Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өянке

Өскә үсмәсен әле дип,

Баш ботагымны киссәң –

Мин бит як-якка үсәм.

 

Киңлеккә китмәсен диеп,

Ян-якларымны  киссәң —

Мим куелыкка үсәм.

 

Куелыкка үсмәсен дип,

Ябалдашымны киссәң -

Мня тамыр якка үсәм.

 

Бәгыренә чабыймчы диеп,

Казып тамырыма төшсәң –

Каберең өстендә үсәм!

“Казан утлары” журналы. 1971 ел. 1 сан.