Колымада

Күк йөзе чалт аяз, бүген дә бар дөньяга кояш хуҗа... Ачык ишектән өй эченә табигать җыры тула сыман. Чиксез галәм үзе дә сайрар кошлары белән ниндидер серле музыкага кушылып, тормышка мәдхия җырлый кебек. Терассада тәмләп, каһвә эчеп утыручы ике ханым – Әлфирә белән Рамилә бөтен мәшәкатьләре, сөенеч һәм көенечләре белән үткән балачакларын, яшьлекләрен искә төшерәләр. Берара кошлар сайравын тыңлап, тынып калалар, аннары тагын сөйләшеп-көлешеп алалар. Дөньялары түгәрәк
диярлек, авырлыклар инде онытылган, кадерле кешеләре – күптән гүр иясе. Ә бит барыбер үзенә күрә күңелле булган ул заманнарда... Әйе, барысы да бүгенгедәй хәтерләрендә әле...
...Әлфирә әткәсенә хат язып салганнан соң, үз-үзенә урын тапмады. Чыгарылыш кичәсенә кайтып җитә алыр микән инде ул? Яшәгән җире бик еракта икән шул. Кыз янә географик атласны ачып, Магадан дигән ноктага күз салды. Әллә ничә транспорт белән кайтасы юлын чамалады. Үзгәрдеме икән әткәсе? Әнкәсе белән аерылышып, ул Яңавылдан чыгып киткәндә, Әлфирә дүртенче сыйныфта гына укый иде әле. Китәр алдыннан
кызын кочагына алып, зур көзге каршына басты да почмакта үсеп утырган, ялтырап торган эре яфраклы фикус гөленә күрсәтеп:
– Кызым, мин бик еракка китәм, син мин кайтуга, менә бу гөл чаклы булып үсеп тор, яме! – диде.
– Әткәй, тиз кайт!
Габдулла аның бу сүзен ишетмәгәндәй, кызын үпте дә ашыгып чыгып китте. Алты ел узды ул көннән соң. Шушы вакыт эчендә кайларда йөргән дә кая барып урнашкандыр?..
Әдибә Габдулланың сирәк-мирәк кенә кызына атап язган хатларының соңгысын тотып:
– Колымага барып чыккан бит, анда төрмәгә эләккән ристаннар гына яши, диләр, нәрсә эзләп йөридер җир читендә? – дип куйды. Аның ефәктәй кара чәчләре кабартып өеп куелган, килешле озын халаты уртача буен озынайтыбрак күрсәтә. Әдибә әле тармакланып үсеп киткән зур фикус гөленә, әле кызына карады да уйга калды. Кызы да үсеп җитте: тал чыбыгыдай зифа гәүдәле, озын коңгырт чәчләрен калын толымга үреп, алга салган, нечкә кашлары кыйгачланып тора – кыскасы, бер кашык су белән
кабып йотарлык гүзәл! Чыгарылыш имтиханнарын җиңел бирә үзе. Алда соңгысы – географиядән генә сынау тотасы калды. Бу аның иң яраткан фәне. Кыйтгаларны, илләрне кечкенәдән өйрәнде. Әнисенең ире Сөләйман абыйсы Башкортстанның төньягындагы нефть ятмаларын ачуга зур өлеш керткән инженер-геолог иде. Аның китапханәсендәге китаплар, карталар белән кечкенәдән кызыксынды. Аттестат алгач та, Уфага география факультетына барыр, мөгаен. Аттестатында да гел яхшы билгеләр генә бит!
Әдибә үзе укый алмый калды: сугыш елларында да, аннан соң да тормыш авыр, әтисе дә булмагач, җан сакларга, эшләргә кирәк иде. Укымасаң, гади эштә эшләп, гомерең уза. Күпме еллар кибетче булып эшләгәннән соң гына, склад мөдире итеп куйдылар үзен дә.
Урамда машина тавышы ишетелүгә, хатын тәрәзәгә күз салды. Әйе, өр-яңа зәңгәрсу «Москвич»ыннан Сөләйман чыгып килә. Коңгырт бөдрә чәчле, зәңгәр күзле бу чибәр иргә кызыкмаган хатын-кыз юк иде бугай. Ә машина әле кемдә бар? Сөләйманда гына! Киләсе ялда кызының чыгарылыш кичәсеннән соң, әнкәсе янына – туган авылы Салихка кайтып килерләр. Әдибә шулай уйлана-уйлана, плитә янына килеп, пешкән пылавын сүндерде.
– Мин Флорида янына кереп чыгам әле, әнкәй!
Шулай инде, Сөләйман абыйсы кайтуга Әлфирә юк сәбәпне бар итеп чыгып китәргә ашыга. Иптәш кызы белән серләре уртак, чыгарылыш кичәсенә ничек киенеп барырга икәнен киңәшәләрдер инде.
Өлгергәнлек аттестаты алып кайткан көнне Әлфирә: «Әнкәй, мин әткәй белән Себергә китәм, укырга да шунда керәм!» – диде. Әдибә бу хәбәргә ни әйтергә дә белмичә аптырап калды. Унҗиде яшеннән шундый ерак җиргә җибәрсә, бер күрергә тилмереп яшәрме икән бердәнбер баласын?.. Риза булыргамы соң?
...Габдулла тыныч холыклы, төс-кыяфәте белән үзенә охшап, буй
җиткергән кызына карап, бер сокланды, бер Зифасы турында уйланды. Кызы белән кайтып кергәч, Габдулланы ничек каршы алыр икән Зифа? Бергә кайтачакларын әйтеп, Яңавылдан телеграмма суккан иде сугуын. Зифа белән алар кырыс табигатьле салкын Колымада танышканнар иде. Аның әтисе утыз сигезенче елда ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, ерак Себергә озатылган. Алдан сөйләшенгәнчә, Зифаның әнисе әтисеннән
«баш тарта», имеш. Иреннән яшерен юллар белән килгән хәбәрне алуга, кечкенә кызы белән юлга җыена ул. Ике елга сузылган мәшәкатьле юлның озынлыгын алар үзләре генә белә. Көч-хәл белән ире янына барып егылалар... Тоткынлык срогы бетеп, иреккә чыккач, туган якларына кайтмыйча, шунда төпләнеп калган бу гаилә белән эшкә килеп урнашкач танышты Габдулла. Татар кешеләрен сирәк очратты ул йөргән җирләрендә. Ә яшь, көләч Зифаны беренче күрүдән үк ошатты ир. Тиз дуслаштылар,
яратышып бергә яши башладылар. Менә хәзер дә кечкенә буйлы, ачык йөзле хатынын сагынып өлгергән иде инде ул.

Самолёт әйләнә ясап борылды да түбәнәя башлады. Еракта Охот диңгезе шәйләнә булса кирәк. Аста канат шәүләсе турысындагы уйсулыкта карлы чуар җирне күреп, Әлфирә аптырап калды. Июнь ахыры җитеп килә ләбаса! Кояш та ярыйсы гына кыздыра кебек. Ә монда әле дә кар ята. Самолёттан төшкәч тә, барасы юл бик ерак булып чыкты. Менә нинди җир икән ул Колыма! Илнең күренекле, иң аңлы кешеләре илдән сөрелеп, шушында китерелгән бит! Кеше гомеренең инде беркем дә, бернәрсә дә ярдәм итә алмый торган соңгы мизгелләре фаҗигале тәмамланган җирләр...
Әнкәсе әйткән дөнья чите шушы, ахрысы. Әткәсе яшәгән бистәгә барып җиткәнче, кыз кызыксынып, тирә-юньне күзәтте, күбрәк күргән саен каршылыклы уйлар чоңгылы үзенә тарта барды. Төньяк табигате бертөрле генә, эчпошыргыч булып күренде аңа. Әнә тегендә томан белән өретелгән сопкалар артында ниләр бар икән? Магадан шәһәре тирәсендә егерменче еллар ахыры – утызынчы еллар башында ук бай алтын ятмалары табылган,
тик табигате кырыс булу сәбәпле, эшләргә эшче көчләр булмаган. Илле градус салкында мәңгелек туң җирдә кем руда казысын инде? Әмма проблеманы тиз хәл итәләр: кулга алынганнарны – репрессия корбаннарын монда китерә башлыйлар. Шәһәр тирәсендә иң кырыс, иң куркыныч туңлыкта атаклы ГУЛАГ лагерьлары пәйда була. Үлем машинасы үз эшен яхшы башкара: алтмышынчы елга кадәр эшли бу «хезмәт белән төзәтү
учреждениеләре» дигәннәре. Моннан исән кайтучылар сирәк була. Менә шундый җиргә килеп эләккән икән аның әткәсе! Әлфирә үз уйларыннан үзе куркып куйды. Илдәге курку хисе, кешеләрнең бер-берсеннән шикләнүе, ышанмавы әле һаман да дәвам итә бит. Комсомолка буларак, аңарда гомуми тәртип өчен җаваплылык хисе баш калкытты, ахры, кыз уйларыннан арынырга теләгәндәй, тирә-якка күз салды.
Ә Габдулланы тракторчы буларак чакырганнар иде монда. Хатыны Әдибә белән аерылышкач, егерме сигез яшьлек ир янә Кемеровога китеп урнашты. Ике-өч ел чамасы элекке урынында эшләгәч, яңа төзелгән старательләр артеле белән ул Колыма елгасы буендагы Сусуман районына килде. Аның белән бер сменада эшләүче тракторчы егет Борис Магадан өлкәсендә эшли башлаган булган. Ул урнашып, җир катламын эттерә башлауга, аннан кеше сөякләре килеп чыгуын, шуңа анда эшли алмыйча,
бирегә килүен сөйләде. Гомерләре вакытсыз өзелгән, сөякләре теләсә кая чәчелгән гаепсез җаннар менә нинди язмышка дучар булган. Моның өчен тарих алдында кемнәрдер җавап тотар микән? Эш кайда да җиңел түгел, ә биредә аеруча авыр иде. Ни хәл итмәк кирәк, акчасына була түзде, күнекте. Кызы укырга керсә, кесә ягы калын булу зарур...
– Йә, кызым, нәрсә уйга талдың? Менә өйгә дә кайтып җиттек!
Зифа аларны ачык йөз белән каршы алды. Яшь, мөлаем күренде ул. Йортларында тәртип, өстәл әзер, урын-җир чиста итеп, крахмаллап юылган, үтүкләнгән, әзерләнгән ризыгы тәмле. Зифа Әлфирәдән ун яшькә генә зуррак булып чыкты. «Әлфирә, – диде ул.– Синең исемең бик матур! Үзебезнең Татарстандагы кебек... Менә бу карават синеке булыр! Киемнәреңне бу шүрлеккә куй! Нәрсә кирәк булса да, үземә әйт, ярдәм итәрмен!» Кызга җиңел булып китте. Әткәсе янында яшәү дә кыен түгел икән. Әлегә ят җирләр, яңа кешеләр, яңа тойгылар. Әнкәсе генә сагындыра. Йокларга ятса да, аны уйлады, күңеленнән генә аның белән сөйләште, киңәште кыз. Көннәр үтә торды. Якутск шәһәренә барып, Әлфирәнең документларын университетка тапшырып кайттылар. Илебезнең Азия кыйтгасындагы Якутия-Саха Республикасының иң зур белем йорты, элек педагогия институты булган. Укытучыларның күбесе җирле халык, интеллигенция вәкилләре, кысык күзлеләр, рус телендә яхшы сөйләшәләр.
Менә кая китерде язмыш!..
Август башында беренче имтихан иде. Хәзерлеге әйбәт, белеме ныклы булгач, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирде Әлфирә. Ул – университетның биология-география факультеты студенткасы! Шушы сөенечен әнкәсе белән уртаклашып, тизрәк хат язып салды. Хатында тулай торактан урын бирүләрен дә әйтте. Мәктәбен, укытучыларын хөрмәт белән искә алды. Сыйныфташлары турында сорашты. Дус кызы Флоридадан хат көтүен әйтте.
Университетта укулар барлык уку йортларындагыча башланды. Уку йорты, расписаниеләр белән таныштылар. Укытучылар, профессорларны күрделәр. Кызык! Ике генә катлы ректорат бинасында элек реввоенсовет урнашкан булган икән. Дәүләт университетының дүрт катлы яңа бинасы төзелеп ята. Төп бина булачак икән. Коммунистлар партиясе Көнчыгыш Себердә ныклы белеме булган җирле кадрлар хәзерләүне төп бурыч итеп
куйган, шул сәбәпле яңа факультетлар ачылган. Тормыш кайный, Әлфирәгә монда бар да кызык иде. Тирә-ягында татарлар, башкортлар булмаса да, руслар, якутлар, чукча, эвенклар, тагын әллә кемнәр – иптәшләр дә, дуслар да тиз табылды үзенә. Туган шәһәре Яңавылны, әнкәсен искә төшереп, элемтә бүлегенә телефоннан сөйләшергә йөрүләр сирәгәйде. Вакыт аермасы
зур – сигез сәгать. Биредә инде яңа көн, дәресләр башланды, ә туган ягында әле төн уртасы гына. Лекцияләр, семинарлар, очрашулар – вакыт бик тыгыз. Уку кызык, мавыктыргыч иде. Кайчак кыз якутларның сөйләшүен тыңлап тора, кайбер сүзләре аңлашыла да икән. Аларның күбесендә христиан исемнәре. Төркемнәрендәге тулган ай кебек түгәрәк йөзле, кысык күзле
Айтал исемле егеткә карап, Света:
– Кара син моны, синнән күзләрен дә алмый, гашыйк булган, ахры! – диде.
– Әллә аның күзләре дә бармы?
Кызлар көлешә-көлешә аудиториягә уздылар. Әлфирә егеткә таба
карамаска, аңа игътибар итмәскә тырышты.
Көннәрдән бер көнне төркемнәре белән табигатьне күзәтергә чыктылар. Салкын җилләрдән ышыкланырга теләп, бер-берсе артына яшеренергә тырышкандай, җиргә ятып диярлек үскән үсемлекләр дөньясы бай, матур, төрле иде... Хәтта агачлар – кәрлә тал белән кәрлә каен шуышырга теләгән сыман җиргә елышканнар, үләннәрдән әллә ни югары күтәрелмәгәннәр!
Менә сиңа агач!.. Әлфирә табигатьтә туган ягын сагынып йөрде:
каникулларда ул гел Салих авылына әнкәсенең сеңлесе Фәһимә апаларына кайта иде, дуслары, сеңелләре белән су буйларыннан, урман-кырлардан кайтып та кермичә уйныйлар иде алар. Ни хәлләр бар икән анда? Кадерле Тәлига әбисе исән-саумы икән, картаеп бара бит инде. «Беренче оныгым!»– дип үлеп тора иде ул аның өчен. Ике араны хатлар гына тоташтыра хәзер. Кызык, андагы биек, төз агачлар, үсемлекләр юк бу якларда.
Ял көннәренең берсендә Әлфирә дә иптәшләре Тамара, Светлана белән бию кичәсенә барды. Кечкенә залда оркестр уйный, биюләр башланды. Яшьләр күңел ача белә икән монда! Менә кинәт: «Дамский танец! Кызлар егетләрне биергә чакыра!» дигән сүзләр яңгырады. Әлфирә дә кыю гына атлап, бер егет янына барып басты. Теге егет кызга кулын сузып, үзе белән таныштырды.
«Нинди чибәр сылу, мондагы кызларга һич кенә дә охшамаган! Исеме дә ят, үзенә тартып тора», дигән уйлар белән Саша кызны биленнән алды. Икенче ялда да Сашаны очратты кыз. Тулырак кына гәүдәле, чибәр егет аңардан сигез яшькә өлкәнрәк булып чыкты, тау техникумын тәмамлап, эшли икән инде. Үзе кичке мәктәптә математика укыта, читтән торып, институтта да укый икән. Шулай башланып китте аларның танышлыгы.
Әлфирә тора-бара бу егеткә гашыйк булды. Саша төпле егет күренә, күп укый, күп белә, зур гаиләдән икән. Әлфирәнең татар кызы икәнен ишеткәч, кычкырып көлеп җибәрде. Нинди кызык тапты икән дип кызыксынды Әлфирә. Саша кызның кулларыннан алып:
– Мине балачакта «Шурка-татарин» дип үртиләр иде! Мин шуңа
малайлар белән сугыша идем, – диде ул, көлә-көлә.
– Нигә аның өчен сугышырга?
– Татарларны тарихта кыргый халык, басып алучылар итеп сурәтлиләр бит! Минем татар буласым килми иде.
– Ах, шулаймы?.. Менә мин дә сине басып алам алайса! Син юкка
сугышып азаплангансың. Бел: без – татарлар эшчән, тырыш, батыр һәм булдыклы халык!
Алар еш очраша башладылар. Бер-берсенә тартылу көче шулкадәр зур иде ки, йөрәкләр сөю утында янды, кайнар хисләр ялкын булып, назларга юл ачты... Шундый хисләрдән кыз башын югалтты, уку мәшәкате икенче планга күчте. Тора-бара котын алып, тал чыбыгыдай Әлфирәнең эче үсә, корсагы беленә башлады. Ул көтмәгән хәлдән куркып, югалып калды, нишләргә дә белмичә табибка йөгерде. Аларның баласы булачак иде...
Нишләргә? Беренче генә курста бит әле ул, һөнәре дә юк... Әнкәсе, әткәсе белсә, нәрсә әйтерләр? Кайтып китәргә туры килер микән? Мондый очракта кемнән киңәш сорарга соң?.. Егете бу хәлгә ничек карар?
Ике көн буена кайгырды кыз. Бер фикергә дә килә алмыйча, Сашаны көтте. Егете килгәч, барысын да сөйләп бирде. Саша башта сүзсез калды, аннары гына кызны тынычландырды. Өйләнәм, диде. Әлфирә әтисенә серен чишми булдыра алмый иде. Кызы җәйге каникулга кайткач, Габдулла кайгыга калды. Кызы өчен әнисе алдында ничек җавап бирәсе? Егетнең ата- анасы белән сөйләшергә кирәк иде. Булачак киявен күргәч кенә тынычлана төште. Сашаның әтисе дә сүзне кыска тотты.
Шулай итеп, Әлфирә беренче курсны бетерүгә, алар Саша белән
өйләнештеләр дә Буркандья бистәсенә күчеп яши башладылар. Сашаның әти-әнисе, туганнары белән танышып килделәр. Әнә шундый мәшәкатьләр белән бәби туар вакыт тиз якынлашты. Иренә алтын чыгара торган шахтада инженер урынын тәкъдим иттеләр, яшь хатын бала белән өйдә утырды.
Бер бәйрәмдә алар ресторанга барырга булды. Әлфирә модалы итеп тегелгән матур күлмәген, чит илдән кайтартылган затлы итекләрен киде, озын чәчләрен кабартып өеп куйды, чамасын белеп кенә бизәнде. Ресторанда кеше күп, музыка уйный, күңелле, рәхәт иде. Бераз утырганнан соң, яшь кенә ир-егетләр бер-бер артлы: «Кызыгызны биергә чакырырга рөхсәт итегез!» – дип килә башлагач, Саша аптырап калды. Хатынын беренче күргәндәй текәлеп-текәлеп карап торды да:
– Сине урлап китмәсеннәр тагын! – дип елмайды. Шуннан соң буш
вакытларын күбрәк гаиләсе янында уздыра, кичләрен иртәрәк кайта башлады. Кырыс, әмма төсләргә бай Себер табигатенә тиз ияләште Әлфирә. Җәй монда бик кыска. Төрле төстәге чуар тундра аксыл болан мүге – челтәр сыман күпереп торган ягель белән каплана, ара-тирә мүк өстенә гөмбәләр үсеп чыга. Сирәк булса да, зәңгәрсу кыңгырау чәчәкләре күренә, ә сопкалар өстенә төсле келәм япкандай була! Кабатланмас, серле төсләр балкышы!
Тагын шунысы кызык: ташлы таулар итәгендә, җир астында илгә иң кирәкле байлык – алтын, гәүһәр ятмалары бар диләр! Туган як бизәкләре – таллары- тирәкләре, зифа буйлы ак каеннары булмаса да, сопка буйларын каплап алган, җиргә сарылып үскән кәрлә каеннарның өч-дүрт төскә кергән түгәрәк сырлы яфракларына, аларның нәфис матурлыгына соклана иде хатын. Куе зәңгәр тамчылардай тезелгән, ботакларын җиләк сырып торган күкҗиләк куакларын да күрде. Кызылт-сары морошка – саз җиләкләре бу якларның визит карточкасы, ә үзе бик файдалы икән.
Көннәр ярыйсы гына җылы торганда су буена барып, йөзеп йөргән
бозлар фонында коену костюмыннан гына фотога төштеләр. Янәсе, менә нинди кәттә алар! Әнкәсенә, дус кызы Флоридага, апаларына хатлар, фотолар әнә шулай китә торды.
Кызы бераз үсә төшкәч, Әлфирә мәктәпкә эшкә урнашты. Классындагы төрле милләт балалары арасындагы артык гади, беркатлы, эчкерсез якут балалары белән эшләве шундый күңелле иде. Беркөнне ул сыйныфка килеп керүгә янына бер малай килеп басты. Аның кызгылт йон костюмының җиңен тотты да:
– Серысь, да? – диде, укытучыга карап. Әлфирә аның нәрсә сораганын аңламады. Сорау тагын кабатланды. Башка балалар ярдәме белән белде: тукымасы йонмы дип соравы икән малайның. Кичләрен шундый кызык хәлләрне Сашасына да сөйләп көлдерде ул.
Бераздан Әлфирәне мәктәптә укыту эшләре мөдире итеп куйдылар. Эш күп вакытны ала, ә баланы калдырырга урын юк иде.
– Әллә кызыбызны Башкортстанга, әнкәй янына кайтарып торыргамы икән? – диде ул иренә. Әнкәсе икенче ире Сөләйман белән аерылышканнан соң, Нефтекама каласында ялгызы яши иде.
– Мин дә эштә бит, балакаем! Үз хисабыма ял алырмын микәнни? – дип хафаланса да, әнкәсе ризалашты тагын. Әлфирә язгы каникулда кызын алып, Башкортстанга очты. Ә Саша эш мәшәкатьләре белән йөрде: алтын табу планын үтәр өчен шахта методы белән эшләүдән тыш, җирдән руда чыгарырга техника – бульдозерлар, экскаваторлар кайтартырга кирәк иде. Аның тырышлыгы белән бу эш тә җайга салынды. Тундрадан бирерәк,
тайга башланган урыннарда яңа участоклар барлыкка килде. Геодезистлар, геологлар тикшереп, туфракның составын билгеләде, анда алтын ятмалары булуын ачыклады. Агачларны кискәч, җирне чистартып, өске катламын эттерделәр дә, бер читкә өйделәр. Полигонда инде эш кайный, старательләр өеп куелган балчыктан алтын катнашмасын аеру өчен көчле басым астында приборлар белән туфракны юдыралар. Болганчык су елга булып, аска ага. Туфрактан арынган, төптә, резин келәмнәрдә тотылып калган алтынны чистарталар, җыеп үлчиләр, ашханә ишегалдындагы тактага һәр сменаның күпме табыш алуын язып баралар. Ябык машиналарда көчәйтелгән сак астында җыю пунктына илтеп, хөкүмәткә тапшырганчы бетмәс-төкәнмәс
вак эшләр башкарыла. Иң мөһиме – табылган алтынның кыйммәте югары, сыйфатлы булуында иде. Үзе тәртипкә күнеккән, саклыгы, таләпчәнлеге белән даны чыккан инженер Сашаны эшчеләр дә, түрәләр дә ихтирам итте.
Июль урталарында чираттагы ялларын алып, алар кызлары Динараны алып китәргә дип, Башкортстанга кайттылар. Яңавыл аэропортында кечкенә самолёттан төшеп, тирә-якка, яңгыр явып киткән чирәмле мәйданчыкка күз салгач, ире Әлфирәгә ничектер мыскыллаган сыман: «Ты куда меня привезла? Тут же болото!» – диде. Хатыны аңа кискен генә җавап бирде: «Это – моя Родина, Саша!» Аның җавабында горурлык та, кадерле туган җиренә мәхәббәт хисләре дә бар иде. Алар башта әнкәләре янына –
Нефтекамага киттеләр, аннары бүләкләр алып, кызлары янына – Салих авылына ашыктылар.
Авылда эш күп, урып-җыю чоры җитеп килә. Бакчада чәчәкләр арасында бал кортлары безелдәвен, чуар күбәләкләр очканын күзәтеп утыручы кызын күргәч, Әлфирә елап ук җибәрде.
Баланың теле ачылган, татарча сөйләшә башлаган, чөнки ул күбрәк авылда карт әбисендә, Фәһимә апаларында булган икән. Фәһимә апасы кызчыкка күлмәк тегеп кидергән, ә кызлары – Альбира белән Резеда баланың чәчен матур итеп үреп куйганнар да койма артыннан балага курчак театры күрсәтәләр иде.
– Кызым, кил әле, бик сагындык бит сине!
Башта Динара әтисе белән әнисе янына бармады, оныткан идеме, ят итте.
– Колхозчы булган кызыбыз! Ә күлмәге нинди!
– Авылда шулай киенәләр инде ул, әнкәсе, – диде апасы, кызчыкны кочаклап. – Яхшы киемнәрен пычратмасын, әйеме, кызым!
Авыл тормышы белән танышып, яңа сауган җылы сөт эчеп, мунча
кереп, апаларында бер атна кунак булды яшьләр. Туган яклар сагындырган икән... Менә ул Әлфирә үзе аунап үскән тугайлар, болыннар, әрәмәлекләр! Әнә җиләк җыеп йөргән Морза тавы! Тик биредә хәзер үзгә бер яңалык – болыннарның йөзен ертып, әле анда, әле монда нефть вышкалары утыра, качалкалар эшләп тора иде! Гата җизнәләре кич эштән кайткач, сарык суйды. Саша бөтен нәрсә белән кызыксына, сөйләшеп туймыйлар – җизнәсе дә кызыклы әңгәмәдәш икән!
– Менә, бездә дә алтын чыгаралар, кара алтын! – ди ул.
– Җизняй, колхозда күпме аласыз?
– Утыз алты сум алдым.
– Бер көнгәме?
– Юк, айга...
Александр аптырап карап торгач өстәп куя:
– Ничек инде, сез бит җидәү! Шул җитәме?
– Кала да әле!!!
Ундүрт яшендә авылыннан чыгып китеп, ерак Амур елгасы буенда Комсомоллар шәһәре төзешкән бу оптимист җизнәләре белән аралашкач, кияү аңа сокланып туймады.
Ялга Әдибә дә кайтып җиткәч, тагын мул итеп өстәл әзерләделәр, Фәһимә бәлеш пешерде, кунакларны бүрттергән бодайдан куылган көмешкә белән сыйладылар. Күңелләрне айкап алган татар җырларының моңын тыңлап әсәренде яшь кияү. Бераздан җизнәләре үзенең яраткан «Бродяга» җырын сузды, Саша да кушылды. Әлфирәнең туганнарын яратты ире, гади әңгәмәдәш
булып, кызларга киңәшләр дә бирде. Әлфирә Тәлига әбисе белән озак серләште.
– Тормышың ничек соң, балакаем? – диде әбисе, борчылып. Йортыбызны колхозга тартып алганнан соң, гомер буе читтә каңгырып йөрдек, чит туфракта казындык. Зурәтиең – Әгъзамым чит җирләрдә башын салды, хәзер син җир читендә, чит-ят арасында, тиз генә кайта торган да түгел бит!
– Кайгырма, нәнәй , хәзер элекке заман түгел, самолётлар оча! Ирем бик әйбәт бит минем! Алар урыслашкан гына, ерак бабалары Себер татарлары, атаклы Күчем ханнар нәселеннән! Дәүләтен югалткач, ил буйлап сибелгән шул инде алар да!
– Ирең дастуйный күренә! Партфилле кияү! Кем нәселеннән булса да, әйбәт кеше генә булсын! Бәхетле булыгыз инде! Кызыңны әйбәт кара, туган телегезне, үз илегезне онытмагыз! Әллә күрешеп була тагын, әллә юк... – Тәлига әби күз яшьләрен сөртте. Шулай аерылыштылар. Бу күрешүләре соңгысы булыр дип уйламаган да иде Әлфирә. Сеңелләре дә үсеп беткән, зурысы инде техникум
бетерә, икенчесе университетка барырга җыена, шигырьләр яза икән. Туганнары белән, әнкәсе белән аерылышу сәгатьләре әнә шулай тиз узды.
– Җизняй, тётя Фая, зур рахмат! – диде кияү. – Вот побывал у вас, как будто у себя дома был!
«Алтын Колыма»да унбер ел эшләп, тәҗрибә туплаганнан соң,
алар гаиләсе белән Витим елгасы буена Себернең алтын башкаласы булып саналган Бодайбо шәһәренә күчеп килделәр. Бу шәһәрдә халык СССРның нинди генә почмакларыннан җыелмаган, нинди генә кешеләр юк иде! Катлаулы базар икъдисадын, финанс өлкәсен, банклар белән эшләү системасын яхшы белгән күпкырлы белгеч Александр Васильевич «Лензолото» берләшмәсе составында яңа артель ачты да шунда идарә рәисе булып эшли башлады. Әлфирә икенче мәктәпкә башта – завуч, аннары
директор итеп билгеләнде. Төрле телле, төрле мәдәният вәкилләре булган укытучыларны, укучыларны бер коллектив итеп тупларга, балаларга төпле белем бирергә кирәк иде. Мәгариф идарәсеннән хәбәр явып кына торды:
– Альфира Габдулловна, Мәскәүгә курсларга җибәрәбез!
– Ригага барырга кирәк, латыш мәктәпләренең тәҗрибәсен өйрәнергә!
Эш арасында «Григорьевнага» да, «товарищка» да әйләнде:
– Альфира Григорьевна, Болгариягә җыеныгыз! Сезне делегация
составына керттек.
– Товарищ Жаркова! Яңа технологияләр буенча белем дәрәҗәсен күтәрү курсларына!
Чит илгә чыкканда, төркемнәрендә мәгариф системасында эшләмәгән күзәтчеләр дә була иде. Алар комачаулаганга карамыйча, күп йөри, күпне күрә иде Әлфирә. Кайткач, һәр яңалыкны сынап карады, мәктәбен заман таләпләренә туры килерлек итеп кенә түгел, ә иң алдынгы мәктәп итеп үзгәртте ул. Укытучыларның күбесе фикердәш булды, директор сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар, тырышып эшләделәр. Бик күп чыгымнарны ире күтәрде. Яңа техника, күргәзмә чаралары гына түгел, әле беркайда булмаган компьютер класслары барлыкка килде. Хәтта ерак Иркутскига килгән делегатларны аның мәктәбенә китерә башладылар, семинарлар шунда оештырылды, яңа
технологияләр шунда сыналды. Мәктәпнең генә түгел, директорының да даны еракларга таралды, «Россиянең атказанган укытучысы»дигән исем бирделәр. Динарасын кайчакта әткәләре алып китә иде. Зифа апасы барыбер улы белән
өйдә утыра, аларның малайлары – Әлфирәнең энесе туган иде. Шулай бергәләп үсте алар. Динара Ленинградка укырга китәргә җыена әнә.
Бодайбо шәһәренең тирә-ягында гына түгел, ерак тайга эчләрендә дә алтын чыгара торган артельләр эшли. «Витим» сезонга тонна ярым алтын бирә, бу әллә ни күп түгел, шуңа яңа техника – чит илләрдә эшләнгән көчле бульдозерлар, атлап йөрүче зур экскаваторлар, алтын юа торган станоклар, «БелАЗ» машиналары, тау җиһазлары кайтартып торды Саша.
Элегрәк өч-биш метр гына аска төшсәләр, хәзер егермешәр метр, аннан да тирәнрәк ятмада яткан чәчелмә алтынны чыгарырга кирәк. Җәен, көзен карьерларда, кышын шахталарда эш туктамады, сезонга миллион ярым кубометр ташлы тау токымын эшкәрттеләр. Алтын алу планы да ике тонна ярымга җитте, ә инициативалы белгечләр, төрле хезмәт җитәкчеләре һәм
эшчеләр саны меңнән дә узды. Гарәп Әмирлегендә, алтын чыга торган башка илләрдә булды Александр Васильевич, аларның эш алымнарын өйрәнде. Дәүләт хезмәтендәге Мәскәү чиновниклары килеп тикшереп, ә кайберләре комачаулап йөрсәләр дә, игътибарын эшенә генә юнәлтте, намуслы, гадел булды татар нәселеннән булган бу ир. Тәҗрибәле партнёр, оста оештыручы, атказанган шахтёр, илебезнең алтын запасын булдыруда
бөтен көчен куйган шушы белгечнең исеме Россиянең Алтын китабына язылды. Әлфирә шуңа күрә дә ире белән горурлана! Александр Жарковның «Витим»да ашханә каршындагы читлектә аю ашатып торган фотосурәтен карап, «Форбс» журналы язганнарны укып, канәгать елмая хатын. Әйе, кулындагы затлы сәгате һәм сәүдәгәрләрчә кыланышы – аю асравы гына аның дәрәҗәсен сиздерә, ә башка яктан ул бик гади, тыйнак булды.
Гомер дигәннәре тиз үтә икән шул. Туфраклары ташлы булса да, ашлы иде! Вакыт гомерне көядәй тетсә дә, бәхет күктә түгел, җирдә икән бит! Моны Әлфирә генә түгел, Тәлига әбидә үскән башка туганнары да яхшы аңлый иде.
...Сочидагы дүрт катлы вилласының зур түгәрәк террасасыннан диңгез зәңгәрлегенә, яр буендагы шәмдәй төз кипарисларга текәлгән Әлфирә балачагын, үткән гомерен уйлый. Аның янында, сый тулы түгәрәк өстәл янында утырган ике туган сеңлесе Рамилә дә, язуыннан туктап, фирүзәдәй зәңгәр киңлекне, диңгез өстендә уйнаклап очкан акчарлакларны күзәтә. Һава шундый җиләс, шундый саф! Аскы бакчадагы шау чәчәкле җимеш агачлары гына түгел, биек капка янындагы зәңгәр чәчәккә төренгән глициния куаклары, сары мимозалар, кызыл азалиялар, ишегалдындагы
зур бассейн тирәли тезелгән күп төрле ят чәчәкләр хуш ис тарата! Алсу кояш иртәдән кичкә кадәр көлеп тора, бертуктаусыз кошлар сайрый! Уңда Сочиның милли паркы күкселләнеп күренә. Аста Дагомыс урамнарында машиналар чаба, кешеләр йөри. Дөнья ямьле, дөнья киң!

Шушындый матур җирләрне, җитеш тормышны Тәлига әбиләре, әти- әниләре күрсә, ничек шатланырлар иде?! Сынауларын өеп биргән язмышка да рәхмәтле була белде алар. Үз гомерләрендә булган һәм булачак бөтен михнәтләрне, кайгы-хәсрәтләрне, йортсыз калып, чит җирләрдә йөргән, гөнаһсыз рәнҗетелгән, авыр тормыш юлы үткән әби-бабалары, әти-әниләре үз иңнәренә алганмы әллә? Авырлыкларны оныкларга калдырмыйча, үзләре
күтәргәндер сыман алар...


Сочи – Түбән Кама.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay һәм архив.

Фотода автор Раилә Кәримова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: