Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!

Читләр сүзе мине һич бетерми, Якын кешемнеке үтерә – Иң авыр сүз булып ишетелә, Йокысыз төн, әрнү китерә.

Читләр сүзе мине һич бетерми,

Якын кешемнеке үтерә –

Иң авыр сүз булып ишетелә,

Йокысыз төн, әрнү китерә.

Иң бәхетсез кеше иттерсә дә

Бер авыр сүз, бары бер адым,

Иң кадерле якын кешем бит ул,

Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!

Ятлар сүзе мине һич җылытмый,

Якын күргәннеке эретә –

Авыр яраларны төзәтә дә

Зәмзәм суларыдай терелтә.

Көтеп-көтеп тә бит җан атканым

Ясамаса мөһим бер адым,

Көткән сүзем әгәр ишетмәсәм,

Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!

Гамәлләре белән үпкәләтеп

Тапмый калса юату җаен,

Кайгыларың белән тик түләтмә,

Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!

 

"КУ" 07, 2016

Фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев