Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайгылыга кулым суздыммы?

Изге гамәлләрем булдымы соң, Пакьтән идеме соң уйларым, Үлчәүләрдә ни соң өскә калкыр, Җитә калса соңгы туйларым?!

Изге гамәлләрем булдымы соң,

Пакьтән идеме соң уйларым,

Үлчәүләрдә ни соң өскә калкыр,

Җитә калса соңгы туйларым?!

Ана хакын хаклый белдемме соң,

Балам дөрес тәрбия алдымы,

Китә калсам инде бакыйлыкка,

Дога укыр кешем калдымы?

Атам сүзен өстен куйдыммы соң,

Туганнарым якын күрдемме,

Вафат булган якыннарым өчен

Дога кылып, хәер бирдемме?

Мохтаҗларга ярдәм кылдыммы соң,

Кайгылыга кулым суздыммы,

Гөнаһлардан качып калалдыммы,

Юлларымны дөрес сыздыммы?

Дусларыма чын дус булдыммы соң,

Бәхетләрен күрә белдемме,

Кайгыларын ихлас уртаклашып,

Алар хакын өстен иттемме?

Чын дус таба алдыммы икән соң,

Авыр чакта терәк булырлык,

Соңгы көнем җитсә, чын йөрәктән

Соңгы юлга озатып калырлык?

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев