Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин - бары тик гади кеше генә

        Без космонавт, милиционер, укытучы булырга хыялланган  комсомоллы-пионерлы чорда үстек. Мин дә язучы булырга теләдем... Ул гаять кызыклы, үзенчәлекле заман иде һәм иң мөһиме – дәүләт  әле адәм балаларын тәрбияләүне үз өстеннән төшермәгән дәвер иде. Аннан ул заман алмашынды, бөтен нәрсәне сатып алырга мөмкин дигән бер күчеш дәверенә аяк бастык та, безнең буын иҗат, сәгадәт, бәрәкәтле яшәештән ерагаеп, “кояш астында җылы урын эзләү” белән мәшгуль булды.  Шул сәбәпледер, «Җырларымда  җирсүем» дип аталган беренче җыентыгымны да мин илле яшемә генә бастыра алдым. Ә язуны ташлаган юк үзе, гел төрткәләп торам. Гастрольгә чыкканда, сәфәрдә вакытта, ялгыз калган минутларда күңелдә шигъри кәеф туа, Хәсән Туфан әйткәнчә, “иҗади накал”да яши башлыйсың. Бу – тормышның иң сөенечле мизгелләре. Түбәндәге шигырьләр дә төрле елларда, төрле форсат белән тудырылган тезмәләрем.

 

* * *

     (Дәрдемәндчәрәк)

 

Туган якның күкләрендә  

Каурый болыт.

Кояш кулын суза,

Болыт аша саркып.

Без киткәч тә яшәячәк

Күренештер...

Исән чакта Ватан сөю –

Лазем эштер!

 

Киңәш   сораучыга

 

Минем юатуны телисең син.

Кул тыгалмыйм язмыш эшенә.

Илаһи эш килми кодрәтемнән,

Мин – бары тик гади кеше генә.

 

Сафсата түгел

 

Бу фикерем ачыш түгел,

Һәм түгелдер сафсата.

Шайтан таягы да, дуслар,

Ни гаҗәп: чәчәк ата!

 

Бер кабер янында

 

Гаҗәп тә бай булган ди бу егет.

Яши белгәндер ул “матур итеп”.

Хәсрәт төшә тик кайвакыт башка –

Акча киткән... үзе хәтле ташка.

 

Каршылык

 

Килеп кердем шулай зур кибеткә.

Каршы алды мине каршылык:

Бер агайның кәрзинендә ята

Аракы һәм ... хәләл казылык.


“Эгоистик” шигырь
Каенлыкта
Миллион яфрак.
Никадәрле шатлык
Берүземә!


* * *
Юл газабы – гүр газабы, диләр,
Шул “газаплар” әллә ничек якын.
Күрермен күк юлда шигъриятнең
Пар канатлы, сылу тулпар атын.

* * *
Тыйма, кеше, йөрәгеңне

Типсен, янсын көчлерәк!
Бу янулар күгәрүдән
Саклану өчен кирәк.

 

* * *
Бөртеген ал, ут төрт кибәгенә.
Китап шулай безне өйрәтә!
Әйтү җиңел, әмма дөнья кайчак
Дуңгызга да җизни дидертә...
 

***
Тәрәз  ачтым иртә таңда

Бик хуш кына кошлар сайраша.
Бер карга да кушылып бакырмаса,
Китек булыр иде тамаша.

***
Кечкенә эт зур поездны
Озатып калды:
Никадәр зур аерма...

***
Җир әйләнә, кояш нурын сибә,
Кар ява да җиргә, кар эри.
Кешенең исе китми бернигә дә
 
Кырык төрле эш бетереп йөри.

                ***

 

Өйләнеп тормыш корсам да,

Йөрәк һаман Дон Жуан.

«Бу да миңа булмады», дип,

Кызларны озатып калам...


***Еллар узар. Беркем бакый түгел:
“Авылым!” – дип, мин дә җирсемәм...
Һаман шулай таңнар каршылап
Яши бирер Туган җиргенәм!

 

 

   Манекен

 

Бик охшаган

Безнең дөнья

Кибеттәге

Манекенга.

Манекенның

Бетми эше:

Кием ала

Һәммә кеше.

Бер туктамый

Ала-сата,

Суыкларда

Ката-ката.

Гаҗәпләнәм

Күп уйлагач:

Ул гел эшли...

Гел ялангач...

 

                     ***

Кара Чишмә кыйбла якта булыр,

Казан тарафыннан карасаң.

Болытларга карап күңелем тула,

Илгә йөзгәннәрен аңласам.

Кара Чишмә – Казан арасында

Ике йөз дә илле чакырым.

Мәркәзебез үзенә тартып алды,

Шунда кордым гомер чатырын.

Туган төбәктәге хатирәләр

Биләп алган бөтен барлыкны.

Медаль итеп тагып йөрим менә

“Читкә китте” дигән ярлыкны...

 

Киләчәккә кайтам

Туган йортка кайту нинди рәхәт,

Сулышлар да китә киңәеп.

Кайту һәрчак сөенечле була,

Көтеп торса газиз әнкәең.

Туган йортта канат чыныктырды,

Очып китте кече, олысы.

Дүрт ел кинәндәрде туган йортның

Әткәй саклап торган җылысы.

Кайту! Кайту! Нинди җылы бу сүз,

Кайтыр җирең булган тәкъдирдә.

Ничә еллар кайттым үз ояма,

Рәхмәтлемен шуңа тәкъдиргә.

Үткәннәргә  кайталмау сагышы

Гомер буе мине өтәчәк.

Тик боекмыйм: кайту шатлыклары

Киләчәктә мине көтәчәк!

*Дүрт ел – әни вафатыннан соң әткәй шулкадәр гомер ялгызы яшәде.

Әнкәй хакында уйлану

Туган төбәк Кояш иле сыман,

Һәрчак нурлы анда биек күк.

Улы кайтканлыгын күреп алса,

Әнкәй чыга ишек төбенүк.

...Шулай иде элек, мин яшь чакта.

Бүтән бүген ишек-бусага.

Бар җанымны бирер булып хәзер

Улым көтәм үзем тупсада...

Илгә кайту гына сирәгәйде

Тормыш йөге басты иңнәрне.

Туган төбәк шулай яшь саркытып

Елата ла бездәй ирләрне.

Газиземнең кабер өстен утыйм,

Сагышыма тынгы тапмадым.

Кычытканның чагып алуын да

Әнкәй үпкәсе дип аңладым.

Бу фикерем  тик бер фараз гына,

Үпкә тотмас Ана улына.

Әнкәй җаны – кояш, җылылыгы

Җитәр бөтен гомерем юлына!

 

Рәнҗетелгән тарих

Мең сәнәлек Казан кайнап тора,

Дөнья куа мәркәз халыгы.

Кыл үзәктә – җимрек агач йортлар,

Тукай заманының байлыгы.

Һәр агач өй – үзе бер зур тарих.

Монда кемдер туган, яшәгән.

Кемдер газиз милләт күкләрендә

Елтыр яшен булып яшьнәгән.

Бүген йортлар елый,

Сүтелгәннәр...

Күзсез тәрәзәдән җил йөри.

Мыскылланган йортның горур Рухы

Солтан урамында* иңри.

Миләттәшем, бармы ишеткәнең

Йортның өнсез-яшьсез елавын?

Ипләп кенә әйләнеп кил әле

Насыйри, Нариман урамын.

Ятим йортлар – рәнҗетелгән

Тарих.

Кирәк тә бит гыйбрәт алырга.

…Ун гасырлык Казан горур гына

Аяк атлый яңа гасырга.

*Солтан урамы – артист Зәйни Солтанов урамы.