Бәхилләшү (өзек)

Ипи салу...

Нигә нәкъ менә «ипи салу» дигән сүз, ул каян килгән? Тел белгечләре аңлатып бирсәләр иде. Зур сүз бит. Сугыш вакытында яки аңарчы, аннан сонгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде:

– Хәбирнекеләр ипи салып яши...

Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр:

– Хәбирнекеләр кече малайларына да «Волга» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде. Утыз сигез меңлек...

Ипи салу. Дөньяда иң игелекле, мәгънәле иҗади бер эш ул. Ипи салу хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта – зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри. Аларның мәгънә төсмерләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук, иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре: әни, әти, әби, апа, ил, ипи, сөт, май, су, ай, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн, көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, аш, бал, аяк, җыр, җир...

Ипи салу, Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала каен утыныннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабартма пешергәндә, сөян (Казан артында: «сөям») кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була! Кызганыч, әлегә безнең тел гыйлемендә сүзләрнең килеп чыгышын күрсәткән махсус сүзлек юк. Әйтик, «күәс» сүзе каян килеп чыккан? «Күәс» дигән сүз нинди тамырдан ясалган? «Квас» белән берме ул? Татарга рустан кергәнме, әллә киресенчәме? «Ачыту» дигән сүзме ул? Һәм ни өчен «ачыту чиләге» түгел, ә «күәс чиләге»? «Чиләк» дигәне каян, ничек килеп чыккан? Килер бер заман, бездә дә гаҗәп-гаҗәп сүзләрнең килеп чыгышын аңлаткан китап-сүзлекләр туар әле.

Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә, анда ачы камыр калдырасың. Күәс чиләге, мәһабәт булып, атна буе мич башында утыра. Ә инде көннәрдән бер көнне өйдә тантаналы сүз әйтелә: бүген ипи изәсе бар. Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки – бүген ипи изәргә кирәк. Ир кеше йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең, халыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан, дәшмичә генә, чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала (Жилпуч? Бу сүз каян? Булачак тел галимнәренә эш иллә дә күп әле бездә). Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән күәс төбендә электән калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – «баш» дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны ул төнлә, ялгыз калып эшли. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш; бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, арып-изрәп йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле. Юкә иләк – ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Кыл иләк. Йа Хода! Монысы инде онның яртысын гына аска төшерә. Безнең халыкта, вакчылрак берәү турында сүз барса, «Кыл иләктән уздыра инде», дип сөйлиләр. Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай диләр:

– Җиз иләктән ипи пешергән...

– Кыл иләктән генә иләп, коймак пешергән. Телеңне йотарлык.

Әлеге «баш» турында сөйлибез бит әле. Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алтыҗиде ипи чыгарга тиеш. Тук-тук-тук... Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелтем камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изрәп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук. Шулай төн җитә. Иртәнге якта йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята: мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә:

– Пышт, пышт...

Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп, күәс чиләге янына килә. Анда Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә, йокысыннан тора. Җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мыйкылдап утырган күәс чиләген кочаклап, күкрәгенә ала да, сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Шуның белән ирнең вазифасы әлегә тәмам. Хатын исә, чәчләрен төреп, яулык астына яшерә, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана.

Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт-кошт» дип ала. Йортка эчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи басканда, ире бер кочак коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәйне әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада «баскан» камыр күтәрелеп өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый зур театрның режиссёры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин (сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим). Мич томалана, кисәү агачы дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә, аңа cу бөркисең дә, кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың. Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта «режиссёр пәрдәне ача». Әлеге хатын юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап-учлап камыр ала да «әпе-төпе» китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу – «ипи әвәләү» дип атала. Безнең өйдә исә бу хәл башкачарак иде. Әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Шулай итеп безнең өйдә кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Әни ачы камырны шуларга сала да күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы – иң тәмлесе. Монысы төпчек, иркә бала. «Күәс төбе» дип атала ул.

Бер истәлек. 1936 ел. Яз. Авылда кызамык. Көн саен хәбәр: Мәликә үлгән, Рокыя үлгән, Динислам, Әхмәдулла, Фәсәхәт. Кызамык безнең өйне дә бәреп салды: бөтенебез кызамыктан егылдык. Ул вакытта «температура» дигән сүз юк. «Фәлән градус» дип әйтелми, әни кеше яки әти кеше яныңа килә дә кытыршы уч төбен маңгаеңа куя: «Башы эссе», – ди.

«Башы эссе». Бу инде – авылда иң бөек диагноз. Утыз алтынчы елда, кызамык чорында «башы эссе» балаларның бик күбесе дөньядан китеп барды. Истәлек шул – барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз. Барыбызның да башы эссе. Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк. Самавырны кичә генә алып чыгып киттеләр. Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә, шуны «торги»га куеп саталар һәм синең налогыңа акча керә. Җыры да бар иде:

Торги була, торги була,

Торги була яшьләргә.

Торгидан калган яшьләргә –

Мәҗбүри эш эшләргә.

Мәҗбүри эш шулай ук хәтәр сүз иде, налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул «мәҗбүри эш» эшләргә ерак җирләргә озаталар иде.

Шулай чәй эчәсе килә. Әни йөгереп йөри. Аш пешерә торган казанда чәй кайната. Безгә эчерә. Чәйдән бәрәңге, казан, тимер тәме килә. Аны эчкәч, косасыны китерә. Ләкин без бәхетле әле, әни ипи салган. Иртән без эссе баш белән уянганда, өйгә ипи исе чыккан булуы зур бәхет. Әйе, истәлек шул: дүрт яшьлек сеңлем Гөлчәчәк үләренә бер сәгать калганда, әнидән әнә шуны – күәс төбе ипиен сорады. 

– Ән-ни, теге кечкенә ипине бир, – диде. Әни морҗадагы шүрлек сыман чыгынтыдан кечкенә күәс ипиен алып, аңа тоттырды. Шуны кырыеннан тешләгәч, сеңлем үлде. Мин бала әле. «Үлде» дигәнне аңламыйм, ләкин карчыклар җыелып, аның мәетен юганда күрдем: авызында күәс төбе ипиенең йотылмаган кисәге бар иде. Аны бармак тыгып алдылар.

Күңелсез якка кереп киттем әле. Ләкин нишлисең?

Әйдәгез, авырулары булмаган сәламәт өйгә, монда ипи салган көнне керик әле. Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәли. Мичтә соңгы утын чартлый-чартлый яна. Хуҗа хатын ашыга: мәсьәләне минутлар хәл итә: аз гына хата җибәрдеңме, бөтен күрше-тирәгә (ә авылча «күршелек» кырык йортка кадәр) таралачак:

– Миңлекамалның ипие катлаулы булган...

– Гайниҗамалның ипиен суык тешләгән...

Беренчесе: ипине мичтән алып суынырга куйганда, хәлиткеч мизгел ычкындырылган, ипинең кетердәвекле кызгылт тышчасы йомшагыннан аерылган. Бу хәл булмасын өчен ипине мичтән алып, ашъяулык җәелгән өстәлгә тезгәндә, хуҗа хатын очлы пычак белән ипи өстенә төрткәләп ала, пошт-пошт итеп кайнар парны чыгара.

Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит, күр әле. Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».

Әйе, минем максат башка иде. «Таба ипие» дигән хикмәтле бер ризык турында сөйләү иде. Моны мич тартыр алдыннан, күмер төшкәч пешерәләр. Хуҗа хатын бу вакытта зур бер оркестрның дирижёрына әйләнә. Сөйләшүэндәшү юк. Мичтә йодрык кадәр алтынсу күмерләр ялкын бәрә. Мичне тартыр алдыннан гына күәс чиләге дә инде ташырга әзерләнә (димәк, камыр уңган!), аны учлап алып «әпәләп» ясарга, бадьянга урнаштырырга кирәк, ләкин шул арада әле таба ипие пешереп аласы бар. Монысы – балалар өчен. Балалар болай да инде мич тирәсендә әшер-өшер киләләр, кул астына керәләр, әни кеше әнә шул кызу, аяк арасына кыл сыймаган бер вакытта матавыклап йөргән балаларына инде чын күңелдән, ләкин йомшак кына итеп биргәләп тә ала:

– Һай, дуңгызлар, чисти үзәгемә үттегез бит.

– Һай, юньсезләр, китегез аяк астыннан, дим.

Әмма «дуңгызлар, юньсезләр» китми. Дөресрәге – алар китә алмый. Чөнки әни кеше таба майлап ята. Бу инде бик тә матур күренеш, таба теге алтынсыман эре күмер өстенә куела, чыжлый башлый. Әнә шул минутта аңа ачы камыр – ипи камыры саласы. Теге «юньсезләр» шуны көтә. Йомшак итеп артларына төшереп алу түгел, ник шунда кисәү таягы белән бәргәләмисең – болар инде әнә шул затлы ризыкны эләктермичә, мич буеннан китмәячәкләр. Ул арада таба ипие күпереп пешә дә башлый, йортка ачы камыр ипие, май исе чыга. Башлар әйләнеп китә... Әни кешенең дә бите пәрәмәч кебек кызарган, күзләр нурланган. Ничә генә минут үтәдер – теге «дуңгызлар» өчен бөтен бер гомер инде ул – әни кеше табаны күмер өстеннән табагач белән тартып та ала. Пешкән таба ипиенә пычак очы белән төрткәләп, парын җибәрә, бармакларына өргәләп, теге хикмәтле ипине дүрткә аерып, балаларга тоттырып та куя. Шуның белән мич янындагы ыгы-зыгы тәмам. Хуҗа хатын анда ялгыз кала. Мичкә ипи тыгу дигән бөек бер эш башлана. Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда җиде буын бабасы кабердән торып кайтып төшми! Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты-җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм китмәсенгә казанга су салынды. Шулвакыт хуҗа хатын олы якка чыгып, стена сәгатенә күз ташлый:

– Унбер тулып чирек, – ди ул үз-үзенә. Бу хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк. Ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы. Йөзе көймәсен. Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы. Хуҗа хатын, яулыгын apтка чөеп, урамга хәл алырга чыга. Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды. Чөнки кичә генә кич Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык ипи алып торган иде – авылда гел шулай: ике ипи салу арасында бер өзеклекне әҗәткә кереп ялгыйсы, бу– күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. Икенче төрлесе дә була: фәлән җиңги күәс чиләгендәге «баш»ны саклый алмаган. «Баш»ны суык тешләгән. Моны бөтен күрше белә. Кечкенә чүлмәк, савыт тотып, бер-береңә «баш» алырга керү гаять тә җаваплы дипломатик аралашу алымнарының берсе иде. Чөнки һәркемнең үз күәсе тәме, үз «баш»ы бар, боларны күрше-тирә исеннән, рәвешеннән сизә.

Ә... теге балалар бар бит әле. Таба ипие ашаучылар. Алар умырып бирелгән теге таба ипиен, һичшиксез, урамда ашыйлар, чөнки бөтен урам белеп тора: болар бүген ипи салдылар. Хуҗа хатын урамдагы балаларына бәхетле карап aла: эт тә тук, кош та тук. Бәхетләре ташыган балалар умырып кына бүленгән кайнар камырны бөтен тирә тереклеге белән бергә ашыйлар, бигрәк тә әтәчнең көне – көн: кеше чутыннан унбиш-егерме тавыкны сыйлый. Хуҗа хатын үз йортының морҗа башына карап ала, аннан арыш ипиенең хуш исе кайнар һава булып, урамга тарала. Ләкин хатын урамда озак юанмый, йөгереп кереп китә. Мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. Шулай герле сәгать белән мич арасында йөреп тора хатын, ул арада күәс чиләген алдагы атнага әзерләргә кирәк. Әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, әчкелтем, тышкы яктан кетердәвекле булып чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселен» калдырырга кирәк. Аннан, төш вакыты җиткәндә, самавыр куеп, кайнар ипине кыерчыкларга сындырып (беренче чәйгә ипине пычак белән кисәргә уңайсыз да, алай ямьсез дә чыга), бөтен гаиләңә бәйрәм ясап, чәй эчертергә. Ләкин бу әле бәйрәмнең башы гына. Бала-чага белеп тора: почмак яктагы чүлмәктә ике көн инде борчак бүртә, бүген кич, һичшиксез, борчак чумары булачак. Чөнки әни ачыган ипи камырын «чумар» өчен бераз алып калды. Әти кеше кичен аш өлгерер алдыннан гына кар базына төшеп, бер савыт катык алып менәчәк. Әчкелтем чумарлы борчак ашын ашаганда, авыл кешесенең физиологик канәгатьлеге шул дәрәҗәгә җитә ки, зур-зур отельләрдә, каферестораннарда виски эчеп, сигара тартып утыручы бизнесменнар «без генә рәхәт чигәбез» дип, никадәр ялгышканнарын белмиләр дә. Ә кичке аш өлгергәнче әле вакыт бар. Ипиләр бераз суына төшкәч, хуҗа хатын аның иң матурын урталайга, дүрткә кисеп, кыерчык ясап, бер-ике күршесенә кичәге, бүгенге әҗәтен түләр. Әҗәт түләү – күршелек кануннарының, үзара дипломатик мөнәсәбәтләрнең берсе – моны үтәгәндә, хатын-кыз иллә дә вәкаләтле. Мондый чакта ул дөньядагы иң җитди эш башкаручыга әйләнә. Әҗәт түләргә керер алдыннан бик чиста киндер тастымал алыныр, ипи аңа зур саклык белән төрелер, әле моны да хуҗа хатын чиста, матур алъяпкычының уң як итәген бераз күтәреп каплар һәм урам буйлап матур итеп атлап, әҗәт түләргә китәр. Бүген аның ипие уңган, бүген ул – шушы урамда патшабикә, ханша һәм тагын әллә кем. Һәм әҗәтне түләгәндә ул һич тә мактанмаячак.

– Менәтерәк, мич башым салкынрак булган. Изеп куюым булды, төнге унбер иде, күәс чиләгемне утыртуым булды, йөрәгем жууу итеп китте. Ай, минәйтәм, мич башында җылылык җитәрлек түгел бит. Ай, минәйтәм, камырым харап була бит. Менә шул: камырымны суык тешләгән...

Күршесе дә аны дөрес аңлый:

– И-и Миңкамал, алай димә син. Синең ипи әйбәт була, аны бөтен күрше белә. Әнә бит – Хәмденисаның бер дә уңмый. Аның өчен Хәмдениса иске чүпрәдән баш ясый. Чүпрәсенең куәте беткән. Аннан әнә Шәмсенисаны кара: ипие гел кайраклы (ягъни ипинең өске яки аскы катысы янында ике сантиметр чамасы калынлыкта күзәнәксез камыр була). Алай димә син.

Бәхетле, рухи яктан киң, тирән мизгелләр...

Реклама