Логотип Казан Утлары
Шигърият

Оныгыма хат

Томан булып күтәреләм иртән,

һәм чык булып төшәм кичләрен.

Тел шартлатып

Карап йөрим читтән

Оныкларның кырган эшләрен...

 

Бөтен тирә мәрмәр, пыяла, чәчәк,

Хуш бакчалар белән бизәнгән

Матур заманнарда яшәячәк

Оныгыма сәлам җибәрәм.

 

Исән-таза гына ятасызмы.

Сәламәтме бала-чагагыз!

Без әбиең белән дөнья артыннан

Чабабыз да һаман чабабыз.

 

Мин күп белмим, лектор сөйләмәсә,

Син яшәгән заман хакында.

Үзең белән илне бизәп яшә,

Үзең белән җирне матурла!

 

Фараз кылам: сездә космонавтлар,

Ракеталар белән күк тулыр

Җанга куәт биргән ак канатлар —

Шигырьләр һәм җырлар күп булыр.

 

Сез шагыйрьләр булып туарсыз да,

Шигырь белән буа буарсыз

Карап карыйк.

Безнең китапларны

Кайсы шүрлекләргә куярсыз?

 

Бабайлардан танавыңны борма

Шигырь мәйданында ярышта.

Айга менеп Тукай җырын җырла,

Такташ шигырен укы Марста!

 

Мин йөземне борып сезнең якка.

Тәмле-татлы уйга талырмын.

Каберемә басып киткән чакта

Табаныңны үбеп калырмын.

 

“Казан утлары” журналы.1965ел.11 сан.