Логотип Казан Утлары
Бәян

Камилә (ахыры)

Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Әйе, күңел ул шундый нәрсә: бер алгысына, бер сүрелә. Заремага булган алгысынуым әкренләп сүрелде. Өйләнешеп, кешечә яшәп китә алмадык, ул гына да түгел, шул арада миңа эштән дә китәргә туры килде. Җитәкчелек алмашынды, җитәкче итеп озак еллар бездә үзешчән театрларның бүлек мөдире булып йөргән бер яһүд хатынын куйдылар. Усал хатын, эт җан! Ул мине болай да яратып бетерми иде. Эш өчен генә түгел, күрәсең, иң элек авыл кешесе, татар кешесе булганым өчен! Калада туган, каланың хлорлы суын эчеп үскән шул холыксыз хатын: «Да, вы все деревенщина, ни черта не смыслите в работе!» – дип, бездән һәрдаим көләргә ярата иде. Ниндидер акылга сай яһүд хатыныннан үземне көлдереп ятарга ирек бирмәдем һәм бер сәбәпсезгә каныга, бәйләнә башлагач, түзмәдем, тиз генә гариза язып, инде тәмам күңелем кайткан эшемнән китеп бардым. Гариза сырлап китүе җиңел булса да, яңа эш табуы шактый четерекле хәлгә әйләнде. Берничә ай буена Зарема җилкәсендә утырдым. Түзде, артык дәшмәде, соңрак, тавыш чыгармаса да, бертуктаусыз зарлана башлады. Җитмәсә, җүнле пропискам да юк. Хуҗа хатын да кертми, сәбәбе мәгълүм: ЗАГСтан качтым... Берсеннән сүрелсәң, икенчесен юксынасың икән. Бер мәлне мин чын-чынлап, Камиләне сагына һәм юксына башладым. Ичмасам, истәлеккә фотосурәте дә калмады. Янымда аны искә төшерерлек бер генә нәрсәсе дә юк. Шул бер җыры гына кереп калды күңелгә, җыры гына: «Казлар оча һаваларда, сызылып кала зәңгәр юллары..»

Икенче яз җиткәч, мин без очрашкан пионерлар лагерена, Зәңгәр күл буйларына барып, икәү йөргән урман сукмакларыннан, күл ярларыннан йөреп, әйләнеп кайту теләге белән иләсләндем. Тик ул ашкынулар нигәдер тормышка ашып җитмәделәр, хыялда гына калдылар. Бер яктан, эшсез калуым, икенче яктан, Камиләмне югалтуым мине хәтсез күңел төшенкелегенә китерде, күңел түрендә депрессия дигән әшәке чир шытып чыкты. Аны мин аракы белән юмадым, ул юлга басмадым, ә көннәр буе урын өстендә аунап, сөеклем белән бергә кичергән санаулы изге минутларны искә төшереп изаландым. Ләкин ачы сагыш белән өретелгән ностальгия тормыш газабыннан сөрсегән җанымны әзрәк уяткалап алса да, әллә ни зур җиңеллек китермәде. Мин хәтта үз-үземә кул салу турында да уйландым. Бәхеткә, ул уйланулар бары тик уйда гына калып, мине хәтәр адым ясарга китереп җиткермәделәр...

Зареманың боек вә өметсез чыраен күрмәс өчен кабат авылга качтым. Хәтердә: авылга халык белән шыгрым тулган поездда кайттым. Кирәк бит, әй! Әнә шул кызыл поезд нәкъ без концерттан соң төшкән станциядә тукталып, озак кына шуннан кузгала алмыйча торды. «Каршы килүче поездны көтә!» – диештеләр кеше күплектән, һава җитмәүлектән зарланган пассажирлар. Поезддан калсам калам, ләкин стансага чыкмыйча калмыйм, дигән ныклы карарга килеп, урамга чыктым. Каршы килүче дигәннәре ярты сәгатьтән соң гына күренде, ә мин шул вакыт эчендә, хатирәләргә чумып, Камилә белән узган мизгелләрне искә төшереп йөрдем. Мин бу кечкенә стансаны ниндидер зур вокзал итеп күз алдыма китердем, үткән, узган сөюемнең бер кабатланмас кайтавазы итеп кабул иттем. Шул сөюем вокзал дигән бөек картинаның өстенә, әйтерсең лә, күңелем түреннән сагыш буявы булып эреп акты...

Вокзал буе.

Мин адашып йөрим.

Һәм сискәнеп куям –          

төн җиткән.

Вокзал буйлап сине эзләп йөрим,

Тик син генә монда юк икән.

Вокзал буе.

Сагышланып йөрим.

Таң беленеп килә,            

төн үткән...

Шау-гөр килеп арттан төркем килә,

Тик син генә монда юк икән.

Вокзал буе.

Мин саташам сымак...

...Яшел состав тора...        

син – киткән!

Базар кебек, вокзал кайнап тора,

Тик син генә монда юк икән...

Хәер, поезддан калмадым, каршы килүче состав күренүгә үк, кереп утырдым. Авылга вакытында кайтып җиттем...

Эшсез шактый озак буталдым. Аптырагач, Петров паркы янында урнашкан бер тулай торакка кизү торырга алындым. Администрация минем югары белемле белгеч икәнлегемне белгәч, миңа шул тулай торактан комендант эшен тәкъдим итте. Авырлык белән генә ризалаштым. Кая барасың, прописка кирәк, бүлмә дә вәгъдә иттеләр. Бүлмә алгач, мин бөтенләй иреккә чыктым. Һәм шулчак миндә Камилә белән янәдән мөнәсәбәтләрне кору уе туды. Шуңар ирешер өчен, мин аны эзләргә тотындым. Ел ярымнан артык вакыт узган, шуңа күрә элемтәләр югалган, «адреслар чуалган». Көллиятне тәмамлагач, ул университетка укырга кергән. Мин аны әнә шул югары уку йортының тулай торагыннан эзләдем. Адресын Гөлия ханымнан алдым. Без аның белән кафеда очрашып, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул барысын да белә, барысыннан да хәбәрдар иде...

– Шикләнгән идем, – диде ул төче елмаеп. – Сезнең бергә калуыгызга! Ник дисәк, сезнең тормыш максатларыгыз туры килеп бетми, капма-каршырак... Камиләгә бүгенге көндә аягында нык басып торган ышанычлы кеше кирәк, ә синдә ул юк... Тора-бара бәлкем булыр да... Тик без, хатын-кызлар, шулай корылган. Без ир кешенең киләчәген күреп изаланырга яратмыйбыз, киләчәктә ул кешенең кем булуын уйлап баш ватып утырасыбыз да килми... Безгә бүген кирәк. Без бүген нәрсә күрәбез, шуңа ышанабыз, табынабыз. Үзем дә шулай ялгыштым. Яшьрәк чакта мине бер егет яратып йөрде, ә миңа ул ошамады, мин аның бер генә җирен дә ошатмадым. Ошатсам да, әйтмәдем. Артык йомшак, сыек булып тоелды ул егет миңа. Бер өч елдан күрәм, зур җитәкчегә әверелгән бу. Каршыма килеп баскач, танымыйча тордым үзен. Шул чакта үкенгәнемне белсәң! Тик соң иде инде. Өйләнергә дә өлгергән. Балалары бар. Менә шулай ул тормыш, кемнең кем икәнлеген белеп бетермибез шул, күп очракта свулычларны яратабыз, чөнки баш томаланган, күз капланган була. Ә шунда янда гына җүнлесе басып тора. Тик без аны күрмибез, күрергә дә теләмибез. Баш китә, баш... Әле ярый хәерлесе очраса, тормыш итәрлеге. Мин бер әйбердән шикләнәм, Хәлил, яратты микән сине Камилә?

– Белмим. Яратмаса, йөрмәс иде.
 – Әйткәләде ул миңа синең турында... Килгәләде...

– Нәрсә диде? Әйт әле.

– Йөри инде ул мине яраткан булып, диде. Бигүк ышанып та бетмим мин аңа. Артык ошатып та бетермим, диде. Хыялый, уйчан, җенле кешегә охшаган. Гади генә, авылча гына сөйләшми. Һәр әйткән сүземнең төбенә төшмичә туктамый. Олы да миннән, нигәдер гел башын аска иеп, бөкрәеп йөри. Белмим, минем белән тормыш итәр өчен бигүк лаек кеше түгелдер, диде. Камиләнең сүзләре бу. Зинһар, әйткәнгә үпкәләмә...

– Юк, юк, син нәрсә, минем аңа үпкәләргә хакым юк. Мин аны үпкәләттем, рәнҗеттем... Яратамы, яратмыймы, мин аны кабат эзләп табырга, аңардан гафу үтенергә тиеш...

– Анысын хуплыйм, – дип җөпләде Гөлия ханым. – Гафу үтенергә кирәктер, бик тә кирәк...

– Кирәк... Бик тә кирәк...

– Сез хушлашкач, минем яныма күп тапкырлар килде ул. Артык күп сөйләмәде, яманламады, ләкин хушлашуны күңеленә бик якын алганлыгын, авыр кичергәнлеген йөзеннән үк сиздем. Сагына ул сине, Хәлил, сагына...

– Сагына?! – Мин сикереп үк тордым. – Ярдәм ит, зинһар?! Бир адресын, бүген үк эзләп табам мин аны!

Һәм мин аны таптым. Бөтенләй куркып калып, каушап кына Камиләнең ишеген шакыдым. Ишекне кыска буйлы, кысык күзле, түгәрәк йөзле бер кыз ачты. Кытай, ә бәлкем, япон халкына охшаган әлеге кызга мин:

– Камилә кирәк иде! – дип эндәштем.

– О! Камилла! Камилла! – дип, тулы акцент белән чәрелдәде ул. – Камилла! Тут к тиби...

Шулчак каршыма Камилә килеп басты. Ни ул, ни мин, исәнләшә алмыйча, озак кына бер-беребезгә карашып тордык.

– И-исәнме! – дидем мин, ниһаять. – Хәлең ничек?

– Исәнме. – Җавап сүзе шактый төксе, аяусыз яңгырады.

– Күңелле икән синең монда! – дидем мин, кинәт кенә әйтер сүз таба алмагач. – Бүлмәдәшләреңне әйтәм...

– Әйе, бик тә күңелле! Кытай кызлары белән яшибез. Укыйбыз.

– Кызык икән...

– Нигә килдең? Ни йомыш?

– Камилә?

– Әйе.

– Кичер мине, гафу ит.

– Мин сине күптән кичердем.

– Рәхмәт... – Эчемә җылы кергәндәй булды. Күңелдә дәрт һәм өмет чаткылары уянды.

– Беләсең килсә, мин хәзер башка эштә. Торыр урыным да, яшәрлек рәтем дә бар.

– Котлыйм.

– Әйе… ни... Кайтарыйк безнең сөюне. Онытыйк барлык үпкәләрне. Чынлап әйтәм, дуслашыйк яңадан. Булыйк бергә.

– Юк! – дип өзде ул. – Йөрмә, килмә минем яныма бүтән! Ишек алдымда шапылдап ябылды. Ул бүлмәсендә, мин исә коридорда калдым.
– Камилә... тыңлале, зинһар...

Юк! Ул мине тыңларга теләмәде. Ул инде күптән ирекле, ул үз иркендә иде. Кызның соңгы сүзе ишек артыннан шактый коры вә кырыс яңгырады:

– Нәрсә, Гөлия апайның җылы түшәге биздерде дәмени үзеңне?! Мин шул сүзләрдән соң «лып» булдым! Башымны аска игән килеш, биш катлы тулай торакның киң бетон баскычыннан аска, түбәнгә табан сөйрәлдем. Әйе! Ышан хатын-кызга! Ул бит Камиләгә барысын да сөйләп биргән! Ачудан, күрәсең, ә бәлкем, көнләшүдән! Ходай белсен! Хатын-кызны аңлап була, димени? Аны аңлар өчен дөньяга пәйгамбәр булып туарга кирәктер, күрәсең...

Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды. Яшьтән үк хыялланган уйларым тормышка ашты, мин драматург булып җитештем. Чаллы шәһәрендә театрда премьераларым узды, шуларның берсенә үземне дә чакырдылар. Премьера алдыннан бик каты дулкынландым, артистлар ничек уйнарлар, спектакль ничек килеп чыгар икән дип борчылдым...

Шул көнне мин премьера башланыр алдыннан унбиш минутлар кала, урамга, театр каршына тәмәке көйрәтергә чыктым. Ике минут эчендә ике тәмәке төпчегенең башына җиттем. Көз айлары иде. Янымнан соры төстәге пальто кигән бер сылу ханымның узып барганын шәйләп алдым.

– Исәнмесез! – диде ул миңа. Мин исә артык кабаланмыйча гына: – Исәнмесез! – дип җавап бирдем. Әгәр дә сәлам бирмәгән булса, мин, бәлкем, аңар игътибар да итмәс идем. Чөнки минем бөтен уем, хыялым биш-ун минуттан башланачак спектаклемә кереп бикләнгән иде. Мин бүген уңыш, могҗиза көтә идем!

– Ә сез мине таныйсызмы? – дип сорады ул миннән.

– Юк шул, танымыйм! – дидем мин.

– Камилә...

– Камилә?! – Тамаша шундук онытылды, мин аның каршына ыргылдым. – Туктале… Сөйләшик...

Ләкин мин ике адым ясарга да өлгермәдем, ул, кулы белән җәһәт ишарә ясап, мине шундук туктатты.

– Юк, сөйләшә алмыйм, – диде ул. – Театр каршында ирем көтеп тора...

Алар тамаша залының уртасында утырдылар. Спектакль барышында мин гел аларны күзәттем. Дәү, төз буйлы, олы гәүдәле ире, рәхәтләнеп тамаша карыйсы урынга, нәрсәдер сизенгәндәй, минем якка усал, шикле карашын ташлап утырды. Тик миңа Камилә кирәк, миңа аны күрергә, тәүге илаһи мәхәббәтемә карата соклану хисләре кичерергә кирәк! Күрдем! Аның җылы вә назлы күз карашын күрдем! Әле дә мине онытмаганын һәм әле дә мине сагынганын аңладым!

Беренче бүлектән соң алар урыннарында күренмәделәр. Әллә җаннарына авыр уй төшкән, әллә шунда ире көнләшкән, белмәссең! Икенче бүлекне, тамашачыларның көчле алкышларына кушылып, мин үзем генә карап әсәрләндем...
 

Тәмам.

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев