Кояш исле балачак

– Кемнәрнең Балачак иленә кайтасы килә, минем яныма килегез, җайлап утырыгыз... Менә шулай... Инде күзләрегезне йомыгыз. Тух-тух-тух, тухтух-тух... Анда поездда кайту уңайлырак булыр дип уйлыйм. Әнә ул алтын көзнең кояшлы матур октябрь башында салмак кына итеп, гомер юлымны башлады. Салмак кына, дим, чөнки балачак илендә вакыт озын-озак үтә... Поездымның вагоннары саны бүгенгә төгәл алтмыш алты. Балачагымда унбер вагон. Уникенчесеннән үсмер чакның беренче вагонындагы мөлаем кыз кулын болгый... Күр әле, кызчык гәүдәгә дә үсеп киткән... Ул бу язда беренче тапкыр Мәскәүдә Ленин бабай мавзолеенда юлбашчыны күргән... Сочи дигән гаҗәп матур яшел шәһәрдә ай буе шифаханәдә яшәп, дөньяның төрле илләреннән килгән үсмерләр белән аралашып, дуслашу бәхетен татыган; рус теленең хикмәтләренә, әһәмиятенә төшенә башлаган. Кызларның борыннарына монда беренче тапкыр егетләр исе кергән, үзләренең тиздән чибәр сылукайлар булачакларын сизенгәннәр, димме?..

Балачакның тәэсирле, гаҗәеп мавыктыргыч, серле-сихерле, бәхетле мизгелләрен барлыйм. Һәр елның – үз вагоны, берәм-берәм аларга кунакка кереп чыгам.                        

Тау башына салынгандыр безнең авыл...

Минем туган авылым – утыз өйлек кечкенә генә авыл. Аны нәкъ икегә бүлеп, Әтнәдән килә торган олы юллы урамында барлыгы алты өй күгәрченнәрдәй сыенышып утырганнар. Машина юлы күпергә төшеп,  каен агачлары үсеп утырган полосалы таудан күтәрелеп, Кенәргә китә. Тау астында бормаланып, инеш ага. Инеш буйлап тезелешкән зирек, тал, бихисап күп карга оялы юан-юан өянкеләр моңаеп утыра. Монда малайлар кармакка да, сай урыннарда майкалары белән дә балык тоталар.

Чиста суда балыкларның йөзеп йөргәннәренә кадәр күренә. Без, түбән оч кызлары, инештә кәстрүл-табак, комган-самавыр ише савыт-сабаны ком белән ышкый-ышкый чистартып юабыз. Алар ялтырап, үзебез кебек көлеп тора башлагач, су буенда сөйләшеп-уйнап аргач, өйләребезгә таралышабыз.

Түбән очта инеш буага әверелә, монда казлар, үрдәкләр, бала-чага чыр-чу килә. Су коенганда, шук малайлар кызларның күлмәкләренә «каз тәпиләре» ясап куярга өлгерә. Без, кызлар, судан чыккач, колакларыбызны берәм-берәм тота-тота, бер аякта сикерешәбез, янәсе, шулай җылынабыз... Буа суы Ашыт дигән зур елгага китеп кушыла... Ашыт – тагын да зуррак елгага... Авылыбыз көтүен чиратлашып көтәбез, өйлә вакытында көтү инеш буенда күләгәдә рәхәтләнеп ял итә. Ә буа янында безнең кебек ыбыр-чыбыр каз көтә. Казларны тауга менгерергә ярамый, чөнки каен полосасы артында колхозның иген кыры башлана. Борчак өлгергәч, Самат абыйның тау өстендә кулына мылтык тотып йөргәнен, каргалардан борчак уңышын саклаганын бөтен авыл белеп-күреп яши...

Безнең өй олы юлга да, озын урамга да карый, чөнки ул авылның нәкъ уртасында урам чатында утыра. Мин туган елны салганнар аны. Клуб ишегалды, кибет яннары тулып, юан-юан агачлар – тупыл, сәрби, каен, өянкеләр үсеп утыра. Матур һәм күңелле, истәлек-хатирәләргә бай бу урыннар. Без клубта авылга бердәнбер телевизордан концерт-спектакльләр карыйбыз. Үзебез дә чын артистлар кебек һәр бәйрәмгә концерт, скетчлар әзерлибез. Клуб мөдире Миңзифа апа уздырган һәр чарада бик теләп катнашабыз, чөнки без җырларга да, биергә дә, театр куярга да атлыгып торабыз. Клубка биш тиенлек кино килсә, безгә чын бәйрәм була, аны зарыгып көтеп алабыз. Усман Әлмиев, Җәваһирә Сәләхова, Әлфия Авзаловаларны карар, тыңлар өчен безнең авыл халкы күрше Ташчишмәгә үк менә... Авылыбызның тәмле сулы чишмәләре соң? Урман юлында «баллы чишмәбез» бар, күпер төбендә – Гаффә чишмәсе челтерәп агып ята. Түбән очның чишмәсенә басма аша чыгасы, шуңа күрә безнең эчкән суыбыз югары оч чишмәсеннән. Көн саен эчәр өчен шуннан бер көянтә өйгә, икенчесе Гаффә апайга су ташыйбыз. Биек-текә тауны менәсе-төшәсе, урам, тыкрык буйлап үтәсе булса да, чишмәгә без матур күлмәкләребезне киеп, күрше кызлары Тәслимә, Равилә һәм мин – өчәүләшеп йөрибез.

Җәебез урманда уза. Нәрсә генә җыймыйбыз без анда... Каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, чикләвек, балан, шомырт, юкә чәчәкләре, мәтрүшкәләр, имән чикләвеге, гөлҗимеш... Әбиләр безне өйрәтә-өйрәтә, әллә нинди дару үләннәре җыйный. Җиләккә йөри торган болыннарыбыз бар: Кәчти, Ашыт болыны! Бөрлегән, кызыл, кара карлыган җыя торган сазлыгыбыз да бар әле безнең! Аякларыбызга итек-бутыйлар, өстебезгә кигәвен-черкиләрдән сакланыр өчен калын кофта киеп, яулык бәйләп, шунда кадәр армый-талмый еракка тәмледән-тәмле җиләкләр җыярга йөрибез...

Авыл халкы бер-берсе белән туганнар кебек йөрешә. Кунакка, аулак өйләргә, өмәләргә, кич утыруларга йөрешәләр, хәл белешәләр. Без әбиләребезгә ияреп йөрибез... Авылдашларымның кайгысы да, шатлыгы да, сере дә уртак. Көне буе капкалар ябылмый, ишекләр йозакка бикләнми. Әби әйтмешли, авылда бер карак булмаган еллар... Бөтен кешенең эше, ашы, кылган гамәлләре уч төбендәге кебек ап-ачык күренә. Авылда Нургали абыйда гына сепарат бар. Көтү кайтып, сыерлар савылгач, кызлар-апалар, сөтле чиләкләрен көянтәгә асып, сөт аертырга йөгерәбез, каймаклы банкаларыбызны чайкалдырмаска тырышып, башны горур тотып кайтабыз, чөнки әниләребезгә булышабыз, һәр эшкә кул арасына керәбез!

Көндезләрен без капка төбендә. Әле беребездә, әле икенчебездә. Кул эшләребезне эшлибез, «лапта», «качышлы», «курчаклы», «патша башын», «туплы» уйныйбыз, сикерәбез. Авылда җәй көне Казан кызлары, кунак егетләре күп... Кызык, күңелле!

Тау киртләчләре язгы кардан әз генә ачыла башлауга, яшел чирәм баш калкытуга, без тау өстендә «сызыклы» уйныйбыз. Уенчыкларыбыз – агач курчак, агач ат, матур ташлар, төсле ялтыравык кәнфит кәгазьләре, фарфор чынаяк кисәкләре. Тауда «карга боткасы» пешерер өчен абыйларыбыз белән өй борынча йөреп, ярма, йомырка, май җыябыз, аннары абыйлар казан асып, тәмле майлы ботка пешерә... Ә Сабан туйлары? Иң матур бәйрәм! Сөлге, кулъяулык чигәбез, кемгә эләгер икән дип дулкынланып, ул көнне көчкә көтеп алабыз...

Яңгыр яумаган елны яңгыр чакырабыз. Кешегә күренмичә качып торабыз да, ул кеше килеп җиткәч, өстенә бер чиләк су коябыз. Безгә берәү дә кычкырмый, йоласы шундый. Ә яңгыр ява башласа, «яңгыр яу, яу» дип кычкыра-кычкыра, яланаяк, яланбаш көе яңгыр астында йөрибез, янәсе, яңгыр суы үстерә...

Җәйләрен, әтиләребезнең рөхсәте белән, маллар япкач, яшелчәләргә сулар сипкәч, зур кызлар янына «вечер»га чыгабыз... «Түгәрәк уеннары», «Наза», «таклы», вальс, «краковяк», «сигезле» – барысын булдырабыз. Гармунчылар Шамил, Камил абыйлар – безнең авылда йөзек кашлары...

И газиз туган өй, ишетелә моңлы көй...

Безгә кеше күп килә. Әби янына ахирәтләре кул эшләре белән утырмага йөри... Сөйләшә-сөйләшә, озак кына чәйләр эчеп утыралар. Әти янына йомыш-фәлән, киңәшкә керәләр, чөнки безнең әти – бригадир. Әниебез табиб булгач, аның янына өч авылдан – Мокшы, Ташчишмә, Иске Өҗемнән үк киләләр.

Шуңа күрә өйне, каралты-кура, ишегалдын чиста-пөхтә итеп тоту – абыем, сеңлем һәм минем изге бурыч. Мал карау, өй эшләренә булышу, яшелчә-бәрәңге бакчасында чүп утау, бәрәңге төбен өю, урак белән сабакларын уру, җыеп алу... Боларны без эшкә дә санамыйбыз. Әни сыер сауганда, хайванга ашатыр өчен көн саен берәр чиләк әрекмән, эт эчәгесе җыеп алып кайтабыз. Безгә кеше кебек печәнгә «уфалла» арбасы белән йөрергә ярамый, чөнки әти кушмый. Бозавыбызга, арканланган җиренә барып, ике тапкыр су эчерәбез. Кичен көтү каршылау да безнең өстә: биләмче тәкәләребез бар...

Ырыс капканың келәсенә әкрен генә баскач та, капка ачылып китә... Ишегалды сөзәк булганга, таеп егылмас өчен әти лапаска бара торган сукмакка киң такталар җәйгән. Лапас кырыендагы тимер сетка койма янында яшелчә бакчасына чыга торган ишек. Аннан утын сарае, кар базы, мунча. Бакчада алмагачлар, ике зур шомырт, балан куагы, карлыганнар, чияләр. Ике оя умарта...

Кече капкадан бәрәңге бакчасына чыгасың. Бәрәңге бакчасы артында нур сибеп, айлы-манаралы борынгы мәчет – мәктәбебез тора. Ишегалдында каз бәбкәләре, тавык чебиләре, үрдәкләр өчен җәйге корылма бар. Лапаста Симка кушаматлы сыерыбыз, аның бозавы Йолдыз, бөтенесе унлап баш сарык, бәрәннәре белән... Менә ул – безнең бөтен байлыгыбыз. Тагын песиебез Мырауҗан бар.                  

 Әбием Һәдия – намаз карчыгы

Уң як күршебез Кәшифә апай веранда ишеген ача да кычкыра:

– Һәдия апай, син өйдәмә?

Әби өйдә, билгеле:

– Әйдә, Кәшифә, кер, кер, мин өйдә, – ди.

Безнең әби уртача буйлы, чандыр гәүдәле, ачык йөзле. Озынча йөзендә туры борыны үзенә килешеп тора. Озын күлмәктән, алъяпкыч бәйләгән, киң ситсы ыштаны өстеннән оек, аннары йон оекбаш киеп куйган. Озын чәчләрен талир тәңкәле чәчүргеч белән үрә, миңа да тарап үрдертә әле. Киң күңелле, сөйләшергә яратучан күршеләребез Сара апай, Гаффә апай, Адаш апай, Оркыя, Мәфтуха, Мәлиха апайлар бездән бер дә чыкмый кебек. Әби янына күрше авылдан кызы Асия апай төшә, Казаннан Сания сеңлесе, башка туганнары, балалары кайтып тора.

Иң күңелле вакыт – әби белән аның туган авылы Мәңгәргә бару. Безне анда ат белән әти илтеп куя. Әби белән хуҗалыктагы бөтен эшне эшлибез.

– Эшләвегез минем өчен булса, өйрәнүегез – үзегез өчен, – ди әби. Зур, сай ләгәнгә җылы су салабыз. Шуңа каз астындагы җылымса йомыркаларны әкрен генә куябыз. Бәбкәле йомыркалар селкенәләр. Без шатланышабыз. Чәберчек йомыркаларны әби каз астына салмый, чөнки алардан бәбкә чыкмаячак икән. Кичен ата казны таудан өйгә алып кайту эшен әби миңа тапшыра, син җиңел, ди. Барыбер аяк карга бата, бутый эчләренә су тула, алай да казны алып кайтам. Әй ул ата казның бәбкәләрен күргәч сөенүләре, очына-очына биюләре, безне якын китермичә, усал ысылдаулары... Шатлыгына чик-чама юк, Берлинны алганмыни...

Кыртлый тавыкның сап-сары чебиләрен, чыккан берен җыеп алып, бабайның иске бүрегенә салабыз, аннары аларны яшел чирәм өстендә мәче, күсе, тилгән, каргалардан саклыйбыз.

...Без йокыдан тормыйчарак яткан якшәмбе иртәләрендә әби безне такмаклап уята:
– Әйдә, кызым, тор инде, йокың туйгандыр инде,

Биш ямаулы ыштаныңа бетләр тулгандыр инде, 
– ди.
Әби үзенең күргәннәрен-белгәннәрен сөйли:

– Унсигез яшемдә, апам үлеп киткәч, җизнәмә – шушында килен булып төштем. Бабагыз Гыймадига утыз ике яшь булган ул вакытта. Биш бала таптым... Әтиегез генә авылда калды, барысы да Казанга киттеләр. Кечкенә Рәисемә өч яшьтә бабагыз үлде... Ялгыз башым балаларны кеше иттем, Аллаһыма мең шөкер. Әтиегезгә – унөч, абыйсы Мәликкә унсигез яшь иде. Тормыш йөген тартырга балалар булышты, рәхмәт яусын...

Аннары – каһәр төшкән сугыш еллары... Әтиең унсигезе тулгач, ут эченә барып керде. Исән-сау кайтып төште аннан, кырык җиденче елның апреле иде. Басуда черек бәрәңге җыйнап йөрибез... Кочаклашып-елашып күрештек. Шуннан бирле әтиең гел колхоз эшендә. Тагын өч елдан, илленче елда, әниегезне үзебезгә Ташчишмәдән алып төштек. Бер-бер артлы сез – өч бала тудыгыз. Үзем карадым барыгызны да, бик тыңлаучан булып үстегез, Аллага шөкер, – ди әби.

– Син тугач, абыең сине бик яратты, бишек яныннан да китмәде. Бер чебен битеңә кунгач кычкырып елый... «Сеңлемне ашап бетерә чебен», – дип елаган икән. Үзенә дә өч кенә бит әле... Динне тотканны күрсәтергә ярамаган хәтәр куркыныч заманнар булды. Уразасын да тоттык, Гает, Корбан бәйрәмнәрен дә онытмадык, намазларыбызны да калдырмадык. Барысын да тыныч кына башкардык. Минем белән сәхәргә торган чакларыгыз булды, рәхмәт, балалар. Сезгә догалар өйрәттем, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны аңлаттым. Әйдә, сөйләп күрсәтегез әле, нәрсәләр беләсез? – ди әби.

Без радио төбендә, диванда кул эше белән утырабыз. Санап китәбез:

– Яшел суган кыягын «Зәңгеләм, кач, Иделем кич» дип әйтеп ашарга кирәк.

– Һәр эшне «бисмилла» белән башларга.

– Шөкер итә, тәүбә итә белергә кирәк.

– Терсәккә таянма, әти-әниең үләр...

– Кояш баткач җырлама, кайгы килер.

– Ашаганда, авызыңны чәпелдәтмә. Аякларыңны болгама, син түгел, синең урынга шайтан ашап китәр.

– Ашаганда сөйләшмә. Кикермә. Тәлинкәдә аш калдырма. Ипи валчыкларын койма, койсаң, җыеп ал.

– Суга төкермә, пес итмә. Суга җеп сал, кайгыларың агып китәр.

– Ямьсез төш күрсәң, тәрәзәгә карап, яхшыга булсын, дип әйт, яхшыга юра.

– Сабырың кыл, бәхетле булырсың.

– Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә, син алма, «Бәдәвамны» укы.

– Без үлгәч, безнең өчен дога кылырга, сәдакалар бирергә онытма... – ди әби. Әй әбием, әбекәем, син безне һәр эштән савап алырга өйрәттең. Кешегә булышуның савап икәнен, яхшы сүзнең җан азыгы булуын, кеше елатмаска, рәнҗетмәскә, гөнаһ җыймаска сабаклар бирдең. «Ошбу дөньялыкта изгелек кыла торган гомер бир. Шушы изгелегебез бәрәкәтендә ахирәттә җәннәтеңне насыйп ит, безне ут газапларыннан сакла» дип, намазлык өстендә гел теләктә утырдың...
 Фашистларны җиңеп кайткан әти – егет солтаны...

Хәзерге акылым белән безнең әти бер дә буш кеше булмаган бит дип уйлыйм. Сугыштан медальләр белән кайтуы – үзе ни тора! Бала чакта әтинең сугыш турында сөйләгәнен хәтерләмим. Әти аз, әмма берәгәйле сүзле булды, бер генә карап алыр, бер генә әйтер иде. Авылдашлары алдында да, безнең алда да абруе зур булды. Әни бөтен нәрсәне: «Әтиегез нәрсә әйтер?» – дип эшләтә иде.

Әти, җиде сыйныфны бетергәч, хисапчылыкка укыган. Колхозда учётчик булып эшләгән. Аннан бригадир булды, ат белән йөри. Мин, арбадагы яшел хуш исле үлән өстенә утырып, еш кына аның белән урманга, көтүгә менәм. Ул юл буе җырлап бара. Матур җырлый, тавышы моңлы, минем әти бит ул!– дип, күңелдә горурлык хисләрем уяна.

Дилбегә какканны да көтмичә, җирән кашка әкрен генә юырта. Иген кыры еракларга сузылган, шундый рәхәт матурлык... Ямьле җәй... Кошлар моңы, бөҗәкләр безелдәве, аллы-гөлле күбәләкләр уйнавы. Ямь-яшел бодай күкрәп үсеп утыра, бөтен тирә-як чәчәкләр исенә тулган... Шул рәхәтлеккә арбада ойыйм. Рәхмәт, әти, бу кадәр матурлыкны-хозурлыкны күрсәтүеңә...

Әти белән икәү кырмыска тавы каршында аттан төшеп, кулларыбызны чәбәк-чәбәк итеп биетеп алабыз, иснибез, искиткеч рәхәт булып китә. Күзләрем белән урман аланындагы җиләкләрне күзлим. «Әти, җыйыйм әле», – дим...

Әти хромка гармунда, тальянда бик матур уйный. Үзенчә борылышлары, бормалары белән уйный. Абыйны, сеңлемне, мине утыртып, барыбызны да бертигез дәрәҗәдә өйрәтсә дә, мин уйнап китә алмадым. Абый белән сеңел – чын гармунчылар.

Әти безне шашка-шахмат, домино уйнарга өйрәтте. Үзе армиядә өйрәнеп кайткан. Әле аның бармакларының чут төймәләрен ничек биеткәнен күрсәгез... Бармакларына, эшләгәненә шаккатып карап утырабыз...

Әтинең бу эшкә һәвәслеге бабайдан килә икән. Гыймади бабай, егет чагында кешегә ияреп китеп, Бакудагы байда өч ел приказчик булып эшләгән. Авылга әнисенең чакыруы буенча кайтырга мәҗбүр булган. Әтиемнең чүкеч-балта тотып, өстәл-урындык, шифоньер шикелле җиһазлар ясарга осталыгы да бабамнан...

Ул «Әтнә таңнары» газетасының хәбәрчесе иде. Миңа китап җене кагылганын күргәч, әйтте:

– Күп укыйсың... Инде үзеңә дә язып карарга вакыт җитте.

Әтинең шул сүзеннән соң «Ялкын» белән «Яшь ленинчы»га шигырь, хикәяләр яза башладым. Күрше әбиләрнең улларына, туганнарына Ташкент, Мәскәү, Воркутага хат язуларым да балачагымнан килә. Әти мине шулай итеп иҗатка тарткан бит... Үзе язган шигырь, мәкаләләрен ул миңа биреп укыта. Килешкәнме, кай җире килешмәгән, хәреф хаталары юкмы... Мин төзәтәм. Әмма эчемнән гел уйлыйм: «Эх, әти, әти, менә бу язганнардан китап бастырсаң икән ул! Кеше укысын иде шуларны. Китап тышлыгында синең исемең торса икән. Язучы булсаң икән ул...»

 Күз алдымда әни сыны тора, ак халаттан, ап-ак калфактан... Балачактагы икенче хыялым – табиб булу. Әмма ундүрт яшьлек чагымда нык авыруым минем бу хыялымны чәлпәрәмә китерде. ...Авыруым биш яшемнән башлана. Аякларым гөбедәй шешкән, «ревматизм» дигәннәр. Әни мине Казан табибларына күрсәтергә алып килә. Урамнан барганда, чәч толымым күкрәктә булганга, кешеләр миңа борылып-борылып карыйлар, имеш, озынлыгына, калынлыгына шаккаталар икән...

Казан туганнарга еш киләбез. Беренче тапкыр килгәндә, машинада таудан төшкәндә, Казан утларының әллә кайдан ялтырап җемелдәвеннән күзләрем камашкан иде... Аннары килгән вакытларда паркларда йөрдек, «Костёр» кинотеатрында кинолар карадык. Цирк тамашалары, артистларның һавада «очып йөрүләре», кышкы уеннар, чыршы бәйрәмнәре – иң истә калган мизгелләр. Әни белән өйдә дә чыршы бизәр өчен төсле кәнфит кәгазьләреннән төрле уенчыклар ясап, дусларны кунакка чакыра идек...

Әни – Буа районындагы Каенлык авылы кызы. Әтисе Сәмигулла бик көчле һәм гайрәтле кеше булган. Ат хәтле атны иңнәренә күтәрә алган. Әнисе Мәрьям исемле, матур, мөлаем йөзле, җылы, назлы, йомшак сүзле, сөрмә күзле ерак әбием. Ул безне «бәбекәччәем, наныйларым» дип сөя иде... Аларның алты балалары булып, төпчеге – әнием Галия. Кечкенәдән «врач булам», дип хыялланган әни. Унике яшендә сугыш башланган, әмма әни хыялын тормышка ашырган, Буада фельдшерлыкка укып, Арча районына эшкә билгеләнгән. Бөтен кешене терелтә дип ышана идем мин балалыгым белән...

Әниемнең матур тавышына, оста җырлавына сокланмаган кеше юк иде. Кул эшенә хирыслыгына, тегү машинасында матур күлмәкләр тегүенә, чисталыгы-пөхтәлегенә, аш-суга осталыгына бөтен авыл шаклар ката иде. «Ничек барысына да өлгерә бу Галия?» – диләр, әнинең йокламаганын белми алар...

Әнә шулай кояшлы балачак илендә үстек без. Көннәр суык, болытлы торганда да, сугыштан соңгы елларда туганнарның балачагы барыбер кояшлы иде инде! 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: журнал архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 15 ноябрь 2021 - 00:10
    Без имени
    Рәхмәтегезгә рәхмәт
  • 1 октябрь 2021 - 00:07
    Без имени
    Ряхмят сезгя бу эсярягез очен,БИК ошады