Карачкылар

Зират каеннарына кичкырын кара каргалар килеп кунган иде инде. Әсхап үзләренең яшелчә бакчаларына карачкы ясап куйды. Авыл көтүе кайткан, сыер, бозавы, ике яшьлек үгез абзарга ябылган, сарык, бәрәннәр урнаштырылган, тавык-чебеш үз урынында, үрдәк бәбкәләре тук! Акбар кушаматлы эт тыныч кына ята, ике мәче кайда йөри икән – йөрсеннәр! Кызлары Хәдичә телевизор карыйдыр инде. Ә уллары Гаденән мотоциклын төзәтте дә... Кая барасын үзе чамалыйдыр тагын. Иртәгә аның соңгы имтиханы – унынчыны тәмамлый.

 Әсхап шуларны уйлый-уйлый да, уйламыйча да, болай гына – бәрәңге белән карлыган арасындагы сажин аркылыга, сигез сажин буйлыйга утыртылып хәстәрләнгән яшелчә бакчасын караштыра иде. Болай тишеләсе әйбәт тишелгән, борнаган, яфрак җибәргән анысы. Тик иртәләрен түтәлләргә үз тавыкларыннан битәр күршедәге Гөлбаһар тавыклары, өстәп, кара каргалар төшеп актарынмасынга, куркытыр өчен әнә нинди карачкы ясап куйды бит әле! Хәйран – тамаша! Нәкъ үзе. «Бу ни бу?» – дигәнгә ул борылып та карамады. Ире инде – Сәгыйт. Кайткан.

Әсхап юеш, балчыклы кулын күлмәк итәгенә сөртеп куйган булды. Ире кайтканда, кулын итәгенә ничек итеп сөртәсен чамалый ул. Редисканың җирдән калыккан кызыл өлеше сыман, кояшка янган сыйракларыннан тез югартын шалкандай ак төшен чак-чак кына күрсәткәндәй итeп. Сәгыйт үзенең солдат киемен элеп ясалган карачкыга ымлап:

– Бу ни бу? – дип сорады.

– Син, – диде Әсхап.

– Күрәм. Ә бу киемнең эшкә җарарлыгы да барые бит әле.

– Җарар сиңа, бар! Эретеп җабыштырасың да җабыштырасың. Утында иләк булып беткән бит инде.

– Бетсә суң. Моңынчы ул тишекләрдән төшереп калдырган нәрсәм җугые әле.

– Тишәргә сиңа бир инде анысы.

Сәгыйт хатынының күлмәк изүендәге төрән шикелле күгәреп күренгән төшкә кырын гына карап куйды да:

– Анысы ярый инде, – диде.

– Нәрсә анысы? Ни җитмәгән? – диде Әсхап. 

– Җитүе җитеп бара бугай инде анысы, – диде Сәгыйт.

Әсхап, күлмәк итәген югарырак күтәреп, кулын сөртте дә:

– Таныдыңмы суң? – диде.

– Нәрсәне? – дип сорады Сәгыйт.

– Бу ни бу, дидем ич!

– Син, – диде Әсхап.

– Минем гвардия сержанты киемемнән башкасын тапмадыңмыни?

– Шушысы әйбәт, –  диде Әсхап.

– Суң?

– Син әрмиедән кайткач, мин синнән курыкканыем.

– Суң? – дип кабатлады Сәгыйт.

– Менәтерә, хәзер тавык, каргалар курыксын инде.

– Курыксын? – диде  Сәгыйт. – Бәлки алар мине... ни... яратып кунакларлардыр.

– И, и, и! – диде Әсхап.

Сәгыйт түзмәде: су сипкечне мичкәгә чумылдырып алды да шуннан сарымсак түтәле буйлата сиптереп узгач, кырыс төстә:

– Аш пешкәнме? – дип сорады.

Әсхап тыныч, сабыр, ягымлы гына итеп:

– Мунча да әзер инде, – дип җавап бирде.

Кичке тузан басылган, тулган ай калыккан, шомырт, чия, алмагачларның ботаклары төнгә каршы турайган иде. Сәгытдин, соңгы тапкыр шикелле итеп, сигарет cyыра-тарта, яшелчә бакчасына чыгып басты. Яланаяклап. Ак күлмәк-ыштанлы килеш. Рәхәт иде. Шомырт, канәфер чәчәге, инеш суы исе килә. Абзардан тирән итеп сыер сулаганы ишетелә. Ә кысыр җирдәге кыргый чиялектә бетеп-бетеп сандугач сайрый. Тын. Тып-тын. Мунчала күлендә бер-берсен бүлдерми генә бакалар сайраганын тыңламасаң. Әйбәт. Әнә, карачкы да ап-ачык шәйләнә. Шәп. Солдат киемле карачкы. Аныкы. Торсын. Яхшы. Шәлперәек түгел бит. Асылынып, хәлсез-әхвәлсез тормый. Сак тора. Һәрвакыт әзер булып. Мунчала күленә салып казыклаган юкә кабыклары шикелле җебергә, аннан ары таралырга, сүтелергә дигәнмени? Бигрәк тә мунча кереп чыкканнан соң. Әнә бит: ай ничек тулган. Әйе, тын. Улы Гаденәннең капка төбендәге мотоциклы сүнгәч бигрәк тә. «Иеме, Ай?» – дип уйлады ул. Ай: «Ие», дисенмени инде?! Ул дәшми. Эндәшми. Тәгәри шунда. Май ае себеркесе белән изеп, таптап, «Ah! Ah!» дидертә-дидертә чабынганнан суң, Әсхапнең ләүкәдән әллә ишелеп төшүе, әллә күтәрелеп китүе шикелле.

Сәгыйт сигаретын актык мәртәбә суырды да анда-санда борнаган бәрәңгеләргә таба чиертеп җибәрде. Күрде: утлы төпчек тулган Айга җиткән бер мәлне... әйе, күрде: күршесе Вәдүтнең хатыны Гөлбаһар да үзләренең яшелчә бакчаларына карачкы куйган икән. Зәңгәр күлмәк кидертеп. Сәгыйтнең солдат киемен көтеп-көтеп тә киелмәгән, тузмаган-туздырылмаган крепдешин күлмәген.

Тулган ай нуры шул күлмәктәге түм-түгәрәк ак борчакларга үтәли төште дә эреде дә беттe. Сәгыйтнең кырыс кына саркып чыккан ике бөртек күз яше сыман.

Ул йокларга кереп китте.

***

Ай тәмам калыккан, шомырт, чия, канәфер, алмагачларның ботаклары кояш чыкканчыга хәтле шәлперәйгән иде әле. Зират каеннарындагы кара каргалар әледән-әле бер-берсен бимазалаштыргалап йоклый да йоклый. Авылда бер араны сандугач та тынып торды. Шул чакта солдат киемле карачкы:

– Нихәлләрең бар суң? – дип эндәште.

Зәңгәр крепдешин күлмәкле карачкы:

– Менә, жуып, үтүкләп чыгарганнарые әле, – диде.

– Син һаман әүвәлгечә икәнсең, – диде солдат киемле карачкы.

– Син дә шундый, – диде зәңгәр күлмәкле карачкы.

– Нинди?

– Мин сине өзелеп көткән, ә син кайткан көндәге шикелле.

– Нинди?

– Үпкәләмә инде.

Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде.

2003, №1

Реклама