Чикләрне тоташтыручы
Юлай Шамилоглы – дөнья тюркологлары, гуманитар фәннәр белгечләре арасында танылган галим. Тикшеренүчеләр өчен катлаулы урта гасырлар төрки-татар тарихына, мәдәниятенә, теленә, сәяси процессларга үз карашы булган бу шәхеснең күп кенә гипотеза-тәгълиматлары, вакытлар узу белән гыйльми хакыйкатькә әверелеп, гомуми фәнни фикердә үзгәрешләр китереп чыгарды. Алтын Урда тарихының күп кенә мәсьәләләрен 1970-1980 еллар чигендә инглиз телендә яңгыратучы да, ХХ гасыр ахырында татарларның һәм башка төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын уникаль һәм уртак тамырлы күренеш итеп танытуга дөнья фәне мәйданында юллар ачучы да ул. Шуңа да татарлар гына түгел, төрки халыклар «ул – безнеке» дип горурлана.
Америкалы татар галиме һәм тарихчысы, тарих фәннәре докторы, ВисконсинМэдисон университетының (АКШ) Алман, скандинав һәм славян телләре кафедрасы профессоры һәм Назарбаев университетының (Казакъстан) казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил академигы. Висконсин-Мэдисон университетында – Якын Көнчыгыш, Үзәк Азияне өйрәнүче; Урта Азия телләре һәм мәдәниятләре программаларын эшләүче һәм гамәлгә куючы, Америкада һәм Европада күпләгән белгечләрнең остазы.
Әлбәттә, Татарстанда Юлай Шамилоглыны Алтын Урда һәм Казан ханлыгы, татар һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы буенча хезмәтләр авторы буларак беләләр, таныйлар, ихтирам итәләр. Казанда гына түгел, Америкада яки Азәрбайҗанда, Алманиядә яки Төркиядә, Венгриядә яки Үзбәкстанда һ.б. җирләрдә бер генә җитди фәнни җыен да аның катнашыннан башка узмый.
Тарихчы гына түгел, төрки телләрне чагыштырып, аларның хәзерге һәм тарихи үсешүзгәрешен өйрәнү, урта гасырларда төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен, Евразиянең урта гасыр һәм хәзерге чор иҗтимагый, икътисади һәм интеллектуаль тарихын, Үзәк Азия мәдәниятен, Үзәк Евразиядә ислам һәм мөселман цивилизациясен; хәзерге мөселман төрки интеллектуаль хәрәкәтләрен тикшерү белән дә шөгыльләнә.Үзе күп телләр белә: туган татар һәм инглиз телләреннән тыш, француз, алман, кытай, венгр, гарәп, рус, төрек, фарсы, монгол, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, хәтта төркиләрнең борынгы (баба) телләрен дә үзләштергән. Гуманитар тикшеренүләрне ул менә шушы нигездә, шуларны чагыштырып алып бара! Шуңа күрә дә аның һәр хезмәте – фәнни ачыш, көтелмәгән тәгълиматны аңлату, яңа эзләнүләр өчен чишмә башы булып чыга.
Ул – киң карашлы, тирән белемле галим, предметара, бер фән чикләре башкалары белән тоташкан урында, күп предметларның өр-яңа нәтиҗәләрен үреп алып барылган тикшеренүләргә өстенлек бирә. Шул ук вакытта үзенең тикшеренү объектлары да берберсеннән бик нык аерылалар. 100 дән артык фәнни хезмәтләре арасында, «Россия мөселманнары. Исламның Азия, Үзәк Азия илләрендә үсеше һәм йогынтысы» (Филадельфия, 2006, инглиз телендә), «Алтын Урдада ырулар сәясәте һәм иҗтимагый вазгыять» (Казан, 2019, рус телендә; якын арада инглиз телендә Нурсолтанда басылып чыгарга тиеш), «Шиһабетдин Мәрҗани» (Казан, 2018, 2019) кебек монографияләр бар. «XIII-XIV гасырларда Алтын Урда: дисциплинаара якын килү» дигән методологик пландагы яңа хезмәте әзерләнә.
Монографияләре кебек үк, галимнең күпсанлы мәкаләләре белән дә һәм инглиз телле фән даирәсе, һәм Россия укучысы таныша ала, аларны табып алу авыр түгел. Үзе дә хезмәтләрен төрле телләрдә яза. Аның иң яратып, кабат-кабат әйләнеп кайтып язган темасы – Җучи Олысы (Алтын Урда) дәүләтенең корылышы, яшәеше, тарихимәдәни үзенчәлеге икәнлеге бәхәссез. Нәкъ менә шушы материалда галим аерым бер дәверләр тарихына комплекслы якын килү мөмкинлеген бик ачык күрсәтүгә ирешә. Күпсанлы чыганакларга: сәяхәтчеләрнең язмаларына, шул чордан сакланып калган язма истәлекләргә, архив материалларына, төрле фән тармаклары галимнәренең күзәтүләренә таянып, Юлай Шамилоглы Алтын Урда дәүләтенең тарихын – икътисад, сәүдә-сәнәгать, көнкүреш, тормыш итү тәртибе, географик урынчылык, халыкара мөнәсәбәтләр, дин, мәдәният, дәүләти корылыш, язмачылык, шәһәрләр үсеше, миграция-күчешләр, пандемияләр һ.б. күренешләрнең берлегендә, киселешендә тергезә. Тарихка болай якын килү моңа кадәр күз уңыннан читтә калган яки аерым бер тар тикшеренүләр кысаларында барланган күренешләрне калкуландыра, мозаика кебек җыеп, бөтен бер дәвер тормышы-яшәешенә бәя бирергә ярдәм итә. Әйтик, журнал укучысына галим ясаган күпсанлы күзәтүләр-нәтиҗәләр арасында берсен аерып күрсәтү урынлы булыр иде: ул Җучи Олысында Югары ислам мәдәнияте формалашуны һәм дәүләт таркалганчыга кадәр Харәзем, Кырым, Идел-Кама кебек югары мәдәниятнең традицион үзәкләре белән бәйләнештә үсүне, алай гына да түгел, XIII-XIV гасырларда бу югары үсешне ислам һәм төрки мәдәниятнең синтезы тәэмин иткәнлекне дәлилли. Ягъни Җучи Олысының – монгол түгел, бәлки төрки-татар дөньясының үзәге, аның элгәрге төрки дәүләтләр һәм соңгырак татар ханлыклары белән дәвамчан бәйләнештә булуын киң материалда тагын бер кат исбат итә.
Юлай Шамилоглы пандемияләр тарихы һәм аларның дөнья цивилизациясе язмышындагы роле турында хезмәтләр язарга керешкәндә, Болгарда табылган ваба бактерияләренең Европада таралган штамм белән бер булуы сенсация тудырса да, галимнең ваба сәбәпле – яшәү рәвеше, халык саны, урнашу урыннары гына түгел, әлифба-язу, мәдәният, дини-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси вазгыять тамырдан үзгәрү, дәүләтләр-цивилизацияләр җимерелү хакындагы нәтиҗәләре бары тик урта гасырларга гына кагылышлы булып тоелган иде. Инде 2019-2020 еллардагы пандемия бу мәсьәләдә дә галимнең алдан күрүчәнлеген, гыйльми сиземләү-интуиция сәләтен раслады! Аның әлеге теориясен бүген күп галимнәр күтәреп алды.
Юлай Шамилоглының фәнни эшчәнлегендә татарларда тарихи аң формалашуга багышланган хезмәтләр аерым урын тота. Ислам мәдәнияте, мәктәп-мәдрәсәләр, заманча фикерләү, милли бердәмлекне тупларлык тәгълиматлар барлыкка килү һ.б. мәсьәләләр белән беррәттән, төрки дөньяда зур урын тоткан күп кенә мәшһүр шәхесләр дә кызыксындыра аны. Хезмәтләре арасында Кол Галигә, Хәразмигә, Гаспралыга, Абайга, Г. Тукайга һ.б. караганнары да бар.
Әмма иң зур ачышлар ерак гасырлар төпкеленнән килә! Бүгенге тюркология фәнендә борынгы төрки телләрне бу дәрәҗәдә үзләштергән һәм фәнни хезмәтләрдә чагыштырып куллана алган башка бер галимне аерып күрсәтүе дә кыен. Шуңа күрә Юлай Шамилоглының рун, гарәп язулы эпиграфик һәйкәлләрдән алып, кыпчак теле, госманлы теле, чыгтай теле, аерымланган төрки: татар, үзбәк, казакъ, төрек, азәрбайҗан, төрекмән, кыргыз телләренең тарихи үсеш-үзгәреш юлын тергезүе, үз чиратында, төрки мәдәниятләргә реконструкция ясау булып әверелә.
Юлай Шамилоглы – ачык, аралашучан, ярдәмчел, шул ук вакытта, актив гражданлык позициясе булган һәм шуны тормышка ашыру өчен бер мыскал да артка чигенмичә көрәшүче шәхес. Ул Америка төрки телләр укытучылары ассоциациясенең президенты (2003-2017), Үзәк Азияне өйрәнү мәсьәләләре оешмасы әгъзасы, Европада Үзәк Азия проблемаларын өйрәнү оешмасын нигезләүче, Казакъ теле укытучыларының халыкара ассоциациясе, Төрки, госманлы һәм төрек тикшеренүләре җәмгыяте һ.б. берләшмәләр әгъзасы буларак, фәнне, төрки тарихны һәм мәдәниятне тикшерү, популярлаштыру эшендә әйдәп баручы да. Төрки дөнья тарихи-мәдәни мирасының энҗеләрен – инглиз теленә тәрҗемә итәргә, яки төрки ядкарьләр хакында энциклопедия-белешмәлекләр аша дөнья укучысына сөйләргә дә вакыт таба ул. Җитди фәнни хезмәтләр белән бергә, шигырьләр тәрҗемә итүдән дә курыкмый.
1989 елны, мөмкинлек ачылуга, Казанга беренче мәртәбә килеп, Юлай Шамилоглы элеккеге СССР, анда яшәүче төрки халыкларның фәнни җәмәгатьчелеге белән аралаша башлый, бик күп уртак проектларда катнаша. Фәнни хезмәтләр белән беррәттән, югары квалификацияле кадрлар үстерүгә зур өлеш кертә. 2010 елны Казакъстан башкаласы Астанада Президент Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк яңа уку йортын оештыру, аның чит илләрдәге иң югары бәяләнә торган университетлар дәрәҗәсендә укыту концепциясен әзерләүгә Юлай Шамилоглы чакырыла. Әйтерсең лә, аның 2001 елда Татарстанга тәкъдим иткән Татар милли университетын оештыру концепциясен гамәлгә куярга юл ачыла. Инглиз телендә, Америка университетлары үрнәгендә белем бирә торган бу уку йортында казакъ телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү дә таләп ителә.
Юлай Шамилоглы бүген Назарбаев исемендәге университетта эшли, Евразия тикшеренүләре һәм тюркология үзәге оештыру белән шөгыльләнә. Галим бу университет аша Казакъстанга гына түгел, бар төрки дөньяга, төрки халыкларга, шул исәптән, татарларга да хезмәт итә. Аның өчен – чикләр дә, милләт яки тел аермасы да, гыйльми чикләүләр дә юк. Ул – фәндә дә, тормышта та, фикердә һәм эш-гамәлдә дә – чикләрне тоташтыручы!
ХХ гасырда дөньяга төрки-татарларны танытуга гомерләрен багышлаган татар галимнәре аз түгел: Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габделбарый Баттал-Таймас, Әхмәт Тимер, Тамурбәк Дәүләтшин, Әгъдәс Курат, Надир Дәүләт... Татар халкының горурлыгы булган бу мәшһүр затларның һәрберсе бу өлкәгә үз юлы белән килгән. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә: чиктән ашкан тырышлык, үз халкыңны бик нык ярату һәм ихтирам итү, гомереңне аның киләчәге өчен хезмәткә багышлау.
Америкада туып үскән татар галиме Юлай – шуларның лаеклы дәвамчысы, аның фәндә үз якты сукмагы, сукмагы гына түгел, чикләрне тоташтырган үз олы юлы салынган. Ул журнал укучыларына да кызык һәм мәгънәле булыр дип, без аннан гаиләсе, балачагы, фәнгә килүе хакында язып бирүен сорадык.