Соңгы мираж (ахыры)

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

Тугызынчы күренеш

Өч атна вакыт узган. Чын-чынлап  кыш җиткән. “Монамах” баржасы бозга каткан килеш Казан каршында туктап калган. Баржа ак бәс белән капланган. Баржадагы трап бозга төшерелгән. Бөтен б у р л а к л а р баржа янында, бозда басып торалар. Г а б д у л л а да алар белән. Бу юлда аларның киемнәре бик тузган, искергән. Кешеләр үзләре дә арганнар, өшәнгәннәр, телләрен көчкә әйләндереп, әкрен генә сөйләшәләр. Салкыннан тешләре тешкә бәрелә. Бурлаклар көчкә атлап йөриләр.

 

ГАЯЗ (салкыннан туңган, калтырый торган тавыш белән). Менә ул, туган калам Казан, кул сузымы гына... Без кайтып җитәбез... Бурлаклар! Юлга! Торыгыз! Күп калмады инде! Бераз гына барасы.. Туксан бабай, тот румпельне!

ТУКСАН. Бары берничә көн җитмәде, берничә көн... 

ГАЯЗ. Безне анда кешеләр көтә... Без ничек тә барып җитәргә тиешбез... Без бит бурлаклар!... Гайшә, Ходайга ялвар, догаларыңны исеңә төшер!

ТУКСАН. Гел-гел могҗиза булып тормый инде, Гаяз... Хәтта Балык-Ана Байгал да булыша алмаячак безгә... Уң як ярга китәргә кирәк, югыйсә катып үләрбез...

ГАЯЗ. Казансул як ярда бит, Туксан бабай!

ТУКСАН. Сул якта боз бик юка, ә Казан каршында кары эреп ачылган җирләр... Анда бармыйбыз...

 

О л а н боз өстеннән әкрен генә йөри, аяк астыннан нәрсәдер карый, күзәтә.

 

ОЛАН. Анда боз астында зур балык... Бик зур балык, Туксан бабай…

ТУКСАН. Бу Байгал... Ул килгән... Димәк әле уен бетмәгән... Нәрсәдер булырга тиеш... 

 

Боз өстеннән Измаил бәй белән Мөслим килә. 

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Йә, нәрсә, бурлаклар, оттырдыгыз бит бу уенны! Шулай түгелме, Габдулла әфәнде?! Син дә оттырдың, Гаяз!

ГАЯЗ. Юк, Измаил бәй, уен әле тәмамланмаган…

ИЗМАИЛ БӘЙ. Көлдермә инде мине, Гаяз! Баржа бозга катты! Нәрсә эшли аласың син хәзер?! Иделдәге бозны эретәсеңме? Хәтта Балык-Ана Байгал да булыша алмаячак сезгә хәзер!

ГАЯЗ. Уен әле тәмамланмаган, товар Казанда булачак...

 

Г а я з  әкрен генә трап буйлап палубага күтәрелә, трюмны ача, аннан берничә капчык, бочканы ала...

 

ГАЯЗ. Бурлаклар!.. Баржаны бушатыгыз!.. Товарны боз буйлап ташыйбыз!... Товар Казанда булырга тиеш!...

 

Г а я з  капчыкларны, бочкаларны бозга бушата.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син юкка тырышасың, Гаяз! Тукта! Бу баржада бернинди товар да юк!

ГАБДУЛЛА. Ничек аңларга моны, Измаил бәй?! Ничек инде юк?! Нәрсә сөйрәп кайттык соң алайса без?!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Капчыкларда гадәти елга комы, бочкаларда балчык, тартмаларда – ташлар...

ГАБДУЛЛА. Нәрсә дигән сүз бу, Измаил бәй?!

 

Гаяз ялгызы гына баржаны бушатуын дәвам итә. Габдулла пычак алып капчыкларны кисә, бочкаларны һәм тартмаларны ача башлый. Анда чыннан да – ком, балчык, таш. Габдулла өметсезлектән, әрнүдән кычкыра. Берничә бурлак торып, Габдулла янына килә.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ (тыныч тавыш белән). Мин башта ук әйттем бит, Габдулла әфәнде, уен була, бары зур уен була дип. Барлык товарлар да олаулар белән Иделнең сул ярыннан китте. Син оныттыңмы әллә, Габдулла әфәнде, мин бит ике ярда да яшим! Әстерхан – ул ике яр! Минем йөкләрем күптән Казанда инде. Казанны тергезер өчен Император миллион сум акча бүлеп бирде. Ул миллион минеке булачак! Шулай итеп мин бу уенда җиңдем, Габдулла. Бу елганың хуҗасы мин!

ГАБДУЛЛА. Ә нәрсәгә кирәк булды бу ташлар, комнар?

ИЗМАИЛ БӘЙ. Хәтерлисеңме, мин балачакта алтын тәңкәләр салынган чүлмәк янына беренче булып йөгереп баруым турында сөйләгән идем. Менә шул чүлмәккә мин беренче булып йөгереп барып җиттем! Үземнең авыру аякларым белән! Шул рәвешчә әти мине йөгерергә, сикерергә, агач башларына менәргә өйрәтте. Мин көчле, куәтле, курку белмәс кешегә әверелдем... Ә хәзер мин үзем кешеләр белән уйныйм. Ләкин мин сезгә изге эшләр эшлим! Мин сезне тере җанлы, азартлы кешеләргә әйләндерәм! Сез миңа рәхмәт әйтергә тиешсез моның өчен!

ГАБДУЛЛА. Мин барысын да аңладым... Хәзер барысын да аңладым... Казанда янгын юкка гына булмаган.. Казанны яндырганнар... 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Тормышта барысы да булырга мөмкин, Габдулла әфәнде.

 

Г а б д у л л а кулына револьвер ала. Г а я з  баржаны бушатуын дәвам итә.

 

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син нәрсә, үтерергә җыенасыңмы әллә мине?!

ГАБДУЛЛА (бурлакларга). Зинданга салыгыз үзен! Теге ярдан полиция чакыртырбыз! Тикшерсеннәр! Янгынны кем оештыруын тикшерсеннәр!

 

Бурлаклар И з м а и л  б ә йне зинданга алып китеп ябалар.

 

ГАЙШӘ. Гаяз! Җитте, тукта! Син ишетмәдеңме әллә, капчыкларда бернинди иген дә юк! Без таш сөйрәгәнбез, ә икмәк түгел!

 

Хәлсезләнгән Г а я з  бозга ава. Г а б д у л л а  Г а й ш ә янына килә.

 

ГАБДУЛЛА. Гайшә!.. Казанда синең фәхешханәң янып китте. Син ирекле... Шәһәргә кайта аласың.

ГАЙШӘ. Син минем өчен зур акчалар түләдең, Габдулла әфәнде. Акчаларың кызганыч түгелме? 

ГАБДУЛЛА. Юк, Гайшә, акча кызганыч түгел. Ул зур уен иде. Сез бу бурлак белән минем күземне ачтыгыз... Хәзер миңа дөнья түгәрәк һәм төсле булып күренә. Моның өчен теләсә күпме түләргә дә риза. (Гаязга) Гаяз! Полиция идарәсе дә янып китте. Сиңа ачылган җинаять эшләре көлгә әйләнде. Сиңа куркырлык берни дә калмады...

 

ГАЙШӘ. Хушыгыз, Габдулла әфәнде… Башка беркайчан да очрашмабыз дип өметләнәм...

 

Җил улый. Бурлакларның муенындагы кыңгыраулар чыңлый. Г а я з әкрен генә тора да Г а й ш ә янына килә, аны кочаклый, Алар икәү бергә Казанга таба китеп баралар.

 

ТУКСАН. Китмә, Гаяз! Боз бик юка әле! Көт берничә көн! Тукта, Гаяз!

ГАЯЗ. Мин өйгә кайтам… Хушыгыз, бурлаклар…

ОЛАН. Китмә, Гаяз абый! Китмә!..

 

Г а я з  белән Г а й ш ә  китә. Кинәт аларның аяк астында боз ярылып, алар икесе дә суга төшеп югалалар. О л а н  алар янына йөгермәкче була,

Т у к с а н карт аны көчкә тотып тора.

 

ОЛАН (кычкыра). Гаяз абый!.. Гаяз абый!..

 

ЭПИЛОГ

Күк йөзен якты матур мираж каплап ала. Искиткеч матур утрау, җылы диңгез, аллы-гөлле чәчкәләр. Күк йөзендә ике ак кош очып йөри.

 

ГАЙШӘ ТАВЫШЫ. Гаяз, сөйгәнем, монда шул тиклем яхшы, рәхәт! Синең янында мин бик бәхетлемен!

ГАЯЗ ТАВЫШЫ. Гайшә, монда килербез һәм һичшиксез бәхетле булырбыз дип әйткән идем ич мин сиңа!

ГАЙШӘ ТАВЫШЫ. Без хәзер гел бергә, мәңге бергә булырбыз, Гаяз!

ГАЯЗ ТАВЫШЫ. Беркайчан да аерылышмыйбыз, Гайшә! Килештекме?!

 

ТӘМАМ

 

Реклама