Логотип Казан Утлары
Хикәя

Келәмдә очрашу

Пассажир поездының Казан вокзалыннан кузгалып китүенә дә байтак вакыт узды инде. Егәрле поезд әкияттәге киң күкрәкле баһадир сыман алга йөгерүен дәвам итә. Аның артыннан елтыр тасмадай сузылып, тигез ритм белән тукылдап, рельслар артка таба шуыша.

Сентябрь урталары бу. Табигать әбиләр чуагына керергә җыена булса кирәк, юл читендә чагылып-чагылып киткән ак каеннар тезмәсендә саргая башлаган яфраклар учламы шәйләнә. Кояш нурлары астында алар әкияти бер күренеш, көтелмәгән тәэссорат булып, хәтер почмагына сеңеп кала. Кешеләрне, бигрәк тә шәхси бакчачыларны мул уңышы белән сөендерә белгән сентябрь ае, ни әйтсәң дә, табигатьнең иң күркәм, иң юмарт чагы.

Бу сәфәрендә уйчан йөзле Айбулатның күңеле нигәдер ялгызлыкка сусаган иде. Шуңа да ул, ялынып-ялварып дигәндәй, мөлаем кассир кыздан билетны ялгызак купедан бирүен сорады. Бәхетенә – сораганы мач килде. Юкса, вагондаш булып, елак баласы белән хатын-кыз таифәсе эләксә, көенү катыш буталчык уйлар җәтмәсеннән арына алмыйча җәфаланырсың. Ә инде күп сүзле ир-ат заты каршыңда утырып, юк-барны сораша, ләчтит сата башласамы – күңел тынычлыгыңның чәлпәрәмә киләсен көт тә тор. Юл йөргәне бар, төрлесен күргәне-очратканы бар Айбулатның...

Кич җитте. Вагонда утлар кабынды. Хәзер инде купе тәрәзәсе аша җете ачык сурәтләрне күрермен, димә, анда тоташ караңгылык. Сураеп баскан электр баганасы утлары гына тәрәзә пыяласында чагылып-чагылып китә. Кайчак билгесез ерак почмакларда авыл утлары җемелдәве күзгә ташлана. Урыны-урыны белән озын япма бөркәнгән кара күләгәләр вагонга ышкылып кала шикелле. Тышта төпсез караңгылык. Күзәтүләреннән туктап, тәрәзәнең дерматин пәрдәсен кинәт аска шудырып төшерде егет. Бу мизгелдә әйтерсең лә караңгылык дигәнең вакытның теге ягында кыл урталай бүленеп, киселеп калды. Үз-үзең белән сөйләшү, уй-фикерләрне тәртипкә китерү – үзе бер күңелле форсат, җан тынычлыгы бирә торган үзгә юаныч иде. Ыгы-зыгылы, матавыклы вакытларда мондый юаныч кешеләрдән ерак йөри ләбаса.
Егет иң элек үзенә читтән карап, бәя бирергә, ирексездән, «Мин кем?..» дигән сорауга җавап эзләргә теләде бугай бу минутларда. Хыялларының чынга ашуы түгелмени бу? Югары уку йортын тәмамлады, татарча көрәш буенча үз авырлыгында Казан чемпионы булды. «Динамо» спорт сараенда югары профессионал әзерлек узды. Спорт остасы дигән мактаулы исем йөртә. Ун ярышның тугызында – җиңүче. 25 яшьлек егет өчен вак-төяк казаныш түгел болар. Мактаулардан өстен кала белде ул, эреләнеп-масаеп йөрмәде. Үзенең спорт карьерасы башланып килүен искиткеч тыйнаклык белән сизенгән хәлдә яши бирде, авыр күнегүләрдә үзен чыныктырды, алгы көрәшләргә әзерләде. Инде менә алда – яңа очрашу!

Алдан хәбәр бирделәр, келәмдә Игорь Краснов дигән көрәшче белән очрашачак икән ул. Екатеринбург егете. Калган мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Димәк, бу бәйге беренче тапкыр очрашулары сыйфатында узачак икән.

Менә шушы «беренче» дигән сүз бик нык уйландыра иде Айбулатны. Игорь... Игорь... Краснов дигән фамилиясе дә тач туры килә... Очраклы хәлме бу, әллә исем-фамилиясенең туры килүе генә микән? Моңа кистереп кенә җавап бирү мөмкин түгел иде, билгеле. Сәгате җиткәч, вакыт күрсәтер, Алла боерса.

Ә шулай да уйланырга, гөман кылырга урын бар...

Менә шушы җирендә Айбулат күңелендә хатирәләр дулкыны йөгереп узды... Шахмат тактасындагы фигуралардай, берәм-берәм, мәктәп еллары   күз алдына килеп басты.

...Бишенче класска укырга килгән чаклары иде. 1 сентябрь иртәсе бит, ул көнне Казан каласының барлык мәктәпләре аллы-гөлле чәчәк букетларына күмелгән булгандыр, мөгаен. Тантаналы линейкадан соң беренче классның «пингвин»нары да, өлкән классның инде егетлеккә таба атлаган яшүсмерләре дә парталар артына утырды. Айбулат атлы малайны үзенә күрә зур «яңалык» көтеп тора иде: аны Игорь дигән яңа малай белән партадаш итеп бергә утырттылар. Класс җитәкчесе яңа укучы белән болай дип таныштырды:

– Сезнең белән бергә класста яңа укучы Игорь Краснов укыячак. Әтисе – хәрби офицер. Алар Казанга Оренбург ягыннан күченеп килгәннәр. Бергәләп, дус һәм тату яшәгез.

Игорь бик тыйнак малай булып чыкты, әтием офицер дип кәпрәеп, борын чөеп йөрмәде. Ул елларда, бигрәк тә совет чорында, хәрбиләрне бер гарнизоннан икенчесенә «күчереп» йөртүләр, урын алмаштыру табигый хәл иде шикелле. Традиция хәзер дә саклана булса кирәк. Ни өчен шундый «рокировка» сәясәте? Югары командование, күрәсең, бер урында мүкләнеп, сөрсеп ятмасыннар, тамыр җибәрмәсеннәр, дип фикер йөртәдер. Әнә бит – Красновлар гаиләсен дә, Чечняда канлы сугыш башлангач, Казаннан Кавказдагы хәрби частьларның берсенә – чираттагы озын-озак сәфәргә юлладылар.

Шулай итеп, Айбулат белән Игорьның дуслыгы, партадашлыгы, бергәләп татарча көрәш секциясенә йөрүләре әллә ни озакка сузылмады. Язмыш, тормыш агышының калейдоскоптай үзгәреп торуы алга таба аларның сукмакларын, бәлки бөтенләйгәдер, аерды.

Ә моңа кадәр менә нәрсә...

Әйе, аңа кадәр менә мондыйрак күңелсез бер вакыйга булган иде. Дәресләр тәмамлангач та, ниндидер сәбәп белән, класста кизү торган Айбулат мәктәп бинасыннан урамга соңарыбрак чыкты. Йөз-ике йөз метр чамасы җирне узды микән, күрде – стадион кырыендагы чирәмлектә өч укучы малай әүмәкләшә! Ни булган, нәрсә бүлешә болар? Яннарына йөгереп килеп җитсә – шаклар катты: параллель класстагы ике малай аның партадашы Игорьны җиргә егып салганнар да йодрыклары белән дөмбәслиләр! Айбулат, озак уйлап тормастан, минуты-секунды белән тегеләр өстенә яшь карчыгадай ташланды! Берсен бер якка, икенчесен икенче якка тәгәрәтеп җибәрде. Тегеләр көтелмәгән бу хәлдән тәмам югалып калдылар. Әйтер сүзләре, тотлыга-тотлыга, бугазларында төртелде бугай. Игорь да төшеп калганнардан түгел икән, берсенең авыз-борыны канга баткан...

– Кагыласы булмагыз! Ул минем классташым...

Айбулатның кисәк яңгыраган бу таләпчән сүзләре тегеләрне бик тиз игә китерде, чирәмлектә яткан сумкаларын эләктереп, табан ялтыраттылар.

– Рәхмәт... – диде Игорь, кыенсынып кына.

Аның да борыныннан ике тамчы кан чәчрәп чыккан иде.

– Дусларны ярдәмнән ташламыйлар, – дип кенә әйтә алды Айбулат.

Менә шундыйрак хәлләр булган иде ул чакта. Бактың исә теге малайлар, икәүләшеп, Игорьдан акча бирүен таләп иткәннәр икән. Ә ул менә җебеп калмаган, каршылык күрсәткән, үзара дөмбәсләшергә керешкәннәр...

Игорьларның гаиләсе, җылы якка киткән кошлар кебек, йомшак климатлы Кавказ якларына күченеп китте. Адрес алмашырга ничектер вакыт та, җай да булмады бугай. Классташлык гомере нибары бер ел чамасы дәвам итте дә, язмыш кушуы буенча, аралар бөтенләйгә өзелде...

Теге малайлар бигрәкләр дә эгоист, алдакчы, тар күңелле булып чыкты шул. Менә сиңа мә, авыз-борыны җимерелгәне, укытучысына Игорь мине кыйнады, дип әләкләгән икән. Бу уңайдан класс җитәкчесе – рус теле укытучысы Игорьны классташлары каршына бастырып, болай дип ачуланды:

– Твой поступок мы осуждаем, Краснов! За такое поведение ты долго будешь краснеть.

Игорьны ул чакта бары тик партадашы Айбулат Мөхәммәтов кына яклап чыкты, чөнки чын дөреслекне ул гына яхшы белә иде.

Хәтердә калган бу вакыйга ни өчендер күңелдә әнә шулай тирбәлеш алды бу минутларда. Поезд коридорында тукталышка хас шыбырдау, ыгы-зыгы авазлары ишетелде. Шулчак йомшак кына итеп, купе ишеген шакыдылар. Ачты ишекне. Анда студент кыяфәтле, кулына сумка тоткан яшь бер егет басып тора иде. Исәнләштеләр. Айбулатның иң өске шүрлеккә куелган спорт киемнәре белән дыңгычлап тутырылган симез биштәр капчыгы янына төнге пассажирның юка сумкасы да менеп кунаклады. Яңа юлдашы күп сөйләшми торганрак егеткә охшаган иде. Айбулат үзе дә сүз куертып торуны кирәк санамады. Кайбер станцияләрдә кыска тукталыш ясый-ясый, поезд алга барамы-бара – тагын нәрсә кирәк Ходайның мосафир бәндәләренә...

Айбулат беләзегендәге сәгатенә күз төшереп алды – төнге унбер тулып килә икән инде. «Иртәгә җитди ярышлар көтә, йокларга, ял итәргә кирәк», – дигән уй күңеленнән йөгереп узды. Икенче катта хәстәрләп җәелгән урын-җир аны байтактан бирле көтеп тора лабаса. Сикереп менеп, казна мендәренә башын төртте дә йокыга сабышты ул.

Ә тышта, бик биектә җемелдәшеп һәм иренеп кенә, сентябрь йолдызлары җирдәге төнге тормышны сүзсез генә күзәтәләр иде бугай...

* * *

Уянып китеп, түбәнге катка текәлеп караса, исе китте – студент егет кайсыдыр станциядә төшеп калган булса кирәк, урыны буш, шүрлеккә куелган сумкасы да күренми. «Шушы кадәр дә таза йокы булса булыр икән...» – дип, үз-үзенә сөйләнеп, купе идәненә сикереп төште Айбулат.

Проводник китергән иртәнге чәйне эчкәннән соң, озак та үтмәстән, поезд Екатеринбургның борынгырак стильдәге вокзалына килеп туктады. Айбулатның башында һаман бер чама уйлар өере бөтерелә иде: «Чынлап та классташы Игорь белән очрашыр микәнни ул бүген? Кайда диген әле – келәмдә бит. Бәлки, Игорь дигәнең бөтенләй икенче бер егеттер?.. Азмыни тормышта фамилияләрнең тәңгәл килү очраклары?»

Иртәнге сәгать унда Россия күләмендә татарча көрәш ярышлары башланачак. Заманча төзелгән спорт комплексы. Шуның кыл уртасында көрәшүләр кызачак түгәрәк мәйданчыклар әзерләп куелган. Зал тамашачылар белән шыплап тулган. Хөкемдарлар, комментаторлар, телевидение операторларының игътибары «аучы» комарлыгы белән келәм уртасына төбәлгән: бер генә мизгелне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый дигәнне аңлата бу. Әйе, ни булса – шул булыр бүгенге көрәш-тартыш мәйданында.

Ни гаҗәп: беренчеләрдән булып, келәмгә Екатеринбург һәм Казан егетләре чакырылды. Менә, ниһаять, көрәш тамашасын алып баручы, кулындагы микрофонын уйнатып, ике көндәш спортчы белән таныштыра башлады:

– Зәңгәр почмакта... Айбулат Мөхәммәтов.

– Кызыл почмакта... Игорь Краснов.

Шулкадәрле туры килүен кара син – Игорь исемле көрәшченең фамилиясе дә кызылдан, сөлгесе дә кызыл. Зал тулы тамашачылар да бу тәңгәллекне сизделәр булса кирәк, гөрләтеп кул чаптылар... Таблода – ике спортчының да сурәте һәм соңгы нәтиҗәләре урын алган. Көчләр тигез кебек. Ләкин спортның бу төрендә фараз кылу, гөман итүләр бик четерекле нәрсә, анда көтелмәгән хәлләр, акланмаган өметләр булырга да бик мөмкин – моны истән чыгармаска кирәк. Айбулат дулкынланмаска тырышты. Аның каршында  – ерактан Игорьга охшаган да, охшамаган да кебегрәк егет басып тора иде. Ни әйтсәң дә, мәктәп елларындагы танышлыктан соң унөч ел вакыт сизелми генә узып та киткән бит. Шулай шул: вакыт җил кебек исә дә урманнар артына китеп югала. Ә кешеләр хәят киңлегендә яши, сулый, үз дөньясын кора. Кемнәрдер күпләр көнләшерлек уңышларга ирешә, кемнәрдер – ни үкенеч – тайгак юлга басып, тормыш арбасыннан мәтәлеп төшә. Язмышлар гамәл дәфтәренә әнә шулай төрлечә языла шул...

Зал тутырып, рампаның көлтә-көлтә төсле утлары уйный. Алар җитез кайчы канатлары кебек көрәш мәйданчыгын да турап-турап узалар. Менә, ниһаять, төсле утлар уйнавы тукталды, зур прожектор келәмне көн яктысы белән сугарды. Хәлиткеч мизгел җитте: хөкемдар ике якта басып торган ике көрәшчене кулы белән ымлап, уртага, үзе янына чакырды. Мускуллары уйнап торган егетләр хәзер инде бер-берсен якыннан үтәли күрәләр иде... Шыгрым тулы зал берзаман гаҗәпләнүдән тып-тын калды: чөнки гомер булмаганны ике көндәш егет, туганнарча җылы кочаклашып, башларын бер-берсенең иңенә куеп, бермәл тып-тын басып тордылар! Әйе, алар – элеккеге классташлар – байтак еллар үтсә дә, бер-берсен тиз таныды! Игорь әллә ни үзгәрмәгән дә кебек: бала чактагыча терекөмештәй җемелдәп торган күзләр, тупыйк борын... Аларның бер-беренә үз исемнәре белән эндәшүе, аркаларын кагулары күпне күргән судья агайны да сискәндереп җибәрде бугай. Гадәттә, көрәшкә чыккан көндәшләр иң әүвәл җете күз белән бер-берсен «ашый» торганнар иде, ә болар...

Әлеге аңлашылып бетмәс күренештән тын калган зал бер мәлне кинәт шартлады! Кызганмыйча икесенә дә көчле алкыш яудырдылар...

Келәм – кәнфитләнеп, вакыт үткәрә торган урын түгел. Һәр икесе дә тиз арада үз-үзен кулга алдылар.

Ниһаять, ныклы, ләкин саңгырау гына кыңгырау авазы яңгырады!

Көрәш, тартыш, көчләрне һәм осталыгыңны сынап карау тамашасы башланды. Көрәш яратучы тамашачылар игътибар итми калмаганнардыр: Игорьның киң җилкәсе, калын муены көчле спортчы булуы турында сөйли иде. Ләкин Айбулат та төшеп калганнардан түгел – аның беләк мускулларына чаклы чүлмәктәй кабарып тора. Димәк, көчлеләр очрашуы булачак икән бу. Тамашачылар нәкъ менә шуны көтә.

Беренче тартыш. Ул разведка төсендәрәк, ягъни бер-береңнең йөрешен, алымнарын, техник әзерлеген барлау кебегрәк барды шикелле. Ләкин алга таба билгә салган сөлгеләр ныграк кысыла барды. Икесенең дә гәүдәләре сыгылмалы, йөрешләре саллы. Сөлге белән йолкып, бер-берсенең көчен дә, алымнарын да сынамакта болар. Максатлары – көндәшен ничек тә аркага салу, шушы форсатны ничек тә кулдан ычкындырмау. Икесенең дә беренче ыргымнары очко алудан узмады. Алга таба ни булыр – хәзергә моны берәү дә әйтә алмастыр, мөгаен.

Акрынлап, үзара тартышу көчәйде. Картина шундыйрак төс ала бара: бер-берсеннән уздырып, әле билдән йолкыйлар, әле үзләре белгән осталык белән артка таба чигенү ягын да чамалыйлар. Үзара дусларча елмаю белән башланып киткән көрәш инде җитди чырайларга алышынган иде. Чөнки «кем-кемне?» дигән сорау ике егетнең күңелендә дә, залның электрланган гөмбәзендә дә сүнмәс очкыннар рәвешендә эленеп тора иде.

Игорь көрәш мәйданында үзен шактый иркен хис итә. Салмак яисә кискен  хәрәкәтләрен оста ясый, көтелмәгән һөҗүм ясаулардан да куркып тормый. Аның каравы, Айбулат хәйләкәр йөрешләр ясый. Көрәштә аның үзе генә белгән төп принцибы бар: һәрбер хәрәкәтең адреслы һәм нәтиҗәле булырга тиеш.

Аларның көрәш-тартышын, арсеналларында булган чараларны тамашачылар үз күзләре белән күреп торды, егетләргә теләктәшлек итте.

Көрәш әнә шундыйрак рухта дәвам итте. Зал, уен агымына ияреп, умарта күчедәй кайный, көчле кул чабулар дулкын-дулкын булып, стадион диварларына килеп бәрелә дә кире кайтарылып төшә. Судья исә аларның көрәшен искиткеч төгәллек белән күзәтә, кул хәрәкәтләре белән аларга теләктәшлек итә.

Игорьның чираттагы һөҗүме уңышлы булып чыкты. Алагаем селтәнү белән ул Айбулатны келәм читенә ыргытты, өстәмә очко алды.

Айбулат та җавапсыз калмады: шунда ук көндәшен келәмгә тәгәрәтте. Екатеринбург егете җитез генә торып басты, сөлгесен алга сузды.

...Ниһаять, көрәшнең соңгы минутлары чишелешкә таба бара! Көчләр тигез дисәк тә, нәкъ менә шушы минутларда җиңүче ачыкланырга мөмкин. Шунлыктан үзара тартышу кызганнан-кыза барды, егетләр тәмам тирләп чыкты, маңгай тирләре тере тамчылар булып, як-якка чәчри иде...

Айбулат, соңгы алымны кулланырга вакыт дип уйлады һәм хәлиткеч форсат эзләде. Исәбе болай иде: көндәшенең билен сөлгесе белән ныклап эләктергәннән соң, гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән кинәт кенә аска таба чүгәләп тартылып, Игорьны күтәреп алу. Нәкъ шулай эшләде дә. Аннары ул егетне, сул якка таба алагаем селтәп, аркасына салды...

Игорь аркасына ауган җиреннән аягына торып басты. Җиңүче – Казан егете Айбулат Мөхәммәтов! Айбулат иң әүвәле Игорьның уң кулын югары күтәреп, аның профессиональ осталыгын искәртергә онытмады, әлбәттә. Шуннан соң бик нык итеп янә кочаклаштылар. Аларның һәр икесе дә ихластан егетләрчә елмая иделәр. Аңлаган кешегә бу елмаю – сабыйларның керсез-гөнаһсыз елмаюына тиң иде. «Кеше кайчан матур була? Елмайган чагында...» дип, бер акыл иясе бик тә дөрес әйткән. Әлеге самими күренеш шушы хакыйкатьнең ифрат дөрес икәнлеген тормыштагы яңа бер мисал белән раслады.

Тамашачылар белән тулы зал, егетләрнең искитмәле күркәм көрәшенә рәхмәтен белдерү йөзеннән, гөрләтеп кул чапты!

Чү! Алдагы рәтләрнең берсеннән гөрнәдирдәй ике егет калкып чыкты да ашыгып, келәмгә таба юнәлде. Аларның хәрәкәте, үз-үзләрен тотышы бер дә яхшыга охшамаган, йөз-чырайларыннан ук усаллык төсмерләре бөркелеп тора иде. Болар буза куптарырга, бәхәс-мазар оештырырга ният кылган иде булса кирәк. Валлаһи шулай! Сирәк булса да, көрәш ярышларында андый хәлләр булгалый. Алай-болай кирәге чыкса дип, Айбулат йодрыкларын йомарлады.

Игорьның җанатарлары келәм уртасына кереп басты. Аларның ни кыланырга, нинди җәнҗал куптарырга җыенуларын берәү дә белми иде, билгеле. Ә менә Игорь үзе вакыйганың ничек төенләнүен бик вакытлы һәм дөрес сиземләде булса кирәк. Ни әйтсәң дә, ике якның әзерлекле командасы да бар бит әле бу залда. Игорьның җанатарларына әйтер сүзе, әмере бик кискен булды:

– Кагылмагыз! Ул минем классташым!

Алар – кайчандыр ике сыйныфташ, кочаклашып, көрәш мәйданчыгыннан акрын гына залга таба кузгалдылар...

– Ә хәзер безгә чәй эчәргә кайтабыз... Чәйгә! – Игорь, ихлас бер караш һәм ышаныч белән ерактагы-якын классташына әнә шул сүзләрне пышылдады.