Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карт һәм чабак

Җилкәннәрдә җилләр черем итә,

Калкавычка кунган төклетура.

Кабан күлдәй кадим каегында

Йокымсырап ялгыз карт утыра.

Каек төбендәге күлдәвектә

Чәбәләнеп ята сыңар чабак.

Сыңар чабак—гүя соңгы өмет,

Сыңар чабак—гүя соңгы чара.

Чабак чаклы гына соңгы өмет

Бәргәләнеп ята күлдәвектә.

Казан казнасының алтыннарын

Юкка гына күлгә күммәдек лә?!

Хан йөзеген йоткан картлач чуртан

Капмый калмас кебек кармагына.

Су кызлары табып бирер төсле

Ханбикәнең алтын тарагын да.

Сөйрәп чыгарыр күк албастылар

Казаланган Казан байлыгын да...

Йокымсырап утыра карт шулай

Кабан күлдәй кадим каегында.

Җилкәннәрдә җилләр черем итә,

Калкавычка кунган төклетура.

Кала чыр-чуына оеп, ярда,

Чабак көтеп, әнчек эт утыра.

“Казан утлары” журналы. 2009 ел.8 сан.