Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күмелеп калмасын

Улым да юк минем, кызым да юк.

Җимешсез шул нәсел агачым.

Белеп торам, нәсел агачымның

Озакламый җиргә авасын.

 

Тик мин, җирдән мәңге киткән чакта,

Теләп эчтән соңгы теләкне,

Дусларымның хәтер учагына

Күмеп калдырырмын йөрәкне.

 

Кирәк кеше аннан ут алыр да

Үз учагын куяр тергезеп,

Йөрермен мин җаннан җанга күчеп,

Йөрермен гел шулай жир гизеп.

 

Шушы булыр минем улым-кызым,

Шушы булыр минем дәвамым.

Дусларымның хәтерен көл басмаса,

Гел янармын, күмелеп калмамын.

“Казан утлары” журналы 1987 ел. 5 сан.