"Әнием 84енче яшендә минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни..."