Логотип Казан Утлары
Повесть

Остаз (ахыры)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

«Ордым-бәрдем, чыгып чаптым» түгел, секциядәге балаларның язмышын хәл итмәсәм, тынычлап йокламаячак идем. Остаз эстафетасын шәкертем Илдарга тапшырдым. Кызганыч, миндәге җаваплылык аңа күчмәде: ничәдер айдан секция таркалды. Югыйсә бистәдәге көрәш иң югары ноктасына җиткән иде. Дусларым Равил Яруллин, Рүзәл Хәйруллиннар белән биш ел рәттән бистәдәге күл буенда үзебезнең Сабан туебызны үткәрдек. Шәкертләрем көрәйде, аларга стимул кирәк иде. Беренче чиратта, мин аның шул ягын уйладым. Кыйммәтле призлар – суыткычлар юнәттек. Көннәрдән бер көнне бөтен хезмәтеңне пыран-заран китерсеннәр инде?! Моңа ничек кайгырганымны бер Алла гына белгәндер.

Биектауга аяк баскан көнем 1996 елның декабрь ае иде. Яңа себерке яхшы себерә, диләр, райондагы спортның торышын анализлагач, шаккаттым: мин себерергә тиеш чүп кая соң? Мәктәпләрнекеннән тыш үзәктә бер генә спорт залы да юк! Юкның – тамагы тук дип, кул кушырып утырсаң да була. Сиңа хәтле кайгыртмаганнар, яшәгәннәр янәсе. Көрәшне кайда һәм ничек кузгатырга дип, баш ватам. Миңнәхмәтов:

– Караштыр, бина тапсаң – синеке, – ди.

«Октябрь» кинотеатрына сугылдым.

– Әнә подвал, шунда көрәшегез, – ди, йөзе чытык директор.

– Татар көрәшен юеш базга типкәләмә әле син, агай!

Хакимнең икътисад буенча урынбасары Равил Рәхмәтуллин төпле кеше иде.

– Фәрит, – диде ул, – кичә кызым кинога киткән иде, озаклагач барсам, япа-ялгызы ниндидер фильм карап утыра. Ни хаҗәтемә безгә ул кеше йөрмәгән кинотеатр?

Район башлыгы ике сөйләттермәде: «Миннән рөхсәт, ал», – диде. Тимерне кызуында сугыйм, мәйтәм, бригада яллап, зал идәнен тигезләттем. Көрәш өчен менә дигән иркен мәйдан! Келәмнәр – дефицит, аптырамадык, анысын Мәскәүдән машина белән кайтарттык. Инде тренер «тудырасы», чөнки көндез чыра яндырып эзләсәң дә, Биектауда аны табалмыйсың, ә элек бил алышкан егетләр кайсы кая таралышкан. (Без аларны яңадан барлап, үзебезгә тарттык.) Ниһаять, аң төпкеленнән бер исем калыкты: Ринат Гиламов! Ул салгалый, диләр. Гайбәттән гарык мин. «Тәрбияләрбез», – дидем. Шәп тренер, техникасы әйбәт. Без аның белән көрәш секциясе оештырып җибәрдек. Зур итеп яккан учакның очкыны ерак-еракларга чәчри, авыллар уянды, дистәләгән ноктада көрәш җанланды. Бинаны өр-яңадан төзекләндереп, эчен-тышын яңарттык. Аны ачканда, ул чактагы Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән финанс министры Рөстәм Миңнеханов та тантанага килде. Кунакларны каршылаганда, ничектер мин иң беренче Рөстәм Нургалиевичка кулымны суздым. Ул:

– Фәрит, башта Президент белән исәнләшәләр, – диде.

– Гафу итегез, Минтимер Шәрипович, – мәйтәм.

Илбашы:

– Ничего, Фәрит, – дип елмаеп, җилкәмнән какты.

Минем гадәт: көрәш залыннан егетләр китмичә, өйгә кайтмый идем. Кайчакта Ринатны алыштырам. Аның уңышлары турында газетада мәкалә бастырганнар иде, Апас хакимияте башлыгы Азат Хәнифәтуллин шаккатып, баш чайкый икән.

– Кара син, бу бит безнең якташ малай! Кара син, ничек яхшы эшли икән. Немедленно үзебезгә кайтарыгыз!

– Фәрит абый, нишлим? Җәйгә коттедж төзеттерәм, ди глава. – Гиламов бармагын угалады. Уңайсызлана егет.

Фәрит абыйсы: «Без сине эшле-ашлы иттек, рәхмәтең шушымы?» дип оялтыр, ди бугай.

– Сез ни әйтсәгез, шулай булыр, Фәрит абый.

Ничек кеше тормышына тыкшынасың! Миңа андый вәкаләт бирелмәгән. Эчтән сызам. Тернәкләндек дигәндә генә, тренерсыз калулар, ай-һай, авыр. Алар – алтын бәясе.

– Хәерле юл, Ринат, – дидем. – Ярдәм кирәксә, тартынма, шалтырат.

«Аптыраган-җөдәгән, артын мичкә терәгән», – ди халык, миңа алай озак аптырарга ярамый иде: Гиламовка алмашка спорт мастеры Данис Сәлахетдиновны чакырдык. (Ринат – бүген Апаста бердәнбер тренер. Хакимият башлыгы белән сөйләшкәндә: «Тырыш егет. Аңа мактаулы исем бирергә вакыт, әйдәгез, мин Казаннан булышам», – дидем. Хәзер ул «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре».)

Җәүдәт Миңнәхмәтовтан соң Биектау районын Рәшит Шәяхмәтов җитәкләде. Өченче хаким Нәгыйм Сәгъдиев белән дә аңлашып эшләдек. Әмма аппарат җитәкчесе белән җеннәребез килешмәде, ахрысы: төрле программаларда катнашуым, сукыр тиен сорамыйча дәүләт хисабыннан биниһая зур спорт комплексы төзергә йөрүем, хәтта ки балалар һәм яшүсмерләр өчен Көрәш мәктәбе оештыруым ошамады. Бигрәк тә ул минем мөстәкыйльлекне өнәмәде. Кимчелекме бу, хатамы: «Фәлән Фәләнович, бүген моны үткәрәм, иртәгә фәлән әйбер планлаштырам», – дип, түрәләргә отчёт бирергә яратмый идем. Район уч төбендә: кайда нәрсә булган – барысы да күренә. Нигә һәр иртә аларның ишеге төбендә таптанырга?! Проблема туса, киңәшәсең анысы.

Җиденче тоем белән тоя идем: миңа монда дөнья тарайды. Башымда: «Киңрәк колачлап, зур эшләр майтарасы, көрәшкә якынаясы иде», дигән уйлар бөтерелә иде.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка турыдан ярдым.

– Аңладым, Фәрит абый, – диде ул.

Үтенечемне җилгә очырмады, рәхмәт аңа, туган көнем белән котлаганда, күңелле хәбәре белән сөендерде:

– Фәрит абый, Казанда көрәш сарае төзиләр. Әйдәле, икәү барып карыйк, – диде. Директоры Айрат Гайнетдинов яшь кенә егет: «Урынбасар кирәк», – дигәч, Хәлил миңа ымлады. Бер акыл иясе: «Артыгыздан күперләрне яндырмагыз», – дигән. Шуннан кире чыкмагаең, имеш. Мин дә яндырмадым.

– Китәм, – дидем Сәгъдиевкә.

– Юк, каласың, – диде ул.

– Мин бит Миңнәхмәтов кешесе, – дидем, аларның мөнәсәбәтләренә төрттереп. – Мин усал, сез миннән дә усалрак. Йә сугышып бетәрбез.

– Әйтсәң – әйтәсең инде син, – дип көлде ул.

Тәки җиңелмәдем. Хаким дә үзсүзле иде, эштән азат итүен сорап язган беренче гаризамны ертты: «Китмисең, бергә эшлибез». Икенче гаризамны да ерткалап, чүплек савытына ташлады: «Бергә эшлибез, Шәйхетдинов». Өченчесендә кул куйды һәм башкарма комитет рәисенә боерды:

– Фәритне тоталмадык инде, хөрмәтләп озатыгыз! Унөч ел гомер Биектауда үтте. Йөгеңне ат кебек җигелеп тарттың, артыңнан тау хәтле хезмәтең өелеп калды, диләр. Район уңды кебек: чираттагы хакимият башлыгы Рөстәм Кәлимуллин көрәш җанатары иде. «Кире кил», – диде ул миңа. «Рәхмәт», – дидем. Ул читтән көрәшчеләр ияләштереп, үзенекеләргә кырын карап, бик нык ялгышты. Биектау данын үз егетләрең белән күтәр, көрәш тавының иң биек түбәсенә җиңү байрагын алардан кадат! Мин сыкранмыйча кем сыкрансын: бу төбәктә көрәш уты кабынсын дип, шырпы сызган кешеләрнең берсе идем бит.

«Ак Барс» көрәш сарае директоры урынбасары вазифасына 2009 елның 4 декабрендә керештем. Менә ичмасам масштаб! Ял көннәрендә дә Россия яки Татарстан күләмендә уздырылган спорт турнирлары, чемпионатлар, бәйгеләр... Бу тоташ ел әйләнәсендә! (Бөтенесен дә санап укучыны ялыктырмыйм.) Без төрле оешмалардан кунаклар да каршыладык. «Ак Барс» көрәш сарае искиткеч объект: спорт заллары, фитнес-клуб, бассейн... Кызыксына кеше. Иренмибез, күрсәтәбез.

 Бездә яңалык өстенә яңалык: борынгы «Сумо көрәше»н үзләштердек. Ул да көрәшнең бер төре, японнарда аны яугирләр сәнгате дип атыйлар. Мәйданчыктагы ике ир-ат бер-берсен сызык кырыена кысрыклап чыгара яисә табаныннан тыш гәүдәсенең кайсыдыр өлеше белән җиргә орындыра. Шул рәвешле җиңүче ачыклана. «Сумо»гыз татарга ниемә инде?» – дип бәйләнде кайберәүләр. Хәлил Шәйхетдинов әйтмешли: «Кемгә комачаулый ул? Матур көрәш. Унике айда өч Ауропа чемпионы әзерләгез әле сез!»

Узган елда (2021) «Прорыв года» номинациясендә билгеләнүебез танылуда беренче адым иде.

Яшәгән саен уйландыра: нишләп балачагымнан ук көрәш дөньясына чумдым икән? Кул-аяк исән, акыл камил, нигә бүтән өлкәләргә кызыкмадым? Татар баласының канындамы әллә ул көрәш? Әнә тарих сөйли: Әбү Хәмид әл-Гарнати (1131 ел) халык бәйрәме Сабан туе һәм көрәшче пәһлеваннар турында язып калдыра. Без Рушания белән өч малай үстердек. Болгавыр 1985-96  еллар иде. «Бистәдә имансызлар яшереп кенә, наркотик тарата, башта яшьҗилкенчәккә тәмен татыта, ә инде тегеләр «кәнфитсез» күңелсезләнгәч, акчага сата», – дигән шомлы хәбәрләр колакка чалына, шуңа күрә миңа шәкертләрем белән улларымны урам йогынтысыннан саклар өчен уяулыкны югалтмаска кирәк иде. Иртән малайларымның тәпи басканын да, яңа гына аякланганын да, үзем белән ияртеп, секциягә китә идем. Миннән күрмәк улларым да көрәш белән мавыкты. Олысы – Фәнис бәләкәйдән үк «грек-рим» тарафдары, үзеннән олыракларны җиңә иде. Ләкин табиблар умыртка баганасындагы үзгәрешләрдән соң көрәш белән саубуллашырга кушты. Ул – хокук белгече. Аның каравы улы Тимерхан ирекле көрәш секциясендә шөгыльләнә.

Уртанчыбыз Фәнил 2005 елда Чаллыда яшьләр арасында Россия беренчелегенә оештырылган ярышта алтын медаль белән бүләкләнде. Татарча көрәш буенча Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә узган Муса Җәлил исемендәге турнирларда ике ел рәттән чемпион исемен яулады. Бөтенроссия бәйгеләрендә дә ул җиңүчеләр рәтендә. Сигез яшьлек малае Сәйдәш тә ирекле көрәш ярата. Ә төпчегебез Фәннүр – Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшин шәкерте.

Улларым һәм оныкларым миннән күрмәк, дисәм, үземнең көрәш белән чирләвем, аңа фанатизм дәрәҗәсендәге мәхәббәтем кайдан икән соң? Әнинең әтисе – Туктый кушаматлы Габдрахман бабай сөйләвенчә, аның бабасы Хәлиулла озын буйлы көрәшче булган. Аны иң азактан гына чыгарганнар, чөнки йөз егерме килограммлы гәүдәсе белән ир-егетләрне имгәтер дип курыкканнар. 1820 елгы Хәлиулла сиксән биш яшендә үлә. Ул чор өчен озын гомер! 1902 елдагы мәгълүматларны карадым: Россия империясендә ир-атның уртача яше – утыз ике ел.

Шушы бабай мирас итеп, миңа көрәш таягын ташлап калдырганмы? Әллә моның төбе-тамыры бик тирәндәме? Нәсел шәҗәрәбезне төзегәндә, 1570–1620 елларда туган Ирсәй, Ишем, Сәфәр атлы көрәшчеләрнең атасы Күк исемле икәнен ачыкладым. Димәк, мин Күк баба токымыннан, димәк, мин аның туруны!

Менә кайдан ук килә икән миндәге мәңге терелмәслек көрәш чире.
6. Әрнүләр һәм югалтулар

«Әй, кара малай! Атаң Сәгытдинне әйтәм, урам буйлата бодай сипкән кана. Син тугач шатландым, вә ләкин борчуда да идем, кара малай. Тормыш арба ул, гомер буе шуңарга ни тапканыңны төйисең. Түгелгән бөртекләр нәмәгә ишарәдер. Синең өлешең дип салынган ризык ла. Ни тапканыңны югалтырсыңмы икән, җә? Тормыш арба дим, арба, кара малай! Һи, тыңламый, ташбаш.

Биш яшьлек Фәрит чынлап та аны тыңламады, су коенырга йөгерде. Дәү әтисе әллә нәрсәләр сөйли шунда».

Әй, Шәйхетдин картлач! Әгәр бүген көрәшче оныгың белән гәпләшсәң – шаять ул сүзләреңнең мәгънәсенә төшенер иде. Кайгырма, нәсел дәвамчысының арбасы төзек, алтмыш сигез елда анда ниләр генә төялмәде! Ул нинди генә кыен чакларда да өмет белән яшәде. Дүрт туганы – абыйсы, апасы, ике сеңлесе, дүрт йолдыз төсле караңгы төннәрен яктыртты. Аеруча Әнәс абыйсының киң җилкәсенә таянды егет. Ул бит аны: «Куркасыңмыни?» дип үчекләп, мәйданга этәргән иде. Кулы җиңел, ә! Шуннан соң көрәш буасы ерылды да инде.

Йә, язмышына ник рәхмәт укымаска, ди? Бер тапкыр сөю газаплары кичергәч, Аллаһы Тәгалә Фәриткә: «Гаилә корып, уллар үстерегез, Тимерхан, Сәйдәш, Мәрьям, Мәликә, Мәдинә исемнәре куштырган оныкларыгызга куанып яшәгез», – дип, ярын-парын, Кукмара гүзәлен юллады. Рушания – өйдәге учак, аңардан туңган бәгырьләрне эретерлек җылы бөркелә.

И-и, яши-яши арбага шыбыр-шыбыр югалтулар белән әрнүләрнең яңалары да тулды. Билдәшләре, шәкертләре, дуслары... Виссарион, Виссарион... Уфада ничек Фәритне күтәреп, мәйдан әйләнгән иде, ә! Ничек шатланган иде ул чемпион титулына! Канашев аның хөрмәтнең дә хөрмәтенә лаек билдәше иде. Бөек көрәшче иде Виссарион! Күпмедер еллардан соң егет Башкортстанда яулаган медальне Фәритнең муенына такты:

– Бу синеке, Фәрит! Синең аркада мин җиңгән идем. Рәхмәт сиңа! Алар чын ахириләр иде. Фәрит Шәйхетдинов беркайчан да көндәшләреннән көнләшмәде, аларның һәркайсы белән дус иде. Шулай икәү сөйләшеп торганда, кемдер:

– О Виссарион, сәлам! Тиздән сиңа алтмыш яшь тулачак, гөрләтеп юбилееңны уздырабыз, – диде.

Канашев нәрсәдер сизенгәндәй:

– Ашыкма әле, анда кадәр яшисе бар, – диде.

Яшәп җитешмәде, ничәдер айдан соң йөрәге тибүдән туктады... Залесный бистәсендә Илшат Гарифуллин дигән унөч яшьлек малай яшен ташы иде. Маршрут автобусы белән Йошкар-Оланың Тарьял бистәсендәге көрәш ярышларына җыенганда, ул:

– Фәрит абый, мин дә барам, – диде.

Тренерның берүзенә егермеләп бала, Илшатның исә тәртип ягы аксый, юлда ниләр генә кыланмас дип шикләндерә иде. Шәкертләренең әти-әнисе һәм укытучылары белән элемтәсен өзмәгән остаз мәктәптән белеште: малайны укудан азат итмиләр. Менә бу ичмасам сәбәп иде. Ә Илшат күршедә генә яши, капканы ачар хәл юк, күзен тасрайтып ул тора!

– Фәрит абый, мине дә ал! Ал инде, Фәрит абый!

Секциядәге һәрбер баланың холык-фигылен яхшы өйрәнгән һәм ситуациягә карап, кайсы төймәсенә басарга икәнен чамалаган Сәгытдин улы психолог та иде.

– Ярар, Илшат, – диде Остаз. – Мин сине команданың капитаны итеп билгелим.

– Чынмы, Фәрит абый?!

– Чын, чын Илшат. Капитан – тәртип саклаучы ул, яме?

Тәртипсез тәртиплеләрне тәртиптә тота! Көл дә, ела да! Үзендә җаваплылык тойса – үзгәрәчәк, диде Фәрит. Ялгышмады: үсмер шул хәтле җитдиләнде ки, яшен яшьнәмәде, күк күкрәмәде, әле ярышта икенче урынны да алды. Ул секциядә Остазның уң кулы булачак, ә киләчәктә һичшиксез талантлы көрәшче дигән исем белән танылачак иде.
Йа Аллаһым, әллә язмыш уңышларын күпсенде, әллә шәкертен фаҗигагә юлыктырып, Остазын сынамакчы иде. Әйтерсең, ул камчысы белән йөрәккә үк сыдырды: бер атнадан велосипед белән юлны аркылы чыккан малайны машина бәрдерде. Табиблар аның гомерен саклады, әмма... аягын кистеләр. Моңа кайсы ир заты түзсен! Фәрит тә түзмәде...

– Син бигрәк йомшак кеше икән, Фәрит абый, – диде сәерсенгән адашы.

Егет үзеннән дә йөрәккә тау-тау әрнүләр өстисен белми иде әле. Ул аның бер үк һава сулаган, бер үк чишмә сулары эчкән үз баласыдай газиз авылдашы иде. Ике адаш: олысы Фәрит Шәйхетдинов, кечесе – Фәрит Бикмуллин. Карауҗада яшәгәндә үк, спорт белән чыныктырган укучысын зур мәйданнарда күрергә өметләнде Остаз. (Өметләнде дигәннән, ул кул астындагы барлык шәкертләренә дә шундый өмет баглый, чөнки алар бөтенесе дә талантлы иде.) Бистәдә адашы белән күршеләр, йортлары урам аша гына иде. Егет – мәйдан батыры, аңа тиңнәр юк! Тик җиңүләр тамак чылату белән аралаша: утыз көн айнык, утыз көн салмыш. Күрәләтә авылдашыңны упкынга тәгәрәтәсеңме: Остаз аның тән сакчысына әйләнде. Кече Фәрит вахта белән эшли, аларның автобусы аккурат иртәнге алтыда олы Фәритләр кырыеннан үтә иде, Сәгытдин улы сакта, барып, «объект»ы Бикмуллинны уята, киендерә һәм автобуска утыртып җибәрә иде. Берсендә ул әче таңнан китте. Сизенү!

– Каядыр баш төзәтергә чапты, – диде хатыны, еламсырап.

Фәрит аның кайтканын урамдагы су колонкасы янында көтте. Кайта, апын-төпен атлап кайта!

– Кил әле, кил, – диде олы Фәрит.

– О, авылдаш абый, ни хәлләрдә? – Егетнең теле көрмәкләнде.

– Минем хәлләр яхшы, синекен дә яхшыртабыз хәзер, – дип, Остаз җилкәсеннән бөгеп, аны салкын су белән коендырды. Чыдар әмәл калмаган иде. – Эчмә, эчмә! Илерткән дә аракы, тилерткән дә аракы. Әнә Арчадагы Габделхак нишләде?! Үлде! Аракы үтерде көрәшче Габделхакны! Син дә үләсең бит, энем!

– Куркытмәле, адаш абый! Мин үлмим. Ант, бүтән авызга да капмыйм, ант! Антымны бозсам – җир йотсын! Айныдым мин, агызма инде башыма су!

Аны автобуска өлгертеп, тынычланып, секциягә – балалар янына ашыкты Фәрит. Төшке әбәдкә кайтып барганда, Настя түтәй очрап:

– Синең дустың ләх исерек, бакчагыз кырыенда йоклый, – диде.

– Кем беләндер бутыйсың син, Настя түтәй. Ул эштә, үзем каравыллап озаттым.

– Һы, эштә сиңа! Бар, кара!

Әйе, иртән генә җирен-күген тоташтырып, ант иткән адашы койма буенда ауный иде. Күтәреп, өенә илтте олы Фәрит. Эссе мунчада себерке белән чабып айнытты ул аны.

– Бүтән эчмим, ант, Фәрит абый.

Бездә чыгышы белән Башкортстаннан Азамат исемле егет эшли. «Өй салырлык акча җыйгач, туган якка китәм», – ди. Көрәшче малай. Без аның белән обедларда ун-унбиш минут «бәргәләшеп» алабыз. Язмышы турында җебен җепкә китереп сөйләде. Гыйбрәт дисәң дә гыйбрәт! Төнлә урамда аңа өч бандит бәйләнә. Тәмәке сорап, ә ул тартмый, көрәшче чөнки. Тегеләрнең берсе пычак белән кадарга дип селтәнгәндә, бу аны әйләндереп кенә каплый. Башы ярыла бандитның. Азамат качмый, Ашыгыч ярдәм чакырта. Ну кеше имгәттең дип, судка бирәләр инде. Юкса тегеләрдә гаеп, пычак белән ташлангач, Азамат үз-үзен яклаган.

Судка хәтле вакытлыча тоту изоляторында көрәшнең бүтән төре белән шөгыльләнгән ул: көчсезләрне яклаган. Тынчу камерада кырыклап ир-ат икән. Монда бугайлар азынган, яңа кеше пәйда булгач тотыналар бәйләнергә. Мыскыллау, кыерсыту, кыйнау, бәвел эчертү боларны ләззәтләндерә икән. Ул беркайчан да башлап сугышмаган, мәгәр үзенә кагылсалар, әҗәтен йодрык тутырып кайтарган. Егет дәҗҗалның дәҗҗалы белән бәрелешкән. Лидерларын тукмагач, әшнәләре бик тиз шомайган икән.

Суд арты суд... Дүрт ел төрмә.

Изолятордан аны Киров төрмәсенә озаталар. Төрмә – ял йорты түгел, анда кеше – читлектәге кош. Җаның кысылып, төшенкелек биләсә – яшәүнең кызыгы бетәчәк. Азамат – көрәшче, ә көрәшче формасын югалтса, гәүдәсе сәлперәя. Аннан соң нинди мәйдан, ди! Хыялыңны җиде кат җир астына күм! Ә аңа мөмкинлекләр гел чыгып торган. Акыл белән файдалан гына. Әлбәттә, кыек атлаганын сизсәләр, башыннан сыйпамаслар иде. Аның эшен җиренә җиткереп эшләгәнен белгәннәр, шуңа  иминлек хезмәте инженеры вазифасына кулайрак, дигәннәр. Цехларда тикшергән, кимчелекләрне язган, башлыкларына аңлаткан һәм үзе дә токарь цехында егетләргә үтә дә яшерен хәрби бурыч куйган. Штанга ясарга! Тимерләрнең буен, иңен, авырлыгын үзе үлчәп-сызып күрсәткән. Аңа бүлмә сыман аерым куыш биргәннәр, шунда егет тирләп-пешеп, штанга күтәргән дә, тикшерсәләр тапмаслык җиргә торбалар астына яшергән. Үзеңә теләгән изгелекне бүтәннәргә дә телә: иректә чакта бер Әлмәт егете дә штанга белән дуслашкан икән, яшереп кенә, аны да бүлмәсенә алып кергән. Көрәш белән мавыккан егет – аның өчен табыш, аңа тагын берничә малай өстәлеп, ухылдый-вахылдый ишегалдында сөлге белән тартышканнар.

Мәйданчыктагы турник аумасын гына: «Беләктәге кан тамырлары бүлтәйгәнче тартылдым»,– ди Азамат. Янгын сүндерүчеләрнең су кисмәге дә күзенә чалынган. Зу-ур, иңе-буе җиде-сигез метр чамасы, ди. Территориядә әрле-бирле сакчылар йөренә, әгәр каптырсалар – ничәдер тәүлеккә ялгыз камера! Йөзү көрәшчегә тәҗел кирәк, монысын да җайлаган егет: сакчылар киткән арада сусаклагыч капкачын сыза гына ачык калдырып (яктылык төшсен!) йөзгән дә йөзгән! Менә ичмасам яшьләргә үрнәк бу Азамат. Бетәшмәгән егет, дөньясына кул селтәмәгән, иеме, адаш абый?

– Сиңа да үрнәк ул, энем.

– Эчмим дидем бит инде! Ант!

Сүзләр бер үк, ә гамәлләр икенче иде. Ничек кенә тырышмасын, коткара алмады шул. Ярты елдан утлы елан чагып, япь-яшь егетне гүргә тыкты. Үкенечле үлем! Хәмергә сатылган гомер! Югыйсә авылдашының ал да гөл: көрәшә, эшли, гаиләле, әгәр инде ниндидер фаҗигаләр кичерсә – кайгысын юа, дияр идең. Ә монда... Их!

Мәмдәл Сабантуйларында икәүләшеп мәйдан шаулаткан якын дусты Зөфәр Хәнәфиевны дә хәмер харап итте. Милли көрәш йолдызы иде ул, яшьтән үк спорт күгендә балкыды, киләчәктә, мөгаен, үзе дә Остаз статусына ия булып, шәкертләренә көрәш серләрен төшендерер иде. Өстеңә дан ява, сиңа сокланалар, сине мактыйлар, халык арасында шөһрәт казанасың, ләкин боларны күтәрергә ихтыяр көчең җитми. Аның шунысы куркыныч та. Зөфәр моның бер мисалы иде.

Фәритне яшең узган дип киреләнгән тренер белән таныштырган дусты икенче елда Казан төзелеш институтына керде. Башлы! Берьюлы өч-дүрт югары уку йортында укырлык. Шәхси тормышы да көйләнгән кебек. Марҗа Татьянага өйләнде, кызлары туды. Югары Осланда төзелеш прорабы иде, ә Фәритнең бу вакытта колхоз рәисе Ринат Гатинның үтенечен тыңлап, мәктәп төзү мәшәкатьләре белән йөргән чагы. Елы да хәтердә: 1996 ның җәе. Югарыосланлылар Сабан туена әзерләнә. Зөфәр дә кытыкланган, ул:

– Фәрит, син барасыңмы? – дип сорады. – Әгәр батыр калдыртсаң, мин дә көрәшер идем.

Аксый! Әллә кайчан аягын бәргән иде, һаман хастаханәдә тикшерелмәгән.

Үгетлә, орыш, тиргә яки бәргәләп ат – файдасыз. Кермәсә дә керми икән адәм баласына! Инде көрәшәм, ди. Дәрт бар, ә дәрман юк бит инде. Шушы авырткан аягы белән ничек бил алышмакчы икән, ә?

– Хуп, көрәшерсең, Зөфәр!

Дустының көрәш дәртен сүндерергә базмады ул.

Кыр бәйрәменә Казаннан да көрәшчеләр җыелды. Зөфәрнең күзләре сагышлы иде. Ул колхоз айгырлары кебек мәйданда сикергәләгән ир-егетләргә карап торды-торды да авыр гына сулап:

– Чыкмам, ахры, – диде. – Ни... син нит әле, мине үзәккә төшер әле.

– Эчүеңне ташла, зинһар, ташла! – Фәрит йөз дә беренче тапкыр дустына ялварды. – Басылмый ул аракы белән чир. Никләр генә яраңны дәваламыйсың?! Ахырдан үкенерсең, Зөфәр. Ярар, иртәгә үзем табибка илтәм сине.

Зөфәр үпкәләде:

– Син инде тагы. Бала-чагамыни мин? Үзем барам, дим бит. Төшер әле үзәккә!

Шул ук елның декабрь аенда егетнең аягын кистеләр. Яра чиләнеп-бозылып, гангрена башланган иде.

Сәгытдин улы эше ни тыгыз чакта да дустының хәл-әхвәлен белешергә вакыт тапты. Соңгы баруында Зөфәр инде караватында селкенмичә ята иде, дустының тавышын ишеткәч, күзен тутырып-тутырып, аңа карады. Сырхауның туганы:

– Ике тәүлек күзен ачмаган иде, бүген сезгә ачты, – дип шаккатты. Сүзсез генә бәхилләшкән икән. Иртәгәсен җанны айкаган коточкыч хәбәр: «Зөфәр китте...»

Ләгънәт яугыры шайтан суы әнә шулай татарның тагын бер талантлы көрәшче баласын мәйданнан алып ыргытты. Ир-ат таш бәгырьле, еламый, диләр. Елый, тик күрсәтми, Фәрит тә күрсәтмәде, күз яшьләре туп-туры йөрәгенә тамып, боз-сөңгегә әверелде...

...Йа, бу исемнәрнең кайсысын тормыш арбасыннан коеп калдырасың? Алар – аның әрнүләре, аның югалтулары. Ул шәкертләре һәм дуслары белән данын да, дәрәҗәсен дә бүлешер иде. Барысына да үзенең хәләл көче белән иреште, беркайчан да көрәшче исемен тапламады. Көрәшче... Ә бәлки, Фәрит Шәйхетдиновка тренер роле кадерлерәктер? Әйе, кадерлерәк! Әнә ничә тукталыш: авыл мәктәбе, Залесный бистәсе, «Ак Барс»та тугыз ел – Татарстан, җиде ел Россия җыелма командасы баш тренеры. Ул шәкертләренең уңышларына сөенде, алдыртып китмәсәләр – көенде. Яшьләрне өйрәтүдән тәм тапты Остаз. Бүген аның бөркетләре уенынчынын бергә кушып:

– Син мәйданга чыксаң, котыбыз оча, чөнки син безне кыса идең, Фәрит абый, – диләр.

Юк, егетләр, ул кысмады, ул сездән таләп итте! Мәйдан җебегәннәр өчен түгел. Баш хөкемдар вазифасы намуска бәйле иде. «Гадел бул, һәркемгә тигез кара».

Яшь чакларда гаделсезлек күсәге белән шактый кыйналган Сәгытдин улының көрәшчеләрне «сөйкемсез» яисә «сөйкемле сөяк»кә аермавын беләләр, шуңа күрә аның тирәсендә «фәләнне якла» дип, беркем дә ышкылып йөрмәде. Шәйхетдинов сатылмаячак! Кайчандыр аны чеметкәләгән Мәгаз абый Сәхабетдинов унсигез ел шушы көрәшне җитәкләде (мәрхүм инде, урынын җәннәттән әйләсен Аллаһы Тәгалә!). Аның турында: «Объектив түгел», – диләр иде. Әмма ул ялгыш та Фәриткә: «Моны җиңүче калдыр», – дип әйтмәде. Ә кайбер түрә-мазар өйрәтеп маташса яисә акны кара, дип исбатласа, Фәрит усал гына:

– Ә сезнең кайсыгызның мәйданда сыбызгы сызгыртып торганыгыз бар? Анда бит бөтенләй башка төрле уйлыйсың, җиңел түгел анда! – диде.

Әйе, көрәш дөньясында яшәве җиңел түгел. Сәгытдин улы таштан яралмаган, Сәгытдин улы – адәм баласы. «Моның хәтле йөк ниемә кирәк?» – дияргә дә, читкәрәк китеп басаргадыр, бәлки? Залесный бистәсендә шәхси Көрәш клубы ачам, дигән хыялны нишләтәсең?

Бер кичне хатыны белән төнге урамда һава сулаганда, ерактан ук аны озын буйлы ир-ат сәламләде:

– Исәнме, Фәрит Сәгытдинович?! Мин сезнең яхшылыгыгызны мәңге онытмыйм, сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт. Тормышым әйбәт, өч бала әтисе мин. Олысына унсигез яшь! Александр-Саша!

Остаз белән шәкерт кочаклашып күрештеләр. Хәтерли Фәрит: бәләкәй малайның әтисе башта әнисен үтерә, аннары үзе асылына. Саша әбисендә үсте. Ятим баланы урам баткагы суырып, бик тиз юлдан яздырырга мөмкин, шуңа күрә Остаз аны көрәш белән мавыктырып усал җилләрдән ышыклаган иде. Әнә бүген егет ихлас күңелдән рәхмәт укый! Ә андыйлар бер Саша гынамы? Андыйлар йөзәрләгән-йөзәрләгән! Ә ул читкә китеп басмакчы... Әле үзе көрәш чиреннән дә терелмәгән.

«Терелмәс тә! Безнең көрәшчеләр токымы шундый!»

Чү, әллә бу гасыр диварлары аша саркыган Күк баба тавышымы?!
Тәмам.