Хатларда - өлкәннәр сүзе

«Илләр күргәч»
Рәдифнең яңа шигырьләре

Шагыйрь зуррак дөньяга чыкса, шигырьгә барыбер яңа хис килеп керә, тематик яңалыктан тыш, яңа фикер, яңа деталь... Шагыйрьгә зур дөнья кирәк, өзлексез,
туктаусыз, төрле халәттә, шатлык, фаҗига, каршылык көрәше һ.б. Париж шигырьләрендә шул публицистик колач, ритмик иркенлек, хисләрнең тыгызлыгы. «Казан утлары»нда Кара диңгез буе шигырьләре генә түгел, Париж шигырьләре дә басылып чыксын әле.

Сибгат ХӘКИМ.
16.03.77


«Казан утлары»на
Мөдәррис Әгъләмовның журнал өчен әзерләгән яңа шигырьләр циклын укыдым. Бүгенге поэзия миңа таныш нәрсә, көндәлек. Китап булып чыкканнары да, журналда басылып барганнары да һәм кулъязма хәлендәгеләре дә көндәлек таныш. Тәҗрибәм дә җитәрлек, көндәлекләрдән тупланган тәҗрибә. Шигырьнең төрлесен күрдем, төрле дәрәҗәдәгесен. Профессиональлеккә ирешкәннәрнең җайга салынган, шома, тигез, бер буразнадан бер адым да читкә чыкмый аккан шигырьләрен дә күп укыдым. Карт, гомер иткән, язасын язып бетергән шагыйрьләр өчен мондый профессиональлекне мин гафу итәм. Әмма талантлы яшь шагыйрь профессиональлеккә күнексә, ул хәтәр. Димәк, ул шигырь техникасына төшенгән, серенә төшенгән. Күптәнге темасына гадәт буенча тәсбих төймәсен тарткан кебек тезеп кенә бара. Күпләр хәзер шулай. Мөдәррис Әгъләмов күнегелгән юлдан бармый. Гражданлык – төп юлы. Профессионаллыгы гражданлыгында. 1976 елда Зөлфәтнең шигырьләр циклын укып, бер рухи канәгатьләнү хисе кичергән идем, быел, 1977 елда, Мөдәррис шигырьләре Зөлфәткә җавап шикелле яңгырады. Шагыйрьдән мин шушындый борчулы, тынгысыз, раслый, бәхәсләшә торган хис, фикер, публицистик яну бергә кушылган шигырьләрне көтәм. «Лит. газета»да барган «Поэзиягә ни җитми?» дигән мәкаләләрнең сорауларына менә шушындый шигырьләр җитми дип җавап бирер идем. Мөдәррискә үзе кебек тәрҗемәче җитми. Менә нинди шигырьләр белән чыгарга кирәк зур мәйданга. «Казан утлары»на шушындый шигырьләр җитми.

Сибгат ХӘКИМ
27.09.77


«Казан утлары»на
Измайлова шигырьләрен Гамил Афзалга, Галимҗан Латыйпка берәр экземпляр бастырып, укып карар өчен җибәрсәгез иде, бәлки әзрәк уңайсызлану хисе туар иде аларда. Кайвакыт шулай янәшә куеп, чагыштырып карау файдалы. Илаһилык бетсә җанда, шигырь бетә, сүз тезмәсе генә кала.

Хатын-кызлар көнендә ичмасам әйбәт шигырьләр укыдым.

Сибгат ХӘКИМ.
8.03.78


Нури Арсланның «Яшә, илем», «Дөнья яшьләренә», «Янудан», «Аның күз яше», «Көзге төндә», «Күгәрченнәр», «Күзләренә карап», «Исән калды», «Беренче кар», «Бичара маэмай», «Ят була», «Яңа көй» шигырьләре.

Ачыла бара картлач. Ярый шушындый шагыйрьләр бар әле. Поэзия ничек булырга тиеш дигән сорауга Мөдәррис белән икесе җавап бирергә уйлаганнар. Фәкать шулай. Кушылам.

Сибгат ХӘКИМ
27.12.78

 

Рәдиф! Салисә бик матур шигырьләр җибәргән, лирик кичерешләр, укып кара әле. Алдагы саннарга бәлки кереп китәр.

Син теге Черкез Алине онытма. Яхшы түгел, әзерлә, мин Мәскәүдән пленумнан кайтышлый Зәки белән сөйләштем аның турында. Ул яхшы белә аны. Зөлфәт,
Мөдәррис, Р.Вәлиев, Ә.Гадел берәр-икешәр шигырь тәрҗемә итсә, шул җитәр.

Сәлам белән, Сибгат ХӘКИМ.
1.01.79


Бар да Равилчә. Уй күп, сагыш күп, моң күп, поэзия!

Сибгат ХӘКИМ.
17.04.79


Әхсән Баянның Яңа ел алды шигырьләре турында
Әхсәндә тыелган мәхәббәт, яшьлек, сагыш, төсләр-хисләр ташыган! Күптән болай ташыганы юк иде. Көтеп йөри идем, еракка китте дип. Күптән тоташ бер шундый цикл укыган юк иде. Күңел булды. Ярым-йорты түгел, тоташ, тулы, ахырынача. Шагыйрьнең шулай ачылуын, әйтеп бетергәнен яратам. Менә сиңа прозаик! Мин шагыйрьләрдә аз ялгыштым. Тагын бүтән яклары белән сөендерер әле поэзия. Талантлар яшәсен!

Сибгат ХӘКИМ.
25.12.79


Рәдиф!
Укыдым, сайлап карадым үземчә. Гәрәй күбрәк ошады. Рөстәм дә әйбәт. Равилнең дә традиционнары матур. «Будда» бик коры. «Чаян»га бәлки барадыр. Карагыз, басасыз икән, каршы түгел. Гамилнең лирик шигырьләре миңа якынрак.


Сибгат ХӘКИМ.
30.12.80


«Гасыр фаҗигасе» Илдар Юзеевның яңа әсәре
Тукай турында драма, музыкаль әсәр. Шигырь белән язылган. И.Юзеевның Тукай турында мондый күләмле драматик әсәре юк иде әле. Ләкин мин көттем, бу егет
барыбер бер алыныр әле дип көтеп йөрдем. Нигә дисәң, И.Юзеевның шагыйрьлек рухын яхшы беләм мин. Тукайны да беләм. И.Юзеевта Тукайлык бар. Табигатендә, рухында. Поэмалар, драматик поэмалар, җырлар авторы. Бу рух Тукай белән кайчан да булса бер кушылырга тиеш иде. Менә ул хәзер кушылган. Тукай туган, халык эченнән аның «Туган теле» булып, мәңгелек җыр булып, улы, шагыйре булып туган. Халык  эченнән... Әсәр шулай башлана, татар халкы тудыра, тарих тудыра. Әсәр башыннан ахырынача Тукай һәм халык белән бергә итеп күрсәтелә. Шул Тукай яшәгән заманның бөтен катлаулары, бөтен каршылыклары... Тукайның өмете «Уралчылар» белән, бу да әйбәт табылган! Тукай фаҗигасе – гасыр-халык фаҗигасе. Менә шушылай зур планда бара драма. Сәнгать әсәре, плакат түгел, шигъри, музыкаль әсәр. Кайчан да булса сәхнәгә менәчәк. Йә опера, йә балет, яки башка бер формада барыбер бер сәхнә күрәчәк әсәр язылган. Музыканы үзе сорап тора. Хәзер эш композиторларда! Ышанам, туар.

Сибгат ХӘКИМ.
14.01.81


Дүрт кыз. «Яшьлек мәйданы»
Флёра Гыйззәтуллинаның мин белгән зур әсәре, поэмасы. Ватан сугышы еллары истәлеге. Яшьлек. Дүрт яшь кыз язмышы. Чыннан да Флёраның мин мондый әсәрен беренче тапкыр укыйм. Ни өчен ошады? Кыскалыгы, тыгызлыгы белән. Образлар шигъри. Хисләр шигъри. Ялыктырмый, теле әйбәт. Авторның шулай үз-үзенә зур таләбе ошады миңа. Нык утырганы сизелеп тора. Авторга бер киңәшем бар. Исемен «Дүрт кыз» дип куяр идем. «Яшьлек мәйданы» бик абстракт, бик гомуми. Әсәр бит конкрет – дүрт кыз турында.

Сибгат ХӘКИМ.
8.09.82


«Казан утлары»на
Шигырьләрне һәм поэманы укыдым. Нурия Измайловадан соң үземнең дә шундый шигырьләр язасым килде. Чын талант, халыкчан, гади, табигый, хисле, фикерле. Искиткеч җиңел ирешә кебек. Сүнмәсен генә!

Әхсән Баян – усал шагыйрь, талантлы. Прозаик буларак та, шагыйрь буларак та үзенчә, усал. Үз юлы. Үз карашы.

Гәрәйдән күбрәк көткән идем.

Рашат поэмасына «мин» җитми.

Сибгат ХӘКИМ.
19.09.83

 

«Казан утлары»на
Өч шагыйрь: Гамил Афзал, Шамил Маннапов, Рәшит Әхмәтҗанов... Иң тыйнагы, аз сүзле, образлысы – Рәшит Әхмәтҗанов. Шигырьләренең кадерен белеп яза, профессиональ таләп сизелә. Үзегез теләгәнен сайлап алыгыз дип тутырмаган. Өлгерү галәмәте. Шамил дә саран. Гамил бу юлы күп сүзле. Яхшысын да, уртачасын да бергә өя. Үземчә сайлап карадым. Матур әйберләр бар.

Сибгат ХӘКИМ.
26.11.83

 

И.Юзеев «Очты дөнья читлегеннән...»
Формасы белән бик үзенчәлекле, эчтәлеге фәлсәфи әсәр. Шигырь техникасына катнашырга хакым юк дип санап, мин әсәрнең драматургия өлешенә генә кагылам. Хәер, кагылып та тормыйм, чөнки ул бик зур осталык белән эшләнгән. Берничә сәнгатьнең бергә кушылуына карамастан, Музалар талашмыйлар, бертуган сеңелләр булып, тату яшиләр. Тукаебыз турында күп әсәрләр яздылар. Бу – чираттагысы. Тукайны олылап, тирән уйланып язылган поэма. Кызганыч, бүгенге безнең татарларыбыз мондый әсәрне сәнгати куярга әзер түгелләр. Шуңа күрә аны «Казан утлары»нда бастырып куярга кирәк. (Әдәби әсәр буларак, анда басылырга тулы хакы бар). Киләчәк режиссёрлары, композиторлар һәм башкалары поэманы укып сәхнәләштерү юлын да табарлар бәлки.

Туфан МИҢНУЛЛИН
4.03.81


И.Юзеевның «Олы юлның тузаны» поэмасы хакында

Миндә «сюжетлы» һәм «сюжетсыз» поэмаларның синтезы сыман тәэсир
калдырды.

Бик тә йөрәктән үткәреп, реаль итеп сурәтләнгән көчле кеше образы – Фәнүс. Фаҗига бар – ләкин төчелек, мелодрама дәрәҗәсенә төшерелмәгән. (Илдар абыйның беренче поэмаларын искә төшерик).

Лирик пульс – таман. Артык та, ким дә түгел.

Поэманың үзәгендә – тулы канлы, көчле рухлы, реаль герой.

Бик кирәкле поэма. Мөгаен, поэзиядә бик әйбәт, яңа вакыйга булачак.

Зөлфәт
10 май, 1983 ел

 

«Казан утлары» редакциясенә
Н.Дәүлинең «Йөрәк турында сөйләшү» дигән поэмасын укып чыктым. Поэмага «Доктор Христиан Бернард белән әңгәмә» дигән аңлатма бирелгән. Х.Бернард –
дөньяда беренче йөрәк күчерү операциясе ясаган хирург.

Автор поэмада кеше йөрәген күчерүгә, бер кеше әгъзасын икенче кешегә ялгауга каршы чыга. Ул мондый эшнең куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтималлыгы турында әйтә.

Йөрәк күчерүгә бәйләп, автор тирән фәлсәфи, политик проблемалар күтәрмәкче була. Ләкин... булдыра алмый. Империалистларның әлеге фәнни казаныштан үз
максатларында файдаланулары ихтималлыгын кисәтсә дә, Н.Дәүли бүгенге көннең медиклары ирешкән уңышны политика белән бутап, дөрес эшләми. Политикларның кеше йөрәген (күңелен) үзләренә буйсындырырга омтылулары өчен доктор Бернард гаепле сыман булып аңлашыла. Үз фикерен тәэсирле итү өчен автор Бернардны кеше үтерүчегә әйләндерә. Ниндидер бай, карт кешенең тормышын саклап калу өчен әлеге хирург аягы-кулы йөрми торган кыз баланы үтереп, аның йөрәген ала, имеш.

Автор Х.Бернард батырлыгының асылын аңламый. Бернард кеше үтерүче түгел, киресенчә, үлемгә дучар булган кешегә яңа йөрәк куеп, аның гомерен озайтучы. Аның методы нигезендә төрле илләрдә күп кенә кешегә йөрәк күчереп утыртылды, шулай ук башка әгъзаларны да күчереп утырту тәҗрибәсенең туктаганы юк. Йөрәге (әгъзасы) алынган кешеләрнең дә исемнәре билгеле дөньяга. Бу хакта бик күп галимнәр дә белә. Татар шагыйре Н.Дәүлинең бөтен дөньяны таң калдырган шушы бөек тәҗрибәгә каршы күсәк күтәрүе көлке дә, күңелсез дә.

Шуңа күрә поэманы журналда басарга тәкъдим итеп булмый.

Н.Фәттах
22.01.86

 

Рәдиф, сәлам!
Хатыңны алдым. Язганнарың мәгълүм булды. Сибгат абый белән бәхәсләшеп булмый инде, гәрчә мин ул шигырьләргә өметләр баглаган булсам да.

«Хатыннар хөррияте» дигән озын шигырь турында бер сүз дә әйтмисең син, неужели ул да ошамады?

Сезгә восторг кирәк икән, ай-яй, брат, кемнәрдән табарбыз икән аны? Менә, бер бәйләм шигырьләр җибәрә торам. Җәй көне Казанга килермен әле, шунда гәпләшербез.

P.S. Китабың чыкканын ишеттем, котлы булсын!

Гамил АФЗАЛ
1.04.78


Хатлар Рәдиф ГАТАШ архивыннан алынды

Реклама