Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәйрәм

Без мәңгегә, без мәңгегә монда!

Эх, бу җирне күпме таптады

Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең

Кыңгыраулар таккан атлары.

Чәчте-урды халкым. Горур булды.

Үз язмышын ятка бирмаде.

Кешеләрнең бүген туган жирдән

Үлемсезлек алган көннәре.

Алар күрган авыр кайгыларны

Онытырмын димә тиз генә,

Килган дошман халкым сөягеннән

Һәйкәл куяр өчен үзенә.

Мин туганмын җиргә шул елларда.

Озак яшәремне ил белгән

Мин туганмын, Илем дошманнары

Нәкъ мин туган җиргә күмелгән.

Гомер биргәнсең син,

Йөрәк янган: сүнми, югалмый.

Туган җирдә дошман каберләре,

Каберләрдән ирләр үч алмый.

Шундыйларны, шундый кешеләрне

Дошман яуда җиңәламыни!

Шундый кешеларнең нәфрәтләре —

Аны ерак җибәрәмени!

Без мәңгегә, без мәңгегә монда!

Эх, бу җирне күпме таптады

Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең

Кыңгыраулар таккан атлары.

“Казан утлары” журналы. 1968 ел.10 сан.