Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» – татарның «визит карточкасы»

 Бу исемне аклап яисә аңлатып торуның хаҗәте юктыр. «Казан утлары» безгә газиз балабыз, якын туганыбыз кебек кадерле, аның һәр санын сөенечле хәбәр, күчтәнәч кебек көтеп алабыз, баскычтан өебезгә күтәрелгәндә үк, түземсезләнеп эчтәлеге белән танышабыз. Чөнки татар сүз сәнгатенең төрле жанрларга караган иң затлы әсәрләре шунда басыла, тәүге бәяләрен шунда алалар. Шул басмада дөнья күргәннән соң, әсәр мәдхия нурында коенса да, тәнкыйть утына эләксә дә, инде ике кеше «җаваплы санала»: иҗатчы һәм журнал хезмәткәре. Г.Бәшировның «Намус» романы Сталин өстәленә килеп кергәнче, А.Расихның «Ике буйдак» әсәре Ф.Табеев күзенә чалынганчы, беренче сынауларын әдәби журналыбызда узганнар. «Совет әдәбияты» – «Казан утлары» баш мөхәррирләре элек-электән күренекле язучылар, танылган каләм ияләре, сүз сәнгатебез үсешенә өлеш керткән зыялы һәм милләт гаме белән яшәүче җитлеккән шәхесләр булдылар. 

Шәхсән үзем, әүвәл «Совет әдәбияты», хәзер «Казан утлары» дип аталган басмаларны мәктәп баласы чагымнан ук укып бардым дип, күкрәккә сугып кәпрәя алмыйм. Туган авылым Кычытканлы кергән Нурлат төбәге матди яктан бай булса да, мәдәни-әдәби үсеш җәһәтеннән мәркәзебез Казанга сыланып утырган Арча, Биектау, хәтта шактый каләм ияләрен, сәхнә әһелләрен биргән Балык Бистәсе районнары белән ярыша алмый. Җитмәсә, урманга, тәпиләрне «иркәләп» алуны изге бурычы санаган кычытканга, елга-күлләргә бай авылыбызны әүвәл Биләр, аннан Тельман (мишәрчә Тилмән), Октябрь, ниһаять, Нурлат районына теркәп, почтальоннар «эзләп тапмаслык» дәрәҗәдә бутап бетергәннәр. Шулай да, һәр татар авылында уку-язуга һәвәс якты йолдызлары үсеп чыккан шикелле, Кычытканлы да искәрмә булмаган. Андый затларның берсе булмышы һәм язмышы белән кабатланмас шәхес – әтинең бертуган кече сеңлесе, күпләрнең һәм минем миемә әлифба сеңдергән, беренче укытучым Рәисә Хафизова иде. Сугыштан соңгы елларда укытучыларга кытлык булу сәбәпле, элек-электән мәгърифәтле, беренче татар профессионал режиссёры Габдулла Кариевны биргән, ул чорда әйләнә-тирәдә бердәнбер урта мәктәпле авыл КүлбайМорасада өлгергәнлек аттестаты алуга, аны Кычытканлының башлангыч сыйныфына укытучы итеп билгелиләр. Соңрак аңлавымча, ул даими рәвештә «Совет әдәбияты» мәҗмугасын алып, үзе укып, якыннарын таныштыргач, мәктәп китапханәсенә тапшыра барган икән. Бишенче-җиденче сыйныфларда укыганда инде, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган апам журналда басылган әсәрләр белән таныштыра, минем дә иҗатка, «такмак» чыгаруга һәвәслегемне сизеп хуплаганын, «ни өчен журналыбызның «Совет әдәбияты» дип аталуын шәрехләүне сорап, башын катырганымны һәм аның «таралып утырган татарларны һәм барча төрки халыкларны күздә тотып кушылган исем», дип иренмичә аңлатуларын яхшы хәтерлим. 

Студент елларымда, өлкән курсларда укыганда, атаклы журналист, язучы М.Гәрәев кулы астында радиода корреспондент булып йөргәндә, журналыбызда басылган, бигрәк тә зачёт-имтиханнарга кертелә, курс эшләренә бирелә башлаган әсәрләр белән «аралашсам» да, чын-чынлап әдәби мәҗмугабызга читтәрәк, Алабугада яшәгәндә якынаеп киттем. С.Хәким иҗатына багышланган беренче мәкаләм журналга «юл яргач», Ш.Галиев, Г.Афзал, И.Юзеев, Л.Шагыйрьҗан, Г.Зәйнашева, замандашларым Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим, Р.Гаташ, Ә.Гадел һәм башка шагыйрьләребез турындагы язмаларым басылды. С.Хәким, М.Мәһдиев, Ф.Миңнуллин, Ш.Галиев, И.Юзеевлар пединститут студентлары белән очрашуларга даими килеп йөри башлагач, Алабуга ул чорда үзенә күрә икенче мәдәни үзәккә әверелде. Без еш кына соңгы чорда «Казан утлары»нда басылган әсәрләр турында студентлар, укытучылар белән бергә сөйләшә, бәхәсләшә идек. Әдәбият, тел мөгаллимнәре, соңрак фән докторлары Р.Салихов, Н.Вәлиев, Ф.Юсупов һ.б. талибларына курс эшләре итеп, яңа басылып чыккан әсәрләрне бирә башладылар. Шул чорда минем әдәби, тәнкыйди эшчәнлегемне дә «күреп алдылар» һәм әүвәл Язучылар идарәсе әгъзасы итеп сайладылар. Г.Ахунов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, М.Мирзаларның баш мөхәррирлек чорында «Казан утлары»ның редколлегия әгъзасы идем. Бу мактаулы иҗтимагый вазифалар ректорлыгымның абруен да күтәреп җибәрде һәм «Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре» факультетын, аның каршында Төрки телләр һәм әдәбиятлар буенча яклау советын ачканда да, рухи терәк булып торды. 

Алабугада яшәгәндә дә, бигрәк тә Казанга күчкәч, мин бер утырышны да калдырмадым дисәм дә, ялган булмастыр. Чөнки каләмдәшләрең белән очрашуларны көтеп аласың һәм, Ф.Бәйрәмова истәлекләрендә язганча, үзеңне җанлы әдәби процесс өчен җаваплы һәм кирәкле шәхес итеп сизәсең. Ул елларда редколлегия утырышларында әүвәл журналның әле генә табадан төшкән коймактай, соңгы санында басылган әсәрләр турында кызу-кызу, тузаннар туздырып, яшермим, һәркайсыбыз үзебезне күрсәтеп калырга да тырышып, бәхәсләшеп ала идек, аннан соң агымдагы һәм алдагы айларга тәкъдим ителә торган байлыгыбызны «уртага салып» фикер алышырга, беришесен укып, фикер туплап килергә «өйгә» дә биреп җибәрә торганнар иде. 

Әлеге очрашуларда «Казан утлары»ның мөхәррирләре, аларның үз-үзләрен тотышлары белән тирәнрәк танышып, психолог булып бетәсең. Һәр баш мөхәррирнең үзенә генә хас холкы, эш ысулы булуы табигый. Мин якыннан белгән журнал хуҗалары арасында Гариф Ахунов чын демократ иде. Адәм баласы шундый: иң яраткан кешесенә кушаматлар тага. Без аны артыннан әсәрләренең исеменнән алып, әүвәл «Хыялый Хәйрүш», соңрак «Габбас хәзрәт» дип йөртә идек. Үзенә әйтсәң дә, үпкәли белми, көлеп кенә куя иде. Аңардан соң килгән мөхәррирләр белән мондый шаяртулар үткәндә калдылар. 

Аңарга алмашка килгән Р.Харис, «Казан утлары»н чирек гасырга үз кулына алган Р.Фәйзуллин – икесе дә үз иҗатлары белән татар поэзиясен дөнья сүз сәнгате дәрәҗәсенә күтәргән шагыйрьләр, журналның сыйфат дәрәҗәсенә хилафлык китерү генә түгел, әсәрләргә таләпләрендә, Х.Туфан әйләнешкә кертеп җибәргән «рифмачыларны» басмага якын да китермәделәр дип беләм. Шул ук вакытта алар һәркайсы үзләренчә уйлый, эшли торган кабатланмас җитәкчеләр буларак ачылдылар. Р.Харис, үз иҗатындагы шикелле, утырышларны алып баруында да, фикерләү, сөйләү рәвеше буенча философ булып калды, үз гоманын, бәясен рус, дөнья әдәбиятыннан мисаллар китереп дәлилли иде. Үз карашын, мөнәсәбәтен көчләп такмаса да, үзгәрәк фикер белән килешкән була да, без «мәрткә китебрәк» утырган мәлдә, үз уен уздырып куя белде. Барыбыз да «кылган гамәлләребездән» канәгать калып, елмаешып, эрелек касәфәтен саклап таралыша идек.

Югары Советка депутат булып сайланып, соңрак Рәис урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән Р.Харисны журналда алыштырган Р.Фәйзуллин шактый гамәли тәҗрибәле шәхес иде. Әлмәт язучылар оешмасы сәркатибе, башка җаваплы вазифалар үтәгән әдип, редколлегия утырышларында кемгәдер үзен кырысрак тоткандай, нәтиҗәләрен дә кискенрәк ясагандай тоелгандыр. Миңа аның холкы, табигате үз каләменнән төшкән «Сагыныр дип уйласаң да, ялыныр дип уйлама», дигән дүртьюллык парчасындагы фикеренә тәңгәл килгәндәй тоелды. Ул уен, бәясен берничә төгәл җөмләгә сыйдыра алу сәләтенә ия иде. Журнал хезмәткәрләренең, «без ул кулъязмаларның барысын да укып бармый торгандыр дип уйлап, аның тәнкыйтенә «юлыгып», авыр хәлдә калганыбыз булгалый иде», дип зарланганнары хәтердә. 

Р.Фәйзуллин «ТАТМЕДИА»га киңәшче итеп билгеләнгәч, «Казан утлары»на башка хуҗа килде. Актаныш хакимиятендә, Мәдәният министрлыгында чирканчык алган, шигырь-поэмаларында чорыбызның катлаулы халәтен, көтелмәгән борылышларын шактый бай тел, халыкчан сурәт-хисләр белән чагылдыру сәләтенә ия М.Мирза, 2005-2012 елларда Язучылар берлеге рәисе вазифаларын башкарганнан соң, «Чын мирас» журналында эшли башлаган җиреннән «Казан утлары»на «күчеп утырды». Мөнәсәбәтебездә юк кына бәхәс өчен (ни өчен икәнен хәзер хәтерләмим дә) ул мине редколлегия әгъзалыгыннан «азат итте». Мин үпкәмне дә белдермәдем, тавыш та күтәрмәдем. Берничә ай үтәр-үтмәс, өй телефоны шалтырады. М.Мирза икән.

– Тәлгат абый, төштән соң минем янга кагыла алмассызмы икән?

– Әлбәттә, – дим. – Пенсионерның вакыты күп. 

Иркен, затлы бүлмәдә Мөхәммәт Мирза белән озаклап чәй эчеп, гәпләшеп утырдык. Миннән ул, В.Белинскийның «Взгляд на русскую литературу такого года...» мәкаләләре тибындарак, төрле басмаларда урын алган 2016 ел шигърияте турында күзәтү язып чыгуымны сорады. Риза булдым һәм җиң сызганып эшкә керештем. Ул тиз арада «Казан утлары»нда басылып та чыкты. Бик мул итеп гонорарын да тамыздылар. 

М.Мирзаны яшь галим һәм прозаик Р.Галиуллин алыштырды. Халыкта мулласы нинди, мәхәлләсе шундый була, дигән мәкаль бар. Дөньяга таралган татарларны җыеп, берләштереп йөрүгә гомерен багышлаган затлы каләмле, кыю фикерле язучыларыбызның берсе Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклап, татар филологиясе фәне үзәге ТӘҺСИдә гыйльми сәркатип булып эшләгән кешенең журналда да фәнни  юнәлешне игътибарсыз калдырмавы табигый иде. Җан исәбен алу тарихына, нәсел-нәсәбе татар булган галимнәргә игътибар үсүне хупларга кирәктер. Р.Галиуллин уку чорында иң яхшы старосталарның берсе, аспирантым иде. Фәнни җитәкчесе буларак, аңа иҗади уңышлар һәм әдәби көчләребезне берләштерүдә маяк булуын телим. 

«Казан утлары» халкыбызның «визит карточкасы» булуы белән беррәттән, язусызуга һәвәс шәхесләр өчен осталык мәктәбе, милләтебезнең тормышын, гореф-гадәтен, моңын, сыкрануын чагылдыруда, тел-сүз байлыгын саклауда ныклы терәк тә икән. Исеме әдәбиятыбыз тарихында калган кайсы гына язучыны телгә алма, аның каләмен «Казан утлары»нда чарлаган булуын күрәсең. Баш мөхәррир нинди талантлы вә эшчән булмасын, үзе генә журналны тиешле кондициягә җиткереп, әзерләп чыгара алмый. Басманың сыйфаты урынбасарларыннан, төрле дәрәҗәдәге хезмәткәрләреннән дә тора. Үзе дә нечкә психологик күзәтүләргә бай, тормышчан хикәяләр, истәлекләр авторы В.Нуриев озак еллар дәвамында баш мөхәррирләрнең урынбасары вазифаларын уңышлы башкара. Мин аны төрле жанрдагы әсәрләргә бәяләрендә арттырмый да, кимен дә куймый торган гадел белгеч дип саныйм. 

Йөзек кашыбыз «Казан утлары» йөген тартып баручыларга үҗәтлекләрен киметмичә, «кирелекләрен» арттыруны теләп, язмама нокта кую да хәерлерәктер.   Кадерле мәҗмугабыз талантлы сүз осталарына һәм игелекле укучыларына кытлык кичермәсен!