Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уйлар уйнавы

 

***

       Ирешмәде ул бернинди дәрәҗәгә -

       Тыйнак иде җанбиздергеч дәрәҗәдә.

 

***

         Елганың берьюлы ике ярында да басып тору мөмкин түгел. Йә бер ярында, йә аръягында гына тора аласың.

 

***

         Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр.

***

Иң яраткан кешеңнең кимчелекләре күренми, диләр.

Шуңа күрәдер инде кеше үзенең бик күп кимчелекләрен күрми.

 

***

         Ачуымны ачсам, ачуланма -

         Ачмый калсам, тагы да ачылана.

 

***

         Ул үз бәхетенең бәхетсезлеккә илтүен аңламаслык дәрәҗәдә үк бәхетле иде.

 

***

         Начар кешеләр юк. Бары тик синең күңелеңә хуш килмәүчеләр генә бар.

         Яхшы кешеләр дә юк. Фәкать синең күңелеңә хуш килгәннәре генә бар.

 

***

       Бай кешене бай булганы өчен яратмыйлар.

       Ярлы кешене ярлы булганы өчен яратмыйлар.

 

***

       Йөзгә кызыллык килер өчен дә үз йөзең булу кирәк.

 

***

       Гел дөрес сүз сөйләүче – дөрес кеше түгел.

 

***

       “Үз дөньясы”н булдыра алмаган язучы гына “әдәбият дөньясы” дигән төшенчәне ярата һәм еш куллана.

 

***

       Кырык ел элек килгән хатларда мин бүген шулкадәр күп яңалык табам... Үзем турында.

 

***

       Саргаеп беткән иске фотолардан миңа шелтә катыш кызгану белән карыйлар шикелле.

 

***

       Үзең булып калыр өчен, үзеңне табу кирәк.

 

***

       Сүз иреге тел ирегеннән башка була алмый.

 

***

       Аның күңеле коточкыч киң иде...

 

 

***

       Кар яуганга оныгы куанганда, бабай кар яуганга түгел, оныгы шат булганга куана.

 

***

       Яшәүнең чын мәгънәсен тапкан кеше белән очрашырга язмасын...

       Кем белгән аның мәгънәне нидә тапканын...

 

***

       Сине берәрсе мактаганда сөенергә ашыкма.

       Иң элек үзеңә сорау куй: “Ник мактый икән бу мине?..”

 

 

***

       Ап-ак күлмәк кер күтәрми,

       Бер каралса, пакь ителми.

 

***

       Акны карага буявы җиңел.

       Караны ак итү авыр.

 

***

       Затлы әйбер тутыкса да кыйммәт була.

       Затлы кеше картайса да әйбәт була.