Бәләкәй Лилия

Борчылма, дәү әни!

Әнием ягыннан дәү әти белән дәү әни Кукмара районының Пчеловод авылында яшиләр иде. Җәй саен аларга кунакка кайтам. Ул чакта миңа биш яшьләр тирәсе булгандыр. Пчеловодта бала-чага чиратлап каз көтүе көтә. «Көтүчеләргә» кызыгып карыйм. Көннәрдән бер көнне чират безгә дә җитте.

– Дәү әни, быел каз көтүен үзем генә көтим әле, – дип ялынам.

– Кызым, син кечкенә бит әле, зуррак кызларны җибәрик, – ди дәү әни.

Соңыннан ризалашты тагын үзе. Бер көтү бала-чага иртән иртүк торып, эшем кешеләре кебек җыенып, каз көтәргә киттек. Төшке аш вакыты җиткәч, Дәү әни әбәд әзерләп, берочтан безгә күз-колак булыйм дип килеп җитсә, бөтен казлар – арыш басуында, ә без күлдә рәхәтләнеп, чупырдый-чупырдый су коенып ятабыз.

Дәү әни:

– Кызым, казларыгыз басуга кергән бит, – дип кычкыра-кычкыра, тау башына чаба.

Мин:

– Дәү әни, борчылма, ашап туйгач су эчәргә үзләре төшә алар, – дип, берни булмагандай, күлдән чыгып киләм икән.

Пчеловод (Кукмара районы) урманында укучылары арасында Галия Минская (сулда), дәү әни – Гафикамал Гаффарова (уңда), алдагы рәттә – кечкенә Ләлә белән Лилия

Пчеловод (Кукмара районы) урманында укучылары арасында Галия Минская (сулда), дәү әни – Гафикамал Гаффарова (уңда), алдагы рәттә – кечкенә Ләлә белән Лилия.

Ә читек?!

Икенче җәйне әни миннән ике яшькә зуррак апам Ләлә белән безне янә дәү әнигә кунакка алып барды. Барышлый, Арчадагы бер кибеткә кереп, дәү әнигә бүләккә дип, ул заманда бик дәрәҗәле саналган чиккән читек сатып алдык. Безне Пчеловодта калдырып, әни кайтып китте.

Дәү әниләрнең каршында гына авыл кибете урнашкан иде. Без апа белән көн дә шул кибетне «штурмлыйбыз». Дәү әнидән ирис-конфетка акча сорыйбыз. Дәү әни бер бирә, ике бирә акчаны.

Өченче көнне әйтеп куя:

 – Кызлар, әниегез акча калдырып китмәде бит, ә мин инде пенсиядә, кайдан җиткерим соң?..

Шунда без дәү әнигә беравык карап уйланып торганбыз да беравыздан ярып салганбыз:

– Ә чите-е-ек?!!

Люция укый!..

Беренче класста минем тырыша-тырыша укырга өйрәнгән чагым. Сәгатьләр буена урыннан кузгалмыйча, «а-у», «а-у», дип утырам... Шунда әни, мине кызганып: «Кызым, бик күп укыдың бит инде, бар, бераз уйнап кайт», дип, урамга чыгарып җибәрә. Биш минут та узмый, мин тыныма кабып, йөгереп кайтам.

– Әни-и-и, Люция укый!!! (Бүгенге көндә «Казан утлары» журналының бухгалтеры.) дим, шартлардай булып. Тиз-тиз генә чишенеп, янә укуга ябышам.

Еллар узды. Минем эшем дә гел укый торган булып чыкты. Утыз елдан артык «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир-корректор вазифасында. Эштә дә укыйм, өйдә дә укыйм. Алны-ялны белгән юк.

Хәзер йә әти, йә Ләлә апам шылтыраталар да: «Нишлисең әле?» – дип сорыйлар. Мин безнең гаилә әгъзалары гына аңлый торган ике генә сүз әйтәм:

– Люция укый!!!

Язмыш-такыям алдамады...

Минем балачагым, мәктәп елларым Арча районы Утар-Аты авылында узды. Без бер урамда биш кыз уйнап үстек. Дүртебез бер класстан: Люция, Алсу, Наҗия һәм мин. Наилә бездән ике класска түбәнрәк. Нинди генә уеннар уйлап тапмый идек... Берсендә су буенда чәчәкләр җыеп, такыялар үрдек. Шунда кемдер әйтеп куйды:

– Әйдәгез, такыяларны суга агызып җибәрәбез, кемнеке алга чыга – шул кияүгә дә беренче чыгачак!

Иң беренче Люциянеке йөзеп китте. Аннары Наҗиянеке, Наиләнеке, Алсуныкы. Ә минем такыям бер борылышта нәрсәгәдер эләгеп туктап калды...

 ...Еллар узды... Дус кызларым нәкъ шул тәртиптә кияүгә чыкты. Ә минем язмыш-такыям һаман теге борылышта торадыр кебек...

Пенсиямне көткәндә…

Һәркемнең туган көне бер генә була. Ә минеке икәү. Дөресрәге, мин Яңа ел алдыннан, 1963 елның 28 декабрендә туганмын. Әни мине «Кызым бер-ике көн аркасында картаеп йөрмәсен әле», дип, тоткан да 1964 елның 1 гыйнварына яздырып куйган. Ул елны авылның шәфкать туташы үзе дә хастаханәдә булып, әнинең шуклыгы сизелми дә калган. Шулай да еллар барган саен әни еш кына: «И кызым, яздыруын яздырдым да, син пенсияләргә җиткәндә генә законнар үзгәреп куймаса ярый инде», – дип әйткәли иде.

Менә 2019 ел да килеп җитте. Быел тоттылар да, 55 ел буена үзгәрмәгән законны үзгәрттеләр дә куйдылар... Һәм мин пенсиягә кадәр тагын ярты ел артыгын эшләргә мәҗбүрмен! Әнием исән булса, и борчылыр иде... Ә минем аны юатасым килә:

– Әнием, син мине бер елга, ә хөкүмәтебез тагын ярты елга яшәртте бит!

 

Фото: Лилия Гатауллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: