Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сирень чәчәге

Әле яз җитмәгән иде. Аның хакында беренче хәбәрне уйнаклап искән җил малайлары алып килде. Алар, томырылып, сирень куакларын чорнап алдылар, нечкә ботаклар көязләнеп иелгән-бөгелгән булдылар, кар астында яткан тыгыз бөреләргә кинәт эссе булып китте, алар сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп куйдылар, тыгыз тәннәренә җил малайлары килеп кагылган саен, серле генә аһылдашып алдылар.

«Башланды инде», – дип уйлап алды корыган чәчкә. Чөнки ул бу күренешне инде һәр яз саен күзәтә, һәр яз саен яшь бөреләрнең, кабыкларына сыеша алмыйча, ашкынуларын, хисләнүләрен күрә. Күрә дә көлә. Корыган тәлгәшләрен чымырдата-чымырдата, рәхәтләнеп көлә ул алардан. Йә, кая шулкадәр ашкыналар инде бу җүләр бөре кызлары? Шул азгын җил егетләре килеп кагылганга чыркылдашкан булалар. Менә аңа кагылып кына карасыннар – ул зәһәр кыштырдавы, көйгән кисәү кебек караңгы чырае белән аларның котларын алачак. Ник кагылганнарына үкенерлек булып. Ул бит инде карт чәчкә, белә бу язгы кети-метиләрнең нәрсә белән тәмамланасын. Аның күз алдында гына да шулай алгысыган күпме бөре кызларын ботаклары-ниләре белән ботарлап киттеләр. Матурлыкларына кызыгып, шашып-шашып өзгәләделәр аларны. Башта алар җилләр белән шаярдылар, аннары кояш нурын күpeп ah иттеләр һәм бер кичне, тәмам өзгәләнгән хәлдә, адәм балалары кулына күчтеләр. А-а, күп күрде карт чәчкә мондый аянычлы хәлләрне. Аны хәзер алдый алмассың инде!

Бу язда да шулай булды. Мәхәббәттән һәм сокланулы карашлардан тәмам тулышкан яшь бөреләр, язгы иртәләрнең берсендә назланып кына ачылдылар да үзләренең сафлыклары һәм гүзәллекләре белән таң калдырдылар. Хәтта, адәм балалары булып, алар да, бу кадәрле матурлык каршында туктап, бер мәлгә тынып калдылар.

– Абау, нинди матур чәчкә! – диде үзе дә чәчкә кебек сылу бала.

– Телисеңме, хәзер мин аны сиңа өзеп бирәм, – диде егете, ашкынып.

«Өзәләр, өзәләр хәзер теге кыланчык нәрсәне, – дип ләззәтләнде корыган чәчкә. – Шулай була ул, бик чекерәеп күзләренә кереп тopcаң. Ышыкта, күләгәрәктә яшәсәң дә әле...

Ул арада егет, куе ботакларны аралап, теге ымсындырып торган чәчкәгә үрелде. Корыган чәчкә, коты чыгып, яфраклар арасына кереп посты. Ләкин егет аңа таба әйләнеп тә карамады, аның күзләре, сихерләнгәндәй, дымлы авыр тәлгәшләрен чак күтәреп тулышып утырган ян чәчкәгә төбәлгәннәр иде. Егет, тагы дә үрелә төшеп, зур саклык белән, назлап кына, сирень чәчәген өзеп тә алды. Чәчкә үзенчә: «Ah!» – итeп куйды да тынды. Егетнең кулына әллә яшь, әллә чык тамчылары тамды...

– Менә... сиңа... – диде егет, Мәҗнүндәй, сөйгәненең күзләренә карап.

– Ah, нинди матур чәчкә! – диде кыз, тәлгәшләрне күкрәгенә кысып.

Аннан ул аларны иреннәренә тидерде, аларга нидер пышылдады, үзе, чәчкә арасыннан көлеп, бәхет, наз тулы карашы белән егетне иркәләде.

«Ул нинди гүзәл! – дип уйлады егет. – Ул мәхәббәт алиһәсенә тиң зат».

Алар, бер-берсенә сыенып, йортка кереп киттеләр. Корыган чәчкә аларны үрелә-үрелә карап калды. «Бу юлы да исән калдым, – дип уйлады ул җире-күге белән сөенеп. – Тыйнаграк яшәргә кирәк шул дөньяда, тыйнаграк». Бу көнне бу ботакта берүзе калган булса да, аңа игътибар итүче күренмәде. Хәер, корыган чәчкәнең кемгә кирәге бар иде соң?

Сирень куагы гашыйклар яшәгән йортның тәрәзә каршында ук үсә иде. Кич җитү белән, корыган чәчкә кача-поса, бүлмәгә күз салды. «Йа, Хода, ниләр генә кыланмыйлар бу адәм балалары!» дип уйлады ул, яшьләргә карап. Егет сөйгәнен назлап кулларына күтәргән иде. Ә тегесе, тәмам ышанып, яратып, аның күкрәгенә сыенган. Егет аны бик зур саклык белән, кадерләп, урынына илтеп салды. Ә үзе, идәнгә тезләнеп, башын аның кайнар күкрәгенә куйды...

Корыган чәчкә, гаять кызыксынып, тәрәзәгә тагы да иелә төште. Ә, әнә теге кыланчык яшь чәчкә дә бүлмәдә икән әле. Әй утырган була әллә кем булып пыяла вазада! Әйдә, көязлән, көязлән, әмма бу көязлегең бер генә төнлек инде синең, иртәгә таңга син шиңәчәксең, инде сиңа берәү дә сокланмас, сине урамга чыгарып ташларлар...

Корыган чәчкә, каһкаһә белән көлеп, шап та шоп тәрәзә пыяласына бәрелде. Егет, бу сәер тавыштан сискәнеп, башын күтәрде, урамга карады, җил икән дип, тәрәзә пәрдәләрен ныклабрак ябып куйды... Корыган чәчкә, күпме генә тырышса да, башка берни дә күрә алмады...

...Ә бүлмәгә сирень чәчәге исе таралган иде. Вазадагы чәчкә төне буе ике гашыйкның чиксез мәхәббәтенә ялгыз шаһит булып утырды... Корыган чәчкә дә ул төнне йокысыз уздырды. Ул, салкыннан һәм ачудан тагы да нык бөрешеп, җылы өй эчендәгеләргә мең ләгънәтләр яудырып, кара көеп, таңны каршылады. Менә алсу тәрәзә пәрдәләре җиңелчә генә дерелдәп куйдылар һәм корыган чәчкә шуның ярыгыннан комсызланып, бүлмәгә күз салды. Аның, адәм балаларыннан бигрәк, кичә өзелгән яшь чәчкәнең шиңеп, мескен хәлдә шәлперәеп утырганын күрәсе, күрәсе дә шуңа сөенәсе килгән иде. Ләкин пыяла ваза буш, ә сирень чәчәге... Сирень чәчәге яшь хатынның ачык күкрәге өстендә иртәнге татлы йокыга талган иде. Бу искиткеч күренеш иде, хәтта корыган чәчкә булып, аның да кипкән йөрәге бу илаһи манзарадан тетрәп киткәндәй булды. Яшь хатын сулыш алган саен, күкрәк өстендә таралып яткан чәчкә дә тибрәнеп-тибрәнеп куя. Гүя ул да бу мизгелдә яши, сулыш ала, хыяллана, саташа, сөя һәм сөелә иде. Инде тамырыннан өзелеп кәүсәсеннән аерылса да, инде бу ят дөньяда башы әйләнеп, тыны кысылса да, сирень чәчәге бүген искиткеч бәхетле иде. Бу мизгелдә ул мәхәббәтнең иң изге, иң гөнаһсыз һәм иң бөек билгесенә әйләнде. Ул мәхәббәт киченең истәлеге булып, адәм балаларының бүгенгесеннән киләчәгенә күчте.

«Хәтерлисеңме, тeгe cиpeнь чәчәге өзгән кичне?» – дияр, еллар узгач, инде шактый олыгайган ир кеше. «Аһ, мин ул кичне мәңге онытасым юк,– дияр әле һаман сылу, һаман бәхетле хатын. Мин бит ул сирень чәчәген әле һаман саклыйм. Туй күлмәгем белән бергә».

...Ә корыган чәчкә? Корыган чәчкә бу бәхетне, бу олы мәхәббәтне читтән генә, кача-поса гына, үзенең бу шыксыз тормышына бәлки үкенер, ә бәлки үкенмәс тә, ияләнер, күңеле катыр...

Тик язларын яшь бөреләргә дәшмәс, аларның хисләреннән зәһәрләнеп көлмәс инде ул. Чөнки дөнья корыган чәчкәләре белән түгел, ә тынгысыз яшь бөреләре, аларның саф мәхәббәтләре белән мәңгелек икәнен анлады инде ул... Аңлады.

1997, №1