Истанбул малае (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бугаз агымнары

Диңгезләр күзгә күренмәс су агымнарыннан торган төсле, тормыш та абайланмаган юллардан гыйбарәт.
Мәхмәт әллә никадәр кыенлыкка түзде, төннәрен эшләсә эшләде,
университетны барыбер ташламады. Әтисенең укытырга теләгәнен белү өстәмә энергия чыганагы төсле гел алга этәрде.Уку ахырында курсташлары чыгарылыш альбомына аның хакында: «1978 елда Давутпаша лицеен тәмамлады. Шул ук елны факультетыбызга керде. Иң аерылып торган сыйфаты: без 5 сәхифә итеп язган әйберне 2 сәхифәгә сыйдырып, кәгазьгә экономия ясавы белән өлкәбез экономикасына зур өлеш
кертте. Дәфтәреннән копия ясаган дусларыбызның, укыганда, күзләре бозылуга карамастан, фотокопия масрафларын бик нык азайтты. Металлургия инженеры булмаса, электроник чыгар иде. Төзек электр җиһазларын яңадан сүтеп җыю, төзәтү күңеленә хуш килгән эш», дип яздылар. Бик хаклы истәлек. Һәрхәлдә яшьтәшләре белгән студент Мәхмәт шундый иде. Төгәл фәннәр, электроника белән мавыгуы акыл белән бәйле, ә менә бөтенләй башка кызыксынуы күңел халәтеннән килә. Анысын ул уку йортында сиздермәде.
Университетта укуы тәмамлангач, ял көннәрендә әтисенең танышлары оештырган җыр-бию төркеменә йөри башлады. Беркөнне Мәхмәт төркем егетләре белән Босфор аша салынган беренче күпернең Азия тарафында ярга тоташкан җиренә китте. Шул тирәләрдә яшәгән иптәшләре ярдан сикереп су керергә кызыктырды. Босфорга чумып, су керү турында сүз киткәч, әтисе исән чакта бугаз яры буенда йөргәннәре күз алдына килде.
Ул вакытта бугаз уртасында көймәләрен туктаткан һәм көймә өстенә менеп, суга атылган яшьләрне күргәч, исе киткән иде. Әтисен: «Әти, кара! Әти, кара! Тагын берсе сикерде!» – дип аптыратып бетерде.

Машинада күпердән узганда исә, Европа һәм Азияне, Кара һәм Мәрмәр диңгезләрне тоташтыручы Истанбулның танылган бугазы – Босфорда ничек итеп һәлакәт чыкмый калганын сөйләде:
– Аклы-каралы телевизор чыккан гына заман, Рәфыйк абзый безгә дә бүләк итеп алып килде. Иң элек караган тапшыру 1973 елда беренче Босфор күпере ачылышы тантанасы булды. Туры эфирда күрсәттеләр аны. Телевизор каршына туган-тумача, күрше-тирә җыелды. Карап утырабыз. Күпер ачарга Президент килде, халык тупланды. Президент җөмһүрият корылуга 50 ел
тулу уңаеннан салынган 1300 метрлык яңа күпергә аяк басабыз диде дә күпергә кереп китте. Тантана карарга җыелган халык, барсы аңа иярде. Һәм без: «Аһ!» иттек, чөнки күпер күзгә күренеп бишек төсле саллана башлады. Полиция кабалана-кабалана халыкны кирегә чигенергә мәҗбүр итте инде. Халыктан бушаган күпер тынычланды, без җиңел сулап куйдык...
30 чакрымга сузылган бугаз дөньяның күп илләре өчен Урта диңгезгә һәм океаннарга чыга торган бердәнбер юл, шуңа күрә сәясәттә, икътисадта аның мөһимлеге зур. Ә суы менә шәһәрнең мең төрле серен, фаҗигале һәм аяныч хәлләрен, тарихи вакыйгаларын йотып тора төсле. Туктаусыз йөзеп торган көймәләр, яр буена тезелгән мәһабәт сарайлар, балыкчыларның
хәерче алачыклары, көн-төн очкан акчарлаклар боларны белә, сөйләргә телләре генә юк.
Хәер, Истанбулда туып-үскәннәр бугаз хикмәтләре белән яхшы таныш. Әйтик, бер хикмәте: аның ике кыйтганы тоташтырган даны гел телгә алына, ике катлы елга булуы сөйләнми дә. Өске өлешендә Кара диңгездән Мәрмәр диңгезенә тозсыз, астыннан, киресенчә, Мәрмәр диңгезеннән Кара диңгезгә авыр тозлы су ага. Бу сыйфаты ук әллә нинди риваятьләр язылырга сәбәп. Әмма үзенчәлекләре моның белән генә чикләнми әле. Өске өлешендә төрле тарафка юл тоткан әллә ничә агым бар. 

Күпернең ярга тоташкан җирендә шактый текә яр цемент белән капланган. Көймәләр туктарга җайлап ясалган.
Монда су кергәндә, бөтен бәхетең шул ярдан сикергәндә, кайсы агымга эләгүдән тора. Беренче агым 1-2 чакрым ераклыктагы Козгынчык бистәсенә алып бара. Кайчандыр Козгын бабай яшәгән, диләр анда. Шул әүлиягә тиң кешенең исеме бистә хәтеренә уелган, атама булып киткән, имештер. Чиркәве, синагогасы, мәчете рәттән диярлек салынган бистәгә кадәр агым уңаена ятып йөзәсең дә, аннары яр буеннан тәпиләп кире күпер буена
киләсең. Су керүнең бөтен кызыгы, рәхәте шул.
Ә менә ярдан сикергәч, икенче агымга эләксәң, тагын да арырак алып китәчәк. Үзкидар бистәсенә кадәр барып чыгасың, аннан инде тәпиләп кайтам, димә. 5 чакрым чамасы ераклыкта.
Өченче агым икенчесеннән дә яманрак. Ул әүвәл туры «Сарай борыны» дигән урынга ага. Яр өстендә Топкапы сарае урнашкан, шуңа астагы яр борылышын «Сарай борыны» диләр. Аннары борылыш ясап, Мәрмәр диңгезнең шәһәрдән 20-40 чакрым ераклыкта урнашкан тугыз утравына юл тота. Әгәр дә бу агымга ятып аксаң, утрауларга исән-имин барып җитәрсең.
Әгәр дә юньле-башлы йөзә белмәсәң, тының җитмәсә, утрауларга күкнең җиденче катыннан карап утыруың бик мөмкин.
Боларны яхшы белү истанбуллыларның курку хисен юкка чыгара төсле, рәхәтләнеп күпер астында су керәләр, беренче агымга ятып Козгынчыкка кадәр йөзәләр... Күпернең үзенә менмиләр, анда йөрү тыелган. Ә менә астында юк.
Мәхмәт иптәшләре белән әллә ничә кат Козгынчыктан урады. Инде
саны онытылды. Яшьлек дәрте, гаярьлеге ташып торган тәннәрен йөзеп һәм йөреп яздылар. Курку галәмәте исләренә кереп чыкмады. Ләкин кеше никадәр көчле, нык күренмәсен, организмга ару, талчыгу хас.
Чираттагы тапкыр Мәхмәт йөзеп киткәннәргә күз ташлады һәм үзе
дә ярдан атылды. Чумды, ләкин чумган урыныннан ярты карыш китәргә өлгермәде, туктап калды. Дөресрәге, бөтен көчен җыеп иште-иште, су аны бөтерчек төсле әйләндереп тик торды. Бугазның куркыныч ягы бу! Әгәр агымның уртасына чуммасаң, кырыена эләксәң, котылырмын, димә! Чөнки кырыйдан агучы су ярга бәрелгәч, тискәре якка борыла, шул рәвешле бөтерелеп торган боҗралар, чоңгыллар хасил итә. Алар һәркемне йомычка
урынына әйләндереп-тулгандырып хәлдән тайдырырга сәләтле.
Мәхмәт чоңгылның бөтереп-бөтереп алуына каршы торырга тырышты, куллары тәмам хәлсезләнгәнче иште. Авызына су тулды, котылгысыз, чарасыз калуына инанмыйча һаман тыпырчынды. Ә чоңгыл, ни кадәр каршы килмәсен, әйләндерде дә әйләндерде. Хәтта күз алды караңгылана, томанлана башлады, кайда яр, кайда су өсте, кайда су асты икәнне аермас хәлгә килде. Аңа карамастан, бөтерелеп торган боҗра диварын ватарга,
җимерергә теләгәндәй, суны куллары белән кыйнады, этте, сукты.
Менә шулай, үзең белгән агымда йөзәм, диярсең, чоңгылга кереп
югалырсың.

Кинәт якында гына ату тавышы яңгырагандай булды. Аның зиһене чуалды. Менә ул мәктәптән кайтып килешли атыш барган өй каршына ук килеп чыккан икән. Инкыйлаб башланган, димәк. Куркуыннан тиз генә бер өйнең ачык калган ишегенә ташланды һәм башын тоткан килеш баскыч төбендә утырды. Бөтен куркуын җиңеп, ишек тәрәзәсеннән үрелеп караган иде, урамда мылтык күтәргән абыйлар йөгерешә, атыша...
Әнә шулай итеп, аның хәтер төбенә яшеренгән балалык куркулары уянды һәм зиһенен ачып җибәргән кебек булды. Әгәр ул вакытта качмаса... Әгәр хәзер котылмаса... Ярдан ярдәм итәрләр иде, бик ерак һәм куркыныч. Аны күрмиләрдер дә. Йа Аллам, үзең ярдәм ит! Бөтен егәрен җыеп, гәүдәсен су өстенә атты һәм цементланган ярдан бер тимер чыгып торганын күрде. Хәлсезләнеп, кабат боҗра эченә төште. Ничек тә шул тимергә тотынырга.
Ярдәм ит! Арган тәненә аз гына булса да, көч бирергә теләп, тирән итеп сулыш алды. Күңеленнән кабат ялварды һәм көчле омтылыш белән шул тимергә ыргылды. Тырпаеп торган тимергә чытырдатып ябышты. Йа Аллам, ярдәм ит!

Бер-ике мәртәбә сулыш алды, шөкер, тәненә җан кереп китте. Ярдан иптәшләренең «Мәхмәт! Мәхмәт!» дип кычкырганын ишетте. Тын алгач тавыш бирде:
– Мин монда!
Иптәшләре тимергә эләгеп торган җиреннән ярга чыгарга ярдәм итте.
Яр буенда очкан акчарлакның йөрәккә тия торган әче тавышын сөенеп кычкыручылар бүлде:
– Исән! Кара малай исән! Батмады!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: