Лилия Гатауллина
-
10 сентябрь 2020 - 17:00Бәләкәй ЛилияБез бер урамда биш кыз уйнап үстек. Дүртебез бер класстан: Люция, Алсу, Наҗия һәм мин. Наилә бездән ике класска түбәнрәк. Нинди генә уеннар уйлап тапмый идек... Берсендә су буенда чәчәкләр җыеп, такыялар үрдек. Шунда кемдер әйтеп куйды: – Әйдәгез, такыяларны суга агызып җибәрәбез, кемнеке алга чыга – шул кияүгә дә беренче чыгачак!