ЮРАЛМАГАН ТӨШЛӘР (2)

Җәйге яңгыр

Болыннардан күксел күкрәү узган,

Соңгы тамчы тетри өрәңгедә.

Кичкырынлап яуган яңгырдан соң

Җәйләүләрдән күккә күтәрелә

Җир сулышы, җир җылысы, тыны.

Яшим дисең икән – яшә генә,

Бу – тормышның иң самими җыры.

Яңгырдан соң, җәйге яңгырдан соң,

Ерганаклар һәм чиләкләр тулып,

Изрәп ята әле бая гына

Күктә йөзгән ак канатлы болыт.

Яшим дисәң, яшә иркен сулап.

Һавасы соң – юкә балы сыман!..

Кипкән икмәк тотып, күрше карчык

Көтү каршыларга әнә чыга.

«Тәчтәй-тәчтәй» диеп, сөеп кенә

Бөдрә йөнтәс сарыкларын сыйлар.

Буразналы учларында җирнең

Һәр сабые язмышына сый бар...

Тугайлардан күксел күкрәү узган,

Ялгыш эндәшсәң дә өзелер сыман

Өрәңгедә калган өркәк тамчы.

Юкка юкса, дуамал җил тынган.

Җир сыйлана синең сулышыңа,

Җир сөенә синең сулышыңа.

Яңгыр булып ак болытлар ява,

Җир сыена синең булмышыңа!..

Табаннары белән тойсыннар дип,

Чылаткандыр инде чүәкләрен,

Кыз-кыркынның кер бавында калган

Шәлъяулыгын, зәңгәр күлмәкләрен.

Кибәргә дип элгән ак керләрен

Җәйге яңгыр юри чайкап куйган,

Гөл үстергән уңган киленнәрнең

Гөлләренә ак бөреләр уйган...

Күкрәүләре белән узып киткән

Җиләк исле җәйге җылы явым.

Җир сыена сиңа, туфрак көтә

Яңгыр булып кайтуыңны тагын…

 

 

Ярат!

Гомер суты –  үзәгеңдә
Кайнаган моң агышында.
Алыштырма син ул моңны,
Юк-бар көйгә алыштырма.

Алышына чорлар, җырлар,
Яңа сүзләр, яңа алмаш...
Моңнар сөзгән дала күге
Ак бушлыктай шыр ялангач:

Яңа күкрәү, яшь яшеннәр,
Җете җәйгор көтеп җәйри.
Синең, минем – безнең моңнын
Дәвамына сусап, җаный...

Гомер суты – үзәгеңдә,
Бәгыреңнән саркылган моң.
Яз хәбәрен көтә дөнья
Кырлач-кырлач салкыннан соң.

Яз килерен көтә дала,
Тынына туң йөгерсә дә,
Кайнар учак урдаларын
Кар капларга өлгерсә дә.

Үзәгендә моң тырмаша,
Моң тишелә үлән булып.
Ап-ак күктә кара болыт
Карый җиргә күкрәү тулып...

Менә, менә гөрелтесе
Уятыр да яңгырларны,
Җиргә авар садә моңнар.
Туфрак тибрәр: «Сагынганмын».

Табынганы Күк-Тәңредән
Тере моңнар кайтыр кабат.
Гомереңне язлы итеп
Яратылган өчен ярат!

Гомер суты – үзәгеңдә
Борынгы моң тыпырчына.
Алыштырма ят көйләргә,
Тыңла, сула, яшә, чыда...

 

Юралмаган

 

Юралмаган төшләр ява яңгыр булып,
Карлар булып котырына кара төндә.
Бик еракта ут алмаган тәрәзәләр
Юралмаган төшләр булып карап тора.
Каекларга тулып кара-кара кайгы ага
Агыйделнең ак челтәрле куенында.
Ярны ялмап янган учак очкынында
Юралмаган төшләр өне куырыла.
Шатлык булып кабат балкый таң йолдызы,
Чыклар тулып чәчри назы җир иркенә.
Кояш пыскый, кояш көйри, кояш яна,
Мәгәр дөрли күк түренә җитеп кенә.
Юралмаган төш юлыннан җир тибрәлә
Галәм буйлап, вакыт буйлап, тузан сулап.
Җир иркендә чаба адәм, юл читендә
Юралмаган төшләр кала дога сорап.
Яшәү диеп исемләнгән бу саташу
Кемнән калган юралмаган төшләр икән?
Юрасалар, юш килер дә,

Баш очыннан
алма кебек

кояш

өзелеп

төшәр

микән?..

 

 

*  *  *

Яз терелә. Җил, сөялеп коймаларга,

Курай өрә, җыру суза үз көенә.

Тәрәзләрне эретмәкче утлы сулыш –

Ут-кояшның кайнар тыны. Яз терелә.

 

Яз күренә күзләреңдә – яшерәсең,

Яктылыкка булмый түзеп, булмый күнеп.

Моңарчы гел яшәлмәгән сыман җирдә,

Һәр яз саен – тәүге язга кергән кебек.

 

Тәүге язны күргән кебек. Томырылып

Күккә бага, җиргә бага, илгә бага –

Карашларың яңа төсләр сөзмәк була.

Ә дөньяда сукмак саен – гел ябага...

 

Язга сусап сәфәр чыккан юлчыларга,

Гөрләвекле язгы урау юллар үреп,

Бик борынгы кояш карый, карый көлеп.

Өр-яңа да, бик иске дә кебек –

Яз терелә...

 

 

 

Шундый кичләр була…

 

Шундый кичләр була: күкләр ава,

Ява җиргә меңәрләгән йолдыз.

Сүнәр өчен ява, тынар өчен,

Калсын өчен җиргә утлар ялгыз.

 

Үзәгеннән сына ияләре –

Тибри җирдә сүзсез күләгәләр,

Меңәрләгән йолдыз ява күктән,

Карашларың күккә тисә әгәр.

 

Йолдыз көлен сибеп сукмакларга,

Вакыт тибри – шундый кичләр була. 

Гомер – күмер. Гомер буйларына

Тәрәзләргә ялгыз утлар тула.

 

Үзәгеннән сына күләгәләр,

Ияләре җирдә, җирдә тына.

Кеше – бары кеше генәдер ул.

Күк йолдызы – бары йолдыз гына...

 

Реклама