Ана

Тәрәзәдән карый февраль таңы,

Иртәнге җил кага ишекне,

Яңгырады җирдә шатлык чаңы,

Бөек җырны дөнья ишетте.

Кремльнең корыч курантлары

Туган илне тәбрик иттеләр.

Ерак-ерак бозлы котыпларга

Таң яктысын алып киттеләр.

Урамнарны бизи ал байраклар,

Байракларга җиңү язылган.

Ак чәчәкләр аткан бар агачлар,

Әйтерсең лә инде яз булган.

Иртәнге кар ята юл өстендә,

Кешеләр бара ап-ак урамнан.

Ил каршылый бүген бәйрәм таңын,

Ак ефәккә җирләр уралган.

Яз гөлләре белән бизәкләнгән

Сайлау йорты ачты ишеген.

Кеше монда җиңү китабына

Язып китәр үзенең исемен.

Иң беренче булып килде ана

Һәм офыкта янып таң торды.

Комсомолка сәлам бирде аңа,

Ал байраклар түргә чакырды.

Ул бюллитень алды кулларына,

Бер карады аңа куанып,

- Кызларыма, диде, улларыма,

Көннәр килсен данга уралып,

Үзем өчен, туган илем өчен,

Сталинга булсын тавышым,

Гомер телим аңа иртә, кичен,

Мин бәхетле, аяз тормышым.

Ул калдырды язып бюллетеньгә

Йөрәгенең кайнар сафлыгын.

Баласына алып кайтты ана

Киләчәкнең бөек шатлыгын.

         “Совет әдәбияты” журналы. 1947 ел. 2-3 сан.

Реклама