Логотип Казан Утлары
Публицистика

XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урдада ислам дине институтлары

Башын МОНДА басып укый аласыз

Дин әһелләре. Ислам йогынтысында акрынлап урнашкан иң зур уңай үзгәрешләр мөселман руханиларының социаль-сәяси статусларында чагылыш таба. Ханнарның ярлыкларыннан күренгәнчә, XIV гасырның уртасына кадәр руханилар ил белән идарә итүгә якын җибәрелмәгәннәр, фәкать кайбер очракларда идарәче чыңгызыйларның хөрмәтен һәм аларның яхшы мөнәсәбәтен тойганнар. Соңрак язылган ярлыкларда мөселман руханиларының дәүләт эшләрендә катнашулары күзгә ташлана: ханның мөрәҗәгате катлаулы һәм бер үк вакытта стандарт форма ала, руханилар исемнәре гади чиновникларга кадәр языла, ягъни дәрәҗәләре буенча руханилар югары дәүләт эшлеклеләре белән тиңләшәләр диярлек (Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV – XVI вв. Казань: изд-во Казан. ун-та, 1979. С. 128). Ярлыкларда Үзбәк администрациясендә эшләгән хакимнәр, сәетләр, вәкилләр һәм башкаларның исемнәре атала (Почекаев Р.Ю. Күрс.хезмәт. С. 41).

Ибне Баттута «шәрифләрнең башлыгы мөхтәрәм сәет» дип атаган башлык кул астындагы руханилар иерархиясе фәндә төгәл ачыкланып җитмәгән. Югары катлам руханиларга дини һәм тормышта килеп туган төрле мәсьәләләр буенча фәтва бирүче гыйлем ияләре – мөфтиләрне, олы хөрмәткә лаек суфи шәехләрне кертергә кирәк. Ислам дөньясында элемтәләр горизанталь булып, дин әһелләренең үзара, дәүләт эшлеклеләре арасында һәм җәмгыятьтә  абруйлары аларның белем дәрәҗәләре һәм мөселманча тормыш рәвешләре белән билгеләнгән. Шуңа күрә мөфтиләргә янәшә тирән дини белемгә ия хокук белгечләре – фәкыйһларны,  хөкем карарлары чыгаручы казыйларны һәм гаскәри руханилар – наибларны куярга мөмкин.

Аннан соңгы баскычта – хәнәфи мәзһәбе мәчетләре имамнары, алардан соң ук тарихи чыганакларда дәрвишләр, фәкыйрьләр һәм мөҗавирләр (изге каберлекләр каравылчылары) күрсәтелә. Түбән баскычта мөәзиннәр булуын да искәртү сорала. Чыганакларда тагын талибларны һәм муллаларны телгә ала (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт. 250 б.).

Мәктәп-мәдрәсәләр. Урта Азиядә һәм Идел-Чулман буйларында – Алтын Урда дәүләтендәге ике иң көчле ислам дине үзәкләрендә – монгол яулары узуга, ислам укыту системасы, әгәр дә голәмәләр, мөгаллимнәр исән калган булса, тиз арада торгызылган дип әйтергә мөмкин. Чөнки төбәкнең мөселман элитасы дини белем һәм әхлакый тәрбия турында кайгырткан. Әлбәттә, бу уку йортлары чагыштырмача күп булмаган, шулай да җитәрлек күләмдә дини кадрлар әзерләргә мөмкинлек биргән дип уйларга нигез бар. Тирән дини белем алырга теләүчеләр Алтын Урда чорында Мисырга яки башка төбәкләрдә яшәгән мәшһүр фикер ияләре янына барып, белем туплаганнар. Ислам динен кабул иткән чыңгызыйлар тарафыннан мөселман уку йортлары ачу һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү турында кайгырту дәүләткүләм эш дип кабул ителгән. Әйтик, Бәркә Мисыр мәмлүкләре хакименә язган хатында зур сөенеч белән балаларның мәктәпләрдә Корьән укуларын хәбәр итә (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С. 431). Дини белем бирү системасын көчәйтү һәм киңәйтү Үзбәк һәм Җанибәк ханнар тарафыннан киң масштабта тормышка ашырыла. 

Дин галимнәре. Җучи Олысының дин галимнәре әсәрләре күп сакланып калмаган. Без бу күренешне Багдад җимерелгәч, ислам дини тәгълиматы өлкәсендә башланган торгынлыкның бер чагылышы дип уйламыйбыз. Күрәсең, дәүләтнең күпчелек халкы күчмәннәр булуы, дини тормышта һәм вазгыятьтә суфиларның мөһим роль уйнаулары күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаган. Билгеле булганча, күп вакыт, көч һәм тирән гыйлем таләп иткән хезмәтләр билгеле бер максатны күздә тотып яки нинди дә булса бәхәсле мәсьәләне шәрехләү өчен язылганнар. Күрәсең, чит илләрдән чакыртылган яки килгән дин галимнәре ул заманда туган төрле катлаулы хәлләрне ачыклауга үз өлешләрен керткәннәр. Шулай ук Алтын Урдада туып-үскән шәхесләрнең ислам илләренә китеп, шунда яшәп калуларын да исәптән чыгарырга ярамый. XIV гасырның соңгы өч дистә елында Җучи Олысында көчәйгән сәяси тотрыксызлык берничә дистә гыйлем иясен Мисыр һәм Сүрия мәдрәсәләренә китәргә мәҗбүр итә. Алар арасында мөселман хокукы, мантыйк, риторика фәннәре буенча зур белгеч әз-Заһиди (1374 елда үлә) шәхесе игътибарга лаек (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт.  334 б.).

Алтын Урда шәһәрләрендә берничә мәзһәб голәмәләре яшәү һәм алар арасындагы фикер аерымлыгы гади мөселманнар арасына чыкмаса да, дин галимнәренә, күрәсең, руханиларга һәм суфиларга аңлату өчен, үз мәзһәбләре турында хезмәтләр язарга этәргән. (Әйтергә кирәк, бу өлкәдә шәфигый мәзһәбе гөләмәләре зур тырышлык куйганнар (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт.  367 б.)). Алтын Урдада өстенлек иткән мәзһәб вәкиле булган ХIV гасыр болгар галиме Борһанеддин Ибраһим бине Хозыр әл-Хәнәфинең 1350 елда «Ислам мәзһәбләренең башлангычы» исемле китапны үз фикерләрен кертеп күчерүе билгеле. Соңрак ул «Осулел-Хөсами» («Хөсами өйрәтмәләренең нигезләре») хезмәтен яза. Бу китап 1246 елда вафат булган күренекле дин тәгълиматчысы Хөсамеддин Мөхәммәд Акситәни фикерләрен шәрехләүгә. Ибраһим шәех бине Мөхәммәдхуҗа бине Таҗеддин әл-Кыртимәнинең «Усуле имам Фәхрелислам» (1363) китабы билгеле. Ибне Бәззазның үз чорында атаклы «Әл-фәтави әл-Баззазия» хезмәтендә хәнәфи мәзһәбенең төп кагыйдәләре тупланган (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт.  365-366 б.).

Җучи Олысында аерым галимнәрнең үз остазларының әсәрләрен шәрехләп, хезмәтләр язуын ислам интеллектуал даирәсендә күренешкә әйләнгән башлаган тәкълиднең, иярүнең бер чагылышы дип тә бәяләп буладыр. Мәсәлән, Алтын Урдада яшәгән шәех Минһаҗеддин Ибраһим бине Сөләйман әс-Cараи үзенең остазы, Харәземдә туып үскән Исмәгыйль бине Мәхмүд бине Мөхәммәд әл-Кәрдәринең «Фаваидел-Масаими-Зарурия» китабына аңлатма рәвешендә «Мәфатихел-әкъфаль» («Йозакларга ачкычлар», 1369) дигән әсәр яза. Әхмәд бине Габдулла әл-Кырыми Йосыф бине Җинд әт-Тукатиның «Тәлвих», «Шәрхе Гакаиден-нәсәфи» хезмәтләрен шәрехли (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт. 374 б.).

Алтын Урда чорында яшәгән фикер ияләре төрле өлкәләрдә – дин белеме, фән, әдәбиятта ат казанганнар. Шулар арасында, мисал итеп, Сәйф Сараины (1321–1396) китерергә мөмкин. Сарай-Бәркә шәһәрендә укып, шагыйрь буларак Сараи тәхәллүсен алып, ул 1370-1980 еллар аралыгында Мисыр-Сүриягә күчеп китә. Читтә иҗат ителгән «Гөлестан бит-төрки» (1391) кулъязмасы төрки телдә укучысына ислам дине, әхлагы, тормыш һәм яшәеш турында сөйли. Аның 8 бүлегендә патшалар тормышы (1), дәрвишләр әхлагы (2) бәян ителә, аз белән канәгать булып яшәү (3), дәшми тору (4), мәхәббәт һәм яшьлек (5), картлык һәм зәгыйфьлек (6), тәрбия мәсьәләләре (7) һәм аралашу тәртибе (8) турында сөйләнелә. Болгар чоры дини рисаләләре, аерым алганда, Дауд Сувариның гарәп һәм фарсы телендәге хезмәтләре, 1358 елда Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрендә Мәхмүд бине Гали әл-Болгари иҗат иткән «Нәһҗел-фәрадис»  традицияләрен дәвам иткән бу китап үзеннән соң күп кенә төрки-татар шагыйрьләре-галимнәре тарафыннан үрнәк итеп алына.

Әдәбиятта  Сәйф Сараи – «Сөһәйл вә Гөлдерсен» (1394) поэмасының авторы фәндә иң беренчеләрдән булып, әлеге дастанында Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен әйткән фикер иясе буларак та мәшһүр. Бу мисал Алтын Урда голәмәләренең талантлы, укымышлы, зыялы шәхесләр булуын тагын бер кат искәртә.

Шулай итеп, санап кителгән мисаллар Җучи Олысында дини әсәрләр язылганны, биредә тупланган дини фикернең ислам тәгълиматының бер өлеше булганын раслый.

XIV гасыр ахырында Алтын Урдада ислам. Йомгак урынына.

М.Госмановның Алтын Урдада ислам дине таралу этапларының  өченчесендә  исламлашу көчәя барган дигән фикере бүген күп сораулар уята. Бу тезис, нигездә, утрак тормыш алып барган һәм күптәннән мөселман мәдәниятендә яшәгән халыкларның исламлашуына туры килә. Чынлыкта, Бирдебәк хан (1357-1359) үтерелгәннән соң Алтын Урда дәүләтендә башланган хакимият өчен көрәштә тәхеткә дәгъва итүче чыңгызлыларның бер-берләрен үтерүләре тирән торгынлыкка илтә, илнең аерым өлешләргә таркалу механизмын хәрәкәткә китерә. 1376 елда тәхеткә утырган Туктамыш дәүләтне берләштерсә дә, аның 1393 һәм 1395 елларда канкойгыч сугышларда Аксак Тимер гаскәренә җиңелүләре һәм тәхетен югалтуы Алтын Урдада шәһәрләрнең һәм халыкара сәүдәнең сүнүенә, илдә тәртипнең һәм сәяси тотрыклылыкның юкка чыгуына китерә. Бу вакыйгалар исламлашу барышына тискәре йогынты ясый. Галимнәр фикеренчә, XIV гасыр азагында Җучи Олысында шәһәр цивилизациясе күчмәннәр мәдәниятенә буйсына. Идарә итү системасы гадиләшә, ягъни Төрки каһанлыктагы кебек юлбашчы төп рольне уйнаган модельгә кайта, шул сәбәпле XIV гасырның беренче яртысында төзелгән хакимият институтларының, шул исәптән мәхкәмәләрнең кирәге калмый.

XIV – XV гасырларда Алтын Урданың көнчыгышында яшәгән күчмәннәр арасында ислам дине бик акрынлык белән тарала. Туктамыш хан (1379-1395) ислам динен далада тарату өчен зур тырышлык куя. Гасырлар чигендә марионет ханнар куеп ил белән үзе идарә иткән бәкләрбәге Идегәй (1397-1419) күчмәннәр арасында мәҗбүри дин таратып шөһрәт казана. 1416 елда аның хатыны хаҗ кылып кайта. Шул рәвешле хакимият һәм дәгъвәтчеләр тырышлыгы белән XV гасырда Алтын Урда мөселман дөньясының аерылгысыз өлешенә әверелә (Гарустович Г.Н. Күрс. хезмәт. С.94-95). Мәҗбүриләү мәҗүсиләрне үз диннәрен яшереп тотуга этәрә. 

Алтын Урда шәһәрләре янындагы мөселман каберлекләрдә археологлар еш кына ислам кануннарына туры килеп бетмәгән рәвештә күмелгән кеше сөякләре таба. Еш кына каберләргә хатын-кыз бизәнү әйберләре, тәңкәләр, баш киемнәре салу күренеше очрый.  Исламча күмелеп, мәҗүсилек элементларын саклаган каберлекләр Дон елгасы (XIV гасыр), Төньяк Кавказ (XIV гасырның икенче яртысы – XV  йөз башы), Шарахалсунда  (XIV йөзнең икенче яртысы, хәзерге Ставрополь өлкәсе)) һ.б. урыннарда теркәлгән (Иванов В.А., Злыгостев В.А., Антонов И.В. Күрс. хезмәт. С.175).

Кыпчаклар ислам динен кабул иткәч тә элеккечә потларга һәм йолдызларга табынуларын дәвам иткәннәр, аларда күпсанлы ырымнар сакланып калган. Әйтик, теге дөньядагы җеннәрне мөселман җеннәренә һәм гәүр җеннәренә бүлгәннәр. Ислам динендәге җеннәр сихерче-багучыларга авыру кеше тәненнән гәүр җеннәрне куарга ярдәм итә дип саналган.  Сихерләү йоласын башлар алдыннан, алар башта Йасин йоласын укыганнар һәм Алладан ярдәм сораганнар.  (Пилипчук Я.В. Күрс. хезмәт. С. 212). Бу мисал үзе генә дә исламның һәм мәҗүсилекнең халык аңында ни дәрәҗәдә кушылганлыгы турында сөйли.

Шулай итеп, исламлаштыру барса да, күчмәннәр арасында аның нәтиҗәләре югары булмаган дип әйтергә нигез бар. Кайбер галимнәр, утрак тормыш алып барган төбәкләрдә яшәгән мөселманнар йогынтысында күчмәннәрнең бер өлеше исламча яшәргә омтылган, бу халәт алар далага, җәйләүләргә күченеп киткәч кабат юкка чыккан дип саныйлар, моның шулай икәнен археологлар тапкан күчмәннәр каберлекләре раслап тора.

Алтын Урда халкының исламлашуы төгәлләнмәгән булу, дөресрәге, бу барышның  күчмән яки утрак тормыш алып баручы, яки шәһәр халкы арасында төрле дәрәҗәдә булганлыгы дәүләт таркалгач тагын да ачык күренә. Алтын Урданың кыйпылчыклары булган Кырым, Казан, Бохара, Хива ханлыклары утрак тормышка хас ислам тарафдарлары булып кала. 1505 елда Кырым ханы тарафыннан җимерелгән Олуг Урдада һәм Әстерхан ханлыгында исламның йогынтысы көчле булмау аларда күпчелек халыкның күчмәннәр булуы белән аңлатыла. Себер ханлыгында ислам дәүләт дине итеп XVI гасырның 70-нче елларында Күчем хан тарафыннан игълан ителә, мондагы төркиләрнең  исламлашуы XVII – XVIII гасырларда көчәя (Тюменское и Сибирское ханства: коллективная монография. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. С. 242-243). Нугай Урдасы, Күчмән үзбәкләр дәүләте һәм Казакъ дәүләтләре тулысы белән күчмән җәмгыятьләре кануннары буенча яши башлый.  Аларның элиталарында сакланган ислам кануннары синкретик характерда булып, дин кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сүз, гомумән, бармый. Казакълар арасында исламлашу XVIII йөз азагы – ХIХ гасырда гына киң җәелә.

С.Г. Кляшторный, Т.И. Султанов һәм тагын кайбер галимнәрнең Алтын Урдада бердәм мәдәният һәм дин булмаган, Җучи нәселе вәкилләренең ислам дине кабул итүе Алтын Урдада бердәм дәүләткүләм идеология тудырмаган дип язулары да шул хакта сөйли, күрәсең (Кляшторный С.Г., Султанов Т.И. Государства и народы Евразийских степей:от древности к новому времени. 3-е изд., исправл. и доп. СПб.: Петербургское востоковедение, 2000. С. 275-281).

Кыргыз-кайсак (казакъ) җәйләүләрендә йөргән сәяхәтче Г. Георги аларны «ялкау мөселманнар» дигән фикерен, җәйләүләрдә ислам дине турында мәгълүматлы кешеләр аз, әмма киләчәкне юраучылар, һава торышын фаразлаучылар, төрле-төрле күрәзәчеләр күп дип шәрехли. Исламны хөрмәт итсәләр дә, үзләренең мәктәпләре дә, зур-зур олысларда бер муллалары да юк, үзләре бик нык хорафатлы диюе бу хәлнең сәбәбен дә ачык күрсәтә (Георги Г. Описание всех обитающих в Российском государстве м народов. Ч.2. О народах татарского племени. СПб., 1799. С. 140).

Йомгаклап әйткәндә, исламлашкан күчмәннәр үзләрен мөселман дип санаганнар, беренче урынга иманны саклауны куйганнар, диннең «биш баганасын»  үтәүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәгәннәр, иң мөһиме – аларның көндәлек тормышында мәҗүсилек элементлары һәм гореф-гадәтләре мөһим урын алып торган. Исламлашу нигездә күчмәннәрең кабилә җитәкчеләре арасында чагыштырмача нык булган, чөнки алар дәрвишләр яки башка дин әһелләре белән аралашып, гаиләләрендә дини традицияләрнең өзелмәвен тәэмин иткәннәр.