Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар әдәбияты ни хәлдә?

(Әдәби әсәрләр бәйгесеннән соң уйланулар) 

2021 ел татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынучылар, үзләре дә каләм тибрәткәннәр өчен гаять мөһим һәм олы бер вакыйга ягыннан үзенчәлекле булды: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы зур активлык белән узды. Бәйге татар әдәбиятының торышы, билгеле һәм яшь авторлар, аерым әсәрләр – гомумән алганда, татар әдәбияты хакында фикер алышуларга сәбәп булды. Татар әдәбиятының сөйләшү объектына әйләнүе үзе үк конкурсның кирәклеге, файдасы турында сөйли. 

Чөнки милли әдәбият – бер халыкның мәдәни югарылыгын билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе. Бу җәһәттән без бай әдәби мирасыбыз белән горурланабыз. Әмма бүген әдәбиятыбызның торышы ни хәлдә, башка халыклар өчен дә  кызыклы булырлык заманча әсәрләр языламы?   Мең еллык тарихы булган, үзенчәлекле милли традицияләрдә гаҗәеп кызыклы әсәрләр тудырган татар әдәбиятының XXI гасырда дөнья әдәбияты мәйданында лаеклы урын били алмавының сәбәпләре нидә? Гомумән, әдәбиятыбыз нинди юлдан китәргә тиеш, аның үсеш мөмкинлекләре ничегрәк? Бәйге шушы сорауларга күпмедер күләмдә җавап бирергә ярдәм итте. Дөрес, бу очракта мин бәйгегә килгән проза әсәрләре мисалында гына фикер йөртә алам. 

Беренче сораудан башлыйк. Бүгенге татар әдәбиятында дөнья әдәбияты мәйданына тәкъдим итәрлек әсәрләр бар. Әмма күп түгел. Мәсәлән, сорауны башкачарак: хикәя, повесть һәм роман жанрында беренче 3 урынны яулаган әсәрләрнең күпмесен башка телләргә тәрҗемә итү кирәк дип саныйсыз, дип куйсалар, мин ике дип җавап бирер идем. Хикәя номинациясендә беренче урынны алган «Лаләләр» һәм роман номинациясенең фавориты – «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?..» 

Шул ук вакытта, әйтик, «15 романның күпмесен «Казан утлары» журналында бастырырга мөмкин» дип сораганда, 7 дип җавап бирәм. Бәйгегә килгән текстларның яртысы бу. 

Инде шушы саннарны шәрехләп карыйк (әлбәттә, бу төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин). Минем карашымча, татар әдәбиятында көч-куәт бар, әмма дөнья әдәбияты мәйданына чыгар өчен осталык җитенкерәми.

Шушыңа бәйле, тагын да алгарак күз ташлап, «Нишләп лаеклы әсәрләр киң мәйданга чыга алмый, әдәбиятыбызны дөньяга таныту өчен нәрсә эшләргә?» – дигән сорауга да җавап биреп карарга кирәктер. 

Аерым бер язучыларның иҗатын дөнья әдәбияты мәйданына тәкъдим итү – ул шәхси эш кенә була алмый. Мәсәлән, күпмилләтле совет әдәбиятында яңалык булачак күп кенә сыйфатлар башлап, Әмирхан Еники иҗатында борынлый. Кызганыч, үз вакытында татар әдәби җәмәгатьчелеге республика җитәкчелеге ярдәмендә Әмирхан Еники иҗатын шундый югарылыкта популярлаштыра алмаган.  5-10 ел уза – башка милләт язучылары иҗатында да әлеге сыйфатлар күренә, аларның әсәрләре рус теленә, башка телләргә тәрҗемә ителә. Нәкъ менә без сүз алып бара торган конкурслар тәрҗемә өчен тәкъдим ителә торган әсәрләрне сайларга ярдәм итә ала. 

Инде бәйгенең минем өчен гаҗәп тоелган кайбер нәтиҗәләре турында да сөйләшергә кирәктер. 

Беренчесе – әдәби барышта үзгәрешләрне әйдәп бару позициясенең хикәядән – романга күчүе. 

Кече эпик жанр буларак, хикәя әдәбиятта заман алып килгән яңалыкларга иң сизгерләрдән санала. Татар әдәбиятының зур үзгәрешләр кичергән вакытларын: ХХ йөз башы, 1920-1930 еллар чиген, 1960 еллар башын, 1990 елларны искә төшергәндә, нәкъ менә хикәяләрнең тәҗрибә-экспериментлар үзәгенә куелуын, эпосның барлык жанрларына әйдаман булуын күрсәтергә кирәк. Кызганычка күрә, конкурска килгән хикәяләр арасында яңалыкның азлыгы күзгә ташланды. Бу очракта мин тематик яңалыкны гына түгел, образ тудыру, сәнгати эшләнеш ягыннан әдәбиятта алга китешне дә күздә тотам. 

Әлбәттә, беренче урынны алган хикәя – Р.Мөхәммәтшинның «Лаләләр» әсәре бу яктан аерылып тора. Кечкенә жанр булуга карамастан, анда ике вакыт – ике тарих тергезелгән. Хәзергесе – Татарстан делегациясенең Бохарага Мәрҗани хәзрәтләре истәлеген мәңгеләштерү нияте белән сәяхәтен сөйләсә, үткән – XIX гасырда Аллаһка омтылган йөрәк кайнарлыгын кушып, шәкертнең рәсем төшерүе; боларны исә сәяхәттән алсу чәчкә алып кайтырга вәгъдә иткән хикәяләүченең шәкерт төшергән рәсемне табуы үзара тоташтыра.  Әкияти алсу чәчкә символы, үз чиратында, гомумбилгеле мотив – күп халыкларның фольклорындагы бәхет-мәхәббәт турында хыялланган кече кызның әтисеннән сораган бүләге белән ассоциацияләшә. Аннары, хакыйкатьне (бигрәк тә Мәрҗани шәхесен аңларга омтылу, аның каберен зыярәт итү белән янәшә), кешенең үз күңелендәге билгесез омтылыш-алгысынуны табу булып та аңлашыла ала. Һәркем үзе теләгән текстны «укый» торган постмодернистик әсәрнең сере дә шунда. Моның белән генә чикләнмичә, хикәягә хәзрәт образының иллюзор төстә кертелүе (ул да хикәя ахырында реаль шәхестән – хыялда туган символга әверелә) яңадан-яңа мотивларга юл күрсәтә: илаһи мәхәббәтнең серенә төшенгән хәзрәт – кеше рухын бер баскычтан икенче югарырак халәткә озатучы ярдәмче, сәбәп рәвешен ала; ул сәнгатьнең гаҗәеп көчен раслаучы да; кеше аңы танып белә алмаслык, әмма аны үзгәртүче язмыш, тәкъдир дә. Бохараның борынгылыкта сакланган кайнарлыгын – татар тарихындагы җимереп, кабат корылган һәйкәлләрнең салкынлыгы белән чагыштыруда иҗтимагый эчтәлекле тәнкыйть калкулана. Хикәяләүче күңеленә оялаган «функционер» һәм алсу чәчәк эзләүче «шәкерт-шагыйрь» – бер холыкка берләшергә дучар ителгән инь һәм янь, бер яшәешнең  ике ягы хакындагы фәлсәфә булып аңлашыла. 

Кызганычка күрә, мондый тирәнлек бәйгегә килгән башка хикәяләрдә күзәтелми. Интертекстуальлек алымы кулланылганда да, ул яңа дәрәҗәдәге эчтәлек тудырмый. Әйтик, «Тукай» хикәясе  136 елдан соң Тукайны терелтә: Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестен, шушы фантастик мотивны кабатлаган башка әсәрләрне искә төшерә, хикәяләүче-герой ярдәмендә бүгенге тормышның күп кенә тискәре яклары тәнкыйтьләнә. Сатирик бәяне алга чыгарса да, хикәягә заман әдәбиятына хас уен җитми, инде әдәбиятыбызда булганны тагын бер кат кабатлау килеп чыга. 

Кабатлау дигәннән, хәтта урын алган хикәяләрдән «Тиле»не охшаш темага язылган күп кенә әсәрләр (әйтик, Батулланың «Ике җүләр» повесте)  белән чагыштырганда да, элегрәк иҗат ителгән текстларның күпкә тәэсирлерәк, фикри тирәнрәк булуы күренер. Бу очракта хикәянең бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр арасында гына узуын искәртү мәслихәт булыр. 

Тагын бер мисал – «Соңгы ветеран» хикәясе  Гарифның җиңү көнендә совет солдатларының батырлыгы турында истәлекләр сөйләп йөрүен тергезә. Чынлыкта сугыш вакытында концлагерьда утырган картның хатирәләрендә исә хурлыклы истәлекләр калка.  Бу мотив М.Мәһдиевтә бар, анда матур һәм әдәби итеп сурәтләнгән. Аның белән чагыштырганда, хикәя натуралистик ялангач тоела. 

Бәйгегә килгән хикәяләргә тулаем күз ташлаганда, иң беренче чиратта, аларда татар хикәясенең традицион арынып бетә алмый торган сыйфаты – публицистик башлангычның алга чыгуын әйтергә кирәк. «Үксез бала бәхете», «Коммунизм кыры», «Якын дус», «Ак үрдәк», «Киселгән бәхет», «Алар кем дә, мин кем?»  һ.б. текстларда бу шулай. Алар хикәя белән публицистика арасында калганнар. 

Мондый хикәяләрнең күбесе нәсихәт бирүгә корылган: «Саттылар», «Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...», «Дөнья – куласа», «Җуелмас эз», «Зимагур» һ.б. Нәсихәт бирү, билгеле ки, тормышны акка-карага аеруга китерә (әйтик, соңгы хикәядә мондый капмакаршылык матди-рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәт мәсьәләсендә туа). 

Шул ук вакытта бу кимчелекнең гомумән татар әдәбиятына хас икәнлеген, газета-журналларыбызда басыла торган яки китап булып чыккан җыентыклардагы күпчелек хикәяләрнең шуннан котыла алмавын әйтергә кирәк. Аның сәбәбе – татар әдәбиятында мәгърифәтчелекнең соң формалашып, ХХ гасыр башы яңарышына да, совет әдәбиятына да йогынты ясавында булса кирәк. 

Бу сыйфат авторларның прозаик, хикәяче буларак осталыгы җитмәүдән дә килә. Аерым бер очракларда текстлар ашыгып эшләнгән, уйлап бетерелмәгән дигән тәэсир калдыра. Мәсәлән, «Көянтә» хикәясе, әйтерсең лә, шушы бәйге өчен язылган: анда милли традиция-гадәтләрнең кадере, аларны киләсе буынга тапшыру мөһимлеге үзәккә куела. Йә булмаса «Җан тартмаса, кан тарта» хикәясендә ялгыз яшәүче Габдулла бабайның (улы шәһәргә киткән, авылны оныткан) оныгы Илгизнең янына күчеп кайтуы – бик матур күренеш, әмма ышандырырлык итеп тасвирланмаган. Һәр ике хикәядә дә кеше образларының эшләнеп бетмәве күзәтелә. Аерым бер очракларда авторның ни әйтергә теләве, хикәясен ни өчен язганлыгы («Дала буйлап икәү бара» һ.б.) аңлашылмый. 

Тагын бер зур кимчелек – вакыйгаларны сөйләп чыгу белән чикләнү. Мәсәлән, «Хатирә» хикәясе әдәбиятта, кино-сәхнә сәнгатендә очрый торган сюжетка язылган: Хатирә әби 1941 елны искә төшерә. Ире Абдулвәли сугышка китә, үлем хәбәре килә. Хатирә Җамалетдин исемле егеткә гашыйк була, өйләнешәләр, 5 кыз, 1 малай үстерәләр. Әсирлек җәфаларын кичеп, Абдулвәли кайта. Автор тарафыннан, сугыш булмаса, Хатирә башка кешегә кияүгә чыкмас иде дигән фикер ассызыклана. Әмма төп героиняның кичерешләре һәм гамәлләре дә мотивлаштырылмый; әсәрдәге барлык геройлар да – яхшы кешеләр; төп фаҗигаләрнең сәбәбе исә сугыш дигән «очраклылыкта» булып чыга. Бу урында, шиксез, психологизм алымын куллану хикәяне «эшләп бетерергә» ярдәм итә алыр иде. Шушы ук сүзләрне «Әни сөйләгән хикәя», «Бакча карагы» кебек текстларга карата да кабатларга мөмкин. 

Бу яктан, урын алган хикәя – И.Иксанованың «Матәм» хикәясен телгә алырга мөмкин. Шактый авыр тәэсир калдыра торган әсәр талантлы рәссам Гафиятне күмү вакыйгасын сурәтли. Талантлы шәхескә исән чагында  сәнгатьтә юл бирмәгән Атлас озатуны оештырып йөри. Язучы безнең җәмгыятьтә талантлы кешеләргә мөмкинлекләр чикләнүгә игътибар итә. Шушы проблематика фонында тирән психологизм, хәтта лиризм дулкынында эшләнгән ике образ – Гафиятнең хатыны, кызы образларының яңалыгы һәм бөтенлеге әсәрнең эмоциональ  тәэсирлелеген тәэмин итә.

Соңгы елларда повесть, роман жанрларында күзәтелә торган телесериаллар йогынтысы хикәягә дә килеп кагылганлык турында да әйтергә кирәктер. «И чабата, чабата...» хикәясендә, мәсәлән, сугыш вакытында Әннүрәләрнең өенә килеп кергән әсир итальянлы Энрике илче булып Казанга килә, кызга өйләнә. Әлеге матур әкият укыла, әмма ышандырмый. «Бер сәгать гомер», «Сатлыкҗан» кебек әсәрләр дә шулай. 

Хикәя жанры турындагы фикерләрне повестьларга карата да кабатларга мөмкин: күп кенә текстларда тормышта очрый торган хәлләрне сөйләп чыгу өстенлек итә, сайлап алынган вакыйгалар типиклаштырылмый («Урланган бәхет»). Бер яки берничә кеше тарихын яки бер гаилә тарихын сөйләп чыгу – гайре табигый ситуацияләр тудыру төсен ала, аерым вакыйгалар ышандырмый башлый («Бәхет бар ул дөньяда...», «Өч дус»). Әйтик, югары бәяләнгән «Бәхет бар ул дөньяда...» повесте төрле буыннар тарихын бергә тоташтыра, кызыклы, укыла. Шул ук вакытта үткәнне сурәтләүдә – фаҗигалелек күбәеп китә, хәзергене идеаллаштыру бар. 

Еш кына сюжет үстерелеше телесериалларны искә төшерә. Публицистик башлангычның көчле булуы повестьларның жанр төре ягыннан тарихи-публицистик («Хыянәткә – кыямәт»), иҗтимагый-публицистик («Үзәккә үткән онытылмас балачак хатирәләре») яки бер лейтмотив тирәсенә тупланып җитмәгән таркау истәлекләр кебек («Яшә, авылым!») килеп чыгуына китерә. Повесть жанрында әсәрне җыеп торган концептуаль нигез булмау язучының нәрсә әйтергә теләгәнлеген күрергә мөмкинлек бирми («Атылган йолдыз», «Соңлап килгән сөю», «Без югалткан көннәр» һ.б.). Повестьлар арасында массачыл әдәбият булып чыккан аерым текстлар да булды («Кыз балага сүз әйтмәгез»). 

Шунысы кызык: повесть жанрында характерлар тудыру ягыннан отышлы, кызыклы текстлар юк түгел («Мәк чәчәге», «Моңсыз җыр» һ.б.), болар әле укучыларга тәкъдим ителерләр. Алар мисалында беренче урыннарны алган әсәрләр белән чагыштырганда, әсәр проблематикасының сайлыгын күрсәтергә мөмкин.

Әдәби эшләнешендә кимчелекләр шактый булып та, урын алган повестьлар арасына «Исемлек»нең эләгүе – экспертларның текстта яңалык булуны таләп итүе белән бәйле. Шактый таркау булса да, әсәр татар әдәбияты өчен яңа тоелган, агым буйлап баручы заман героен тәкъдим итә, бер-берсенә охшамаган кеше образлары аша җәмгыять сурәтен тергезергә омтыла. 

Аерым бер очракларда текстларны татар әдәбиятындагы шундый материалга элегрәк иҗат ителгән әсәрләр белән янәшә кую мәҗбүрияте туа. Әйтик, югары бәяләнгән повестьларның берсе – «Үтте инде» әбинең истәлек дәфтәрләрендә сакланган вакыйгаларны тергезә: сугыш алдыннан ятим кызның Казан–Бөгелмә тимер юлын салырга баруы, Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәү янына окоп казырга озатылу, торф чыгаруда эшләү, авылдагы ачлык, авыр хезмәт һ.б. Ирексездән Н.Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» (1965) повесте хәтергә төшә. Әмма ике әсәрне чагыштыру бәйгедә катнашкан повесть файдасына түгел.

«Эшләнеп бетмәү» ягыннан, мин шәхсән проблематик яңалыгы өчен югары бәяләнеп тә, әсәрнең драматург кулы белән язылуы сәбәпле, беренче өчлеккә кермәгән тагын бер повестька тукталып, аны билгеләп үтәсем килә: «Җиләк пешкән чагында» ул. Кайчандыр авылдан Себергә сөрелгән Закир нигезендә яшәп ятучы Габбасларга – өен-ихатасын таләп итеп, Закир карт үзе кайтып төшә! Шулай төенләнгән сюжет уйландырырлык. Анда постсовет дәверенең иң зур проблемаларыннан булган тәүбә – кешеләрнең бер-берсе алдында, хакимиятнең язмышлары сындырылганнар алдында, дәүләтнең тулы бер халык-милләт алдында гафу үтенү мәсьәләсе әле татар әдәбиятында күзәтелмәгән дәрәҗәдә колачлы, тирән итеп куела. Сюжеты – кызыклы, геройлар – характерлар итеп эшләнгән  текст, нигездә, диалоглардан тора. Әмма бу әсәр – бәлки, драма буларак, яки повесть итеп эшләп-редакцияләп, татар укучысына җиткерелергә лаек. 

Бәйгедә икенче урынны алган психологик повестьтагы читтән йогынты ясап, кеше холкы-характерының гына түгел, аңының  үзгәреше һәм аңастына (подсознание) үтеп кереп, анда үзгә күзаллаулар китереп чыгару омтылышын күзәтү (М.Кәбировның «Тик син генә» повесте) татар әдәбияты өчен яңа бер күренеш хасил итә. Автор үзенең әсәрен «альтернатив тарих» дип бәяли. Монда Илнур исемле яшь егетнең – коралга тотыну тарихы сөйләнә. Егетнең гаиләсе, гаиләдә җылылыкның җитәрлек булмавы бер сукмак хасил итә. Илнурның, гаделсезлекләр белән очрашып, шуларны җиңәргә көчле дуслар табуы, шуларның аны үтерүче-зомби ясавы тагын бер тарих булып оеша. Автор егетнең балаларга атмавын аның аңастында сакланган мәрхәмәтлелек-җылылык тудырган дулкынның җиңеп чыгуы белән аңлата. Илнурның үзенең һәм Ләйләнең үлеменә китергән фаҗиганең соңгы өлеше аеруча кешенең психологиясен анализларга омтылып язылган. Джон, Остаз кебек геройлар – үтерүче ясауны яшьләргә тормышны яхшы якка үзгәртү теләге белән бәйләп аңлату юлы тапканнар. Алар җәмгыятьне тетрәндерерлек вакыйга булганда гына, кеше уяначак, тормышны яхшырту өчен нидер эшләячәк дип ышандыралар. Автор исә сурәтләү осталыгы ярдәмендә укучы игътибарын шушы тарихтан «ычкындырмый», аның каләме ахырга кадәр укучысын әдәби киеренкелектә тотып торырга сәләтле. 

Повестьта «телесериаллар эзе» үзен сиздерә, тормышны ике капма-каршы чиккә аеру ышандырып бетерми. Башта – барысы да караңгы һәм кара булып, шул исәптән, әти-әниләр образы да тискәре сурәтләнә. Аннары – болар явызлыкны җиңәрлек көч дәрәҗәсенә куела. Шулай булса да, психологизм, психоанализның татар әдәбиятында үсү юлы булуы бәхәссез. 

Роман жанрында бәйгегә тәкъдим ителгән иң кызыклы әсәрләр дә психологизм алымы кулланып, образларның тип дәрәҗәсендә эшләнүе, фәлсәфи-фикри  тирәнлек белән аерылып торалар.

Беренче урынны яулаган әсәрнең бәйгедәге башка текстлардан шунда ук аерылып алга чыгуын күрсәтергә кирәк. Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?..» романы ул. Әсәр тормышны вакыт ягыннан ике катламга аера: хәзерге – 2014 елны Хәйдәр исемле ирнең, яман чир, лейкемия диагнозы белән, Германиядәге Мюльхайман-дер Рур шәһәрчегендә урнашкан «Панмедика» клиникасына дәваланырга килүе, терелеп кайтып китүе; һәм Бөек Ватан сугышы көннәре, 1944 елның августында  Украина территориясендә – Хәйдәрнең әтисе Гарипов Самат белән әсир радист Ортвин Мейерның (Берлинда, Шаритэ клиникасында табиб булган Винфрид Мейерның әтисенең) язмыш җепләре кисешкән вакыт ике төп сюжет җебе булып сузыла.

Алман радистын тиешле оешма вәкилләренә илтеп тапшыру бурычы йөкләнгән Самат белән әсир Ортвин арасындагы мөнәсәбәтләр үсештә сурәтләнүе белән кызык. Әсирне дошман санаудан – кеше итеп карауга кадәр ара узып, Самат аны иреккә җибәрә, Ортвин да солдатны сатмый. Сәбәп – кешеләрнең янәшә булганда, бер-берсен яхшырак аңлавында да, әмма язучы моны шушы кыска гына вакыт аралыгында Саматның, Света исемле кызга гашыйк булып, олы мәхәббәт кичерүе белән аңлата. Нәкъ менә шушы, һәркемгә дә насыйп булмый торган, олы хис,  якты, бәхетле мизгелләр кичерү егетне дә үзгәртә, бу хистән миллионлаган кеше сокланып тыңларлык җыр да, акыллы-затлы балалар да туа. 

Язучы әлеге тарихны: «Әтисе Самат белән Винфриднең әтисе Ортвин да бер-берсен сугышта үлемнән коткарганнар дип әйтергә була... Димәк, тикмәгә түгел...» – дип бәяли, тикмәгә булмавын Хәйдәрнең Германиядә гомере сакланып калу мисалында дәлилли.

Романның фәлсәфи эчтәлеге тирән: бу – Зөлфәт Хәким иҗатына хас күренеш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – вәхши, әмма анда бер нәрсә дә очраклы түгел. Вәхши дөньяда мәхәббәт бәхетле булырга ярдәм итә, ярата белгән кеше үтерми, ди прозаик. Шактый бәхәсле нәтиҗәләргә китерә торган мотивлар да табыла текстта. Бәхетле мизгелләрнең – гомердән кадерлерәк икәнлеге, яки сугышларда җиңүгә караганда үз-үзеңне җиңүнең авыррак булуы – шундыйлардан.

 Тагын бер роман – Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар»ы – шулай ук күпкатламлы, укучы төрле текстлар таба ала торган постмодернистик әсәр. Анда детектив кануннары буенча сузылган җинаять һәм җәза сюжетын да, совет һәм постсовет җәмгыятенең кешене – «корбан итүен» сөйләгән сызыкны да, шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртып, милләткә хыянәт итүне дә күрергә була. Шуның белән бергә, Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романындагы кебек үк, бу әсәрдә дә төп геройлар – гаепләнүчеләр Галимҗан, Хамис, Илгизәр, Диләрәнең 20 еллык тормышларын искә төшерү вакытында тормыштагы хәл-халәткә анализ ясала, бәя бирелә. Алар аерым бер кеше булудан туктап, җәмгыятьтәге катламнарның (интеллигенция, эшмәкәр, органнарда хезмәт итүче, җилбәзәк хатын) типик вәкилләре рәвешендә аңлашыла башлый. Шулар һәм Кадыйр, Зөлмәт образлары ярдәмендә язучы җәмгыятьтә төрмә законнары урнашуга игътибар юнәлтә. Шул ук законнар буенча геройларга җәза бирә. 

Бер үк вакытта әсәрдә язучы үзенең геройлары белән дә, укучы белән дә катлаулы уен кора. Төп геройларны берләштергән «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» да, Кадыйрның туган көнендә һәр герой уйнаган уен да, төрмәдән азат ителгәч, Кадыйрның элекке дуслары белән уены да, Зөлмәтнең уены да – шуның өлешләре. Язучының мондый уен-роман белән ни әйтергә теләгәнен дә һәр укучы үзенчә ачыклый ала, ачыкларга тиеш була. 

Романнар бәйгесендә әле каләм тибрәтә генә башлаган язучының урын алуы – гаҗәеп күренеш. Сүз «Казан утлары» журналында басыла башлаган «Буа» романы белән игътибарны үзенә җәлеп иткән Фирдүс Гыймалтдиновның «Үзбәк хан» тарихи романы турында бара. Роман укыла, автор тарихи вакыйгаларны күз алдына килеп басарлык характерлар, психологик ситуацияләр рәвешендә тергезә. Әмма мәгълүм тарихи вакыйга-күренешләрне сөйләп бару да шактый зур урын алып тора. Бу очракта, романдагы сюжетларның Үзбәк хан тормышыннан гомумбилгеле тарихи материаллар чикләреннән чыкмавы әсәрнең традицион, классик тарихи роман булуын тәэмин итә. Гомумән, классик тарихи романнар вакыты узды дип санасам да, авторның язу куәсенә, тасвирлау мөмкинлекләренә карап, аны бәйгенең җиңүчеләре исемлегенә кертү кирәклеге бәхәссез. 

Бәйгегә килгән романнар арасында тарихи темаларга мөрәҗәгать иткән башка әсәрләр дә булды. Аерым алганда, Болгар чорына алып киткән «Яугирә», Сафа-Гәрәй ханның Казан тәхетенә утыруын үзәккә алган, гүзәл дөнья сурәте тудырган «Шәһри Казан кыйссасы» әсәрләре дә укучыны кызыксындырырлык булып чыккан. Алар әле «Казан утлары» журналы битләрендә укучыга тәкъдим ителерләр дип уйлыйм.

Хәзерге яки совет чорына караган вакыйгалар үзәккә алынган текстларда да еш кына тарихи экскурслар ясала («Казан серләре» (роман-поэма), «Килер бер көн...» (Татар бәхете). (Роман-татар) һ.б.).

Шуңа күрә классик тарихи романнар вакыты узды дип санавым турындагы фикерне бераз аңлатып китү кирәктер. 

Мәгълүм ки, ХХ-ХХI гасырлар чиге татар әдәбиятында тарихи романнар күпләп язылды, әдипләребез мәшһүр Н.Фәттахның «җиңел кулы» белән салынган юлдан Казан ханлыгы тарихын да, ераграк гасырларны да әдәбият мәйданына менгерделәр. Шул ук вакытта әдәби тәнкыйть тарафыннан, әлеге күренешне хуплау белән бергә, татар тарихи романнарының әдәби эшләнеше ягыннан заман әдәбиятына түгел, ХIХ гасырлар дөнья әдәбиятына йөз тотуы, публицистика белән фәнни башлангычның көчле икәнлеге дә, еш булмаса да әйтелә. Әлбәттә, тарихи романнар, аларның әһәмияте турында сүз алып барганда, бигрәк тә, милли үзаңны ныгыту ягыннан гаять үтемле, тәэсирле булуын  ассызыкларга кирәк. Шул ук вакытта заман укучысы, яшь буын тарихи материаллар һәм аларга үзенчәлекле караш белән әдәбият аша да таныша алсын өчен әлеге материалның яңа формаларга «төрелгән», заманча булуы сорала. 

Заманча матур әдәбиятта тарихи материал ничек кулланылырга тиеш соң дигән сорау туганда, иң билгелеләрдән, казакъ прозаигы Рәхимҗан Отарбаевның «Чыңгыз ханның елавы» («Плач Чингис-хана», 2016) повестен, азәрбайҗан язучылары Эльчинның «Баш» («Голова», 2017) яки Камал Абдулланың «Сихерчеләр үзәнлеге» («Долина кудесников», 2016) романнарын мисалга китерү дә җитәдер. Әлеге әсәрләр тарихи материалны файдалануның яңа бер юлын: романтизмнан – модернизмга һәм постмодернизмга күчүнең текстлар эчтәлеген һәм фәлсәфи, һәм сәнгати яктан гаять киңәйтүен күрсәтә.

Бәйгегә килгән романнар арасында якын тарихка мөрәҗәгать итеп, тематик планда кызыклы гына әсәр тудыруга мисаллар да юк түгел. «Әлмирәнең хәтере ачыла» – шундыйлардан. «Зөләйха күзләрен ача» исеме белән интертекстуаль бәйләнешкә игътибар итмәгәндә дә, романда милләтара никахлар, мондый никахта татар кызына мөнәсәбәт мәсьәләсенең моңа кадәр әдәбиятыбызда күтәрелмәгән дәрәҗәдә куелышын әйтергә кирәк. Өлешчә постколониаль элементлар белән баетылган текстта совет илендә татарларга мөнәсәбәт мәсьәләсенә дә шактый саллы кагылып узыла. Теле русчадан тәрҗемә кебегрәк булып, структур яктан төрлелек (бигрәк тә аерым вакыйгалар җентекле сурәтләнеп тә, аерым берләр – әйтеп кенә үтелү) күзәтелсә дә, яхшы редактура узганда, роман журнал вариантында укучыга кызык булыр иде дип исәплим. 

Роман жанрында да сюжет-проблематика тарлыгы үзен сиздерә, еш кына кеше ышанмаслык хәлләр белән артыграк мавыгып китү түгелме бу дигән сораулар да туа («Сихри боҗра», «Кичерү юк» һ.б.). Ни гаҗәп: роман жанрында да кеше тарихлары белән чикләнү – повесть материалыннан роман оештырырга тырышу да күзәтелә («Ачылмаган сер», «Сыналу» һ.б.). 

Нәтиҗәләр ясаганда, бәйгенең башка көтелмәгән нәтиҗәләре дә күренә. Әйтик, соңгы 20-30 елда без татар әдәбиятында иң олы кимчелек буларак үткән турында, авыл тормышы сөйләүне күрсәтә килдек. Бәйгегә килгән әсәрләр хәлнең үзгәргәнлеген хәбәр итә: хәзерге тормыш, шәһәр тормышы да, яшьләрне кызыксындырган мәсьәләләр дә ят түгел икән милли сүз сәнгатебезгә.

Әмма татар әдәбиятына хас әйтелә килгән гомуми кимчелекләр бүген дә калку: тормышчан булмаган, әкият калыбындагы сюжетлар белән мавыгу (яхшы-яман каршылыгы, яхшылык җиңеп чыга); тематик тарлык; әсәрләрдәге кеше концепциясенең заманыбызга туры килмәве; публицистик һәм дидактик башлангычның көчле булуы, ситуацияләрнең ясалмалылыгы, образларның берьяклылыгы; язма сөйләмнең татарча матур телдән ерак торуы... 

Инде әдәбиятыбыз нинди юлдан китәргә тиеш дигән сорауга да җавап биреп карыйк. Шиксез, һәр әдәбият ниндидер дәрәҗәдә, күпмедер күләмдә артта калып булса да, дөнья әдәбияты үтә торган юлны уза. Алай гына да түгел: алдынгы булырга теләгән милли сүз сәнгатеннән дөнья әдәбияты белән бер дулкында булырга омтылу таләп ителә. Тарихка карасак, безнең милли әдәбиятыбыз – традицияләрне яңарта алуы, узганның табышларын-казанышларын яңа шартларда яңача куллана белүе белән көчле! (Дөнья әдәбиятында өр-яңа сукмаклар салу белән мавыккан әдәбиятлар да юк түгел). Димәк, гомум яңалыкларны үз традицияләребезгә җайлаштыру юлы мөһимдер. 

Шул ук вакытта мондый бәйгенең оештырылуы, уздырылуы хуплауга һәм мактауга лаек. Әлбәттә, эш барышында ук Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә, оештыру ягыннан кайбер тәкъдимнәр дә жюри тарафыннан әйтелә барды. Аларга өстәп, мин тагын бер номинация – әдәби тәнкыйть номинациясен кертү кирәк дип санавымны да ишеттерергә телим. Чөнки милли әдәбиятның үсеш кыйбласын аның әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйте билгели. Әдәби җәмәгатьчелектә татар сүз сәнгате язмышы турында борчылу көчен киметмичә, тагын да шундый ук колачлы әдәби бәйге оештырып, анда сыйфат ягыннан үзгәреш кичергән әсәрләр белән горурланырга, аларны дөнья әдәбияты мәйданында күрергә язсын иде.