Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиргә нигә килгәнемне белдем

Җиргә нигә килгәнемне белдем –

Күзләреңә бары бер бактым.

Сөю – эзләп килгән, сине эзләп,–

Яшәү серен ачтым, – Яраттым.

Бер дә юкка яшәү түгел җирдә. –

Мең газабын кичим – үкенмәм,

Җирне җылытырлык сөю калыр

Күзләреңә баккан ул көннән.

“Казан утлары” журналы. 1994 ел. 6 сан.