Туган ил

И, туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта,

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың,

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

Искә төшә җәйге таңнар...

Рәхәт иде улчаклар,

Бүген дәле янадыр күк

Без кабызган учаклар.

Искә төшә бәйрәмнәрең,

Табыннарың, казларың,

Бер карауда гашыйк иткән

Зифа буйлы кызларың.

И, данлы ил, и, шанлы ил,

Син минем туган илем,

Киткән чакта эчкән суның

Тәме авызда минем.

И, туган ил, и, матур ил,

Нур күмә калаларың,

Һәр иртә-кич сине, илем,

Сагына балаларың.

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр,

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр!

“Совет әдәбияты” журналы. 1946 ел. 6 сан.

“Г. Кутуйның бу шигыре үткән елны “Кызыл Армия” исемле фронт газетасында басылган иде.” – диелә редакция искәрмәсендә.

Реклама