Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)

...Әгәр берәрсе минем баштан кичкән бу хәлләрне үзенеке итеп сөйләсә, һич ышанмас идем. Ничек инде шулай башыңны югалтып гашыйк булырга мөмкин? Тәҗрибәсез, тормыш күрмәгән яшүсмер дә түгел бит үзем. Инде буй җиткән, яшәүнең байтак ачы-төчесен татыган, кырыкмаса-кырык мәртәбә ялгышкан, кыйналган, алданган егетнең дөньясын онытып, каяндыр репетиция бүлмәсенә килеп кергән кызга, бер күз төшерү белән, акылы томалансын!.. Әй, егет, уян! Акылыңа кил! Ләйсирәләрең, Рәзинәләрең нишләр? Алар да бит сиңа гашыйклар. Күзләренә ничек туры карарсың?

Хәер, минем аларга «яратам!» дип әйткәнем юк әле. Ләкин бит алар – «җан кисәкләрем», «күз нурларым», «бәгырькәйләрем» миңа өмет баглап, гомерлек тормыш юлдашым булырга өметләнеп йөриләр. Ләйсирәне генә алыйк: ансамбльгә килгән һәр кичендә миннән күзен алмый, гел текәлеп карап тора иде бит, җаныкаем. Репетицияләр, концертлар тәмамлангач, өенә хәтле озаттырып кую аңа бәхет мизгелләренең иң кадерлесе булгандыр. Үзем дә, кышларын, аның татлы иреннәреннән аерыла алмыйча, подъезд эчендә, ә җәйләрен клуб каршындагы эскәмиядә төн үткәрә идем. Әй, шаян да, шук та инде, чибәркәй. Үзе: «Бар кит!» – дия дә, китә башласаң, очып килеп куна, аякларын билемә атландырып. Китәрсең, бар... Муенымнан кочып алган кулларыннан ычкынырмын димә. Үзе көлә дә көлә, «кит!» дигәннән башка бүтән бер сүз дә эндәшми. Яратасыңмы, дип тә сорамый. Мин дә тыныч кына гыйшык шаукымында эрегән. Рәхәт бит... Инде шулай икенче ел озатышып йөрибез. Әллә нәрсәсе бар шуның үзенә тарта торган! Ирен читендәге чак беленеп торган сөйкемле чокырымы, күзенең нурлы зәңгәрлегеме? Хәтта кыска итеп кистерелгән аксылрак чәче дә Ләйсирәгә килешеп тора. Аяклары төп-төз, буе калку, тик менә биле генә нечкә түгел. Әй, анысына игътибар иткән юк ла... Тәмле итеп үбә белү осталыгы барында андый гына җитешсезлеге пүчтәк нәрсә. Биле юан дигән нәрсә уйга да керми.

Шул, үбешүдән башка мәхәббәт тирәнгә китми безнең. Ярамый. Өйләндереп куярлар да, институт тәмамламыйча ук, бала карап ятарсың аннан соң...

Институттагы курсташ Рәзинә искиткеч, үземә тиң кыз да бит менә, ләкин... Ләкин ул: «Мин, укып бетергәч, авылга кайтачакмын, син барыбер шәһәрдә калырга хыялланасың», – ди. Анысы шулай инде. Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтына, архитекторлыкка шылырга уйлап йөрим. Җырчылыкны камилләштерергә дә исәп юк түгел. Матурын да матур Рәзинә, тыйнак та, акыллы да, нишлисең, күрәсең, безгә бергә булырга язмаган – язмышым каядыр сөйри, алда нәрсә буласын чамалый алмыйм. Күңелемә яткан сәнгать дөньясы мине үзенә тарта, бәлки шунда юнәлермен...

...Шулчак янәшәмдә утырган дустым Мәхмүт, касыкка төртеп, уйларымнан бүлде.

– Ачык авызыңны яп! Селәгәеңне сөрт! – дип кискен тавышы белән әйтеп куйды. Мин, әлеге кыз бүлмәгә кергәннән бирле, һаман шуңа карап утырам икән. Айнып киттем. Кулъяулыгым кайда соң? Таптым. Кесәмнән чыгаруым булды, Мәхмүт тагын:

– Елыйсыңдамы әллә? – димәсенме.

– Көлмәле! – мәйтәм.

– Күрәсеңме нинди шәп кыз.

– Күрәм, күрәм... Сукыр түгелмен... Синдә генә шундый күз бар дип уйлыйсың мәллә?

– Нинди күз?

– Рәссам күзе. Ай-яй, малай, күрдеңме атлавын – йөзә, юк, йөзми, бизәк чигә...

Минем шаккатудан һаман авызым ачык икән әле. Инде мондый хәлемне күптән сизеп алган Ләйсирә килеп эндәшкәч, яңадан айнып киттем.

– Күзең итәгенә ияреп китә инде!

Китә шул. Менә шунда карап утырам бит. Итәге тибрәлә, тез буыннарын сыйпап, күңелне кытыклап тора. Ә өстәрәк... ә өстәрәк, билгә хәтле җире дерелди, шул дерелдәвек итәгенә дулкын ясата түгелме?

Ансамбль җырлый...

Елга порты яннарында

Чайкала диңгез.

Су буйлап безгә кунакка,

Дуслар, килегез,

Дуслар, килегез!

Әйе... Биле күлмәгендә дулкын куптара. Их, шул дулкыннарда чайкаласы иде. Менә-менә акылымны җуям бугай дигән хәлдә күзләремә томан кунды. Зиһен дә, күзләр дә томанда – ачык изүдә ниндидер «хикмәтләр» бар – анысын инде мин сезгә аңлата алмыйм.

Ләйсирә:

– Зәбир, әллә авырыйсыңмы? – дип, борчулы күзләрен миңа төбәп карап тора икән.

– Башым әйләнә... Әллә нәрсә булды, – дидем бугай мин шунда Ләйсирәгә.

Мәхмүт, көлеп:

– Аның шундый өянәге бар, – дигән булды.

– Әйдә, чыгып керик.

– Юк, юк, Ләйсирә, хәзер үтә бу шаукым.

Үтми икән шул. Мин әлеге кызның томан эчендә генә булса да чия төсле уймак хәтле иреннәрен төсмерләдем, озын керфекләре астындагы шомырткара күзләреннән исәрләнеп калдым... Чәчләре кара, ләкин кыска иде бугай...

Шул көннән соң «чирләдем». Диагнозым – мәхәббәт.

Ул кызның исеме Сәбилә икән. Кустанайдан Казанга Мәдәният институтына укырга килгән. Монда популяр «Сөмбел» ансамбле бар икәнен ишеткән. Менә шуның клубта репетиция үткәрелгән чагында бүлмәгә килеп керүен күзәтеп, бер күрүдә гашыйк булуымны сөйләвем бу.

Дөресен әйтим: шул көннән соң әллә нәрсә булды миңа. Боектым. Репетициягә барам да, дөньямны онытып, һаман аңа карап утырам. Ләйсирәнең дә миңа карашы үзгәрде. Без озатышмый башладык. Ләкин ачуланышу булмады. Ләйсирә бу хәлне үтәр дип уйлады, күрәсең. Шулай уйлавына сәбәп тә бар иде. Чөнки Сәбиләгә якын килә алмыйча озак йөрдем. Телгә-сүзгә хәйран оста һәм батыр кеше булып саналсам да, Сәбиләгә сүз катарга кыймадым. Аңа карыйм да янам-көям, вакыты-вакыты белән күкрәгемне яшен ярып үткән сыман тоела.

Тора-бара бу халәтемне ансамбль җитәкчесе Виртуоз Актанышев та сизде. Мәхмүт әйткәндер инде. Ул, гашыйк егет хәлен аңлаганга күрәдерме, минем белән сөйләшүне төпле итеп, ягъни «по душам» алып барды. «Бер дә аптырама, бер синең генә баштан үтмәгән андый хәлләр, без дә кыенлыклар кичтек, әле хәзер дә башлар буталгалап, җүләрләнеп куям. Әллә ни исең китмәсен, кирәк булса, үзе килеп муеныңа асылыныр!» – дип тынычландыргандай әйтте.

– Тик үзең асылына күрмә! – дигән җөмләсен Мәхмүт арага тыкмаган булса, сөйләшүебез ирләрчә булачак иде дә, әйтеп, әңгәмәбезне пүчтәккә әйләндерде. Көлешкән булып таралыштык инде.

Әйттең дә бетте, әйттең дә сөйләшкәнчә була дигән сүз түгел бит әле ул. Йөрәк һаман көя. Сәбиләне күрүем була, баш салкын кан белән эшләвеннән туктап, кайнарга керешә. Виртуоз: «Муеныңа килеп асылыныр», – дип әйтсә дә, әле монда ул асылынганчы түзәргә кирәк ич – акылдан шашарсың...

Интегеп йөрүдән туйгач, беркөнне кич, репетициядән соң бөтен кыюлыгымны җыеп, Сәбиләгә:

– Сәбилә, сине озата барыйм әле? – дидем.

Ул кисәк борылып, нигәдер русчалатып:

– Бесполезно! – диде. Колагым дөрес ишетәме?

Аптырап калдым:

– Нәрсә?

– Бесполезно! – диде ул, кабатлап.

Үземне чәйнәп ташланылган сагыз итеп тойдым. Моңа хәтле күпме кызның кумиры булып йөргән Зәбирме мин?! Никадәр тамашачы каршында һәрвакыт «бис»ка җырлаган җырчы Зәбир шушы буламы инде? Гарьләнерлек, җәберләнерлек сүз әйттеме ул? Юк, минем күңелемдә ачу кайнамый, юк, юк... Аны бит үзем үлеп гашыйк булган кыз – Сәбилә генә әйтте. Болай гына, уйламыйча, үртәп, үчекләр өчен генә... Мин аның бу сүзен йоттым. Бетте ул сүз – әйтелмәгән...

Бу вакыйгадан соң мин репетициядә ике атна буе күренмәдем. Виртуоз шуңа күрә тулай торакка мине эзләп килгән икән.

Авырдыңмы әллә? – генә диде дә, иртәгә Җитен комбинаты клубында концерт буласын әйтеп, чыгышымның бик кирәклегенә аеруча басым ясап китеп барды. Әлбәттә, бу араларда ни сәбәпле югалып йөргәнемне ул аңлый иде инде. Мәхмүт белән Ләйсирә әйтмиләрме соң аңа. Бәлки Виртуоз һәм Сәбилә арасында бу мәсьәләдә сөйләшү дә булгандыр – анысы миңа ачык түгел.

Мин, әлбәттә, Сәбиләгә бернинди дә дәгъва белдерә алмыйм. Егерме алты яшькә якынлашып, пеләшләнә башлаган егеткә ник карарга тиеш соң ул. Чибәрлегем дә ташка үлчим генә. Әле күкрәгемдә югары уку йортын тәмамлагач тага торган ромбигым да юк. Юанычым шул: җырлыйм инде. Җырлаганымны яраталар бугай...

Менә Җитен комбинаты клубында концертыбыз бара. Залда халык шыгрым тулы. Ансабльнең һәр җыры көчле алкышларга күмелә. Күңелем тулы һаман сагыш булса да, бар көчемне җыеп, сынатмаска тырышам. Элеккеге кебек, күтәренке рух белән, кызлар арасында йөрим. Күренүгә Ләйсирә яныма килеп басты.

– Авырдыңмы әллә, Зәбир?

– Юк, – мәйтәм. – Сагынсыннар әле дип яттым, югыйсә минем барлыгымны да белмисез. Инде кияүгә чыгып беткәнсездер дип уйлаган идем, һаман ялгыз йөрисез икән әле...

– Син килмәгәч белмисең дә инде, кияүгә чыкмасак та, әнә кайберләребез парлаша башладылар бугай, – дип Сәбилә белән Мәхмүткә төртеп күрсәтте.

Килүгә үк, күзгә чалынган дустым Мәхмүтнең Сәбилә янында чуалганын абайлаган идем инде.

– Матур пар! – дип кенә әйтә алдым. Сүземне тәмамлауга, күкрәгем буйлап тагын яшен уты чатнап үтте. Көчкә хәлгә килдем. Ләйсирә сиздеме-юкмы – әйтә алмыйм. Сизгәндер... Бәлки, аңа минем шулай әйтүем кирәк булгандыр?.. Ә бәлки юктыр...

Матур пар... Минем сәхнәгә чыгып җырлыйсым бар – тиз генә хәлгә килергә кирәк. Кирәк, кирәк!.. Мәхмүткә караганда шәбрәк җырларга! Әйе, шәп итеп җырларга! Ниндине? «Гел елмайны!» Илһам Шакировча – боргалап, үзәкне өзәрлек итеп!

Сәхнәгә мине дәштеләр. Виртуоз: «Шул сөйләшкән җырмы?» – дип сорады да, сәхнә уртасына чыгып, аякларын киереп басып, уйнап җибәрде. Ул да сизә бит инде бүген ничек уйнарга кирәклеген. Әйдә, Зәбир, сынатма, бир кирәген, багышла тегеңә җырыңны, янәмәсе. Каян чыккандыр ул көнне гайрәт-көч, шәп бәрдем мин ул җырны:

Бер генә елмаеп карадың,

Гомергә калдырдың газабын.

Гел елмай, гел кара күзләремә,

Ялкын сал, ут када йөрәгемә,

Җил генә үтмәсен үзәгемә,

Тик өметемне өзмә генә!..

Белсәгез, күрсәгез иде ул кичтәге миңа булган алкышларны! Кабат-кабат чакырып җырлаттылар. Ахыргы мәртәбә җырлаганда, микрофон эшләмәде. Шнурыннан тотып, идәнгә төшердем дә юри таптагандай итеп, шунда ташладым. Виртуоз уйнавын дәвам итте, ә мин, микрофонсыз гына, җырның соңгы сүзләренә хәтле дәвам иттем. Бер ялгансыз – халык торып басып кул чапты. Ә Сәбиләнең исе дә китми, нүжәли шулхәтле битараф инде ул миңа? Тирә-юньдәгеләр шатлыгымны уртаклаша, кулымны кысалар, кызлар битемнән үпкән булалар... Мәхмүт каядыр олаккан, күренми...

Җитен комбинатындагы уңышлы чыгышымнан соң, ансамбль кызлары үземә ягымлырак карый башладылар. Хәер, элек тә мөнәсәбәтләре начар түгел иде, ләкин күңелләре миндә түгел иде аларның. Кычкырып әйтмәсәләр дә беләм, һәммәсенең яратышкан егетләре бар. Яратмаслык та түгел ич үзләрен – чибәрләр, тәртиплеләр, тыйнаклар. Кайберләрен каршы алырга егетләре клубка хәтле килә, репетициядә җырлаганнарын көтеп утыралар, ансамбльнең бәйрәмнәрендә, кичәләрендә катнашалар.

Үзегез беләсез, мөнәсәбәтләр гел үзгәреп тора бит. Бүген-иртәгә ирең булырдай кеше, берсекөнгә кисәк кенә, ниндидер аңлашылмаучанлыктан, чит кешегә әверелә дә куя. Кешенеке бик җайлы хәл ителә кебек тә: алар борчылмыйлар да сыман, исләре дә китми шикелле; бүген шулай, иртәгә икенче төрле, шуннан нәрсә булган – алдыңнан артың яхшы, диләрме әле? Менә миңа алай кирәкми шул. Мәхмүт, ачу китереп, Сәбилә янында бөтерелә. Ә минем сару кайный. Үҗәтлегем юк түгел дә бит, нишлим соң, нахалланып ябышып булмый. «Бесполезно!» – дип әйтте бит инде... Бәлки, кызулык белән генә ычкынгандыр ул сүзе? Бәлки, инде менә хәзер, кемлегемне – нинди шәп җырчы булуымны үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишеткәч, фикере үзгәргәндер. Инде андый сүзне ник әйткәненә үкенәдер?

Виртуоз да әнә беркөнне:

– Тегенең белән эшләр ничек соң? – дип сорап торды.

– Ничек булсын инде, – мәйтәм, – шул килеш, якын китерми...

– Алай икән. Ә син кыюрак бул! Син бит, Зәбир, бик әйбәт егет, тора-бара, менә күрерсең, әйтте, диярсең, ул сине яратачак!

– Тора-бара... Ә хәзергә Мәхмүт белән торып торсынмы?

– Әй, Мәхмүт – шалапай бит ул... Мин сиңа шуны гына әйтә алам: ычкындырма кызны, тагын бер кат сүз башлап кара!

Виртуоз шулай дигәч, Сәбиләгә сүзне ничек дип башларга кирәген бик озак уйлап йөрдем дә, бер кичне клуб коридорыннан үтеп барышлый каршыга очрагач, җайлап әйтелергә тиешле сүзләрне әйтеп тә тормыйча, тегене стенага китереп кыстым.

– Син нәрсә, үзеңне патша кызы дип белдеңме әллә, чибәркәй?! – дидем.

– Көч белән алам дисең инде? Всё равно бесполезно! – ди бу, һаман үзенекен тукып, киребеткән нәрсә. Инде бу юлы болай килеп чыгасын көтмәгән идем. Татарчасын да җүнләп белми бит әле, себер марҗасы. Шуңа гашыйк булып йөрим бит, үзем дә уҗым бозавы инде.

– Бар, гуляй! – дидем дә ычкындырдым кочактан. Ник чукынып китми шул Мәхмүте белән!..

Ярар, килешмәсә килешмәс әлеге гамәлем, ягез, җәмәгать, мин моның белән нәрсә эшли алам инде?.. Тагын бүтән кагылсаммы?..

Күңелгә уелган яра төзәлми икән шул. Янда йөри бит – ташлый алмыйм мин җырны, җырлыйсым килә, җырлыйсым.

Менә тагын сабантуйлар җитте. Безнең ансамбльне һәр елны Аккош күле янында уздырыла торган Киров районы сабан туена чакыралар. Зур мәйданда шау-гөр килеп җырлыйбыз да, бәйрәм уңаеннан җыелышып, күркәм генә урында, күбрәк тирәкле күл кырыенда, өстәл корып бәйрәм табыны оештырабыз. Ансамбльнең кызлары, әйткәнемчә, барысы да чибәрләр. Тавышларыннан сандугачлар көнләшерлек. Халык арасында тикмәгә түгелдер инде аларның популярлыгы. Үзләренә генә түгел, тавышларына таң калган, гашыйк булган егетләр менә шушы сабантуйларда аларны хөрмәт итеп, җыр сәнгатендә югары үрләр яулауларын теләп, табын артында тост күтәрәләр. Мактау сүзләре җыр белән үрелеп бара. Уен-көлке тамашага әйләнә. Мин генә ни әйтергә белмичә тик утырам. Әллә инде берәр чәркә шәраб җиффәреп алыргамы? Бәйрәм бит. Виртуоз да, әнә, табын түреннән чокырын күтәреп миңа ымлый. Ярый, андый талантлы җитәкче белән, бергә ирешкән уңышларны искә төшереп, эчмәсәң гөнаһ булыр. Рәхмәт, Виртуоз! Ансамбльнең уңышлары өчен, әйдә!

Карале, хәйран әйбәт булып китте бу. Ул арада яныма Мәхмүт килеп җитте.

– Әйдә, дустым, синең уңышлар өчен, – дип, чәркәмә акны салды да, минем эчкәнне көтеп тормыйча, үзенекен чүмәлтеп куйды.

Нәрсә? Сынатып утырыйммы? Колхоз председателе малае әле абзагыз, бик беләсегез килсә!.. Үзем Сәбиләне күзәтәм, сизәм, ул да күз кырые белән генә миңа төбәлеп ала. Бер сулыш белән, мөлдерәмә чәркәмне каплап куйдым.

Шулвакыт Сәбиләнең бер карашын тотып алдым да:

– Һаман бесполезномы, Сәбилә? – дидем.

Ул миңа акаеп кына:

– Дурак! – диде.

Мин күтәрелеп аңа ыргылдым. Бирәм хәзер кирәген... Җимерәм чибәрлеген... Күлмәген умырам... Чурту матр – китәм Себергә! Ул, бу мәсьәләнең юньлегә бетмәсен аңлап, куаклыкка йөгерде. Шулчак аяк астыма каяндыр корыч аркан кисәге килеп төште, абынып егылдым. Кемдер ыргытты түгелме? Сәбилә кая югалды? Электәге кебек, бу юлы корсакка якынрак, ләкин йөрәктән түбәнрәк җирдән сызылып әрнү йөгерде. Мин «уф!» дип кенә әйтә алдым, әмма сер бирмәскә тырышып, яңадан торып утырдым. Корсагымда әрнү катыш җылылык сизәм – рәхәт кенә. Аракыны чама белән генә эчсәң файдалы, диләр, шулай икән шул.

Сабантуй матур гына үтеп китте. Җәйге озын көннең караңгысы төшкәч кенә, тулай торакка кайтып, егылдым. Күлмәк өстеннән кигән җиңелчә курткамны салдым. Күлмәгем дә салынырга карышып маташмады. Нигәдер майкамны тәнемнән куптарып булмый, корсак өлеше коңгырт төскә баткан. Бүлмәдәш дусларым аптырап карап торалар, әйтерсең лә мин аларны хәзер Сабантуйдагы кызык хәлләрне сөйләп көлдерергә тиеш!.. Нәрсә булган майкага? Тәннән купмый гына бит. Җитмәсә авырта хәзер. Тәки әкрен генә куптардым моны – бүксәмнең биш сантиметрлап җире киселгән бит... Менә сиңа мә!.. Яңадан әкренләп кан саркый башлады. Яра төбендә элпә генә. Аның теге ягында эчәкләрдер инде? Шаккатып карап торган дусларымның берсе – Рудамир дигәне, аңын югалтып, караватка ауды. Мин майкамны ертып, корсак әйләнә ярамны бәйләдем. Үземнең дә хәлем китте. Ниһаять, Рудамир аңына килде: ул, Әлфәт исемле бүлмәдәшем белән мине җитәкләп, Губкин урамындагы әллә ни ерак булмаган травмпунктка алып киттеләр. Килү белән, табиблар өстәлгә сузып салдылар да, бер-ике укол кадап, милициягә хәбәр итәргә кирәк дип, ярамны тегәргә тотындылар. Мәйтәм, милициягә әйтергә кирәк түгел, Сабантуйда троска абынып егылып шулай булды ул. Ярый әле ышандылар, милиция чакырмадылар. Юкса, бу җәй көне шабашкага китеп булмый иде. Ныгытып бәйләгез, иртәгә үк төзелеш отряды белән Арчадагы бер авылга сыерлар абзары төзергә китәсем бар, дим. Көләләр. Кая монда андый эшкә бару, бер-ике атна урын өстендә ятарга тиешсең, диләр. Ике көннең берендә повязканы алыштырырга кирәк булачак икән. Аларны тыңлау юк инде, киттем дә бардым, җәй буе бүлнистә ятыйммыни, акча эшләргә кирәк. Андый җирләргә без Рудамир белән йөрибез.

***

Безне каршылаган төзелеш начальнигы Рудамирга:

– Нинди инвалид алып килдең син монда? – ди икән. Ничава, шул тишек корсак белән дә сынатмадым әле башкаларга. Ни бит, Сәбилә янына акчалы булып, яхшы кәчтүм киеп, пеләшемне парик белән каплап кайтып керсәм, «бесполезно» булмас, бәлки.

Колхоз бәрәңгеләре алып, ферма түбәләре ябып, байтак акча эшләп, сентябрьнең унбишләрендә институтка кайтып кердек. Шулай, эшләгән кешегә сүз әйтүче юк институтларда – соңга калып кайтсак та. Укулар күптән башланса да, эленке-салынкы йөрисең башта. Әле менә үземә яхшы кәчтүм эзләдем. Шәһәр кибетләрен аркылы-торкылы йөри торгач, таптым тагы үзен – шәп, караңгы коңгырт төстә, минсиңайтим. Министрлар гына кия торган. Күзе маңгаена менсен әле Сәбиләнең.

Киеп барып кердем репетициягә, исе дә китмәде, мәнсезнең. Ә үзе, ә үзе – тагын да ныграк чибәрләнгән. Ул чәчләрен эре дулкын ясатып бөдрәләтүен әйтимме, өстендә теге беренче күргән вакыттагы кебек күлмәк кенә түгел, бик бай кеше кызына охшап, купшы туташларда гына була торган куе зәңгәр кәчтүм. Минекенә, әйтәм ич, борылып та карамады. Фу, дигән сыман карашын гына күреп калдым. Үземнең әллә исем киттеме? Тач мәктәп завучы булган да куйган инде, менә шул. Беләм, күрәм, сизәм – тагын янына килсәм, «бесполезно» диячәк. Җитмәсә, ачу китереп, Мәхмүт белән сөйләшеп тора бит әле. Мәхмүтен дә әйтер идем инде, «дус, дус» дигән булып йөри, ә үзе һаман шул Сәбилә кырыенда бөтерелә. Янәмәсе Сәбиләнең хисләрен бик хәйләкәр генә белешеп, миңа җиткереп торачак. Нигәдер һаман җиткерә алмый әле. Дус түгел син, Мәхмүт – төлке, ә тегесе – елан.

Мин үзем бу хәлгә күнегеп тә, күнеп тә барам төсле инде. Тик менә баш белән йөрәк кенә тарткалаша. Баш, мескенлеккә калып йөрмә шуның белән, ди, ә йөрәк... ә йөрәк, нигәдер, киреләнә.

Башыма караганда, йөрәгем Сәбиләне ныграк ярата шикелле. Йөрәкнең бәгыре бар шул аның. Гадәттә, приборлар янып чыкмасын өчен, предохранитель куялар. Минем йөрәгемнең предохранителе йомшак бугай, менә-менә янып чыгарга тора. Эчемдәге бәгырь, предохранитель ролен үтәрлек түгел, түзмәс, озакламый янып чыгар, эшләр болай барса. Электр тогы арткан чакта приборлар эштән чыкмасын дип, көчәнешне киметәләр, миңа да мәхәббәт утын сүндеребрәк «нуль»гә төшерергә кирәк булыр. Һәм шулай иттем дә. 

Сәбиләгә гупчым игътибар итмәгәндәй булып йөрим. Бер репетицияне калдырмый ансамбльгә киләм. Кыска гына вакытка концертлар белән якынтирә авылларга чыгып керәбез. Укуыннан бушаган чакларында Сәбилә дә баргалый. Ул ансамбльдә икенче сопрано партиясен алып бара. Тавышы матур. Андый үзгә тавышлы кызлар ансамбльдә өчәү генә: Рания, Рушания һәм ул. Сәбиләне пианинода бик яхшы уйный, диләр, ләкин аның уйнаганын беркайчан күргәнем дә тыңлаганым да булмады. Шулай да кечкенә чагында Кустанайда музыка мәктәбендә укыганлыгы миңа мәгълүм иде. Сәбиләнең ансамбль кызлары рәтендә үтә матур итеп басып җырлавы күз алдымда: алар ярым түгәрәк ясап тезеләләр дә, ул, үзәккә бераз яны беләнрәк борылып, сул кулын артка яшерер, башкалар да аның төслерәк, талгын гына тибрәлеп, җыр сузалар. Сокланып туя алмаслык күренеш һәм халәт. 

Җырла, комачауламыйм, тимим теңкәңә, язмышыма шулай язгандыр, бәхетле бул, күңел кошым! Мин синең янәшәңнән үз юлым белән барам, ялгызым, җаныма сагыш тулган килеш, җырларым белән...

Мәхәббәт утында өтәләнеп инде менә өченче ел үтеп бара. Сәбиләнең миңа карата карашы чак кына да үзгәрмәде. Бу халәткә инде, берәрсе булса, күптән кул селтәгән булыр иде, Их, Сәбилә, Сәбилә... Ник очрадың соң син минем гомер юлымда?.. Әллә берәр җиргә китеп югалыйм микән? Еракка-еракка... Ичмасам онытылыр идең... Себергә?.. Анда да җырчылар кирәктер? Танылып, данлыклы җырчы булып, яңадан Татарстанга кайтып керсәм, син нәрсә дияр идең?.. Уйларга гына җайлы, анда суык шул. Катып-туңып йөргәнче, Ташкентка китсәм дә була. Йә, бардым ди, шуннан нәрсә? Сәбиләгә ачу итепме? Аның ни гаебе бар? Җүләр дә инде мин. Әнә, берәү, кем әле – Кәрим Питрәчев дигән егет, Магаданга барган ди бит. Өзелеп сөйгән яры: «Дөнья читенә алып китсәң дә риза!» – дигәч, ул, башта үзем барып урнашыйм, аннан сине чакыртырмын, дип шул җәһәннәм тишегенә китеп барган. Менә бит мәхәббәт нишләтә? Алтын приискасына эшкә кергән егет, сөйгәненә килсен дип акча җибәргән, ә тегесе монда кияүгә чыгып йөри икән. Менә син ышан кызларга. Ә Сәбилә бит миңа ым да какканы юк. Җүләрләнеп Себергә китәмме соң?! Нәрсәгә миңа Сәбилә? Йөрсен Мәхмүте белән, бәхетле булсыннар! «Бесполезно»дан башка сүз дә белми бит ул. Бетте-китте, бу турыда бүтән уйлау юк. 

Ромео белән Джульеттаныкы кебек мәхәббәткә әверелгәнче туктатырга кирәк безнең арадагы мөнәсәбәтне. Аларның болай булган бит: Джульетта ярату хәсрәтеннән дару каба да озаграк йоклый, ә Ромео аны үлгән дип белеп, үзен-үзе үтерә. Йокысыннан уянгач, Джульетта, аны үлгән хәлдә күреп, янәшәдәге кинжал белән үзен кадап үтерә. Мондый чарасызлыкка барып җитмәгән бит әле мин. Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтен искә алыйк. Алар бер-берсе белән гаиләләренең дошманлыгы аркасында кавыша алмыйлар.

Ләйләне башкага кияүгә бирәләр, ә Мәҗнүн чүлгә китеп ялгыз яши башлый. Ләйләгә багышлап җырлар яза, күп газаплар кичерә. Соңыннан икесе дә сагыштан саргаешып үләләр.

Юк инде, Сәбиләкәй, мондый ук хәлгә төшәргә Мәҗнүн түгел әле Зәбир – өмет итмә!

Таһир белән Зөһрәнең язмышлары кызганыч. Таһирны сандыкка салып суга агызалар. Ул, исән калып, читтә өйләнә, аннан, кире әйләнеп, туган ягына кайта. Ә монда аны тотып алып, гәүдәсен тураклыйлар. Зөһрә сөеклесен кырык көн буе елап озата. Бигрәк кызганыч. Мине кызганып еларлык сөйгән яр да юк бит. Сәбиләнең күзеннән кырык көнлек түгел, бер секундлык яшь тә чыкмас, мөгаен. 

Отелло белән Дездемонаны кара инде син. Көнчелектән сөйгәнен буып үтерүгә барып җитә бит Мавр. Ну, Мәхмүт, болай йөрсәң, Дездемона ясыйм мин синнән!..

Үземне дә «Сүнгән йолдызлар»дагы Мәхдүмгә тиңлим түгелме соң? Ул бөкре, ә мин – пеләш. Юк, туктале, Зәбир, бирешмә, башыңны югары тот! Җырлавыңны бел! Менә быел бишенче мәртәбә «Кышкы эстрада» җыр фестивале була, шунда син лауреат булырга көрәш! 

«Химиклар» мәдәният сараенда уздырыла торган бу фестивальгә ансамбль быел аеруча нык әзерләнде. Безгә – Мәхмүт белән икебезгә аерым җырлау номинациясендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Мин Рим Хәсәновның «Син  – гомер агышларым» дигән җырын җырларга булдым. Мәхмүт үзенә шул ук композиторның «Сиңа тагын мин бер киләм әле» җырын сайлады. Исәбе – бу юлы лауреат исемен алу иде. Миңа нәрсә, күнегелгән, инде өч елда өч мәртәбә лауреат булдым, ә Мәхмүт көнләшә. Инде өч елның берсендә дә дипломант исеме эләктерә алганы юк бит. Кызганып та куям үзен. Быел бирсеннәр иде инде аңа да.

Залдагы халыкның күплеге – сөендергеч хәл. Буш урындыкларга карап җырлавы бик авыр. Дәртләнә алмыйсың, дулкынлану да булмый. Җырны җиренә җиткереп башкару өчен тамашачының сулышын тою мөһим. Кемгә ничектер, миңа шулай. Бераз дулкынлану җаваплылыкны арттыра. 

Бүген һәр җырчыга бер җыр башкарырга кушылган – шул бәяләнә. Алдан җырлау чираты Мәхмүткә эләкте. Ул бу очракны бәхеткә санады, күрәмсең, шатлыгы йөзенә чыккан иде. Чөнки миннән соң җырлау аңа кыен булыр, жюри аны-мине чагыштырып карагач, өстенлек кемгә биреләчәге көн кебек ачык. Дөресен әйтим, шәп җырлады ул көнне Мәхмүт, аның өчен сәхнә артында чын күңелемнән җан атып утырдым. Алдан әйтеп куям, аның исеме «Кышкы эстрада» фестивале дипломантлары арасына кертелгән иде.

Ниһаять, Мәхмүттән соң ике номенант җырлагач, миңа чират җитте. Җайлап кына, уйланып, җырның эчтәлегенә чумып, көйгә кушылдым. Рәхмәт Виртуозга, ул уйнаса уйный инде!..

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,

Шулдыр инде язның...

Кинәт микрофонда тавыш бетте. Әллә сүндерделәрме?.. Ләкин җырлавымны дәвам иттем. Уйнавыннан туктап, аптырап калган баянчым Виртуоз Актанышев миңа яңадан кушылды. Тавышымны көчлерәк чыгарырга тырышып, көчәнебрәк җырларга керештем. Тамакка әллә нәрсә булды – әче төер утырды, тавыш кырылып чыга башлады. Микрофонга җырлагандагы кебек хисләнеп җырлауның эзе дә калмады. Карлыккан тавышым бөтенләй бетәр дип, сәхнәдән чыгып киттем. Залдагы тамашачы бу хәлгә ризасызлык белдереп, тавыш куптарды. Кайберләре: «Звукорежиссёр, на мыло!» – дип кычкыра ук башлады. Сызгыру, дөбердәүләр...

Әмма бераздан микрофон терелде. Фестиваль үз эшен дәвам итте. Ләкин мин инде кабат сәхнәгә чыгып җырларлык хәлдә түгел идем. Ул елны мин «лауреат»сыз калдым.

Нигәдер соңгы еллар миңа гел кирелеген генә күрсәтеп тора әле. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә эшләр уңай якка бармый, инде менә җыр өлкәсендә дә бәхетсезлекләр өстәлеп тора. Андый минутларда, һәрвакыт, элегрәк печән чапкан чакта, урманда, бер кара еланны аракыдан бушаган шешәгә кертеп калдырганым искә төшә. Шунда, һәркөнне барган саен, шешә эченнән тилмереп карап тора иде, җаныкаем. Нигә аны шулкадәр җәфа чиктердем икән? Ни гаебе бар ул җан иясенең минем каршыда? Бер начарлык та кылмады бит югыйсә ул. Йөрсен иде рәхәтләнеп үзенең аланында. Ә мин аның башына җәпле таяк белән бастым да, шешәгә тыгып куйдым. Җиңдем, янәмәсе... Агулы нәрсәне үтерергә кирәк, диләр бит инде. Тиктомалдан вәхшилек кылдым түгелме соң? Хәзер менә шул еланны искә төшерәм авыр чакларымда. Әллә шуның җәбере тия микән, дим? Еланнарның каргышы төшә, диләр бит. Шулайдыр. Шулай булмаса, мондый михнәтләр үземне читләп узар иде. Ярый, Аллага тапшырган инде. Үлде инде ул елан шунда, хәерлегә булсын алдагы язмышым.

Ансамбльдәге көннәр гадәттәгечә үтә торды. Мин, Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтының кичке бүлегенә укырга кердем һәм төзелешкә эшкә урнаштым. Архитекторлар әзерли торган бүлеккә эләгеп булмады, Промышленность һәм гражданлык объектлары төзү бүлегенә алдылар. Бу болайрак булды.

Әйе, архитектор буласым килә, керү имтиханнары тапшырып йөрим. Рәсем ясауга махирлыгым бар. Мәктәптә укыганда да андыйрак эшләрне миңа тапшыралар иде. Математикадан әллә ни мактанырлык чамам юк югын, әмма укытучыбыз Вера Павловнаның безне интектерүе белемгә гаять файдалы нигез салгандыр, шулай дияргә нигез бар. 

Менә математикадан имтихан бирәм. Мәсьәлә, мисалларны тиз генә чишеп, иң беренчеләрдән булып, имтихан алучы япь-яшь кыз алдына килеп утырдым. Чибәр дә инде, нәгаләт! Миннән яшьрәк тә бугай. Кай арада югары белем алып, бездәй «ломоносовларны» сыный бит, әй. Институтлар ташлап йөрсәң, шулай була ул, Зәбир. Менә яшь кызлар үзеңнән сынау алалар хәзер. Яңаклар уттай яна, колаклар кызыша. Тирли-пешә чибәркәйнең мәсьәлә-мисалларымны тикшерүен күзәтәм. Алай сызгаламый, ялгышлар юк, күрәсең. Менә тотынды бу өстәмә сораулар яудырырга: логорифмнар, ди, интеграллар... Соңгы терминны гомумән ишеткән юк. Үтмәдек без аларны мәктәптә, минәйтәм. Шундый чибәр кыз сораулар биргәндә, җавабын да тиз генә табып булмый бит әле аның. Тәмам батырды бу мине. Тотлыга ук башладым. Күз алларым томаланып китте. Томан артындагы әлеге кыз җә убырлы карчыкка әверелә, сихерче рәвешләренә керә, аждаһа төсле дә булып китә. Агулы сорауларын чәчеп бетергәч, «дүртле», диде. «Дүртле?» Нишлим ул «дүртле» белән? Конкурстан үтмим бит. Димәк, армиягә! Шагом марш! Нишлисең, юри батырды инде бу мине, юри. Конкурс зур, кемнедер сызарга кирәк, димәк, мине.

Хезмәт итеп кайтсам кайтам, әмма «бишле» куегыз инде, дип ялынмаячакмын. Соңыннан гарьлеген кая куярсың. Председатель малае бит мин!

Еллар үтте. Армия хезмәте дә артта калды. Ансамбль кызларының кайберләре кияүгә чыкканнар, шул исәптән Ләйсирә дә. Мине көтсенмени – бестолковыйны. Сәбилә никтер ялгыз икән әле. Үземнең дә башыма өйләнү фикере керми. Өйләнсәң дә, ни торыр җир юк, ни институт бетерелмәгән. Әллә инде акылга да утырып бетелмәгән?.. Дуслар да бер-бер артлы башлы-күзле булып, гаилә корып яшиләр. Инде соңгысын өйләндереп йөрим – шаһит егет булып. Күпмесендә бу вазифаны башкарганмындыр, санаган юк. Дустым Азат өйләнә. Булачак хатыны Хәдичә – искиткеч сөйкемле, уңган-булган кеше. Каян табалар шундыйларны, миңа бер дә очрамыйлар. Шул кичне Хәдичә, колагыма кирт киртләп, туйга үзенең менә дигән сердәше шаһит кыз булып киләчәген әйтеп куйды. Кара аны, ычкындырасы булма, ялгышырсың, дип тә өстәде. Ярый, килсен, китәр әле! Инде миңа өйдәгеләр дә күп кандидатуралар күрсәттеләр, күнегелгән.

Менә туйга җыеналар. Кунаклар арасында кемнәр генә юк. Барысы да бәхетлеләр, парлылар, мин генә дуадак ата каз кебек басып торам. Әле кызмаганмын. Бераз шәраб чеметеп алсам, туктатып булмас үземне – баянны алып уйный да, җырлый да, бии дә башлыйм. Дөресен генә әйткәндә, шуның өчен чакыралар да инде үземне туйларга. Ни күрим – Хәдичә Азатыннан вакытлыча аерылып, минем янга бер кызны җитәкләп килә. Ерактан ук сүзен безне таныштырудан башлый:

– Менә бу – Зәбир, шаһит егет, безнең дустыбыз. Ә бу – минем сердәшем, Төзүчеләр институтының яшь доценты Галия.

Мин күзләремә күренәме, бу өнемме-төшемме дигәндәй, авызымны ачып, әлеге Галиягә карап каттым. Шул бит бу, әйе... теге вакытта имтиханда мине батырган кыз.

Хәдичә сүзен дәвам итте. – Нәрсә өнсез калдың, башка вакытта бик кыю бит үзең, – дип, миңа күзен кысып, кызның сыйфатын баш бармагы белән бәяләп, Азаты янына йөгерде.

Хәдичә бу кыз белән теге вакытта очрашканымны белми ич. Каян белсен?.. Монысы да хәтерләми. Аллага шөкер!

Минем уңайсыз хәлдә калуымны аңлап булса кирәк, Галия сүз башлады.

– Хәдичә сезнең турыда бик күп сөйләде. Төзүчеләр институтын тәмамламыйча армиягә алынуыгыз турында да. Карагыз әле, нигә шунда үземә мөрәҗәгать итмәдегез. Мин бит еш кына керү имтиханнарын кабул итәм. Хәзер яңадан бездә укырга теләгегез юкмы? Терәк барында сезгә уку бик җиңел булыр иде. Сезнең талантлы икәнлегегез йөзегезгә чыккан. Сезнең кыяфәтегез зыялы, сез – музыкант, шагыйрь, композитор – бу күркәм сыйфатларыгыз арасында архитекторлык юнәлеше аеруча калку күренер. Әйдәгез, бергә булыйк!

– Рәхмәт сезгә. Менә бит мине тормышта нинди бәхетле борылыш көтә икән! Сез иреклеме?

– Әйе. Гафу итегез, мин сезгә һич яшерми әйтә алам. Инде, ялгышлык белән кияүдә булдым. Яшьлек хатасы. Бер студентым тәкъдим ясап, яшәп карадык. Хәзер, укып бетергәч качты. Ә сез акыллы, һичшиксез, акыллы.

– Анысын дөрес әйтәсез. Әйдәгез, ул турыда сүз кузгатмыйк әле. Бүген бәйрәм – дусларыбызның тантанасы! Җырлыйк, биик!

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай.

Без аның белән бүтән беркайчан да очрашмадык.

***

Армиядән кайткач, мин Төзелеш институтында укуымны дәвам итеп тормадым, документларымны алып, Пединститутның музыка укытучылары әзерли торган факультетына имтихан бирдем. Комиссиядәгеләр пеләш башыма карап тордылар да, тавышыма сокланып, укырга алырга булдылар. Яңадан җырлы тормыш башланып китте. Югыйсә бит Сәбиләгә минем Авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүем ошамыйдыр, ярый алайса, Төзүчеләр институтын бетереп, йортлар төзү комбинатының директоры булырмын дип хыялланып йөрүләрдән чыккан иде бу җүләрлекләр. Менә шулай һаман укып, җырлап, Сәбиләгә карап янып-көеп яшим. Бәйрәмнәре дә булгалый яшәешебезнең. Ансамбль кызларының туган көннәрен үткәрәбез җыелышып. Әнә Гөлиянең егерме биш яше тулган – шуның юбилей кичәсендә өйләрендә утырабыз.

Дөресен әйтим, соңгы араларда кызларыбызның миңа карата мөнәсәбәте аеруча җылы юнәлеш алды. Сизелә. Әллә картаябыз дип уйлыйлар микән? Ансамбльдә өйләнмәгән шундый егет бар, понимаешь, ә алар күктәге бөркетне эзләсеннәрме? Картаеп кияүгә чыкмыйча калсалар, яннарындагы чыпчыктан да мәхрүм калалар ич. Кара инде, кара, каршымда күзләрен уйнатып утыручы Сәрияне! Янәшәсендә Сәбилә, миңа карата игътибары – «нуль». Әй, җаныкаем, синең дә яшең бара!.. Сәрия өстәл астыннан аягы белән миңа төртә, нәрсә әйтмәкче буладыр... Һаман саен онытылып Сәбиләгә карап утыргангамы икән? Карамаска тырышам бит инде. Ул бертуктаусыз аякка төртә, башы белән ымлап, мине каядыр чакыра. Нәрсә булган моңа, чыгып керик әле, ди ахрысы. Ярый, чыктым да ди, шуннан нәрсә? Әллә инде күбрәк киткәнме – әйткән тостларның берсен дә калдырмый эчеп утыргач? Ярый, чыгыйм инде, тилмертмим кызны? Берәүгә дә сиздерми, чыгып керүемә сәбәп тапкан булып, Сәрия артыннан юыну бүлмәсенә юнәлдем. Керүем булды, шарт итеп эчке яктан ишекнең келәсен элде дә куйды Сәрия. Стенага мине китереп терәде дә, күкрәкләрен оясыннан чыгарып, битемне уа башлады.

– Нәрсә кирәк сиңа, ник аның артыннан тилмереп йөрисең, кара монда, аның мондыйлары юк та әле, – дип «кавыннарын» кулыма тоттырды. Әле күзгә, әле биткә каплавыннан сулыш ала алмый тончыгып үлә яздым.

– Бүген түгел, Сәрия, – мәйтәм, – бүген түгел!..

– Кайчан, кайчан?..

Ул бу сүзләрнең кайчан үтәләчәген гомере буе көтеп йөрде бугай...

Ә минем күзләр һаман башкада булды, беләсез...

Юыну бүлмәсеннән Сәрия белән бергә чыктык. Шул минутта Гөлиянең әтисе ике шешә аракыны форточкадан урамга атты, ә әнисе... Әле генә миңа «кияү» дип ычкындыргалаган әнисенең йөзенә кара болыт кунган иде. Әлбәттә, кунакка чакырылу күңелле булып бетмәде, хуҗаларның ниятенә туры килеп җыелмаганбыз икән шул. Әти-әнисенә «кияү»нең чәчле яки чәчсез булуы да мөһим түгел икән – акыллы гына булсын. Күрәләр бит, ишетәләр, сыныйлар – Зәбир төпле кеше: эчми, тартмый, әлегә өйләнмәгән, ялгыз – кызларына менә дигән пар түгелме соң? Кызларын кавыштыру, дөресрәге чын-чынлап ярәштерү өчен, туган көне дигән булып җыйган мәҗлестә Сәрия эләктереп маташа түгелме аны? Ачуы чыккан әти кешегә мәҗлесне тарату өчен бер литр аракыны тышка томыру – урынлы гамәл, минемчә. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык...

Аңладым, пеләш булу мәхәббәткә комачауламый икән бит. Ләкин барыбер эч поша, чәч булса, мишәйт итмәс иде әле. Гаеп миндә түгел лә – нәселдә – безнең, ир-затларның берсендә дә юк ул чәч дигән нәрсә. Шулай да өйләнмичә калмаганнар. Бик акыллы булу галәмәтедер инде бу – чәч коелу, шулай диләр ич. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, җитмәсә, артист булып киттем бит әле. Өстәвенә атаклы кызлар ансамбле «Сөмбел»дә җырлап йөрим. Кызлар, пеләшлек килешми, диләр. Парик киеп җырларга кушалар. Язмыштан узмыш юк, бу кирәклекне инкарь итеп булмый, «ялтыравыкны» каплап, парик киеп җырлап йөри башладым. Югыйсә, башым болай да матур – йомры. Виртуозныкы кебек түгел. Үзе әйтмешли: «Безләр нишләр, чәчсез калсак – чүмәлә башлар!»

Аллам сакласын, чыннан да, ул пеләш калса – эше харап: утыз-кырык җөйле, ямау өстенә ямау баш, ярый әле чәченең куелыгы каплап тора ул кичергән язмыш сырларын. Җә, ярый, монысы аерым тема.

Авылым сабан туена бер кайтуымда да киеп куйдым бит мин бу парикны. Гадәтләнгән. Шуны кимичә җырлап булмый башлады. Мәйдан кырыенда рәхәтләнеп моңланып, дуслар белән туйганчы сөйләшеп, күңел өчен генә, туган якның матурлыгы, халкының гүзәллеге, яшәүнең чамасыз ямьлелеге өчен бераз «тамак чылатып» алгач, мөлдерәп миңа карап торган кызга күзем төште. Сөйләшеп, читкәрәк, зиреклеккә кереп киттек. Яныбыздан челтерәп инеш ага. Көмеш суында елтыр-елтыр килеп балыклар уйный, янәшәдә генә ишетелеп торган Сабантуй музыкасына бииләр. Кыз минем җырлавыма, тавышыма соклануын дулкынлану катыш белдерде. Йөзе моңлы, керфекләре, иреннәре, каушаудан микән, дерелдиләр. Иягендәге сөйкемле чокыры, муенындагы бәләкәй генә миңе муенса төймәләренең дәвамы ителеп, әле кояшка да үрелеп карарга насыйп булмаган түшендә миңа карап тора сыман. Их, егетләр! Шунда кереп югалыр идем!

Мин, ирексездән, үз-үземне белештерми, кызны кочып, янәшәдә үсеп торган зирек агачына кыстым. Ул: «Нишлисез сез, җибәрегез, кеше күрер», – дип чәчемә ябышты. Башымда парик икәнлеге шунда гына искә төште. Кыз: «Гафу итегез!» – диде дә, зиреклектән чыгып, халык арасында югалды. Мин ул салдырып биргән паригымны тотып, нишләргә белми калдым.

Бу хәлне күрмәделәр микән, дигәндәй тирә-юньгә карыйм. Шаһитлар юк: күктә болытлар җыела башлаган, агачлар шаулый, инеш ага, балыклар качкан. Ниндидер яшел бака гына, «мин күрмәдем» дигәндәй, үлән арасына сикерде. Ачудан кулымдагы парикны бака сикергән якка томырдым да яңадан Сабантуйга, дуслар янына юнәлдем. Тормыш дәвам итә.

Бер еллап вакыт үтте. Авылда яңадан Сабан туйлары гөрләп узды. Теге кыз күренмәде, ләкин күңелдә аның якты образы һәрвакыт яши бирде. Көннәрдән бер көнне почтальон миңа таныш түгел кешедән хат тапшырып китте, шаккатырсың – теге кыздан. Мин аның исемен дә белми идем. Ләйлә икән. Хатында: «Теге вакыттагы хәл өчен тагын бер тапкыр гафу итегез! Сез һаман күңелемнән чыкмыйсыз. Быелгы Сабантуйга кайтырга батырчылык итмәдем, чөнки мин кунак кызы гына шул. Инде сезне бөтенләйгә югалттым, ахрысы», – диелгән иде. Үзе адресын язмаган. Оныткандыр. Бәлки, әле тагын язар...

Менә ул бер күрүдә мине оныта алмый икән. Бер күрүдә бит әле – минем шикелле, Сәбиләгә гашыйк булган кебек. Сәбилә хәзер кайда йөри, Кустанаена кайтып киткәнме, Казандамы? Җәйге яллар үтеп китсен инде – көзгә таба күрешергә насып булыр.

Авылдагы тормыш үз җае белән дәвам итте. Халык печәндә, бакчада. Инде җәйге ялымның соңгы көннәре бетеп бара. Шул арада, урман бете кадалып, авылның бер малае авырып китте. Менә бәла – ул хәтерсезләнеп калды. Беркөн моны бөтенләй югалттылар. Авыл халкы бер гаилә кебек бит – бөтен дөньяны бетереп эзләү башланды. Үлде микән әллә дигән фикерләр дә булмады түгел. Эзли-эзли җәфаланып беткәннән соң, көн азагына таба, Сабантуй үтә торган җирдән бер йомгак чәч табып кайттылар. Әлеге малайныкына охшаган – бакырсыман. Бөтен халык аптырашта. Ничек болай булырга тиеш соң бу? Нүжәли?..

Күрше колхозның кукуруз басуын турарга киткән агайлар югалган малайны ияртеп кайтып керделәр. Ничек ул анда барып чыккан?.. Сөенечнең чиге юк. Шунда, кукуруз басуыннан чыга алмыйча, адашып йөргән. Арган. Йоклаган. Теге чәч йомгагын бер читкә атып бәрделәр дә, җиңел сулап, барысы да өйләренә таралыштылар. Мин китмәдем. Ныклап карыйм, әлеге дә баягы минем парик икән. Кызганып куйдым үзен. Инешкә төшеп, юып, селкеп, элекке хәленә кайтарып киптердем – кирәге булыр...

Паригым миңа ияреп яңадан Казанга кайтты. Гастрольләр, концертлар яланбаш, йә түбәтәй, йә эшләпә киеп үтә. Парик – пенсиядә, кирәге юк. Ята шунда – шүрлектә.

Беркөн яныма дустым, атаклы баянчы Лимар Ашмарук килде. Аның белән, гомумән, еш күрешәбез. Килгән саен әлеге парикны киеп көзгегә карый. Ул – пеләшнең пеләше. Карый да:

– Күрәле, кордаш, унсигез яшь бит, ә! Нишләп безне Ходай каргаган икән? – дип уфтана.

– Ал үзеңә! – мәйтәм. – Киеп чык сәхнәгә!

– Нигәдер оялта...

– Күнекмәгәнгә ул, – мәйтәм, – бер күнексәң, салмассың да әле! Бүген Оперныйда концертың, на всякий случай ал үзең белән, кисәң киярсең, кимәсәң – юк.

– Әлфия Авзалова ни дип әйтер бит әле?

– Ә син аннан сорап торма!

Шундый фикергә килдек тә концертка киттек. Утырам карап, әнә Әлфия апа сәхнәгә чыга, әле баянчылары күренми, җырлый башлый:

Нихәл итим, гармунчыбыз,

Гашыйк булды үземә...

Күрәсең, шулай уйланылган. Шул сүзләрне әйткәч кенә, баянчылар ике яктан уйнап чыгарга тиешләр икән. Чыктылар. Карыйм, Лимар кигән бит тегене. Әлфия апа яңадан баянчылар уйнаганга кушылып: «Нихәл итим...» – дип җырлап, Лимарга каравы булды... шып итеп туктады. Микрофонда актанышча «бәтәч» дигән сүз әйтелде. Бу матур гаҗәпләнү, ревер аша кабатлана-кабатлана, Опера театрының бөтен бизәкләренә сыланды. Халык беркавым өнсез торды... Һәм зал көчле алкышларга күмелде. Белмим, кайчан да булса Опера театрыбызда мондый кул чабуларның ишетелгәне булды микән?..

Шулай итеп, минем парик Лимар башында дөньяның күркәм сәхнәләренә гастрольләргә йөри башлады.

Соңрак Лимардан: «Аны урладылар...» – дигән хәбәр килде.

Кем башларында матурлык символы булып халкыбызга хезмәт итә икән ул хәзер?

***

«Сөмбел» ансамбленең концертлары өзелеп тормый. Менә тагын «КамАЗ»га чакырганнар. Сәбилә дә бара. Ни әйтсәгез дә, егетләр, әле һаман яратам мин аны. Армиядә ике көннең берендә төшемә керә иде. Кияүгә чыккан. Тормыш иптәше итеп компьютерлар белгечен сайлаган. Әллә шуңа тагын да ныграк борынын чөеп йөри дисәм ялгышамдыр, бәлки, миңа гына шулай тоеладыр. Мәхмүт барыбер аның күләгәсе... Ни җитми инде аңа – мин армиядә чакта үзе дә өйләнгән бит. Хатыны бик чибәр, Киноплёнка заводында эшли, уңган-булган дигәндәй...

Сәбиләнең ире гаять кырыс икән. Кызлар шулай сөйли. Машинасы белән ансамбльгә китереп куя, каршы ала. Тыгыз гәүдәле, озын буйлы, тик татарчасын юньләп белми торган чи татар, диделәр. Менә нинди ир кирәк булган икән аңа?!

«КамАЗ»да меңәрләгән тамашачы каршында чыгыш ясаганнан соң, Казанга кайтып төштек. Ноябрь ае. Киткәндә шактый җылы көннәр торса да, кайтып кергәндә, башкалабызда кар ява башлаган иде. Суык. Мин салкын тия күрмәсен тагы дип, башыма «КамАЗ»га барыр алдыннан алган яңа паригымны киеп куйдым. Ныграк җылыну өчен «Чулпан» ресторанына кердек. Кызларыбыз бу тәкъдимгә каршы килмәде, Сәбилә дә... Безне күргәч, ресторандагы халык җанланып алды. Чүтеки данлыклы «Сөмбел» ансамблен күрәләр түгелме соң алар? Табыныбыз әллә ни мул булмаса да, бераз «тамызып» алгач, күңелләр йомшарып китте, эчкә җылы керде, Виртуоз Актанышев баянын тартып җибәрде, җыр таралды, биючеләр дә табылды. Безнең кызларның билләрен чит-ятлар коча башлады.

Урыслар да әрсезләнде. Берсе килеп, биергә теләмәгән Сәбиләне чакырып җилтерәтергә кереште. Сәбилә чыкмый. Теге һаман үҗәтләнә. Мин очып барып урыска күкрәк терәдем.

– Бесполезно! – мәйтәм, Сәбиләнең үзеннән отып калган коточкыч сүзен моңа акырып. – Она не хочет танцевать!

Урыс сугышырга маташа. Мин нәрсә, карап торырга тиешме? Үлсәм үләм, валлаһи манчыйм мин бу бәндәне! 

Эш катлаулыга китәргә торганда, безне дуслар аерды. Тегенең дә яклаучылары бар икән. Төртешә торгач килештек – урамга чыгып бәрешергә! Шулай дип уйлавыбыз булды – без инде «Кольцо» мәйданында. Сугышырга тотындык. Кем кем белән туры килә – бүленешеп бәргәләшәбез. Бу тамашаны карарга дип безне халык сырып алды. Мин теге урыска портфель белән сылыйм, ә ул, миңа караганда остарак икән, күренеп тора – бокс белән шөгыльләнгән. Төя дә төя башны. Селки торгач, кулымда кәчтүмнәр тутырган портфельнең сабы гына калды. Чүтеки урыс шәп сугыша, үзем дә сабантуйларда батыр калган егет тә бит, ләкин теге биленнән алырга ирек бирми, тибенә дә әле. Урысның йодрыгы дөп-дөп башка тия, ләкин мин егылмыйм. Тагын дөп-дөп... Тагын, тагын... Нигәдер күз алларым караңгыланып китте – кич җиткән дип уйладым. Көндәшем шулчак, нигәдер, каршымда маймыл кебек читкәрәк сикерә башлады. Үзе миңа куркып карый. Шулай маймылланды-маймылланды да мәйданны читләтеп алган тимер читән аша сикереп чыгып, зур тизлектә үтеп баручы машиналар арасыннан әллә кая китеп югалды. Сугыш шып туктады, «дошманнар» каядыр качты. Минекеләр: «Нәрсә булды да нәрсә булды?» – дип сорыйлар.

Мәйтәм: 

– Бернәрсә дә булмады, ул нигәдер качты?

Юньләп бернәрсә дә күренми. Әллә күзем чыкканмы дип пошаманга төштем. Юк, башымны теге дөмбәсли торгач, паригымның арты алга күчкән икән. Баш кабыгын куптардым бугай дип уйлагандыр ахрысы теге. Куркуыннан шылган. Искә төште, мин бит парикны салырга онытканмын. Әй көлештеләр дә инде шунда дусларым.

Байтак вакыт күгәргән күз төпләре белән йөрелде, әмма Сәбиләгә кагылдыртмадым... 

Еллар үтә торды. Инде, соң булса да, укырга кергән институтымны  тәмамладым. Укытучы булдым. Исемем халык арасына таралды. Урамга чыксам да таныйлар. Яраталар да бугай. Инде өйләндем дә. Ансамбль үз эшен һаман дәвам итә. Виртуоз булганда, әле ул бик озак халыкка хезмәт итәр. Кызларның да күбесе «башлы-күзле» булып бетте. Тик берсе, үтә горур, борынын чөеберәк йөрүчесе – Әлфинур гына ялгыз калды. Ул Киров өлкәсендәге кайсыдыр район башкарма комитеты рәисенең гаҗәеп күркәм, чибәр кызы иде. Искиткеч көчле һәм матур тавышлы, беренче сопранодагы кыз. Аларның гаиләсе Казанга күчеп килгәч, әтиләре үлеп китте. Еш кунак була идек без аларда. Соңгы елларда, әнисе мине күргән саен:

– Әй, Зәбир, бик ярата идем үзеңне, киявем була алмадың, – дия торган иде.

– Якын килеп булмаслык иде бит, Гайшә апа, кызыңа! Кыргый, дип әйтимме? 

– Зәбир җаный, өйләнгәнче әйтәсем калган үзеңә, буып сал син аны караватка, диеп. Инде ничә мәртәбә, кунакка чакыргач, икегезне дә эчертеп бергә яткырырга дип уйлап караган идем... Эчмисең бит...

– Рәхмәт, Гайшә апа, рәхмәт, шулай мине яратып сөйләвеңә! – дип кенә юата алдым аны. – Әлфинур чыннан да алтын кеше, язмышына шулай язгандыр, бәлки берәрсе туры килер әле – бар бит яхшы кешеләр.

– Балаларыгызны үзем карап, юанып яшәрмен дигән идем, – дип китеп барды шул соңгы очрашуыбызда Гайшә апа. Шуннан соң озак яши алмады инде. 

Ансамбль туктаусыз юлда. Илебезнең без булмаган почмагы калмагандыр. Ул Себерләргә бару дисеңме, Урта Азия, чит илләргә чыгып керүләрне әйтәсеңме?..

Бервакыт Мәскәүдән поездда кайтып киләбез. Ансамбльнең иң көчле чагы. Кызлар барысы да элеккеләр, тәҗрибәлеләр, теләсә-нинди конкурста җиңеп чыгардай чаклары. «Космос» залында концерт биргән идек. Поезддагы урыннар плацкарттан алынган. Арылгангамы, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер китап укый, кайбер кызлар үзләренә бәйләм эше алганнар, кайсы-берсе чәй эчә, йоклар өчен урын-җир көйләүчеләр дә бар. Минем урын Сәбилә белән янәшә туры килде. Ара-тирә аңа күз төшереп алам. Бала тапканнан соң бераз сулыккан кызый. Әллә гаилә тормышы җайлы гына бармый микән? Ишетәсе килмәсә дә, кызларның «чыш-пышы» кайвакытта ишеттергәли шул. Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Бар шул, бар Сәбиләнең йөзендә хәсрәт чаткылары. Әнә кызларның күбесе ирләренә минут саен телефоннан шалтыратып, хәл белешеп торалар. Ә аңа шалтыратмыйлар да, үзе дә телефонына үрелми. Кызганыч хәл. Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде. 

– Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам? – дигәч, сул кулының никтер тумыштан үсмичә калган чәнти бармагына күзем төште. Ул кисәк сикереп торды да, үкси-үкси елап, тамбурга йөгерде, мин аның артыннан.

– Елама, Сәбилә!..

Ул елаудан туктар хәлдә түгел иде. Тамбурга кызлар йөгереп чыкты.

– Нәрсә булды да нәрсә булды? Нишләттең аны?

– Бернәрсә дә эшләтмәдем...

Үксүеннән чак туктап:

– Аның гаебе юк, – дип кенә әйтә алды Сәбилә.

Төнгә ул башка урынга күченде.

Ул кичне поездда Мәхмүтне югалттык. Сәгать төнге унбер – ул һаман юк. Виртуоз эзләтергә кирәк булыр дигән карарга килде. Монда Сәбиләнең хәле – хәл, җитмәсә монысы әллә кая китеп олаккан... Инде проводницага кереп, бу турыда хәбәр итмәкче идек – Мәхмүт пәйда булды. Күрше вагонда булган икән. Йөзендә ниндидер канәгатьсезлек, психлана, әллә бераз «тамагын да чылаткан» инде? Исе килә. Ярый, кайтты, шунысына рәхмәт.

Йокларга яттык. Минем күзгә йокы керми. Сәбилә дә боргалана бугай, стена аша шуны тоям. Нәрсәгә ул шулхәтле үксеп елады? Гаиләсендә бер-бер хәл булганмы? Мин әйткән сүзләр күңелендәге берәр ярасын кузгаттымы? Ярый, иртәгесе кичтәгедән зирәгрәк диләрме әле? Бик озак борчылып ятсам да, йокыга киткәнмен икән... 

– Әй, торыгыз, Казанга җитәбез! – дигән тавышка уянып киттем. Кызлар күптән аяк өсте, юыналар. Виртуозның да тавышы ишетелә. Мәхмүт әле һаман башыннан бөркәнгән килеш ята. Аны төрткәләп торгыздык. Күзем белән Сәбиләне эзлим. Юк, ул минем якка карамый, урын-җирен җыя. Карале, мин аның йөзенә туры карарга куркам ич. Гафу үтенергә кирәк бит, ләкин бу гамәлем артыграк булыр сыман тоелды. Җә, ярый, берәр уңай вакыт табылыр әле...

Безгә юынырга чират җитмәячәген аңлап, юынмаган килеш кенә чемоданнарны күтәреп, вагоннан төшәргә әзерләндек. Менә поездның тәгәрмәчләре шыгырдап туктады. Состав соңгы юлга куелган икән. Кызлар вокзалга таба атлады. Ә безне КамАЗ машинасы артыннан өерелеп чыккан унлап егет төркеме чолгап алды. 

– В чём дело, егетләр?

– Хәзер белерсез.

Күрше вагон тәрәзәсеннән проводница карап тора. Әлеге егетләрнең берсе шуннан сорый:

– Кайсысы? 

Мәхмүт кызның җавабын көтеп бетермәде, КамАЗның подножкасына сикереп менде дә, кабинасына кереп бикләнде.

Кыз:

– Әнә, машина кабинасына кереп киткәне.

Виртуоз: 

– Егетләр, без бернәрсә дә аңламыйбыз, в чём дело?

– Хәзер белерсез! – диде дә берсе минем корсакка пычагын батырды. Мин аңымны югалтып җиргә аудым. Калганын хәтерләмим. 

Хастаханәдә аңыма килдем. Пычак тагын шул трос белән яра ясалган эзгә туры килгән икән. Йөрәктән түбән. Ярый әле ул урындагы кесәдә Сәбиләгә бирелергә тиешле унбишләп фотография булып, бирелмичә калган. Пычак шуларны тишеп, эчәкләргә әлләни зыян ясый алмаган.

Калганын болай аңлаттылар. Мәхмүт ул кичне, Сәбиләгә үч итеп, күрше вагондагы проводницага «мәхәббәт куертып» маташкан. Эчкәннәр. Проводница ярыйсы гына чибәр кыз – сүзгә килгәннәр. Мәхмүт кызны җәберләрлек сүзләр әйткән, һәм кызый, иртән поезд Казанга килеп төшүгә, үзенең бандитларын чакырган. Нәтиҗәсе менә шул, мин җиргә егылгач, тегеләр качып беткәннәр. Әлбәттә, аларны проводница аркылы таптылар. Ләкин Мәхмүтнең этлеген миңа татырга туры килде. 

Килде ул яныма, хастаханәгә, гафу үтенде. Барысы өчен дә: ике мәртәбә микрофонны сүндерүче дә ул булган икән – аны да әйтте.
 

Бу вакыйгадан соң озак яши алмады Мәхмүт якты дөньяда. Көнчелеге эчтән ашады аны. Ә башка яклары белән әйбәт кеше иде бит, югыйсә.

Еллар арты еллар үтә торды. Инде «Сөмбел» ансамбле дә юк. Атаклы баянчыбыз Виртуоз Актанышев та вафат. Ә мин әле эстраданы ташларга исәпләмим. Кайбер төркемнәр, җырчы кирәк булгач, үзләренә чакырып торалар. Гастрольләр җитәрлек. Тамашачым да әле онытмый. 

Күптән түгел генә филармония залында иҗат кичәм узды. Анда Сәбилә дә килгән иде

. – Менә, Зәбир, бу минем әтием, – дип әтисе белән таныштырды.

Әтисе дә: 

– Беләбез, беләбез, телевизордан без аны бик яратып карыйбыз, – диде.

Аннан соң минем 50 яшьлек юбилеемда да Сәбиләне күрергә туры килде. Монысында инде әнисе белән дә таныштырды.

Әнисе: 

– Шушымыни инде ул, Зәбир? – дигән булды шаяртып.

– Әйе, – мәйтәм, – «Сөмбел» ансамблендә Сәбиләгез белән җырлап йөрдек.

– Беләбез, беләбез, Зәбир, бик яхшы яктан беләбез сине. Сәбилә сөйләде.

– Рәхмәт, апа! Яхшы кыз үстергәнсез!

– Яхшысын яхшы, тик менә... 

Сәбилә әнисенең касыгына төртте. Ана кешенең сүзе ярты ачылган иреннәрендә эленеп калды. Сәбилә үзе дәвам итте: 

– Ярый, Зәбир, без китәбез, тагын кайчан була концертың?

– Бу араларда юк әле.

– Без килербез.

– Килегез, кил!..

Бу вакыйгалардан соң тагын байтак вакыт үтте. 

Беркөн тукталышта кузгалып баручы автобуска сикереп мендем. Күрәм, сул яктагы утыргычта ул:

– Ай, Сәбилә, синме бу? 

Шулчак Сәбилә кулларын тиз генә сумкасы астына яшерде.

– Зәбир!

– Танып буламы әле?

– Бер дә үзгәрмәгәнсең, Зәбир, һаман шул килеш!

– Рәхмәт. Ничек кенә мактасаң да, узган гомере кеше йөзендә һәм йөрәгендә сырлар калдыра инде ул, Сәбилә.

– Шулай. Син хәзер төшәсеңме?

– Төшәм шул... – дидем мин, уфтанып.

– Телефоныңны әйт әле. Йомышым бар иде...

– Рәхим ит: 89172961505.

Мин кузгалып киткән автобусның артыннан карап калдым. Әкрен генә сибәләп ява башлаган яңгыр тамчылары, аның күз яшьләре белән кушылып, пыяла битеннән агалар иде... «Эх, Сәбилә, Сәбилә, бармакларыңнан үбәр идем!..»

"КУ" 9, 2016

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: