Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сайлаган юлымнан барыбер ваз кичмәм

Сайлаган юлымнан барыбер ваз кичмәм,

атлавы җиңелме, авырмы?

Ник кирәк күкрәвем, ник кирәк явымым

бастыра алмасам давылны?!

Ник кирәк сөюем? Сөюдән көч алып

иң ачы нәфрәтне җиңмәсәм.

Сөюем хакына җиде кат җан биреп,

җиде кат терелә белмәсәм.

Ник кирәк яшәвем, әгәр дә нибары

яшәсәм тәнемдә җан барга.

Юк, язмыш, шаярма! Мин инде өйрәндем

җиңәргә, сөяргә, янарга!

“Казан утлары” журналы 1971 ел. 10 сан.