Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ахун премиясе

Әйе, язучыларга премияләрне мулдан бирәләр, әллә ниндиләре бар. Әмма бездән башка берәүнең дә Ахун премиясен алганы юк һәм булмаячак та. Өч тапкыр Ахун премиясе лауреаты булуым белән горурланып, сөенеп, Гариф абыйны сагынып искә алам.

35 ел буе «Казан утлары» журналында эшләү дәверендә ничә мең (бәлки миллион!) әсәр укыганмын икән? Кызганыч ки, санап бармаганмын... Ә күпме язучы белән аралашырга насыйп булды миңа! Һәрберсенең үз холкы, үз гадәте, кем әйтмешли, үз «тараканы»...  Әсәрләре бездә басылганда, алар редакциягә  еш сугыла, кайберләре хәтта корректураны да карап чыга иде. Билгеле инде, сүз иярә сүз чыга, чәй куела, өстәлдә кәнфит-прәннек пәйда була... Язучыларга безнең белән әңгәмә кору зерә файдалы, чөнки без аларның өр-яңа әсәрләрен иң беренче укыйбыз, алар үз әсәрләрен бездә «сынап карыйлар»... Халык авазы, ягъни мәсәлән. Фикеребезгә колак салып, роман-хикәяләренең кайбер җирләрен төзәткән кешеләр дә булмады түгел. Җыеп кына әйткәндә, бәлки без шул рәвешчә татар әдәбиятын үстерүгә шактый саллы өлеш керткәнбездер дә әле. Әмма күзгә күренми һәм матди яктан һич сизелми торган гамәл инде бу.

Шулай да, бар иде язучылар арасында шәп кешеләр. Менә Гариф абый Ахуновның әсәрләре басылганны аеруча көтеп ала идек. Ник дигәндә, ул язучылар арасында иң юмарт, иң ихлас кешеләрнең берсе. Бүлмәбезгә килеп керә дә: «Кызлар, ничек анда минем роман?» – дип көлә-шаярта башлый. Үзе белән бәйрәм ияртеп кергән шикелле була: тирә-юньдә бар нәрсә хәрәкәткә килә, күңелле ыгы-зыгы башлана... Эх! Эш белән бәйле мәсьәләләрне хәл итеп бетергәч, чәй табыны җәюләр, күңелләребезне ачып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырулар... 

Берзаман әсәре басылып чыга да, Гариф абый гонорарга килә. Бухгалтериягә кереп акчасын ала да, кояштай балкып, безнең бүлмә ишеген ача. Без бүлмәдә өч кыз эшли идек. Яшьлектәге якын хезмәттәшләрем: Тәслимә Сибгатуллина, Гөлзадә Бәйрәмова һәм мин.

Гариф абый, хәйләкәр елмаеп, сүз куша:

– Лилия, әйт әле син миңа шуны, җәйге күлмәкләрнең иң матуры күпме тора ул хәзер?

– Унбиш сумнар тирәсе бардыр, Гариф абый, – дим. – Ник сорыйсыз?

– Тә-ә-ә-әк, – дип суза ул. – Кызлар, бәгырькәйләрем, сез минем роман чыкканда  бик тырышып эшләдегез. Хезмәтегез бик авыр, тавык та чүпләп бетермәслек вак эш. Сезгә хөрмәтем дә, рәхмәтем дә зур. Шуңа күрә сезнең өчегезгә дә Ахун премиясе бирергә карар иттем. Хәзер һәрберегез ялт кына кибеткә барасыз да иң матур күлмәкне алып киясез.

Һәм ул, торып баса да, кулларыбызны кысып, өчебезгә дә унбишәр сум акча тоттыра. Үзе шундый канәгать елмая! Безнең шатланганны күреп рәхәтләнә иде ул...

И-и-и-и сөенә идек шуңа! Яшь чаклар бит... Көн саен яңа күлмәк киясе килгән вакытларыбыз.

Бераздан Гариф абый янә яңа роман бастырырга килә. Килгән саен тәмле әйберләр кыстырып керә. Дүртәүләп чәй эчәбез, сөйләшәбез, көлешәбез... Гариф абый үз тормышыннан кызык хәлләр сөйли. Һәм, гадәттәгечә, әсәр басылып чыккач, Гариф абый янә бухгалтериягә юнәлә...  Ә без, ишектән күз алмыйча, аны көтеп торабыз. Ниһаять, ишек киерелеп ачыла да, авызы колакка җиткән Гариф абый күренә. 

– Лили-и-я-я-я, – дип суза ул керә керешкә. – Сез аякка кия торган теге танкетка дигән нәрсәгез күпмерәк тора икән ул хәзер?

– Ун сумнар торадыр, Гариф абый, – дим.

– Язучылар союзында әллә кемнәр әллә нинди премияләр алып ята. Алсыннар әйдә! Ә менә Ахун премиясе бары тик сезгә генә бирелә, бәгырькәйләрем! Аңа бары сез генә лаек! Теге танкетка дигән әйберегезне алырсыз инде, яме? – ди. Һәм, ифрат мәмнүн булып, һәрберебезгә унар сум акча тапшыра...

Әйе, язучыларга премияләрне мулдан бирәләр, әллә ниндиләре бар. Әмма бездән башка берәүнең дә Ахун премиясен алганы юк һәм булмаячак та. Өч тапкыр Ахун премиясе лауреаты булуым белән горурланып, сөенеп, Гариф абыйны сагынып искә алам. 

 

"КУ" 01,2024

Фото: архив.

Фотода Лилия Гатауллина.

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзегез дә бик оста язгансыз. Кайбер "Мин язучы" дип, күкрәк киереп йөргән кемсәләрне уздырып китәрлегегез бар! Ахун премиясе бик дөрес бирелгән! Арча-парча шул сез!