Логотип Казан Утлары
Поэма

Гөрләгән сулар (башы)

ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ МӘРСИЯ

 

Гөрләгән сулар башында,

Тыңлагыз,

Шунда үтәр –

Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр

Моң-сагышлардан хыял.

                   Дәрдемәнд

 

I

Яфрак асты күршем –

Әкәм-төкәм

Борынгы граммофон мәкамендә

Дәшә шигыремдә,

Сәерсетеп:

– Китте инеш...

Болыннарда – көмеш.

Сине көттем, болдырымда килеш!

"Мөгез чыгар," имеш...

Әйтче,зинһар:

–Ак буламы?

                     Кара сыер сөте...

Җиргә тияр-тимәс җиленнәрне

Тәмләр идем дә бит урлап кына,

Иртә таңнан!

Кичке таңга узган

Сыер көтүләре –

Бурлат кына...

 

Кара сыер сөте ак булалмас...–

Ак сыерның сөте булмый кара!

Кипте инеш...

Болыннарда – көмеш.

Көттем сине!

Болдырымда килеш,

Тумыштан

              тумырга1

                             болдырымда...

Борынгы граммофон мәкамендә...

Яфрак асты күршем әкәм-төкәм

Дөньялыктан дәшәр...

Кыбырсытып:

– Куш мөгезле2 якташ,

Кашкарган баш,

Шан-шөһрәт көт!

Болдырыңда килеш:

"Мөгез чыгар", имеш...

Шигърияттә?!

Монарланып,манар бүзләреңне

Суалмас3 сөт –

Кара сыер сөте...

 

II

Чык төшкәндә узар Садыйк морза –

Йөзеп барган йомшак тарантаста.

Сиртмәсеме сизгер, –

Дөбердәмәс,

Әллә бармы сихер ул арбада?! –

Арба төбен каккаларга

Ни генә юк ул арбада! –

Ялгышып та ялгаш...

Тавыш бирмәс,

Дөм өнсезме әллә?

Дөңгер-дөмбәс4

Авылны уятып!

Дөбердәмәс.

 

Чык төшкәндә узган Садыйк морза,

Арбаңа җәйне дә...

Салыйк, морза! –

 

Юлыкюлларының  кашлагында

Мул тукранбаш катыш

Юшан гына... –

Чап та тарантаска ташла гына!

 

Әйдә, салыйк җәйне, кочак-кочак:

Узып барган

                      җылгыр

                                   җәй айлары,

Кочаклап, күшеккән малайларны,

Басылып утырачак...

 

Җәй түшәген, түшәп салыйк, морза:

Закир черем итсен

                                 бераз гына...

 

– Һәр тырышкан бәндәсенең

             тәңресеннән хакы бар, –

Син карга дип уйлаганың

асыл шоңкар булмасын.

Йорты Болгар булса булсын,

йортны болгар булмасын!

Иҗат итүче аталган:

Дәрдемәнд Акмуллаңыз,

Дөньяда зар булса булсын,

Гүрдә янар булмасын!6

 

Чәчән сүзе белән били морза:

Көйле бара йомшак тарантасы.

Сиртмәсеме сизгер –

Дөбердәмәс,

Ялгышып та ялгаш...

Тавыш бирмәс,

Дөм өнсезме әллә?

Дөңгер-дөмбәс –

Көйле сүзне бозып!

Дөбердәмәс.

 

Кош тоткандай йөргән алтынчының

Тарантасы да, юкса, җиңелчә, –

Чыкмас,

Мичәүгә7

Пар тай җикмичә:

 

Дилбегәне тойсыннар, –

Дәрт-дәрманны тыйсыннар, –

Эшкә өйрәнә торсыннар!

Эшкә өйрәнә торсыннар!

 

III

Инешнең комлы кичүендә

Шом бар...

Атларның

Су эчүендә:

Алтын догаларын отар морза,

Ор-Җаекны кулда тотар морза

Ат сугара!

Уйлар кичүендә...

 

Беренче гильдия сәүдәгәре!

Чигенергә соң түгелдер әле...

 

Типсәң дә,имеш, алтын чыгар... –

Чыккан юк!

Татардан!

Алтынчылар!

 

Инешнең комлы кичүендә

Ымлы...

Атларның су эчүе дә:

Дилбегәңне куеп,

Чөңгердә син!

Чорлар кичүендә...

 

Су тубыктан монда,

Ил тубыктан! –

Чәчәк аткан күбек,

Чәчрәп аткан!  –

Тузгый яр үләне –

                              тубылгыдай...

 

Дәвамын МОНДА басып укый аласыз