Логотип Казан Утлары
Шигърият

Космополит түгел

Космополит түгел. Шөкер. Минем

халкым да бар, ил дә, Ватан да.

Мин тынычмын: «татарныкы» диеп

төртеп күрсәтмимен ал таңга.

 

Минеке дип белмим күкне, айны,

мөһер сукмыйм ел фасылына.

Милләт исемен такмыйм урман-суга,

агач ташның иң асылына.

 

һәммә гашыйк, һәммә халык өчен

бар Табигать — уртак Матурлык.

Барыбызга да газиз Матурлыкны

берәүнең дә үзенеке ясар хакы юк!

 

Кояшка һәм Күккә бар да тигез.

Без табигать балалары ла!

Без һәммәбез тигез. Кая? Кемнәр

ак сөякле, зәңгәр канлылар?

 

Соң безнекеләр Ил туфрак өчен

яуларда баш салмадылармы?

Уртак Ватан өчен Парижларны,

Берлиннарны алмадылармы?

 

Шуңа күрә горур, тынычмын мин.

Халкым да бар, ил дә, Ватан да!

Уртак могҗиза дип карыйм мин кояшка,

барыбызныкы дип карыйм ал таңга!

 

Мина җитә — халкым, Ватаным бар.

Матурга да бик нечкә күңел.

Кем кылана, димәк — җитми. Ә без?

Без болай да бәләкәй түгел!

“Казан утлары” журналы. 1971 ел. 1 сан.