Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мөхәрриргә

(Кыйтга)

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!
И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!

Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истилях,
Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя.

Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия.

Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү;
Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.

«Ул Гомәрдән курка шәйтаннар» дигән төсле рәсүл,
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…

1913 ел.

Ред. иск: Тукайның вафатына 23 көн кала язылган соңгы шигырьләренең берсе. Ул  Г. Исхакыйны күз уңында тотып язылган

Кибриа — олылык, дан.
Мосаувир — сурәт ясаучы, суз остасы, художник.
Лөгать, истилях — сүзләр, атамалар.

Зыялылык — интеллигентлык.
Зыя — яктылык, аң-белем.
Чупан (чабан) — көтүче, җитәкче.