Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Пенсия арттыру яки яңа роман кыйссасы

– Бер шарт белән генә, – ди баш мөхәррир, гаризага кул куя-куя, – пенсия арттыру ялында роман язмасаң гына җибәрәм!

Рафис Корбан «Казан утлары» журналына эшкә килгәч, редакциядә инде утыз биш ел эшләүче Лилия Гатауллина белән бер бүлмәдә утыра башлый.

–  Минем белән утырган егетләрнең берсе дә югалып калмады. Рөстәм бер ел узар-узмастан «Идел» журналына баш мөхәррир булып китте, Ләбибкә «Безнең мирас» журналына баш мөхәррир булу өчен минем белән тугыз ай утыру да җитте. Сине алда ниләр көтә икән, Рафис абый?   – ди аңа бүлмәдәше.

Язучылар берлеге рәисе булып та эшләгән, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире дә булып торган, гомумән, нинди генә җаваплы вазифалар башкармаган Рафис Корбан аның бу сүзләренә кул гына селти:

– Кирәкми бер вазифасы да. Күпме эшләп, әнә, күпме генә пенсиям чыкты, – ди.

 Шулай да бу хикмәтле бүлмәдә утыру Рафис Корбанга да тәэсир итә: эшли башлавына озак та үтмәстән, ул яңа роман язып өлгертә.  Анысы дөнья күргән арада яңасына тотына. Анысын да тәмамлагач, бер ай отпускка китеп, ял иткән арада тагын бер романга нокта куя. Иҗаты гөрләп торган Рафис Корбанга пенсиянең азлыгы гына һич тынгы бирми.

Үзенең дә пенсиясен арттыру турында уйланып йөргән тәҗрибәле бүлмәдәше аңа бер айга эштән китеп торырга киңәш итә. Каян белешкәндер, кемнән сорагандыр: имеш,  бер ай эшләмичә торсаң, пенсия артачак икән. Рафис Корбан уйлаганын сузып йөрергә яратучылардан түгел: шул ук көнне гаризасын баш мөхәрриргә  тотып керә. Бер айдан кабат күрешергә килешеп, җылы гына саубуллашалар. Тик Рафис Корбан, акчам артып килмәде дип, «пенсия ялын» тагын ярты айга суза. Аннары, кулын селтәп, эшкә чыга.

– Ну, уңышлы булдымы ялың? – дип сорый баш мөхәррир.

– Артмас микән дип көттем, артмады шул. Аның каравы бер роман яздым, – ди Корбан.

– Ай ярымдамы? – дип гаҗәпләнә редактор. – Яңа  гына өч санда биреп бетердек бит әле романыңны. Тиз генә бастыра алмабыз инде монысын.

Эшкә чыгып, бер атна үтүгә Корбанның саклык банкы картасына пенсия акчасы  килеп төшә. Унбер меңгә арткан! Бүлмәдәше өчен ихластан куанган Лилия Гатауллина баш мөхәррир бүлмәсенә очып керә:

– Мин дә бер айга ялга китәм, менә гаризам!

– Бер шарт белән генә, – ди баш мөхәррир, гаризага кул куя-куя, – пенсия арттыру ялында роман язмасаң гына җибәрәм! 

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев