Кара шәле килә сөйрәлеп

Шомлы еллар иде. Январь җиле

Өйне-тышны йөри бер итеп.

Сынар күзем белән тышка карыйм,

Тәрәз бозын өреп эретеп.

Ыңгырашкан кебек шыгырдатып

Хат ташучы ачты капканы,

Шомландырып , керер-кермәс торды

Һәм борылып кире атлады.

Нигә китте? Нигә хат-хәбәрдән

Мәхрүм калды безнен өй генә?

Анам күңеле нидер сизде бугай,

Кара шәлен салып иненә,

Ул урамга чыкты. Өерелеп

Кышкы салкын керде ишектән.

(Салкын гынамыни ул елларда

кешеләрнең җанын өшеткән.)

Тиз урады әнкәй, ләкин өйне

Узып китте . Никтер кермәде.

Яланаяк каршы чыкканымны

Әллә күрде, әллә күрмәде.

Каерылган кош канаты кебек

Кара шәле кардан сөйрәлә. —

Әни, әни. Нәрсә булды, әни?

Сөйлә, әни. Хәер... сөйләмә.

Шатлыкларга күнегелә бугай,

Тик кайгыга булмый өйрәнеп.

Ничәмә ел...

Ничәмә ел инде әниемнең

Кара шәле килә сөйрәлеп.

“Казан утлары” журналы. 1969 ел.7  сан.

Реклама