Газап (бәян)

1

Җәй башының эссе бер көнендә ачык һавада җилләнеп кайтыйм дип чыккан

идем.

«Зур Кызыл» урамның күләгәле ягыннан әкрен генә барганда, каршыма йончыган

кыяфәтле бер агай очрады. Өс киеме болай пөхтә булса да, чырай төсеннән, шактый

җиткән кыл сакал-мыегыннан, күз карашыннан — аның махмырдан икәнен һәм

инде шактый вакыт салып йөргәнен абайларлык иде. Мин аның бу халәтенә болай

тәфсилле ригая бирмәгән дә булыр идем, ул бит үзе мине җиңемнән тотып туктатты.

Мондый дорфалыктан башта аптырабрак киттем, әмма аның күз карашын күргәч,

аннары ул мине танып, сүз башлагач, шундук тынычландым.

— Исәнме, Зөлфәт — диде ул һәм аның «сез» дип түгел, үзебезчә, татарча

«син» дип эндәшүе күңелемә хуш килде.

Ул үзенең мине очратуына чиксез шат икәнен ничек аңлатырга белмәде.

Минем иҗатым турында сүз башларга маташты, мәдәниятебез турында нидер

әйтергә теләде һәм мине җентекләп күзәтә-күзәтә, бу көтелмәгән очрашуга

шаккатуын әйтер өчен сүзләр табалмыйча җәфаланды. Шатланганда да аның

тирән сагышлы күзләренең гел мөлдерәмә дымланып торуына игътибар иттем.

Мин моңарда ниндидер җан газабы барлыгын шәйләдем һәм аның белән

сөйләшергә үзеннән-үзе теләгем туды — кыяфәте, үзен тотышы, күз карашы,

сөйләшү манерасы — барысы бергә, ни гаҗәп! — аның белән аралашырга

тартып тора иде.

— Ярый очрадың әле, — дип әллә ничә тапкыр кабатлады ул. — Мин бит

сине бик ихтирам итәм. «Нәрсә булды сиңа бүген?» дигән җырыңны туксан

икенче елны хатын белән өч ай буе көн саен тыңладык.

Исеме Рашат икәнне, Казанның «Зур Урам»ының башында ук урнашкан

биш катлы йортта яшәвен, соңгы вакытта беркайда да эшләмичә, хатынының

нәфрәтен яулаганын, кызының да, улының да үз гаиләләре белән аерым

яшәүләрен, өч оныгы барлыгын, сагыш катыш горурлык белән, яңа танышым

тиз арада миңа сөйләп тә бирде.

Хисләнеп, вакыт-вакыт кайнарланып сөйләүдән аның хәле бетте, йөзеннән

төсе тәмам качты, баш төзәтәм дип салган дозасының шаукымы чыгып беткәне

шундук күзгә ташланды.

— Бер йөзәр грамм аракы эчмибезме? — диде ул.

Икеләнеп торуым аның эчәргә теләвен көчәйтте шикелле, ул мине, беләгемнән

тотып, урамның мин барган юнәлешендә алып китте. Юл уңаеннан мин, кибеткә

кереп, бер шешә затлы аракы, кабымлыкка сыр белән сок алып чыктым.

Кремль стенасына өч йөз адым чамасы калгач, уң якта ачык җәйге кафе

бар иде, шунда барып, кырыйдагы өстәл янына урнаштык.

Ачык һавада йөзәр граммны «каплап» куйдык.

— Яшь чакта син төрмәдә утырган булгансың икән? — диде ул көтмәгәндә.

— Әйе, булды, — дидем мин, аның бу хакта сүз башлавына аптырап. — Яшь

чакта булды инде әллә ниләр. Егерме бер яшь кенә иде миңа ул вакытта.

— Маладис кеше син. Төрмәдә утырганыңны да яшермисең...

— Аны барыбер беләләр бит, — дип көлеп куйдым мин.

«Шешәдәшем»нең чырае тагын кинәт агарып китте. Шушы аралашкан

вакыт эчендә генә дә мин аның йөзенең төрле төскә кереп, йә тартылып, йә

бүртебрәк киткәнен чамалаган идем инде.

— Мин бит үзем дә төрмәдә утырырга тиешле кеше, — дип уйга калды ул.

— Йә башка төрле җәзага тартылырга тиеш. — Вакытың булса, мин сиңа бүгенге

көнгә кадәр җанымны газаплаучы бер вакыйганы сөйләр идем.

— Мин беркая да ашыкмыйм, — дидем мин. — Тыңлыйм.

Ул тагын башын салындырып уйга калды.

Бу урта буйлы, башы яртылаш пеләшләнгән, инде шактый гомер яшәгән

кешенең ниндидер авыр газабы бар икәне күренеп тора иде. Кайнар сулы мичкәгә

тыгып алганнар диярсең — зәңгәр-соры күзләре гел акаеп, дымланып, кызылланып

тора. Киеме чиста үзенең, төс-бит кенә эчүдән таушалган. Җиткән сакал-мыегы

арасыннан аска таба кинәт киңәеп борыны калкып тора, йөзе түгәрәк, ләкин

нормаль тазалык түгел иде бу. Битендә төрле төсмердәге нәзек капиллярларын,

калын иреннәренең зәңгәрсу төстә булуын күреп, мин моның йөрәк авыруы бардыр

дип уйладым. Эмоцияләре үзгәргәндә, чырай төсе уйнаклый һәм куллары да, каны

качып, ап-ак булып куя. Аның сакал-мыегы да агарган инде. Шулай да эссе көндә

кия торган җитен чалбары, өстендәге шакмаклы күлмәгенең төсе уңса да, чиста,

үтүкләнгән булуы аның «урам кешесе» түгел икәнен күрсәтеп тора иде.

Мин аны уйларыннан арындырырга ашыкмадым, стаканнарга аракы салдым.

Әйе, очрашу белән үк дөрес абайлаганмын — бу кешенең ниндидер җан газабы

бар. Ул миңа күңелен ачарга, ниндидер серен сөйләргә җыена һәм мин аның

бәянын тыңларга әзер идем. Ниһаять, ул сөйли башлады.

2

— Без аның белән армиядә бергә хезмәт иттек, — дип башлады ул бәянын.

— Автобатта. Ул армиягә кадәр, медучилище тәмамлап, ниндидер лабораториядә

эшләргә өлгергән, шуңа күрә санинструктор иде, ә мин «Урал» машинасын

йөртүче булып хезмәт иттем — мәктәптән соң автошколада укыган идем. Ул

Башкортстанның Z районыннан иде, мин — Татарстанның N районыннан.

Бик якын дуслаштык без аның белән, бер-беребезгә һәрвакыт терәк булдык.

Дүрт татар идек без частьта, әмма үзара татарча сөйләшеп, бер-беребезне

милләттәшләр буларак, хөрмәт итеп, нык дуслашучылар икебез генә идек.

Калган ике татарның берсе Чиләбе өлкәсеннән килгән иде, ул үз телендә

сөйләшергә әллә курка иде, әллә сөйләшә белми иде — тәки аңламый калдым.

Тагын берсе — Пензадан, урыслашкан татар иде.

Дустымның исеме Кафил иде. Сафин Кафил.

Әйе, туганнар кебек якын идек без.

Безнең автобатка ракетачылар дивизиясен дежурствога йөртү вазифасы йөкләнгән

иде. Шәхси составтан тыш машиналарда автомат, пулемёт ише корал, яшник-яшник

патроннар булганга, фельдшерлар, санинструкторлар да чыгалар иде.

Тугызынчы полкка беркетелгән дүрт машинаның берсен мин йөртә идем.

Шушы дүрт машинага Кафил санинструктор булып билгеләнгән иде. Бик

башлы, акыллы егет иде ул.

Әйткәнемчә, бер-беребезгә терәк булдык. Үзебез «салагалар» чагында авыр

эшләр эшләгәндә, бер-бербезгә гел ярдәм иттек. «Картайгач», яшь солдатларны

бергәләшеп «биеттек», ләкин чаманы белеп кенә. Конфликтларда бер-беребезне

яклап, йодрык төйнәргә дә туры килгән чаклар булгалады.

Солдат хезмәтенең ачысын-төчесен, авырлыкларын, кызык чакларын

— барысын да бергә татыдык.

Әлбәттә, Кафилнең тормышы җиңелрәк иде. Ул минем кебек гади шофёр

түгел, ә спиртлы, дарулы һәм башка кирәк-яраклы әйберләргә ия вазифада

иде. Ләкин армиядә кем булып хезмәт итсәң дә, хәрби тормыш җиңел түгел

инде ул. Аны да тик тотмыйлар иде, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әллә

кайларга чакыртып алалар, кайларгадыр ерак частьларга командировкаларга

да йөртәләр иде үзен, эшенең җаваплылыгы да зур иде.

«Дембель» килеп җиткәч, гражданкада бер-беребез белән элемтәдә торырга,

кайсыбыз кайда гына яшәсә дә, аралашырга вәгъдәләштек. Армиядә туган дуслыкны

гражданка тормышы юк итә алмас, вакыт та, чакрымнар да араларыбызны

суытмас, бер-бербезне югалтмабыз дигән өмет белән хушлаштык.

3

1980 елның җәй башында, гражданкага кайтып, район үзәгендәге военкоматта

учёттан төшкәннән соң, эшкә урнашып йөри башлаганда ук, мин аңардан хат

алдым. Башкортстаннан Казанга килеп урнашкан икән. Поликлиникадагы

рентген лабораториясенә эшкә кергән, киләсе елда мединститутка имтиханнар

бирергә әзерләнәчәген дә әйтеп язган иде.

Ә мин ПАТОга ураншып, ЗИЛ самосвалы белән төзелешләргә Кама буеннан

баржалар бушаткан чуерташны ташый башладым. Минем дә киләсе елда

энерготөзелеш техникумына укырга керергә хыялым бар иде.

Язышып, хәл-әхвәлләребезне белешеп, хат саен армиядәге хәлләрне кузгатып,

аларны бер-беребезнең исенә төшереп, почта аша аралаштык.

...Армиядән кайтканга бер елдан артык вакыт үтеп киткәнне сизми дә

калдым. Июль аенда отпуск алдым һәм дустымның да ялы июльдә икәнне

белгәч, аның янына Казанга киттем.

Чуйков урамындагы тулай торакта ул мине көтеп, әзерләнеп торган — аракы

алган, ашамлыклар әзерләгән. Янәшәдәге тулай торактан аның янына ике кыз

килеп керде — белмим, ул махсус чакырылгандырмы, тегеләр үзләре болай

гына аның янына кунакка килгәннәрме. Тиздән мединститутта имтиханнар

бирәсе бар, дип Кафил аракы күп эчмәде. Мин исә тартынып тормадым, тәмам

«тугарылып», каты гына «җиффәрдем», әмма егылганчы түгел. Кызларның

берсе: «Кафил имтиханнарны бирмәсә дә керәчәк — җизнәсе укыта бит анда»,

— дип әйтеп ташлагач, Кафил уңайсызланып куйды. Мин бу турыда белми

идем, ләкин моны ишеткәч, бик сөендем, чөнки дустымның ничек булса да

институтка керүен ихластан тели идем.

Армиядәге вакыйгаларны көлә-көлә сөйләп, тулай торак бүлмәсен дер

селкеттек. Музыка яңгырады, җырладык, биедек һәм кызлар белән мәш килеп,

бөтенләй йокламадык. Икенче көнне Казан елгасы буена барып учак яктык,

аннан төн уртасында гына кайттык. Өченче көнне, имтиханнарыңа әзерлән

дип, уңышлар теләп, кызлар белән дә, аның белән дә очрашкандагы кебек

хисле хушлашып, мин Nга кайтып киттем.

... Дустымның институтка кергәнен хаттан укып белдем, чын күңелдән аның

өчен куандым.

Көзге каникулда Кафил сөйгән кызы Илмира белән N каласына миңа кунакка

килде. Өйләнешергә җыенучы бу ике матур кешегә карап сокланып туймадым.

Менә дигән пар! Табиблар гаиләсе булачак! Икесе дә бергә укыячак!

Минем дә йөри торган кызым бар иде. Энерготөзелеш техникумын тәмамлап,

КПД заводында технолог булып эшли башлаган Галия исемле акыллы кыз

белән йөри идек. Кызганычка, юк кына сәбәптән аның белән ачуланышкан

чагым иде. Беренчедән, шуның өчен кунакларым алдында уңайсызландым,

икенчедән, мин яши торган тулай торак күптән ремонт күрмәгән һәм шапшак

иде. Өченчедән, бүлмәдә минем белән, күрше районнан килеп, ЖКУда балта

остасы булып эшләүче, инде утызга якынлашып килүче тагын бер егет яши

иде. Бүлмәне алар килер алдыннан пөхтә итеп җыештырган булсам да, тулай

торакның тышкы ишегеннән керү белән үк кәеф кырылырлык иде. Әмма Кафил

белән Илмира бергә булулары белән бәхетлеләр һәм тирә-якта нинди мохит

икәне аларның бу халәтен һич кенә дә бозарлык түгел иде.

Аннары, Илмираның ике туган абыйсы шушы калада яши икән, кунарга

шуларга барачакларын әйткәч, минем эчемә җылы йөгерде.

Шактый күңелле итеп утырдык. Күршем дә безгә кушылды, әңгәмәдә

катнашмаса да, аракыны тартынмыйча эчте, ашауны да үтә җитди кыяфәт

белән башкарды.

Кунакларым йокларга Илмираның абыйсына киттеләр, ә мин бүлмәмдә калып,

күршем гырлап йокыга киткәч, иртәгә Кафил белән Илмираның ничек күңелләрен

күрергә, кая алып барып, ни белән шаккатырырга дип баш ватып утырдым.

Икенче көнне мин аларны N каласында үземчә сәяхәт иттердем. Паркта

йөрдек, базарга бардык. Кинотеатрда комедия карамакчы идек, кире уйладык.

Аннары ресторанга кереп утырдык та кичне шунда уздырдык. Шактый исердек

һәм кунарга миңа кайтырга булдык. Күршем авылга кайтып киткән иде. Кафил

белән Илмира минем караватта йокладылар, мин — күршемнекендә.

Өченче көнне, барыбызның да кәефен күтәреп, тулай торак бүлмәсенә сөйгәнем

Галия килеп керде. Галиям беркайчан озак ачу сакламый иде һәм үзем дә гомергә

тиз онытучан булдым. Аның килүенә барыбыз да куандык, ә Галия-җаныкаем

югалып калды. Кунакларымны сөйгәнем белән таныштырдым һәм, мөмкинлектән

файдаланып, аңардан тагын бер тапкыр гафу үтендем. Галия, оялып, үзен кая

куярга белмәсә дә, араларыбыз рәтләнгәнгә, татулануыбызга сөенеп туймады.

...Алга таба Казан белән N арасында телефоннан шалтыратышып, ара-тирә

хат язышып аралаша тордык.

Озакламый Кафил белән Илмира өйләнештеләр. Туйны Казанда ясадылар,

һәм без Галия белән анда булдык.

Алардан соң, ел ярым вакыт узгач, без дә өйләнештек. Икесенең дә сессия

вакыты булу сәбәпле, безнең туебызга килә алмадылар.

Тормыш дәвам итте.

Энерготөзелеш техникумының кичке бүлеген тәмамлагач, КПД заводына,

Галия эшли торган цехка, мастер булып урнаштым. Башта «малосемейка»да (өч

бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә) яшәдек. Шунда кызыбыз туды. Заводта

икебез дә яхшы специалистлар саналдык, абруйлы булдык, һәм алга таба

«үзгәртеп корабыз» дип глобаль рәвештә ил-көннең терәкләрен чалшайтсалар да,

заводтан ике бүлмәле фатир алуга ирештек. Озакламый улыбыз туды, яшәвебез

тагы да тулыланды, катлауланды.

...Ул «перестройка» дигән нәрсә колачын киңәйткәч, алга таба илнең

бөтенләй асты өскә килде. Ярый әле фатирны вакытында алып калдык.

Бөтен нәрсә күз иярмәс дәрәҗәдә үзгәрә башлады, тормыш-көнкүрештәге

кыйммәтләр алышынырга тотынды, яшәешнең кыйбласызлыгы сәвит чорында

туып үскән адәм балаларына каты удар булды.

Кафилләр белән аралашмый башладык. Тормышның болганулы-тугланулы

агышында батмаска, исән калырга, үз йөзеңне югалтмаска кирәк иде, шул сәбәпле

яңа кануннарга, моңарчы таныш булмаган яшәү рәвешенә ияләшү дәверендә элеккеге

дуслар, узган еллардагы багланышлар каядыр җуелып, онытылыбрак китте.

Илдә әллә нинди вакыйгалар кайнаса да, тормышлар әллә нишләп бетсә

дә, Кафил беркайчан исемнән чыкмады. Барыбер күрешербез, ил генә бераз

тотрыклансын, элемтәләр яңарыр, гаиләләребез белән аралашып, гөр китереп

кунакка йөрешеп яшәрбез, дигән өметем беркайчан сүрелмәде.

Һәм без, әлбәттә, очраштык. Ләкин Казанда да түгел, без яшәгән Nда да

түгел.

4

Хатынымның апасы үгетләп, 1995 елны без, Nдагы фатирыбызны, кем

әйтмешли, «баш на баш» алыштырып, D каласына күчендек. Бу болгавыр

заманда алга таба ничек яшәрбез дип баш ватканда, Галиянең апасы безгә

кызыклы гына тәкъдим ясады. Алар ире белән анда өйләнешкәннән бирле

яшиләр, шактый тирән тамыр җәеп, бергәләп төзелеш фирмасы ачканнар иде,

без дә шунда урнашып, әйбәт кенә яши һәм эшли башладык. Кызыбыз — ун

яшьтә, малайга сигез яшь иде ул вакытта.

Галиянең апасы бик елгыр, иргә баш булып, гаиләләрен дә, бизнесны да алып

баручы искиткеч хәлле ханым булып чыкты. Аларның бер генә бала иде — ул

вакытта уллары ундүрт яшьтә иде бугай. Үзләренә шундый шәп йорт салганнар

иде инде шул вакытта ук. Кыскасы, аякларында нык басып торучылар иде.

Тиз арада ияләштек, күнектек. Авырлыклар булмады түгел, яшьлегебез,

тырышлыгыбыз белән яңа мохиттә әйбәт кенә гомер итә башладык.

Мин фирмада материаллар ташу өчен җаваплы итеп билгеләндем, ә Галия

апасының (апасы генераль директор иде) ярдәмче вазифасын башкаруга кереште.

Үзара мөнәсәбәтләр бигүк җайлы булмаса да, түзәрлек иде. Апасы да Галия

сыман сабыр холыклы иде, гәрчә гаять таләпчән булса да. Ире, ягъни Галиянең

җизнәсе, фатирларның эчке отделкасы өчен җавап бирүче иде. Ул бераз

кәпрәючән, гел вәкарьлек күрсәтеп торучы һәм безне әзергә килгән «везунчиклар»

диебрәк саный иде. Әмма Галиянең апасы безгә аңардан беркайчан «җил-яңгыр»

тигездермәде. Иренең кырын карашын сизү белән аны урынына утырта яисә

игътибарын бөтенләй икенче якка борып куярга җаен тиз таба иде.

Заман агымында йөзеп, кешеләрчә эшләп, кешеләрчә яшәдек. Минем Галиям

гаилә җанлы булу өстенә эштә дә бик булдыклы, заман сулышын тоючан

зирәк акыллы хатын булып чыкты. Аннан башка бу дөньяда аягымда басып

тора алыр идемме, юкмы — белмим. Тормышта ул миңа караганда көчлерәк

иде. Төшеп калганнардан булмасам да, проблемалар алдында бераз югалыбрак

калучан идем. Хатыным минем шикелле коелып иңә торган булмады, әллә

нинди авырлыклар килсә дә, тыныч кына, сабыр гына чынбарлыкны кабул

итеп, шул авырлыкны җиңү чараларын эзли, көрәшә торган иде һәм гомер

агышында үзем генә җиңә алмаслык күп нәрсәне без аның белән ерып чыга

алдык. Рәхмәт яусын минем Галиямә!

Без үзебез дә йорт салырга хыяллана башладык. Әмма «D»да безгә йорт

салырга насыйп түгел икән. Алга таба булган вакыйга безне моннан китәргә

мәҗбүр итте.

... «D» каласының зур түгеллеген беләсеңдер инде. Хәзер бераз киңәйде әле

ул, элек алай ук түгел иде. Һәрвакыт яшеллек күп булды ул шәһәрдә, завод-

фабрикалар булмагач, анда һава да чиста. Тора-бара тагы да ямьлеләнде ул

шәһәр — яңа йортлар, затлы биналар калыкты, юллар да төзекләнде.

Без күчкән елларда анда бераз аламалык бар иде, яшел шәһәр булса да.

Минем иң яраткан урыным анда һәрвакыт базар булды. Мин кайда гына

яшәсәм дә, кая барсам да, шәһәрдәге базарга йөрергә яратам. «D»дагы базар

ул чын калхуз базары иде — анда сатучылар күбесенчә авыл кешеләре һәм алар

авылдан алып килгән азык-төлек, вак-төяк, мал-туар саталар иде.

Кызыбызның туган көне иде, ашка авыл тавыгы, кишер, суган һәм аш-су

өчен тагын нәрсәләрдер алырга дип Галия мине базарга җибәрде. Хатын кушкан

нәрсәләр пакетларымда урын алгач, мин юл уңаеннан азык-төлек маркетына

кереп берәр шешә шәраб алырга булдым.

Инде кассада акчамны түләп чыгып барганда, арттан миңа кемдер эндәште:

— Рашат!

Карасам — дустым Кафил басып тора. Туеннан соң унике ел вакыт үтте,

шуннан бирле күрешкән юк. Мәгърур кыяфәтле, кәчтүм-галстуктан, әмма

танырлык, ничек инде ике ел бергә хезмәт иткән дустыңны танымыйсың ди!

— Кафил!

— Рашат, синме бу, әллә күземә генә күренәсеңме?

— Әгәр дә син чынлап та Кафил икән, димәк, мин дә саташмыйм! — дидем

мин, шулай ук үз күзләремә ышанмыйча.

Әйе, Кафил иде бу, ике ел армиядә бергә хезмәт иткән җан дустым Кафил

иде. Без кочаклашып күрештек.

— Нишләп йөрисең монда? — диде ул, гаҗәпләнүдән әле бераз артка чигеп,

әле якынрак басып.

— Мин шушы калада яшим, — дидем мин. Ә үзенең нишләп монда йөрүен

сорарга тел әйләнми торды, чөнки мин шок халәтендә идем.

— Шулаймыни?! Мин дә шушында бит, — диде Кафил. — Ничә ел

күрешкәнебез булмады безнең?

— Унике, — дидем мин. — Синең туйдан соң бер дә очрашканыбыз юк,

хатлар да язмадык бер-беребезгә.

— Тормыш өермәсенә ияреп киттек шул, малай. Монда син кайда, кем,

ничек дигәндәй?..

— Гаиләм белән күчендек, әле дүрт ай элек кенә. Ә син үзең? Бүлнистәме,

поликлиникадамы?

— Мин психо-неврология диспансерында бүлек мөдире булып эшлим. Бик

ялындылар, бик чакырдылар, хезмәт хакы югары була дип кызыктырдылар. Ике ел

инде эшлим, болай зарланырлык түгел, эшемнән барысы да канәгать, әмма кире

Казанга китәрмен, ахрысы. Хәзер анда да яхшы урыннар тәкъдим итәләр.

Без тагын, җилкәләребезгә шап-шоп сугып, ирләрчә кочаклашып алдык.

— Кафил! Ай-яй нык үзгәргәнсең!

— Син дә үзгәргәнсең, Рашат! Ләкин без синең белән бер-беребезне миллион

ел узгач та таныр идек, мөгаен.

— Шулай.

Үзгәрсә дә шул ук Кафил иде бу! Үзгәргән дип... Шул ук гел йөгереп торучы

зәп-зәңгәр күзләр, сары чәч, сары каш, сары керфек. Бер тапкыр армиядә чакта

аны «дуңгыз керфек» дип үпкәләткән идем. Гел йөгереп торучы күзләр, киң

җилкәле, уртачадан озын гәүдәле, киң яңаклы, зур борынлы, бераз тырпаебрак

торган колаклар. Ияге дүрт почмакланып тора. Муены армиядә үк юан иде

аның. Йөргәндә көрәшчеләр кебек кулларын як-якка «келиндерләтебрәк» йөри

икән хәзер дә.

Үзгәргән дә кебек, шул ук вакытта элеккеге Кафил дә иде бу. Ну кәчтүме

шәп кәнишне. Ул галстук, малай! Күлмәгенең каты якасы муенын кырып

авырттырадыр шикелле. Шәп хушбуй исе килә үзеннән.

— Кафил, бүген кызымның туган көне. Әйдә безгә! — дидем мин.

— Рашат туган, башка вакытта, яме, — диде ул. — Синең йортка болай

урамнан гына барып керү дөрес булмас. Хатыным белән парлашып, алдан

әзерләнеп, сезгә җайлы вакытта килербез. Бәлки башта сез үзегез безгә килерсез

— анысын җаена карарбыз. Ә хәзер... — Ул сәгатенә карап алды. — Минем

бераз вакытым бар, аннары вакытны тагын өстәрбез, киттек ресторанга. Без

синең белән очрашуыбызны билгеләп үтәргә тиешбез. Күп эчмәбез, кызыңның

туган көненә матур гына елмаеп кайтып керерсең.

Интеллигент ул интеллигентларча карарлар кабул итә инде, маладис!

Кафилнең служебный машинасына утырып, юл уңаеннан алган ризыкларымны

өйгә кертеп, Галиядән гафу үтенеп, озакламый кайтам дип, Кафил белән бу

шәһәрнең иң затлысы булып саналаган «Дулкын» ресторанына киттек.

Кафилне монда беләләр, ихтирам итәләр икән. Безне шәрәфле кунаклар бүлмәсенә

кертеп утырттылар, администратор үзе безгә хезмәт күрсәтергә тотынды.

Кафилнең хатыны Илмира шәһәр поликлиникасында терапевт булып эшли,

ике кыз үстерәләр, фатирлары шәһәр үзәгендәге затлы йортта икән. Элекке

кеше түгел иде инде Кафил, әмма якын чалымнары, яшьлектәге сыйфатлары

сакланган иде. Бай яшәгәне кыяфәтеннән, үзен тотышыннан ук аңлашыла

иде. Медицина буенча бизнесы да бар икәнне пышылдап кына әйтте — шәхси

аптекалар тоталар икән. Институтны тәмамлап, Казанда медицина өлкәсендә

төрле эштә, төрле вазифаларда эшләгәннән соң, ул Ленинградта психиатрга

укып кайткан булган.

Армиядәге дуслык, егетләрчә, содатларча туганлыкны үзе хәрби хезмәт үткән

кеше генә аңлыйдыр шул. Сөйләшеп туя алмадык.

Затлы виски эчкәч, аның чыннан да башка кеше икәне тагы да ачылыбрак

китте. Эше турында сөйләгәндә, үзе турыдан-туры әйтмәсә дә, алга таба карьера

ясау аның өчен иң зур максат икәне аңлашылды. Казанда яңа психо-неврология

үзәге төзелгәч, шунда баш врач булып кайтырга хыялы бар икәнне әйтте һәм

ул урынны анда аның өчен инде тотып торалар, имеш.

Мин аңа карап сокланып туймадым. Маладис! Афәрин! Дустым армиядә

хезмәт иткәндә үк акыллы, башлы иде шул.

— Әле министр да булырсың, — дидем мин аңа, — син бит әле яшь.

— И Рашат, медицинада көрәш бик каты шул, — диде ул үтә җитди кыяфәт

белән. — Министр булырга хыялланучылар, омтылучылар, тырышучылар бик

күп.

— Соң, өскә үрмәләргә тырышучылар һәр өлкәдә күп инде алар.

— Медицинада аеруча күп. Әмма араларында министр булырлык шәхесләр

бармак белән генә санарлык.

Өч сәгать чамасы рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Ике шешә вискины

бушаттык, әллә нинди тәмле ризыклар ашадык. Сөйләшәсе сүзләрнең чиге-

кырые юк иде. Шулай да кузгалырга вакыт җиткәнне ул да, мин дә сизендек.

Рестораннан чыккач, руль артында йокымсыраган шофёрны уяттык та, мин

дустымның затлы машинасында күкрәк киереп, сабыйларча шатланып, йортым

янына кайтып төштем.

Кафил минем белән машинасыннан чыгып хушлашты.

— Югалма, Рашат, — дип мине ирләрчә, солдатларча кочаклады ул.

— Хәзер инде бер-беребезне югалтмабыз, — дидем мин. — Бер шәһәрдә

яшибез бит.

Адресларыбызны, телефон номерларыбызны бирештек. Кат-кат кочаклашып

саубуллаштык, шимбә яки якшәмбе көнне очрашырга вәгъдәләшеп теләр-

теләмәс кенә хушлаштык.

Кайтып, сөекле кызымны туган көне белән котлагач, алдан әзерләнгән

бүләкне сервантның аскы өлешеннән алып бүләк иткәннән соң, армиядәге

хезмәттәшемне очратуымны сөйләп, өйдәгеләрнең теңкәсенә тидем. Аннары,

йокыга киткәнче җан дустым турында хатыныма сөйләп яттым. Инде ул йокыга

киткәч тә беркавым сөйләп ятканмын икән әле.

5

Берничә көн үтүгә, алар беренче булып безне үзләренә кунакка чакырдылар.

Аннары алар бездә кунакка килделәр. Әйткәнемчә, элекке Кафил түгел иде

инде ул, ә шулай да Кафил — минем армиядәге тугры, якын дустым иде.

Дуслык хисе болай көчле буладыр дип уйламый идем, үсмер вакытта бар иде

дуслар, аннары олыгая төшкәч тә дус-ишсез яшәмәдем, ә Кафил белән безнең

мөнәсәбәтләр җылы иде, вакыт та, профессия аермасы да бетермәслек дуслык

хисләре иде безнең арада.

Мин аңа шул көннәрдә үк дачасын рәткә кертергә ярдәм иттем. Яхшы

материаллар китертеп, үзебезнең фирмадагы иң оста егетләрне алып барып

эшләттем. Кафил эшчеләргә шәп кенә түләде. Миңа да акча тәкъдим итте ул,

әмма минем моңа ачуым килгәнне күреп:

— Гафу ит. Ачуың киләсен алдан ук белдем, шулай да нервыңда бераз уйнап

аласы иттем, — дип елмайды.

Ә менә затлы коньяктан баш тартмадым, без аны икебез саф һавада, яңа

пешә башлаган виктория җиләкләрен каба-каба «хәл иттек».

Ул мине эш урынына чакырды.

— Рашат, килеп кит әле диспансерга. Күреп чыгарсың. Бигүк күңелле урын

түгел дә инде, шулай да барыбер кызык булыр. Кызык — көлке мәгънәсендә

түгел. Дөньядагы кешеләрнең тагын ниндиләре бар икәнне күрерсең. «Кызык

булыр» дип кызыксындырыр дәрәҗәдә әйтелде. Син, әлбәттә, нечкә күңелле

кеше буларак, йөрәгең жу иткәнне тоярсың, авыр хисләр кичерерсең. Шулай

да син кереп күр, дустың Сафин Кафил кемнәр белән, нинди шартларда

эшләгәнне мәгълүм кылырсың. — Ул елмаеп өстәп куйды. — Һәм, иманым

камил, миңа ихтирамың артыр.

— Мин сине болай да шундый ихтирам итәм, — дидем мин, дустым белән

чиксез горурланып. — Берәр көнне керермен.

— Алдан шалтырат.

— Ярар.

...Беркөнне эштән көн уртасында ук бушадым да дустым хезмәт иткән

диспансерны күрергә дип киттем.

Кафилнең заманча җиһазлы эш бүлмәсе шактый киң булса да, әллә инде нинди

бүлнис икәнне белгәнгә, түшәме әкрен генә өстеңә төшеп киләдер сыман тоелды,

һәм киштәләрдә тезелеп өелгән папкаларның саргылт төсләре монда бөтен нәрсә,

бөтен кеше саргая дигән хәбәрне аңкыталар шикелле иде. Түрдәге киң экранлы

телевизор да, тәрәзә янындагы аквариум да, почмактагы агачка охшап биек булып

үскән гөл дә кабинетның шыксызлыгын бетерә алырлык түгел иде һәм мондагы

атмосфера бастырыгын мин диспансерга керү белән үк өстемдә тоя башладым.

Аның каравы эленеп торган люстра, өстәлдәге лампа һәм компьютер экраны

сирпегән утларны бергә кушсаң да, дустым Кафилнең чыраеннан яктырак

балкыш барлыкка килмәс иде, мөгаен.

Ул мине бик җылы каршы алды. Бөтен эшен читкә куеп, игътибарын миңа

юнәлтте.

Гел көндезге сменада эшли торган Ризәлә исемле зәңгәр-соры күзле, коңгырт

чәчле шәфкать туташы Кафилнең ярдәмчесе һәм секретарь вазифаларын да

башкаручы урта яшьләрдәге, ир-ат битараф калмый торган серле магнитка ия

хатын — нәзакәтле хәрәкәтләр белән, йөзендә һарвакыт чак кына сизелгән

елмаюын саклап, безгә чәй ясады. Аның уртачадан чак кына түбән гәүдәле төз

буй-сыны, кулларының матур хәрәкәте, тавышының назлы тембры — болар

барысы, кабинетның салкын шыксызлыгыннан вакытлыча гына булса да

арындырып, мондагы һавага җан кертте. Аның туры, ләкин кыска борыны,

кысыграк күзләре, очлаеп торган ияге, тәмле печеньега охшаган нәфис

колаклары — барысы да башында төз урнашкан ак калфагы астына илаһи бер

рәссам җыеп ясап куйган кебек иде. Түш турыннан халатын калкытып торган

күкрәкләреннән соң астарак барлыкка килгән нечкә биленә хәтта халатның

ул урынында тарайтуның да кирәге булмаган. Аның макияжы да монда түгел,

башка сферада эшләүченеке сыман иде. Башындагы калфагы да үзенчәлекле,

халаты да гади түгел иде. Бер карауда үзе дә мондагы кешегә охшамаган, ләкин

үз эшен яратканы да, Кафил «Ахатович»ны ихтирам итүе дә күренеп тора һәм

беркавым күзәткәннән соң, аның үз урынында икәнен аңларлык иде.

Ул үзе дә безнең белән бергә утырып чәй эчте. Ирдән аерылган булса да,

аның гаилә җанлылыгы гел сизелеп тора иде. Ә бәлки ул вакытта ирсез яшәгәнгә

аңарда бу җылылык күп булгандыр — кем белгән. Үсмер яшьтәге бердәнбер

улын телгә алып, хулиганлана дип ачынып зарланганда да битәрләү түгел, улын

нык яратуы, улы белән горурлануы алга сөрелде.

Аннары Кафил үзе миңа палаталарны күрсәтеп чыкты. Мин сүз белән генә

анда күргән кешеләр турында да, үземнең халәтемне дә беркайчан сөйләп

аңлата алмам, ахрысы.

Кафил палатадан палатага йөргән арада, пациентларның аянычлы

язмышлары, коточкыч вакыйгалары, саташып бимазаланулары хакында

берсеннән-берсе тетрәндергеч мисаллар китерә-китерә сөйләде.

«Менә кайда икән ул бәхетсез кешеләр!» — дип уйладым мин.

Сәламәт кешеләр бөтенләй белми торган, уйларына да килмәслек диагнозлар

бар икән. Үзләре авырмаган кешеләр өчен акылдан язган кешеләр аерым бер

категория булып кына санала, ә бит ул катламда аңга сыймаслык күп төрле

чагылышлары бар икән акылдан язуның. Психика чалышаюның меңләгән төре

бар дип кенә әйтү дөрес түгелдер, дөньяда ничә пациент бар, шуның кадәрле

ул чирнең төрләре дисәң, дөрес булыр.

Дүртенче палатадагы бер пациент игътибарны аеруча җәлеп итте. Нык тәэсир

итте ул миңа. Башкалардан шактый аерылып тора иде ул. Анда әллә нинди имәнгеч

кыяфәтле, бөтенләй төссез чырайлы, күз карашларын томан баскан, кот очарлык

ямьсез авырулар бар, әмма бу пациентның күз карашыннан гына түгел, һәр

кыймылдавыннан, хәтта сулышыннан да газап саркып тора иде һәм дә аның бу халәте

аныкы гына түгел, ул аны вакытлыча каяндыр алып торгандыр, ул аны бимазаланыр

өчен асрамага алгандыр шикелле иде, гүя бу ниндидер бер миссия аңа йөкләнгән

— аңа беравык карап торгач, менә шундый уй-фикерләр килерлек иде. Дарулар

эчеп, уколлар кабул итеп, мондагы шәүләләрнең күбесе битарафлыкка әсир төшкән

иде. Эчке импульслар битарафлыкның чаршавын йолкып бәреп чыккаласалар

да, чарасызлык дигән ятьмә боларны беркая җибәрми иде. Ә теге — минем

игътибарымны җәлеп иткән пациентта, бернинди агрессия юк, ул чынбарлыктан ваз

кичкәнгә охшаган, әмма үзе дучар булган шартларга күнеп, сабыр гына сорауларына

җавап табу омтылышы бар иде аңарда. Хәзер аңлавымча, сорауларга җавап эзләү

дә булмагандыр ул, ә бәлки үзе дучар булган фаҗигагә ачыклык кертергә, үзенең

бүгенге халәтен акларга һәм шул ук вакытта җавап тотарга омтылыш булгандыр.

Үзе өчен генә түгел, тагын кемнәрдер өчен яшәеш куйган ниндидер коточкыч бер

сорауга җавапны табарга тырышу сизелә иде аңарда. Аннары гына аңладым мин:

үзен акларга теләү булып тоелса да, ахыр чиктә үзен түгел, яратуын, мәхәббәтен

йөгәнли алмавын аңлатырга теләү, үз хисләренең колы булудан котыла алмау газабын

кичереп, шул фаҗигасенең тирәнлегенә төшенергә теләүдән булган ул.

Бәлки мин ялгышамдыр...

Тумбочка өстендә хат язып утырган чагы иде аның. Безнең кергәнне сизмичә,

ул кәгазьне әкрен генә каләме белән кыштырдатуын дәвам итте. Безне күргәч,

урыныннан сикереп торды:

— Исәнмесез, Кафил Әхәтович!

— Исәнме, Туктар! — диде Кафил коры гына.

— Мин хатыныма хат язып утырам. Язып бетергәч, сезгә кертермен, яме.

Күп калмады.

— Ярар, — диде Кафил, елмайган сыман итеп.

— Зинһар, җибәрегез хатымны.

— Җибәрәм, җибәрәм.

— Тегеләренә һаман җавап килми.

— Хатыныңның язарга вакыты юктыр.

— Бәлки, — диде Туктар, кинәт боегып.

Туктар уртача буйлы, какча гәүдәле, башы алдан шәрәләнә башлаган, күптән

кайчы-машинка күрмәгәнгә, ике яктан чал кергән чәче чуаланып як-якка куерак

үскән сыман иде. Буй-буй «кәҗүнний» кием, аягындагы соры тапочка ничектер

моның тән төзелешенә, кәкрәебрәк торган аякларына сәер рәвештә килешә дә

сыман иде — бәлки мондый газаплы кыяфәттәге кешене кәчтүм-галстук белән

күз алдына китереп булмагангадыр. Тавыш-тынсыз, хәрәкәтсез басып торса,

аңа илле-илле биш яшьләр бирерлек, ә аралашканда, күзләренең төс алуын

күргәч, тавышын ишеткәч, аңа әле кырык тулмаганны аңларлык иде.

Чергән имән яфрагы төсендәге күзләре, томан пәрдәсе белән капланса да,

күп нәрсәне күрү сәләтенә ия иде аның. Озынча, чак кына сикертмәле борыны,

чыгып торган яңак сөякләре, җиткән чәче арасыннан шәйләнгән зур колаклары,

җитлегеп бетмәгән слива төсендәге иреннәре, күптән кырмаган кыл сакал-

мыегы, озынча чыраеннан өстәрәк урнашкан киң маңгаендагы җыерчыклар

— бу чалымнарны бер сурәт итеп күзәткәч, моңарда берөзлексез эчке «хезмәт»

барганын — күңеленең коточкыч авыр эш башкарганын күрергә мөмкин иде.

Мин аннары гына аңладым — җан газабы булган ул.

Ул миңа, бу кем икән диптер инде, шактый вакыт карап торды.

— Язып бетергәч, миңа кертерсең, кайтканда почта яшнигенә салырмын,

— диде Кафил. — Ашыкмыйча яз, яме, Туктар.

 

— Мин хатынымны нык рәнҗеттем, — дип миңа мөрәҗәгать итте Туктар.

— Нык ялыктырдым мин аны. — Ул кинәт кыҗрый башлады: — Клара мине

гафу итәчәк! Мин бик яратам аны! — Ул миңа якын килеп, йөземә туп-туры

карап торды. — Сез аның нинди гүзәл зат икәнен белмисез!

Мин, ни әйтергә белмәгәч, Кафилгә карадым.

— Сез миңа ышанмыйсызмы? — диде пациент еламсырак тавыш белән, һәм

бу мәлдә мин аның җаны елаганны тойдым.

— Ышанам, нишләп ышанмаска, — дидем мин, шундый нык каушап.

— Шуңа күрә мине монда яткырганнарына каршы килмәдем, хәтта үз

теләгем белән дәваланырга адым ясадым дияргә дә була, — диде ул, чынлап та

бик әһәмиятле адым ясаганына эчке инану белән.

Палатадан чыгып барганда, ул йөгереп килеп, минем беләгемнән тотты:

— Монда ятучыларны юкка кызганасыз.

— Ник алай дисез? — дидем мин, туктап.

— Кызгану — башкалардан өстен булырга тырышуның бер формасы.

— Әллә ниләр уйлап чыгарма инде, Туктар, — диде Кафил, пациентны иңеннән

җиңелчә генә кагып. — Монда кем синнән өстен булырга тырышсын инде!

Кафилнең кабинетына кереп, чәй эчеп утырганда, әлеге дә баягы пациент

ниндидер чәчәк рәсеме төшерелгән конверт тотып килеп керде. Шунда мин

аның бармакларының буын-буын төз түгеллегенә игътибар иттем.

— Тумыштан ул минем, — диде Туктар, аның бармакларына күз төшергәнемне

абайлап. Шуннан соң ул миңа карап тирән сулыш алды. — Сез миңа ярдәм итәрдәй

кешегә охшагансыз, — диде ул, күгәргән иреннәрен чак кына кыймылдатып.

— Ничек ярдәм итә алам икән мин сезгә? — дидем мин, никтер

уңайсызланып.

— Туктар, — диде Кафил кырыс тавыш белән, — яздыңмы хатыңны?

Туктар аның соравына игътибар бирмичә, минем белән сөйләшүен дәвам

итте:

— Сез мондагы кешеләрне күреп шаккаткансыз, шулаймы?

— Шаккаттым дип... Шундый ук кешеләр, дәваланырга гына кирәк...

— дидем мин.

— «Дәваланырга кирәк» дип ихластан әйттегез. Әмма «шундый ук кешеләр»

диюегезгә ышанмыйм.

— Ә сез башкалардан нәрсә белән аерыласыз соң? — дидем мин, аның

сорауларына җавап биргәндә сак булырга кирәк икәнне аңлап.

— Менә, сезне инде монда ук җиңегездән эләктереп була, — диде ул борчулы

кыяфәт белән. — Сез: «Башкалардан нәрсә белән аерыласыз?» — дип сорадыгыз,

ә нишләп: «Башкалар сездән нәрсә белән аерылып тора?» — димәдегез?

Бу чыннан да мине чеметеп тотардай урынны тапты шикелле.

— «Башкалар сездән нәрсә белән аерылып тора?» дип сорасам да, мәгънәсе

шул ук кала түгелме? — дип акланырга маташтым мин.

— Юк, мәгънәсе үзгәрә. Тулаем нәрсәнең өлеше була. Тулаем белән аның

өлеше арасында аерма ничек, башкалар белән монда ятучылар арасында да

шундый ук аерма. Шуңа күрә сез башта әйткәне дөрес һәм сез аны ихластан

әйттегез. Өлеш тулы әйбернең сыйфатларына ия дип әйтеп була, ә тулаем нәрсә

үзенең өлешләренең сыйфатларына ия дип әйтеп булмый. Дөрес, ул үз өлешенең

сыйфатларына да ия, ләкин тагын аңардагы башка сыйфатлар өлештә булмаска

мөмкин. Ялгыш әйттем микәнни дип үзегезне битәрләмәгез һәм миңа ярарга

теләп, күңелемә хуш килердәй сүзләр әйтергә тырышмагыз.

— Шулай да мин ике төрле әйтсәм дә, мәгънәсе бер үк булыр иде, — дип

бәхәсләшеп карадым, аның миңа үпкәләмәвен күреп.

— Ялгышасыз. Әйтәсе фикереңне бертөрле генә әйткән сурәттә дә әле

мәгънәсе төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, хәтта «дөнья ямьле» дию генә дә

төрле вакытта төрле мәгънәдә әйтелә.

— Ничек инде?

— Кеше бер халәттә бер мизгелдән артык тора алмый. Аның халәте гел

хәрәкәттә, гел кыймылдый, гел мыймылдап тора, шуңа күрә бер үк фикерне бер

үк сүз белән әйтү дә башкачарак мәгънәгә ия була. Бер үк сүзгә төрле вакытта

төрлечә мәгънә салына. Чөнки кешенең халәте гел үзгәреп тора.

— Син хаклы, Туктар, — диде Кафил, әңгәмәдән туеп. — Бир хатыңны.

— Бүген үк җибәрегез, — диде Туктар һәм, хатны Кафилгә биреп, тиз-тиз

атлап чыгып китте.

Ул чыгып киткәч, Кафил, елмаеп:

— Менә нинди кешеләр ята монда, — диде.

— Аның диагнозы нинди? — дип кызыксындым мин.

Кафил ниндидер латин сүзен әйтте, мин аңламадым.

— Көнләшеп психикасы какшаган. Ә бәлки психикасы какшаганга

көнләшкәндер.

— Аның берәр җире авыртамы?

— Ник алай сорыйсың?

— Ул гел авырту тоеп тора шикелле.

— Җаны сызлый аның.

Өстәлдәге телефон чак кына ишетелерлек итеп зеңгелдәде. Кафилне баш

врач үзенә чакырды.

Ул чыгып киткәч, Ризәлә, борсаланып, кабинет буйлап йөрергә тотынды.

Күңеленә ниндидер коткы кергәндәй, ул, бер предметта да карашын туктата

алмыйча, нидер эзләгән булды, минем аны күзәтеп утыруым кинәт исенә

төштеме — ул, көтмәгәндә миңа туры карап:

— Мин укып барам аның хатларын, — диде. — Беренче хатын укыганнан

соң, мин бер атна һушыма килә алмыйча йөрдем. Аннары башкаларын да укып

чыгарга үземдә көч таптым.

— Хатыны кайда соң аның?

— Ничек инде кайда?

— Бу шәһәрдә түгелмени дип соравым.

— Шушында яши.

— Алайса ник хатлар яза соң ул аңа?

— Хатыны килми аның янына.

— Аерылганнармыни?

— Юк әле.

— Хатларына җавап язадыр бит?

— Җавап хатлары да килми.

— Хатлары барып җитми микән әллә? Адресын дөрес язадыр бит?

— Аның язган хатлары барысы да монда. — Ризәлә шкафның аскы тартмасын

ачып күрсәтте. — Менә, җиде хат язды ул, җидесе дә монда ята.

— Нишләп алай? — дидем мин аптырап.

— Кафил Әхәтович ул хатларны соңрак җибәрергә кирәк дип саныйдыр,

— диде Ризәлә, тартманы ябып.

— Бәлки ул аларны өйрәнәдер, кем әйтмешли... Алай дисәң, ксерокопиясен

алып калып җибәрергә була бит.

— Дәвалау өчен шулай кирәктер инде, — диде Ризәлә хафалы тавыш

белән.

Шул вакытны Кафил килеп керде һәм кабаланып, кабинет буйлап кирәкле

папкасын эзләгән арада, гафу үтенеп, исполкомга барырга кирәклеген әйтте.

Минем дә үзәк урамда йомышларым бар иде, ул мине үзе белән алырга булды.

Регистратурадагы ак халатлы хатынга һәм кытыршы чырайлы сакчыга мине

тәкъдир итеп:

— Бу кеше минем бик якын дустым, кайчан килсә дә, тоткарламыйча

миңа кертә торган булыгыз, — диюе булды, барсеткамны аның бүлмәсендә

калдырганым искә төште.

Мин аңа, барсеткамны кереп алырга кирәк икәнне әйтеп:

— Син мине көтмә, мин автобус белән барырмын, — дидем.

Кафил миннән тагын бер тапкыр гафу үтенде һәм җәһәт кенә чыгып

машинасына утырды да китеп барды.

Дөресен әйткәндә, барсеткам калганга сөендем. Минем кире керәсем килгән

иде. Ризәләне кабинеттан чыгып барган чагында туктатып, теге пациентның

хатларын укырга теләвемне әйттем.

Ризәлә миңа җиде хатның да ксерокопияләрен ясап бирде һәм бу турыда

Кафилгә әйтмәскә кушты. Бу игътизарын ул әллә ничә тапкыр кабатлады.

Хатларны биргәндә, мин Ризәләнең йөзеннән төс качканны һәм куллары

калтыраганны күрдем.

 

6

Рашат тынып калды. Сөйләве авыр булса да, бушану теләге көчле иде аның,

мин моны аермачык күрдем.

— Шуннан? — дип бәянның дәвамын көттем мин.

— Син аның хатларын укырга тиеш, — диде ул. — Син — язучы, син

аларны укып тетрәнергә тиеш. Мин әнә теге йортта яшим. — Ул Зур Урамның

борылышындагы биш катлы кирпеч йортка күрсәтте. — Әйдә безгә, мин сиңа

аның хатларын укытам. Аннары алга таба сөйләрмен.

Мин инде үзем дә ул хатларны укырга кирәк дигән карарга килгән идем һәм

без, эчеп бетермәгән шешәбезне пакетка тыгып, Зур Урамның иң башындагы

йортка таба киттек.

Ике бүлмәле җыйнак кына фатирда тәртип хөкем сөрә иде, монда эчә торган

кеше яши димәссең. Кыйммәтле җиһазлар күзгә ташланмаса да, монда бөтен нәрсә

тыныч кына яшәр өчен уңай иде. Хатынының яулыгы кырыеннан чәчләренә чал

кергәне күренсә дә, сагыш эченнән күзләренең төсен тиз генә билгеләп булмаса

да, аксыл йөзендә арыганлык чагылса да, аның яшь чагындагы чибәрлеге әле

ничектер сакланган, йорт җанлы чын хатын-кызларга хас эчке гүзәллекне еллар

тәмам сөртеп бетерә алмый икәнне шушы хатынга карап әйтеп булыр иде. Ире

чит кешене ияртеп кайтканны ошатмавы шундук йөзенә чыкты.

Аның чәй төсендәге күзләрендә ягымлы моңсулыкны күргән кеше үзе дә

моңаймый калмыйдыр. Буй-сыны зифа килеш сакланган, бары тик чак кына муенга

җитәрәк гәүдә бөкрәйгәнрәк кебек, әмма бу бөкрәю түгел, тормыштан арыганлык

билгесе иде. Халатын бил турысында шактый тыгыз итеп буган, яулыкны матур

итеп чөйгән, аягында тапочка түгел, ап-ак йон оекбашлар — шушы өйдә кия торган

гап-гади киеме аның сөйкемле, йорт җанлы, әйбәт, түземле хатын, яхшы ана һәм

искиткеч әби икәненә шик калдырмый иде. Борыны очына таба чак кына өскә

калку, иреннәре тигез, «дөрес» һәм чак кына табигый кызыл төстә иде.

Көтелмәгән кунакның аңа бер кирәге юк икәнне керүгә үк аңладым.

— Галия, таныш бул — Зөлфәт Хәким — син үлеп яраткан «Нәрсә булды

сиңа бүген?» дигән җырның авторы, — диде Рашат, тузанланып беткән туфлиен

салып.

— Исәнмесез, — дидем мин, читенсенеп кенә.

Галиянең йөзе бераз яктырып китте, ул, бер-ике адым артка чигеп, беравык

миңа карап торды.

— Исәнмесез, — диде ул, елмаеп. — Ә мин сезне танымадым.

— Минем күптәннән инде телевизордан чыгыш ясаганым юк, — дидем мин,

аяк киемемне салып. — Еллар тиз үзгәртә кешене.

— Сез ничек таныштыгыз соң? — диде ул, аптырап.

— Затлы кешеләр бер-берсен табалар алар, — диде Рашат эчүчеләргә хас

пафос белән.

— И сөйләшүе, — диде Галия, кашларын җыерып һәм иреннән аңкыган

перегар исенә чыдамыйча, чыраен сытып, артка чикте.

— Без урамда очрашып таныштык, — дидем мин. — Рашат мине таныды

да... Сез гафу итегез инде... Бераз салдык...

— Сез үзегез моның шикелле, дөньяны онытып, эчеп йөрмисездер әле,

— диде ул, иренә ямьсез карап.

— Ярар, ярар, мин дә башкалардан артыгын эчмим, — диде Рашат. — Син,

Галия, телеңә салынып торма, безгә капкаларга берәр нәрсә әтмәллә.

— Кайчан туктарсың соң син бу эчүдән! — дип Галия кухняга китте.

— Менә шушында хатыным белән өге-җөге килеп яшәп ятабыз, — диде

Рашат, хатынының мырлавын инкарь итеп. — Балаларның үз гаиләләре, алар

да Казанда яшиләр.

Хатыны кәтлит белән күкәй кыздырган арада Рашат балаларын, оныкларын

мактады, аларны ничек яратуын, аларның аны ничек яратуларын сөйләргә

өлгерде. Ул сөйләгәндә, Галия ире ягына кат-кат ямьсез караш ташлаганнан мин

Рашат сөйләгәнчә аллы-гөлле тормыш белән генә яшәмәүләрен чамаладым.

Алдыбызга ризык куйгач, Галия, тирән сулап, миңа мөрәҗәгать итте:

— Ичмаса сез сөйләшеп, аңлатып карагыз әле шушыңа — эчеп үзен бетерә

бит инде.

Мин үземне бик уңайсыз хис иттем. Иренең аракы белән нык мавыгуы

хатынның зур проблемасына әйләнгәне күренеп тора иде.

— Сез мине ачуланмагыз инде, — дидем мин, ни әйтергә белмәгәч.

— Нишләп сезгә ачуланыйм мин, ни өчен! Киресенчә, мин бик шат сезнең

белән танышуыма. Киләсегезне алдан белгән булсам, өйләрне җыештырып,

ашарга пешереп торган булыр идем. Иҗатыгыз ничек соң, язасызмы?

— Минем шул иҗат инде яшәвемнең мәгънәсе.

— Бәхетле кеше сез, — диде ул, кухня ишегенең яңагына сөялеп.

— Бәхетне һәркем үзенчә аңлыйдыр инде ул. Кайчан бәхетсез, кайчан бәхетле

икәнне үзе генә белә инде ул кеше, — дидем мин.

— Җаны тыныч булса, кеше бәхетле дигән сүз инде ул, — дип куйды

Галия.

— Җаны тыныч кеше бармы икән соң ул? — дип сүз кыстырды Рашат.

— Эчкән кеше белән яшәп, ничек җан тыныч булсын! — диде аңа хатыны,

кырыс итеп.

— Булды, булды, җитте, — диде Рашат, ачуланып. — Бер үк балык башын

чәйнәмә инде. Вакыты ул түгел. — Ул елмаеп өстәп куйды: — Мондый шәхес

белән эчәргә дә ярый. Зөлфәт әфәнде теләсә кем белән чәкештереп эчмәс.

— Сезне үз өемдә күрермен дип кем уйлаган, — дип тагын елмайды миңа Галия.

— И, киләсегезне белгән булсам, өчпочмаклар пешереп куйган булыр идем.

Ул, безне калдырып, кухнядан чыгып китте.

Йөзәр грамм тотып куйгач, Рашат теге пациентның хатларын алып килде.

Ул миңа җиде хатны язылу тәртибендә алдыма куеп, укырга тәкъдим итте.

7

Рашат биргән хатларның җидесен дә шундук укып чыктым һәм шактый

вакыт һушыма килә алмыйча утырдым. Җиде хатында да ул үзен гаепле санап,

Клараны өзелеп яратуын, дәвалангач, әйбәт кенә яши башларга өметләнеп

язган иде. Тормышка, үзенә, башкаларга фәлсәфи күзлектән карап, һәр нәрсәне

дөрес анализлый белә торган кеше икәне аның хатларыннан күренеп тора иде.

Шунысы кызык һәм сәер: ул Клараны барысы өчен дә берсүзсез гафу итеп, үзен

исә гафу итәргә ашыкмыйча, моның өчен нигез булырдай сәбәпләр эзләү белән

мәшгуль иде. Хатларының җидесе дә бер үк темага, бер үк нәрсәләр хакында,

бер үк мәсьәләгә төрле карашлар белән сугарылып язылган иде. Мин, укучым,

сиңа җиде хатның берсен тәкъдим итәм.

«Исәнме, Клара, исәнме, сөеклем, исәнме, күз нурым!

Менә инде ике ай буе мин монда ятам. Яныма килеп хәлемне белерсең дип,

беренче көннән үк көтә башладым. Ләкин син юк та юк.

Синең белән танышуыбызга бүген биш ел тулды — хат язарга шуңа күрә

нәкъ бүген тотындым. Әмма төп сәбәп — сине сагынуымда.

Ничек бер-беребезгә гашыйк булганны хәтерлисеңме? Мин ул вакытта ялгыз

идем. Син дә унсигез яшьлек кызыңны кияүгә биреп, Казанга озаткан гына

идең, ягъни үзең генә калган чагың иде.

Ул көннәр минем хәтеремдә иң кояшлы көннәр булып саклана. Безнең

һәрбер көнебез тулы, тыгыз, хәрәкәтле, җырлы-биюле, тәмле ризыклы һәм

киләчәккә өметле иде.

Коттедж төзергә карар кылгач, мин заводтан китеп дөрес эшләдем, чөнки

минем төзү-кору буенча сәләтләрем анда барыбер куллану табалмады, мин анда

абруйлы инженер идем. Син мине формаль рәвештә бер фирмага урнаштырдың

да коттеджны төзү белән генә шөгыльләнергә куштың.

Һәм мин җаным-тәнем белән үзебезнең булачак җылы оябызны (оябыз

дип әйтү дөрес түгел), затлы сараебызны коруга тотындым. Өч ел эчендә төзеп

куйдык без аны. Аннары минем ике бүлмәле фатирны, синең өч бүлмәлене

саттык та, түлисе бурычлардан котылып, төзүчеләр белән расчёт ясап, затлы

җиһазлар алып, шунда яши дә башладык.

Боларны ник искә төшереп язып утырам дип сорасаң, җавабым гап-гади:

минем ул рәхәт, бәхетле көннәребезне гел искә төшерәсем килеп тора һәм

синең дә бер генә көнебезне дә хәтереңнән җуймавыңны телим.

Әмма, рәхәт кенә яши башладык дигәндә, минем күңелгә шом кереп

урнашты һәм ул миңа алга таба гел тынгылык бирмәде. Ул аңарчы да бар

иде, ләкин мин аңа йорт төзү ыгы-зыгысында зур игътибар бирмәгәнмендер.

Сүз минем көнчелегем турында бара. Сине эштән озата килүләренә, төрле

банкетларга йөреп, аннан синең таң атканда гына кайтуларыңа, көтмәгәндә

төрле командировкаларга китеп баруыңа, Эдикның оятсыз рәвештә сине

машинасында кочып үбүләренә мин битараф кала алмадым инде. Киләчәгебез

хакына бәлки боларга күз йомылырга тиештер дә, әмма сине өзелеп яраткач,

мин бу нәрсәләргә ничек битараф калыйм?!

Гафу ит, мин хатны болай язармын дип уйламаган идем. Табибларны

чакырып син дөрес эшләдең. Көнләшергә сәбәпләр булган сурәттә дә мин

тормышыбызны көнләшеп, казынып, төпченеп бозарга тиеш түгел идем. Шуңа

күрә, монда дәваланып, көчле препаратлар кабул иткәннән соң, холкым үзгәрер

һәм синең яшәү рәвешеңнең кайбер якларына күз йома алырлык көч үземдә

табармын дип ышанам.

Мин мең кат гафу үтенәм синнән — көнләшеп, сине бимазалаганым өчен.

Ләкин сине нык яраткач, көнләшми дә мөмкин түгел. Син сәүдә директоры

белән командировкаларга йөргәч, сине өзелеп яратучы кеше ниләр уйларга

тиеш? Шуңа күрә син дә мине аңларга тырыш.

Минем беркемне дә сине яраткан кебек яратканым булмады һәм булмас та

инде. Син дә мине ярата идең, бәлки хәзер дә яратасыңдыр.

Коттеджыбызны төзергә өч ел гомеремне багышладым, мин моны горурланып

әйтәм, чөнки йорт салу ул кешенең гомерендә иң зур казанышларның берсе

санала. Мин тизрәк савыгып, якты дөньяга чыгып, синең белән шул йортыбызда

гөр килеп яшәү турында хыялланам.

Мин беләм: элегрәк бәлки аңлап җиткермәгәнмендер, газаплы вакытлар

шактый булды безнең. Мин көнләшеп, элеккеге ирләреңне телгә алып,

бүгенгеләре белән битәрләп, төпченеп, кем белән кая барганыңны сорап,

артыңнан күзәтеп, аннары гауга куптарып, үземнең дә җанымны ашап, синең

дә җелегеңә үткәнмендер. Мин килешәм: мәхәббәт кешеләрне бәхетле итәргә

тиеш. Әгәр дә ул газапка сала икән, мәхәббәтнең ник кирәге бар?!

Күрәсеңме, мин моны аңлыйм. Моңа мин дарулар ярдәмендә ирешкәнмендер

дип уйламыйм. Син дә алай уйлама.

Мин безнең арадагы чатырның ничек килеп чыкканын аңладым шикелле.

Синең яратуың белән минем яратуымны бер үк үлчәмнәр белән үлчәргә ярамый.

Ярамый түгел, үлчәп булмый. Минем сөюем белән синең сөюең төрле яссылыкта

ята. Син мине монда, Җирдә яраттың (яраткан булсаң инде), ә мин сине Мәңгелеккә

перспектива белән, Космос чиксезлегенә дәгъва иткән һәм Җиһан дигән коточкыч

парадигмада мәхәббәтем үзенә урын табар дигән өмет белән яраттым. Һәм яратам!

Мин монда үземә үзем каршы киләм, ахрысы. Чөнки шул ук вакытта барыбер

Җиһанның да чиге бардыр дип ышанасым килә. Чөнки чикле нәрсә генә гүзәл

була ала. Һәрнәрсәнең чиге бар, шуңа аның матурлыгын күреп, тәмен татып

була. Картина чиксез зур булса, аның шедевр икәнен аңлап булмас иде. Чәчәк

тәмамланган чикләр белән матур итеп яратылган, әгәр дә чәчәк күз карашы

тоталмаслык зур булса, аның матурлыгын күреп булмас иде. Әсәрнең азагы булмаса,

ул әсәр булмый. Йорт, бакча — алар да чикле булса гына ямьле. Кеше гомере дә

шуңа күрә котылгысыз рәвештә чикләнгән. Әгәр кеше мәңге яшәсә, аның гомере

гомер булмас иде, кызыгы да, яшәвенең яме дә булмас иде.

Минем мәхәббәтем дә чиксезлеккә дәгъва кылганга күрә газап чигәмдер мин

бәлки. Ләкин алай булмаган очракта минем сөюем ул вакытлыча гына, үтеп китә

торган гына булып чыга... Ә мин һәрвакыт үтеп барган, вакытлы, юкка чыга

торган, мизгел эчендә генә яшәгән нәрсәләрне кабул итә алмыйм. Нишләргә?

Ничек хәл итәргә бу проблеманы? Бу минем шәхси, эчке проблемам диярсең

син. Ә нигә соң ул миндә туган? Нигә ул миңа? Шушы миллиард еллар буе

әйләнгән Җир шарында мине — бер ялангач кешене шуның уртасына бастырып,

ни өчен миңа мондый катлаулы, чишеп булмаслык мәсьәләләр куелган?

Уйлана торгач, барыбер Мәңгелектән башка бернәрсә дә мәгънәгә ия

булалмый, дигән фикергә киләм мин. Һәрбер сулышыбыз Әбелхәят итәгенә тау

астына сарылган томан сыман барып иңә. Инде шик юк, сөюем Мәңгелеккә

дәгъва кылганга күрә, мин сине көнләшә-көнләшә үлеп яратамдыр.

Әмма уйлана торгач, чиксез күкнең үзен күреп булмаганны аңлыйсың.

Күкне яктыртсаң (кайвакыт яктыртмасаң да), анда йөзеп барган болытларны

яки йолдызларны күрергә мөмкин. Ә Күкнең үзен күрү мөмкин түгел. Анда

йөзгән болытлар, яктылык сирпегән йолдызлар — Күкнең символлары гына.

Тагын, ахыр чиктән башка, тәмамлана торган формалар булмаса, бернәрсәнең

дә яме булмас иде дигән нәтиҗәгә киләм. Нәтиҗәгә киләм, шул ук вакытта

миндә моңа каршы протест уяна — менә шундый парадокс. Бит, тәмамланган

формалар булгач, камиллеккә чикләр куела түгелме?

Шуңа күрәдер мин классицизмны яратмыйм — камиллек чикләнгән нәрсәләрдә

ята дигән иллюзиясе өчен. Камиллеккә чиксезлектә генә ирешергә мөмкин. Җырның

гүзәллеген чиксез рәвештә арттырырга мөмкин. Камиллекнең чиге юк. Җырның

көен үзгәртүнең чиге юк. Тоннарны чиксез рәвештә бүлергә мөмкин, аңа әле кеше

ирешә генә алмый. Темпны чиксез арттырып, чиксез акрынайтып була.

Гүзәллеккә чикләр, формалар кирәк! Камиллекнең чиге юк!

Мәхәббәттә дә мин камиллек эзлим, ахрысы. Шуңа күрә мин тормышымның

ямьле, бәхетле мизгелләрен тота алмыймдыр. Бәлки тота алмаганга бәхетле

түгелмендер. Бер мизгелне башка мизгел алыштыруы мине куркуга сала.

Миндә аңлатып булмаслык мизгелне югалтудан курку чире бар. Мизгел белән

хушлашуны авыр кичерәм. Ул мине алдый шикелле. Мизгел минем нәрсәмнедер

урлый шикелле.

Дөньялыкта реальләшү — фәкать Мәңгелеккә һәм Чиксезлеккә омтылуның

символлары гына.

Мәхәббәтнең символлары дип нәрсәне атап була?

Мин төзегән коттеджнымы?

Сине яратудан саташып-көнләшеп ятуымнымы?

Синең хыянәтләреңме безнең мәхәббәтнең символлары?

Безнең кыска гына вакытлы интим мөнәсәбәтләребезме?

Артык күп казынам, шулаймы?

Шуның өстенә бер үк уйлануларда әллә ничә тапкыр үземә-үзем каршы

киләм, әйеме?

Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә

казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма

барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр

үзеңне аңлау — үлү дигән сүз.

Сорауларның чиге юк. Араларында бөтенләй ваклары да бар, ләкин алардан

башка җавап эзләү шулай ук мөмкин түгел. Кешедә сораулар туа дип әйтү дөрес

түгел. Дөньялыкта кеше түгел, тормыш үзе куя сорауларны. Кеше исә җавап

бирүче һәм җавап тотучы.

Хәтта йөзгә кызыллык китерерлек дәрәҗәдә пүчтәк сорауларга да җавап

табарга кирәк бит.

Мин үземнең сөю хисемне чиксез югарылыкка күтәрергә телим. Синең

Эдик белән рестораннарга йөрүеңә, директорың белән әллә кайларга

командировкаларга баруыңа, банкетларда башка ирләр белән чуалып, икешәр

көн өйгә кайтмаганыңа ачуым килә!.. Мәхәббәтемне илаһи дип саныйм икән,

нишләп үзең өйдә юк чакта киемнәреңне исним, фотосурәтләреңне үбәм?..

Инде мин җүләрләр йортында ятам икән, бер серемне ихластан ачыйм әле:

миндә берничә тапкыр сине үтерү теләге туды. Миннән читләшә башлавыңны

аермачык сизгәч, сине үтерсәм, башка берәүнең дә кочагына керә алмаячаксың

дигән уй мине нык мавыктырды. Сине үтерсәм, син беркемгә дә бүтән

тәтемисең, мәңге минеке булачаксың, дип уйладым мин, чөнки минем сөюем

Мәңгелек кануннарына буйсына, имеш. Аннары, сине үтергән сурәттә, тәнең

белән теләсә нәрсә эшли алыр идем. Куркынычмы? Куркыныч! Бу уйлардан

мин үзем дә котсыз калдым.

Нәкъ менә шундый уйлар белән йөргән көннәрнең берсендә син табиблар

чакырдың һәм мин моңа үзем дә каршы килмәдем.

Мин аермачык хәтерлим: беркөнне көнләшеп, сиңа бәйләнә башлагач, син

миңа: «Җүләрләнәсең бит инде көнләшеп», — дидең. «Әйе, мин инде авырыйм

бугай», — дип килештем. «Дәваланырга кирәк», — дидең син. «Мин риза.

Минем үземнең дә көнләшәсем килми», — дидем мин.

Шуннан соң син сөенеп мине назлый башладың һәм без караватка яттык.

Бер-беребезне сөеп, күңелләребезне күргәннән соң, ятып йокладык. Йокыга

киткәндә, һәр икебез бу тотрыклылыкның вакытлыча гына икәнен һәм барыбер

безнең арага тиздән көнләшү дигән кара мәченең тырнакларын тырпайтып

килеп керәсен онытмадык.

Икенче көнне өебезгә мәчеләр түгел, ике табиб килеп керде. Тыныч, ягымлы

әңгәмәдән соң алар мине, машинага утыртып, психушкага алып килделәр.

Мәңге онытасым юк: килү белән миңа шәфкать туташы елмаеп, укол

кадады һәм миңа шундый рәхәт булып китте. Ә уколдан айныгач, мин яшисем

килмәгәнне тойдым.

Менә ике ай инде сине күргәнем юк. Яныма килми калмассың дигән

өметем әкренләп сүрелеп бара. Минем хәлем яхшырамы, юкмы — әйтүе кыен.

Көнләшүем кимегән шикелле. Синең башкалар белән чуалуыңа күзләремне

йомарга әзер мин. Яңа төзелгән йортыбызда көн саен бергә булырга гына язсын

— берничә сәгать кенә булса да.

Миңа күп кирәкми. Мин — детдомда үскән бала, минем бер туганым да

юк. Минем син генә бар, Клара!

Дөресен әйткәндә, мин синең белән танышуыма язмышка рәхмәтле түгел.

Синең белән язмышым бәйләнмәгән булса, мин дә, син дә болай газапланмас

идек. Ләкин язмыш безне очраштырды һәм бу дөньяның газабыннан бер өлешне

миңа бирде. Бу — котылгысызлык!

Син миңа җавап язмыйсың.

Сиңа кадәр мин беркемне дә яратмаганмын икән. Беренче хатыныма карата

да мондый тирән хисләрем булмады. Ник яратмаганымны белмим. Бәлки элекке

хатыным мине нык яратканга күрә, мин аны яратмаганмындыр. Бер шагыйрь

әйткән бит: «Хатын-кызны азрак сөйгән саен, үзең аңа күбрәк ошыйсың». Ә

бәлки ул мине яратам дип алдый торган булгандыр.

Ул вафат булгач, мин, никтер, кайгырмадым. Аның йөрәк авыруы тумыштан

булганга микән?.. Ярый әле аның белән балаларыбыз булмады. Бала дигәннән...

Сиңа кырык өч яшь кенә әле, Клара. Бала табарга соң инде, димә. Кызың

әүхәтле кешегә чыкты, аның өчен борчыласың юк. Тагын берәрне табу турында

уйларга кирәк. Мин алдан ук куркып торам: алай-болай балага узарга ниятләсәң,

мин тагын яңа газапка кереп батачакмын. Бала миннән түгелдер дигән шик-

шөбһә инде менә хәзерге минутта ук туды. Бигрәк сәер: син янымда юк, бәлки

син мине оныткансыңдыр да, ә көнләшү дәвам итә. Димәк, мәхәббәт кенә

түгел, көнләшү дә — трансценденталь нәрсә. Син бәлки беркайчан мине якын

китермәссең, ә менә балага узуың һәм ул бала миннән түгел, башка кешедән

булу ихтималы бугазыма ябышты. Бәлки син мине оныткансыңдыр, ә мин сине

яратам. Син бу дөньядан, Аллам сакласын, китеп барсаң һәм мин бу хакта

белмәсәм, мәхәббәтем дәвам итәчәк бит.

Бу нәрсә дигән сүз? Монда дәваланып ятуым нинди нәтиҗәләр бирә? Белмим.

Дарулар, уколлар тәэсиреннәнме, вакыт арасы озыная барганнанмы — минем

синнән көнләшүемә (сиңа түгел!) мөнәсәбәтем үзгәреп бара шикелле. Аңлыйсыңмы,

үземнең көнчелегемә мөнәсәбәтем үзгәреп бара. Синең тирәдәге ирләрнең күбесе

миңа танышлар, аларның төс-битләрен күреп беләм. Синең алар белән булуың

төрлечә фантазияләр белән күз алдыма килә, әмма дарулар җанымның әрнүен бераз

оета, ахрысы, элеккечә шашынып көнләшмим. Ләкин җан газабын бернинди дару

бетерә алмаячак, ул синең сурәтеңе кочаклап үзәгемдә утыра һәм аны берничек

аннан каезлап чыгару мөмкин түгел. Минем элек тә бар иде җан газабына

предрасположенность. Көнләшүем, синең турыдагы уйларым, сине яратуым — болар

газабым шытып чыккан тарафка туклыклы ашлама булып ята.

Мин сагындым сине! Мин яратам сине, Клара! Мин үземне сиңа, синең

мәхәббәтеңә лаеклы дип саныйм. Җаныңны нык биздергән булсам, гафу ит.

Ә син мине гафу итәчәксең, чөнки сине ничек яратуымны беләсең. Югыйсә

минем газабымның мәгънәсе булмас иде. Газап мәгънәсез булмый. Син минем

хатларыма җавап бир ичмаса. Син мине онытырга тиеш түгел, сине минем

шикелле яратучы беркайчан булмаячак.

Мин тизрәк йортыбызга кайтып, сине кочагыма аласы көнне зарыгып

көтәм!

Сине югалтудан элеккечә куркам. Җүләрләр йортында ятуым минем

репутацияне бозар инде, син хурлана башламагаең. Мин элек тә белә идем,

монда ятканда, тәмам инандым — кешенең психикасы турында кайда норма,

кайда чалышлык башланганны медицина билгели алмый.

Чөнки, кем әйтмешли: «Күңелеңдә җеннәр оя корган икән, димәк, анда

фәрештәләр яшәгән».

Сау булып тор, кадерлем!

Синең Туктарың».

8

Рашат үзе башлады сүзне:

— Җүләр кеше яза алыр идеме болай?

— Белмим, — дидем мин.

— Аның хатларын укыганнан соң, мин нәкъ менә синең хәзерге халәтеңдә өнсез

калып утырдым, — дип дәвам итте Рашат кафеда башлаган бәянын. — Минем

ул кешене күрәсем, аның белән сөйләшәсем килә башлады. Берәүгә евроремонт

ясаганнан соң, күчтәнәч итеп бирелгән ике шешә затлы вискины алып, мин Кафил

янына юл тоттым. Кафил Казанга киткән булган һәм мин моңа, дөресен әйткәндә,

куандым. Чөнки хатлардан алган тәэсиремне Ризәләгә җиткерәсем килгән иде,

эчке кичерешләрем турында никтер аның белән уртаклашасым килде.

Ризәләнең баш врачтан чыкканын көтеп коридор башында торганда,

Туктарның палатадан чыкканын күрдем, ул мине әллә каян танып ашыга-ашыга

яныма килде, әйтерсең лә аның хатларын укыганымны сизенгән.

— Исәнмесез, — дип кулымны кысты ул, елмаерга тырышып. Аның кулы

салкын иде.

— Исәнмесез.

— Мин сезне әллә каян танып алдым. Ярый күрдем әле сезне. Күңелгә хуш

килгән кешеләр сирәк очрый. Сезнең белән сөйләшәсем килә.

— Мин сезгә ярдәм итәрдәй кеше түгел бит... — дидем дә, болай дип теге

көнне инде әйткәнем искә төште.

Алайса ник мин тагын шулай дип кабатладым икән? Күрәсең, ничек тә

ярдәм итәргә теләвем күңел төпкелендә шытып ята иде инде. Мин әйткән

сүздән Туктар да көлемсерәп куйды.

— Заманы шундыйдыр инде, күрәсең — хәзер бер кеше икенчесе белән

ярдәм, файда кирәк булса гына аралаша. Мин кадимчедер инде, якты күңелле

кеше белән аралашу үзе ярдәм, үзе файда дип саныйм.

Монда ятучыларның барысы да аксыл чырайлы иде, мондый төсмерне башка

беркайда да очратканым булмады. Психик авыруның специфик төсе микән бу,

дарулар шундый төсмер белән тышка чыга микән? Туктарның да чырае ак иде,

ләкин башкалардан аермалы буларак, аның ул «битлеген» салып ташлап буладыр

шикелле иде. Тышкы кыяфәтен, әгәр дә теләсә, ул үзе бөтенләй үзгәртеп, таный

алмас дәрәҗәгә китерергә сәләтледер кебек иде. Дарулар томанландырган күзләре

барыбер тере иде аның, аның эченә, үзәгенә бер чиләк башваткыч уенчыклар

тутырганнар да, ул аларны бертуктамый җыярга, чишәргә, төзекләндерергә һәм

барысын да, гәрчә төрле уеннар булса да, бер корылмага җыеп тупларга, һаман

аңламаган күп нәрсәнең асылына төшенеп, алардан бер зур мәгънәле объект

калкытырга омтыла шикелле иде.

Коридорның икенче башыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

— Туктар! Уколга!

Туктар бу чакыруны игътибарсыз калдырды.

— Ә сез беләсезме, кешегә тышкы яктан тәэсир иткән нәрсәнең ярдәме

була алмый, чөнки табигать тарафыннан кешегә инде барысы да салынган,

аның үзенең эчендә бар инде витаминнары да, дарулары да, — диде ул, укол

кадарга теләүчеләр ягына борылып та карамыйча. — Ә читтән, тыштан кемдер

укол ясау кешене яхшы якка үзгәртәдер дип уйламыйм.

— Сез бит үзегез дәваланырга телисез дип беләм.

— Әйе. Чөнки минем яхшы якка үзгәрәсем килми. Мин — көнләшеп монда

эләккән кеше. Көнләшүдән дәваласалар, бу мине яхшы якка үзгәртү дигән сүз

түгел.

— Көнләшкәндә сез яхшыракмыни?

— Көнләшү минем табигый сыйфатым. Табигать яхшырак белә, ул безгә

караганда акыллырак, ул миңа нинди булырга кирәк икәнне белә.

— Димәк, сез начар якка үзгәрергә телисез булып чыга?

— Мин Клараны яратам. Аңа мөнәсәбәтемне үзгәртеп яратасым килә.

Көнләшмичә яратасым килә. Аны газапламас өчен. Беләсезме, көчле яктылык

сукырайта. Көчле дару белән үтерергә мөмкин. Артык көчле мәхәббәтнең эчтән

яндырып харап итүе ихтимал.

Коридорның теге башыннан инде ачулы тавыш яңгырады:

— Туктар! Сиңа махсус чакыру кирәкмени?!

— Их, рәхәтләнеп сөйләшеп булмады сезнең белән, — диде ул. — Ярый,

киттем мин.

Туктар процедура кабинетына кереп киткәч, коридорда Ризәлә пәйда булды.

Коридор буйлап ул аккош кебек йөзеп бара иде. Тикмәгә Кафил бу хатынны

гел үзе тирәсендә тотмый дип уйлап куйдым мин. Чибәр хатын-кыз һәрвакыт

үзенең чибәр икәнен бер мизгелгә дә онытмый, аларның атлап китеше, кул

селтәүләре, башны җиңел генә янга борулары, күрешкәндә елмаюлары, чак

кына кашларының калкуы, папканы бер кулдан икенчесенә күчереп куюлары

— барысы-барысы аның гүзәллегенә хезмәт итә, хатын-кызның сылулыгында

һәр чалым, һәр хәрәкәт, һәр элемент үз вазифасын башкара.

Ризәлә мине күрүенә сөенде шикелле.

— Кафил Казанда, — диде ул, килеп исәнләшкәч.

— Миңа әйттеләр инде, — дидем мин.

— Хатларны укыдыгызмы? — дип сорады Ризәлә, башын читкә борып,

әйтерсең лә ул хатларда аны оятка калдырырдай нәрсә бар иде.

— Укыдым, — дидем мин. — Аларны нишләп почтага салмыйсыз соң?

— Кафил Әхәтович үзе беләдер инде, — диде Ризәлә, папкасын ике куллап

кысып. Ул кинәт миңа туры карады. Мин инде нинди дә булса берәр яңалык

әйтер дип көткән идем, ә ул аның урынына: — Чәй эчәсезме? — диде.

— Мин яхшы виски алып килгән идем, әйдәгез, шуны бераз кабыйк, — дип

тәкъдим иттем.

Кафилнең кабинетына кергәч, Ризәлә чәй кайнатты, вискиның бер шешәсен

Кафилнең шкафына тыгып куйдык, икенчесен башлап, стаканнарга иллешәр

грамм салдым. Ризәлә вискидан баш тартып чәй эчте, мин йөз илле грамм

хәмерне «кабул иттем».

Ризәләнең күңеле урынында түгел иде. Ул сөйләшергә сүз тапмыйча утырды,

ә миңа исә озакламый Кафилнең үзен очратып сөйләшергә теләвем тынгылык

бирмәде.

Ризәлә көтмәгәндә:

— Туктар нәрсәләр сөйли? — дип кызыксынды.

— Бик акыллы кешегә охшаган ул, — дидем мин.

— Мин дә шаккатам аның интеллектына.

— Ә син ничек уйлыйсың, Ризәлә, аңа мондагы дәвалану ярдәм итәме соң?

— Ничек инде ярдәм итмәсен. Ярдәм итмәсә, дәвалап тормас идек бит. Тик

менә... күпме дәваларлар икән аны монда?

— Аңа башка төрлерәк дәва кирәк түгел микән?

— Нинди?

— Мондагы препаратлар, уколлар аңа уңай тәэсир итә микән соң?

Фикерләвенә, үзенә игътибар иткәч, медикаментлар аңа зыян гына китерәдер

шикелле... Бәлки мин ялгышамдыр...

— Чәй ясыйммы? — дип сорады Ризәлә кинәт.

— Юк, рәхмәт, — дидем мин, аның тавышы калтыраганны сизеп.

Ризәләнең сылу йөзе кинәт сүренкеләнде, ул миңа нидер әйтергә теләде,

ләкин дәшмәде, барып тәрәзәдән тыштагы агачларга карап торды. Мин аның

уйларына комачауламадым, китәргә дип урынымнан кузгалдым.

Ризәлә борылгач, аның елаганын күрдем һәм аптырап киттем.

— Нәрсә булды, Ризәлә? — дидем мин, аңа таба атлап.

— Әллә тагы, — диде ул, иңнәрен сикертеп. — Күңел тулды.

— Берәр проблемаң бармы әллә?

— Кеше проблемаларсыз яшәми инде ул, — дип күз яшьләре аша елмайды ул.

Ул елмайгач, мин дә шаярырга маташтым:

— Синең кебек күз явын алырдай гүзәлнең дә проблемалары булырга

мөмкинмени?

— Киресенчә, гүзәлләрнең проблемалары күбрәк була әле ул.

— Нәрсә булды? Эштә берәр төрле күңелсезлек килеп чыктымы әллә?

— Юк ла. Сөйгән кешем белән ачуланыштык. Минем сөяркәм бар. Инде

бер турны никахлашырга да җыенган идек, кичектердек, аннары тагын ниятләр

башка юнәлеш алды. Юктан гына ызгыштык та, хәзер ни, эшлисе килми...

кыскасы, кул да кыймылдатасы килми.

— Үтә торган нәрсә бу, татулашырсыз, аңлашырсыз, мәхәббәттә барысы

да була, тормышның үзендәге кебек, — дигән булдым мин, гадәттә мондый

очракта әйтелә торган дежур сүзләрне тезеп.

Ә үзем сиздем, Ризәлә миңа елавының чын сәбәбен әйтмәде. Әйе,

бәлки чынлап та ир-егете белән аралары бозылып киткәндер, әмма болай

хәсрәтләнүенең чын сәбәбе башкада иде. Ниндидер бер газабы бар иде — кинәт

аның йөзендәге чибәрлек бөтенләй юкка чыкты, бит тиресе тартылып, күзгә

күренеп сулыгып калды, күзләренең акайганын мин аермачык күрдем. Чырае

палаталарда ятучыларныкы кебек аксыл саргылт төскә керде, аңа бу мәлдә

алтмыш яшь тирәсе бирерлек иде. Мин котсыз калдым.

— Ризәлә! Син авырыйсыңмы әллә?

— Әйе, әллә ничек. Инде берничә тапкыр шулай булды. Баш эчендә мигә авыр

плитә прессы баскан кебек. Күзләрем күрә дә шикелле, шул ук вакытта бер ноктага

текәлеп карый алмыйм. Хәлем бетә. Ул өстәл каршындагы диванга утырды.

— Врач чакырыйммы?

— Юк, кирәкми. Хәзер үтә ул.

Мин аңа графиннан су салып бирдем.

— Нәрсәдән соң ул? Кайсы төшең авырта?

— Хәл юк, — диде ул, су йотып куйгач. — Аннары... курку бар...

— Нәрсәдән курку?

— Белмим.

— Бәлки көннәр буе психлар арасында булгангадыр?

— Юк, сәбәбен мин үзем беләм, — диде ул. — Төпченмә.

Шуннан соң ул халат кесәсеннән ниндидер дару алып капты, артыннан

стакандагы суны эчеп бетерде.

— Күптәнме бу синең? — дидем мин, шундый гүзәл затның кинәт әллә

нинди ямьсез кыяфәткә керүеннән котсыз калып.

Ул, диван артына терәлеп, күзләрен йомды:

— Күптән түгел.

— Дәваланырга кирәк.

— Дәвалану ярдәм итмәячәк, — диде ул, иреннәрен чак кына кыймылдатып.

— Нәрсәдер эшләргә кирәк... Син бар. Мин үзем генә ятып торыйм әле.

— Ризәлә, син бит әллә нишләдең, — дидем мин, аны монда үзен генә

калдырасым килмичә. — Син бөтенләй башка кешегә әйләндең.

— Әйе, кызганычка каршы, мин элеккеге түгел инде.

— Баш врачны чакырыйммы?

— Кирәкми. Син бар, мин ятып торыйм әле. Үзем генә буласым килә. — Ул

диванга сузылып ятты. — Бар, бар, курыкма, хәзер үтә ул.

Коридорга чыккач, бу тетрәнүдән мин хәтта ишекне табалмыйча беравык

коридорда адашып йөрдем.

9

Шешәбез төбенә кадәр бушаса да, сөйли торгач, Рашат бөтенләй айнып китте.

Мин үзем дә, ярты шешә аракы эчүгә карамастан ап-аек идем — җиде хатны

уку җиде тапкыр саунага кереп чыккан кебек тәэсир итте дисәм дә ялган булмас,

мөгаен. Мин саф һавага чыгарга тәкъдим иттем.

Галиягә рәхмәт әйтеп, тагын бер тапкыр гафу үтендем дә, чыгып киттек.

Хатынының сукранып калуына күнеккән Рашат баскычтан төшкәндә:

— Искиткеч олы җанлы кеше минем хатыным, — диде. — Ул яктан бәхетле

мин.

— Син аның сүзенә колак сал инде, Рашат, — дидем мин. — Син бит хатыныңнан

алда әле үзеңне бетерәсең болай эчеп, синең белән хатының да сулыга.

Дөнья күргән, шактый олы яшьтәге кеше буларак, аңлыйм: бу сүзләремнең

аз гына да тәэсире булмаячак, ләкин мин аларны әйтергә тиеш идем. Аракыга

көн саен тотынуның һәрвакыт эчке, тирән сәбәбе була. Рашат та эчеп рәхәт

булсын өчен генә эчми иде. Тирәнрәк психологик сәбәбе бар иде аның. Барыбер

эчәчәк бит инде ул. Мине очраткач, минем белән эчте, мин очрамасам, башка

кеше белән эчәр иде, кеше очрамаса да, үзе генә эчми калмас иде.

— Мин бит шул «N» каласында, психушкадагы вакыйгадан соң каты эчә

башладым, — диде ул, урамга чыккач. — Минем башка чарам юк газабымны

хет аз гына булса да басарга. Әйе, бу минем эчүемне аклау түгел, әлбәттә. Беләм

мин, аңлыйм, сизәм көннән-көн түбәнгә тәгәрәгәнемне. Шулай да, акчаң булса,

тагын бер ярты ал инде.

Мин Галиянең аһ-зарларын да оныттым, Рашатка эчүен ташларга кирәк

икәнне дә инкарь иттем — кибеткә кереп, тагын бер шешә аракы алып чыктым.

Минем Рашатның бәянын ахырына кадәр тыңлыйсым килде — ниндидер

коточкыч вакыйга булган «N» каласында.

Казан елгасы буена барып ярга утырдык, пластик стаканнарга салып эчтек,

аннан соң берәр банан ашадык. Рашат, җанланып, сөйләвен дәвам итте.

 

10

— Ярты ай чамасы вакыт үтте.

Туктар исемле пациент башымнан чыкмады.

Мин аның турында хатыныма да сөйләдем, хатларын күрсәттем. Аларны

укыгач, Галия сәгать буе елады.

Отпускыга чыкканымның икенче көнендә үк Кафилнең эш урынына юл

тоттым. Аңарчы шактый вакыт аралашмый торган идек. Туктарга дип ике пакет

ризык, җиләк-җимеш, сок ише күчтәнәчләр алып бардым.

Миңа бер сорау тынгылык бирмәде: нишләп Туктарның хатларын почта аша

хатынына җибәрмиләр? Кафилдән бу хакта сорарга кирәк дигән карарга килдем.

Кафил урынында түгел иде, кая киткәнен беркем дә әйтә алмады. Хәзер

кайтырга тиеш, диделәр.

Ризәләнең каян килеп чыкканын да сизми калдым. Аның киеренкелеге

төсенә чыккан иде, һәр ишетелгән авазга кинәт борылып, эндәшсәләр

сискәнеп, ул үзен кемдер эзәрлекләгән, янау сизгән сыман хис итә иде. Ул

мине ашыктырып, өлкән сестра бүлмәсенә алып китте.

— Зинһар, теге хатларның ксерокопияләрен йә миңа алып килегез, йә ертып

ташлагыз, — диде Ризәлә, өзгәләнеп. — Хәзер инде аларны сезгә укытканыма

үкенәм.

— Нишләп алай? Нәрсә булды?

— Бәлки психиатр гына аңлый торган нәрсәләр бардыр аның хатларында...

Авыру кешенең хисләре адекват булмау да бар бит... Ярамый аның хатларын

чит кешеләргә уку... Хәтта Туктарның хатыны да укырга тиеш түгелдер... Кафил

Әхәтович шуңа җибәрмидер хатларын. Берүк, аларны укыганыгызны беркемгә

дә әйтмәгез. Теге мин биргән копияләрне алып килегез.

— Алып килермен. Бу кадәре үк борчылмагыз, Ризәлә. Туктагыз әле, сезнең

тарафтан бернинди кара эш булмады, ник болай ачыргаланасыз? Мин беркемгә

әйтмәм бу хатлар турында.

— Куркам мин, куркам, — диде ул, як-ягына каранып.

Ризәләнең кыяфәте үзгәргәнне күреп куркуга калдым, теге көндәге өянәге

кузгаламы әллә?

Мин аңа бер тармак банан белән ике апельсин бирдем һәм:

— Мин сезне авыр хәлдә калдырмам, бер дә борчылмагыз, — дидем.

Әйе, Кафилгә турыдан-туры хатларның эчтәлеге турында сүз кузгатсам,

нишләп кешегә пациентның хатларын укыттың дип, Ризәләне ачуланачак.

Ризәлә шуннан куркадыр.

Коридорның кайсыдыр тарафыннан «Кафил Әхәтович кайтты!» дигән тавыш

ишетелде.

Кафил мине гадәттәгечә шат йөз белән кабул итте. Хәл-әхвәлләрне белешкәч,

ул армияне искә төшерә башлаган иде, әмма минем солдаттагы хәлләрне

сөйләшеп утырасым килмәде, мин Туктарның хәле белән кызыксындым.

Ул врачларга хас салкынлык белән:

— Аның хәле беркөе, — дип җавап бирде.

— Хатлар язамы һаман?

— Соңгы вакытта язмый башлады. Дәвалау тәэсир итәдер.

— Хатыны килмиме?

— Юк.

— Хатлары барып җитмәде микән әллә?

— Барып җиткәндер. Шәһәр эчендә почта әйбәт эшли ул.

— Минем аны күрәсем килә. Менә бераз җиләк-җимеш алып килгәнием,

— дип ишек катында калдырган пакетыма күрсәттем.

Кафил гаҗәпләнеп миңа карап торды.

— Зур кызыксыну уятты бу пациент синдә, — диде ул, көлемсерәп.

— Яратудан шашкан кешене моңарчы күргәнем юк иде, — дидем мин.

— Гомумән, мондагы пациентларны күрү миндә күп нәрсәгә карашларны

үзгәртте, мин үзем дә үзгәрә башладым шикелле.

— Кирәгеннән артык дәрәҗәдә үзгәреп, минем пациентыма әйләнә күрмә,

— диде Кафил, көлеп. — Әйдә, чәй эчәбез.

— Юк, рәхмәт, эчәсем килми, — дидем мин. — Көнләшүдән дәвалау

— яратудан дәваларга тырышу түгелме?

— Яратучы кеше болай ук көнләшә микән соң ул? — дип куйды Кафил.

— Нык яратмаса көнләшмәс иде бит.

— Яратудыр да ул, ләкин ярату гына түгел. Шул яраткан кешесен югалту

куркынычы көнләштерә кешене, шуңа күрә ул аны үзенең милке итмәкче була.

Шәхес буларак хәлсезлеге яраткан кешене югалтудан куркыта һәм ул үзенең

яратуын зур мәгънәгә, бөек хискә саный. Шәхес буларак пүчтәк булган саен

кеше катырак көнләшә.

— Ул пүчтәк кешегә охшамаган, — дидем мин һәм аның хатларын

укыганымны чак кына ычкындырмый калдым.

— Көнләшү — рухи импотентлык галәмәте. Көнләшү — шәхес буларак үз-үзенә

ышанмаудан. Үз милке итеп, үзенә хосусыйлаштыру теләге шуннан килә. Көнче

кеше бөтенләй өйләнергә тиеш түгел. Ул мәңге көнләшәчәк. Ул үзен дә бәхетсез

итә, яраткан кешесен дә. Андый кешенең садо-мазохистлыгы үзе теләгәннән түгел,

үзеннән-үзе шулай килеп чыга, ул шундый инде. Андый кеше, әлбәттә, гадәти

булмый. Аның шәхес потенциясе нормаль юнәлешләрдә тармакланасы урынга

башкача юллар белән трансформацияләнә. Шул сублимация инде ул.

— Анысы нәрсә тагы?

— Әйдә, менә болай аңлатып карыйм. Кешегә һәрбер көнгә күпмедер психик

энергия бирелгән ди. Син аны ничек, нәрсәгә, күпме дәрәҗәдә сарыф итәсең

— үз ирегеңдә. Мәсәлән, ике тирән чокыр казыган көнне син ике хатын янына

җенси мөнәсәбәтләргә керергә бара алмаска мөмкин, шулаймы? Ике кеше белән

сугышып кайтса, утырып ике битле хикәя яза алмыйдыр язучы. Ике кубометр

утын кискәннән соң, ике кеше белән сугыша алмыйсыңдыр. Ике эштә эшләсәң,

ике сөяркәң булуы икеле. Шул бер психик энергия трансформация ясый инде

— зиһен аша, мускулатура аша, нервылар, аяк-куллар аша. Шул бер система

инде ул — баш мие белән тән... — Ул, сөйләүдән туктап, миңа текәлде. — Син

ник болай кайгыга баттың соң әле? Рашат, служак! Кичә армиядә төшкән

фотоларны карап утырдым әле. Арыгансың син. Бигрәк тиз үтә вакыт. Әйдә,

ял көне елга буена шашлыкка чыгабыз.

— Минем Туктарны күрәсем килә, — дидем мин һәм ишек катындагы

пакетларны барып алдым.

Кафил шкафтан ак халат алып иңемә салды. Ул мине дүртенче палатаның

ишегенә кадәр озаткач, кире кабинетына китте, мин палатага кердем.

Палатада дүрт кеше, уртадагы ике караваттагылар йоклый иде. Туктар үз

караватында тәрәзәдән тышка карап утыра иде, тәрәзә биегрәк булганга, ул ачык

һаваны, күкне генә күрә иде бугай. Ишек янындагы пеләш башлы, тәбәнәк

буйлы урта яшьләрдәге агай, сикереп торып, күзләрен челт-челт йома-йома,

каршыма басты:

— Кефирның бәясе арткан диләр, дөресме?

— Юк, ишетмәдем, — дидем мин.

Туктар борылып карады һәм куанып, миңа таба йөгереп килде:

— Сезне күрүемә шат. Исәнмесез. Син, Җәүдәт, кефир турында башка

вакытта сөйләшерсең. Кефирга килеп терәлгәнмени тормыш?!

— Миңа көн саен кефир бәясен әйтәләр, көн саен яңа бәя, — диде пеләш баш

зарлы тавыш белән. — Җитмәсә бер үк көнне төрле кеше төрлечә бәяне атый.

Акылдан язарга була. — Ул, караватына утырып, кайгылы кыяфәттә башын

салындырды.

Безнең сөйләшүдән урта караватлардагылар уянды һәм алар торып, миңа

текәлделәр. Берсе инде алтмышны узган олы яшьтәге кеше иде — ап-ак чәчле,

башкалар кебек үк ак чырайлы, акайган күзле. Яшь чагында физик яктан көчле

булгандыр, хәер, хәзер дә җегәрлегә охшаган — киң җилкәле, эре сөякле, зур

иякле кеше иде ул. Яшькелт-сары тырнаклы аякларын тапочкалары өстенә

куеп, ул караватында үз биләмәсендә хуҗа булып утырган җанварны хәтерләтә

иде. Аның күз карашы усал иде, мин аңа карамаска тырыштым.

Туктар елмаеп аңа эндәште:

— Фердинанд абый, таныш бул, бу — Рашат әфәнде — Кафил Әхәтович

белән армиядә бергә хезмәт иткәннәр.

Фердинандка әлеге хәбәр берничек тәэсир итмәде, ул миңа ничек караган,

шулай текәлгән иде.

Икенчесенә исә — утыз тирәсендәге ябык, озынча гәүдәле яшь егетнең күңеленә

Кафилнең служагы булуым хуш килде бугай. Ул, караватыннан торып, миңа ерактан

ук кулын сузып килде. Чем-кара күзле, кара чәчле, кара кашлы кешенең чырае ап-

ак булгач, берәр тамаша өчен махсус грим салынган дип уйларлык иде.

— Исәнмесез, — диде ул, миңа шыр сөякле коры кулын сузып. — Мин бик

шат. Исемем — Сабир. Ишеткәнегез бармы?

Аның минем белән сөйләшәсе килгән иде, җитешә алмады, Туктар мине

җитәкләп, тәрәзә янында урнашкан караватына таба алып китте. Ул үзе

караватка утырды, миңа читтәрәк торган урындыкка ымлады.

— Кафил белән армиядә бергә хезмәт иткәнне кем әйтте? — дидем мин,

урындыкны алып килеп аның каршысына куйгач.

— Оныттым инде, — диде ул, елмаеп, чөнки чынлап та моны кем әйткәне

беркем өчен дә әһәмиятле түгел иде.

Пеләш башлы пациент, йөгереп килеп, колагыма пышылдады:

— Беләсезме, тәмле катык кайсы кибеттә бар? «Ямашев» урамындагы

«Рассвет» дигән кибеттә.

— Рәхмәт, — дидем мин, — белмәгән идем, хәзер беләм инде.

— Җәүдәт! — дип җикерде аңа Туктар. — Комачаулама безгә сөйләшергә!

Җәүдәт үпкәләде, ахрысы, палатадан коридорга чыгып китте.

— Хәлләрегез ничек соң? — дип кызыксындым мин урындыкка утырып һәм

ризыклы пакетымны караватка аның белән янәшә куйдым. — Монда алма,

банан, груша, сок, тагын вак-төяк — витаминлы нәрсәләр.

— Рәхмәт, — диде ул. — Миңа витаминнар ярдәм итәрме соң? Хатынымны

сагынам. — Аның йөзенә газап саркыды. — Араларыбыз бозылуда мин гаепле,

мин, мин!

— Бөтен гаепләрне үз өстегезгә алырга ашыкмагыз әле.

— Мин барыбер көнләшүдән бер туктармын һәм без Клара белән тыныч,

рәхәт тормыш башлап җибәрербез. Тик менә... Эдик бар шул... Мин ул Эдикны

хәзер, никтер, башкаларга караганда ешрак искә алам. Эдик нык чуалды минем

Клара белән... Ирдәге хатын икәнне белә бит ул югыйсә...

— Эдик кем?

— Кем дип... Автосалон директоры. Шәһәргә керә торган юл кырыенда ул

автосалон. Иномаркалар саталар. Клара белән мин аны берничә тапкыр күрдем.

— Берничә тапкыр күрү бит әле ул...

Ул минем сүземне кырт кисеп бүлде:

— Алай димәгез. Күңел сизә бит ул.

— Димәк, көнләшергә урын бар дип саныйсыз? — дигән булдым мин.

— Әйе, көнләшергә сәбәпләр бар һәм сәбәпләр күп шикелле. Ләкин бит

көнләшкән саен, Клара белән араларыбыз суына бара. Шунысы аяныч.

— Ә көнләшмәсәгез, ул сезне ныклап ярата башлаячакмы?

— Мин өметләнәм. Чөнки минем өчен аңардан башка яшәүнең мәгънәсе юк.

— Ничек инде яшәүнең мәгънәсе булмасын! — дидем мин. — Бүген мәгънәсе

юк булып тоелса, аны иртәгә мәгънәле итәргә мөмкин бит.

— Беләсезме, проблема нәрсәдә — Җирдәге шәһвәтле сөю чын рухи, илаһи

мәхәббәтне каплый, үзе астында калдыра. Әмма парадокс шунда ки — шәһвәтле

сөю үзе генә моны булдыра алмас иде. Шәһвәтле сөюдә рухи мәхәббәттән дә

нәрсәдер бар. Шуңа күрә көче җитә аның.

— Туктар, бәлки артык күп уйланулар сине көнләшә торган итәдер? Син

мәхәббәтне дә төрле формаларга бүлеп утырасың...

— Бәлки шулайдыр. Минем һәркемгә аңлатасым килә: җенси мөнәсәбәтләрдә

индивидуальлектән берни калмый, шәхсилек юкка чыга — син бөтен хайваннар

дөньясы белән берләшәсең. Җенеснең йөзе юк, ул үзе дә башка йөзләрне

күрми, танымый. Мәхәббәт — шәхси эш, кабатланмас кешеңә, бердән-береңә

юнәлтелгән ул. Җенси сөю алмашу белән килешә һәм җиңел генә бер кешене

икенчесенә алмаштыруга ризалаша.

Туктарның фикерләре белән килешми мөмкин түгел, әмма сөйләгәндә, аның,

фәлсәфәгә кереп, чынбарлыктан ерагаюы аермачык күренеп тора иде.

Фердинанд ягына күз салдым — ул караватында кымшанмыйча да миңа

текәлгән килеш утыра иде. Чуаланып беткән саргылт төстәге сыек чәче астыннан

ике күз һаман акаеп миңа карап торалар иде. Шул вакытны Сабир яныма

йөгереп килеп, алдыма иелде:

— Сез килешәсезме, иң вәхши халык — нимесләр, шулай бит? — диде ул,

пышылдап.

— Бөтен халык турында алай дип әйтеп булмый инде, — дидем мин.

— Фашизмны күздә тотып әйтәсездер...

— Фашизм нәрсә ул! Фашизмга кадәр үк алар коточкыч нәрсә уйлап

чыгарганнар.

— Нәрсә уйлап чыгарганнар?

— Сәгать. Фашизмнан да коточкычрак нәрсә ул — сәгать.

— Сабир, син безгә сөйләшергә комачаулыйсың! — дип җикерде Туктар.

Сабир тиз генә китеп барды. Ул үзенең караватына түгел, Фердинанд янына

барып утырды.

Туктар кинәт боекты — күрәсең, җанланып сөйләгәндә сүзе бүленгәч, ачуы

килгәндер.

— Аңламыйм, ник яшим мин?! — диде Туктар, кинәт кыҗрап. Ул үзенә-үзе

кыҗрый иде сыман.

— Яшәү кызык, — дидем мин, башка тынычландырыр сүз тапмагач. — Шул

Кларага гына килеп төртелсә, дөнья дөнья булыр идемени? Чиксезлек, мәңгелек

дигән төшенчәләрне астыңа җәеп ятасы кала, әгәр дә бер... хатын-кыз аркасында

син яшәүдән ваз кичәсең икән.

— Нишләргә миңа?! — дип урыныннан сикереп торды Туктар.

— Яшәргә, — дидем мин тыныч кына. — Яшәү ямен, яшәү тәмен татып

калырга кирәк. Бу дөньяга бүтән килмибез. Күреп кал, яшәп кал.

Кинәт Фердинандның калын ямьсез тавышы ишетелде:

— Син кайчан миңа егерме сум әҗәтеңне түлисең?

— Мин инде сиңа әллә ничә тапкыр әйттем — минем синнән әҗәткә акча

алганым юк, — диде Туктар. — Рашат әфәнде, әйдәгез, чыгыйк әле моннан.

Без палатадан чыгып киттек.

— Фердинандка түлисе бурычың булса, мин сиңа егерме сум бирәм, — дидем

мин, палатадан чыгып, коридор башындагы тәрәзәгә таба барганда.

Туктар елмаеп кул селтәде:

— Минем аңардан акча алганым юк. Ул торымнан-торымга бөтен кешегә

шулай бәйләнә. Берәр атна үткәч, башка кешедән акча даулый башлаячак. Аңа

агрессия өчен сәбәп кирәк. Аңа агрессиягә каршы бик көчле укол кадыйлар.

Монда килгәндә ул бик куркыныч иде. Хәзер, дәвалый торгач, аның агрессиясе

егерме сум сорарлык кына калды.

— Ә теге кефир турында сораучының диагнозы нинди?

— Җәүдәтнеңме... Шизофрениядер инде. Тормышның һәр күренеше аның

үзенә кагыла дип саташкан ул. Йорт стенасына ниндидер плакат эленгән

булса, ул аны үзен мыскыл итү дип кабул итә. Кибеттә берәр товарның бәясе

артса, ул аны үзен кимсетер өчен, хәтта ачтан үтерер өчен эшләнә дип ышана.

Бөтенләй үзенә кагылмаган нәрсәләрне тырнакларын тырпайтып кабул итә,

ачуы килә, чыгырыннан чыга.

— Ә теге, Сабир исемлесен монда ник яткырганнар?

— Мин аның диагнозын төгәл белмим. Сабир өчен вакыт бик озак үтә.

Күрәсең, аның үзенең эчке ритмы бик каты чаба, ә сәгать аның өчен бик акрын

йөргән сыман тоела. Аның кайчакларда, вакыт йөреше туктады дип уйлап,

асылыныр дәрәҗәгә җиткән мәлләре булган.

Без коридорның аулак башына барып җиттек

— Сез минем халәтем белән кызыксынасыз... — диде ул, ике куллап тәрәзә

төбенә таянып. — Сезгә бәлки берәрсе кушкандыр — шыпырт кына белеш әле

аның хәлен дип?..

— Юк, юк, Туктар, сезнең фикер йөртүегезне, Кафил белән сөйләшүегезне

ишеткәч, күргәч, монда ятуыгызга битараф булалмыйм. (Мин шунда аның

белән төрле вакытта төрлечә — йә «сез», йә «син» дип сөйләшкәнемә игътибар

иттем.) Аннары, бит сез үзегез миңа мөрәҗәгать иттегез. Ярдәм итәрдәй кешегә

охшавымны әйттегез түгелме?

— Сез бит белмисез ул сүзләремә нинди мәгънә салганымны, — диде ул

миңа серле итеп.

— Ничек кенә булмасын, мин ихластан сезгә риясыз ярдәм итәргә телим,

ләкин ничек ярдәм итәргә икәнне белмим.

— Димәк, сез — альтруист, — дип елмайды ул. — Минемчә, альтруизм — үзеңдә

гаеп хисе тоюдан килә. Гаеп-гөнаһларын юу теләге кешене альтруист итә.

— Алайса мине башка сүз белән ата, — дидем мин, көлемсерәп. — Мин алай

бик ярдәмчел дип тә санамыйм үземне һәм гел дөрес юлдан йөрүче гаепсез

кеше дип тә атый алмыйм.

Ул, кинәт миңа таба борылып:

— Менә әйтегез әле, минем хәлем кызганычмы, көлкеме? — дип сорады.

— Сезнең хәлегез абсурдлы. Күрә торып үзегез упкын кырыннан барасыз

шикелле.

Ул тагын тәрәзә төбенә таянып, урамга карады:

— Нишләргә соң миңа? — дип сытып чыгарды ул өч сүзне.

— Хатының белән ничек булса да очрашырга, сөйләшергә кирәк, — дидем мин.

— Ахыргача ачыклык кертергә, тәгаен хәл итәргә үзара мөнәсәбәтләрегезне.

— Мин моннан качып, аны эзләргә җыенган идем инде. Моннан качу

мөмкин түгел. — Ул тирән сулап куйды. — Их, Клара, Клара... Кешене берьюлы

ярату да, хөрмәт итү дә мөмкин түгелдер бәлки.

— Ничек инде?

— Хөрмәт итүдә аек акыл бар, дистанция саклана. Хөрмәт итүдә үз-

үзеңә карата ихтирам исән кала. Ә мәхәббәттә син рәхәтлекнең кочагында

изрәгәндәй буласың да, бервакытны кеше күңелендәге, үзара мөнәсәбәтләрдәге

пычракның барлык палитрасына буялганыңны тоясың. Мәхәббәттә дистанция

сакланмый, проблема әнә шунда. Артык якынайгач, сине кимсетергә җайлы,

артык якынайтып сине алдарга җиңел. Якынайткач, синең белән туганлашырга

мөмкин, якынайткач, сине аннары дошман итеп була, якынайткач, сине

тегендә-монда файдалана алалар. Якынайгач, сиңа төкерергә ара якыная,

аңлыйсыңмы? Якынайган кешегә хыянәт итеп була...

Ул нык дулкынланып сөйләде. Мин тын да алмыйча аны тыңладым.

— Якынаймыйча, яратышмыйча кешеләр яши алмыйлар, — дип куйдым

мин, аның хәл алырга туктавыннан файдаланып.

— Шуңа күрә кешеләрнең яшәве адым саен түбәнсенү белән үч алу арасында

бара. Җиңелүче дә юк, җиңүче дә юк, — диде ул.

— Хаклы кеше җиңәргә тиештер, — дидем мин.

— Ягъни дөреслек җиңәргә тиеш дигән иске сүзне кабатламакчы буласың

инде? — дип усал итеп карады ул миңа. — Дөреслек җиңәргә тиеш дигән

сүз мине һәрвакыт куркыта. Менә шул кешеләр эзләгән дөреслек ялганның,

алдауның, мәкернең, хәйләнең — кыскасы, кешеләр арасында иң пычрак, иң

түбән төшенчәләрнең нигезе булып тора да инде.

Ул миңа күп нәрсәгә күзләремне ачты, аны тыңлаганда, тирән мәгънәле

акыллы бер китап укыган сыман булдым. Ул шулкадәре нечкәлекләре белән,

тирәнтен аңлый иде кешеләрне, дөньяны. Кешеләрне үтәли күрә иде ул. Ничек

инде хатынының фальшларын, чалыш юлда йөрүен, хыянәтен күрмәсен бу кеше?!

Башкалар күрмәгәнне күрү үзе авырдыр, аларда казыну тагы да авыррактыр.

Шул ук вакытта Туктар бит дөрес бәя бирә, үзенең дөньяны тоемлавына да,

башкалардан аерылып торуына да дөрес бәя бирә, дөрес аңлый.

— Син бит дөрес язгансың хатыңда: синең яратуың белән аның яратуын бер үк

үлчәмнәр белән, бер үк үлчәүләргә салып үлчәргә мөмкин түгел, — дидем мин.

— Ә сез минем хатымны ничек, кайда укыганыгыз бар? — диде ул, аптырап.

Мин чак кына аның хатларын укыганымны әйтеп ташламадым һәм:

— Кафил Әхәтович хатыгыздан берничә цитатаны яттан әйтте, — дип

ялганладым. — Сез бит хатыныгыз белән башта әйбәт яшәгәнсездер?

— Әйе, без бәхетле идек.

— Хыянәт итәдер дип шикләнә башлагансың...

— Әйе.

— Ә сез шикләнә башлаганчы, ул сине нык ярата идеме?

— Әйе.

— Сиңа кичекмәстән хатының белән очрашуны оештырырга кирәк, — дигән

фикеремне кабатладым.

— Соңгы вакытта безнең сөйләшүләр гел скандал белән тәмамлана иде.

Сез хаклы, сөйләшергә кирәк. Өй телефонына моннан рөхсәт сорап берничә

тапкыр шалтыратып карадым, трубканы алучы булмады, ә ике тапкыр... ир кеше

тавышы ишетелде... Эдик иде бугай... — Аның йөзе тагы да ныграк агарды. Ул,

миңа туп-туры карап: «Хатларыма җавап язмый», — дип пышылдады. — Минем

аны күрәсем килә. Сез дөрес әйтәсез, кичекмәстән очрашырга кирәк аның

белән. Сөйләшергә кирәк, аңлашырга. Ләкин сөйләшер алдыннан, иң беренче

чиратта, минем аны кочагыма аласым килә. Мин бик сагындым аны.

Аның иякләре дерелди башлады һәм ул тыела алмыйча елап җибәрде.

— Хатыныңны күреп сөйләшимме? — дидем мин.

— Сез чын әйтәсезме? — диде ул, күз яшьләрен җиңе белән сөртеп.

— Миңа аның эш телефонын, фамилиясен, кайда эшләвен әйт.

Пинжәгемнең куен кесәсеннән блокнотымны алып, ул әйткәннәрне язып

куйдым.

— Сау булып тор, — дидем мин аңа һәм коридор буйлап Кафил кабинетына

таба киттем.

Үтеп барышлый, Туктар палатасында ятучы пеләш башлы псих мине

туктатып, сөт продукциясе хакында сүз катмакчы иде, мин бу мәсьәләләргә

башка вакытта ачыклык кертергә вәгъдә биреп, тизрәк китеп бардым.

Ашыгуымның сәбәбе — Кафил чыгып киткәнче, аңа бер-ике сүз әйтәсем,

дөресрәге, сорыйсым килгәннән иде.

Кафил кабинетында ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде.

— Туктарның бу дөньяда бер кадерле нәрсәсе дә юк, аны тормыш гел

кимсеткән, ул гомере буена югалтулар кичереп яшәгән, — дидем мин кергән

уңайга. — Аның хәзерге вакытка беркеме, бернәрсәсе калмаган. Аның үзенә

ышануы бетеп бара. Ул, кырмыска саламга тотынган сыман, тотынмакчы була.

Барыбер батачак ул салам... болай дәвам итсә...

Кафил шаккатып миңа карап торды:

— Син бит психоаналитик сыман сөйлисең, — диде ул аннары, елмаеп.

— Мин бит психиатрның дусты, — дидем мин шаярусыз. — Аның халәтен

аңлар өчен, психиатр булу кирәкми.

Ул тәгәрмәчле креслосын, кулы белән өстәлдән этеп, чак кына артка чигерде дә:

— Ник син аның өчен болай кайгырасың? — диде.

— Белмим, — дидем мин, аның каршындагы урындыкка утырып. — Күңелем

сизә — ул авыру түгел. Монда үзеңдә чын психка әйләнерсең. Аны көнләшүдән

дәвалап маташуда мәгънә юк. Күренеп тора: алга таба хатыны белән тора алмаячак

— юкса харап булачак үзе дә... бәлки хатыны да... Әгәренки тагын ялгыз калырга

язган икән, ул очракта бигрәк тә аның урыны монда түгел.

— Ә кайда аның урыны? — диде Кафил, күзләрен чекерәйтеп.

— Яшәү мәгънәсен табарга ничектер башкача ярдәм итәргә кирәк. Уколлар,

көчле препаратлар ярдәмендә түгел.

— Яшәү мәгънәсе турында киңәшләр бирүе җайлы, ләкин кешене көнләшмә

дип кенә көнләшүдән туктату мөмкин түгел.

— Сәбәпсез көнләшү патология булырга мөмкин, ә сәбәпләр булганда...

Кафил, минем сүземне бүлеп:

— Сәбәп булса да, булмаса да, көнчелек — авыру ул! — диде. — Көнләшү

— чир ул, аңлыйсыңмы?

— Бәлки чир дип санарга ярыйдыр. Кешеләргә игътибар белән карасаң, кайвакыт

сау-сәламәт кешедә бөтеләй нормадан читләшкән сыйфатлар күрергә мөмкин.

Кафил көлеп куйды.

— Сиңа табиб буласы калган. Синнән менә дигән психотерапевт чыгар иде.

Әмма артык кызганучанлык эшеңдә комачаулар иде.

— Туктарның көнләшүе ниндидер психоз, шизофрения яки саташу белән

бәйле түгел бит, — дип үзем белгәнне тукырга маташтым мин.

— Ә син каян беләсең? — диде Кафил, гаҗәпсенеп. — Туктале, син табиблар

гына белә торган кайбер нәрсәләрне өйрәнгәнсең бит...

— Мин психиатрия буенча китаплар таптым... укыдым...

Бу аңарда зур кызыксыну уятты:

— Ник кирәк булды алар сиңа?

— Монда, сезнең диспансерда булганнан соң, кызыксына башладым.

— Алай икән. — Кафил тирән сулыш алды. — Туктарны без көнләшүе психоз,

шизофрения стадиясенә җиткәнгә күрә дәвалыйбыз. Көнләшү чире, башка

психозлардан аермалы буларак, акрынлап көчәергә мөмкин. Көнче кешенең

көтмәгәндә әллә нинди коточкыч адымнарга баруы ихтимал. Соңгы стадияләрдә

үзенең халәтенә тәнкыйть күзлегеннән карый алмый, адекватлыгын югалта.

Андый кеше белән яшәү куркыныч була башлый. Аны стационарда дәвалау

яхшырак. — Ул кулындагы сәгатенә карады. — Син төшке ашны ашадыңмы?

— Юк әле.

— Әйдә, «Космос»ка, анда бик тәмле комплексный обед бирәләр.

11

Телефон номерын җыйганда, эчтә ниндидер көч моңа каршы килгәндәй

булды. Элемтәнең теге очында карчыкларга хас тамак төбенә утыртылган

тембрлы хатын-кыз тавышы ишетелде:

— Алло.

— Исәнмесез! Гафу итегез... — дигәч, мин каушадым, сүзне нәрсәдән

башларга белмичә тоткарланып тордым.

— Алло, кем бу? — диделәр элемтәнең теге очында.

— Минем исемем Рашат. Сезнең белән очрашырга иде. Мөмкин булырмы

икән?

— Кем соң сез? Нинди йомышыгыз төште миңа?

— Минем бер туганым ята психо-неврология диспансерында, — дидем мин.

— Сезнең ирегез дә шунда дәвалана.

— Шуннан?

— Миңа сезнең белән кичекмәстән очрашырга кирәк.

Телефон шактый вакыт дәшми торды.

— Сезгә нигә минем белән очрашу? — дип сорады ул, ниһаять.

— Мин сезгә аның хатларын тапшырырга телим.

— Нинди хатларын?

— Аның сезгә язган хатларын.

— Сәгать ничә хәзер?

Мин, сәгатемә карап, вакытны әйттем:

— Дүртенче ярты.

— Сәгать алтыда «Алсу» кафесына килегез.

...Мин, кафега керү белән үк, әллә каян «кычкырып» торган причёскалы

чибәр хатынга игътибар иттем. Кафеда шактый кеше бар иде, ә аны бер күрүдә

таныдым. Мин килеп исәнләшкәч, ул да аптырамады, каршысындагы утыргычка

утырырга ымлады.

Ни гаҗәп, бу яшел күзле, почык борынлы, сап-сары чәчле хатын тулаем

алып караганда гына чибәр икән, җентекләп күзәтә торгач, аның төс-битендәге

чалымнар, сызыклар, төсмерләр һич тә күз карашын иркәли дип әйтерлек түгел

иде. Читтәнрәк караганда тулы, кызыл булып торган иреннәре дә калын итеп

буялганнан гына икән. Урта буйлы, блузкасын тырпайтып торган олы күкрәкле

бу хатынның нәрсәсе ясалма, нәрсәсе табигый икәнне тиз генә аңларлык

түгел иде. Зәп-зәңгәр күзләре дә курчакныкы шикелле иде аның. Ә инде күрү

белән үзенә тартып торган ниндидер серле гүзәллеге каян, кай төшеннән чыга

— бу һичкайчан чишелмәслек табышмактыр, мөгаен. Дөресен әйтергә кирәк,

ир-ат кызыга торган, күпләрне гашыйк итә торган зат иде бу. Гәрчә тавышы

кыяфәтенә тәңгәл килмәслек дәрәҗәдә салкын һәм әбиләрнекенә охшап ярык

такта кискәндәге авазны хәтерләтсә дә.

Кофе эчә-эчә, ул минем сүз башлаганны көтеп утырды. Мин, официантка бер

чәйгүн чәй китерергә кушып, кесәмнән Туктар язган хатларның ксерокопияләрен

Клара алдына куйдым. Ул шактый вакыт хатларга кагылмыйча утырды, башын

читкә борып уйга калды. Аннары калтыранган кулы белән беренче хатны алды

— мин конвертларга, кайсы артыннан кайсын укырга икәнне белер өчен,

номерлар язган идем.

Хатның беренчесен укыганда ук, аның бите буйлап күз яше тәгәрәп төште.

Хатларның җидесен дә укып чыгуына шикләнгән идем, ләкин ул үзен кулга

алды, укып чыкты.

— Ничек ул анда? — диде Клара, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп.

— Анда ничек булалар инде... Ята шунда. Дару эчертәләр, укол кадыйлар,

— дидем мин.

— Сезнең үзегезнең кемегез ята анда?

— Хатынымның ерак туганы, — дип алдадым мин.

— Ир кешеме, хатын-кызмы? — дип кызыксынды ул никтер.

Мин, бер мәлгә югалып торганнан соң:

— Ир кеше... Олы яшьтә инде, — дигән булдым. Һәм шундук үземнең төп

соравымны бирдем: — Сез нишләп Туктар янына килмисез?

Ул минем соравыма һич кенә дә аптырамады:

— Анда баруымнан ни файда, аңа да, миңа да? — диде. — Аның ниләр

әйтәсен алдан ук беләм мин. Барсам, нинди әңгәмә буласы алдан билгеле.

— Ул авыр сулап, башын чайкады. — Белсәгез иде аның, көнләшеп, үзен дә,

мине дә ничек бимазалаганын.

— Аңа бик авыр... — дидем мин, бу хатынның ихласлыгы ни дәрәҗәдә

икәнне аңлар өчен, аны җентекләп күзәтеп.

— Ә миңа? — дип тавышын күтәрде ул. — Көнче кеше белән яшәүдән дә

авыррак нәрсә бар икән?

— И, дөньяда әллә нинди кайгылар, әллә нинди газаплар бар, — дидем мин,

чәемне йотып куйгач.

— Юкка көнләшеп, минут саен төпченеп... Алай яшәп булмый.

— Анда ятып ул үзгәрмәячәк, — дидем мин.

— Ул үзе теләде дәваланырга. Ул анда үз теләге белән ятты.

— Беләм. Ләкин көнләшүдән дәвалап була микән соң?

Клара, уйга калып:

— Юктыр, мөгаен, — диде. Аннары өстәлдәге хатларга беравык карап

торганнан соң: — Бу хатларны кем бирде сезгә? — дип сорады.

Мин ни әйтергә белми тордым.

— Туктар үзе бирде, — дип ялганлыйсы иттем. — Ул җиде хат язган, берсенә

дә җавап килмәгән. Бәлки хатлар барып җитмәгәндер дип, ксерокопияләрен

ясатып алып килдем.

Клара миңа ышанмыйча, куркып карап торды. Аның күңеленә шом керде.

— Сез кайдан? — диде ул калтыравык тавыш белән.

— Ничек инде кайдан? Тумышым беләнме?

Клараның күзләрендә чын курку чагылды.

— Сез каян?.. Кайда эшлисез диюем?..

— Төзүче мин. «Радуга» төзү фирмасында эшлим.

Ул шактый икеләнеп миңа карап торганнан соң, ниһаять:

— Мин аңа җавап язармын, — диде.

— Хатлар язышып ятудан мәгънә юк, — дидем мин, тавышымдагы ачуны

тыя алмыйча. — Сез үзегез аның янына барыгыз. Сез анда барырга тиеш.

— Мин анда барсам, тагын көнләшеп, төпченеп, җелегемне суырачак, — диде

ул еламсырак тавыш белән.

Мин дорфалыгымны йөгәнли алмыйча, әйтеп ташладым:

— Көнләшергә сәбәп булмаса, алай чирлегә сабыша-сабыша көнләшер

идеме икән ул?!

Мин җикереп сөйләшергә тиеш түгеллегемне аңлап, үземне шундук

тынычландырдым һәм:

— Көнләшүе шул дәрәҗәдә булгач, сезгә барып, аның белән сөйләшеп, чак

кына булса да хәлен җиңеләйтү турында уйларга кирәк, — дидем. — Ярты сәгать

әңгәмә эчендә аның көнләшүеннән әллә ни авырлык тоймас идегез әле.

Клараның йөзе агарганы макияж астыннан да күренде, хәтта күзләренең

төсе үзгәрде шикелле. Ул күзләрен йомды һәм, иреннәрен юкартып:

— Мин аны күралмыйм! — диде. Аннары күзләрен ачып, чак кына алга

иеленкерәп, минем күзләремә карады. — Сезнең җаныгыз бизгән кеше белән

яшәп караганыгыз бармы?

— Юк, — дидем мин һәм, аның күз карашындагы коточкыч нәфрәтне күрмәс

өчен, кафедан чыгып йөгерердәй булдым.

— Шулай булгач, миңа акыл өйрәтеп утырмагыз! — диде ул тыныч, ләкин

усал тавыш белән.

Ул урыныннан сикереп торды да, үтеп барышлый официантка кофе өчен

акча түләп, кафедан чыгып китте.

13

Мин әле отпускыда идем, йокыдан унберенче яртыда гына тордым. Хатын

эштә, балалар авылда әбиләрендә кунакта иде.

Кафилнең машинасы йортыбыз каршына килеп туктагач, мин аптырамадым,

әмма аның атлавыннан, хәрәкәтләреннән киеренкелекне әллә каян күреп, мин

аңладым — кунакка түгел, теге хатлар турында сөйләшергә килгән бу.

Һәм ялгышмаганмын. Коры гына күрешкәннән соң, ул, чәйдән баш тартып,

килүенең сәбәбен әйтеп салды.

— Син кичә миндә ятучы пациентның хатыны белән очрашкансың икән.

— Әйе, мин аның хатыны Клара белән очрашып сөйләштем, — дидем

мин, тавышымны аның тонында чыгарып. — Минем сезнең пациентка ярдәм

итәсем килде.

— Ничек ярдәм италасың син аңа? — дип текәлде миңа Кафил.

— Ул кешенең киләчәге мине борчый.

— Армиядә дә син нечкә күңелле идең. Аңлыйм мин сине. Үземнең дә

үзәкләрем өзелә кайвакыт. Нишлисең бит — Ходай биргән авыру инде.

— Ә ул чирлегә бөтеләй охшамаган.

— Хатыны аның янына килмәсә яхшырак булыр. Мин — врач, мин яхшырак

беләм.

— Хатыны белән сөйләш. Туктарның хатларын да тапшырырга тиеш син аңа,

— дидем мин һәм сынаулы караш белән Кафилнең йөзенә туры карадым.

— Тапшыргансың бит инде, — диде Кафил усал тавыш белән. — Ничек кенә

булмасын, диагноз куелган инде, аны дәваларга да дәваларга кирәк хәзер.

— Көнләшүдән дәвалап туктатмакчы буласыңмыни?

— Анда синең эшең юк! Син ник болай борчыласың? Ул синең туганың

түгел...

— Анда пациентлар арасында берсе дә синең туганың түгелдер, әмма

син аларның барысы өчен дә борчылырга тиеш, шулай бит? Ул башкаларга

охшамаган, кызыклы шәхес... Гадәттә, психик авыру кеше үзен авыру дип

санамый һәм диагнозы белән килешми, шулаймы?

— Әйе, гадәттә шулай.

— Ә Туктар үзе дәваланырга тели. Бу факт сине сагайтмыймы?

— Психик авыруларның зиһене кайвакыт нормаль кешеләрнекеннән

югарырактыр шикелле тоела — көтелмәгән фикерләр әйтүләре, әллә нинди таң

калырлык тәкъдимнәр уйлап чыгарулары белән. Ләкин бу гына әле сәламәтлек

билгесе түгел. Туктар үзен җүләр түгел дисә, аны барыбер җүләр диячәкләр,

шуңа күрә ул үз теләгем белән кердем, ди. Үзен җүләр түгел дип уйласыннар

өчен — шулай ике катлы иттереп алдамакчы була.

— Кемне?

Кафил миңа көлемсерәп карап торды да:

— Үзен, — диде.

Нык кайнарланган иде Кафил. Аңардан эсселек бөркелеп тора иде. Ул

саубуллашып та тормыйча чыгып китте.

Кафилнең күзләре куркыныч иде бүген. Ул чыгып кикәч, мине бер уй сискәндереп

куйды — армиядәге дустыма охшамаган бит бу. Шулмы соң ул? Аралар якын

түгел бит безнең. Күңел никтер шомлана башлады. Нәрсә булды миңа? Кафилгә

нәрсә булды? Бөтен нәрсә үз урынында кебек. Гаиләләребез исән-имин, үзебез

сау-сәламәтләр. Аралар бозылды сыман... Туктар исемле пациент язмышы өчен

борчылуым — ул бит инде Кафилнең эшенә тыгылу дигән сүз. Аны аңлап була.

Шулай да мин инде катгый рәвештә Туктарның язмышында катнашырга тиеш

дигән карарга килдем. Монда нәрсәдер эшләргә кирәк. Алга таба да дәвалап кешене

харап итүләре ихтимал бит. Моннан чыгарырга кирәк аны, мин бит күрәм, мин

табиб түгел, ләкин аермачык күрәм, иманым камил, аны моннан азат итәргә

кирәк. Әлбәттә, Туктарга Клара сине яратмый дип аңлату мәслихәт. Фәкать шуны

гына аңлау кирәк Туктарга. Югыйсә монда тупыйк килеп чыга. Алар бергә яши

алмаячаклар. Дәвалаудан да мәгънә юк. Ник дәвалыйсың аны, нәрсәдән?..

14

Туктарның язмышы, аның киләчәге мине ныгытып борчый башлады.

Кафил хатларның ксерокопиясен кем ясаганны, әлбәттә, аңлагандыр. Ризәләгә

эләккәндер инде моның өчен дип тә кайгыра башладым.

Мине Туктарның язмышы шулкадәр үзенә алып кереп китте, хәтта Кафилнең

яшьлек дустым икәнен дә, гаиләләребез белән дустанә мөнәсәбәтләрдә

икәнебезне дә оныттым. Кафилгә дустыма караган кебек карамый башлавымны

сиздем. Югыйсә, аның гаебе юк. Пациентка диагноз куелган, диагнозны

комиссия раслаган, дәваланырга теләк бар...

Стоп! Аның дәваланырга теләге бар. Тагын кем тели аның дәвалануын?

Диспансерга беренче тапкыр килгәч үк, Кафилнең пациентларга мөгамәләсен

күреп гаҗәпкә калган идем. Ул аларның һәрберсенең диагнозын, хәлен белә, әмма

һәрберсе белән һәрвакыт салкын, коры һәм еш кына илтифатсыз аралаша иде.

Мин диспансерга киттем. Баш табиб барысын да киңәшмәгә җыйган. Коридорда

эленке-салынкы авырулар йөри. Буфеттан коридорга аш исе чыккан.

Коридордан кызу-кызу атлап барганда каршыма очраган сестра, халатсыз-

нисез ят кешенең йөрүен өнәмичә, артымнан усал итеп карап калды. Палатага

кереп, Туктарга сүз әйтергә дә ирек бирмәдем, җиңеннән тотып коридорга алып

чыктым. Палатадагы күршеләре, әле генә ясалган уколлар тәэсирендәдер инде,

берни аңламый карап калдылар.

— Син нишләп үзең теләп монда кереп яттың? — дидем мин, аны

коридорның аулак очына алып китеп.

Туктар бер карусыз сөйләргә тотынды, шул бер үк сүзләрне кабатлаудан

тәм дә таба иде бугай ул:

— Үзем теләп дип... Клара врачларны өйгә чакырды да, мин каршы

килмәдем. Чөнки үзем дә туйдым... Клараны Эдик машина белән китереп

куйгач, аны үтерү теләге туды.

— Кемне?

— Клараны. Мин аңа турыдан-туры әйттем: үтерәм сине, дидем.

— Димәк, хатыныңның сиңа хыянәт итүен тәгаен беләсең?

— Минем моңа ышанасым килми, — диде Туктар сыктанулы тавыш белән.

— Монда ятып, уколлар кабул иткәч, ышанмый башлармын дип уйлыйсыңмы?

— дип кызып киттем мин. Ә син беләсеңме, көнләшү ничек карасаң да мәгънәсез.

Әгәр хатының хыянәт итә икән, син бернишли алмыйсың, көнләшүдән файда

юк. Әгәр дә ул сиңа хыянәт итми икән, көнләшүдән бөтенләй мәгънә юк.

Шушы ике варианттан башка очрак булалмый. Икесендә дә көнләшү мәгънәсез.

Димәк, көнләшүдән беркайчан файда юк. Монысы сиңа киләчәк өчен. Син

бүгеннән Клара синеке түгеллекне аңларга тиеш. Күңелеңнең иң ачык, иң чиста

урыннарына төкергән кешене яратырга мөмкинме соң — шуны уйла әле син!

— Сез нишләп миңа кычкырасыз? — дип җикерде ул.

— Гафу ит, мин синең кеше булып калуыңны телим, — дидем мин,

тавышымны йомшартып. — Яшәү дигән бөек төшенчә бар. Анда барысы да

керә — мәхәббәте дә, хыянәте дә, шатлыгы да, кайгысы да. Шулкадәр кызык,

рәхәт, күпкырлы яшәү дигән бөек халәт. Аңардан мәхрүм булу, яшәүне тәмуг

газабына әйләндерү — үз-үзең алдында җинаять. Дөньядагы барлык чибәр

хатыннарны җыйсаң да, синең гомереңнең бер минут бәһасенә тормый алар.

Анаң яки кызың булса, башка нәрсә... Мин иртәгә төштән соң килермен.

Ачуланма миңа, Туктар. Кеше ихтыярына буйсыну һәрвакыт һәлакәткә илтә.

Хатын-кыз бетмәгән дөньяда... Ә гомерең бер генә.

Киңәшмә тәмамланды, ахрысы, бер-бер артлы табиблар, сестралар

күренде.

Бер табибтан: «Кафил кайда?» — дип сорагач: «Ул әле баш врачта калды,

бер ярты сәгатьтән генә бушар», — диде.

Каяндыр Ризәлә дә килеп чыкты. Ул минем Туктар белән сөйләшеп

торуымны күреп сискәнеп куйды.

— Туктар, бар палатаңа! — диде ул үзенә хас булмаган боерулы тавыш белән.

Туктар берсүзсез буйсынып, үз палатасына элдерде.

— Ник бардыгыз Клара янына? — дип җикерде Ризәлә миңа.

Мин дәшмәдем һәм кызу-кызу адымнар белән чыга торган ишеккә таба

юнәлдем, ә ул миңа ияреп барды.

– Ник тыгыласыз? Сезнең монда ни эшегез бар?! — диде ул, ярсуын көчкә

тыеп.

— Гафу ит, Ризәлә, мин Туктарның хатларын хатынына укытмыйча булдыра

алмадым.

— Моның өчен мине эшемнән куулары ихтимал, — диде ул, өзгәләнеп.

— Кумаслар. Мин Кафилгә: «Кабинетыңда үзем генә калгач, шкафыңнан

ул хатларны алып ксерокстан чыгардым», — диярмен.

— Кирәкми. Мин инде аңа үзем алып биргәнне әйттем.

— Гафу ит, Ризәлә, — дидем мин тагын бер тапкыр һәм коридордан чыгып

киттем.

15

Автосалон директоры Эдуард Нәфыйковичны (Туктар еш телгә алган

Эдикны) мин нәкъ шушындыйдыр дип күз алдыма китергән идем. Килеш-

килбәте, төс-кыяфәте мин күзаллаганча булып чыкты, әмма шунысы бар: аны

мондый яшь кешедер дип уйламаган идем.

Мин аны офисында түгел, машиналар салонында «тоттым». Озын буйлы,

кыска итеп алдырган кара куе чәчле, кавказ борынлы бу чибәр егетне актёрга

да, илләр арасында йөрүче бизнес-курьерга да охшатырга мөмкин иде. Аның

кәчтүме дә дипломатларныкы шикелле затлы иде. Әйе, бу Эдик кына түгел, бу

Эдуард Нәфыйкович! Куе тембрлы тавышы белән тәбәнәк буйлы механикка

бармагын селки-селки нәрсәдер тукый иде ул. Ниһаять, механик ул кушканны

үтәргә китеп баргач, мин аңа мөрәҗәгать иттем:

— Исәнмесез.

— Исәнмесез, — диде ул һәм, миңа бер генә караш ташлап, офисына менә

торган баскычка таба атлады, ә мин аңа иярдем. — Нинди соравыгыз бар?

— Сез мине кабул итмәссез микән?

— Тыңлыйм сезне, — диде ул, туктамыйча.

— Минем сезнең белән бик җитди темага иркенләп сөйләшәсем килә,

— дидем мин, тавышымны көрәйтеп.

Ул туктап миңа карады:

— Сез кайдан, кем?

— Минем бер туганым психушкада ята... Шунда Туктар исемле кеше белән

таныштым. Клара белән дә таныш мин... Минем сезнең белән сөйләшәсем,

киңәшләшәсем килә. Бәлки кайберәүләргә сезнең ярдәмегез кирәк булыр...

Ул мине салонның икенче катында урнашкан кабинетына алып менеп китте.

Заманча, коры, әмма кыйммәтле җиһазланган кабинетында бер артык әйбере

дә юк, һәрбер предмет кул астында һәм кулланышка җайлы итеп оештырылган

иде.

Яшь булса да, җитди җитәкче булып өлгергәнгә охшаган иде бу кеше.

Ул үзенең түрдәге креслосына утырып, миңа бүлмә уртасына сузылган өстәл

артындагы утыргычка утырырга тәкъдим итте һәм сүз башлаганымны көтте.

— Гафу итегез, бик күңелсез йомыш белән килдем мин сезгә, — дидем мин.

— Сезнең Клара белән мөнәсәбәтләрегез миңа мәгълүм...

— Шуннан? — диде ул, һич кенә дә исе китмичә.

— Аның ире Туктар психодиспансерда ята.

— Беләм.

— Аның янына Клараның килгәне юк...

— Һәм ул аның янына бармаячак та, — диде ул битараф тавыш белән. — Ә

минем монда ни катнашым бар?

— Аның янына бармау — рәхимсезлек, хәтта вәхшилек дип әйтер идем мин...

Туктар көнләшеп... Клараны көнләп, авыруга әйләнгән... Авыру да түгел ул...

Бәлки аны дәваларга түгел, берәр ничек тынычландырырга кирәктер.

— Шул тынычландырыр өчен аны психушкага алып киткәннәр бит инде,

— диде Эдик ваемсыз гына.

— Туктарга хәзерге вакытта бәлки сезнең сүзегез ярдәм итәр иде.

Ул аптырап миңа карап торганнан соң:

— Нинди сүзем? — диде. — Нишләп мин аңа ярдәм итәргә тиеш? Сез

шаярасыздыр?

— Шаярмыйм, — дидем мин, нык каушаганымны сизеп. — Клара турында

сөйләгәндә, Туктар сезне еш телгә ала... Әгәр дә сез барып: «Клараң белән

минем арада бернәрсә дә юк һәм булмады», — дисәгез дә, күпмедер дәрәҗәдә

тынычланыр иде ул, мөгаен.

— Сез ни сөйләгәнегезне аңлыйсызмы? — дип көлеп җибәрде Эдуард

Нәфыйкович.

Мин бу егет алдында үземнең мескен хәлдә калганымны тойдым һәм:

— Хәер, аны алай гына коткарып булыр микән... — дип куйдым.

— Мин аңлыйм сезне, — диде Эдуард җитди кыяфәт белән. — Сез аның

авыр хәлдә икәнен күреп борчыласыз. Ләкин минем барып алай дип әйтүем

аларның мөнәсәбәтләрен яхшыртмаячак, Туктарның да хәлен җиңеләйтмәячәк.

Сез ничек күз алдыгызга китерәсез минем аның янына психушкага барып

керүемне? Клара белән мин араларны инде моннан ике ай элек өздем. Әйе,

роман булып алды. Кайнар ул, дәртле, бигүк яшь булмаса да. Дөрләп янып

алды безнең мәхәббәт. Туйдым мин аңардан. Ә ул, иреннән котылгач, мәңге

минем белән булырмын дип хыялланган иде. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә

аңа әллә ниләр вәгъдә иткән идем... Урын өстендә... андый вакытта вәгъдәләр

күп бирелә бит инде ул.

— Сез аны ташладыгызмы? — дип сорарга җөрьәт иттем мин.

Эдик ихластан җавап бирде:

— Мин яшь кызга гашыйк булдым. Шушы арада өйләнешергә җыенабыз.

Миңа егерме сигез яшь, инде өйләнер вакыт җитте.

— Алай икән... Димәк, сезнең Клара белән эләмтәләр юк инде?

— Юк.

— Ире янына килеп китсә, ни булган инде, — дидем мин. — Алга таба икесе

өчен дә яхшырак булачак — бергә торсалар да, аерылышсалар да. Туктар анда

хатлар язып ята... Мин бит Клара белән очраштым. Туктар язган хатларның

ксерокопияләрен укыттым. Клара хатларны укыганда елады.

— Куркудан елаган ул. Һәм үзен кызганудан, — диде Эдик, көлемсерәп.

— Хатларның ксерокопияләрен күргәч, әллә ниләр уйлагандыр, хокук саклау

органнары тотынганнар мәллә дип курыккандыр. Клара үзен бәхетсез дип

бөтен дөньяны каргап ята. Аңа һаман кирәк тә кирәк. Кирәкнең аның чиге

юк бит. Ул үзенең эгоизмы артыннан беркемне, бернәрсәне күрергә, санларга

теләми — аңа гына рәхәт булсын, аңа гына барысы буйсынырга тиеш, аны

гына барысы да яратырга тиеш. — Эдикның йөзе усал төс алды. — Кара эчле

хатын ул. Мин аның эчке пычрагын тоеп таң калдым. Андый стерваны минем

әле моңарчы күргәнем юк иде. Ярый котылдым әле аңардан.

— Туктар гел сезне телгә ала, шуңа килдем мин монда.

— Аның Клара белән мине бергә күргәне булгандыр да минем кем икәнне,

кайда эшләвемне берәр ничек белгәндер. Ә Клараның башка сөяркәләренең

кем, кайда икәнен белмидер. Шуңа күрә мине күбрәк телгә аладыр.

— Бәлки.

— Араларны өзгәч, Клараның миңа ничек янаганын белсәгез иде сез,

— диде Эдик, усал кыяфәткә кереп. — Хәтта Сиринәне очратып куркытырга

маташкан.

— Сиринә кем?

— Минем хәзерге вакыттагы ярым. Булачак тормыш иптәшем. Шуннан соң

Клараны очратып, үзенә бераз «лекция» укырга туры килде.

— Димәк, сез, Туктар янына барып, мин хатыныңның сөяркәсе булмадым,

дип әйтмәячәксез? — дидем мин, үҗәтләнергә үземдә кыюлык табып.

— Кеше көлдермәгез инде, — диде ул, елмаеп. — Нишләп мин алай йөрергә

тиеш?

— Чак кына булса да хәле җиңеләер иде бәлки. Аның хатыны сезнең белән

хыянәт иткән бит.

Эдуард Нәфыйкович, креслосында киерелеп, тирән сулыш алды да:

— Аңа ул кемнәр белән генә хыянәт итмәде икән! — диде.

— Әйе шул, сез анда барсагыз да, бернәрсә дә яхшы якка үзгәрмәячәк,

— дидем мин, аның әйткәннәренә күнеп.

— Ул хатынның ниндидер җене бар, үзенә гашыйк иттерә белә ул, аннары

аңардан тиз генә ычкынып та булмый, — диде Эдуард, кашларын җыерып.

— Мин шактый вакыт аның белән очрашып йөрүемә хәзер гаҗәпләнәм. Миннән

унбиш-уналты яшькә олырак булса да, үзенә нык тартты ул. Хәзер котыла

алганыма сөенеп туймыйм. Бердәнбер үкенечем — аңа ике йөз мең доллар

акча биреп ялгыш эшләдем.

— Гафу итегез, нәрсә өчен бирдегез аңа ул кадәр акча? — дип сорадым

мин.

Акча турында сүз чыккач, Эдуард Нәфыйковичның йөзе тартылып китте

шикелле.

— Ул аны әҗәткә дигән булып алды инде. Биш айдан бирермен дип. Ә

үзе, хәйләкәр хатын, без киләчәктә барыбер бергә яшәрбез, бу ике йөз мең

доллар тора-бара бурыч булмас дип уйлагандыр. Мин инде әллә ничә тапкыр

шалтыратып, әҗәте турында сүз кузгаттым, янына да барып карадым, әмма

акчаны миңа бирергә уйламый да. Расписка яздырмаган идем шул... — Ул

кыҗрап, йодрыкларын төйнәде. — Мин барыбер алам аңардан ул акчаны!

— Аннары беркавым дәшми карап торды. — Әллә нинди серләремне ачып

ташладым инде сезгә...

— Ике йөз мең ник кирәк булган соң аңа? — дип кызыксындым мин.

Эдик миңа текәлеп карады. Аннары башын читкә борып, шактый вакыт

уйланып торды.

— Дөресен әйтимме? — диде ул кинәт.

— Әйтегез.

— Ул ике йөз мең доллар ирен психушкага ябып, мәңгегә шунда яткырырга

кирәк булган.

— Сез чын әйтәсезме? — дидем мин, аның сүзләренә ышанасым килмичә.

— Ә ник кирәк миңа мондый коточкыч ялган? Ул үзе миңа исерек баштан

сөйләп ташлады. Беркөнне рестораннан кайтып, постельдә ятканда, мин аңа:

«Бергә яши башласак, Туктарың артыңнан йөреп йөдәтәчәк», — дигәнием, ул

миңа: «Туктар тора-бара бөтенләй йөрми торган булачак», — дип җавап бирде.

Мин өнсез калдым. «Бер ел психушкада ятса, аңы томалана аның», — дип өстәде

ул. Туктарны психушкага ябып котылыр өчен миннән акча алганын шунда әйтте

дә куйды. Ай-яй, вәхши хатын! Иргә хыянәт итүне ничек тә аңларга була, ә

менә бу гамәле… акылыма сыймый.

Бу сүзләрне ул ихластан әйтте.

Мин шактый вакыт телсез калып тордым.

— Туктарны психушкага яткырмыйча да иреккә ирешергә мөмкин булгандыр

бит аңа, — дидем мин, тетрәнеп.

Эдик миңа тыныч кына аңлатырга кереште:

— Монда бит комсызлык та бар әле. Клара белән Туктар төзегән коттедж

ярты миллион доллар торадыр. Шул сәбәпле дә Клара Туктардан котылырга

теләде. Бетте-китте, Туктарның кирәге калмады аңа. — Ул усал иттереп

көлеп куйды. — Ха-ха, ксерокстан чыккан хатларны күргәч, әллә ниләр

уйлагандыр ул — хокук саклау органнары тотындылармы икән әллә дип астына

җибәргәндер.

— Коточкыч бит, ә, кеше язмышы, җан газабы, мәхәббәт фонында — акча,

мал, коттедж өскә калка... — дидем мин. — Акчаны кемгә түләгән соң ул?

— Каян белим мин, — диде Эдик.

— Акчаны ни өчен алганын сез белә идегезме?

— Алган чакта белми идем. Ниндидер недвижимость алып куярга телим,

дип алдады. Аннары тотты да исерек баштан дөресен әйтеп ташлады.

— Акча түләгәч, Туктарны мәңге чыгармаслар дип ышанды микәнни ул?

— Психушкада озаграк яткыргач, тулы кеше дә тора-бара иләсләнә бит ул.

Аннары психушкадан чыкса да, аны алдап, төрле ялган документларга кул

куйдырып була. Алдарга җайлы була андый кешене. Ире психбольной дип

танылгач, развод ясавы да җиңел, мал-мөлкәтне бүлү дә уңай, урам эте урынына

читкә тибәргә дә мөмкин.

 

 

 

 

16

Эдикның автосалоныннан чыккач, әле яңа гына булган әңгәмә тәэсирендә кайсы

якка барырга икәнне онытып исәңгерәп тордым. Менә нигә җаным тынгысызланган

икән Туктарны күргәч. Хатларын укыгач, бигрәк тә күңелем дөрес сизенгән, дөрес

аңлаганмын, дөрес күргәнмен икән бит — ул анда ятарга тиеш түгел!

Мин туп-туры Кафил янына юл алдым.

Кабинетының ишеге кысып кына ачылган килеш тора иде, шакымыйча

гына кереп киттем.

Болай шат булып күренсә дә, аның күзләрендә усаллык шәйләдем.

— Ничек хәлләр? — диде ул, күрешкәндә кулымны җибәрми торып. Психиатр

буларак, ул кеше белән күрешкәндә, аның халәтен чамалый иде. Бу юлысы да

минем эчке киеренкелекне тойгандыр, әлбәттә.

— Ярыйсы. Үзең ничек? — дигән булдым мин, каршысындагы урындыкка

утырып.

— Үзем турында уйларга вакыт юк, — диде ул, чыраен җыерып. — Дуамаллар

бүлегендә тагын сугышканнар. Көчкә тыйдык.

— Тынычландылармы соң?

— Тынычланмый... Минем санитарлар арысланны да бөгеп сыгарлар. Аннары

хәзер бит шәп, яңа төрле көчле уколларыбыз бар...

Ризәлә кабинетка кереп, кабалана-кабалана киштәдән нәрсәдер эзләргә

тотынды. Ул бүген караңгы йөзле иде, минем белән хәтта исәнләшмәде дә.

Минем моңа хәтерем калмады — эш кешесе бит ул. Аннары, минем башымда

Эдикның сөйләгәннәре гүләп тора иде.

— Минем янга килдеңме, әллә Туктар исемле пациентны күрәсең киләме?

— дип сорады Кафил көтмәгәндә.

Аның бу соравыннан Ризәлә дә, эшеннән туктап, әле аңа, әле миңа карап

куйды.

— Аңламадым? — дидем мин.

Ризәлә, кирәкле папканы табып, тиз генә чыгып китте.

— Шул аңламаганга күрә хатларны алып аның хатыны янына киткәнсең дә

инде син, — диде Кафил усал тавыш белән.

Аның минем белән беркайчан да мондый тонда сөйләшкәне юк иде.

— Ризәләне, зинһар, ачуланма. Мин аңа Туктарның хатларын беркемгә дә

күрсәтмәскә вәгъдә биргән идем. Сүземдә тормадым, гаебемне таныйм.

— Туктарның язмышы мине борчымый дип уйлыйсыңмы әллә? — диде

Кафил, кайнарланып. — Аның хатларын хатынына җибәрмичә үземдә

яткыруның миңа ник кирәге бар?

— Менә мин дә шуңа аптырадым әле, — дидем мин, батыраеп.

Кафил миңа чәнчүле караш белән:

— Әллә монда эшкә керәсеңме? — диде. — Башта санитар булып, аннары

читтән торып медучилище тәмамларсың, медбрат булырсың, читтән торып

институтны тәмамларсың — раз сине монда тарта!

Мин аның нәфрәтле йөзен күрмәс өчен читкә карап:

— Кеше яши-яши нык үзгәрә икән ул, — дидем.

— Дөнья үзгәреп, син үзгәрми торырсыңмыни, — диде ул, өстәл тартмаларын

бер-бер артлы ачып.

Эдик белән сөйләшкәннәрне җиткерәсем килеп, көчкә тыелып утырдым.

Мине бер уй котсыз калдырды — яшьлек дустым Кафил шулай түбән төшәргә

мөмкинме икән?

— Синең отпускыңның да рәте булмады бит шушы Туктар өчен кайгырып,

— диде ул, урыныннан кузгалып.

— Әйе, отпускым үтеп китте инде минем, — дип көрсенеп куйдым мин.

Ул, тәрәзәдән карап торганнан соң, миңа таба борылып:

— Яши-яши кеше нык үзгәрәмени? — диде. — Син хаклы түгел. Кеше холкының

төп сыйфатлары шул ук кала, фәкать вакытына күрә төрлечә чагыла, төрлечә

кулланыла. Син бит, яшь чактагы Рашат булмасаң да, армиядәге шикелле юкка

борчылучан, башкалар өчен кайгыручан, гаделлек эстәүчән булып калгансың. Син

бит хәтта призывтагы дусларыңны «салагаларны» җәберләүдә гаепли идең.

Мин дә тавышымны көчәйттем:

— Ә син, җегәрлегеңнән файдаланып, яшьләрне мыскыл итәргә махир идең.

Каты кеше идең син яшь чакта ук, хәзер исә күзләреңдә нәфрәтне элеккегә

караганда ешрак күрәм.

— Эшемнең спецификасы шундый минем, — дип урынына килеп утырды ул.

— Монда шәфкать туташының психологиясе белән булмый, монда педагогика

белән дә бернишли алмыйсың. Монда кичеп чыккысыз фаҗигагә дучар булган

кешеләр ята. Аларны кайвакыт ничек дәваларга белмисең. Аның заманы да бит

тыныч түгел — тоташ психозлы атмосфера, сәламәт дип саналган кешеләрнең

дә пациент булырлыклары күп.

— Пациентлар арасында, нормаль кешеләргә караганда, акыллыраклары

бар, шулаймы?

— Син беләсеңдер инде, — диде Кафил, көлемсерәп. — Соңгы вакытта

махсус китаплар укыдым, дисең бит.

Утырган урынымнан торып, ишеккә таба юнәлдем.

— Син менә заман турында, кешеләр турында әйттең, — дидем мин, туктап.

— Кешелеклелек заманга карамый ул. Игелеклелек кайсы заманда да шул ук. Ә

менә заманына күрә андый изге төшенчәләрне инкарь итү, оныту үзен акыллы

дип санаучылар арасында бихисап.

— Син талчыктың соңгы вакытта, — диде Кафил, мине озатырга дип

урыныннан торып. — Әйдә, мин сиңа витаминнар кадыйм. Тынычландыра

торган дарулар бирәм.

— Минем синең пациентың буласым килми, служак! — дип җикергәнемне

сизми дә калдым.

— Син нишләп минем белән дорфа сөйләшә башладың? — диде Кафил,

гаҗәпләнеп.

— Гафу ит, — дидем мин, шундук үземне кулга алып. — Бик еш кызып китә

башлаганымны үзем дә сизәм.

— Шкафымнан кеше хатларын алып укыганыңа, әлбәттә, ачуым килгән

иде... Алай ярамый. Син миңа үпкәләргә тиеш түгел... — Минем дәшмәвемнән

файдаланып, ул: — Галия ничек, балалар сау-сәламәтләрдер бит? — дип сорап

куйды.

— Аллага шөкер! –дидем мин һәм чыгып киттем.

Аякларым үзләреннән-үзләре дүртенче палатага таба алып киттеләр.

Палатада ятучыларның дүртесе дә йоклый иде. Туктарны уятырга тотындым.

Ул күзләрен ачты һәм шуны гына көткәндәй сикереп торды. Мин карават

читенә утырдым. Ул башта мине танымый торды, ахрысы, аннары, ниһаять,

таныды һәм өзек-өзек итеп аңлатырга тотынды:

— Көнләшүдән арынасым килде... Минем аны үтерергә теләгем дә

булгалады... Башта Клара психушкадан врач чакыртты... Врачлар стационарга

ятарга кирәк, диделәр... Чөнки үземә дә авыр, Кларага да...

— Син авыру түгел, Туктар. Сиңа моннан ычкынырга кирәк. Дарулар,

уколлар белән чын тиле ясамасыннар өчен, качарга кирәк сиңа моннан.

— Ә кая кача алам мин? — диде ул, ачынып.

— Мин сине моннан барыбер коткарам! — Ул тормакчы булды. — Ят, ят,

мин үтеп барышлый гына кердем.

Ул команда тыңлагандай сузылып чалкан ятты. Шунда мин аның чыраеның

тагы да ныграк саргайганын абайладым.

Мин тиз генә палатадан чыгып киттем, чөнки миңа, саф һавада уйланып,

алга таба нишләргә икәнне хәл итәргә кирәк иде.

Инде урамга чыккач, артымнан Ризәләнең тавышы ишетелде:

— Рашат!

Ул мине куып җитте.

— Тыңлыйм, Ризәлә, — дидем мин, туктап.

Аның күзләрендә курку иде.

— Ник бардыгыз аның хатыны янына?

— Ә ник бирдең соң ул хатларны миңа? — дип сорауга сорау белән җавап

бирдем һәм җавабымның мәгънәсез килеп чыкканын шундук аңладым.

— Эш вакытым тәмамлангач очрашыйк әле... — диде ул көтмәгәндә.

— Сәгать ничәдә?

— Җидедә. Гагарин урамы, 23 йорт. Бу минем адресым.

— Фатирыңның номеры?

— Шәхси сектор ул. Мин үз йортым белән яшим. Моннан ерак түгел,

Яшьлек урамы тәмамлангач, трасса башлана, юлның сул ягында кирпеч йортлар

тезелеп киткән.

— Табармын, — дидем мин.

— Җидедә шунда кил.

— Ярар.

17

Бер катлы кирпеч йортның верандасында гөлләр күп иде.

— Дүрт бүлмәле йортымда җәй көне бу минем иң яраткан урыным, — диде

Ризәлә, чәйнекне алып килеп, түгәрәк өстәлгә китереп куйгач. Минем кулларым

белән өстәлнең кырыйларын сыпырып утырганны күреп, ул елмайды:

— Әти белән әни бу өстәлне 1975 елны иске промтоварный кибеттән алып

кайтканнар иде. Истәлек итеп саклыйм. Мин шушы йортта туып үстем.

Ризәләнең хәле юк иде. Чәй ясагач, ул урындыкка утырып, күзләрен йомды.

— Белсәң иде ничек туйганымны... — дип ыңгырашып куйды ул.

— Кемнән, нәрсәдән?

— Барысыннан да, бөтен нәрсәдән дә. Врачлардан да, чирлеләрдән дә,

диспансердан да, йорт эшләреннән дә, миңа өйләнергә йөргән сөяркәмнән дә,

хәтта үземнән дә. Улымны гына үстереп аякка бастырырга иде.

— Кайда соң әле ул?

— Чаллыга туганнан туган апама кунакка китте. Аның малайларын бик

якын итә.

— Ризәлә, иртәгә килимме әллә? — дидем мин, аның халәтен күреп. — Син

бүген бик арыгансың.

— Юк, юк, кичектерергә ярамый, — диде ул, җанланып. — Кафил белән бу

шәһәрдә очрашуың да, аның янына диспансерга килүең дә бик яхшы булды...

Алла шулай кушкандыр.

— Мин сине әлегә аңламыйм.

— Син бик сизгер, үткен күзле кеше, ахрысы. Туктарны күргәч, син нәрсәдер

сизендең, монда ниндидер хата, ялгышлык бар икәнне аңладың... — Ул авыз

чите белән генә елмайды. — Сине өемә чакыргач, әллә нинди пычрак уйлар

килгәндер башыңа, әйеме?

— Юк, Ризәлә, мине монда ник чакырсаң да, синең хакта начар уйларга

хакым юк. Ә синең миңа хатын-кыз буларак ошавыңны әйткәнем бар инде.

Дөресен әйткәндә, ник чакырганыңны түземсезлек белән беләсем килә.

— Ашыктырма, яме. — Ул тирән сулап куйды. — Мин менә-менә иргә

чыгарга торам... Мин сине йокларга дип чакырмадым... — Ул тагын күзләрен

йомды һәм шул килеш дәвам итте: — Минем хәлем бик начар әле... Киләчәгем

өчен, дөресрәге, улымның киләчәге өчен куркам... Бик зур гөнаһым бар бит

минем... Сиңа бер коточкыч серемне ачарга телим. Туктарның көннән-көн

шәлперәеп барганын күрәсең инде син...

— Сез аңа нинди уколлар кадыйсыз? — дип кызыксындым мин.

— Анысы сиңа нигә инде, — диде ул.

Кинәт Ризәлә сулкылдый-сулкылдый еларга тотынды:

— Ничек яшәрмен мин бу гөнаһ белән? Яши алмам мин. Нишләргә?

— Сөйлә миңа, тынычланачаксың, җиңеллек тоячаксың.

— Клара бу көннәрдә инде әллә ничә тапкыр Кафил янына килеп китте, —

диде ул, өстәлдәге салфетка белән күз яшьләрен сөртеп. — Бүген дә килде. Әмма

ире янына бер тапкыр да кермәде. Белсәң иде Туктарны ничек кызганганымны.

Мин инде аңа билгеләнгән кайбер даруларны бирмим, яшерәм, уколларны да

дүрт урынына икене генә кадыйм.

— Димәк, ул чирле түгел?

— Чирле түгел дип... Дәваланырга кирәктер инде... Ой, гөнаһ инде бу, гөнаһ,

нишләргә дә белмим...

— Клара ник килгән соң Кафил янына? Иренең хәлен сораштырырга гына

түгелдер бит?

— Белмим.

— Ризәлә, дөресен әйт, Туктарны диспансерга ябуны хатыны оештырган

бит, шулаймы?

— Шулай бугай.

— Син беләсең, Ризәлә, шулай бугай гына димә, син күбрәк беләсең.

— Аны исбатлау мөмкинме соң? Диагноз куелган. Шул диагнозга хас

признакларны күреп була. Норма белән чир арасында төп-төгәл сызык булмаска

да мөмкин...

— Туктарның бүлнискә ятуына үзенең каршы килмәвен ничек аңларга?

— Аңарда астенический психоз. Көнләшкәнгә шундый ул дип әйтеп булмый,

шундый булганга көнләшә дисәң, дөресрәк булыр. Психопатияләр күп төрле.

Мин хәтта аларның барысын да яттан хәтерләмим, гәрчә шактый вакыт бу

өлкәдә эшләсәм дә. Туктар астеничныйлар, ягъни хәлсезләр төркеменә керә.

Бу төркемдәгеләр йомшак күңел, психик тәэсирләнүчәнлек һәм тиз

арыклану белән аерылып тора. Аларга физик һәм психик нагрузкаларны

(йөкләнешләрне) күтәрүе авыр, алар кыюсыз, куркак булалар. Һәрвакыт

үзләренең фикерләреннән, кылган гамәлләреннән шикләнәләр, икеләнәләр.

Карар кабул итү алар өчен һәрвакыт авыр була.

— Димәк, ни дисәң дә, ул авыру кеше, — дидем мин Туктарны яклар өчен

Ризәлә сөйләгәннәрдә бернинди тотынырлык урын тапмыйча.

— Авырумы, юкмы, монда хәзер бернинди аерма юк!!! — дип кызып китте

Ризәлә. — Мин, гомумән, чирлеләр белән сәламәтләре арасында аерма күрмим.

Син диспансерга килеп, аның белән кызыксынгач, хатларын сорап алгач,

башта минем эчемә җылы керде. Миңа уртаклашыр кеше кирәк иде... Гаебем

зур булганга күрә, үзем генә күтәрә алмаган йөкне күтәрешергә кеше кирәк

иде миңа. Ул син булып чыктың.

— Нәрсә турында сөйлисең син? — дидем мин, аның ни әйтергә теләгәнен

аңламыйча.

— Ашыктырма. Аннары син мине тикшерергә телисең микән әллә дип курка

башлаган идем. Сез Кафил Әхәтович белән якын дуслар идегезме?

Ризәлә сизгән инде — без Кафил белән кайчандыр якын дуслар булганбыз,

хәзер исә ул якынлык инде юкка чыккан иде.

— Әйе, бик якын дуслар идек, — дидем мин.

— Ә хәзер?

— Озак аралашмый торганнан соң очрашкач, якынлык бар иде, соңгы

вакытта әллә ничек, әйтеп булмый торган, нәрсәдер араларны ерагайтырга

маташкан сыман.

— Дөресен әйт әле: син Туктарны элек тә белә идеңме?

— Юк, беренче тапкыр мин аны диспансерда күрдем. Ул үзе миңа беренче

булып мөрәҗәгать итте.

— Акыллы кеше акыллы кешене әллә каян күрә, таный инде ул.

— Син мине акыллы кешегә саныйсыңмы? — дип сынаулы караш белән

карадым мин аңа.

— Син чын кешегә охшагансың, — диде ул, миңа туры карап. — Туктар да

чын, дөрес кеше.

— Аны кемдер махсус яптымы диспансерга?

Ризәлә минем күзләремнән нидер укырга тырышкан сыман карап торганнан соң:

— Син беләсең, ахрысы... — диде.

— Минем беләсем килә.

— Син миңа сүз бирәсеңме серне сакларга, беркемгә дә сөйләмәскә...

әлегә...

— Сүз бирәм. Син миңа дөресен генә сөйлә.

— Бу серне алга таба барыбер икебез арасында гына саклап калып булмас,

— диде ул. — Ләкин, зинһар өчен, әлегә үзеңдә генә тот.

— Сүз бирәм.

— Аны махсус яптылар, озакка дип. Аннары, тәмам ихтыярсызлангач, бәлки

чыгарырлар.

Мин иң төп соравымны бирергә булдым:

— Аның хатыны акча түләгәнме моның өчен?

Ризәлә өстәлгә таянып, ике куллап башын кысты:

— Шулай бугай. Әй, белмим. Бәлки акчасыз гына сөйләшкәндер... — Ул

кинәт сискәнеп, башын күтәрде һәм кычкырып җибәрде: — Син үзең беләсең

икән бит барысын да! Аны ничек япканнарын, акча түләгәннәрен беләсең бит!

Син юри миннән төпченеп утырган буласың.

— Юк, шулайдыр дип уйлыйм гына. Бәлки алай түгелдер. Син үзең дөресен

әйт миңа. Туктарны диспансерга хатыны яткырганны беләсеңме?

— Беләм, — диде Ризәлә. — Син милициядә эшләмисеңме алай-болай?

— Төзүче булып эшләвемне беләсең бит инде.

— Бәлки син осведомительдер?

— Юк, Ризәлә, андый пычрак кеше түгел мин.

— Гафу ит. Минем сеңлем бар — Замирә. Клара эшли торган сәүдә йортында

эшли. Директорның секретаре булып. Миңа Замирә әйтте. Ул бер банкеттан

соң урамга чыккач, шыпырт кына Клараның яшь сөяркәсе белән сөйләшкәнен

тыңлап торган булган.

— Эдик беләнме?

Ризәлә арткарак каерылып, күзләрен акайтты:

— Син бөтенесен дә беләсең!

— Кызма, тыныч бул. Туктарның Эдик турында сөйләгәне бар, шуңа гына

ул исем миңа таныш.

— Клараның Эдикка: «Туктар психушкада ятачак!» — дигәнен сеңлем

аермачык ишеткән. — Ул чынаягындагы суынган чәен йотлыгып эчеп бетерде.

— Әйдә, Туктарны коткару турында бергәләп уйлыйк әле.

— Нәрсәдән башлыйк соң? — дидем мин, аның бу тәкъдименә куанып.

— Бу вакыйганың иң куркыныч урынын әле сиңа сөйләмәдем, — дип уйга

калды ул. — Соңрак анысын да белерсең.

Минем кичектермичә барысын да беләсем килә, ачыклык кертергә теләгем

көчле иде.

— Кафил япканмы Туктарны, әллә Кафилгә кушканнармы? — дип сорадым.

— Ә?.. — дип ул, әллә аңламыйча, әллә аңламаган булып кыланып, миңа

карады.

— Кафилгә түләгәннәрме акчаны?

Ризәлә калтыранып, алдындагы салфетканы ике куллап бөгәрләргә тотынды.

— Белмим... Юктыр... Кафил Әхәтович андыйга бармас...

— Өстән кемдер боерган микәнни?

— Бәлки, — Ризәлә, урыныннан торып чәйгүнне алды. — Син берүк бу

сорау белән Кафил Әхәтовичка керә күрмә!

— Ярар.

— Чәйне кайнарлатыйммы?

— Кирәкми, — дидем мин, аның әңгәмәне дәвам итәргә теләге юклыгын

чамалап.

Ул чәйгүнне өстәлгә куеп, урынына утырды.

— Менә шундый хәлләр... — дип тагы уйга калды ул.

— Туктарның буйсынуы, хатынының хыянәт итүен белә торып, шулай

түбәнсенүе аяныч.

— Ярата инде ул Клараны, ярата, — диде Ризәлә, еламсырап. — Бичара,

нишләсен инде ул!

18

Икенче көнне Кафилнең эш телефонына шалтыраттым. Ул миңа төшке

ашны ресторанга кереп бергә ашарга тәкъдим итте. Мин баш тарттым һәм:

«Әбит ашаганнан соң, берәр ничек очрашырга җай булмасмы?» — дидем. «Ярар,

өеңдә булсаң, яныңа кереп чыгармын», — диде ул.

Хатын эштә, балалар һаман авылда иде әле. Мин булачак әңгәмәгә эчке

әзерлегем юклыгын тоеп каушадым.

Өйгә кергәндә якты йөзле булып кыланса да, күрәсең, нинди әңгәмә буласын

сизенептер, күзләреннән «юк белән баш катырасың» дигәнне укырлык иде.

— Күптән бер-беребезгә кунакка йөргәнебез юк, күптән табигатькә бергәләп

ял итәргә чыкканыбыз юк, — дип суза-суза, ул диванга киерелеп утырды.

Шунда игътибар иттем — әле генә тәмле ашап чыккан бу тук чырайлы кеше

миңа бөтенләй ят иде инде.

— Әйе шул, — дигән булдым мин. — Отпускым да әллә ничек шыран-быран

үтеп китте.

— Синең отпускың теге «Отелло» өчен борчылып үтеп бара.

— Әйе, мин аның өчен нык кайгырам.

— Чөнки синең башка кайгың юк. Кешегә гел нинди дә булса «тормыш

геморрое» кирәк инде ул. Бигрәк тә синең кебекләргә. Син бит гомергә газапсыз

яши алмыйсың. Бөтен нәрсәң урынында, бар нәрсәң җитеш булган сурәттә дә, син

кай төшеңнән булса да чак кына кан саркуын телисең. Шундый кеше инде син.

— Нәрсә, миндә дә психика тайпылышы бар дип шикләнә башладыңмы әллә?

— Рашат туган, дөресен әйткәндә, синең менә болай өзгәләнеп, хәлеңнән

килмәгән килеш кемгәдер ярдәм итәргә тырышып йөрүең психиканың

тайпылышы дип әйтергә мөмкин... күпмедер дәрәҗәдә.

— Нишлисең бит... Соңгы көннәрдә төрле тайпылышлар хакында күп

уйланам мин. Кемнең акылы үз урынында, кемнеке чалышайган — тормыш

ыгы-зыгысында моңа игътибар гына итмибез. Һәм бәлки кирәк тә түгелдер.

Кеше булудан тайпылмаска кирәк, Кафил Әхәтович.

— Син мине ник чакырдың? — диде ул коры гына. — Кеше булудан

тайпылмаска өндәр өченме әллә?

— Туктарны чыгар, выписка яса, — дидем мин, кыюлыгымны җыеп. — Ул

көннән-көн бетә бара, күрмисеңмени?

— Аны бу хәлендә чыгару ярамый. Кайткач, өендә бер-бер хәл булса,

кем җавап бирә? Мин. Аңа диагноз куелган, дәвалау курсы дәвам итә...

Пациентларым өчен иң беренче чиратта мин җаваплы.

— Алар өчен җаваплы булгач, Клара белән сөйләшеп, Туктарга вакытлыча

яшәп торырга урын табып булмас микән? Хатыны янына кайтмасын ул.

Аннары хәл итәрләр коттеджларының язмышын... Клара синең янга кергәләп

йөри бит...

— Туктар барыбер Клара янына барып йөдәтәчәк, берәр фаҗига килеп

чыгарга мөмкин. Мин чынлап та шикләнә башладым әле — сиңа дәваланырга

кирәк түгел микән?

— Әйе, миндә кеше язмышы өчен борчыла торган тайпылыш бар! — дип

кычкырдым мин. — Әмма минем ул чиремнән дәваланасым килми. Ә менә

берничә йөз мең доллар хакына талантлы, акыллы кешене харап итүчеләрне

көчләп дәваларга кирәк (ысулларын табып), чөнки бу психиканың отклонениесе

генә түгел, кеше булудан отклонение!

— Аңламадым?.. — дип Кафил урыныннан кузгалды. — Син нәрсә әйтмәкче

буласың?..

Мин дә утырган җиремнән торып, урындыгымны читкә алып куйдым.

— Беркөнне гәҗиттән укыдым: Красноярскида бугай... бер кешене акча

түләп психушкага япканнар... — дигән булдым мин. — Врачларга уголовный

эш ачканнар ди... Шул вакыйга нык тетрәндерде мине.

— Бездә андый җинаятькә баручы врачлар юк! — диде Кафил катгый тавыш

белән. — Бездә Гиппократ антына тугры кешеләр эшли. — Ул килеп минем

иңемә кулын куйды. — Тынычлан инде, Рашат. Нишлисең син? Менә дигән

гаиләң, эш урының шәп, ни җитми сиңа? Синең берәр конкрет җитди соравың

бар идеме, әллә болай гына сөйләшергә теләгән идеңме?

— Болай гына, — дидем мин, аның күзләренә туп-туры карап.

Ул:

— Син берәр кеше хокукларын саклау оешмасына кермәдеңме? — дип күз

карашын идәнгә төшерде.

— Юк.

Кафил ишеккә таба юнәлде һәм чыгып китәр адыннан:

— Берәр үтенечең бар идеме әллә миңа? — дип сорады. — Читенсенмә, әйт.

— Туктарны азат ит! — дидем мин таләпчән тавыш белән.

— Ул бит тоткын түгел, — диде Кафил, гаҗәпсенгән сыман итеп. — Безгә

ятып дәвалануга үзе дә каршы булмады.

...Кафилнең машинасын урам борылышы каплагач, мин Эдик янына барырга

булдым.

Миңа киңәш кирәк иде.

Килүемне ул караңгы чырай белән кабул итте.

— Алай-болай эшләр милициягә барып җитсә, ни өчен Клара синнән акча

алганын әйтерсеңме? — дип сорадым мин. — Акчаңны Кларадан түләтергә дә

җайлырак булыр.

— Акчаны ни өчен алганны барыбер исбатлап булмаячак, — диде ул, кул

селтәп һәм гасабилана башлады. — Берүк мине катнаштырмагыз бу эштә. Ул

сукадан мин барыбер акчамны алачакмын. Ә аның психушкада ятучы ире мине

бөтенләй кызыксындырмый.

— Мин синең янга киңәш сорарга дип килдем. Ул кешене ничек коткарырга

икән? Ризәлә, шунда эшләүче хатын, миңа Клараның акча түләп Туктарны

психушкага яткырганын әйтте. Аның сеңлесе Замирә Клара белән бергә эшли

икән. Туктарны хатыны психушкага яптырганны сез беләсез, диспансерда

эшләүче Ризәлә белә, аның Клара белән эшләүче сеңлесе белә... Менә бит

күпме кеше белә! Нүжәли исбатлар өчен шул җитми икән?

Эдик утырган урыныннан алга иеленкерәп пышылдады:

— Ике йөз мең доллар торган эшне аларның белүе белән генә ерып

чыгалмассың. Маташма. Хәлеңнән килмәс барыбер. Клара янына бүтән барып

та торма. Сине дә, барысын да, мине дә клеветада гаепләп, үзебезне хөкемгә

тартулары ихтимал. Мине бөтенләй катнаштырма. Акчаны мин Кларага бирдем,

Кларадан үзем алачакмын, беркая да качып котылмас.

— Гафу ит, борчыганым өчен, — дидем мин, торып. — Әйе, Кафил генә

хәл итә ала моны.

— Кем ул?

— Диспансерда бүлек мөдире.

— Шул алганмы взятка? — диде ул пәрвайсыз кыяфәт белән. Аны кемгә

кемнең ришвәт биргәне һич кенә дә кызыксындырмый иде, ахрысы. Шулай

да ул соравын кабатлады: — Шул алганмыни взятканы?

— Белмим, — дияргә кирәк таптым мин. — Бәлки бөтенләй башка

инстанциягә түләгәннәрдер... Диспансерда эшләмәүче кешенең алуы ихтимал...

Ә баш врачка «өстән» боерганнардыр.

— Ришвәт алганны кем танысын, — диде Эдик, минем чыгып китүемне

көтеп. — Исбат итеп була торган нәрсә түгел бу. — Инде мин ишек катына

җиткәч, ул сорап куйды: — Кемең соң ул синең?

— Кем турында сорыйсыз? — дидем мин, туктап.

— Теге... Клараның ире...

— Беркемем дә түгел. Аны күргәч, аралашкач, язмышына битараф кала

алмыйм.

— Ә нинди туганың ята диспансерда?

— Бернинди туганым да ятмый минем анда. Мин юри әйттем. Бүлек мөдире

Сафин Кафил Әхәтович белән без армиядә бергә хезмәт иткән идек, Уральский

военный округта. Шуның янына кергәч очраттым ул пациентны. Миңа хәзер

бигрәк тә ул эшнең очына чыгарга кирәк. Яшьлек дустымның кем яки нәрсә

икәнен белү теләге дә бар миндә хәзер.

— Әллә йөрмисеңме... Үзеңә хилафлык килмәгәе. Сиңа бу эштә кем ярдәм

итсен?

— Ризәлә ярдәм итә ала... Ничек уйлыйсың, баш врач белән сөйләшеп

карасам...

— Нәрсә диярсең аңа? Диспансерыгызда акча түләп урнаштырылган пациент

ята диярсеңме? Ул сине тыңларга да теләмәячәк. Әле үзеңә җүләр дип диагноз

куюы ихтимал. Нинди киңәш бирергә дә белмим. — Ул сәгатенә карап алды. —

Гафу ит, мин хәзер механиклар белән кыска гына киңәшмә үткәрергә тиеш.

— Гафу итегез, борчыганым өчен, — дидем мин. — Сау булыгыз.

Мин ишектән чыгып киткәнче ул:

— Бик куркыныч нәрсә белән маташып йөрисең син, — дип әйтеп калырга

өлгерде.

... Мин җәйге шәһәр буйлап атладым.

Отпускым бетеп килә...

Нишләргә?.. Хәзер инде Туктарның бәлагә дучар булганлыгы көн кебек

ачык иде.

Милициягә барудан мәгънә юк, мин беркемгә берни исбатлый алмаячакмын...

Туктарның җүләр түгел икәнен «өстән» килгән комиссия генә билгели аладыр.

Ә моңа монда кем юл куяр икән соң?..

Баш врачка керсәм...

Шунда йөрәгем жу итеп куйды — мин бит армиядә бергә хезмәт иткән җан

дустым Кафил белән дошманлашканыбызны сизми дә калганмын икән!

Кайнар каланың эссе һавасын көчкә ерып, шактый вакыт йөргәннән соң,

шулай да бөтен булган хәлемне җыеп, баш врачка керергә булдым.

... Баш врачның секретаре — шыр сөяктән торган, әмма көр тавышлы егерме

ике-егерме биш яшьләрдәге кыз — кем икәнемне, ник керергә теләвемне, нинди

сорау белән килүемне сорап теңкәмә тиде.

Бер пациентның хәле турында сөйләшергә теләвемне аңлаткач, минем

кем икәнем һәм нинди документларымның барлыгы белән кызыксынырга

тотынды. Мин түзмәдем, чираттагы ак халатлы берәү баш табиб кабинетыннан

чыккач, сикереп тордым да кереп киттем. Секретарь кыз усал кыяфәт белән

миңа иярде, ә баш врач, рөхсәтсез керүемне аңласа да, кызга кул селтәп, мине

калдырырга кушты.

Баш врач — пеләш башлы, юантык, карап торуга менә-менә алтмыш яшь

тулырга тиешле агай — графиннан су салып эчте дә икенче стаканга миңа да

су салып бирде.

— Тыңлыйм сезне, — диде ул мин су эчкән арада. — Утырыгыз.

Ул психиатр буларак минем гасаби киеренкелекне аермачык күрде.

— Тынычланыгыз, берничә тапкыр тирән сулыш алыгыз, — диде ул, минем

сүз башлый алмыйча калтыранып утыруымны күреп. — Нәрсә булды?

Каршыма утырып, текәлеп каравы, бер яктан, каушатса да, икенче

яктан, минем менә хәзер, шушында үземне борчыган мәсьәләне хәл итәргә

мөмкинлегем бар дигән уй җанландырып җибәрде.

Мин аңа кем икәнемне, Кафил Әхәтовичның яшьлек дусты икәнемне,

дүртенче палатада ятучы Туктарның язмышы турында, аның янына хатыны

килмәве хакында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләдем. Акча төртеп, аны монда

махсус яптырганнар дигән шигемне генә әйтмәдем, курыктым.

Курилов (кабинет ишегенә баш табибның фамилиясе шулай дип язылган иде),

битендәге, маңгаендагы тирне кулъяулык белән сөрткәч, тирән сулап куйды.

— Көнчелек — коточкыч һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә торган

авыру, — дип башлады ул сүзен, студентларга лекция сөйләгән интонация белән.

— Яраткан хатыныңның хыянәте — иң авыр стрессларга китерә торган сәбәп.

Моны мин хәтта якын кешенең үлүенә тиңләр идем. Көнләшкәндә, кешенең

канына бик зур күләмдә вазопрессин кушыла, ә бу үз чиратында мышцаларга

канны күбрәк йөгертә. Көнчелек өянәге вакытында адреналин белән эндофрин

да күп эшкәртелә. Бу бик җитди физиологик үзгәрешләргә китерергә мөмкин.

Көнләшү психик тайпылышларга китерә, бигрәк тә, әгәренки көнләшүче үзенең

хисләрен тыярга, яшерергә тырышса. Ә үзен тыймаса — әллә нинди фаҗигаләр

булуы ихтимал — кан, үтерү...

— Нигә боларны миңа сөйлисез? — дидем мин. — Боларны һәрбер кеше

аңлый.

— Һәм сез дә аңлыйсыздыр дип ышанам.

— Аңлыйм, нишләп аңламаска.

— Шулай булгач, сезнең монда тыгылып йөрүегез урынсыз, кирәксез икәнне

дә аңларга тиешсез. Әле моңарчы безнең профессиональлектә шикләнүченең

булганы юк. Бәлки армиядә бергә хезмәт иткән дустыгыз белән конфликтка

кергәнсездер дә, аңа үч итеп, безгә тап төшерергә телисездер?

— Кафил Әхәтович белән минем конфликтка кергәнем юк. Ник алай дидегез

әле?

— Тормыш бит бу... ә без — кешеләр... Әлеге дә баягы, пациентка килгәндә...

Монда әллә нинди язмышлар, әллә нинди хыянәтләр, фаҗигаләр... Барысын

да тирәнтен уйларга тотынсаң, шул көнне үк үзең акылдан язачаксың.

Әңгәмәнең файдасыз, мәгънәсез якка борылуын аңлап, мин чак кына ришвәт

турында сүз катмадым, көчкә тыелып калдым.

Куриловның чырае мин кергәндә ничек тыныч булган, хәзер дә шул төсмердә

сакланган иде.

Кабинетыннан чыгып барганда, артыма типкән сыман булып, аның тавышы

ишетелеп калды:

— Бер атна-ун көн сукыр кычыткан кайнатып эчегез.

19

Икенче көнне мин кичекмәстән Туктарны күреп сөйләшергә карар кылдым.

Качарга кирәк аңа диспансердан, качарга, качарга, качарга!

Мине вахтадан кертмәделәр. Кафил үз урынында түгел, диделәр. Пациентлар

янына исә беркемне дә кертергә кушмаганнар, имеш. Ризәлә янына керәм

дигәч, ярамый, диделәр, персонал белән пациентларның туганнарына гына

очрашырга рөхсәт бар дип кисәткәннәр икән.

Психушканың ишегалдына йөк машинасы килеп туктады. Нәрсәдер бушатырга

тотындылар. Бу ишектән кереп, стационар бүлеккә үтәргә мөмкин булырга тиеш.

Арткы ишектән ниндидер җиһазлар ташыйлар иде. Мин күп уйлап тормадым,

грузчиклар машинадан авыр әрҗә төшереп маташкан арада йөгереп кереп

киттем һәм өченче катка ничек менеп җиткәнемне сизми дә калдым.

Уң якта ишек күренде, мин аны әкрен генә ачтым һәм Туктар яткан бүлеккә

бөтенләй башка тарафтан килеп кергәнемне аңладым. Моңарчы бу ишекнең

ачык чагын күргәнем юк иде. Ашханәдән әкрен генә чыгып килүче берничә

кеше арасында Туктар да бар иде. Мин аңа эндәштем. Ул мине күрде һәм як-

ягына карап алгач, яныма килде.

Мин исәнләшеп тә тормадым:

— Сиңа качарга кирәк! — дидем.

— Кемнән? — диде ул, аптырап.

Мин аңа озак уйлап торырга ирек бирмәдем, медперсонал күргәләгәнче,

җиңеннән йомарлап тотып, ишеккә таба йолкыдым.

Баскычтан төшеп барганда, каршыбызга ниндидер ящиклар күтәреп, теге

грузчиклар очрады. Стенага елышып, без аларны үткәреп җибәрдек.

— Башта моннан качарга кирәк! — дидем мин, аска таба төшә-төшә. — Аннары

Клараңнан качарга кирәк! Хәтта үзең төзегән коттедждан да качарга кирәк!

Туктар, аякларын терәп:

— Мин Клараны яратам! — диде. — Мин аңардан башка яши алмыйм.

Синең яратканың бармы?

— Бар. Хәзер дә яратам — хатынымны, балаларымны.

Мин аңа авыз ачарга да ирек бирмәдем, беләгеннән тотып, аска таба

сөйрәдем.

— Миңа урамга чыгарга ярамый, — дип ыңгырашты ул, баскыч рәшәткәсенә

ябышырга тырышып.

Мин көчлерәк булып чыктым:

— Сиңа анда калырга ярамый, — дип аны төшәргә мәҗбүр иттем.

Тышка чыккач, аны диспансер каршысында нәрсәдер төзергә җыенган

эшчеләр будкасы артына алып киттем. Анда әле беркем дә юк иде, төзелешкә

әзерлек кенә бара иде бугай.

— Ул сука сине мәңгегә моннан чыгармаска маташа, ә син ярату турында

сөйлисең. Үзеңне таптаучыларны яратасыңмыни? Нинди мәхәббәт соң ул үзеңне

мескен итүчеләрне ярату? Тыңла мине, Туктар, игътибар белән тыңла. Син

тиле түгел. Синең хәтле генә бөтен кеше көнләшә. Мин дә көнләшәм. Синең

кадәре генә һәрберебез җүләр. Бәлки син артык хислерәктер. Мин күрдем синең

хатыныңны. Мин Эдикны да күрдем. Син монда бер генә көнгә дә калырга

тиеш түгел. Син качарга тиеш моннан.

— Минем хат язасым бар...

— Нинди хат?! Дурак син! Тфү, нинди дурак... Гафу ит. Киресенчә, син дурак

түгел бит. Нигә һаман шул бер үк халәткә кереп батарга омтыласың соң син?! Мин

сиңа бер серне ачам хәзер. Сине монда Клара яткырган. Дөресрәге, яптырган.

— Беләм. Мин дә, Клара да дәвалану кирәк дип саныйбыз.

— Газабыңның сәбәбен дә, табигатен дә, алга таба нишләтәсен дә син үзең

аңлыйсың — синең хатларыңда барлык сорауларга җаваплар бар. Син үзеңнең

сорауларыңа үзең җавап тапкансың бит инде. Син бит дөрес анализлагансың

халәтеңне.

— Дөрес анализлау әле ул хак юлга бастым дигән сүз түгел. Ә хак юлга

басмый торып, үзеңне җиңә алу мөмкин түгел.

— Син монда ятып, үзеңне җиңә алмассың, ә менә сине җиңәчәкләр.

— Ник миңа кычкырасың?

— Кычкырмыйм бит. Минем әйткәннәрем сиңа ошамый, шуңа кычкырам

шикелле тоеладыр. Ул сине мәңгегә яптырган монда. Ул акча түләгән! Эдиктан

алып! Ике йөз мең доллар! Ышанмыйсыңмы? Менә аның визиткасы. Менә,

Эдик үзе миңа бирде. Мин аны күрдем, сөйләштем. Клараны да күрдем, Эдикны

да. Мин бит сиңа беркем дә түгел алдарга! Синнән аласы әйберем юк, уртак

малым юк, бирәсем юк, аласым юк, кем әйтмешли.

— Алайса ник миңа булышырга маташасың?

— Сине коткарасым килә. Син бит үзең дә мине беренче күрүеңдә: «Сез

миңа ярдәм итәрдәй кешегә охшагансыз», — дигән идең.

— Ә нигә син алайса миңа мондый яман хәбәр белән килдең?

— Сине коткарырга. Клара Эдиктан акча алып, монда кемгәдер түләгән

— сине озакка, бәлки мәңгегә чыгармаска. Ник ышанмыйсың миңа?!

— Мин ышанам сиңа. Ник син дөресен ачыкладың. Нигә миңа бу дөреслек?

Миңа бик авыр. Клара мине монда мәңгегә калдырырга телимени? Мин бит

шундый йорт төзедем, мин булган көчемне, малымны, акчамны, сәләтемне

сарыф иттем шул йортыбызны булдырырга. Чөнки мин яратам Клараны! — Ул

тешләрен шыгырдатып, миңа төссезләнгән караш белән карап торды. — Син

— фашист, садист!

— Тынычлан, Туктар.

— Мин тынычлана алмыйм. Мин инде хәзер мәңге тынычлана алмам. Минем

җаным да, мәңге кунар урын табалмый, тынгысыз очып йөрер.

— Ник син мине дошман итәсең? Мин бит хәлеңне яхшыртыр өчен, сиңа

дөресен әйттем.

— Син дөресен әйткәнгә ачуым килми минем. Син ул дөрес хәбәрне

ышанырлык итеп әйттең. Мин ышанам син әйткән дөреслеккә, шуңа күрә

сине мин күралмыйм.

— Мине синең хатының да күралмый. Мине служагым Кафил дә дошман итә,

Ризәлә дә нәфрәтле, синең көндәшең Эдик миңа сәерсенеп карый. Өстәвенә баш

врач мыскыл итеп чыгарып җибәрде. Хәзер инде син мине дошман итәсең...

— Менә бит, димәк, сиңа үзең турында утырып уйланырга кирәк.

— Син һаман үз газабыңа кереп батарга тырышасың. Синең газаплануыңның

мәгънәсе бармы соң?

— Газапта мәгънә бармы дип сорыйсың икән, димәк, аңарда мәгънә бар

дигән сүз инде бу. Нәрсәнең дә булса мәгънәсе турында сорау — аның мәгънәсе

бар икәнне әйтә. Чөнки мәгънә эзләү, мәгънә эстәү — үзе мәгънәгә ия.

— Гафу ит, Туктар, вәләкин, зинһар, чүбек чәйнәмә, яме. Синең газабың

да, фәлсәфәң дә үзең өчен генә. Башкалар, хәтта син яраткан кешеләр дә,

төкерәләр синең мировоззрениеңә!

— Син Клараны күрдеңмени?

— Күрдем.

— Сиңа ошадымы ул?

— Юк.

— Алдыйсың. Син аңа гашыйк булгансың, шуңа күрә нахак сүз сөйлисең.

— Миннән дә көнләшмә инде. Син хәзер көнләшү хисеңне мин әйткән

хәбәргә каршы кулланырга телисең. Юк, Туктар, миңа андый хатыннар

беркайчан да ошамады. Аларга синең ише мудаклар гына батып гашыйк була.

Гафу ит, зинһар.

— Ай-яй, усал кеше икән син, — диде Туктар, башын чайкап.

— Хәзер автобуска утырабыз да минем өйгә барабыз. Хатыным Галия

эштән кайткандыр инде. Ашатыр, эчертер, юынып чыгарсың, киемеңне

алыштырырбыз, минем киемнәрне киеп торырсың. Минем хатыным менә

дигән кеше, борчылма, оялма. Аннары күз күрер.

— Миңа диспансердан качкан өчен эләгәчәк. Подсуд җибәрсәләр?

— Җибәрмәсләр. Эләкмәс тә. Сине эзәрлекли башласалар, барыбер

Клараңның кемгә акча биргәнен ачыкларга тотыначакмын һәм дәваланырга

риза булуыңнан файдаланып, сине бөтенләй чыкмас итәргә җыенганнарын

исбатлаячакмын.

Туктар шактый вакыт миңа карап торды.

— Чынлап та алдан сөйләшеп, акча түләп, мине монда яткырганнармы?

— Әйе. Исбатларга гына кирәк ничектер.

— Теге өебезгә килгән врачлар инде шул заказны үтәргә килгән булганнармы?

— Сиңа нәрсәгә инде нечкәлекләре? Ник ризалаштың син монда ятарга?!

— Безнең үзара мөнәсәбәтләрдәге ямьсез нәрсәләргә индефферент рәвештә

буласым килеп диспансерга яттым мин. Хәзер тагы да катлаулырактыр шикелле

тоела башлады. Клара белән минем арага әллә кемнәр, әллә нинди ят кешеләр

керде — шуңа әрни күңел. Сөяркәләр, табиблар, Ризәлә, син... Дөнья ике

кешенең бер-берсен яратуын белергә, күрергә тиеш түгел.

— Син җебегән булгач, бөтен нәрсәңне аермачык күрә бу дөнья. Гафу ит,

Туктар, мин сиңа хәзер аямыйча әйтәм: көнчелек — иң җанбиздергеч хис

— коллар хисе, түбәнсетә, буйсындыра, мыскыллый торган хис. Көнчелек

иректән мәхрүм итә. Көнчелектә собственность һәм хакимлек инстинкты бар,

ләкин түбәнсенү халәтендә. Кеше өстеннән кеше тираниясе ул көнчелек. Син

тиран һәм шул ук вакытта мескен кол.

— Бәлки мин чын мәхәббәткә ышанып харап булганмындыр. Мин чын

Кешегә, чын Мәхәббәткә, тугрылыкка ышанып яшәдем һәрвакыт.

— Синең язган хатларыңда мәхәббәтеңә кагылышлы бөтен сораулар һәм

аларга тулы җаваплар бар лабаса!

— Син алдамыйсың... Күрәм, алдамыйсың син...

— Ниһаять, тәгаен ышандың, — дип кенә әйтергә өлгердем, Туктар шартлап

өзелер дәрәҗәдә тарттырылган бер кылга әверелде, аның күзләре акайды, кинәт

каяндыр җегәре барлыкка килде, ап-ак чыраенда тимгел-тимгел кызыл таплар

хасил булды.

— Үтерәм! — дип минем бугазыма ябышты ул. Мин аның кулларын

ычкындыра алмый иза чиктем. Аның корычтай каты бармаклары муенымны

кысканнан-кыса барды, мин артка таба чигендем, ә ул миңа ияреп, кулларын

ычкындырмыйча бууын дәвам итте. Мин инде гырылдый башлаган идем, күз

алларым да томаланды, шул вакытны ир кеше тавышы ишетелде — үтеп баручы

бер агай булган икән:

— Әй, нишлисез! Сугышмагыз!

Шунда гына Туктар кулларын ычкындырды.

Буй-буй киеме аның кем икәнен әйтеп тора иде, минем турыда шул арада

җыелган кешеләр ни уйлаганнардыр, белмим, мин тирән-тирән сулыш алып

күкрәгемне һава белән тутырырга ашыктым. Туктар исә томырылып шул без

чыккан арткы ишеккә таба чапты һәм диспансерга йөгереп кереп китте.

Мин бераз хәл алып торганнан соң автобус тукталышына юнәлдем.

 

20

Кайтып, бу вакыйганы Галиягә сөйләдем дә шаккаттым — хатынымның

мине моңарчы бу кадәре беркайчан ачуланганы булмаган икән. «Ник аны

диспансердан качарга үгетлисең! Кафил белән сөйләшеп хәл итеп булмыймыни

аны!» — дип кат-кат бәйләнде ул миңа. Клараның кемгәдер акча түләгәнен

әйткәч, минем чиста күңелле хатыным, гаилә дустыбызга андый пычрак тап

төшерәсе килмичә, кат-кат: «Кафилгә түләмәгәннәрдер инде, Кафил андый

кеше түгел», — дип кабатлады.

...Икенче көнне, нишләргә икән дип борсаланып, үземне кая куярга белми

йөргәндә, өйгә Ризәлә шалтыратты. «Мин бүген эштән сорап, иртәрәк кайтып

китәм. Сәгать дүрткә өемә кил», — диде ул.

Әлегә ни уйларга да белмәдем.

Туктарны диспансердан качырырга маташуым мәгълүм булгандыр... Тышка

чыккач эләгешкәнебезне күрделәр микән... Туктар үзе дә барысын сөйләгәндер

бәлки... Шушы  уйлар өстенә, тагын йөзләгәне өстәлеп, башымда уйлар бураны

купты.

Шунда мин зур хата җибәргәнемне аңладым — монда ришвәт түләп

яткырганнарын Туктарның үзенә ачыктан-ачык әйтергә ярамый иде ләбаса.

Мин сәгать ярымга алдан барып, Ризәлә йорты каршындагы сәрви агачының

күләгәсендә аның кайтканын түземсезлек белән көттем.

Ризәләнең кыяфәте бүген роботныкына охшаган, причёскасын да гадәттәгечә

матур ясамаган, буянмаган, аягында затлы туфли түгел, ниндидер чүәк һәм

хәтта күлмәге дә искегә охшаган иде.

...Верандадагы яшел диванда ул шактый вакыт күзләрен йомып дәшми

утырганан соң гына телгә килде һәм диспансердагы хәлләрне сөйләде.

Бүген иртәнге якта Туктар, Кафил кабинетына кереп, диспансердан

чыгаруларын таләп иткән. «Мине монда акча түләп хатыным яткырган! Мин

бүтән чыкмаслык итеп, мәңгегә яптырган!» — дип кычкырган. Истерикасы

башлангач, санитарлар ярдәмендә палатасына алып китеп, уколлар кадап

тынычландырганнар үзен.

— Нишләргә, нишләргә?... — дип әллә ничә тапкыр кабатлады Ризәлә

үзалдына.

— Взятканы исбатлый алмаячакбыз, — дидем мин. — Ичмаса акчаны кем

алганны белергә иде.

— Кем алганы билгеле, — дип кул селтәде Ризәлә, моны белмәгән кеше юк

инде дигән кыяфәт белән.

— Кем? — дидем мин, сискәнеп. — Кем алды?

— Кафил алды ике йөз мең долларны, — диде ул тыныч кына.

Мине ток суккандай булды.

— Чын әйтәсеңме? — дидем мин, әле һаман ышанасым килмичә.

— Әйе, — диде ул, чак кына ишетелерлек итеп.

— Исбатлый аласыңмы?

Ул өстәл янына килде, чынаякка чәй салып, шундук йотып куйды:

— Аның алганын минем үзем өчен исбатлау кирәкми... Башкаларга исбатлап

булмас, мөгаен...

— Ә нишләп син Кафил алды дип ышанып әйтә аласың?

Ризәлә янә диванга барып утыргач, күкрәген тутырып сулыш алды да:

— Чөнки ул акчаны мин аңа үзем тапшырдым, — диде. Моның миңа ничек

тәэсир итүенә ул инде битараф иде һәм тигез тонда сөйләвен дәвам итте. —

Минем алга таба бу гөнаһ белән яшисем килми. Болайга калса, мин беркайчан

бәхетле була алмаячакмын. Үземә бәла килмәсә улыма килергә мөмкин. Клара

мине сеңлем аша ресторанга чакырды. Клара шунда миңа ире турында зарлана-

зарлана сөйләде. Диспансерга яткырып, диагноз куеп, дәваларга кирәк иде,

дигән теләген белдерде. Шикчел, көнче, тузга язмаган фантазияле кешене нинди

диагноз белән яткырырга мөмкин дип кызыксынды һәм акча түләячәген кат-кат

әйтте. Сеңлем исә миңа ничегрәк эш итәргә икәнне өйрәтте: «Ирен психушкага

ябар өчен, Клара зур акча түләргә җыена, ирен диспансерга япканда, үзеңә дә

өлеш тисен өчен, Клараның бөтен килешүләрен үзең аша эшләтергә тырыш»,

— дип котыртты. Шулай итеп, Клара белән врач арасында элемтәче шәхсән үзем

булачагымны шарт итеп куйдым. Табиб турыдан-туры сезнең белән килешү ясарга

шүрләячәк дигән булдым. Беркөнне Кафил Әхәтович белән бу хакта сөйләштем:

бик каты көнләшүче кешенең хатыны мөрәҗәгать иткәнне һәм акча түләргә

җыенуын аңлаттым. «Миңа килсен», — диде Кафил. Мин аңладым — әгәр дә

Клара турыдан-туры аның янына килсә, минем акчасыз калуым ихтимал. Ә миңа

акча бик кирәк иде... Хәзер дә кирәк... Улымны укырга кертергә, аннары аны

армиядән алып калыр өчен дә бик күп акча кирәк булачак... Оялып тормадым:

«Клиентны, ягъни пациентны мин таптым, алдан сөйләшик — миңа күпме

бирәсез?» — дип сорадым? «Ун процент», — диде Кафил шундук. Дөресен

әйткәндә, әле үзен күрмәгән килеш, кешене стационарга яткырырга җыенуыбыз

мине эчтән тетрәндерде. Ләкин кесәмә җайлы гына андый акча керү ихтималы

минем аңымны әсир итте. Сеңлем миңа Клараның инде якынча күпме бирәсен

әйткән иде — ике йөз мең доллар тирәсе. Мин Кафилдән сорадым: «Ике йөз

мең доллар түләсәләр, миңа күпе бирәсең?» «Егерме мең доллар синеке була»,

— диде Кафил Әхәтович, ике дә уйламыйча. «Ә ире сәламәт булса, бернинди

диагноз куярлык булмаса?» — дидем мин, сагаеп. «Нык көнләшә дисең бит...

Конфликтлары кызган чакта шалтыратсын. Мин моннан ике кеше җибәрермен,

җаен табарбыз», — дип җавап бирде ул. Шулай итеп, беркөнне, Клара шалтыратуы

буенча, ике табибны Кафил аларга җибәрә. Туктарны алып киләләр. Аны

яткырырга җайлы булды, чөнки үзенең дә көнчелектән дәваланасы килгән

иде. Мин башта курыктым — хәзер инде кирәгем беткәндер, Кафил Әхәтович

миңа акча бирмәс дип уйладым. Чөнки Туктарны стационарга салгач, Клара

үзе килеп, Кафил белән очрашып танышты. Ләкин Кафил алдамады, тиешле

сумманы түләде. Их, алдаган булса, мин мондый кайгыга батмаган булыр идем.

Икенче көнне чакырып, ул миңа егерме мең доллар акча бирде. Димәк, Клара

аңа чынлап та ике йөз мең биргән булып чыга.

Ризәлә почмактагы тумбочкадан бер кәгазь кап алып өстәлгә куйды:

— Менә ул акча, тотылмаган килеш ята. Егерме мең доллар. Биш меңен

сеңлемә бирергә тиеш идем. Ул соңга таба, Туктар турында сөйләгәннәремне

тыңлагач, үз өлешеннән баш тартты. Миңа да кирәк түгел. Зур хата ясадым

мин. Бу беренче мәртәбә... һәм соңгысы. Бу акчаны нишләтергә соң хәзер?

Мин китәргә кузгалдым:

— Акчаны нишләтергә икәнне хәл итәргә беркайчан да соң түгел, — дидем

мин аңа. — Иң элек баш врачка кереп сөйлә барысын да.

— Карга карганың күзен чукымас. Акчаның күпмедер өлеше баш врачка

бирелгән булуы мөмкин.

— Ничек мондый эшкә бара алдың син, Ризәлә?! — дидем мин веранда

ишеге катыннан.

— Мин бит аны вакытлыча гына яткырып тотарлар, берничә айдан

чыгарырлар дип уйладым.

— Сайра, сайра, — дип мыскыллы елмайдым мин.

— Минем кире бирәсем килә бу акчаны. Ләкин кемгә бирергә икәнне

белмим.

Миндә кинәт нәфрәт шулкадәр көчле күтәрелде һәм мин:

— Үзеңә сакла — үлемтеккә, — дигәнемне сизми дә калдым.

Ул диванга йөзтүбән капланып, үкси-үкси еларга тотынды.

Ә мин чыгып киттем.

21

Төнлә бөтенләй йоклый алмадым дияргә була, уяулы-саташулы яттым. Иртән

отпускымның соңгы көне бүген икәне искә төште. Түзмәдем, Кафил белән

кичектермичә күзгә-күз карап сөйләшергә дип диспансерга киттем.

Менә сиңа мә! Ризәлә оештырган икән бит бу эшне... Кем уйлаган! Ризәлә

сеңлесе белән башласалар да, эшнең төп өлешен Кафил башкарган инде

барыбер. Ришвәтне дә алучы — ул. Әллә керү белән үк Ризәләнең икърар итүен

әйтергәме? Ә ул алуын танымаса? Шаһитлар юк бит... Ризәлә нахак сүз сөйли

дип җавапка тарттыруы ихтимал.

Шулай да Кафилнең күзләренә карап, бер-ике сорау бирергә тиеш мин!

Шушы уй-ният белән диспансерга барып җиттем.

Вахтада каршыма моңарчы күренмәгән алагаем гәүдәле сакчы килеп басты.

Мин:

— Кафил Әхәтовичны күрергә телим, — дигәч, сакчы корыч тавыш белән:

— Беркемгә дә аның янына керергә рөхсәт юк! — диде.

Регистрациядәге хатынга мөрәҗәгать итәргә теләвемне күргәч, сакчы миңа

чыгып ук китәргә кушты. Мин каршы килә алмадым, эчтә протестым кабынса

да, аның боерыгына ничектер шундук ихтыярсыз буйсындым. Минем арттан

вахтадагы сакчы да чыкты. Моннан да куар микән дип уйлап куйган идем, ул

тәмәке тартырга чыккан икән.

Мине хәзер монда якын да китермәскә боерганнардыр дип уйлаган гына идем,

сакчы, тәмәкесен тирән суырып, авызыннан бер метр чамасы озынлыкка төтен

агымын өргәннән соң, минем алда акланган сыман иттереп әйтеп куйды:

— Бүген төнлә өченче каттагы бәдрәфтә бер псих асылынып үлгән.

Мин аңа карап өнсез калдым.

— Ничәнче катта? — дип сорадым мин.

— Өченче.

— Кем асылынган?

— Шунда ятучы бер пациент.

— Исемен беләсеңме?

— Каян белим мин. Бүген беренче көн эшкә чыгуым. Иртәнге алтыда заступать

иттем. Беренче көндә үк асылынып каршы алдылар... Мин килгәндә, баш врач

та, бөтен персонал да шушында иде. Милициядән, тагын әллә кайлардан әллә

кемнәр килгән. Миңа кадәр дежур торган сакчы да шунда әле.

— Ничәнче палатадан икәнен дә белмисеңме?

Сакчы, ишекне ачып, регистратурада утыручы хатынга эндәште:

— Ничәнче палатадан асылынганнар?

— Дүртенче, — дигәнне ишеттем мин һәм инде бернинди шигем калмады.

Мин әкрен генә китеп бардым.

...Кичкә таба, диспансерда көндезге сменаның эш вакыты тәмамланырга ике

сәгать кала, Ризәләнең чыкканын урамның икенче ягында көтеп тордым.

Шактый вакыт көтәргә туры килде. Ниһаять, ул чыкты һәм автобус

тукталышына җитәрәк мин аны куып җиттем.

— Туктармы? — дип сорадым мин.

— Туктар, — диде ул, каядыр еракка карап. — Ник сөйләдең син аңа

барысын да?

— Әйе шул, зур ахмаклык эшләдем мин.

Ризәләне тукталышта калдырып, мин җәяүләп өемә кайтып киттем.

...Галиягә сөйләгәч, өйдә кайгы хөкем сөрә башлады.

— Сине төрмәгә утыртачаклар, — дип елады Галия. — Аларның взятка

алганнарын берничек исбатлап булмый, ә синең Туктарга ашарга ташыганыңны,

аның белән сөйләшкәнеңне күп кеше күргән, әле качарга өндәгәнеңне дә

ишеткәннәрдер. Аның асылынуын сиңа сылтасалар? Утыртып куйсалар

үзеңне?..

— Утыртсыннар, — дидем мин, дөньядан тәмам ваз кичеп. — Аның

асылынуында минем дә гаебем бар.

— Ә без? Мин ике бала белән нишләрмен?

Мин, ыңгырашып, башымны ике куллап кыстым: «Ник дөресен сөйләдем

мин, ник! Нәрсә бирде дөресен сөйләвем?!»

22

Туктарның фаҗигале үлеме буенча мине беркем беркая чакырмады, хәтта

кызыксынучы да булмады. Суицид очрагы, дип Туктарның авыру тарихына

нокта куйганнар. Аңа карап гаеп хисе миндә кимемәде, киресенчә, көчәйде.

Минем аркада кеше асылынып үлде дигән уй мине бер көнгә дә ташламады.

Ярдәм итәм дип харап иттем мин ул бичараны.

Мин аракы белән мавыга башладым.

Дөреслек үтердеме аны? Минме? Кларасымы? Үзен үзе үтердеме ул? Ришвәт

алган табиблармы? Бу сораулар мине гел эзәрлекләргә тотынды. Ләкин гел

бер җавап өстенлек ала иде: мин үтердем аны. Мин аңа ике йөз мең доллар

турында әйттем... Клараның аңардан тәмам котылырга теләвен әйттем. Мин,

мин, мин гаепле!

Галия:

— Акылдан язасың бит инде, — дип елагач, мин гел бер генә җавап бирә

торган булдым:

— Минем урын йә психушкада, йә төрмәдә.

Кафил белән бүтән бер дә аралашмадык, хәтта очраклы рәвештә дә күрешкән

булмады. Ул минем өчен үлде, бетте, юкка чыкты.

Гаеп хисе каядыр үзәктә урын җәеп ятты да минем өстән хакимгә әверелде.

Мин аны аракыда батырырга тырыштым, әмма ул бата торган хис түгел икән,

киресенчә, аракы эчүемә ул анда сөенеп, рәхәт кичереп ятты. Эшемнән чыгарга туры

килде, чөнки үз вазифаларымны үти алмый башладым. Галия, апасына ялынып-

ялварып, мине читкә типмәскә күндерде, гәрчә җизнәсе миңа каршы булса да. Төзү

материаллары складына хисапчы сыманрак бер пүчтәк кенә эшкә урнаштым.

Берзаман аракы эчүдән туктый алмавымны аңладым. Мин инде алкоголикка

әйләндем.

Минем шәхсән аска таба тәгәрәвем шулай дәвам итте. Галиям, изге кешем

минем, рәхмәтләр яусын, ташламады. Балаларым да игелекле булды, ата

икәнемне беркайчан онытмадылар.

...Бер тапкыр салган баштан мин Ризәлә йортына киттем. Күреп сөйләшәсем

килде.

Шактый вакыт аның йорты тирәсендә капкасын ачарга базмыйча йөрдем.

Өч йөз метр чамасы арада шул ук урамның ике катлы йорты каршында бер

төркем яшьләр тора иде. Шуларның берсе, минем Ризәлә йортының тәрәзәсенә

карап торганны күргәч, кычкырды:

— Нәрсә кирәк сиңа монда? Бар кит моннан яхшы чакта!

Һәм ул миңа таба якынлашты. Үсмернең спорт киеменнән булуы мине

шүрләтте. Чөнки ул мине карак дип белеп кыйный башларга да мөмкин иде

бит. Үзенә генә бирешмәсәм дә, анда бит аның дуслары басып тора.

Шул вакытны капка ачылды һәм Ризәлә чыкты. Элеккеге чибәрлеге

сакланган, әмма ябыккан, картаебрак киткән, күзләрендә битарафлык.

Өстендә соры халат, аягында ниндидер танкетка, чәче җыелмаган. Минем

белән исәнләшеп сөйләшеп торуын күргәч, миңа кычкырган егет тынычланып,

дуслары янына борылып китеп барды — ул Ризәләнең малае булып чыкты.

Ризәлә минем кыяфәтне күреп шаккатты.

— Нишләдең син? — диде ул, чыраен чытып.

— Бу арада катырак җиффәрдем, — дидем мин.

— Син болай эчми идең бит.

— Җан тыныч түгел, шуңа эчәм.

Ризәлә бу юлысы мине өенә керергә чакырмады. Капка төбендә генә бераз

сөйләшеп тордык. Диспансердан китеп шәһәр поликлиникасына сестра-хозяйка

булып урнашканын әйтте. Туктарны зиратка күмү мәшәкатьләрен үз өстенә

алган, кабер ташы куйдырган, рәшәткә ясаткан. Калган акчаны ниндидер

медицина фондына тапшырган.

— Мине дә чакырырга идең, ярдәмем тияр иде, — дидем мин.

— Ярдәм итүчеләр табылды, — диде ул.

— Син иргә чыгарга җыенган идең теге вакытта...

— Улыма мөнәсәбәте яхшы булмасын аңладым, шуңа чыкмаска булдым.

Аннары беркавым очрашып йөрдек тә, араларыбыз тәмам суынды. Синең

гаиләң урынындамы соң?

— Аллага шөкер.

— Хатының әйбәт кешедер синең.

— Галиям алтын минем, алтын.

— Бик нык үзгәргәнсең, — дип кабатлады ул никтер.

— Ә син һаман шулай ук чибәр, мөлаем, — дигән булдым мин.

Ризәлә минем комплиментыма сөенмәде генә түгел, хәтта авыз чите белән

генә дә елмаймады.

— Чибәрлек көннән-көн эри бара инде, — диде ул сыктанулы тавыш белән.

— Кафил үз урынында эшлиме?

— Эшли. Теге вакыйгадан соң ул сине еш телгә алды. Прокуратураларга

барып йөрерсең дип уйлады бугай. Аннары тора-бара тынычланды.

— Диспансердан китәргә булдың инде, алайса?

— Китүен киттем, әмма үзеңнән китү мөмкин түгел шул. Авыр, караңгы

уйлар бимазалый.

— Синең китүеңне Кафил ничек кабул итте?

— Башта китмә дип ялварды. Аннары поликлиникага күчкәч, шактый вакыт,

диспансерга кире кайт, дип ялынып та йөрде әле. Соңгы вакытта йөдәтми,

арыды бугай.

— Дөрес әйттең, үз-үзеңнән качып булмый. Җан газабы, кая барсаң да,

синең үзең белән йөри шул.

Ризәлә, йөземә туры карап:

— Эчүдән туктарга кирәк, Рашат, — диде һәм елмаерга үзендә көч тапты.

Моны мин ул әйтмәсә дә белә идем. Икебез дә апатияле халәттә шулай ярты

сәгать чамасы сөйләштек, әмма рәтле әңгәмә килеп чыкмады, һәм ул булырга

да тиеш түгел иде. Салкын гына хушлаштык. Ризәлә, улын өйгә чакырыргадыр

дип, ахрысы, яшьләр төркеменә таба атлады, ә мин урамның икенче тарафына

— кайда баш төзәтим икән дип эзләнеп китеп бардым.

23

Эчүне ташлый алмадым мин. Өйдәгеләр тарафыннан дәваланырга кирәк,

дигән сүз чыкты, әмма наркология шул ук диспансерда икәнне белгәч, мин анда

ятудан баш тарттым, хәтта амбулатор рәвештә дәваланырга да теләмәдем.

Галиянең бу каладан китәргә тәкъдимен исә мин шатланып кабул иттем.

1998 елны без Казанга күчендек. «D» каласындагы өч бүлмәле фатирыбызга

акча өстәп, Казанга алыштырдык. Бик авыр вакытка, дефолт чорына туры

килде безнең күченүебез.

Галиянең техникумда бергә укыган иптәш кызы, кайчандыр читтән

торып төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлап, ул вакытта Казанда

министерствода эшли иде. Галия үзе дә бухгалтерлар курсын тәмамлаган иде,

иптәш кызы аңа «G...» төзү фирмасында экономист булып урнашырга ярдәм

итте. Миңа ул фирмада урын табылмады. Алган белемем буенча да, яшь чактагы

кебек шофёр булып эшләргә дә минем хәлем юк иде. Төзү объектларын саклаучы

оешмага гади каравылчы булып эшкә кердем.

Алкоголизм миндә көчәя барды. Ниһаять, хатынымның шул ук иптәш кызы

ярдәме белән мин дәвалану курслары үттем, кодировкадан соң шактый вакыт

эчмәдем, шуннан соң хәтта дүрт ел прораб булып та эшли алдым. Дөрес, прораб

булып эшләгән дәвердә дә «ычкынгалап» алдым. Галиям мине вакытыннан

алдан гүргә керүдән саклады, гаиләне таркатмады, аңарадан башка инде күптән

беткән булыр идем.

Без Казанның «Вторые Горки» дип аталган тарафында яшәдек. Балаларыбыз

үсеп җиттеләр. Кызыбызны бик яхшы, төпле егеткә кияүгә бирдек. Алар үз

фатирлары белән Сәвит районында яши башладылар. Аннары улыбыз өйләнде,

киленнән дә бик уңдык, фатирны икегә бүлеп, бер бүлмәлесен улыбызга бирдек.

Үзебез, шулай итеп, Казан Кремле янындагы иске йортка күчтек.

Монда күчкәч, минем эчүем каты оборот алды. Тагын өч тапкыр дәваланырга

туры килде. Төрле фобияләр башлангач, психотерапевтка да мөрәҗәгать иттек.

Мине хәтта стационарга психодиспансерга яткырырга теләделәр. Мин аяк

терәп каршы килдем.

Барыбер туктый алмам инде мин эчүдән.

Хәзерге вакытта мин рәтле эшкә яраклы түгел инде. Хәл юк минем. Ярый

әле менә янәшә генә Казанка буен рәткә китереп маташучы фирмага урнаша

алдым. Шлагбаум күтәреп торам шунда.

Минем тормышым дөрес юлдан башланган иде, нишләп минем язмыш

мондый чалыш юлга чыкты дип аптырыйм. Галия фикеренчә, эчә башлавым

да, бу хәлгә калуым да, Туктар асылынып үлгәннән соң башланды. Ул кешенең

язмышына тыгылып, аның үзенә кул салуына мин дә өлеш керттем шул.

Галия исә төп гаеп миндә түгел, Туктарның хатынында, аның взяткасын алган

табибларда дип миңа тукый. Шулаен шулай да...

Миндә гаеп хисе Туктар үлгән көннән бүгенге көнгә кадәр яши. Ул мине

эчтән ашый. Мин үтердем аны, мин аңа дөресен әйтеп хата җибәрдем. Ярдәм

итәм дип, харап иттем мин аны.

«Әгәр әйтмәгән булсаң, яхшырак булыр идеме?» — дип сорыйм да үземнән,

«Асылынмас иде һәрхәлдә», — дип җавап бирәм.

Әгәр дә, аның үлемендә мин дә гаепләнеп, төрмәдә утырып чыккан булсам,

бәлки алга таба гомерем якты булыр иде, бәлки мин тормышның төбенә төшеп,

кешеләрнең аяк астында буталып йөрмәс идем. Әйе, әйе, мин егылам, ауныйм,

Галия мине күтәреп ала, аякка бастыра, юындыра, ашата. Ә мине тагын авыр

йөк — гаеп, гөнаһ йөге аска бөгә, сыга, ега.

Туктарның газабы, аның авыруы миндә хәзер. Авырулар да, газаплар

да кешедән кешегә күчеп кенә йөри. Җир йөзендә газап белән бәхет тә,

мәрхәмәтлелек белән явызлык та, мәхәббәт белән нәфрәт тә мәңге бер чама.

Төрле кешегә төрле дозада кереп урнаша алар. Бу дөньяда газап гел үзенең

корбанын эзләп кенә йөри. Туктарның газабы миндә, ул мине бетереп маташа.

Туктар үзе юк, аның чире миндә калды. Ул газап элек Туктарныкы булмаган,

аңа да кемнәрдәндер ничектер трансформацияләнеп күчкән. Моны миңа ул

үзе әйткән иде.

24

Рашатның чыраена бераз төс керде. Өч сәгатьтән артык сөйләгәннән соң,

бушану кичерде. Ләкин вакытлыча иде бу. Аңа бераздан тагын читен булачак,

тагын авыр уйлар белән бимазаланачак. Тагын аракыга тотыначак.

Мин аңа бер шешә аракы алып бирдем дә без ул көнне саубуллаштык. «Син

бу турыда берәр әсәр яз», — диде ул хушлашканда.

Минем инде ул сөйләгәндә үк андый теләк туган иде.

...Аның бәянын болай тулы итеп язар өчен, Рашат белән тагын берничә

тапкыр очраштык (кафеларда, тагын аның өендә, ике тапкыр мин аны үз өемә

чакырдым), чөнки минем аңа бу вакыйгага бәйле сорауларым бик күп иде һәм

ул үзе тагын күп нәрсәне исенә төшереп, өстәмә рәвештә сөйләде.

...Бер ай вакыт узгач, шалтыратып, Рашатның хәлен белергә булдым. Кесә

телефонының номерын җыйдым, әмма ул үзе түгел, хатыны Галия җавап

бирде.

— Рашатны узган атнада җирләдек, — диде Галия тонык кына тавыш белән.

— Йоклаганда йөрәге туктады. Вафатына берничә көн кала сезне бик күрәсе

килеп йөргән иде.

Кайгыларын уртаклашуымны әйткәч, мин:

— Шалтыратырга иде, телефон номерымны белә иде бит, — дидем.

— Үләрмен дип уйламагандыр, шалтыратырмын әле дигәндер.

— Вафат булгач, сез берәр ничек миңа хәбәр итәргә идегез.

— Кайгы шулхәтле басты, бу турыда уйламадым да.

— Урыны җәннәттә булсын.

— Үзен үзе бетерде шул... Әле җитмәсә моннан бер ай чамасы элек

супермаркетта Кафилнең хатыны Илмираны очраткан булган.

— Кафилләр Казанда яшиләр микәнни?

— Юк, алар Петербургта психотерапевтик үзәк ачканнар, шунда икән алар

хәзер. Казанга кунакка килгәннәр. Озакламый Универсиада карарга киләбез,

дигәннәр.

Озак сөйләшеп, Галияне ялыктырасым килмәде һәм кайгысын уртаклашуымны

кабатлап, түземлек, сәламәтлек теләп саубуллаштым.

25

Дөнья кайный. Казан да кайнап тора. Бу көннәрдә ул аеруча нык кайный

— Универсиада көннәре җитте. Халыкның күбесе бу вакыйгага битараф булса да,

башкалабыз тормышында беренче тапкыр уздырылган мондый бәйрәм турында

массакүләм мәгълүмат чаралары, телевидение сәгать саен сөйләп торды. Ә менә

килгән кунаклар өчен, республика җитәкчеләре өчен, байлар өчен зур бәйрәм,

аларга күңел ачарга сөйләп бетергесез мөһим сәбәп иде бу.

Кафил, хатынын ияртеп, Универсиадада күңел ачып йөридер, дип уйладым

мин. Монда курсташлары, коллегалары, дуслары, әшнәләре белән очрашадыр.

Кайчандыр иң якын дусты, бик яхшы күңелле, олы җанлы, чын кеше — Рашат

вафат булганны Кафил белә микән? Кайчан да булса Рашатның бу дөньядан

киткәнен белсә, аның үлемендә Кафил үзенең гаебен танырмы икән? Дустын

үзе үтергәнне аңлар микән Кафил?

Рашат сөйләгән персонажларның калганнары нихәлләрдә икән? Клара,

Эдик, Ризәлә...

Минем аларны күрәсем килә башлады. Алар белән очрашсам, Рашат

сөйләгәннәрне әсәр итеп язганда, миңа әллә нинди яңа детальләр өстәләчәк

дип юлга җыендым.

...Мин озак уйлап тормадым, беркөнне машинамны кабыздым да «D»га

киттем.

Гагарин урамындагы 23 нче йортны мин тиз таптым. Йорт искергән, капкасы

буялмаган.

Мин күрше йортның албакчасында өрәңге төбендәге чүпләрне җып йөрүче

апага эндәштем:

— Исәнмесез.

Олы яшьтәге апа, кызарып бүртенгән йөзен калкытып:

— Исәнмесез, — дип җавап бирде.

— Ризәлә монда яшиме?

Апа кул арты белән маңгаен сыпырып, миңа беравык карап торды.

— Әйе, шушында яши.

— Өйдә түгел микән?

— Юктыр, эштәдер ул.

— Поликлиникадамы?

— Поликлиника дип аталадырмы ул, белмим, стоматологиядә смена дежуры

булып эшли ул.

— Димәк, шәһәр поликлиникасында түгел?

— Аннан китте ул. «Венера» дигән стоматология кабинетында ул хәзер. Үзәк

урамның иң очында.

...Теш дәвалау кабинеты каршында утыручы дежур хатынны Ризәләдер дип

уйламаган идем, ул каядыр чыгып киткәндер дә, аның урынында башка кеше

калып торгандыр дигән идем.

— Миңа Ризәлә исемле ханым кирәк иде, — дигәч, ул аптырап китте һәм:

— Мин Ризәлә, — диде.

Аны мин Рашат сөйләве буенча бөтенләй башкача күз алдыма китергән

идем, бәлки дөрес күзаллаган булганмындыр да, күпме вакыт үткән бит инде,

Рашатның аны соңгы тапкыр күрүеннән соң шушылай үзгәргәндер, күрәсең.

Күз төпләрендәге кара таплар, төссез күз карашы, зәңгәрсу калфагының

кыр-кырында күренгән чал чәче, ирен өстендәге җыерчыкларның авызны

ямьсез бөрештереп торуы — тулаем алганда, аны хәтта бу эше өчен дә картрак

күрсәтеп тора иде.

Мин кыскача гына кем икәнемне, Рашат белән таныш булуымны, күптән

түгел аның бу дөньядан киткәнен әйткәч, ул яшь медсестраны чакырып, үзе

урынында ярты сәгать утырып торырга сорап, мине чәй эчә торган бүлмәләренә

алып кереп китте.

Ясаган чәйләрне эчмичә, мин аннан-моннан йолкып сораштырып, ул

теләр-теләмәс кенә җавап биреп, ярты сәгатьнең узганын сизми дә калдык.

Күп нәрсәләр белдем мин үзем өчен шул ярты сәгать эчендә. Сөйләргә атлыгып

тормаса да, миннән бернәрсә яшерергә теләмәгәне күренеп торды. Улының

наркотиклар белән тотылып, төрмәдә утыруын да ничектер тыныч кына тон

белән әйтте, әйтерсең лә ул язмыш агымына бөтенләй бирелгән һәм аңардан

берни тормый. Клараның коттеджны сатып, Казанга күчеп киткәнен, аның

кызы, иреннән аерылып, ике бала белән калганын мәгълүм кылдым. Клара

кызы, оныклары белән торадырмы — анысын Ризәлә белми иде.

Ризәлә үзе Рашат турында күп сораштырды. Мин белгән хәтлесен сөйләдем,

хатыны Галияне мактадым. Рашатның соңгы көннәрен тәфсилләп бәян иттем

һәм үзендә мәңге юылмаслык гаеп-гөнаһ тоеп китеп барганын аңлаттым.

— Рашат барысын да төгәл белми китте бу дөньядан, — диде Ризәлә әңгәмә

ахырына таба.

— Нинди мәгънәдә?

— Туктар асылынмаган.

Мин хәтта урынымнан сикереп тордым:

— Асылынмаган?..

— Аны асып үтергәннәр, — диде Ризәлә тыныч кына.

— Моны каян, ничек белдең?

— Шул төнне аскы вахтада торган сакчы Җәлил сөйләгәннән аңладым.

Туктарны санитарлар бәдрәфкә алып кереп асып куйганнар. Бәлки башта буып

үтергәннәрдер, аннары асканнардыр...

— Күргәнмени?

— Санитарларның бер-бер артлы бәдрәфтән чыкканнарын күргән.

— Ул санитарлар кайда соң?

— Нигә алар сиңа? Алар шул көннәрдә үк расчёт алып юкка чыктылар.

— Ә сакчы? Ул исәнме?

Ризәләдән какшамас битарафлык аңкый иде.

— Исән, — диде ул, кәгазь пакеттан стаканга су салып.

Миндә кичекмәстән шул Җәлил исемле сакчыны табу теләге туды.

— Кайда ул хәзер? — дидем мин, Ризәләнең әкрен генә сок эчкәнен

түземсезлек белән көтеп.

— Синең аны күрәсең киләме? — дип халат җиңе белән авыз кырыен сөртеп

куйды ул.

— Әйе... Мөмкин булса.

Ризәлә бераз шомраеп калды:

— Нигә ул сиңа? Бу эшне кузгатмакчы буласыңмы әллә?

— Юк, минем бернинди эш кузгатырга теләгем юк, — дидем мин һәм

Ризәләне куркытмас өчен урыныма утырдым. — Ул да моннан качтымы

әллә?

— Кем?

— Теге вахтадагы сакчы.

— Юк, Җәлил шушы шәһәрдә яши.

— Аның үзенең милициягә барып сөйләргә теләге булмады микән?

— Юктыр. Милициягә мөрәҗәгать итсә, аның үзен, син дә катнашкансың

ул җинаятьтә дип, хөкемгә тартырлар иде. Бу эшне каезлауда, яңадан куптаруда

мәгънә юк. Бу гаепне берничек тә юып булмый инде хәзер. Туктар белән

Рашатны да бу дөньяга кайтарып булмый. Мин дә беркемгә сөйләмим, сакчы

да сөйләмәсен, сез дә башкаларга сөйләмәгез.

— Шулай да, теге Җәлил дигән сакчыны күрергә иде, — дидем мин, үзем

өчен инде эчемдә бу карарны кабул итеп.

Ризәлә, ниятемне аңларга тырышып, мине җентекләп күзәтергә тотынды.

— Аны күрү сиңа нигә? — диде ул, төссез караш белән йөземә текәлеп.

— Минем аңардан дөресен ишетәсем килә, — дидем мин, озаккарак сузылган

әңгәмәдән туя башлап.

— Ә дөреслек ник кирәк сиңа? — дип бәйләнүен дәвам итте ул.

Мин китәргә дип кузгалдым. Ризәлә дә, капылт кына торып, каршыма басты

һәм тагын чыраема нидер эзләгәндәй карап торды.

— Белгәннәремне кайсыдыр инстанциягә барып сөйләргә җыенмыйм,

— дидем мин, Ризәләне тынычландырырлык тон белән. — Мин — язучы.

Миңа Рашат бу вакыйга турында кайчан да булса әсәр язарга кушты. Курыкма,

исемнәр үзгәртеләчәк, шәһәр исемнәрен башкача атармын, вакыйганың кайда

барганын, кемнәр катнашканын аңламаслар.

— Җәлил диспансердан киткәннән бирле культура йортының вахтасында

утыра, — диде Ризәлә, тагын стаканга сок салып.

— Бергә бармыйбызмы янына? — дидем мин, Ризәләне үзем белән алып

барырга теләгәннән түгел, ә җаны тыныч булсын һәм миңа ышансын өчен.

— Юк, бармыйм. Үзегез генә барыгыз.

— Ярар, — дидем мин, аның миңа иярмәвенә эчтән генә куанып. — Мин

табам аны. Сез әйтте димәм.

— Әйтсәң дә ярый. Миңа барыбер. Сөйләшкәндә шомлануларым куркудан

түгел, болай гына, гадәт буенча гына. Куркудан узган инде мин. Яшисе

килмәгәч, беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмый башлыйсың икән ул.

26

Культура йортының өске өлешендәге «Чулпан» дигән язуны мин әллә каян ук

күреп алдым. Керү ишеге янында исә «Район культура сарае» дип язылган иде.

Дежур торучы базык гәүдәле олы яшьтәге агай мине танып алды һәм тавышы

гыж-кыж килеп торса да, кычкырып, культура йортын дер селкетте.

— Зөлфәт әфәнде, хуш килдегез! Какими судьбами? Фирая! Сәбилә! Карагыз

әле кем килгән! Зөлфәт Хәким килгән!

Шул арада вахта янында унбишләп кеше җыелды, мондагы хезмәткәрләр,

күрәсең — араларында берничә ир кеше дә бар иде. Һәрберсе кул биреп күрешкәч,

озын гәүдәле ханым директорының каядыр киңәшмәгә киткәнен әйтте.

— Сез концерт белән килергә җыенасызмы әллә? — дип кызыксынды ул.

— Юк, — диюем булды, халаты, бите, куллары буяу белән тапланып беткән

яшь егет (мөгаен, рәссамдыр):

— Спектаклегез киләме әллә? — диде.

Җавабым аларны гаҗәпкә калдырды:

— Миңа монда вахтёр булып эшләүче Җәлил исемле кеше кирәк иде,

— дидем мин.

Культура хезмәткәрләре, бер-берсенә карап, ни уйларга да белми торганда,

мине каршы алган вахтёр Җәлилнең сменасы иртәгә икәнне әйтте. Вахтёр белән

кызыксынуымның сәбәбен беркем дә сорарга базмады. Озын гәүдәле ханым үз

бүлмәсенә чәй эчәргә чакырган иде, мин, рәхмәт әйтеп баш тарттым, күрәсең,

ул аулакта вахтёрга минем ни йомышым төшкәнне белергә теләгәндер.

Җәлилнең өенә шалтыратып: «Казаннан Зөлфәт Хәким килде, синең белән

очрашырга тели», — диделәр.

Кырык минут чамасы вакыт үтте микән, Җәлил — урта буйлы, урта

тазалыктагы ир-егет тиргә батып, еш-еш сулап килеп тә җитте. Җитмәсә, бер

аякка аксый икән, җәяү йөрүнең авырлыгы кыяфәтенә чыккан иде.

Минем яшьтәге кеше иде ул. Җәйге фуражкасын салып, битендәге тирне

сөрткәч, миңа шактый вакыт елмаеп карап торды.

— Яшь чакта озын чәчле идегез сез, муеныгызга гитара асып, телевизордан

җырлаганыгызны хәтерлим, — диде ул.

Җәлил хәзер дә минем концертларым буенча берәр эш кушарга

чакырганнардыр дип уйлаган икән — аппаратура ташыргамы, аларны

урнаштырыргамы, кыскасы, шуның ише йомыш буенча.

Концерт белән түгел, шәхсән аның янына килүемне белгәч, ул сагаеп калды. Ә

инде мәдәният йорты каршындагы эскәмиягә утырып, мин психодиспансердагы

вакыйганы искә төшергәч, ул бөтенләй куркуга калды. Мин аңа барысын да

кыскача аңлаттым һәм аның әйткән бер сүзе дә миннән ары беркая, беркемгә

китмәячәгенә ышандырдым.

Берәр кайчан әсәр язылса да, анда аның исеме башка булачагын, вакыйганың

бөтенләй чит тарафта барачагын әйттем.

— Мин заводта эшләгән чакта, плитә астында калып, бер аягымны югалттым,

бер аяк протез минем, инвалид мин, — дип башлады ул сүзен. — Шуңа күрә

мин күп еллар инде йә сакчы, йә каравылчы, йә вахтёр булып эшлим. Ул көнне

мин дежурствоны кабул иттем, андый-мондый хәвеф-хәтәр билгесе юк иде,

диспансерда тынычлык, тәртип хөкем сөрә иде, — дип дәвам итте ул. — Төнге

унберләр тирәсендә өченче катта бик каты кычкырган тавыш ишетелде. Гадәттә,

анда уколлардан соң кабер тынлыгы урнаша, пациентларны кайвакыт уята да

алмассың. Анда төнгә, гадәттә, ике санитар кала торган иде — таза беләкле

егетләр. Минем пост аста, керә торган төп ишек катында гына булса да, өченче

катка менеп, санитарлардан нинди тавыш булды икән ул дип сорарга булдым.

Коридорга менү белән, медперсоналга гына керергә ярый торган бер урынлы

бәдрәфтән санитарның чыкканын күрдем. Ул миңа таба атлады. «Монда бик

каты кычкырдылар шикелле», — дидем мин аңа. «Кем кычкырсын, — диде

ул. — Барысына да көчле уколлар кадалган, кычкыру түгел, ыңгырашучы да

юк. Барысы да йоклыйлар». Мин санитарның күзләрендә курку шәйләдем,

кулларының калтыранганын сиздем. «Синең зажигалкаң бармы?» — ди бу миңа.

«Бар», – мәйтәм. «Әйдә, тәмәке тартабыз, — дип, ул мине коридордан чыга торган

ишеккә таба этеп диярлек алып китте. — Монда сакчылар менәргә тиеш түгел...

Син аста гына торырга тиеш». «Бик каты кычкырдылар», — дип кабатладым мин.

Чөнки монда нидер булганын күңелем сизде. «Урамда кычкырганнардыр...» — ди

бу миңа. «Ә икенче санитар кайда?» — дип сорадым. «Санитарлар бүлмәсендә»,

— дип җавап бирде ул. Шул вакытны мин бәдрәфтә су агызганнарын ишеттем.

Минем белән сөйләшеп торучы санитар бит әле генә шуннан чыкты. Аннан соң

анда беркемнең кергәнен күрмәдем. Санитар мине баскыч мәйданчыгына алып

чыгып җитешалмады, бәдрәфтән икенче санитар да килеп чыкты. Мин аптырап

киттем — болар икәүләшеп бәдрәфтә булдылар микәнни? Икенче санитар бер

мәлгә безнең якка карап торды да, кызу-кызу атлап, коридорның теге башына

китте. Аның да үзен тотышы бик сәер тоелды миңа. Ярар, боларның берсе

унитазда утырганда, икенчесе умывальникта кул югандыр дип уйлап, зажигалкам

белән санитарның сигаретын кабыздым да аска төшеп киттем. Иртәнге якта

шау-шу купты — служебный туалетта пациент асылынган!

Мин төнлә тавыш ишетүем турында, өченче катка менүем турында милиция-

мазар килгәнче үк баш врачның үзенә генә сөйләгән идем, ул мине кабинетында

бикләп калдырып, каядыр чыгып керде, аннары Кафил Әхәтович янына керергә

кушты. Ул исә миңа тукырга тотынды: «Туктар служебный туалетка кереп

асылынган. Аны санитарлар күрми калганнар. Санитарларның служебный

бәдрәфтән чыгулары табигый. Ул вакытта әле Туктар палатасында йоклап

яткан. Син үзеңнең өченче катка менгәнеңне беркемгә дә әйтә күрмә. Сиңа

шик төшәчәк — чөнки син өченче катка менәргә тиеш түгел, синең постың

— беренче катта, ишек төбендә. Югыйсә син өченче катка ник менгәнеңне

исбатлый алмаячаксың. Мәетне сиңа «элеп» куюлары ихтимал». Минем ул

вакыттагы халәтемне аңлыйсыздыр инде, — дип тәмамлады бәянын Җәлил

һәм күкрәк тутырып тирән сулап куйды.

— Нишләп служебный туалетта асылынган, уртак бәдрәфтә түгел дигән сорау

калыкмады микәнни? — дидем мин, Җәлил бераз хәл алганнан соң.

— Нишләп калыкмасын, — диде ул, нәкъ шул сорауны көткән сыман.

— Аны болай аңлаткан булдылар инде: имештер, уртак бәдрәфтә асылынып

үләргә мөмкин түгел, анда бау эләктерергә дә, каеш эләргә дә бернинди

урын юк, шуңа күрә медперсонал бәдрәфенең өстәге смывной бачогына

простынясын бау иттереп бөтереп эләктергән дә асылынган, имеш. Мин

үзем күрмәдем. «Ник бикләп йөрмисез служебный туалетны?» — дигән

сорауга: «Кайвакыт онытыла инде», — дигән булдылар. Шул ук атнада теге

санитарлар юкка чыкты. Увольняться иттеләр дә каядыр олактылар. Миңа да

эштән китәргә боердылар. Мин боермасалар да киткән булыр идем, перәме

шул ук көнне.

— Җәлил, ихластан әйт әле, — дидем мин, кулымны аның иңенә куеп.

— Син соң нинди фикердә — Туктар үзе асылынып үлгәнме?

— Юк, аны теге ике санитар буып үтерделәр, шигем юк! — диде ул, һич

кенә дә курыкмыйча.

— Ни өчен икәнне белмисеңме?

— «Мине монда гомерем ахырына кадәр яткырырга акча түләгәннәр!» дип

скандал куптарган булган ул. Шуңа аны юк итәргә булганнар дип уйлыйм.

— Синең Туктар хакында Ризәлә белән сөйләшкәнең булгандыр? — дидем

мин, ләкин бу сорауны ник биргәнемне үзем аңламадым.

Җәлил, кинәт миңа борылып:

— Әйе, сөйләшкәнем бар, — диде. — Ышанычлы кеше ул.

— Ышанычлы кеше юк бу дөньяда, Җәлил, — дидем мин, китәргә

җыенып.

Минем бу сүзләрем аны шүрләтте булса кирәк, ул каршыма басып шактый

вакыт миңа текәлеп карап торды.

— Сез мин сөйләгәннәрне беркемгә дә җиткермәгез инде... — диде ул,

күзләремә карап. — Мин сезне бик хөрмәт итәм.

— Юк, юк, борчылма, — дидем мин. — Рәхмәт сиңа ихластан сөйләвең

өчен. Ә шулай да барыбер ышанычлы кеше булалмый бу дөньяда. Бер-берсен

аңларга тырышучылар гына була ала. Аның анысы да бик кыйммәт.

...Казанга кайтып китәр алдыннан, мин тагын Ризәлә янына кереп

чыктым.

— Рашат Туктарның үзенә кул салмаганын белмичә китеп барды... — диде

Ризәлә, уйга калып.

— Белгән сурәттә дә Рашат үзендә гаеп тояр иде. Туктарның күзләрен

ачмаган булса, баш күтәрергә этәрмәгән булса, бәлки ул вакыйга үлем белән

тәмамланмас иде.

— Язмагыз бу турыда, — дип пышылдады Ризәлә, күзләрен йомып.

Бу хатын соңгы вакытта бик күп елаган ахрысы, аның күз яшьләре дә

калмаган иде бугай инде. Ләкин картаеп барган көнендә ирсез яшәүче, наркоман

малаен төрмәдән көтүче бу шәлперәйгән хатынга миндә (ни гаҗәп!) бернинди

кызгану хисе уянмады.

— Теге Эдик монда яшиме һаман?

— Ул Мәскәүдә хәзер. Кем әйтмешли, «Большому кораблю — большое

плавание». Анда зур бизнес белән шөгыльләнә, диләр.

Безнең бүтән сөйләшер сүзебез юк иде. Җан газабыннан котыла алмыйча

иза чигүче бу хатынга кем нәрсә белән ярдәм итә ала? — дип уйлап куйдым

мин шул мәлдә. Ул үзенең гаебен таный, шуңа күрә газапны да табигый итеп

кабул кыла шикелле иде.

...Казанга кадәр ике сәгатьлек юлны мин ашыкмыйча гына үтәргә уйладым.

Нәрсәгә ашыгырга? Кая ашыгырга? Гомумән, бу дөньяда ашыгу кирәкме икән?

Синең ашыгуыңнан файда бармы? Ашыгуыңның кадерен беләләрме?

Хәзер Казанда Универсиада бара. Кемдер ярыша, кемдер тамаша кыла,

кемдер күңел ача, ял итә. Кафилләр дә бар анда, Кларалар да. Безнең Казан

әллә кемнәрне үзенә сыйдыра ул, әллә кемнәрне үз кочагына ала — кеше

үтерүчеләрне дә, ришвәтчеләрне дә, уйнашчыларны да... Бәлки Кафил белән

Клара очрашырлар да әле Универсиада трибунасында...

...Рашатның вафатыннан соң ел ярым вакыт узды, әмма ул минем уемнан

чыкмый. Ул сөйләгән вакыйга миндә гомерем кояшы баеганчыга кадәр яшәр.

«D» каласының психо-неврология диспансерында газап элмәгеннән ычкына

алмыйча харап булган Туктар да гел исемдә. Аның газабы Рашатка күчкән,

шуңа озакка чыдамады ул олы җанлы кеше.

Алар бу дөньядан киттеләр.

Аларның язмышлары хәтеремнең тирән бер буразнасына кереп ятты да мине

торымнан торымга тынгысызлап тора.

Алар бу дөньядан киттеләр.

Газаплары миңа күчеп калды.

Газап беркая да китмәде.

Газап миндә хәзер.

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: