Логотип Казан Утлары
Повесть

Ярлыкану бәхете (повесть)

Зират – мәңгелек йорт

Җай гына барган автобуста юлчылар әллә ни күп түгел иде. Булганнарының да игътибары бер-берсенә сыенышып утырган парда иде шикелле. Бердән, аларның күгәрчендәй гөрләшеп барулары, сөю-сәгадәтле мөнәсәбәтләре күңелләрне яуласа, икенчедән, алсу битле, оялчан карашлы, зифа буйлы сылу кызның бер кулы гарип булуы кызгандырып куйгангамы, алар бер дә күз уңыннан читтә түгел иде.

Менә мәхәббәтле пар, киләсе тукталышта төшәргә әзерләнеп җыена, өс-башларын төзәткәли башлады. Автобус туктауга җитез генә төшеп калсалар да, егетнең бер аягы икенчесеннән озынрак сыман аумаклап атлавы да, хәләленнән өлкәнрәк булуы да күзгә чалынмый калмады. Тукталыштагы каршы якка автобус көтүче берничә юлчы да бу парны сынаулы караш белән озатып калды. Ә яшьләр исә, алар белән ипле генә исәнләшеп, олы юлдан ерак түгел урнашкан зиратка таба атлады.

– Кемнәр соң болар, хәтерләмим? – дип copaп куйды ак яулыгын мөслимәләрчә бөркәнгән, чәчәкле озын күлмәге өстеннән бизәкле камзул кигән ханым, алар киткән якка кызыксынулы караш ташлап. Бераз тынлыктан соң шакмаклы базар сумкасын җыйнаклап маташкан өлкәнрәк яшьтәгесе, яшь пар киткән якка сынаулы караш ташлап:

– Кара, танымый да торам икән... Бу теге түбән оч мәрхүмә Хәдичәттәйнең яшьли якты дөньядан киткән кызы Разиянең улы лабаса... Нәкъ үзе. Әнә бит атлавы шул. Тумыштан аягы гарип иде ул баланың. Минем улым белән яшьтәш иде, кырык яшьләр чамасыдыр үзенә. Өйләнмичәрәк йөрде бугай. Ә янындагы чибәркәен хәтерләмим. Бәлки, соңлап булса да үзенә тиңне тапкандыр мескен балакай, – дип өстәп куйды, бераз кызгангандай итеп. Чыннан да алар мәрхүмә Разиянең улы Зиннәт белән аның сөйгән кызы Нәзифә иде.

Яшьләр тынчу автобустан төшеп, тузанлы юлны артта калдыруга, икесе дә саф һавага куанып, елмая-елмая, тирән итеп сулап куйды. Әнисенең кендек каны тамган изге җирнең һавасы егеткә шундый тансык тоелды: мөмкин булса, ул ике дә уйламый шушында калыр иде, күпме генә сулама, йотлыгуың һич басылмас!

– Нинди йомшак, назлы һава! – Нәзифә дә әнә шулай хисләнде, ә ялан чәчәкләре исә аны тәмам әсир итте бугай, ул соклануын яшерә алмый әйтеп куйды:

– Ә гөлләре соң, чәчәкләре?! Искиткеч ямьле, исерткеч хуш ислеләр!

Алар, болын чәчәкләрен кочакларына өсти-өсти, пар адымнарын зиратка таба ешайтты. Ә анда шомлы да, серле дә иде. Ара-тирә яфрак лепелдәвен, еракта ялгыз кәккүк тавыш бирүен исәпләмәгәндә, бүтән өн-мазар тою читен иде. Каршыларына зираттан чыгып килүче олы яшьтәге түбәтәйле бабай белән ак яулык бөркәнгән әбекәй очрады. Сәлам алышканнан соң, бабакай ипләп кенә:

– Бу йорттагы мөэминнәргә, мөселманнарга сәлам, Аллаһыдан тынычлык, дип керегез, бәбкәйләрем, – диде, бик ягымлы гына итеп. Яшьләр, рәхмәт әйтеп, ул өйрәткәнне кабатлап, алга узды. Әбекәй бабайга кушылып:

– Каберләрегезне зиярәт итегез, дөреслектә зиярәт итүегез үлемне искә төшерә, дигән бит пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Менә бу иманлы балалар да үлемне искә төшерәчәкләр, ахирәт хакында уйлаячаклар. Аллаһ кушса, гыйбадәтле бәндәләр булырлар, инша Аллаһ, Амин! – дип, изге теләкләрен ирештереп калды.

Ә әни кеше бу газизләрен рәсеме аша елмаеп каршы алды. Ул гүя: «Ни хәлләрең бар, улым? Ә бу чибәркәй кем?» – дип сорарга җыена иде. Нәзифә, чәчәкләрен кабер өстенә салып, карашын рәсемгә төбәде. Аннан ике калын толымын ике якка үреп салган, мөлаемлыгы йөзенә кершәндәй ягылган гүзәл бер ханым сәламләгәндәй текәлеп тора иде. Зиннәт тә гөлләмәләрен әнисен төреп каплагандай җәелеп үскән чирәм юрганы өстенә, Нәзифәнеке янына таратып салып, шунда тезләнде, газизенә сыенырга теләгәндәй, чәчәкләр өстенә башын салып тын торды: әнисез ятим калган сабый чагын яңадан кичергәндәй, күзләреннән ирексездән кайнар күз яшьләре атылып чыгып, чәчәк таҗларына тама иде. Шунда әнисенең ятим Апуш хакында сөйләгәндә, җыр итеп көйләгән юллары исенә төште: «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы».

– Әни, мин сиңа килен алып килдем, – диде ул, кычкырып елап җибәрүдән үзен көч-хәл белән тыеп. – Фатихаңны сорыйм, әнием!

Бите буйлап аккан күз яшьләренә ирек биреп, Нәзифә дә, сөйгәненең җилкәсенә кулын салган килеш, аның янына иелде. Зиннәт исә, бернигә әһәмият бирмәгәндәй, әнисе белән сөйләшүен дәвам итте: «Әнием, газизем! Минем сине хәтерләмәгән бер генә минутым да булмады. Мин сине гел өзелеп сагынып яшәдем».

Ана хакы – Аллаһ хакы икән. Балалар өстендә булган хакларның да иң зурысы булганга, һәр эштә, бигрәк тә гаилә корганда, ана фатихасын алу фарыз. Шунсыз юлың уңмас. Болар егетнең күңеленә бала чактан ук кереп оялаган хаклык иде. Балалар бакчасына йөргәндә, Зиннәтнең әниләр турында җыр да җырлаганы булды әле:
Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын. 
Тик, ни кызганыч, мондый бәхет аның әнисенә тимәде шул. Әмма ул аның гомерен үз күңелендәге матур хатирәләр аша озайтачак әле, һичшиксез озайтачак. Амин! Ул, дога укыгандай, күз яшьләре дә кибеп бетмәгән битен сыпырып куйды. Нәзифә дә аңа кушылды. Аллаһ бар. Ул ташламас!..

...Кире үзләре яшәгән шәһәргә кайтып җитүгә, Зиннәт, икенче автобуска билет алып, сөйгәнен туган авылына ялга озатты: «Онытма, мин синсез – исемсез, бәхетсез мин синсез», – дип, ихлас такмаклап калды. Хатын-кызның үз планнары шул. Нәзифәнең дә никахларына кадәр туып-үскән өен җыештырып, бераз әзерлек чаралары күреп киләсе бар иде. Ул да әнисез үсте бит, әтисе аны ялгызы тәрбияләде. Әнисен исә кыз томанлы гына хәтерли: күзләрен генә ачып калдырып, башы, аяк-куллары да ап-ак бинт белән уралган иде аның. Кызның үзен дә әнисе янына авыр хәлдәге чирлеләрне күчереп йөртә торган тәгәрмәчле арба-каталкага салып кына алып керделәр. Аның үзенең дә бәрелгән, яраланган, сынган урыннары җитәрлек иде. Ә әти-әнисе белән кунакка җыенуларын, җиңел машиналарында бозлавык юлдан читкә тәгәрәүләрен бүгенгедәй хәтерли әле. Авариядән соң әнисе, аерыласы килмәгәндәй, кызының кулларын кысып тоткан килеш, өченче көн дигәндә җан бирде. Кызга, әниең йокыга китте, диделәр. Нәзифәнең бәрелгән, сынган урыннары тиз төзәлеп, ялганса да, сул кулы гына, нишләптер, терсәктән буыны катып, гарипләнеп калды. Рульдә булган әти кеше авариягә юл куюга үзен гаепле санап, битәрләнеп өзгәләнсә дә, өсләренә томырылып килгән, шофёрын инсульт бәргән йөк машинасыннан котылуның, ни үкенеч, бүтән юлы юк иде шул. Аны хәтта милиция хезмәткәрләренә кадәр шулай юатса да, кызының әнисе белән исән калуы яхшы булырына инанган хәлдә, шул очракта үзе һәлак булса да үкенмәслеген уйлап, әрнеп-әрнеп куя иде. Хәер, бер башка ике язмыш юк инде анысы. Берни әйтеп булмый, күрәчәкне күрми, чыннан та гүргә кереп булмый икән лә... Әйтәләр бит, газапны тауга биргәннәр, күтәрмәгән, кешегә биргәннәр күтәргән, дип. Ул да күтәрергә, кызын җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстерергә тырышты. Үги әни кагу-сугуларына юл куймас, кимсетелүгә мәҗбүр итмәс өчен димләүләргә, хәтта кайбер чибәрләрнең үзләре үк сырпалануларына карамастан, өйләнмәде, үзенә толлык йөген бик теләп йөкләде. Әмма гаилә фаҗигасе турында хәтерләгәндә (билгеле инде бу хәл бөтәшмәс чи яра булып, бәгырьне гел кан саркытып тора иде), моны беренче хатыныннан киткәндә, әти тәрбиясеннән мәхрүм иткән бер гаепсез баласының күз яше, әрнеш-каргышыдай кабул итеп, йөрәге гел сызлап, һаман да чәнчи, сыкрый әле. Гөнаһына күрә җәзасыдыр: тәүбә итәргә гомер генә җитсен!.. Амин!


Үксезлек

Нәзифә белән Зиннәт икесе дә сыңар канат астында үскәнгәме, дөньяга карашларында уртаклык тоепмы соң, әллә бүтән сәбәптән, бер-берсенә җиңел тартылдылар. Аягында кимчелек булуга карамастан, егет һич кенә дә үзен бүтәннәрдән түбән дә, җитешсез дә санамый әле. Чөнки фатиры да, тормыш өчен кирәк-ярагы да, кием-салымы да дигәндәй, башкаларныкыннан ким түгел. Хәер, хәтта бик ярлы кеше дә үз алачыгында хан һәм патша инде анысы. Иң мөһиме, аның үз куышы бар. Үз түреңдә үзең генә түрә буласың, билгеле. Әз-мәз пенсиясенә канәгатьләнеп, түшәмгә төкереп ятучылардан да түгел әле, эш урыны да бар. Кулы эшленең – авызы ашлы. Өстәмә акча таба, җитмәсә, шәһәр яны бакчасында җиләк-җимеш, төрле яшелчәсен дә мулдан үстерә... Шулай училищедан соң бүгенгәчә ялгызы гына көн күреп килде. Ә әнисе исән-сау булсамы?! Ничек гөрләтеп гомер итәрләр иде бит! Зиннәт анасының чиксез кайгыртучанлыгын, иркә күз карашын, назлы кочак җылысын онытмый, күңелендә саклап, шуннан көч-куәт алып яшәде һәм яши. Баксаң, ана назы кешене гомере буе озатып йөри икән. ...Зиннәтнең беренче сыйныфка йөри башлаган гына көзе иде. Көннәрдән бер көнне мәктәпкә соңга калганын сизеп, кинәт ашыгып торып, әнисен уята башлады: селкеткәләп тә, кочып та карады. Аh! Күзе генә бераз ачык көе бер хәрәкәтсез катып калган иде инде әнисе. Малай башта, күзләрен зур ачып, бер аваз да чыгара алмый хушсыз калып торды. Курку катыш билгесез хис аны хәрәкәтсез калдырды: тамагына утырган йодрык кадәр төер, тын алырга да форсат бирми зурайганнан-зурайды. Аннары сабый үксеп елап җибәрде... Әнисенең йөрәген тотып сызлануы юкка булмаган икән!

– Сине үстереп, кеше итәргә каян көч табарга икән, балам? Аллаһым! Ятим итмә улымны, – дип елаганын да күргәне бар иде Зиннәтнең.

– Ә-ә-ә-әһ, әни! – Шулай әрнеде малай. Хәзер ул кем белән яшәр? Кем аны мәктәпкә озатыр? Кем дәрес әзерләргә булышыр?.. Шул уйлар белән өзгәләнде бала. Әмма күз яше белән генә ачы кайгынны юып төшереп булса икән ул? Үзен әнисе сөйләгән ятим Апуш итеп тойды кечкенә Зиннәт. Ярый әле әнисенең абыйсы бик вакытлы килеп, ишек шакыды. Бүген ул, машинасына утыртып, сеңлесен шифаханәгә алып барырга тиеш булган икән дә бит...

Ятимнең күңеле сынык була, билгеле: соңыннан исә малай көлмәс, еламас, хәтта сөйләшмәс булды. Ә кайнар яшьләре исә күзләрендә пәрдә булып, озак эленеп торды. Үксез ятимлек йөрәген талкыды аның...

...Кызганыч, әтисен дә бик томанлы гына хәтерли. Зиннәтнең, бала чагында авырып, су да йота алмый яткан чаклары еш була иде. Баланың бармагы авыртса, ананың йөрәге сызлый, билгеле. Ул авырган саен җанын да кызганмастай булып, әнисе бөтерелә. Бер шулай чираттагы үрсәләнеп ятуында эш урыныннан бераз эчеп кайткан әтисенең:

– Каян алдың, кире илтеп куй бу имгәкне! – дип, аяк тибүеннән сүз үзе урамнан алып кайткан иясез песи баласы турында бара дип уйлады бала. Әтисе шул йомшак йомарламны кире чыгарып ташларга куша дип уйлап, песиен кочып, сулкылдый башлады. Ә әтисе:

– Туйдым мин мондый тормыштан, мәңге терелмәс әтәмби бәрәңгедән, – дип, чемоданына кием-салымын ыргытты, шкафта эленеп торганнарын кайсын иңенә салып, кайсын кочып чыкты да китте. Бүтән чакта, хәтта эшкә киткәндә дә, улын кочып сөя, машинасына утырганда, тәрәзәдән карап калган баласына елмаеп, кулын изи торган иде. Ә бу юлы борылып карамады, елмаймады, кулын да изәмәде: китте, бүтәнчә күренмәде, кайтмады, тәмам югалды...

Әнисен җирләп кайтканнан соң, әби-бабайлар, туган-тумача өчен табын әзерләнде. Мулла бабай әнисенә догалар укып, сабыйның аркасыннан сөя-сөя: «Аллаһ ярдәменнән ташламас, инша Аллаһ, иманлы бала булып үсү насыйбы телим, – диде, яшьле күзләрен (Бабайлар да елый икән!) сөртә- сөртә. Йомшак күңелле мулла бабай Зиннәтнең кесәсенә үзенә бирелгән хәер акчаларын салып китәргә дә онытмады.

Ә икенче көнне ниндидер матур киемле ят апалар килде. Бер кочак кәгазьләргә ниләрдер язып, әтисе турында да сораштырганнан соң, кансыраган җәрәхәткә тоз сипкәндәй, балалар йортына бару турында сүз кузгаттылар. Моны ишетүгә малай елый башлады. Соңыннан әнисенең Сәмига апасын кысып кочып:

– Мин анда бармыйм, бирмә мине, Алма апа, – дип үкседе.

Ике улын ялгызы үстергән, югары уку йортлары тәмамлаткан, яңа гына аларны олы тормыш юлына чыгарып, ялгызлыкта калып, балаларын юксынып яшәгән чагы иде аның. Үзен дә, Зиннәтне дә ятим тоеп, ул сабыйны күкрәгенә кысты. Тыштан усал, җитди тоелса да, йомшак күңелле ул. Ятимне елый-елый сөйде дә, үзенә алырга ризалашты. Бала тумыштан күп авырулар белән туып, әле һаман саулыкка туймагангамы, килүчеләр мондый чишелешкә каршы килмәделәр. Фатирга яшәргә кеше кертеп, аның акчасын малайның махсус исәпләмәсенә күчерү мәнфәгатен хәстәрләп тынычландылар. Бер тапкыр шифаханәдә ятканда, хәлен белешеп, икенчесендә мәктәпкә килеп, укытучысыннан нәрсәләрдер сораштылар да, тынычландылар, ахрысы. Бүтән борчып йөрүче күренмәде. Һәрхәлдә Зиннәткә шулай тоелды. Алма апасы әнисе кебек үк назлы тоелмаса да, какмады, ач-ялангач йөртмәде, тормышта бәхетнең күктән төшмәвенә төшендереп, үз-үзеңне хезмәтләндереп яшәргә, пөхтәлеккә, җыйнаклыкка, бүтәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерергә тырышты. Зиннәт тә, балалыгы белән кайчак карышып алса да, гомумән алганда, тыңлаучан булып үсте. Бер нәрсәдән дә мәхрүм булмаса да, кеше арасында үзенең ятимлеген барыбер сизә иде ул.
 

Cep caндыгы

Никахларыннан соң Зиннәт кәләшен үзенең фатирына алып кайтачак. Нәзифә үзенә тартмакчы булган иде дә. Егет ризалашмады. Ата-бабадан калган йоланы бозып булмый....

Ѳе барның – көе бар. Сылуын авылына озатканнан соң, берничә көн үтүгә, эштән соң торагын энә күзеннән үткәреп җыештырырга булды. Буйдакның үз тәртибе. Кем белә, ир-егеткә охшаган – хатын-кызга охшамас. Дөнья якты булсын дисәң, үз өеңдә ут кабыз, диләрме әле? Алма апасы белән бергә тәрәзәләргә яңа челтәр һәм пәрдәләр тектергәннәр иде. Тәрәзәләрен юып, сөртеп, шуларны элде, чәчәк кибетеннән берничә бүлмә гөле сатып алып, матур чүлмәкләргә күчереп утыртты. Урын-җир әйберләрен җилләтеп, япмаларын, мендәр тышларын өр-яңага алмаштырды. Зал диварлары заманча обойлар белән балкыды, идән келәмнәрен тазарттырып алды. Кыскасы, юды, сөртте, буяды, яңартты... Искергән, төсе уңган, чатнаган савыт-сабаны кайсын ташларга, кайсын бакча йортына илтергә әзерләп куйды, яңаларын аш бүлмәсендәге шкафларга тезде. Кем әйтмешли, себерке килсә, чүп качар: электән дә тәртип сөйгән егетнең фатиры тагын да матурланып, ялт итеп калды. Ике атна чамасы вакыт һәр көнне эштән соң әнә шул мәшәкатьләр белән сизелми дә үтеп китте. Ә менә залны (чынында исә ул зал да, йокы бүлмәсе дә иде) матурлап, күңелне якты хатирәләр белән бизәп утырган, күпереп торган, кайберләре чигүле нәкышләре белән әнисенең елмаеп торган йөзен хәтерләткән ястык-мендәрләр өелгән сандыкны Нәзифә үз итәрме, искелек калдыгы санамасмы? Шулай шомланды Зиннәт. Эчендәге вак-төякнең кирәген-кирәкмәсен барлап, әллә соң сандыкны бакча йортына илтсенме икән? Мөгаен, шулай дөрес булыр. Шул уй белән кияү егет сандыкка ревизия ясарга тотынды...

Зиннәт дәү әнисе белән сандыктагы әйберләрне карарга бик ярата иде. Капкачын ачып җибәрүгә, иң өстә ап-ак сөлгегә төрелгән, инде саргаеп беткән, дәү әнисенең ата-бабаларыннан ук калган, битләре телгәләнеп беткән, начар абыйлар учакка ташлагач, көлгә әйләнүдән кемдер коткapып калган Kоръән китабы. Нигәдер, дәү әнисе аны күз яшьләрсез кулына алмый иде. Шунда ук төрледән-төрле дисбеләр килеп чыга...

Дәү әнисе бәйрәмгә әзерләнгәндәй юынып, яңа күлмәген киеп, ап-ак яулыгын туздырып бәйләп, намазын укыгач, бисмилласын әйтеп кенә ачып җибәрә сандыгын. Ә Зиннәт аннан нәрсәләр чыгарын кызыксынып, әмма сабырлык белән тыйнак кына көтеп утыра иде. Олы кеше – солы төше. Сандык белән һәр очрашу тантанасы дәү әнисенең тарих, тормыш, әдәп-әхлак дәресләренә тиң булган икән лә...

Менә, ниһаять, ниндидер бер рәхәтлек белән дәү әнисеннән әнисенә, аннан үзенә мирас булып калган сандыкны ачып җибәрде Зиннәт. Ничә еллар бикле торганнан сандык капкачының эчке ягына тезеп ябыштырылган фоторәсемнәр аша аның балачагы карап тора иде. Әниле чак – бәхетле чак. Сандыкны ачып куюга әнисенең бетмәс күңел җылысы килеп бәрелгәндәй тоелды аңа, әйтерсең, Зиннәт өчен шунда сарылып, ягылып калган?! Менә аның кечкенә чактагы уенчыклары, киемнәре, калын бер альбомга тупланган фоторәсемнәре... Ә монысы? Әнисенең җәйге бер күлмәге белән бизәкле яулыгы икән. Аларны кочып, егет бераз сүзсез утырды. Ә күзләрендә яшь иде. Ничек бу җанга газиз әйберләрдән аерылмак кирәк? Юк, ул моны булдыра алмас!..

Шулай хисләнеп актарына торгач, чират чигүле кызыл сөлгегә төрелгән төенчеккә җитте. Баксаң, әллә нәрсә дә түгел, берничә дәфтәр, ниндидер иске документлар гына икән. Дәфтәрләр әнисенең чәчәк өлгеләре белән бизәлгән истәлекләр, шигырь, төрле җырлар, такмак-такмазалар белән тулы язмалары икән. Ул аларны вакыт табып, соңрак укымакчы булып, читкәрәк куйды. Шулчак аның игътибарын төенчек эчендәге кечерәк бер чигүле янчык җәлеп итте. Кызыксынып, бавын тартып җибәрүгә, эченнән ниндидер кәгазьләр килеп чыкты. Аh! Нигә ачты да, нигә чиште соң ул бу төенчекләрне?! Анда үзенең җанын айкап, бәгырен көйдереп ташларлык хәбәр ятар дип кем уйласын?!. Хәбәр генәме соң? Анда Зиннәттән шушы көнгәчә яшереп сакланган, аның бар тормышын җимерергә, иреген, бөтен шатлыгын буып ташларга теләгән зәһәр еландай шөкатьсез һәм дегеттәй кап-кара сер сагалап ята иде... Баксаң, әти-әнисе Зиннәтне (аның исеме дә Зиннәт түгел, Җәмил булган әле) үзенең күке әнисе ташлап калдырган бала тудыру йортыннан уллыкка алган икән бит. Нинди хурлык! Бу хурлыкны күтәргәнче, нигә ул тугач та, шунда җанын тәслим кылмады икән? Нигә үсте? Ничә тапкыр ятим калды? Инде өйләнәм дип шатланып йөргәндә генә... Нинди көч аңардан шул сөенечне дә күпсенде икән соң? Дөнья – кешенең сынамыш мәйданы, диләр. Ә шәхсән аны нинди туктаусыз сынау икән ул? Кем алдында гаепле булган икән яңа туган сабый? Яшьләнгән күзләрен йодрыгын төйнәп сөртте Зиннәт, әйтерсең, шулай ачуы басылачак та, ул тынычланачак. Ничек күтәрер дә алга нинди матур планнар кора алыр соң ул? Ә Нәзифәгә ничек әйтер? «Син затсыз, туган-тумачасыз, тамырсыз», – дисә?! Тормыш нишләптер берәүгә – ана, берәүгә үги ана икән шул. Димәк, әтисенең дә «имгәк», «әтәмби» диюләре песи баласына түгел, Зиннәткә төбәп әйтелгән булып чыга түгелме соң? Нәкъ шулай. Җитмәсә әтисе әнисенә: «Койрык үстергәнсең икән, үзең өстерәп йөр», – дип тә ачуланды бит әле. Чит күреп, кирәксез койрык санап, үзе өстерисе килмәгәнгә ташлаган инде ул аларны... Әмма Сәмига әнисе генә түгел (Алма апасын да Зиннәт әниседәй якын күрә иде) яратып, иркәләп, сөеп назлы сүзләр белән үпкән-кочкан, бишек җырлары җырлап, әкиятләр сөйләп туймаган йөрәгенә халык моңнары салган газизе – Разия әнисе дә бөтенләй чит бавыр булып чыга икән ләбаса... Акылга, аңга сыймаслык коточкыч хәл! Юк, булмас, дөрес аңламыйдыр Зиннәт. Шундый соклангыч әни үги була алмас!

Ә менә сабыен ташлап киткән затны кем дип атарга? Карамас булгач, нигә тудырган? «Кашың кара, күзең кара, үз көнеңне үзең кара», дигәнмени? Шулай, димәк. Күзенә карыйсы, йөзен күрәсе, сәбәбен беләсе иде. Авыр хәлдә яшәп, карап үстереренә әллә ышанычы булмаганмы? Имчәген ана бирсә, ризыгын Аллаһ бирер, диләр ләбаса... Әллә соң ир дигәне ышанычсыз булганмы? Шунлыктан, халык әйтмешли, ут ачуын – табадан, ир ачуын баладан алганмы? Ничә ай күкрәк астында күтәреп йөргәндә дә аналык хисләре тумавы бик кызганыч. Ун бала тәрбияләп үстергән дәү әнисе, ана булуны гомерлек вазифа саный иде югыйсә. Кемгә-кемгә, дәү әнисенә ышана ул.

Зиннәтнең ятим балалар хакында укырга, тапшырулар, кинолар карарга яратмавы да бер дә юкка булмаган, күрәсең. Күзләре бик тиз яшьләнә шул, кызгана ул андый сабыйларны. Әмма үзенең дә тумыштан ук шундый кирәксез, ташландык булуы башына да кереп чыкмады... Сандыгын да ябарга онытып, ятагына капланды егет. Башта, тешен кысып, сүзсез генә тәгәри-тәгәри әрнеде. Аннары күз яшьләренә дә ирек бирелде. Разия әнисен югалтудан да ачырак иде бу әрнү, үкенечлерәк иде бу күз яшьләре. Шушы халәт аның аягына тышау, тамагына зур төер булып утырды. Тормышы аңа аста упкын, өстә капкынны хәтерләткән, һич чыга, котыла алмаслык тирән бер чоңгылдай тоелды. Бу авыр хистән котылыр көчне каян табарга да, ничек гаилә корырга соң? Ышанычың булмаса, яшәү көн дә кыямәт икән. Кем каһәре төшкән аңа? Бу кара язмыш аны алда да сагалап тормасмы?..

Нәзифәнең дә, Алма апасының да телефон аша эзләвенә карамастан, аларга җавап та бирми, ашамый-эчми, ятагында шул аңлаешсыз хисләр чолганышында бәргәләнде егет. Алма апасы килеп, үзендәге ачкыч белән ишекне ачканда, ул ни үле, ни тере кыяфәттә, бер ноктага карап, хәрәкәтсез ята иде.

– Нәрсә булды, балам? Берәр хәлгә тарыгансың дип торам. Йөрәгем купты.

– Менә сәбәбе, – дип, Зиннәт кинәт сикереп торып һәм янчыктан чыккан шомлы кәгазьләрне өстәлгә бөгәрләп ташлаган урыныннан алып, Алма апасына сузды һәм чиксез гаҗәпләнүдән телсез калган түтәсен кочып алып:

– Сез Разия әнием белән икегез мине үлем якасыннан тартып алгансыз, сезнең изге йөрәк белән мин исән калганмын. Рәхмәт йөзеннән, бурычымны кайтарыр өчен мин яшәргә тиеш. Кәккүк әниемә: «Күр, мин дә үсеп, кеше булдым», – дип әйтер өчен.

...Алма апасы Зиннәтне бу халәттә ялгызын калдырырга кыймады, үзенә алып китеп, пешеренде, мунча ягып җибәрде, әниләрчә киңәшләрен бирде. Тынычландыра, яшәргә көч тудыра, якты киләчәккә ышандыра белә ул... Нәзифәсен исә егет телефонының эш урынында онытылып калуына сылтады. Берни дә юк, янәсе. Ул үзе, бары тик үзе генә барын да ерып чыгачак әле. Аллаһ булышса, нәкъ шулай булачак, иншаллаһ!

Оясыннан алып ташланган кошчык йә талпынып күтәрелергә, яисә аска, чоңгылга мәтәлергә тиеш. Ул күптән инде беренчесен сайлады.
(Дәвамы бар)