Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРЛЕК СҮЗДӘ ТҮГЕЛ, ЙӨРӘКТӘ

ХӨРЛЕК СҮЗДӘ ТҮГЕЛ, ЙӨРӘКТӘ

Кечкенәдән китап укыган кеше башкалардан кайсы ягы белән аерылып тора дисезме? Андыйлар аралашкан чакта теге яки бу әсәрдән мисал китерә, яисә фикерен билгеле шәхес сүзләре белән ныгытып куя. Бүгенге героебыз да –  шундыйлардан...

Ирек Мөфәздал улы Габбасов тумышы белән Баулы районының Исергәп авылыннан. Бүгенге көндә Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә урнашкан зур җитештерү комплексын җитәкли. Аның турында Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән «түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән» дип әйтергә була. Әтисе Мөфәздал белән әнисе Саимә – сугыш чоры балалары. Ул вакытның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганга күрәдерме, уллары тугач, исем эзләп, озак баш ватмаган алар. Тормышта үз юлы, үз фикере булсын дип, балага Ирек дип исем кушканнар. Ирек әфәнденең исеме җисеменә туры килә – кечкенәдән мөстәкыйль эшләргә, карар кабул итәргә өйрәнеп үсә ул. 

– Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге ялларда эшкә урнаштым – ат җигеп, колхоз кырларын тикшереп йөрдем. Әти белән бергәләп, кышка утын, печән әзерләү, берничә гектар мәйданда колхоз чөгендерен эшкәртү, үз бакчабызда күпләп бәрәңге утырту – барысына да өлгерә идек, – дип искә ала ул үзенең үсмер чагын. 

Ирек әфәнде балачактан атларга мөкиббән. Кече яшьтән үк ат чабышларында катнаша. Шулай ук үзлегеннән әтисе бүләк иткән баянда уйнарга өйрәнә дә мәктәптә тәнәфесләрдә укучыларны биетә. 

– Мәктәптән соң Зенит-ракета хәрби училищесына укырга керергә карар кылдым. Әни биргән 50 сум акча белән Оренбургка юл алдым. Әмма конкурс бик зур иде, үтә алмадым һәм Исергәптән ерак булмаган Октябрьский шәһәрендәге нефть көллиятенә барып кердем. Аны тәмамлап, эшкә урнашкан идем, хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килде, – дип, хатирәләрен яңарта Ирек әфәнде. 

Актив кеше кайда да тик тормый инде ул. Эчке эшләр министрлыгының Дзержинский исемендәге эчке гаскәрләрендә хезмәт итүче егетне спорт эшләрен оештыручы итеп билгелиләр. 

– А.Суворовның «Җиңүнең нигезе – тәртип» дигән канатлы сүзе бар. Армия мине баштанаяк үзгәртте. Дисциплинага, үз алдыма куелган максатка ирешергә, чыдам булырга өйрәтте, шулай ук физик яктан чыныктырды. Миңа ул тормыш мәктәбе шулкадәр ошады ки, контракт буенча тагын алты ел хезмәт итәргә карар кылдым.  1986 елда мине, өстәмә әзерлекне күздә тотып, Мәскәүгә юлладылар, анда да кул сугышы, ату буенча өйрәнүләремне дәвам иттем, – ди әңгәмәдәшем. 

Ирек әфәнденең гаилә тормышын башлап җибәрү чоры үзгәртеп кору елларына туры килә. Хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклар була башлый, хәрби хезмәткәрләр өчен ташламалар да бер-бер артлы юкка чыга. Яшь гаиләдә инде бу вакытта Элина һәм Элиза исемле ике кызчык үсеп килә. 

– Бергә хезмәт иткән иптәшләрем белән сөйләштек тә үзебезне эшмәкәрлектә сынап карарга булдык. Ул чакларда өйдә бик сирәк була идем, шуңа күрә йорт эшләре, балаларны үстерү-тәрбияләү тулысынча тормыш иптәшем Гүзәл җилкәсенә төште. Бер дә зарланмады ул, миңа һәрвакыт терәк булды.

Белгәнебезчә, узган гасырның туксанынчы елларында бизнес белән шөгыльләнү җиңелләрдән булмый: кайсы өлкәне генә алсаң да, сынаулар көтеп тора. Андый чакларда героебыз Генрих Фордның «Берләшү – эшнең башы, бергә калу – прогресс, бергә эшләү – уңышның нигезе» дигән сүзләренә таяна. Аның тормыш багажында аяк киеменнән башлап, җиңел машиналар сатуга кадәр тәҗрибә тупланган. 

Ә яңа гасыр башында Ирек әфәнде алып-сатудан китеп, үзен җитештерү өлкәсендә сынап карарга була. Чиләбедә алкогольсез эчемлекләр заводы төзи, ә берничә елдан аңа әнисенең туган ягы – Башкортстанда банкротлыкка чыккан бер оешманы сатып алырга тәкъдим итәләр. 

– Мәләвезгә килгәч, ике айлап вакытымны документлар өйрәнүгә, җитештерүне торгызу мөмкинлеген ачыклар өчен төрле икътисади исәпләүләргә багышладым, – ди бүгенге көндә азык-төлек өлкәсендә аерым бер бренд булдырган җитәкче. 

Өч ел дигәндә, оешма табыш китерә башлый. Ул җитештергән продукция Башкортстан чикләрен үтеп, Оренбург өлкәсе, Казакъстан якларында таныла. Бу хакта сөйләгәндә, әңгәмәдәшем совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Дисциплинасыз – коллектив, коллективсыз оешма юк» дигән сүзләрен искә төшерә, аннары «Бердәмлектә – көч» мәкален өстәп куя. Дөрестән дә, куелган максатларга ирешү өчен ныклы, бердәм коллектив булдыру мөһим. 

Күп тә үтми, бар нәрсәне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән җитәкче башкортчадан «чиста су» дип тәрҗемә ителә торган матур яңгырашлы сүзне рәсмиләштереп, патент ала һәм үз продукциясен халыкка «Нугуш» исеме белән тәкъдим итә башлый. «Саклау вакыты кыска булса да, бары тик натураль продукция чыгаруны максат итеп куйдык, – ди Ирек Мөфәздал улы. – «Нугуш»ны үз итүчеләр көннән-көн арта». 

Тик героебыз ирешкәннәр белән тукталып кала торганнардан түгел. Яңалыкка, теоретик белемгә һәм гамәли эзләнүләргә омтылып, ул Көньяк-Урал дәүләт университетында, соңрак К.Г.Разумовский исемендәге Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университетында укый. Башкорт дәүләт университетында аспирантура тәмамлый. Моннан тыш, көндәшлеккә сәләтле булу, заманнан артта калмас өчен, белгечләрен ияртеп, төрле предприятиеләргә бара, азык-төлек җитештерү өлкәсендәге яңа юнәлешләрне өйрәнә. 

– Борынгы грек фәлсәфәчесе Сократ әйтмешли, «мин үземнең берни белмәгәнемне генә беләм». Гел хәрәкәттә булсаң гына, тормыш арбасыннан төшеп калмыйсың. Ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгать калып булмый, бигрәк тә бүгенге көндә. Ә көндәшлеккә сәләтле булу өчен төрле өлкәдә белемеңне арттырырга, уңышка ирешкән шәхесләр белән аралашырга кирәк. 

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Туган ягы кирәк кешегә. 

Эшенең никадәр генә тыгыз булуына карамастан, Ирек Мөфәздал улы гаиләсенә дә, яраткан шөгыльләренә дә вакыт таба. «Эш дигәндә  янып торучы хезмәттәшләремнән, өйдә гаиләмнән уңдым», – ди ул горурланып. 

Инде үзе дә оныкларының яраткан дәү әтисе булган Ирек әфәнде балачагын искә төшереп ала.

– Күршеләребез белән бик дус яшәдек. Көн аралаш җыелып, дөнья хәлләре турында сөйләшүләр, кирәк чакта бер-береңә ярдәм итешүләр, эшләр тәмамланганнан соң табын корып, җырлап юанулар күңелдә сабыйлыкның гүзәл бер хатирәсе булып уелып калды. Халык тикмәгә генә: «Күрше хакы – тәңре хакы!» – дими инде. Олылар үрнәгендә без, балалар да, күмәкләшеп эшләргә, бергәләп ял итәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәндек. Кызганыч, күптән түгел әниебезне соңгы юлга озаттык. Әтием янына Баулыда яшәүче сеңлем Ләйлә ешрак кайтып йөри. Мөмкинлек булган саен без дә аның янына ашыгабыз. 

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш, ди халык. Олы тормышка яхшы старт биргән туган ягын да, бүгенге көндә үз алдына куелган максатына ирешә торган җитәкче булып таныткан Мәләвезне дә, аның кешеләрен дә үз күрә Ирек әфәнде. Ипи-сөт, газлы сулар, квас, прәннек һәм башка эчемлек, сый-нигъмәтләр җитештерү белән беррәттән, ул район һәм шәһәр тормышында актив катнаша, ярдәм сорап килүчеләргә матди яктан булыша. 

Мәләвез муниципаль районы Советы депутаты буларак та Ирек Мөфәздал улы игелекле эшләрне шактый башкарган. Саксызлык аркасында килеп чыккан янгыннан  соң йорт-җирсез кала язган ханым да рәхмәтле аңа. Бүгенге көндә фатирында ремонт эшләнгән, яшәү өчен кирәкле җиһазлары да бар аның. Шулай ук Ирек әфәнде Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае, Инвалидлар җәмгыяте, Әфганстан ветераннары берләшмәсе, картлар һәм балалар йортларына да шактый ярдәм итә. Бу урында татар халкының «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ белер» дигән мәкале искә төшә. 

– Уңышка, матди байлыкка ирешү турында уйлаганда да, рухи кыйммәтләр, кешелеклелек, сәламәтлек, гаилә, хобби турында онытмаска кирәк. Минем өчен алар беренче урында. Кендек каным тамган авылыма кайткан саен туган-тумача, авылдашлар белән очрашырга, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга, хәл кадәри ярдәм итәргә тырышам, – ди олы йөрәкле Ирек әфәнде. 

Авылны авыл итеп тоткан мәктәп һәм мәчеткә дә кермичә китми ул. Бүгенге көндә белем йортын җитәкләүче, педагоглар династиясен лаеклы рәвештә дәвам итүче Ландыш Габделованы, өч дистә елдан артык вакыт балалар күңелендә туган телгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүче Римма Нәгыймованы да рәхмәт сүзләре белән телгә ала. 

– Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән мәктәбебездә музей торгызылды.  Бу – бәяләп бетерә алмаслык зур эш. Яшь буын туган авылының, мәктәбенең тарихын, атаклы шәхесләрен, геройларын белергә, аларның истәлеген үз балаларына ирештерергә бурычлы, – ди ул һәм фикерен мәчет белән бәйләп дәвам итә. – Аллаһ йортыбыз да, шөкер, авылдашларыбыз өчен хезмәт итә. Һәр кешене кайгыртып, тыңларга җай һәм вакыт табучы имамыбыз Камил хәзрәт Шәмсуаров та – халык арасында абруй һәм ихтирамга лаек кеше. Үткәнебезне барлап, киләчәгебез өчен җан атып торучы шундый шәхесләр булганда авылыбыз, һичшиксез, яшәячәк әле. 

Сәламәт тәндә – сәламәт рух дигәнне истә тотып, эше никадәр генә тыгыз булса да, спорт белән шөгыльләнергә дә җай таба героебыз. Хезмәткәрләрен дә шуңа өнди. Оешманың үзендә үк спорт залы бар. Теләгән һәр хезмәткәр анда түләүсез йөри ала. 

– Әле тагын йөзәргә, Барс кушаматлы тугры этем белән бергәләп җәяү йөрергә яратам. Китап укырга да җай табарга тырышам. Вакытны дөрес бүлү ярдәм итә инде. Ә күңелгә иң якын шөгылем – кичләрен бергә җыелгач, иң кадерле кешеләрем янында баянда уйнау. Ул вакытта тормыш мәшәкатьләре онытылып тора. Оныкларым белән уйнау, аралашу да күңелгә ямь өсти. Минем өчен гаилә – ул ышанычлы тыл һәм терәк, ә өем – чыгып киткәч тә кайтырга ашкынып тора торган җир, – ди Ирек әфәнде, горурланып. 

Моннан 34 ел элек тормыш корып җибәргән Гүзәл белән Ирек Габбасовларның бер ул, өч кызлары бар. Өлкән кызлары башлы-күзле булган инде. Бүгенге көндә аларның бала тәрбияләү белән мәш килгән чаклары. Яшьрәкләр Карина белән Альберт исә югары белем алалар. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Берберебезгә ихтирам хисләрен, эш сөючәнлек, максатка омтылыш, үз дигәнеңә ирешү сыйфатларын балаларыбызда да тәрбияли алганбыз дип ышанам», – ди ата кеше. 

«Көн арты көн башкарган эшләребез аша шәхес булып җитешәбез. Эш-гамәлләребез белән идарә итү характерыбызны чыныктыра. Ә ныклы характер, кирәк чакта фикереңне әйтергә өйрәнү, тормышны үз кулыңа алу – мөстәкыйльлек билгесе». Ирек әфәнде әйткәнчә, Аристотельнең бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. 

– Җитәкченең уңышка ирешүе – ул еллар буе даими хезмәт итү һәм бердәм команда туплау нәтиҗәсе. Командада уртак эш өчен янып торучы, акыллы, креатив, һәрвакытта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торган хезмәткәрләр белән генә уңышка ирешеп була. – Агымдагы елның ноябрендә үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк оешма җитәкчесе шундый фикердә. 

Бер карасаң, әллә ни зур дата да түгел кебек. Тик шулай да предприятиенең эш чылбырындагы һәр буынга яңа сулыш өргән, кулланучылар өчен сыйфатлы азык-төлек продукциясе җитештерү өчен тырышучы, хезмәтенең уңай нәтиҗәсен күрүче коллектив башында торучы исә әлеге датаны зур бәйрәмгә тиңли. Бүгенге көндә Мәләвездә җитештерелгән продукцияне Башкортстанда гына түгел, ил буенча беләләр, таныйлар, көтеп алалар. Берничә дистәдән артык Мактау грамоталары, сертификатлар да оешма җитештергән эчемлек һәм ризыкларның тәмле һәм сыйфатлы булуы хакында сөйли. 

– Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк, эшкә бирсәң чын күңел... Шул чакта сайлаган юлыңнан тайпылмыйча атларга мөмкинлекләр ачыла, башкарган хезмәтеңнең нәтиҗәсе сине һәм башкаларны да куандыра, – ди Ирек әфәнде. Бусы исә аның исемендәге генә түгел, иң беренче чиратта, күңелендәге хөрлек белән килешеп яшәвен, тормыш принципларына тугры калуын күрсәтә.

Фото: Ирек Габбасовның шәхси архивыннан.