hичшиксез, тормышка ашырырга тиеш. Кайсы классларны русча укытуга күчерү турында киңәшкәч, һәммәбезгә хәбәр итәрсез. Ә дәреслекләр тиздән кайтып җитәчәк.

Ул, директорга күз салып, урынына утыра. Директор дилбегәне үз кулына алырга ашыга: 

– Тиздән август киңәшмәләре башлана, барлык педагогларның да актив катнашуын үтенәм. Шушының белән бүгенге педсовет утырышы тәмам, дип белдерәм. – Шулай педсовет утырышына нокта куела.

 Халык тиз-тиз тарала башлагач, Рөстәм Хәмитович роно мөдирен үз кабинетына алып кереп китә. Мәктәптә бит барысын да белеп торалар. Директорның анда Зөhрә Камиловна өчен әзерләп куйган сый өстәле булуы да сер булып калмый. Авыр педсоветтан соң ял итеп утырганда, Суфия Әнвәровнаның чыгышы турында да киңәшеп аласы бар. Бик уңайсыз ханым. Аннан тизрәк котылу җаен табарга кирәк. Яше күптән җиткән, пенсиягә озатмыйча булмас, дип эчтән генә үзенчә уйлап йөри иде инде директор. Бу мәсьәләне бары тик роно мөдире белән килештерәсе генә калган иде. 

Педсоветтан соң әнисенең кан басымы күтәрелүен, төне буе йөрәгенә зарланып чыгуын hәм иртәнге якта кинәт өзелеп китүен Гафурга кыска гына итеп әтисе әйтте. Дөрес, ул хатыны белән кичен ике арада булып алган кискен бәхәс турында бер сүз дә әйтмәде. Суфиясы кайбер классларны русча укытуга күчерүгә каршы чыгуы турында сөйләгәч, Кәрим Фатыйхович аны сүгеп ташлаган иде. «Сиңа нигә кысылырга кирәк иде. Гомер буе тыныч яшәргә өйрәнә алмадың инде. Син чыгыш ясаганга карап, әллә берәр нәрсә үзгәрер, дип уйлыйсыңмы...» – дип, бик нык ачуы чыгып, хатынын гаепләде. Бәлки, бу сөйләшү аның хәлен тагын да авырайткандыр. Шуңа күрә Кәрим Фатыйхович бу хакта сүз кузгатмады. Ул кичтә алар аерым урыннарда яттылар. Гафур исә әнисен яхшы белсә дә, апасының педсоветта булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп чыгуы аңа әнисен яңа яктан ачып җибәрде. Ул моңарчы да әнисенең батыр йөрәкле шәхес булуын белә иде. Ә бу очракта ул, гомумән, аның күз алдына чын көрәшче сыйфатында килеп басты. Кеше тик торганда педсовет утырышыннан соң дөньядан китми шул. Димәк, әнисе анда күп еллар уйлап йөргән сүзләрен әйткән, үзен аямыйча, барысын да әйтеп салган. 

Бергәләп ашап-эчкәннән соң, Гафур:

– Мин зиратка барам, – диде.

Әтисе:

– Әйдә, улым, бергә барыйк, – дип караса да, Гафур: – Юк, үзем генә барыйм әле, – дигәч, берәү дә каршы төшмәде. Аның кичерешләрен аңладылар, үзе генә әнисе белән хушлашырга телидер, дип уйладылар.

Зиратта күптән түгел җирләнгәннәр рәтендә яңа кабер аерылып, күзгә бәрелеп тора иде. Әнисе кабере башына утыртылган шомартылган тактага шәмәхә карандаш белән үлгән көне дә язылган. Бу вакытлыча куелган такта иде. 

Гафур кителенең өске төймәләрен чишеп җибәреп, янәшәдәге кабер янына куелган озын урындыкка килеп утырды. Башыннан фуражкасын салды. Кабердә аның иң якын кешесе – кадерле әнисе ята. Ул инде аны беркайчан да тере килеш күрә алмаячак. Әнисе аңа үзен белә башлаганнан бирле акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп килде. Үскәндә аның алдына килеп баскан сорауларга гел әнисе җавап бирә иде. Гафур өчен ул юл күрсәтүче булды. Әнисенең иң еш кабатлаган сүзе: «Улым, менә бу китапны укымаган кеше үзен культуралы кеше дип саный алмый», – иде. Чыннан да, Гафур әнисен үзенең рухи остазы дип кабул итә иде. Менә хәзер кабер янында утырганда аның хәтерендә кайчандыр әнисеннән ишеткән кадерле сүзләр, вакыйгалар калкып чыга, җанлана, алар икенче мәгънә, төсмерләр ала башлады. Шул хатирәләр тәэсирендә аның күңеле тулды, күзләре яшьләнде. Каяндыр төптән, күңел түреннән югалту ачысы күтәрелде, Гафур, хисләренә ирек биреп, елап алды. Бу – әнисе белән мәңгегә хушлашу яшьләре иде. Кояшның ялан башны кыздыруын да сизмичә, ул кабер өеменә төбәлгән килеш утыра бирде. Ул үзен япа-ялгызы калгандай хис итте. Әнисе исән чакта дөнья тулы, аhәңле, мәгънәле, матур иде. Менә ул кинәт бушап калды. Моннан соң Гафур ничек яшәр, тормышын ничек корыр... Ул бу хакта уйламый, уйлыйсы да килми иде. Бу халәтендә ул күңелендә бары тик бушлык – тирән бушлык кына сизде. 

Аннан соң әтисе турында уйланып алды. Әтисе тормышта үз урынын таба алмады. Кайчандыр, әнисе кебек, педагогия институтын тәмамлаган, берничә ел мәктәптә тарих укытып караган, аннан колхозда парторг булып эшләгән, хәзер авыл советы рәисе вазифаларын башкара. Йомшак характерлы, фикерен тиз үзгәртүчән, кеше сүзеннән куркып яши торган бер адәм иде аның әтисе. Шуңа күрә халык арасында ныклы абруе да юк. Ул гомер буе нык характерлы, гаделсезлек күрсә, көрәшкә ташланучы хатыны күләгәсендә яшәде. Гомере үз өстенә җаваплылык алудан куркып узды дисәң дә ярыйдыр. Менә энекәше Илдар киләсе елда мәктәпне тәмамлый. Ул кайсы юлдан китәр, Гафур өчен анысы әле ачык түгел... 

Гафур туган йортында өч көн торгач, Бурятиягә, хезмәт иткән частена әйләнеп кайтты. Көндәлек мәшәкатьләр аңа күңелендә хасил булган бушлыктан акрынлап арынырга ярдәм итте. Ләкин ул барыбер ялгыз иде. Уйлары белән Дилбәргә әйләнеп кайтты. Аның белән үткән гүзәл көннәрне исенә төшерде. Көтмәгәндә өстенә килеп төшкән кара кайгы турында кызга сөйләп бирәсе, эчен бушатасы килде. Үзе дә аңлап җиткермәстән, ул кыздан кайгысын уртаклашуны өмет итә иде. Дилбәр аның нинди хәлдә калуын, авыр кичерешләрен дөрес аңлар кебек тоелды. Ул аңа хат язып җибәрде. Бу алар арасында беренче хат иде.

Исәнме, кадерлем Дилбәр! 

Бу хатны сиңа бик авыр рухи халәттә язам. Безнең семьяга зур фаҗига, кара кайгы килде. Син киткәннән соң, ике атна вакыт үтүгә, өйдән мине тәмам аяктан еккан телеграмма алдым. Анда газиз әниемнең вафат булуы хәбәр ителгән иде. Дилбәр, аңлыйсыңмы, мин әнисез калдым. Иң кадерле кешемне югалттым. Мин авылга кайтып җиткәнче әнием инде җирләнгән иде. Бары аның каберен генә күрергә туры килде.

Әнием минем өчен дөньядагы бар гүзәллекнең мисалы иде. Әти исән-сау булса да, мин хәзер рухи яктан ялгыз. Япа-ялгыз. Әнием мине тудырган, тәрбияләп үстергән ана гына булмыйча, тормышымда бердәнбер киңәшче, рухи остаз ролен үтәп килде. Аның үлеме минем өчен коточкыч зур югалту, аны язып кына аңлатып бетереп булмый. 

Армиядән соң авылда калырга җыенмыйм. Әлегә кая китү, нинди эшкә тотыну турында анык кына фикерем юк. Әнинең вафаты йөрәгемдә тирән яра булып калды, гел аның турында уйлыйм. Син беләсең, ярты елдан солдат хезмәтем төгәлләнә. Шулвакыт эчендә нинди дә булса анык фикергә килергә кирәк дип уйлыйм. Без синең белән ул хакта бераз сөйләшкән идек. Укыйсым килә, әмма миңа инде эшләп укырга туры киләчәк. Үземдә барысына да өлгерермен дигән ышаныч сизәм.

Син, сөеклем Дилбәр, минем өчен бик кадерле кешегә әверелдең. Синең белән бергә үткәргән көннәрне гел искә төшерәм, сине сагынып яшим, сөйләшүләребезне оныта алмыйм. Әниемнең вафатыннан соң, син минем өчен иң якын, ышанычлы, бердәнбер кешегә әверелдең. Без бер-беребезне югалтырга тиеш түгел. Хуш, кадерлем, синнән түземсезлек белән хат көтеп калам... 

 Кыз озак көттермәде, ун көннән Гафурга җавап хаты килде.  

Исәнме, Гафур! 

Әниеңнең вафат булуы мине тетрәндерде, аны үз кайгым кебек кабул иттем. 

Ихлас күңелдән кайгыңны уртаклашам. Хәлеңне, нинди хисләр кичерүеңне аңлыйм. Синең өчен борчылам. Гафур, шуны белеп тор – син ялгыз түгел, сине якын иткән мин барын онытма. Бу hәрвакыт шулай булачак. Өметеңне өзмә, тормыш әле башлана гына. Алда безне зур сынаулар көтә. Кызганыч, әмма якыннарыбыз безне ташлап китә. Югалтулар ничек кенә авыр булмасын, монда без берни эшли алмыйбыз. Тормышны дәвам итәргә кирәк. Әтиең белән рухи яктан чит кешеләр булуыгыз бик кызганыч. Шундый кайгы килгәндә якыннарың арасында таяныр кешең булмау бик авыр хәл. Тагын бер кабатлыйм – син ялгыз түгелсең, мин барын онытма!

Мин хәзер өйдә ялгызым калдым. Әти белән әни Пятигорскига ял итәргә киттеләр. Көннәрем, игезәкләр кебек, бер-берсенә охшаганнар. Укулар башланды, лекцияләргә йөрим. Шулай да буш вакытта тарихчы С.М.Соловьёв хезмәтләрен өйрәнәм, кирәк булуы мөмкин урыннарын калын дәфтәремә теркәп барам. Бу тарихчының хезмәтләре миңа бик ошый. Ул үзе турында турыдан-туры: «Я родился историком», – дип яза. Аның хезмәтләрендә тарихи тәнкыйть бик көчле, ягъни ул бернәрсәне дә яшереп калдырмыйча, ничек бар шулай – дөресен язарга омтыла. Аның төп стихиясе – тарихилык. Ул тарихи процессны табигый hәм конкрет вакыйгалар аша күрсәтүне өстен куя. Аның күптомлы «История России с древнейших времён» дигән хезмәтен рус тарихы энциклопедиясе дип атап булыр иде. Әле кичә генә бер фикерен язып куйдым. Бер җирдә ул: «Государство есть необходимая форма для народа, который немыслим без государства», – дип яза. Ә без, татарлар, хокуклары бик тар булган автономияле республикада яшәргә мәҗбүрбез. Ә бит кайчандыр мөстәкыйль дәүләтебез булган... Бу хәл мине үзебезнең тарихны ныклап торып өйрәнергә мәҗбүр итә. Соңгы вакытта башым тарихи вакыйгалар, төрле сюжетлар белән тулды. Мәсәлән, күптән түгел кулыма Иван Грозный заманында яшәгән, 1552 елда Казанны яулап алуда катнашкан воевода Андрей Курбский язмалары килеп керде. Искиткеч кыйммәтле чыганак! Ул анда Казан ханлыгы башкаласының ничек яулап алынуы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Шушы вакыйганың шаhиты буларак яза. Бу язмаларны Андрей Курбский Иван Грозныйдан Литвага качып киткәннән соң язган, курыкмыйча барысын да сөйләп чыккан. Алар белән танышканнан соң минем күп нәрсәгә күзләрем ачылды. Мине иң гаҗәпкә калдырганы – Иван Грозный исеме белән тарихка кереп калган явыз патшаның Казанны алганда үзен куркакларча тотуы, башкалар кулында курчак булуы, Казанга русларның хәлиткеч hөҗүме вакытында патшаның, татарлар hөҗүменнән куркып, үзен саклар өчен чатыры янында егерме меңлек гаскәр тоту факты булды. 

Башым тарих белән шыплап тулгач, бераз ял итү өчен кинога баргалыйм яки классик музыка тыңлыйм. Синең белән булган көннәрне еш искә төшерәм. Чыннан да, бәхетле көннәр иде... Гафур, синең хәзер нинди авыр кичерешләр белән яшәвеңне аңлыйм, бирешмә, үзеңдә рухи көч тап. Мин беләм, син көчле рухлы шәхес. Хатыңны көтеп калам... Дилбәр. 

Дилбәрнең хаты Гафурга нык тәэсир итте. Хатны укыганнан соң кыз яңа яклары белән ачылды. Аның турында уйлаганда ул, Дилбәр белән горурланып, сокланып, хәтта аннан көнләшеп тә куйгалады. Дилбәр үз юлын тапкан, илhамланып шул юлдан бара. Ул тарихны белем туплар өчен генә өйрәнми, аның вакыйгаларга үз карашы формалашып килә. Бозып язылган, яшерелгән тарихта ул үз халкының эзен табарга тырыша. Кызда татар рухы уянып килә. Нинди гаҗәп кыз белән танышты бит ул! Бәлки, Дилбәр аның бәхетедер?.. Гафур да моннан соң тарихи хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә, аларны укырга кирәк, дигән карарга килде. Тарихны белмәү, бер яктан, фикер тарлыгына китерсә, икенче яктан, кыз алдында оят иде. 

Әнисе аны матур әдәбият аша тәрбияләргә тырышты. Гафур, аның киңәшен тотып, үсмер елларында бик күп әдәби әсәрләр укып чыкты. Белгеч буларак, әнисе аңа рус әдәбиятының иң атаклы әсәрләрен тәкъдим итеп торды, шулай ук татар әдәбияты, чит илләр әдәбиятының иң мәшhүр әсәрләрен дә укыды. Гафур бу яктан гаять белемле, әдәби әсәрләрне күп уку нәтиҗәсендә күңел дөньясы баеган, карашлары киңәйгән, хисләре тәрбияләнгән, уйлау, тормыш күренешләренә анализ ясау сәләте үскән егет иде. Шуңа күрә Дилбәр белән аралашканда ул үзен бик иркен тота, белем ягыннан үзен аңардан бер дә түбән хис итми, хәтта дөнья мәдәниятенә кагылган мәсьәләләрдә кызга караганда киңрәк фикер йөртә иде. Ни әйтсәң дә, тарих ул, бик әhәмиятле фән булса да, таррак өлкә. Шуңа күрә Гафур өченче курсны тәмамлаган Дилбәр белән аралашканда үзендә бернинди кыенсыну сизми иде. Шул хакта уйлый башлагач, ул гомерендә беренче тапкыр мәрхүмә әнисенең аңа нинди зур рухи байлык бүләк итеп калдыруын искәреп алды. Әнисе үзенә генә билгеле план буенча эш иткән булса кирәк. Менә хәзер Гафур шуның нәтиҗәсен күрә, үзен ирекле фикер йөртүче шәхес итеп тоя.

Гафур белән Дилбәр хат язышуларын дәвам  иттеләр. Килгән бер хат аларның яңа сыйфатларын ача, егет белән кызны тагын да якынайта иде. Укулар башланып, мәшәкатьләре арта төшсә дә, Дилбәр хат язуын сирәгәйтмәде. Гафурның hәр хатына көттермичә җавап биреп торды. Егетнең хезмәт срогы төгәлләнеп килгәндә Дилбәр тагын бер кат Гафурны, кайтышлый Чиләбедә тукталып, үзләрендә кунак булып китәргә чакырды. Тик Гафурның туры үз авылына кайтасы килә иде. Ул Чиләбедә яшәсә, Дилбәр янына килеп-китеп йөрү табигый кабул ителер иде. Тик ул бит кызның ата-анасы өчен бөтенләй ят кеше, армиядән кайтышлый, хәрби киемнән аларга килеп керүне Гафур әдәп кагыйдәләренә сыеп бетми торган эш дип саный, шуңа күрә ул, Дилбәрнең күңелен төшерми генә, кызның тәкъдименнән баш тартты. Хатында: «Башта өйгә кайтыйм әле, андагы хәлләрне белим, соңыннан хәбәрләшербез. Мин сине бик яратам, hич тә югалтасым килми», – дип язды. 

Гафурның хезмәт срогы төгәлләнүен белеп торган Закирҗан абыйсы өендә аны озату мәҗлесе оештырырга булды. Бу гаиләдә Гафур белән Дилбәрнең даими хат алышып торуын беләләр, егет белән кызның мөнәсәбәтләре шактый тирәнгә керүен дә чамалыйлар иде. Шуңа күрә Гафурны үз туганнары кебек якын күрәләр, киләчәктә ике яшь йөрәкнең кушылачагына чын күңелдән ышаналар, кайвакытта ярым шаяртып, Дилбәр анда нишләп ята, дип тә сорап куйгалыйлар. Андый сорауга Гафур, елмаеп: «Студент нишләсен, укып йөри...» – дип җавап бирү белән чикләнә иде. 

Гадәттәгечә, Кадрия ханым бай табын әзерләгән. Озату мәҗлесе бик күңелле узды. Андый чакта саф татарча сөйләшеп утыру бигрәк тә Закирҗан абыйның күңеленә хуш килә иде. Сүз иярә сүз чыгып, Гафур төзек әдәби телдә Муса Җәлил hәм җәлилчеләрнең фаҗигале язмышы турында сөйләп чыккач: 

– И батыр да соң безнең халык... Телебез дә нинди матур, – дип, Закирҗан абый күтәренке хис белән әйтеп куйды. – Тик телебез акрынлап кысыла бара шул. Киләчәктә телебезне ниләр көткәнен бер Ходай белә...

– Үз телеңә җитми инде, – дип өстәде Кадрия ханым.

– Татар бөтен илгә таралып яши шул... Гомер үз халкыбыздан аерылган килеш уза, – дип, көрсенеп алды Закирҗан абый. – Өйдә балаларга күпме тукып торсак та, барыбер урысча сөйләшергә тырышалар. Хәер, алар әле татарча аңлыйлар, авыррак булса да, татарча сөйләшәләр. Киләчәккә күз салсак, оныкларыбыз кем булып үсәр? Алар бит инде өйдә дә русча сөйләшәчәкләр. Менә бит мәсьәлә ничек тора... Туган телен белмәгән кеше халкыннан аерылган кеше инде ул. Үз халкың белән яшәү зур бәхет икән ул. Аны картая башлагач кына аңлыйсың икән... – Аның соңгы сүзләрендә үз тәҗрибәсе аша ачылган хакыйкать ята иде.

– Сез хәзер өйдә өч  ир-ат кына калдыгыз бит инде... Ничек яшәрсез икән? – дип сорады Закирҗан абый, Гафурның әнисез калуына ишарәләп.

– Анысын тормыш үзе күрсәтер... – диде Гафур, аның бу хакта сөйләшәсе килми иде. Закирҗан абый да бу сүзне кузгатуына үкенеп куйды. 

Шулай шактый озак утырдылар. Балалар каядыр чыгып киткәннәр иде. Бераздан мәҗлеснең сүрелә башлаганын сизеп алган Кадрия ханым:

– Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк, – диде.

– Нинди җырны? – дип сорады Закирҗан абый.

– Син бит «Ай былбылым»ны яратасың, әйдә шуны җырлыйбыз.

Закирҗан абый белән Гафур да Кадрия ханымга кушылды. Җыр табындагыларны берләштереп яңгырый иде. Аннан соң Кадрия ханым ялгызы берничә җыр башкарды. Күңелләр күтәрелде, күзләр шатлык чаткылары белән тулды. 

Гафур армиягә алынганда хезмәт срогы өч ел иде. Моннан бер ел элек
Оборона министрының махсус приказы чыкты. Шул приказда кыска сроклы
хезмәттәге хәрбиләрне ике ел хезмәт итүгә күчерү каралган иде. Армиядә өч
елдан ике ел хезмәт итүгә күчү процессы башланды. Төрле сәбәпләр аркасында
әлеге күчешне тиз генә гамәлгә кертү мөмкин булмаганга, күчеш чорында өч
елга хезмәткә алынган солдатларны, вазгыятькә карап, өйләренә иртәрәк тә
кайтарып җибәрә башладылар. Гафур да шушы күчеш чорына эләкте, кыш
башында өенә кайтасы урында октябрь уртасында армиядән авылына кайтып
төште.
...Менә Гафур матур капкалы, такта түбәле өйләренә якынлашып килә.
Түбә кыегында элеккечә сыерчык оясы да күренә. Капкага килеп җитеп, Гафур
дулкынланган хәлдә аны ачып җибәрде, ишегалдына керде. Монда барысы да
элеккечә иде. Бары керләр элү өчен сузылган бауда яңа юылган керләр генә
җилфердәми.
Өйдә аны энекәше Илдар каршылады. Өстенә шинель, башына бүрек кигән
абыйсын күреп алуга ул, утырган урындыгын аудара язып, аңа ташланды,
абыйсын кочып алды. Шулай алар кочаклашкан килеш шактый аерыла алмый
тордылар. Гафур өстен салып кительдән генә калгач, абыйсының күкрәгендәге
значокларга, сержант погоннарына сокланып карап торды.
– Абый, син бик нык үзгәргәнсең, прямо танырлык та түгел үзеңне, – дип
куйды ул, соклануын яшермичә.
Гафур бер сүз дәшмәде, бары көлемсерәп кенә куйды. Ул, чемоданын ачып,
аннан кечкенә капчык алды да Илдарга сузды:
– Монысы сиңа Бурятия күчтәнәче, – диде. Самолётка утырыр алдыннан
Улан-Удэ аэропортында эрбет чикләвеге сатып алган иде.
Илдар капчыкны кулына алды да:

– Бу нәрсә? – дип абыйсына карады.
– Авызын чиш, күрерсең...
Энекәше, капчыкның бавын чишеп, кулын эчкә тыкты да аннан бер уч нарат
кайрысы төсендәге вак чикләвекләр алды. Аның эрбет чикләвеген беренче
күрүе иде.
– Бу нәрсә соң, ашый торган әйберме? – дип сорады Илдар.
– Кедр чикләвеге, бик тәмле, файдалы нәрсә, – диде Гафур, аннан
энекәшенең учыннан бер чикләвек алып, теш арасына кыстырды. Ватып,
эченнән ак төшен алды да Илдарга сузды:
– Мә, татып кара.
Илдар икеләнеп кенә чикләвек төшен авызына капты, чәйнәп карады да:
– Тәмле... май тәме килә, – диде.
Аннан алар өй хәлләре турында сөйләшә башладылар.
– Синең укулар ничек бара? Соңгы елың бит.
– Минеке нормально.
– Әти ничек, эшләп йөриме?
Бу сораудан энекәше ничектер уңайсызланып киткәндәй тоелды, күзләрен
абыйсыннан яшерде. Нәрсәдер сизенеп, Гафур төпченә башлады:
– Нәрсә, әллә берәр хәл булдымы? Нигә дәшмисең, күзләремә туры кара
әле. – Гафур аның башын үзенә борды.
Энесе башын абыйсы кулыннан ычкындырды да ачу белән:
– Әти Зәмзәмия янына йөри. Кайбер төнне шунда кунып та кала, – дип
әйтеп салды.
– Нинди Зәмзәмия?
– Беләсең ич инде, әти белән авыл советында эшли. Секретарь.
Гафур аны шундук исенә төшерде. Зәмзәмия, авыл советында әтисе белән
эшләүче, кияүгә чыкмыйча картаеп барган сазаган кыз иде. Ялгызы гына яши.
Халык аның турында зәhәр нәрсә, дорфа холыклы кыз, дип сөйли иде. Авыл
советы рәисе булып эшләгән әтисен дә үз кубызына биетә дигән сүзләрне дә
ишеткәне бар иде Гафурның.
Бу хәбәр Гафурга башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. Үзе дә
сизмәстән:
– Әнине җирләгәнгә әле ярты ел да юк, – дип әйтеп салды. Әтисенең шундый
эшкә баруы аны бик нык гарьләндерде. Әнисе истәлегенә хыянәт итүе аңарда
нәфрәт уятты.
– Зөлхәбирә апа да әтигә ничә тапкыр әйтте: туктат бу эшеңне, кабып йота
ул сине, харап буласың, ди.
– Ә әти?
– Хатын-кыз башың белән ирләр эшенә кысылма, дип кенә җибәрә.
– Өйгә алып кайтканы юкмы?
– Юк, коммунист бит, курка торгандыр.
– Алайса, кереп капкан икән әти... Күр дә тор, Зәмзәмия аны ЗАГСка барырга
да мәҗбүр итәчәк.
– Шуңа ук барыр микәнни... Ул чакта без нишләрбез?
– Зәмзәмия безнең өйгә керә дә утыра. Үзенеке көчкә басып тора, тәмам
беткән.
– Абый, безгә нишләргә соң?
– Әлегә белмим, әти белән сөйләшеп карармын.
Илдар кичәдән калган ашны керосинкага җылытырга куйды. Гафур аннан:

– Сез ничек яшисез соң? Ашны кем пешерә, керегезне кем юа? – дип сорады.
– Зөлхәбирә апа килеп көн аралаш аш пешереп китә. Кернең вак-төяген
үзем юам. Өйрәндем инде, – дип мактанып алды Илдар. – Аш та пешереп
караганым бар.
– Әни исән чакта өй гөрләп тора иде. Күңелсездер хәзер.
– Күңел-сез... – дип сузды Илдар.
– Син унны бетергәч нишләмәкче буласың соң? Берәр планың бармы?
– Казанга китәрмен дип торам.
– Кая керергә уйлыйсың?
– Химико-технологическига яки авыл хуҗалыгы институтына.
– Яхшы. Керергә тырыш. Зәмзәмия килсә, монда сиңа көн булмаячак.
Шулвакыт ишек ачылды, өйгә әтиләре Кәрим Фатыйхович килеп керде. Ул
башкалардан үзен олылап Кәрим Фатыйхович дип атауларын таләп итә иде.
– Исән-сау гына кайттыңмы, улым? – дип, ул Гафурны кочагына алды,
аркасыннан сөйде. Бераз артка чигенеп, сержант кителен салып өлгермәгән
улына тагын бер күз салды. – Үскәнсең, ныгыгансың, чын гвардеец булгансың.
Гафур ни дип әйтергә дә белмәде, бары тик:
– Кайттым менә... – дип кенә куйды.
Ашарга утырдылар. Кәрим Фатыйхович:
– Урамда түбән очның аю Галиәкбәре очрады да: «Нишләп йөрисең, улың
армиядән кайтты ич!» – ди. Менә йөгереп дигәндәй кайттым. Ну, ничек соң,
юллар бик авыр булмадымы?
– Тагын Мәскәү аша кайтырга туры килде. Бик әйләнеч...
– Бик еракта хезмәт иттең шул. Тугыз мең чакрым. Байкалда. Уйласаң,
исең китәрлек...
– Үзеңдә ни хәлләр, әти?
– Бер килеш, улым. Эшләп йөрим.
Илдар, бу сөйләшү нәрсәгә китерер икән дип, тыңлап кына утырды. Ашап
бетергәч, савыт-сабаны мич ягына чыгарып куйды да киенеп өйдән чыгып
китте. Ул абыйсының әтисе белән сөйләшергә җыенуын онытмаган иде.
Илдар чыгып киткәч, бераз тын гына утырдылар. Сүз ничектер ялганып
китми торды. Кәрим Фатыйхович сүзне үзе дәвам итте:
– Менә, улым, хезмәтеңне тутырып өйгә кайттың. Молодец. Армия сине
теләсә нинди эшкә яраклы итеп тәрбияләгәндер. Инде ничек яшәргә уйлыйсың?
Берәр планың бармы?
– Планнарым әлегә бөтенләй үк ачык түгел. Шуны гына әйтә алам – авылда
калырга җыенмыйм.
– Кая китмәкче, нишләмәкче буласың?
– Шәhәргә китәм.
– Казангамы?
– Белмим әле. Бәлки, Казанга, бәлки, башка җиргә.
– Синең яшьтә конкретрак уйларга кирәк, улым.
Гафур әтисенә җавап бирмәде, бераз тын гына утырдылар. Гафур игътибар
белән әтисенә күз салды. Менә аның алдында урта буйлы, таза гәүдәле, чәчсез
маңгае ялтырап торган, костюмына килешле галстук таккан, алтмыш өч яше
тулган ир-ат утыра. Аның әтисе саналган шушы кеше үзеннән егерме биш
яшькә яшьрәк, ир-ат назы күрмичә картайган, язмышының барып чыкмавына
үчләнеп, дөньяга зәhәрен чәчеп яшәүче карт кызга ияләшкән. Бәлки, аның
белән язмышын да бәйләргә җыенадыр.

Тынлык озакка сузылды. Гафур әтисе белән бу хакта сөйләшеп карарга
булды.
– Әти, мин синең турында кызыклы хәбәр ишеттем, – диде ул, әтисенә
җитди караш ташлап.
Кәрим Фатыйхович, сүз нәрсә турында барачагын аңласа да, белмәмешкә
сабышты:
– Нинди хәбәр, улым?
Гафур сүзен әйткәнче пауза ясады, аннан соң гына әйтеп салды:
– Син, әти, Зәмзәмия янына йөрисең икән. Дөресме шул?
Сорау шактый уңайсыз булса да, әтисенә җавап бирергә туры килде.
– Ул ялгыз, мин ялгыз, күрешкәлибез... Син инде бала-чага түгел, барысын
да аңлыйсың...
– Нәрсә аңлыйм, әти?
– Ир-ат хатын-кызсыз яши алмый. Табигый нәрсә.
– Иртә башладың түгелме, әти? Әнине җирләгәнгә ярты ел да үтмәде бит.
Кешедән оят.
– Шулай килеп чыкты инде. Үлгән артыннан үлеп булмый.
Бу сүзләр Гафурга мәрхүмә әнисе истәлеген пычрату кебек яңгырады.
– Әнине бик иртә оныткансың, әти... Ул бит сиңа гомер буе терәк булып
торды. Ул булмаса, бәлки, күптән аска тәгәрәп, бер алкашка әйләнгән булыр
идең...
– Ярар, ярар... Атаң белән алай сөйләшмә.
– Сөйләшә торган көн җитте, әти. Ул Зәмзәмия сине бик тиз бөгәрләп
кесәсенә салачак. Аның колы булып яшәячәксең. Яшь арагыз да бик зур. Ир-ат
буларак мине аңлыйсыңдыр...
– Мин хәзер ирекле кеше, үз язмышымны үзем хәл итәм...
– Синең язмышың – безнең язмыш, улларың язмышы белән дә бәйле шул.
Анысын оныткансың, ахры.
Әтисе тыныч калырга тырышып җавап бирде:
– Син инде үсеп җиттең, мөстәкыйль кеше. Тем более авылда калмыйм,
дисең. Илдар киләсе елда мәктәпне тәмамлый, укырга китәргә җыена. Укып
чыкса, ул да авылга әйләнеп кайтмаячак. Мин монда ялгыз калачакмын... Син
минем ялгыз калуымны телисеңме?
– Юк, әти, мин синең картаймыш көнеңдә ялгыз калуыңны теләмим. Тик
сайлаганың бик зәhәр, холыксыз хатын бит. Аның белән сиңа тыныч тормыш
булыр микән? Сайлаганда үзеңә тиңрәк кеше сайларга иде. Әнине дә бик тиз
оныттың. Анда җаны рәнҗеп ятмый микән?
Улының шулай акыл өйрәтеп утыруы Кәрим Фатыйховичның горурлыгына
тиде. Ул сүзне тизрәк төгәлләргә тырышты:
– Ярар, улым, солдаттан сержант булып кайттым, дигәч тә, миңа акыл
өйрәтеп утырма. Башың яшь әле атаң белән болай сөйләшергә. Үз язмышыңны
кайгыртсаң яхшырак булыр. Бу турыда башка сүз кузгатасы булма! Ишеттеңме?
– Әтисе капылт урыныннан торды да, бер сүз әйтмичә, ишекне шапылдатып
ябып чыгып китте.
Гафур аңлады: шушы минутта аны әтисе белән бәйләп торган соңгы җеп
өзелде. Ул шунда бөтен ачысы белән әнисенең йөрәк җылысын тоеп үскән
туган йортыннан аерылуын сизде. Хәзер аны монда берни бәйләп тормый
иде. Ул үзенең, ирекле җан сыйфатында, башка җирдә, яңа дөньяга аяк атлап
керергә, анда үзенә лаеклы урын табарга тиеш икәнлеген ап-ачык итеп күрде.

Әтисе белән соңгы сөйләшүдән соң, Гафурның туган-үскән йортта каласы
килмәсә дә, ул аннан капылт кына кузгалып чыгып китә алмады. Кая да булса
китеп бару өчен, башта өс-башны карарга кирәк иде. Ул армиядән буйга үсеп,
җилкәләре киңәеп, таза-чибәр егет булып кайтты. Элекке киемнәре бөтенләй
кечерәеп, тараеп калган иде.
Беркөнне, энекәше Илдар да өйдә вакытта, Гафур әтисе белән шундый сүз
башлады:
– Әти, ялгышмасам, безнең әни кассага акча салып бара иде. Ул акчаны
син алдыңмы? Алган булсаң, алар кайда хәзер?
Әтисе Гафурдан мондый сүзне көтмәгән иде. Шуңа күрә ул аңа гаҗәпләнеп
карап куйды – акчаны үзенчә тотмакчы иде. Зәмзәмия янына да буш кул белән
барып булмый. Пәлтәм искерде, дип зарлангач, туган көненә акча бирергә
туры килде. Кыскасы, Кәрим Фатыйхович олы улының бу хакта сүз кузгатуын
ошатмады, әмма тыныч җавап бирергә тырышты.
– Акчаны алдым, улым, алар миндә. Нигә ул акчалар белән кызыксынып
киттең әле?
– Әти, мин армиядән кайттым. Инде хәрби киемнән йөри алмыйм.
Мактанып йөргән шикелле килеп чыга. Кешедән оят. Ә элеккеләре кечерәеп
беткән. Миңа өс-башымны карарга кирәк.
– Ярар, карарсың, улым...
– Алайса, син миңа шул акчаның бер өлешен бир дә, Казанга барып, үземә
кием-салым алып кайтыйм.
– Кайчан барырга уйлыйсың?
– Иртәгә үк, – дип, кискенрәк итеп әйтеп куйды Гафур.
Улының бу сүзе дә ошамады Кәрим Фатыйховичка, ул, аны үртәгәндәй:
– Тагын нинди сорауларың бар, улым? – диде.
Гафур атасының яңакларында төерләр уйнап алуга әллә ни игътибар итмәде.
– Бер мәсьәлә бар, әти.
– Нинди мәсьәлә?
– Йорт мәсьәләсе... Закон буенча туган-үскән йортыбызда минем дә өлешем
бар. Ләкин мин үз өлешемнән баш тартырга булдым.
– Нишләп андый фикергә килдең әле?
– Шулай дөресрәк булыр, дип уйлыйм.
– Улым, мин сине аңлап бетермим.
– Үз өлешемнән Илдар файдасына баш тартырга булдым, әти. Ул төпчек
малай, йорт тулысынча аңа калырга тиеш.
– Мин дә исән бит әле, улым...
– Яшә, әти, озын гомерле бул. Тик синнән соң йорт тулысынча энемә калырга
тиеш. Башка кешенең монда өлеше юк!
Бу сүзләр турыдан-туры әтиләренең гыйшык-мыйшык эшләренә кагыла
иде. Моны барысы да аңлады.
– Син бит авылда калмыйм, дисең... Нигә болай армиядән кайтып керешкә
үк йорт бүлешергә керештең әле? Мәсьәлә синнән башка да хәл ителер иде.
– Мин бернәрсә дә бүлмим, әти. Илдар үз хокукларын белеп торсын, дип
махсус әйтүем.
– Алайса, махсус әйтүең инде... Бик акыллы булсаң, язу язып калдыр.
– Авылдан чыгып киткәндә язармын.
Җитди сүз шуның белән төгәлләнде. Әтиләре, папкасын кыстырып, өйдән
чыгып китте. Сөйләшүнең Илдар катнашында узуы әйбәт булды әле, дип уйлап

куйды Гафур. Әтисенә ышанып җитмәгәнгә, абый кеше буларак, энекәшенең
мәнфәгатьләрен яклауны ул үзенең бурычы саный иде. Барысын да белеп
торсын, алай-болай булса, төп башына утырып кала күрмәсен.

Иртәгесен әтисеннән акча алып, Гафур Казанга чыгып китәргә җыенды.

Әтисе биргән акчаны санап карагач, ул аның уйлаган киемнәрне алырга

җитмәячәген күрде, hәм, ни хикмәттер, Кәрим Фатыйхович аңа өстәп тагын

акча бирде. Әтисе белән Гафур арасында, Зәмзәмия турында сүз чыкканнан

бирле, киеренке ризасызлык урнашты. Гафурның бу йорттан тизрәк чыгып

китәсе килсә, әтисе түземсезлек белән аның чыгып китүен көтә иде. Олы

улы аңа теләгәнчә яшәргә комачаулый, шаhит сыман hәр адымын белеп, бәя

биреп тора.

Казанда көне буе кибетләрдә, универмагта йөреп, Гафур көч-хәл белән

үзенә кирәк әйберләрне сатып алуга иреште. Әмма көн инде узган, кич

җитеп, караңгы төшә башлаган иде. Бүген авылга кайту турында уйлыйсы

да юк. Поезд белән Арчага кайтып өлгерә алса да, караңгы төшү сәбәпле, ул

барыбер алар ягына кайтучы машина таба алмаячак. Кая барырга? Кемдә кунып

чыгарга? Дөрес, барысын да алдан уйлап куя торган гадәте буенча, ул Кадрия

ханымның Казандагы апасы адресын язып кесәсенә салган иде салуын. Тик

төргәкләр күтәреп, кичен ят кешеләргә барып керүне яхшысынмады Гафур. Ят

кешеләрне борчып йөрисе килмәде. Поезд белән соң гына Арча станциясенә

килеп төште дә төнне кечкенә генә юлаучылар залында урындыкта үткәрде.

Төн йокламыйча, арып-талып, төш вакытына гына авылга кайтып җитте.

Өйдәгеләр аны төрлечә кабул иттеләр. Әтисе, улының алып кайткан

әйберләрен караштыргач, әллә ни шатлык белдермәде:

– Тәмам кияү егете булгансың, – дип әйтү белән чикләнде.

Ә энекәше Илдар, абыйсы өчен чын күңелдән куанып, Гафур алып кайткан

яңа киемнәрне киеп күрсәткәч:

– Абый, сине танырлык та түгел хәзер... Кызлар артыңнан борылып

караячак, – дип шаяртты.

Гафур үзе дә шат иде. Ул бер зур эш башкарды. Әнисе гүр иясе булып

кабердә ятса да, гел ярдәм итеп тора. Ул, эченнән аңа рәхмәтләр әйтеп, рухының

тыныч булуын теләде. Хәзер өйдән чыгып китү ягын кайгырта башларга да

мөмкин иде.

Икенче көнне, өйдә ялгызы гына калгач, Дилбәргә хат язарга утырды.

Кызның онытылмас образы шундук күз алдына килеп басты, аның белән

үткән бәхетле көннәре исенә төшеп, йөрәге җилпенеп куйды. Чиләбе дигән

ерак калада аның сөйгәне яши бит. Ул аны шундый сагынды, бер күрешер

өчен әллә ниләр бирер иде. Ул киләчәк тормышын аннан башка күз алдына

да китерә алмый. Дилбәр дә шулай уйлый микән?..

Дилбәрдән хат алганнан соң, Гафурның күңелендә өмет яңарды, киләчәгенең

матур, бәхетле булачагына ышаныч артты. Менә Дилбәр аның күз алдында

тора, Гафур тиздән аның белән күрешәчәге турында уйлый, гел кыз турында

хыяллана. Әмма, өйдән чыгып киткәнче, кайбер эшләрне башкарасы бар.

Аның армиядән кайтуына инде бер айдан артык вакыт узды. Ноябрь азагы

җитеп килә, җирне катыра да берничә көннән җылытып җибәрә, юеш кар

ява, җир тагын җеби, юллар пычрак. Гафур, сатып алган яңа костюмын, кара

пәлтәсен, кышкы бүреген, яңа ботинкаларын киеп, беркөнне район үзәгенә

чыгып китте. Аңа хәрби учёттан төшәргә, мондагы тормыш белән арасын

өзеп, ерак юлга чыгып китәргә, таныш булмаган җирдә яңа тормыш башлап

 җибәрергә кирәк иде. Башланырга торган яңа тормыш, яңа кешеләр, яңа

вазгыять аны куркытмый, ул үз көченә, акылына ышана, алдында калкып

чыгачак барлык киртәләрне үтеп, алга барырга әзер икәнлеген бөтен күңеле

белән тоя, барысы да яхшы булачагын сизенеп яши иде.

Военкоматта эш алай җиңел генә узмады. Өстәл артында утырган җирән

чәчле, кызгылт йөзле капитан аңа сораулар яудыра башлады. Башта ул:

– Кая китәргә җыенасың? – дип сорады.

– Чиләбе шәhәренә, – дип җавап бирде Гафур.

– Анда нишләмәкче буласың?

– Берәр заводка эшкә урнашырга уйлыйм.

– Кая урнашасың ачык түгелмени?

– Юк, әлегә әйтә алмыйм. Баргач күз күрер...

– Күз күрер, дип булмый, егетем. Миңа синең кая урнашуыңны теркәп

куярга кирәк. Бәлки, син анда баргач, бөтенләй хәрби учётка басмассың. Син

– военнообязанный кеше, без сине югалта алмыйбыз.

– Минем анда танышларым бар. Эшкә урнашырга алар ярдәм итәрбез, диде.

– Танышларыңның адресын беләсеңдер бит.

Бу сорау Гафурны кыен хәлгә куйды. Үзләренә әйтмичә, Дилбәрләрнең

адресын яздырасы килмәде аның.

– Мин аларда торырга уйламыйм. Гомумән, әле кайда торачагымны әйтә

алмыйм.

– Алайса, мин сине учёттан төшерә алмыйм.

– Нигә төшерә алмыйсыз?

– Әйтеп торам бит, безгә синең кайда торуыңны теркәп куярга кирәк. Без

синең эзеңне югалта алмыйбыз.

Гафур уйга калды. Военкоматта мондый хәл килеп чыгасын ул башына

да китермәгән иде. Егетнең дәшми торуын күреп, капитан кабат телгә килде:

– Танышларыңның адресын әйтсәң, учёттан төшерергә мөмкин. Анда

баргач, учётка бассаң, безгә хәбәр итәрләр.

Дилбәрнең адресын әйтүдән башка чара калмаган иде. Гафур, үзен көчләп

булса да, кызның адресын яздырырга мәҗбүр булды. Баргач, барысын да

аңлатып бирер.

Шулай итеп, ул хәрби учёттан да төште. Военкоматтан урамга чыккач, болар

кешене үзләренең колы саный, ахры, дип уйлап алды. Мондый хәл белән аның

беренче очрашуы иде. Шулвакыт энекәше Илдар исенә килеп төште. Гафурга

бит йорттагы үз өлешеннән Илдар файдасына баш тартуы турында документ

эшләтеп алырга кирәк. Андый документны нотариуслар эшләп бирә бугай.

Гафур нотариусның кайда утыруын белми иде, кешедән сорашып тапты. Үз

өлешен Илдарга калдыруы турында рәсми кәгазь алды. Илдар файдасына

эшләнгән рәсми документны кулына алгач, әтисенең тагын ачуы чыгар инде

дип уйлап куйды. Гафур барысыннан да бигрәк әтисенең, яшь хатын назларына

алданып, Зәмзәмияне дә йортка яздырып куюыннан шикләнә иде. Бу документ

энекәшенең хокукларын бермә-бер арттырачак.

Шушы эшләрне башкарып чыккач, Гафур үзендә зур җиңеллек тойды. Аны

бәйләп торган җепләрдән арыну халәте иде бу. Ул хәзер, hавадагы кош кебек,

тулысынча ирекле. Бүген бик мөhим эшләр башкарды, ул үз-үзеннән канәгать

калды, хәтта күкрәк читлегендә аңлашылып бетмәгән шатлык хисе дә тоя иде.

Авылга ул кич җитәрәк кенә кайтып керде.

Гафурның әле өйгә кайтканнан бирле классташ дуслары белән очрашып

 сөйләшкәне юк иде. Бүген ул үзе якын иткән Хәйдәр янына кереп чыгарга

булды. Энекәше Илдардан аның авылда икәнен ишеткән иде. «Аю табаны»

булганга, Хәйдәрне армиягә алмадылар. Гафур хезмәт иткән чакта ул нишләп

яткан икән, шуны да беләсе килә иде аның. Хәйдәрләр югары якта тора иде.

Гафур, клуб яныннан борылып, шунда менеп китте.

Гафур аларның ишегалдына килеп кергәч, лапас ягыннан килгән тавыш

ишетеп, туры шунда китте. Хәйдәр анда сыер асларын чистартып ята икән.

Гафур аңа дәшкәч, ул борылып карады, шатланып, көрәген ташлады да, брезент

бияләйләрен сала-сала, Гафурга якынлашты.

– О-о, солдат кайткан икән... Исән-саумы, бетереп кайттыңмы? –

Кочаклашып күрештеләр.

– Башка барып тормаска исәп, – дип шаяртты Гафур.

Лапастан ишегалдына чыктылар. Хәйдәр өстенә соры фуфайка, башына

бәйләнгән ак башлык, аякларына галошлар кигән иде.

– Кайтуыңны ишеткәнием. Сержант булып кайткан, дип сөйлиләр. Үзем

дә сезгә кереп чыгарга йөри идем әле. Килеп яхшы иткәнсең, – диде Хәйдәр.

– Әйдә, өйгә керәбез.

– Юк, кереп тормыйк. Монда гына сөйләшик, – диде Гафур. Сүз инде

ишегалды уртасында бара иде. – Ну, синең хәлләр ничек?

– Күреп торасың... – Хәйдәр, көлемсерәп, лапас ягына ымлады. – Үзеңдә

ни хәлләр бар?

– Кайттым менә...

– Служба ничек узды, бик авыр булмадымы?

– Төрле чак булды.

– Инде нишләргә уйлыйсың?

– Аптыраган... Әни үлгәч, өйнең бөтенләй яме киткән.

– Әйе, өйне хатын-кыз бизи шул, – диде ул, аннан шатлыгын белдермичә

кала алмады: – Мин өйләнергә йөрим бит әле...

– Кит аннан... Кайчан? – Гафур шаярып аның янтыгына төртеп алды.

– Бер айдан туебыз була.

– Кемгә өйләнәсең?

– Кави Әлфиясенә.

– Чибәр кызны сайлагансың. Котлыйм!

– Рәхмәт. Әйдә, син дә өйләнеп җибәр. Өегезгә ямь керер. Синең дә күңелең

булыр.

– Хатынны базардан сатып алып булмый шул.

Бу сүздән Хәйдәр көлеп җибәрде:

– Әйттең сүз, армиядән кайткан солдатка любой кыз чыгачак.

– Өйләнү алай капылт кына эшләнә торган эш түгел бит, үзең аңлыйсың.

– Анысы шулай... Без дә Әлфия белән ике елдан артык йөрдек. – Хәйдәр

аңа хәйләкәр генә карап алды да: – Укыган чакта сезнең Әминә белән нәрсәдер

барые шикелле.

– Ул читтән ошатып йөрү генә иде, – дигән булды Гафур, аннан сорап

куйды: – Ул хәзер кайда соң?

– Казанда укый. Син армиягә киткәч, икенче елны педагогия институтына

кергәние. Кияүгә чыккан дип ишеттек.

Бу сүзне Гафур тыныч кабул итте, шулай да сорады:

– Кемгә? Дамиргамы?

– Юк, Дамир белән алар озак йөрмәделәр. Казан егетенә чыккан.

Беравык тын гына тордылар.

– Хәйдәр, мин авылда калмаска булдым.

Хәйдәр, аннан тагын нәрсәдер көткәндәй, бераз уйланып торды да:

– Кая китмәкче буласың? Казангамы? – дип сорады.

– Юк, Чиләбегә.

– Бигрәк еракка җыенгансың.

– Ераграк шул...

– Нишләп Казанга түгел? Кайтып-килеп йөрергә дә уңайлы булыр иде.

– Бергә хезмәт иткән егет чакыра, – диде Гафур, Дилбәр турында әйтергә

теләмичә. – Анда заводлар күп икән.

– Алайса, эшкә заводка керергә исәбең.

– Белмим әле... Баргач күз күрер. Үзең колхоздамы?

– Әйе, электрик. Мин бит шул эш буенча техникум бетереп ятам.

– Молодец! Бик яхшы эш, – диде Гафур.

– Кайчан китәргә җыенасың?

– Озакка сузмаска исәп.

– Алайса, безнең туйда булалмыйсың инде.

– Пожалуй, була алмам. Бәхетле булыгыз.

– Рәхмәт яхшы сүзеңә, – диде Хәйдәр. – Юкка өйгә кермәдең, бераз

гәпләшеп утырыр идек. Армия турында да берни сөйләмәдең.

– Солдат – солдат инде... Аның нәрсәсен сөйлисең. Ярый, мин китим әле.

Исән-сау тор, туйларыгыз матур узсын, – дип, Гафур китәргә җыенды, ике

кулын хушлашырга Хәйдәргә сузды.

Дустының аны җибәрәсе килми иде:

– Бөтенләй киткәнче иркенләп кереп чык әле, сөйләшеп утырырбыз. –

Хәйдәр аны капка төбенә кадәр озата чыкты, артыннан моңсуланып карап

калды.

Иртәгесен Илдар мәктәпкә, әтисе үз эшләре белән өйдән чыгып киткәч,

Гафур сервантның ябык бүлегендә саклана торган әнисе кәгазьләрен барлап

чыгарга булды. Асылда бу бүлектә әнисенең кечкенә генә шәхси архивы

тупланган иде. Әнисенең вафатыннан соң, бу документларга ят кеше кулы

тимәгәнлеген Гафур андагы тәртипнең элеккечә саклануыннан күрде hәм моңа

сөенеп куйды. Димәк, әтисе мондагы әйберләр белән кызыксынмаган, барысы

да, әнисеннән ничек калса, шул килеш торган.

Гафур, өйдә ялгызы калудан файдаланып, серванттан папкаларны өстәл

өстенә чыгарып тезәргә кереште. Менә төрле документлар тупланган

папка. Анда әнисенә укыту эшендәге уңышлары өчен бирелгән дистәдән

артык мактау грамотасы тапты ул. Гафур бер-икесен алып укып та карады,

шунда күңеле нечкәреп, күзләре яшьләнде. Аннан соң биредә үзе укыткан

класслар белән бергәләп төшкән hәм ниндидер тантаналы вакыйгалар

вакытында мәктәп коллективы белән төшкән фотолар тупланган

фотоальбом да бар иде. Ә иң астан зәңгәр тасма белән аркылы-торкылы

бәйләп куелган тагын бер папка килеп чыкты. Аның эчендә нәрсә барын,

ни өчен тасма белән бәйләп куелганын Гафур аңлый алмады. Тасманы

чишеп җибәреп, папканы ачкач та, ул аның эченнән чыккан ике сан иске

журналның ни өчен шулай кадерләп төреп куелганын аңлый алмый торды.

Журналларның тышына «Совет әдәбияты» дип язылган иде. «Шундый

журнал да булды микәнни? – дип уйлап куйды ул. – Хәзер андый исемдәге

журнал юк шикелле». Гафур аларның берсен кулына алды. Эчендә берәр

кәгазь юк микән дип, җилфердәтеп ачкалады да беренче битенә, эчтәлегенә

күз салды.

Әнисе бу ике санны нигә алай кадерләп төреп куйды икән? Бу минутта

егетне фәкать шушы сорау кызыксындыра иде. Юкка гына ул аларны

сакламагандыр, монда берәр хикмәт булырга тиеш. Эчтәлеккә күз йөртеп

чыкканда, башка гадәти әсәрләр арасында, 39 биттә «Татар халык дастаны

«Идегәй». Нәкый Исәнбәт җыйнамасы» дигән материал аның игътибарын

җәлеп итте. Кем ул Идегәй? Берәр атаклы шәхесме? Гафур, журналны ачып,

исеме чәчәкләр белән бизәлгән әсәргә күз салды. Әсәр шигырь белән язылган

иде. Гафур текстны укырга кереште:

 Борын үткән заманда,

 Болгар белән Сарайда,

 Җаек белән Иделдә,

 Алтын Урда, Ак Урда

 Данлы кыпчак җирендә...

Моның борынгы тарихи әсәр икәнен Гафур шундук аңлап алды. Монда сүз

татар тарихы турында бара иде. Ул укуын дәвам итте. Ара-тирә аңлашылып

җитмәгән сүзләр дә очрый иде. Текстны җыйнаучы-әзерләүче аларны саннар

сугып битнең астындагы аңлатмаларда ачыклап барган. Алар булмаса,

Гафур андагы «Алтын таш» кебек сүзләрнең Сарай шәhәрендәге хан бистәсе

икәнен каян белер иде. Бу әсәрне туплаган Нәкый Исәнбәт исемле язучы,

комментарийлар урнаштырып, текстны аңлауны шактый җиңеләйткән, бик

файдалы эш башкарган икән.

Менә Гафур, татар мәктәбен тәмамлаган егет, татар, рус, шулай ук чит ил

әдәбиятыннан күпме әсәрләр укыды, нигә ул бу борынгы әсәрне дә, текстта

күзгә чалынган Идегәй, Туктамыш хан, Норадын кебек шәхесләрне бөтенләй

белми, аларның исемен беренче кат укый? Моңа бик нык аптырады Гафур.

Әнисенең дә ул хакта бер тапкыр да сүз кузгатканы булмады. Андый әсәрнең

– татар халкының үз дастаны булуы турында сүз чыгармады.

Гафур әнисенең архивын үз урынына урнаштырганда фотоальбомнан

берничә рәсем сайлап алды, журналның ике санын үзендә калдырды, аннан

«Идегәй» тексты белән ныклап торып танышырга кереште. Дастан ике санда

дәвам итә иде. Укыган саен аның күңелендә горурлык хисе үсә, күтәрелә барды.

Әлбәттә, ул әле дастанны тоташ укымый, моның өчен күп көннәр кирәк. Ул

әлегә аның төрле битләрен ачкалап укып карый, таныша, аның төзелешенә,

стиленә, теленә игътибар итә. Менә кайда яшеренеп ята икән ул затлы

татар теле! Бу борынгы текст ул бөтенләй белмәгән-ишетмәгән вакыйгалар

турында сөйли иде. Гафур «дастан» сүзенең рус әдәбиятында кабул ителгән

«эпос» сүзенә тәңгәл икәнен күптән аңлады. Димәк, татарның да үз тарихын

сурәтләгән дастаны-эпосы бар икән. Нигә мәктәп дәреслекләрендә бу хакта

бер сүз дә юк, татар баласы мәктәпне үз тарихын белмичә тәмамлап чыга? Бу

нигә шулай?

Гафурның башында шундый сораулар туа башлады. Бәлки, бу татарның

тыелган тарихыдыр, бәлки, аны махсус яшереп тоталардыр? Алай дисәң, ул бит

татарча журналда басылып чыккан. Нигә соң бу хакта әдәбият дәреслекләрендә

ләм-мим, бер сүз дә юк? Дастан басылып чыкканнан соң, берничә ел узгач,

1944 елда, «Идегәй» өстендә нинди сәяси яшеннәр яшьнәвен, әсәрнең нинди

авыр язмышка дучар булуын белми иде шул Гафур. Әнисе дә дастан турында

шул сәбәпле сөйләмәгәндер, улын нахак бәлаләрдән саклагандыр. Улының

җитлегүен көткәндер, мәктәптә укыганда, аңа бу хакта белеп сөйләмәгәндер.

Шулай Гафурга әнисе яңа яктан ачылып китте, аның тагын бер сере ачылды.

Өйдә «Идегәй» дастаны саклануын коммунист әтисе әле белми дә торгандыр.

Кайчандыр парторг булып йөргән әтисе үз гаиләсендә тыелган «Идегәй»

турында сүзләр куеруын ничек кабул иткән булыр иде? Әлбәттә, ул бу

журналны юк итәргә тырышыр иде.

 

Гафур журналның ике саны белән дә танышып чыкты. Очраклы рәвештә

генә карашы бер биткә тукталып, укырга тотынды:

 Әй, ханиям, ханиям!

 Җир китәр дә ни калыр?

 Җиреннән тайган ил калыр.

 Ил китәр дә ни калыр?

 Ил киткәндә, йорт калыр,

 Йорт китәр дә сөт калыр.

 Ак күкрәктән сөт имгән

 Сүзе татлы тел калыр, –

дигән юлларны укып чыкканнан соң, Гафур, текстның тирән мәгънәсе,

камиллегенә сокланып, ирексездән: «Гениально!» – дип башын чайкап куйды.

«Ак күкрәктән сөт имгән сүзе татлы тел калыр», диелгән бит. Ул бу әсәрнең

бәяләп бетермәслек хәзинә икәненә тагын бер кат инанды. Ул шунда Дилбәр

турында уйлап алды. Аның өчен бу бик кыйммәтле чыганак булачак, алар бу

әсәрне бергәләп укыячаклар, өйрәнәчәкләр. Әлбәттә, дастан-эпос чын тарих

түгелдер, әмма андагы вакыйгаларны башка китаплардагы фактлар белән

чагыштырып та бик күп нәрсә белергә мөмкин ич. Бит астына урнаштырылган

күләмле аңлатмалар да нык ярдәм итәчәк. Дилбәр өчен бу бик зур бүләк

булачак, Гафур аны кызга илтеп тапшырачак. Шушы хакта уйлап, Гафур

кызның бу журналларга ничек куаначагын күз алдына китерде. Егетнең йөрәге

шатлык белән тулды, ул аларны киләчәктә күпме сөенеч, бәхет, табышлар

көткәнен уйлап елмайды.

Гафур, журналларны әтисе күрмәсен өчен, юлга аласы чемоданына бикләп

куйды.

Туган йорттан чыгып киткәнче, Гафур, зиратка барып, әнисе белән

бәхилләшеп кайтырга булды. Капкадан урамга чыкты. Көн аяз, салкынча,

җирне катырган, юлда җыелган сулар каткан. Уйга чумып, зират урамына таба

атлаганда, ул үзен туган авылы белән дә хушлашкан кебек хис итте. Иртәгә ул

моннан чыгып китәчәк. Шуңа күрә Гафур, hәр урамны, тыкрыкны, йортларны

исендә калдырырга тырышып, акрын гына атлап барды. Аның балачагы, үсмер

еллары күңеленә мәңге кереп урнашкан шушы авылда узды. Мәктәпне дә

шушында тәмамлады. Әгәр дә кеше гомерен өч өлешкә бүлеп карасаң, аның

өчтән бере шушында үткән икән бит. Әнисе канаты астында узган бу еллар бик

бәхетле еллар булган икән. Моңарчы ул моны аңламый яшәгән икән. Бәхетле

кеше үзенең бәхетле икәнен сизми икән шул. Тормыш гел шулай дәвам итәр

кебек тоела. Барысы да табигый кабул ителә. Әнисен югалткач кына, Гафурга

мондый уйлар килә башлады. Мәрхүмә әнисенең үзе өчен нинди кадерле,

алыштыргысыз зат булганлыгын үкенү hәм йөрәк сыкравы белән кичерә иде ул.

Гафур зәңгәргә буялган зират капкасын ачып эчкә үтте. Яңа каберләргә әле

сукмак салынып өлгермәгән, аяк астында суыктан катып калган, өсләренә бәс

кунган үләннәр кыштырдый. Ул әнисе каберенә килеп туктады. Яңа кабернең

әле чардуганы да, ташы да юк, бары тик кабер башына утыртылган сары такта

гына монда кем җирләнгәнен белдереп тора.

Гафур янәшәдәге кабер читенә куелган озын урындыкка килеп утырды.

Башыннан бүреген салды да тезләренә куйды. Кабердә аның иң кадерле

кешесе – әнисе ята. Тик Гафур өчен әнисе вафат булмады. Ул аның үле гәүдәсен

күрмәде. Аның хәтерендә әнисе алтын чәчле, матур, шат йөзле әни булып

сакланып калды, гомер буе шулай сакланачак. Аның белән үткән бәхетле еллар,

кылган изгелекләре, аның яратуы, кичерелгән бихисап мизгелләр гомер буе

хәтерендә калкып, әнисен искә төшереп торачак. Кызык икән бу тормыш дигән

нәрсә. Адәм баласы яши-яши дә, көннәрдән бер көнне караңгы кабергә керә

дә ята. Аңардан кылган гамәлләре, тырышлык куеп башкарган эшләре, төрле

истәлекләр, хәтер генә кала. Иң мөhиме – хәтердер. Адәм баласы бу дөньядан

киткәч, кешеләр хәтерендә яшәвен дәвам итә. Аның әнисе дә Гафурның, тагын

бик күп кешеләрнең хәтерендә матур истәлекләр рәвешендә яшәвен дәвам

иттерәчәк. Үзе турында хәтер җуелса гына, адәм баласы үлеп югала. Кешеләр

хәтерендә яшәгәндә, ул әле исән. Аның әнисе кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел

зат иде. Ул әле онытылмаячак, яшәячәк. Бу фикер Гафурның йөрәк сызлануын

бераз баса төште. Кабер янында утырганда ул үзен бер зур хакыйкатьне аңлаган

сыман хис итте.

Кеше вафат булып, җеназа укыр алдыннан, сафка тезелгән, мәетне озатучы

халыкка hәрвакыт бер сорау бирелә:

– Әйбәт кеше идеме?

– Әйбәт кеше иде, – дип җавап бирәләр сафтагылар.

– Бу дөньяда бурычлары калмадымы?

– Юк, калмады.

Бу йола исенә төшеп, Гафур аның асыл мәгънәсенә шушы минутта гына

төшенде кебек. «Адәм баласын соңгы юлга озатканда бу йола кешеләр

хәтерендә мәрхүм әйбәт кеше буларак сакланып калсын өчен үткәрелә

торгандыр, мөгаен», дип уйлап куйды ул.

– Хуш, әнием! Рухың шат булсын, – дип пышылдады Гафур. – Син миңа чын

ана булдың, мине тәрбияләү өчен көчеңне-вакытыңны кызганмадың. Ярдәмең

бәяләп бетергесез зур булды. Сине беркайчан да онытмам. Кыен вакытларда

синең якты образың күз алдыма килеп басар, син биргән акыл, киңәшләрең

миңа ярдәм итеп торыр. Рәхмәт сиңа, газиз әнием. Теге дөньяда үзеңә лаеклы

урын табарга язсын!

Гафур бүреген киде. Хушлашу минутында аның йөрәге кысылып сызларга

тотынды, күңелен авыр хис биләп алды, күзләре яшь белән тулды. Ул

кесәсеннән ак кулъяулыгын чыгарды, күзләрен сөртте, аннан, кабергә иелеп,

бер уч балчык алды да, кулъяулыгына төреп, кире кесәсенә салды. Әнисе

кабереннән алган бер уч балчыкны ул үзе белән алып китәчәк. Кайда гына

яшәсә дә, ул балчык, гел әнисен искә төшереп, аның белән булачак.

Бераз кабер янында басып торганнан соң, Гафур, борылып, зират капкасына

таба атлады. Аяклары карыша, бер дә атлыйсылары килми. Газиз әнисе белән

аерылышу аңа бик кыен иде.

Төш вакытында әтисе кайтып керде. Энекәше Илдар әле мәктәптә иде.

Әтисе белән сөйләшергә иң җайлы вакыт. Төшке ашка утырдылар.

– Әти, мин иртәгә китәм, – диде Гафур.

– Кая бармакчы буласың, улым?

– Чиләбе шәhәренә.

– Шулай ерак китәргә уйладыңмыни? – Әтисе Гафурның алай ерак китүенә

эчтән сөенеп куйса да, тыштан сиздермәде, аның хәленә кергән кыяфәт

чыгарып, сорап куйды: – Нигә Казанга гына бармыйсың?

– Чиләбедә таныш егет бар, бергә хезмәт иткән идек. Шул чакыра.

– Анда нишләмәкче буласың инде?..

– Эшкә урнашырга уйлыйм. Армиядән кайткан солдатка эш табылыр әле.

– Табыла күрсен.

– Миңа юлга акча кирәк. Әнинең акчасы калгандыр бит...

– Бирермен. Барып урнашкач хат яз.

– Язармын. Сез монда тыныч кына яшәгез.

Әтисе җавап бирмәде. Аштан соң тыныч кына чәй эчәргә тотындылар.

Гафурның әле сүзе бетмәгән иде. Ул, башын күтәреп әтисенә карады да:

– Мин бүген зиратка әни янына барып килдем. Каберенә чардуган белән

таш куярга кирәк.

Әтисе улына сөзеп карап алды, бу малай тагын акыл өйрәтә, дип уйлап

куйды, тик тыныч җавап бирде:

– Җирләр катты. Быел булмас. Җәй җиткәч куйдырырмын, – диде.

– Ярар, яхшы булыр... Иртәгә район үзәгенә берәр машина бармый микән.

Ишетмәдеңме? – дип сорады.

– Юк, ишетмәдем. Үзең барып сораш, бәлки, баралардыр. – Әтисе урындык

аркасына сөялеп тураеп утырды да: – Алайса, туган йортны ташлап, бәхет

эзләргә чыгып китәсең инде, улым. Кыен булмасмы соң?

Кәрим Фатыйхович бу сүзләрне, ата кеше буларак, улы алдында абруен

саклап калу максаты белән әйтте. Гафур өчен борчыла, янәсе.

– Китәм, әти...

– Чит җирдә бәхетеңне таба алырсыңмы соң?

– Югалып калмам...

– Шулай була күрсен, – диде әтисе, өстәл артыннан торып, салып куйган

пиджагын кияргә тотынды. Киеп бетергәч, көзге каршына килеп галстугын

төзәтте, папкасын алып, өйдән чыгып китте.

Берәр сәгатьтән укудан энекәше Илдар кайтып керде. Гафур аңа аш

җылытып бирде, үзе аның ашаганын карап, сокланып каршында утырды.

Ул армиядә чакта малай буйга үскән, борын астында кара төкләр дә күренә

башлаган иде.

– Илдар, мин иртәгә китәм, – диде Гафур.

– Алайса, мин әти белән генә калам икән, – дип, моңсу гына әйтеп куйды

Илдар.

– Әле өчәү булып куюыгыз да бар...

– Ничек?

– Әти Зәмзәмиягә өйләнсә, ул монда күчеп киләчәк.

– Өйләнер микәнни?..

– Бик мөмкин. Ул хатын килсә, сиңа кыенрак булачак инде. Үги әни үз

әниең түгел.

– Ул миңа бернинди дә әни булмаячак... Җәйгә хәтле ничек тә түзәрмен.

Аннан Казанга укырга китәрмен.

– Укырга китүең әйбәт. Тик миңа хатлар язгалап тор. Барып урнашкач,

адресны салырмын.

– Абый, өй турында теге документны эшләп бирүең өчен рәхмәт.

– Син аны сакла, киләчәктә кирәк булып чыгуы бар.

– Аңлыйм...

– Тырышып укы. Институтка керерлек итеп. Мин менә армиядән әйләнеп

кайттым, ә югары белемем юк. Соңарып булса да, укырга туры киләчәк.

– Юкка армиягә киттең. Сиңа да укырга керәсе калган.

– Мин үкенмим. Дөнья күрдем. Тормыш яхшы кешеләр белән очраштырды.

Күзләрем ачылды. Ә син монда калма, укырга керергә тырыш. Аннан соң

нишләргә кирәген үзең күрерсең. Шуны онытма: без синең белән бер ана

балалары.

Гафур урыныннан торды да энекәше янына килде, хискә бирелеп, аны

кочагына алды...

Гафурның бүген туган йорттан чыгып китәсен кичә үк ишеткән Зөлхәбирә

апасы алар иртәнге чәйне эчеп утырганда, өчпочмаклар төргән табагын күтәреп

килеп тә керде, өчпочмакларны бушаткан арада:

– Нишләп болай мәшәкатьләнеп йөрисең, Зөлхәбирә апа, әллә солдат кеше

ач калыр, дип курыктыңмы? – дип шаяртып әйтеп куйды Гафур.

– Өчпочмак юлда тамак ялгап алырга бик җайлы нәрсә ул, Гафур энем.

Ватылмый да, бозылмый да. Кирәгенчә аласың да ашыйсың. Калганын төреп

куясың.

– Рәхмәт инде кайгыртуыңа, – диде Гафур, күңеле булып. – Тик минем

чемодан зур түгел бит, бу кадәр ризыкны сыйдырып булмас. Анда әле башка

әйберләр дә бар.

– Сыйган кадәресен алырсың, – диде Зөлхәбирә апасы.

– Улым, бүген машина район үзәгенә ягулык алырга бара икән. Мин

сөйләшеп куйдым. Соңга кала күрмә, – диде әтисе.

– Алайса, саубуллашыйк.

Гафурны капка төбенә хәтле озата чыктылар. Бу аның өчен иң авыр

минутлар булды. Ноябрьнең салкын иртәсендә капка төбендә әтисе, энекәше

Илдар, күзләрен яулык чите белән сөрткәләп, Зөлхәбирә апасы басып тора.

Гафур тагын бер саубуллашып, бераз китте дә артына борылып карады. Аның

якыннары иртәнге салкында боегышып басып торалар. Гафурның тамак төбенә

ниндидер төер утырды, ул кулын болгады, туган йортына тагын бер күз салды

да, юлын дәвам итте.

– Хуш, туган йорт! Туган авыл! – дип пышылдады ул. Шул мизгелдә, әлеге

сүзләргә ияреп, «Идегәй»не укыганда, күңеленә кереп калган ике юл хәтерендә

калыкты:

 Кендегемне кискән йорт,

 Кендек каным тамган йорт!

Бу минутта үзен дөньяга китергән, шушы йортта кадерләп үстергән

әнисенең каберенә кайчан, нинди сыйфатта, кем булып әйләнеп кайтасын да

күз алдына китерүдән бик ерак иде әле Гафур.

"КУ" 2, 2018

фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: