Җаным әрнер яшәп туймаганга...

Нигә сыкрый күңел?

Кеше үлгәннән соң да өч көнлек эше кала...

Олы яшьтәгеләр аңлар мине,
Гаепләсә – яшьләр гаепләр.
Чөнки сүзем – үлем белән бәйле,
Әманәтем калсын, дим, мәгәр.

Мин китәрмен. Тиздән туксан миңа.
Җир астыннан юл юк бер киткәч.
Мәшәкатем төшәр башкаларга,
Ыгы-зыгы тынар – эш беткәч.

Тына алмас бары җаным гына,
Җан-рух үлми, дию хак булса.
Гүрдә генә ял итәрмен диеп,
Әйтә идем дә бит гел, юкса.

Җаным әрнер яшәп туймаганга,
Эшем калганына бүленеп,
Эштә яну – яшәешем булды,
Яшәдем гел эшкә күмелеп.

Үлчәп булмый еллар саны белән,
Таулар сыман өелеп эш кала.
Ниятләрне тиздән әҗәл кисәр –
Шуңа сыкрый күңел, эч яна.


Мәгарәдә белем эстәп яткан
Әбугалисина – гаян ир.
Безнең өчен китап-мирасханә –
Булды еллар буе шундый җир.

Чорлар күмгән тирән катламнарда
Энә белән кое казыдым.
Эзенә төштем ерак бабамларның,
Чоңгылларда маяк кабыздым.


Тик сүтелми кала ахыргыча
Үзем җыйган серләр йомгагы.
Без – фанатик магиканнар киткәч,
Тамчыдан күл ясар кем тагы?!

«После нас хоть потоп» түгел миңа –
Газиз халкым булсын гомерле!
Җәһилият мәңге капламасын
Нурлы аяз милли күгемне.

 

 

Кеше һәм табигать
Һомо Сапиенс. Кемнәр генә белми,
Инсаният шуннан яралган.
Тәрәккыят, ягъни алгарыш та
Шул кадими чордан юл алган.

 

Мәҗүси чор, дибез, ә ул чорның
Булган хәтта үзгә бер ягы,
Кеше табигатьтән аерылмаган
Һәм үз итеп сөйгән дөньяны.

Күк йә балчык, яки хайван белән
Бәйләгән ул килеп чыгышын.
Алласы да булган Кояш йә Ай,
Серләр тулы булган тормышы.

Шәфкать көткән бары табигатьтән
Җирсуб[1] булган аңа туган ил.
Умай-ана – үрчем алиһәсе,
Табынган һәр көчкә кеше гел.

Алу өчен бирә белү кирәк –
Үрчем-уңыш бәйле шуңарга.
Табигатьне таламаган кеше,
Корбан биргән җиргә, суларга.

Алтынчы төр тойгы көчле булган,
Натура[2] – культ булып саналган.
Билгесезлек аңа шөбһә салган,
Гүзәллекне күреп таң калган.

Тәрәккыят кенә һәр нәрсәнең
Астын өскә бутап бетергән.
Мәдәният шүтне[3] тетеп салган,
Инсаният, гүя тилергән.

Тилермәгән, ул – масайган бары,
Тойган инсан үзен хуҗа дип.
Табигатьне җиңдем, буйсындырдым,
Мин кодрәтле, горур шуңа, дип.

Кеше сансыз сер иясе булгач
Марска да инде юл кыска.
Айга менә, гүя ындыр арты,
Ракеталар гизә
космоста.

Әмма җирдә күрелмәгән мәһшәр,
Колак ишетмәгән гарасат.
Әллә күкнең төбе тишелдеме?
Туфан купты инде ничә кат?

Ул гынамы, җирдә өермәләр
Бөтерелә, күккә тоташып.
Җир убыла, ташлар җимерелә,
Янар таулар ата ут ташып.

 

Йә, шушымы табигатьне җиңү,
Шапырыну мин баш, хуҗа дип?!
Үз урыныңны таны, и, мәхлук җан,
Йөрмә табигатьне узам, дип.

Бабалардан калган әманәткә
Син, асылда, иттең хыянәт.
Бозык һава, тозлы чишмә суы –
Шул түгелме җирдә кыямәт?!


Рәнҗетелгән җир-су үч алачак
Җуйганга без изге берлекне.

Табигатьне болай кадерсезләү,
И, кешелек, бу соң хөрлекме?

Саклыйм дисәң, инсан, бишегеңне
Татулашу ләзем, бел шуны –
Үзара һәм Җир-Анабыз белән,
Һәм сакларга өйрән Җир-Суны!

 

Анабыз Ай-Ва[4] турында риваяти баллада
1
Бәлки чындыр, бәлки мифтыр,
Шундый хәл булган, диләр,
Матриархатлык дәвере
Башкача узган, диләр.

Анабыз Ай-Ваны Тәңре
Тәү башлап яралткан[5], ди,
Яралгач ул бар дөньяны
Үзенә караткан, ди.

Сылу буен-сынын күреп –
Таулар аңа баш игән,
Җилләр чәчләрен тараган,
Кояш йөзләрен сөйгән,

Сулар, кочып, тәнен юган,
Үләннәр булган келәм,
Ташлар булып – таш эрегән
Ул аяк басу белән.

Әмма, табигать дөньясы
Булса да җанга якын,
Күңленә нидер җитмәгән,
Кальбен ялмаган ялкын.


Сораган ул Күк-Тәңредән:
– Ялгыз мин, сыкрый йөрәк,
Бергәләп тормыш көтәргә
Миңа бер иптәш кирәк.

Тәңре гозерен үтәгән –
Яралткан, ди, дәү Елан,
Тора башлаганнар болар
Ир белән хатын сыман.

Беркөн кара тавыш чыккан –
Елан моңа ыргылган.
Җитез Ай-ва аны шундук
Болгап, читкә томырган.

Гаҗәп, Еланның кабыгы
Калган Ай-Ва кулында.
Һәм ул бүтән беркайчан да
Очрамаган юлында.

Шуннан бирле Елан заты
Яши, ди, читтә качып,
Кабыгын сала, ди, һәр ел,
Чагам, дип, йөрми шашып.

2
Ай-Ва кабат ялгыз калган.
Ямансу. Хәле мөшкел.

Үз тиңем булсын иде, дип,
Йөрәге җилкенгән гел.

Янә Тәңрегә дәшкән ул:
– Илаһым, хәлемне бел,
Аерылыштык Елан белән,
Табылмады уртак тел.

Тәңре бу юлы пар итеп
Җибәргән, ди, Арыслан.
– Иң көчле зат белән, дигән,
Кавышасың, горурлан!

Яшәп киткәннәр. Арыслан
Патша күк тоткан үзен.
Ачуы чыкса – кып-кызыл
Кан баса икән күзен.

Ул гынамы, бер кычкырса
Бөтен җиһан дерелди,
Ырҗая казык тешләре,
Ай-Ва нишләргә белми.

Түзгән-түзгән дә гүзәл зат:
– Тай, йолкыш мәче! – дигән,
Койрыгын урап тоткан да,
Шәпләп кирәген биргән.

Йоннары калган коелып,
Туналган күк тиресе.
Бары сакланган, ди, яллы

Муен-күкрәк турысы.

Шуннан бирле гәүдәсенә
Озын йон чыкмас булган,
Ай-Вага якын килергә
Ул бүтән кыймас булган.

3
Ай-Ва янә парсыз калган,
Йөрәге телгәләнгән,
Ялгызы иза чигүдән
Үзәге өзгәләнгән.

Өмет баглап, өченче кат
Тәңрегә ул сүз каткан.
Үз ишем булса иде, дип,
Күккә багып җан аткан.

Теләге гарешкә җиткәч
Тәңре кылган әмерен.
Ирештергән җир йөзенә
Яралтып, тиң әҗерен.

Җәнлек түгел, Ай-Ва сыман
Булган ул Адәм заты.
Исем-җисем туры килә
Ай-Атам икән аты.

Чагам дип ысылдамаган,
Сыртын да кабартмаган.
Кояш астында көнозын
Кызынып та ятмаган.

Таң белән бергә уянып,
Табигатькә юл тоткан,
Һәр манзарага сокланып,
Могҗиза вә сер тапкан.

Сокланган ул Ай-Вага да.
Тик, итагать сакланган,
Ияләнә төшсен, диеп,
Янына да ятмаган.

Ай-Вабыз соң хатынмыни
Итмәсә үзенекен?!
- Ир була белмисең, - диеп,
Тавыш күтәргән беркөн.

Шуннан Ай-Атам күтәреп,
Түш астына салган, ди,
Кысып-кочып үпкән чакта
Ай-Ва һуштан язган, ди.

 

Ике гашыйк кавышканда
Табигать тынып калган.

Шул мизгелдә җир йөзендә
Тәү сөешү яралган.

Анабыз Ай-Ва, шатланып,
Сөрән салган җиһанга:
- Ишем таптым! Баш булу хуп
Ир-атка – Ай-Атамга.

Ул баш булсын, ә мин муен,
Җайга торырмын, дигән,
Кирәк чакта уңай якка
Үзен борырмын, дигән.

 

Гаилә шулай яралган,
Ямь биргән аңа ана.
Сөешкәч, туа башлаган
Бала артыннан бала.

Ана кальбен биләп алган
Мәхәббәт, шәфкатьлелек;
Шул хисләрне кавеменә
Тараткан, шифа кебек.

Бар кешелекнең әнкәсе
Икән Ай-Ва анабыз.
Аңа бөек тәхет итеп,
Шигъри һәйкәл салабыз.

 

Яшьлегемне эзләдем

Ык буйларыннан эзләдем
Яшьлегемнең эзләрен.
Сөю-сагыну сүзләремне
Дулкыннарга сөйләдем.

Сорадым мин дулкыннардан:
Сөйгән ярым кайларда?
Йөргәне бармы юксынып
Без учак яккан ярда?

Хәтерендә сакланамы
Вәгъдә бирешкән чаклар?
Ятлар куенына кердеме
Тукталгач көткән хатлар?


Нигә дәшмисез, дулкыннар,
Әллә инде мин ятмы?
Тергезергә соң дисезме,
Сыкрап сүнгән учакны?

Дулкыннарның серле шавы
Сагышка сала икән,

Тәүге яр, татлы моң булып,
Йөрәктә кала икән.

 

 


[1] 1Җирсуб (борынгы төркичә) – җир-су белән бәйле туган төбәк; миф буенча, урталыктагы дөньяның төркиләрне яклаучы баш алласы.

[2] Натура (латинча) – табигать.

[3] Шүт (борынгы төркичә) – табигать.

[4] Ай-Ва– Библиядәге Адәмнең хатыны Ева, хәдисләрдәге Һаууа намы белән тиңдәш һәм аваздаш исем. Ул Алгы Азиядәге балчыктан яралган иң беренче хатын-кыз турындагы борынгы мифта сакланып калган. Шул ук мифта Адәмгә тәңгәл исем – Ай-Атам. Төрки бабаларыбызның теле һәм төрки кавемнең яралган регионы да – Алгы Азия, яисә Якын Көнчыгыш дип исәпләнелә.

[5] Яралту – биредә барлыкка китерү мәгънәсендә.

Реклама