Сатлыкҗан (3 нче бүлек)

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

-3-

       Әтисе ничек үтләми икән: иртә дә гармун, кич тә гармун. Картаерга исәпләми ахрысы. Картаймасын! Алда  тылсымлы дөнья ишекләрен ачкач, һай, яшәүнең чын тәмен татыр картлач! Латыйф та уяу,  йоклар иде, хыялы керфеген кургашын белән катырган.

       Ир карават астындагы солдат чемоданында актарынды. Бил каешы,  портсигарет, пәке кебек вак-төяк арасында кадерле әйбер: нейлон немец күлмәге бар иде. Кызлар янына  барганда да киде аны Латыйф, өйләнгәндә дә өстендә шул иде, тузмады-черемәде күлмәк, хуҗасы тазаргач, кечерәйде генә. Күрәзәче икән ул! Белеп ертмаган күлмәкне! Аның тарихы да кызык иде. Германиядә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итте егет.  Беренче танк армиясенең ракета дивизионы Эйзенах таулары юнәлешен һава һөҗүменнән саклады. ФРГ чигенә кадәр нибарысы унсигез чакрым. Җәен дә, кышын да ап-ак тау өстендә әледән-әле тилгәннәрмени, Америка очкычлары әйләнә, андый чакта кизүдәге батареяга әзерләнергә боералар: тәгәрмәчле җайланмалардагы ракеталар АКШ очкычларына төбәлә, әмма ике як та тыныч кына "аерылыша". Сентябрь аенда Латыйфларның батареясы кизүдән азат иде. Командир: "Бөркетләр, немец кооператоры бәрәңге алышырга ярдәм сорый. Дусларга булышасы иде. Кемнәр барырга тели?" - дигәч, унлап солдат төялгән машина Готһага кузгалды. Шәһәргә якын гына база янында аларны хуҗа көтә иде. Шунда шаккатырлык хәл булды, "служаклар" карашын әле немецка, әле Латыйфка күчерде. Алар  бер-берсенең күчермәсе кебек,  алман ире аңардан олырак кына иде. Ике  "күчермә"дән кала барысы да  көлешергә тотынды. Нинди генә фаразлар кылмады, шаяннар: "Бу  немец Берлинны яулаган совет солдаты малае... Ә солдат кем? Камаловның атасы! Сугышта катнашкан, точно ул!" 

       Латыйф иң якын дусларына да әтисенең ничек пленда газаплануын ычкындырмый, чөнки әсирлек - нәсел хурлыгы иде.

       Көлештеләр дә, эшкә тотындылар. Бурыч гади генә иде: транспортер лентасыннан тәгәрәгән бәрәңгене капчыкларга тутыру. Җайланма тиз хәрәкәтләнә, капчык тиз тула, аның авызын бәйләп тә өлгерергә кирәк, арыды "служаклар". "Җир алмасы"н эрегә-вакка  аеру белән мәшгуль Латыйф техника авызы алдына басты. Кырык минут эшләде егет, тәнәфестән соң тагын җайланманы кабызды. Хуҗа канәгать иде. Арадан аны гына сайлап  киемнәр кибетенә алып киткәндә хезмәттәшләре  көнләшкәндер, мөгаен. Бик матур күлмәк  бүләк итте аңа немец! Юл уңаенда салонда икәү фотога да төштеләр. Атна-ун көннән сурәтне командирга китереп биргән юмартҗан.

        Күлмәге  дә, фотосы да вакытлар узу белән әһәмиятен югалтыр иде, әгәр дә ки... икейөзле әтисе ничәмә ничә еллар битлек астында коточкыч серен яшермәсә. Латыйф хәрби бурычын үтәп Казанга кайткач Сәлимгәрәй Габбас улы бик сәерләнде. Кат-кат кооператив базасы турында  сорашып интектерде, солдат альбомы да аның бүлмәсенә "аякланды". Әллә битлеге йөзен кырды, әллә вөҗданы уянды, беркөнне ул:

       - Тыңла әле, малай, - диде. - Мин концлагерьда озак җәфаланмадым бит. Теге фотодагы немец синең абыең булмагае...

       Әтисенең маҗаралы хикәяте Латыйфның тәнендәге бала йоннарын кабартты.

       - Дөньяда өч кеше бер-берсенә охшап туа, диләр. Туа, пычагым! Синең төсле орлык чәчеп йөрүчеләр әзмени! Ник биш былтыр ук, әни исән чакта боларны сөйләмәдең, әти?!

       - Курыктым, малай. Әле дә шүрләтә. Безнекеләр төрмәгә япканда төбенә  хәтле казынып тикшерсәләр, эш харап иде.

       - Менә ни өчен син гомер буе бөрешеп-куырылып яшәгәнсең икән, әти. Синең хәтта сугыш ветераны кенәгәсе дә юк! Әнә аларга хөкүмәт әз-мәзләп акча тамызгалый, ә син бер хәерче гармунчы!

       - Дөньяга чәчә күрмә, ни ишетсәң - йотып җибәр, малай!

       Йотар, ди, Латыйф, йотмады. Дөньяга да чәчмәде. Сөенечле хәбәрмени! Ир-ат сугышта кан койганда әсир Сәлимгәрәй фраулеин назыннан "эрегән"... Башта хурланган иде егет, ил-көндәге кискен үзгәрешләр, социаль гаделсезлек, кемнәрнеңдер халык милкен үзләштереп (урлап!) баюы, ә кемнәрнеңдер  күтәне чыкканчы эшләп тә хәерчеләнүе фикерен үзгәртте, моңа таксида аэропортка илткән пассажирларның ни өчен туып-үскән җиреннән "табан ялтыратуы" да өстәлгәч, Латыйф үз-үзенә: "Тиле син, егет, бай абыең табылуына шатлан", - диде. Әнә теге миңле абзый бөтенләй чит-ят кеше йортында оялаган, ә монда кан туганың!

       Шуннан бирле "китик" дия-дия атасын игәүләп күпме вакыт сарыф ителде. Инде игәүне ныгытып үткенләде ир: таң аткач та "фатер" белән юл хәстәренә  керешәчәкләр.

       Киребеткән атасын җиңел генә бөгәрсең, ди. Иртән аның караваты буш иде инде. Җәймә өстендә дүртенче битендәге фотосы куптарылган солдат альбомы... Әбәттә генә "борынлады" картлач. Ул чабышкы аты кебек әлсерәгән иде. Латыйф шелтәләгән тавыш белән:

       - Кайда идең син? Паспорт бүлекчәсендә халык көтүе, кояш белән бергә чират аласы! Абый белән безнең фотоны син нишләттең, әти?! - диде.

       - Челтерәмәле, малай! - Сәлимгәрәй карт тезләрен угалады. - Шәһәрдәге чүплек әрҗәләрен әйләнә-әйләнә буыннар сызлый. И картлык галәмәте! Атна элек былчыракта актарына иде. Знамы, ашарга эзләп. Таныш приют директоры китер дигән иде. Юк кына бит!

       - Кем юк, әти, кем? Мәчеме?

       - Ниткән мәче! Командир Тарасов! Герман иленнән Казанга кайтып егылган. Хуҗам урамга куды, ди. Өсте-башы пычрак, елый, мескен.

       - Ул Тараслар сиңа пычагымамы, әти?!

       - Җан иясе бит, мескен.

       - Син үзең мескен, әти. Ни пенсияң, ни һөнәрең, ни...

       Сәлимгәрәй карт таягы белән идәнгә кадады:

       - Акыл сатма, малай! Куркып яшәсәм дә мин тормышыма шөкерана кылам.  Суласам - үземнең һавам, бассам - үземнең җирем! Артыгы кирәкми миңа!

       Латыйфка ничек тә әтисен көйлисе-җайлыйсы иде. Мәгәр бәхәсләшсәң, тәртәгә шалт иттереп тибәчәк, һәм аннан хуш, ымсындырган бәхетлеләр иле!

       - Әти, чәй эчәсеңме?

       - Эчмим, әйдәле, машинаңны апкайт, улым. Тарасовны табып приютка урнаштырыйк.

       ...Шәһәрдә урам саен чүп савыты иде. Унберенче "әрҗә" кырыендарак әтисе туктарга кушты.

       - Әнә ул, чүплектә актарына! Фото дисеңме? Ерттым мин сурәтегезне! Беркая да китмибез, малай. Туган ил бер генә була, - дип, карт машина тәрәзәсен аска шудырып, сукбайга кычкырды:

       - Әй,  туган, кил, утыр!

       Имәнгеч кыяфәтле сукбай аларга табан борылган иде, Латыйф шунда ук  маңгаендагы зур миңеннән аны танып алды...

Июнь-август,

2021 ел.

Реклама