Логотип Казан Утлары
Повесть

Биек бәхет таулары (башы)

 Эссе июль аеның бер төнендә йоклый алмый газапланып, киң караватында бәргәләнгән Рәзиләнең башына көтелмәгән сәер уй килде: «Хәйбүшне кайтып күрергә кирәк!» Болай да иләс-миләс кенә яткан хатынның йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты. Үз уйлары үзенә кызык булып китте, көлемсерәп, үз кичерешләренә хәйран калып ята бирде. Хәйбүш кем, имеш, хәзер аның өчен: искән җил, язгы сулар булып аккан былтыр яуган кар, күптән онытылган адәм. Кайчандыр ир кисәге булган икән, ди, йә шуннан, үпкән-кочкан – җилгә очкан, диләрме әле? Хәйбүш, Хәйбулла, кайдан искә килеп төште соң әле ул? Исемен дә телгә аласы килми. Хәйбулла... Каян тапканнар диген андый котсыз, борынгы исемне. «Хәйбулла, Хәйбулла, койрык таксаң ат була», – дип, гел ирештерерләр иде үзен, күзен дә ачырмыйлар иде мәктәптә укыган елларда. Хәер, әле дә шул Хәйбүш булып кала бирәдер, тамчы да үзгәрмәгәндер... Рәзиләнең күз алдына бакыр чәчле, йөзен сипкел баскан, колгадай озын ирнең кыяфәте килеп басты. Ә кайчандыр Рәзилә шуның белән гаилә корырга маташкан булды бит әле, хәтта бала тапты. Ул каршы стена буендагы диванда мыш-мыш килеп йоклап яткан кызына күз төшереп алды. Юк, Хәйбүшнеке түгел ул, Рәзиләнеке генә, тик үзенеке генә. Аллага шөкер, тузан бөртеге кадәр дә йокмаган кызына килделе-киттеле теге җөмәйдән.

И язмыш, ничек кенә уйнамый кеше гомерләре белән. Рәзиләгә тиң егет идемени инде Хәйбүш? Чарасыздан ризалашты ул, артыннан күләгә сыман калмый тагылып йөргән, ике сүзне бергә кушып әйтергә батырлыгы җитмәгән, күзләрен мөлдерәтеп караудан узмаган шул егет кисәгенә.

Рәзилә абыйсында үсте. Әниләре, мәрхүмә, тол хатын «балаларым, балаларым», дип өзгәләнеп, хәленнән килмәстәй йөкләргә дә җигелеп, дөнья йөген сөйрәргә талпынды, талпынды да кырык яше тулар-тулмастан, йөгереп йөргән җиреннән кабергә кереп ятты, мескенкәй. Алай да тырышып-тырмашып, балаларын аякка бастырып өлгергән иде, бер Рәзилә генә балалыктан чыкмый кала дип, зар елады соңгы көннәрендә. Марат абыйсына: «Ризалыгымны аласың килсә, кеше ит сеңелкәшеңне, кыз бала бит ул, назлы җан. Сез, егетләр, ничек тә көн күрерсез, эшләрсез дә ашарсыз, ә кыз кешегә әти-әнисез бигрәк авыр, терәк бул сеңлеңә. Мин аннан сезне карап кына ятармын, әгәр дә рәнҗетсәң, риза-бәхил түгелмен», – дип, күзләре йомылганчы ялынды. Марат абыйсы нәрсә, үз абыйсы бит, «Рәзиләкәй, сеңелкәш», – дип кенә торды да соң, мәгәр җиңгәсе торганы бер аҗдаһа иде инде, аңа тиң башка дөньяда юктыр. Икейөзлелеге хәттин ашкан иде үзенең, абыйсы булганда ал да гөл, гел елмая, чөкердәп сөйләшеп кенә тора, эчеңә-бавырыңа кереп бара. Абыйсы өйдә генә торамыни, гел эштә, иртә китә, кич кайта, берни сизми дә, белми дә. Ул юкта утлар чәчә инде җиңгәсе, ни эшләсәң, шуны килештерми, нәрсә әйтсәң – ул ярамый, бетмәс-төкәнмәс йомышларын өеп кенә тора: абзардагы маллар да Рәзиләнең җилкәсендә, өй дә чиста булсын, балаларын бак... Кырык төрле мәшәкать тапты, ат урынына җикте үсмер кыз баланы. Тешләрен кысып түзде Рәзилә, абыйсына әләкләшеп йөрмәде.

Шуңа да мәктәпне тәмамлау белән бу тәмугтан котылу ягын карады. Әллә нинди югары уку йортлары турында хыялланмады, күршедә урнашкан шәһәрчектәге техникумга барып керде. Әллә күпме профессияләргә өйрәттеләр аны, бухгалтер да, секретарь-машинистка, фермер да, имеш, анда укыганнар. Ике ел шунда белем эстәгәннән соң, диплом алып, авылга кайтты. Барып, баш төртер урыны юк, җиңгә кешенең отыры шайтаны котырган чагы, укыганы бушка – эш буласы юк.

Бар дөньясы дөбердәп җимерелеп барган еллар, һәркемнең үз кайгысы – кайгы. Ни дисәң дә, яшьлек бит әле ул, каннар кайнаган чак, күңел мәхәббәт хакында хыяллана, киләчәк матур-матур төсләргә манчылып күзаллана. Рәзилә булган кадәре киенеп-ясанып, клубка йөри, яшьтәшләре белән шаяра-көлә, капка төбендә егетләр белән торгалый. Аерып кына, күңел кылларын чиерткәне юк арада, шул Хәйбулла йөри инде тагылып, кая барса, аңа тап була. Тегене мыскыллап, төрлечә сүзләр сөйләп, көлә-көлә хәлләре бетә Рәзиләнең ахирәтләре белән. Күңел ачалар шулай, тегесе ник күтәрелеп, каршы бер сүз әйтсен? Сокланып карый да ката, әйтерсең, фәрештә аның каршында.

Ә Рәзилә һич тә фәрештәләр затыннан түгел иде. Соңгы елларда җиңгәсенә бирешеп тормады ул, үз-үзен якларга өйрәнде, теге бер сүз әйтсә, унны җавап кайтарды, шактый чарланды. Җиңгәсе дә арага ирен кертмәде, акылы җитте, бетмәс-төкәнмәс көрәш ике арада гына барды. Тагы бер ягы бар иде җиңгәсенең: авыл хатыннарына Рәзиләне хурлапмы хурлады, әллә нинди уйдырмалар сөйләп бетерде. Әнә шунысы бигрәк тә җен ачуларын чыгара иде инде кызның. Бер көнне ахирәтләре аңа җиңгәсенең тагын бер гайбәтен җиткерделәр.

– Безнекенең бигрәк килеш-килбәте юк инде. Шуңа бер егет тә карамый үзенә. Килеп күренәләр дә якыннанрак белгәч югалалар. Карт кыз булып утырып калыр инде, гомер кияү тапмас, – дип, бар авылга чәчкән, имеш, яраткан җиңгәсе. Абыйсы өйдә юк чакны туры китереп ипләп кенә сөйләшеп карарга булды Рәзилә. Аңлый торган кешемени, күтәрелеп-бәрелергә тотынды, әйтмәгән сүзе калмады җиңгәсенең.
– Дөресен әйттем! Дөресе шул: торганы белән ирдәүкәсең, гомер ирсез утырырсың. Турысын әйткән туганына ярамаган, ди, йөрәгеңне яндырамыни дөреслек? – дип чатнап торды җиңгәсе.

– Теләсәм, иртәгәдән кияүгә чыгам, миңа күз салганнарның чуты юк, – дип әйтте дә салды кыз үзе дә сизмәстән.

Җиңгәсенә шул җитә калды. Авызларын кыйшатып көлгән булды: – Уф, үтерә, кайдан килгән сиңа кияү? Сантый егетләр дә юк шикелле безнең авылда, әнә, теге гомер өйләнә алмый, авыл урамнарын киләп-сарып йөргән гарип Нурмый соратса гына инде, – дип мыскыллаган булды.

 Әллә нәрсә булды Рәзилә белән, башы буталды, мин-минлеге шашынды, үз-үзен тыя алмастай халәткә килеп ярсыды. Кичне чак көтеп алды ул. Музыка уйный башлагач, яшьләр, әкренләп, клубка җыелдылар, Хәйбулла да күренде. Арадан бер кыз, гадәттәгечә, көлкегә борып, егеткә ниндидер сүз кушкан иде, Рәзилә кырт кисте:

– Нәрсә бәйләндегез әле шуңа? Ул кемнән ким?

Ахирәтләре шым булдылар, аларга гына баш булырга булдыра Рәзилә. Шунда ук ул Хәйбуллага таба атлады.

– Нәрсә кызлардан качып, читтә генә торасың? Әйдә әле бер урамны әйләник, сиңа әйтә торган сүзләрем бар минем, – дип, тегене култыклап ук алды. Шатлыктан сулуы капкан егет, бер агарды, бер кызарды, чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты, шулай да үзендә атлап китәргә көч тапты.

Сөйләшми-эндәшми, киң урам буйлап атладылар. Каршы очраганнар бу уты чыгып торган кыз белән чандыр гәүдәсе иелеп төшкән егетнең парлап атлауларына гаҗәпләнеп карап узды. Авызын яба белмәгән Рәзилә дә тынып калган иде. Ничегрәк сүз башларга да, ничегрәк куркытмый гына ышандырырга үз сүзләренә бу мокытны, дип баш вата иде кыз. Шулай авыл читенә үк чыгып киттеләр алар. Кешеләр ишетмәслек ара китүләренә инанганнан соң, Рәзилә туктады да Хәйбуллага таба борылып басты, нәзек бармакларын егетнең иңнәренә салды, күзләренә туп-туры карап:

– Хәйбулла, мин сиңа ошыйммы? – дип сораган булды иркә-назлы тавыш белән. Әлбәттә, егет нәрсәдер дип җавап бирер хәлдә түгел иде. Иңбашына кагылган кулларның кайнарлыгы аның табаннарына кадәр төшкән иде, бәрхеттәй тавыштан мие томаланды, авыз эче кипте, теле аңкавына ябышты. Атабыз, дисәләр дә, телен әйләндереп нәрсәдер әйтә алмас иде ул бу мизгелдә. Адәм ышанмас хәл бит, төн йокыларыннан мәхрүм иткән кыз үзе – Рәзилә аның белән авыл урамыннан парлап үтте, менә әле сихри карашлары белән аны арбый, куллары белән кагыла. Йа Хода, өнме бу, төшме?

Егетнең кичерешләрен якынча чамалый иде Рәзилә. Ошата ул Рәзиләне, нәрсә аны сорап торырга? Җавап та көтәсе түгел әле, югалып калгандыр. Бераз һушына килсен. Ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, Рәзиләнең һәр әйткән сүзенә ризалашып кына торырлык хәлгә килсен.

– Хәйбуллакаем, беләсеңме нәрсә әйтәсем килә минем сиңа? Мин сиңа кияүгә чыгарга риза. Син өйләнер идеңме миңа?

– Мин... син... миңа... алдашасың... – дип, телгә килде егет, кипшенгән иреннәрен ялап.

– Юләркәй, нишләп алдашыйм, ди? Кияүгә чыгу хакында шулай шаярып сөйләшмиләр инде. Гомергә бер була бит ул, – дип, һаман үзенекен тукыды Рәзилә.

– Ничек инде, мин синең яныңда кем? Ә син әнә нинди чибәр, акыллы, сөйкемле... Юктыр, юк... –  дип хәйран калды егет. Ышанырлыкмыни, карап туймаслык кыз үзе башлап, аңа өйләнешү хакында сөйли, җавап көтә әле...

– Менә инде, ник алай үзеңне башкалардан түбән куясың әле? Син кемнән ким? Бер дигән егетсең, мин сиңа ышанып, мине үз итәр, саклар, яклар, гөрләтеп, дөнья көтәрбез дип ризалык бирәм дә... – дип, тәмам үзе дә ышанып, сандугач булып сайрады Рәзилә.

– Рәзилә! Мин синең өчен утка да... үзең беләсең бит инде, күптәннән яратам мин сине. Тик син булганга көннәр якты миңа, синең хактагы уйлар иң ләззәтлесе...

– Тик бер шартым бар, Хәйбуллакаем, шуңа риза булсаң гына мин синеке, – дип, шартларын саный башлады кыз.

– Шарт?.. Анысы нәрсә тагы? Нинди шарт икән ул, – дип, тәмам төшенкелеккә бирелде егет. Мәңге шулай бу тормышта: бәхет кошы килеп кунды дип шатланырга өлгерми дә каласың, оча да китә. Чираттагы шаяртуы гына булган инде бу тиктормас кызның. Ахирәтләренә шулай кызык иттем дип сөйләргә генә кәмит куйгандыр.

– Иртәгә үк язылышабыз, никах укытабыз! Шуңа риза булсаң, башкарып чыга алсаң, мин риза!

Мизгел эчендә мең төрле уй үтте егетнең башыннан. Иртәгә үк? Ул менә шушы минутта, төн уртасында никах укытырга теләр иде дә соң, әти-әнисе ничек карар моңа? Әллә күпме чыгымнар чыгачак, шактый гына акча кирәк булачак, каян табарга? Аның бит әле өстенә кияргә рәтле-башлы костюмы да юк, ә иртәгә үк өстәл түрендә кияү булып утырасы кеше. Тегесен-монысын алырга район үзәген урамый булмас, ярты көн вакытың шунда узачак, ә кем никах укыр? Белер-белмәс әбиләрдән укытып булмас бит инде, ышанычлы, укыган ир заты кирәк. Кемнәрне чакырырга өстәл янына, ә Рәзиләнең абыйлары ризалашырлармы, ничек карарлар?

– Иртәгә икән, иртәгә. Син ничек телисең – шулай булыр, – дигәнен үзе дә сизми калды ул уйларына уралып.

– Хәйбуллакаем, җаным, – дип, кыз тыпырдап алды, аяк очларына басып, чия иреннәре белән егетне чуп-чуп үпте, кочагына сыенды. Монысы артыграк иде, кәнишне, чак аягында басып кала алды егет. Үз гомерендә беренче тапкыр кызлар иреннәренең тәмен, кызлар тәненең исерткеч назын тойды ул, һәм кем иде әле кызы да!..

Алдагы көн үтә мәшәкатьле булды. Рәзилә елап, үпкәләп, тиргәшеп, алдаштырып, иркәләнеп, кырык фигыльгә кереп, абыйларын үзенең яшь кәләш икәнлегенә ышандырды. Хәйбулла турында сөйләп торасы да түгел. Бер көн эчендә суырылып, кара янып чыкса чыкты, көтү кайтканда, аларның зур якларында күршеләрдән җыештырылган өстәлләр буйлатып сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бай табын әзерләнгән иде, ә түрдә, көзге астында, яңа костюмда үзен уңайсыз сизеп, яшь кияү Хәйбулла, аның янында балкып, минут саен уң якта урнашкан җиңгәсенә «күрдеңме?» дигән җиңүле карашлар ташлаган яшь кәләш Рәзилә утыра иде.

Гомумән, кичә күңелле үтте, кунаклар яшьләргә бәхет тели-тели ашадылар-эчтеләр, җырладылар-биеделәр, никахны да ышанычлы, күрше авылның белемле олпат гәүдәле мулласы укыды. Рәзилә үз сүзен сүз итте; җиңгәсе телсез калган иде. Яшьләр авылда озак тормадылар, район үзәгенә барып урнаштылар. Хәйбуллага эш тиз табылды, алтын куллы эретеп ябыштыручыны урындагы автосервиска алдылар. Вакытлыча яшәп тору өчен торак та бүлделәр. Кайчандыр тегү мастерское булган ике катлы таш бинаның зур гына бер бүлмәсе буш тора икән. Бүлмәдә юынгычтан башка бернәрсә дә юк иде дә соң, баш өстендә кыек булгач ярап калды.

Рәзилә борынын югары тотып, элекке укыганы буенча берәр бүлмәдә язгалап-сызгалап утырырга эш эзләп караган иде дә, барып чыкмады, бер эшкуарның шәхси кибетенә сатучы булып урнашты. Көн артыннан көн үтте, шыксыз бүлмәләренә бер төрле ямь керде кебек, урын-җирләре булды, хәленнән килгәнчә бизәде Рәзилә үз куышларын. Бер-берсенә берегеп киткән төсле булдылар, Хәйбуллага икенче төрле, үзенеке итеп карый башлады яшь кәләш. Ә Хәйбулла турында әйтәсе дә юк: атлап түгел, очып кына йөрде. Рәзиләсенең авызына гына карап торды, акчаны да шактый гына кайтара иде. Рәзиләнең теләге буенча, тәмәкесен ташлады, эчеп ямьсезләнгәне булмады.

Бары бер тапкыр исерек килеш күрде ирен Рәзилә. Сәбәбе дә юк кына кебек иде. Яшь кәләш беренче төннән үк авырга калды. Моны белгәч тә, Хәйбулла түшәмгә сикерде, сөйгәнен өрмәгән җиргә утыртмады, кулына бер эш тидерми башлады. Кемдер шулай шатланды, ә Рәзилә үзе, мәсәлән, уйга калды. Нәрсә эшләргә? Алдагы тормыш ничек булачагы томанга төренгән төсле, билгесез, яхшы якка бер үзгәрешләр дә көтелми. Алган акчалары тамактан, кием-салымнан артмый. Гомер бакый шул таш капчыктан башлары чыкмас микәнни? Картайганчы көннәр буена прилавка артында торырга язганмы? Ир дигән булып, гаилә көтәм дип яшәү шундый була микәнни ул? Бала башка бәла генә булмасмы? Төрлечә уйлады да Рәзилә, ашыкмаска булып, абортка барды.

Дөньядагы ике хатын-кызның берсе аның аша үткән, телгә алып сөйләрлек нәрсәсе бар инде, ә менә сүз арасында Хәйбуллага бу хакта әйткән иде, таш булып катты теге. Башын иеп, сүзсез-нисез генә алдындагы чәен чөмерде дә, борын астыннан нәрсәдер мыгырдап чыгып китте. Соң гына, күрше-тирәләр йоклап беткәч, алпан-тилпән басып исереп кайтып керде. Йа Хода, кеше үзгәрсә үзгәрә икән, озын буена карагач кына төсмерләде Рәзилә Хәйбулла икәнен: йөзе көл сипкән төсле булган, сипкелләре дә югалган төсле, күзләре зур булып ачылганнар, муендагы төере туктамый аска-өскә йөгереп кенә тора. Керде дә бу киеме-ние белән урын өстенә лап итеп барып утырды. Гомер булмаганны, күмер булып кабынып китте Рәзилә. Җилтерәтеп, тегене ишек төбендәге ләгәнгә сөйрәде. Ачуын алды да соң, туйганчы тиргәде, аның тавышыннан күрше бүлмәләрдә утлары кабаттан кабынды. Ник бер сүз эндәшсен адәм актыгы, чөңкәеп утырды да шул ишек төбендә, нәүмизләнеп, Рәзиләгә карап катты, мөлдерәп күз яшьләре коела үзенең күзләреннән. Битләре буйлап агып төшәләр дә буып куйган шарфына сеңеп югала торалар. Холкы сәер икән дә бу ир кисәгенең, ныграк эчсә елый торган гадәте бар икән. Аның көен көйләп тормады яшь хатын, туйганчы, эче бушап калганчы тиргәде дә тиргәде тегене, утны сүндереп, рәхәтләнеп ятып йоклады. 

Дәвамын МОНДА басып укый аласыз