Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин әле тумаган

Мин әле тумаган, мин әле

Үрелеп бакмаган дөньяга.

Мин әле Мәңгелек иренендә

Бөрегә төйнәлгән бер Дога.

 

Мин әле тумаган, әмма мин

Карында кайнаган бер Дәвам.

Кайдадыр жил 6улып исәм дә,

Кайдадыр кар булып мин явам.

 

Мин әле тумаган, ишетәмсез

Җанымда галәмнең гүләвен?

...Дулкыннар ияртеп киткәндер,

Тибрәтеп минем ак биләвем.

 

Мин әле тумаган, ә ннде,

Ә инде... арылган яшәп тә.

Ничә кат туамдыр? Язмышым

Күгендә гел тимер рәшәткә.

 

Бу дөнья – гарасат мәйданы

Әллә соң яшәү дә – бер җәза?!

...Мин әле тумаган, ә инде

Күкләрдә укыйлар җеназа.

“Казан утлары” журналы. 2002 ел. 1 сан.